ЯМАШЕВНЫҢ ТУГАНЫ, ТУКАЙНЫҢ ДУСТЫ
М. Дулат Алиның гулу уңаеннан
еренче Майны хезмәт ияләренең халыкара бердәмлек көне буларак билгеләп үтәргә нәкъ бер ел калганда, 1889 елда, Казан мәчетенең мәзине Алиевның беренче баласы — бетен аңлы гомерен эшче халык, социализм ечен керешкә бирәчәк Мәхмүт дөньяга килә.
Мәхмүт бәхетле кеше була — татар халкының Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Габдулла Тукай, Гафур Коләхметов, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Хәсән Урманов кебек күренекле кешеләре белән очраша, хезмәттәшлек итә.
Мәхмүт Алиевның (1917 елдан ул — Дулат-Али) иҗтимагый-политик карашлары формалашуга әнисе ягыннан туган тиешле кеше Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев белән аралашу зур йогынты ясый. 1903 елда Ленин партиясенә кергән, Казан комитетының актив члены Хөсәен Ямашев һ. б. социал-демократлар ярдәмендә Мәхмүт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда ук марксистик әдәбият белән таныша башлый. укучы яшьләрнең алдынгы өлеше белән бергә революцион чыгышларда катнаша.
1905 елны М. Дулат-Али татар язучысы Ф. Әмирхан җитәкчелегендә төзелгән революцион фикерле шәкертләр комитетының члены була. «Ислах» («Яңару») дип аталган бу комитет милли мәктәпләрдә укыту тәртипләрен яңартуга, дини-схоластик укыту алымнарын кысрыклап чыгаруга, дөньяви фәннәрне, бигрәк тә рус телен күбрәк укытуга ирешү бурычларын куя.
1907 ел Мәхмүт Дулат-Али ечен истәлекле ел була: ул РСДРП сафларына керә һәм мөһим партия йомышларын үти башлый Мәсәлән, РСДРПның Казан комитеты листовкаларының татарчасы Алиевлар ишегалдындагы утын сараеның базында (хәзерге Ямашев урамы, 35 йорт) гектографта басылуы билгеле 1907 елның көзендә Уральскидан кайткан шагыйрь Габдулла Тукай белән большевик Хөсәен Ямашев беренче мәртәбә Мәхмүт квартирасында очраша.
М. Дулат Ал и 1907 елның Октябреннан 1909 елның җәенә кадәр Казанда легаль рәвештә чыгып килгән демократик газета «Әльислах» («Реформамны оештыруда һәм аның эшендә турыдан-туры катнаша. Бу газетаның рәсми редакторы булып Вафа Бәхтияров саналса да. барлык эш Фатих Әмирхан кулында була. Газетада татар
Б
тууына 90 ел
демократик интеллигенциясенең иң алдынгы көчләре — Г. Тукай. Г. Коләхметов һ. б. языша. «Әльислах» газетасында беренче әсәрләренең берсе «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куы- луылн бастырган, язучы һәм журналист буларак шунда беренче адымнарын ясаган, аның даими корреспонденты, татар совет әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов бу газета турында соңыннан зур җылылык белән искә ала † ‡.
М. Дулат-Али «Сәйяр» труппасы белән дә тыгыз элемтәдә яши, татар театрының оешуына комачауларга маташкан буржуаз- милләтчеләрнең һәм фанатик-клерикаль элементларның һөҗүменә кискен рәвештә каршы чыга. Ул танылган артист Габдулла Кариев һәм аның күп кенә атаклы сәхнәдәшләре белән якыннан таныш була. М. Дулат-Алиның «Сәйяр» артистлары белән төшкән фоторәсеме бу дуслыкның шаһите булып калган. 1911 елдан алып Мәхмүт Дулат-Али Xeci
алдынгы карашлы яшьләрне революция идеяләре белән коралландыру бурычы куйган әдәби түгәрәккә йөри 1912 елны какшамас революционер Хөсәен Ямашев кинәт вафат булганнан соң төзелгән матәм комиссияләренең берсен җитәкләү Дулат-Али га тапшырыла.
