Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРЛАРГА ДАН ҖЫРЛАП


амат Шакирның «Үлемне җиңгән батыр» ' җыентыгында Ватаныбыз азатлыгын яклаган дистәләрчә каһарманнар белән очрашасың. Аны укыганда авторның хәрби-патриотик темага язган башка китаплары да күз алдына килә Бу китапларның геройлары барысы да гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, алар укучы яратып укырлык документаль әсәрләр. Яу кырларында безнең халкыбыз искиткеч зур батырлыклар күрсәтте, исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган каһарманнар тудырды. Менә шул каһарман якташ- ларыбыэның батырлыгын түкми-чәчми, дәрес һәм сәнгатьле итеп укучыларга җиткерүдә язучы Самат Шакирның хезмәте зур һәм ул мактауга лаек.
Мәсәлән, татар халкының фронтта батырларча һәлак булган утыздан артык төрле буын язучыларының әсәрләрен туплаган «Алар сафта» китабы укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Ә аннан соң патриот-шагыйрь Хәйретдин Мө- җәй турында «Үлемнән көчлерәк» дигән документаль әсәр язды Самат Шакир. Фашизм тоткынлыгында, гитлерчыларның үз өнендә дошманга каршы яшерен оешма төзеп, баһадирларча көрәшкән бу шагыйрьне немец палачлары Дахау концла-геренда җәзалыйлар һәм крематорийда яндыралар. Самат Шакир аның фронтта язГан әсәрләрен һәм көндәлекләрен эзләп табып, «Сугыш язмалары» дигән җыентыгын чыгарды.
«Сугыш язмалары» чыгу уңае белән язучы Ибраһим Гази болай дип язды:
1 Сямвт Шакир Үлемне җиңгән батыр Казан. 1978 «Бөек Ватан сугышында һәлак булган ге-ройларны эзләүче Самат Шакирны искә алу урынлы. Ул фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән сугышчы-шагыйрь, полковник Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлекләрен эзләп тапты һәм бастырып чыгарды Бу — туган иленә соңгы сулышына хәтле турылыклы булып калган совет офицерының кайнар тойгылары бу — бик мөһим кешелек документы. Мондый китаплар яшьләребезне тәрбияләүдә зур роль уйныйлар».
Бөек Ватан сугышы кырларында — окопларда һәм землянкаларда, бик кыска ял вакытларында язылган солдат хатлары еллар үткән саен тагын да кадерлерәк, тагын да кыйммәтрәк була баралар. Алар- иы җыйнау, халкыбызга, аерата яшь буынга җиткерү — иң изге эшләрнең берсе. Бу юнәлештә дә Саматның зур тырышлыгын әйтергә кирәк. Ул сугыш чоры истәлекләрен авыллардан, шәһәрләрдән җыйнап, архивлардан эзләп табыл, семья членнарыннан һәм музейлардан күчереп алып «Солдат хатлары» дигән китап чыгарды. Сугышчы солдатның уй хисе, шатлы-гы, борчылулары. дошманга булган нәфрәте, туган илгә мәхәббәте, җиңүгә ышанычы чагыла бу хатларда. Язучы алар- ны анализлый, хат язучыларның тормыш юлларын өйрәнә, исән калганнары белән очрашып сөйләшә, штаб документларын укый, архивларда эзләнә, сугышчыларның күрсәткән батырлыклары өчен нинди орденнар һәм медальләр белән билгеләнүен ачыклый. Шактый катлаулы һәм кыен эш бу!