Мәгълүм булган материаллар М. Дулат Алиның Габдулла Тукай белән дә якын дуслыгы турында сөйлиләр. Габдулла Тукай 1910 елда Алиевлар йортының флигелендә берничә ай яши, шул вакыт көн дә Мәхмүт белән очраша ■ Г. Тукайның «Иптәшем Мәхмүткә ядкәр. Г. Тукай, 3 октябрь 1912 сәнә'» дигән язу белән Дулат- Алига бүләк иткән фотосы безнең көннәргә кадәр саклана
1912 елны, патша хөкүмәте тарафыннан Казан большевикларының бер төркем җитәкчеләре кулга алынгач, Дулат-Алига да төрмә яный. Шунлыктан ул. гаиләсен калдырып, Бохарага китә, анда Геликин байның тире эшкәртү предприятиеләрендә чималны сортларга аеручы булып эшли.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Мәхмүт Дулат Али армияга алына һәм Төньяк фронтка җибәрелә. Ул анда солдат массалары арасындагы революцион хәрәкәткә катнаша. Патша бәреп төшерелгәч. Төньяк фронт армиясе мөселман социалистлар комитеты председателе була. 1917 елның Октябренда Дулат-Алины 5 нче армиянең мөселман хәрби комитеты члены, ә аннары фронт комитеты члене! итеп сайлыйлар. Хәсән Урманов, Минһаҗ Конов, Йосыф Ибраһимов. Һади Килдебеков. Әхмәтҗан Алмаев һ. б. да фронт комитетында була. Яшь көрәшчеләрнең энергиясе кайнап тора. Тумыштан сәләтле Дулат-Али, ялкынланып, «Сугыш сафы» дигән революцион газетаны редакцияләүгә керешә. Бу газета нигезендә 1918 елда «Кызыл Армия» чыга башлый һәм ул татар телендә басылган беренче совет хәрби газетасы булып санала.
Наркомнац (Центромуском) каршында эчке Россия мөселманнары эше буенча Комиссариат төзү турында Ленин имзасы белән декрет чыкканнан соң, Мулланур Вахитов кушуы буенча, Галимҗан Ибраһимов Псков шәһәренә Төньяк фронтның мөселман комитеты урнашкан җиргә килә. Озакламый мөселманнар комитеты тулысы белән Петроградка күчә һәм Үзәк мөселман комитеты (Центромуском) белән кушыла. Бу комитетта Дулат Али җаваплы участокларның берсен — буржуаз милләт че оешмаларны бетерү комиссиясен җитәкли Совет милли комиссариатлары эшчән легенең бу өлкәсе буржуаз милләтчеләр һәм алар матбугатының бик нык ачуын
’ «Катан утлары». 1968. 8 сан. 95 бит
' Бу хакта кара >1 Исанбат. Г. Тукайны» мәгълүм булмаган бер шигыре Һәм Мәхмүт Дулат Алн хакында. «Катан утлары». 1976 ел. 4 сан
‡ «Советская Татария», 275 сан, 21 ноябрь. 1965 ел
1 «Эш». 57 сан. 16 сентябрь. 1918 ел
■ «з «и- ,>еаолюц*и». 171 сан. 31 сентябрь. 1918 ел
• «Эш-. 68 сан. 4 октябрь. 1918 ел.
НАСЫЛРОБ ф ЯМАШЕВНЫҢ ТУГАНЫ, ТУКАННЫҢ ДУСТЫ ф
чыгара. М. Дулат-Али Үзәк мөселман комитетының матбугат органы булган «Чулпан§ газетасында актиа язышып, милләтчеләргә каршы кискен көрәш алып бара.
Көнчыгыш фронттагы хәлләр 1918 елның җәендә аны Казанга кайтырга һәм шәһәрне акгвардиячеләрдән саклауда катнашырга мәҗбүр итә. Шул көннәр турында ул «Эш* газетасында болай дип яза: «... коммунистлар бөтен көчләрен Казанны дошманнан саклап калуга бирделәр., революция хакына үз-үзләрен корбан итәргә әзер иделәр... Эшчеләр, коммунистлар һәм солдатлар соңгы мөмкинлекләренә кадәр сугыш ты»1.
Казанны акчехлар басып алганнан соң М. Дулат-Али М. Конов, Г. Таҗетдинова һәм башка иптәшләр белән бергә, гражданнар сугышының данлы герое В. М. Азин гаскәрләре торган Арчага килә һәм совет хәрби комендатурасында эшли башлый. Командованиенең кушуы буенча, яшерен рәвештә берничә тапкыр Казанга килеп разведка мәгълүматлары җыйный, большевистик листовкалар тарата.
Казан акгвардиячеләрдән азат ителгәннән соң үзәк органнарның карары белән М. Дулат Али Мәскәүдән килгән Махсус Гадәттән тыш комиссиягә кертелә. Революцион пролетар оешмаларны аякка бастыру һәм Идел буе. Урал тирәсе, Себер мөселманнары арасында контрреволюция белән көрәш вазыйфалары йөкләнгән бу комиссиядә ул махсус уполномоченный була Урындагы партия һәм совет оешмалары, культура агарту учреждениеләренең эшчөнлеген җайга салуда актив катнаша.
1918 елның 1 Октябренда, мәсәлән, Мәхмүд Дулат-Али Казанның Яңа татар бистәсендә район партия оешмасының беренче оештыру җыелышында председательлек итә һәм «Россиядә революция хакында» дигән доклад белән чыга3.
1918 елның ноябрендә М. Дулат-Али Мәскәүгә Бөтенроссия мөселман коммунистларының беренче съездына килә, анда аны мандат комиссиясе члены итеп сайлыйлар *. Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының РКП(б) ҮК каршындагы Үзәк бюросы членлыгына кандидат итеп сайлап, делегатлар аңа лаеклы ышаныч белдерәләр .
Съезддан соң Мәхмүт Дулат Али РКП(б)ның Казан губерна комитеты каршындагы мөселман секцияләренең бюро җитәкчесе һәм Совдепның губерна президиумы члены була Бу көннәрдә ул халык белән нык аралаша, митингларда, эшче клубларында еш кына чыгышлар ясый, совет хөкүмәте урнашкач Казанда беренче мәртәбә сабан туй оештырып, бәйрәмнән килгән керемне яралы кызылармеецларга җибәрә. «Эш», ..Эшче», «Кызыл Армия» газеталарында актив языша, Центропечатьның губерна бүлеге эшендә катнаша
М Дулат Али алдынгы татар интеллигенциясенең политик белемен күтәрүгә, аны яңа социалистик культура төзү эшенә тартуга күп көч куя. Мәсәлән. 1919 елның 6 мартында атаклы татар язучысы Ф Әмирханга ул. үзлегеннән өйрәнү өчен. 20 исемнән артык политик әдәбият тапшыра. Алар арасында В И. Ленинның «Пролетар революция һәм ренегат Каутский», «Совет хөкүмәтенең чираттагы бурычлары», «Социализм һәм сугыш» дигән әсәрләре, шулай ук А Бабель. В. Либкнехт. И. Степанов- Скворцов һ. б хезмәтләре була. РКП(б)ның Казан губкомы һәм аның мөселман бюросының Ф Әмирханга партиянең мөһим документлары — VIII съездда кабул ителгән РКП(б) программасын, М. И. Калинин хезмәтләрен һ. б. тәрҗемәгә бирүе дә юкка булмагандыр.
Мәхмүт Дулат Али коммунистларның партия дисциплинасын һәм партия тормышы нормаларын нык саклаулары өчен керәшә Бу җәһәттән шундый факт характерлы.
1919 елның апрелендә Сызраньда бер группа коммунистлар, РКП(б) ҮК. рөхсәтеннән башка, «Көнчыгыш фронттагы татар башкорт оешмаларының Үзәк бюросы»н оештырырга карар кыла. 1919 елның май ахырында Казанда, М. Дулат-Али председательлегендә. Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының РКП(б) ҮК. каршындагы Үзәк бюросы членнары, РКП(б)ның Казан губкомы каршындагы мөселман секцияләре бюросы һәм шәһәр коммунистлары активының берләштерелгән утыры
§ «Эш». 91 сан. II ноябрь. 1918 ел
‘ «Эш». 105 сан. 24 ноябрь. 1918 ел
1 Татарстан АССРның тәаелүе Документлар һәм материаллар Дыентыгы Татарстан китап нәшрияты 1903 ISO—121 битләп
шы була. Анда, Дулат-Али докладын тыңлаганнан соң, югарыда әйтелгән оешманы законсыз дип табу турында карар кабул ителә. Бу карар РКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан да хуплана**.
1919 елның җәендә колчак бандаларын куганнан соң, Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының РКП(б) ҮК. каршындагы Үзәк бюросы, партия мобилизациясе тәртибендә, Мәхмүт Дулат-Алины Кече Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре нә Башкортстан совнархозының бүлек мөдире итеп җибәрә. Шушы әһәмиятле хуҗа лык эше постында да ул бөтен көчен биреп хезмәт итә. Кызыл Армия өчен тире- яры әзерләү буенча командировкага барган җирендә М. Дулат-Али фаҗигале төстә һәлак була: бандитларга каршы көрәш өчен җаваплы кеше, элеккеге эсер Поленов дигән бәндә тарафыннан законсыз кулга алына һәм 1920 елның июль ахырында атыла, Аның белән бергә кантон комиссары Булатов, ревкомның элекке председателе Абдрахманов, кантон мәгариф бүлеге мөдире Гумеров, халык судьясы Тартышев һәм ревизор Кузнецовлар да һәлак була.
Поленовның законсыз эш итүе җәзасыз калмый. Бер төркем коммунистларның урынсызга атылу мәсьәләсе РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты президиумында махсус тикшерелә. БашЦИКның 1920 ел 9 декабрь карарында: «Җинаять эшләре өчен каты җәзага тартырга. Ревтрибунал судына бирү өчен тикшерү комиссиясе төзергә. В. Поленовны кулга алырга һәм .. Ревтрибунал карарына кадәр төрмәгә ябарга»,— дип әйтелә г.
Башкортстан АССРның Баймак шәһәрендә яшел бакча эчендә. Совет хөкүмәте өчен һәлак булган сугышчыларга һәйкәл тора Мәрмәр ташка Ленин партиясенең тугрылыклы улы Мәхмүт Дулат Алиның да исеме уелган