1941 елның ноябренда Мәскәүгә ыргылучы фашист-илбасарларына каршы көрәштә совет сугышчылары аеруча зур
С
батырлыклар күрсәтә. 28 панфиловчының каһарманлыгы бөтен дөньяга билгеле. Бу дивизиядә күп төрле милләт уллары белән берлектә татар халкы уллары да нык һәм кыю сугышалар. С. Шакир архивларда озак эзләнеп, исән калган сугышчыларны табып, легендар Панфилов дивизиясе төзелгән һәм сугышкан урыннарга барып, материаллар җыйный һәм «Үлемсезләр» дигән китап яза. Моңа тагын 28 панфи- ловчы-геройны тәрбияләгән полк комиссары Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров батыр-лыклары турында «Полк комиссары» дигән очеркны да өстәргә кирәк. Ул рус, татар, башкорт һ. б. телләрдә басылып
Данлыклы Сталинград сугышларында илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшеп һәлак булган өч баһадир: испан егете капитан Рубен Ибаррури Руис, очучы рус егете майор Владимир Каменщиков һәм татар егете артиллерист-капитан Хафиз Фәтта- хетдинов турында язылган «Легенда егетләре» повесте — С. Шакирның зур уңышы. Әсәрдән өзекләр рус, башкорт, чуваш, мари телләрендә басыла һәм уңай бәяләнә.
Язучы үзенең геройларын эзләп илебезнең әле бер почмагына, әле икенче чигенә барып чыга, дәһшәтле бәрелешләр булган урыннарын карый анда каһарманлык күрсәткән батырларга дан җырлый. Мәсәлән, латыш җирендә дошман тылына үтеп кереп, ике тәүлек буена искиткеч чыдам, кыю сугышкан, өч-дүрт мәртәбә яралануга да карамастан, атышуны дәвам иткән ун батыр егетнең кемнәр икәнен белү өчен язучы шактый юллар урый. Бу ун батыр — сигез милләт улы — соңгы сулышларын алганда да Ватан-анага тугрылыклы калалар. Кечкенә отрядның командиры башкорт Хәкимҗан Әхмәтгалин була. Иң элек язучы аның семьясын эзләп таба, сугышчының фронттан язган хатларын укый. Аннары татар егете Якуб Шакуровның семьясын эзләп, Омск шәһәренә юнәлә. таҗик Чутан Уразов эзләреннән Таҗик- станның Гиссар районына юл тота, украин Петро Сырожкин, кара-калпак Орынбай Абдуллаев, чуваш Федор Ашмаров һәм башкаларның туган җирләренә сәфәр чыга. Нәтиҗәдә шул ун Советлар Союзы Герое турында «һәйкәлдә чәчәкләр» дигән әсәр туа. Бу әсәр «Казан утлары» журналында, аның өзекләре русча, башкортча, таҗикча, үзбәкчә, чувашча басыла. Хәрби-па- триотик темага язылган «Утлы өермә». «Ташлардагы язулар», «Алиш» һ. 6. китаплары язучының диапазоны шактый киң булуын, әдипнең тыйгысызлыгын күрсәтәләр. Тәнкыйтьче Хәсән Хәйри Самат Шакир иҗаты хакында болай дип язган иде: «Ватан сугышы геройлары турында озак эзлә- н₽п язган очерклары һәм шигъри әсәрләре, минемчә, аңа аеруча зур популярлык китерде һәм ул нәкъ шул әсәрләре белән үзенең иҗат йөзен, мөмкинлекләрен күрсәтә алды. Сталинград батырлары, герой- шагыйрь X. Мөҗәй һәм башкалар турындагы хезмәтләре, китаплары, очерклары, һич тә арттырмыйча әйтергә мөмкин, үзе бер батырлык, иҗади ачыш! Аның хәзер дә зур активлык белән дәвам иткән бу эшчәнлеге әдәбият өчен генә түгел, гомумән, тарихыбыз өчен дә онытылмаслык хезмәт булып тора һәм булачак».
«Үлемне җиңгән батыр» дигән китабын укыганнан соң мин озак уйланып утырдым. Китапта язылганнар барысы да дөрес, документаль, ә геройлары — исән кешеләр һәм, Ватаныбызны саклап, яу кырында ятып калганнар. Шулерның каһарманлыгын сурәтләү язучыдан зур эшчәнлек һәм осталык таләп итә. Әдип андый осталыкка ирешкән дияр идем мин.
Арыслан йөрәкле солдатларыбызның берсе — «Үлемне җиңгән батыр» әсәренең герое Гомәр Гыймадетдинов. Ул Украинаның Хмельницкий шәһәрен фашистлардан азат итүдә зур батырлыгы белән күзгә ташлана — өч-дүрт мәртәбә яралана, ә соңыннан немецлар аңа автоматтан төзәп аталар... Ут Гомернең яңагына һәм иягенә тия. Фашистлар аны үлде дип уйлый, әмма Гомәр ниндидер могҗиза белән исән кала. Егетне ярым үлек хәлендә өч кечкенә бала күреп ала да якын авылның биш-алты хатын-кызы сугышчыны үлемнән коткарып кала. Берникадәр дәваланганнан соң госпитальгә озаталар. Отряд җитәкчесе Гыймадетдинов үзенең һәм сугышчыларының документларын җыйнап, батырларча һәлак булулары турында белешмә язып, окоп читенә күмгән була. Менә шул документларны еллар узгач кызыл эзтабарлар табып ала һәм мәктәп музеена куялар. Соңыннан мәктәп ишегалдында каһарманнар истәлегенә һәйкәл куела һәм анда иң беренче итеп Гомәр Гыймадетдинов исеме языла. Кызыл эзтабарлар егерме елдан соң Совет Армиясе архивыннан Г. Гыймадетдиновның туган җире күрсәтелгән документ табалар, аның әтисе Ба- һау абзыйга: «Улыгызның кабере безнең
мәктәп ишегалдында, карарга килегез»,— дип хат язалар. Гомәр Гыймадетдинов хатны укып, озак уйланып тора, күзләре яшьләнә, авыр, кан коюлы сугыш картиналарын хәтерли... Аннары ул балаларга җа- яап яза. Хмельницкий шәһәре хезмәт ияләре, укучы балалар чакыруы буенча барып, Г. Гыймадетдинов үзенең һәм корал-дашларының һәйкәленә тере чәчәкләр куя. Аны Хмельницкий шәһәренең почетлы гражданины итеп сайлыйлар.
Унсигез язма тупланган бу китап зур кызыксыну һәм дулкынлану белән укыла. Азии дивизиясе сугышчысы Хәкимулла Шаһиморатов, Кушка һәм Бохара фронтында басмачыларга каршы көрәшкән һәм 21 яшендә Сугышчан Кызыл Байрак ордены алган Мөкәррәм Каһарманов, Кара- ком чүлендә инглизләргә һәм басмачыларга каршы көрәшкән Шәриф Әхмәдиев, Бөек Ватан сугышында Суворов ордены алуга лаек булган полковник Гали Йосы- пов, «Кече җир» батыры Әгъләм Шәрә- фиев, ике үлемне җиңгән Рой Гатауллин, Берлинны бомбага тотуда катнашкан Иркен Имамов, фашизм оясындагы империя канцеляриясен штурмлаучы подполковник Исхак Гомеров, разведчик Насырьян Гайнуллин һәм башкалар турындагы әсәрләр, безнеңчә, аеруча уңышлы яңгырый.
С. Шакирның рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү байрагы элгән татар егете Гази Заһитов турында повесте, патриот- шагыйрь Муса Җәлил белән очрашкан, 1941 елның август аенда ук Берлинны өч мәртәбә бомбага тоткан полковник Гали Борһанов, легендар Азинның ординарецы Якуб Әбдерәшитов. Фурмановның дусты, аны фетнә вакытында үлемнән алып калган хәрби комиссар Бари Шаһабетдииов, 1936—37 елларда үзе теләп Испаниягә киткән һәм немец-итальян фашистларына каршы көрәшкән очучы, Бөек Ватан сугышында һава армиясенең баш штурманы булган генерал Мөхәррәм Галимов, Франциядә немец илбасарларына каршы көрәшкән партизан Мидхәт Гайсин турында яз-ган очерклары газета-журнал битләрендә басылдылар, җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алдылар. Шушы әсәрләре, «Үлемне җиңгән батыр» китабы өчен мин аңа Муса Җәлил премиясе бирергә кирәк дип уйлыйм.
отставкадагы генерал-майор.