Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРЛЕСЕННӘН


ШАГЫЙРЬНЕҢ АБЫЙСЫ
үренекле әдәбият белгече һәм публицист Гази Кашшаф үлемсез шагыйрь Муса Җәлилнең шәхес булып формалашуында, Октябрь идеаллары хакына соңгы тамчы канынача көрәшкән патриот булып җитүендә абыйсы Ибраһим Җәлиловның йогынтысы, аның тәрбиясе гаять зур булган дип бәяли.
Ибраһим Җәлилов Совет властен яклаучы көрәшчеләр сафына бик яшьли кушыла. Ул егерменче елда Коммунистлар партиясенә кергән. Башта туган якларында — хәзерге Оренбург өлкәсенең Шарлык районы җирләрендә — революциядән соңгы елларда башланып киткән кискен сыйнфый бәрелешләрдә чыныгу ала. аннары Ка- раком чүленең кайнар комнары һәм Памир тавындагы тарлавыклар арасында Октябрь казанышларын яклап сугыша. Тугандаш халыкларга революция максатларын, партиянең милли политикасын аңлата, Ленин сүзләрен җиткерә.
Абыйсы эшчәнлегендә Муса тормыш мәгънәсен күрә, бәхетнең көрәштә, халыкка хезмәт итүдә икәнлеген аңлый. Шул елларда абыйсының альбомына язган бер шигырендә үсмер Муса «бөтен илләр өчен без юл ачарбыз» ди, Октябрь көрәшчеләренең ялкынлы рухын, ул чор яшьләренең зур омтылышлар белән җилкенүен чагылдыра. Әле каләмен тибрәтә генә башлаган шагыйрь революция казанышларын саклау өчен абыйсы белән бер сафка басарга әзер тора.
Үсмер Мусага эше. көрәше, сүзе, рухы — бөтен тормышы белән зур тәрбияви йогынты ясаган, хәзер союз күләмендәге пенсия алып ялга чыккан Ибраһим аганың тормыш юлы беренче адымнарда ук яшьләргә үрнәк булырлык, аларны рухландырырлык.
Без бу олы гомер юлының кайбер сәхифәләренә генә күз салабыз.
«Үләргә рөхсәт юк»
Памирның ак кар белән капланган кыялы түбәләрен — болытлар, ә тау аралыкларын куе томан сарган Кичләрен ул бөтен тирә-юньне томалый, алагаем йомгаклар сыман, урала-бөтерелә Ике адымнан җайдакны күрерлек түгел. Тау сукмакларын капшанып кына табарлык. Мондый чакларда кыя-таулар арасында йөрү хәтәр — кавалерия эскадронының политругы Ибраһим Җәлилов моны бик яхшы белә. Хәер, томанын гына ничек тә ерып чыгарлар иде. Монда аларны һәр адымда зуррак хәвеф сагалый сукмак буендагы ташлар арасында башкисәр басмачылар утыра.
Җәлилов җитәкчелегендәге отряд шулерның эзенә төшәргә йөри. Аңа җитди һәм хәтәр бурыч куелган. Ибраһимга эскадрон командиры аны төгәл аңлатты:
— Дошманның каршысына чыгасың, политрук, — диде ул. Отряд басмачылар өненә һөҗүм итә Ләкин сезнең бурыч — аларның игътибарын җәлеп итеп тору. Атышыгыз, һөҗүм итегез, әмма төп максатны истән чыгармагыз: сезнең отряд
К
басмачылар өере белән атышкан арада, эскадрон аларның тылына чыгарга тиеш. Нинди хәлдә калсагыз да — чигенү юк.
— Үлсәк тә чигенмәбез!
— Үләргә рөхсәт итмим, политрук. Бары җиңәргә кирәк!..
Моннан куп еллар әүвәл, 1926 елда, Памир таулары арасында бирелгән сугышчан боерыкны Ибраһим Җәлилов отряды уңышлы үтәп чыга. Ул чактагы бәрелеш- ф ләр аның хәтерендә яхшы саклана. Кечкенә генә отряд ярсыган басмачыларның _ берничә һөҗдм ташкынын кире кайтара. Ә эскадронның төп көчләре дошман тылы- ~ на чыга да хйлиткеч һөҗүм башлый... S
Политрук бу сугышта командир буларак та осталык күрсәтә. Шуннан соңгы бә- релешләрдә ул һәр вакыт иң хәтәр урында — алгы сызыкта була. Кызыл Армиянең — басмачыларга каршы көрәшүче махсус частьлары сафында политрук Ибраһим Җә- - лилов Памирда һәм Караком чүлендә котырган бүреләр чирүедәй йөргән Җәва- - һи хан Һәм Разгельда хан бандаларын тар-мар итүдә турыдан-туры катнаша. Аның 3 хәрби сәләте һәм сугышчан хезмәте ул чакта ук югары бәяләнә. Ибраһим аганың 2 шәхси документлары арасында Төркестан республикасы Үзәк Башкарма комитеты ~ тарафыннан 1932 елның 20 февралендә бирелгән таныклык саклана. Саргайган кә- ♦ газьдә мондый юллар: «Төркмәнстан ССРның Эшче, Деһкан һәм Кызылармеец депу- татлары Советының Үзәк Башкарма комитеты 1932 елның 11 февралендәге утыры- - шында карар итте: басмачылык хәрәкәтен тар-мар итүдә. Караком төбәкләрендә - социалистик төзелешне өзәргә омтылган бай феодаллар катлавына каршы көрәш- 1 тә актив катнашуы һәм пролетар революциягә җаны-тәне белән бирелгәнлеге һәм ныклыгы өчен 82 нче полкның эскадрон политругы Җәлилов Ибраһим Мостафа улын ~ костюмлык тукыма һәм Коровин системасындагы револьвер белән бүләкләргә».
Пролетариат эшенә бирелгәнлек... Бу сыйфат Ибраһим Җәлиловта бик яшьтән а күренә, аны тормыш үзе революцион рухта тәрбияли. Унҗиде яшьлек Ибраһим ту- ган авылында укытмы була, ярлы балаларына белем бирә. Ул үз заманы өчен ._ укымышлы егет булган, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Оренбург шәһәрендәге - Лөсәеновлар мәдрәсәсе — «Хөсәения»дә дә ике ел укыган. Балаларга өйрәтерлек „ гыйлеме, аларны тәрбияләрлек сәләте бар. Укучылар аны ярата, авыл халкы үз итә, — якын күрә. Ул үткәргән дәресләргә еш кына яшьтәшләре кереп утыра, картлар да < килә. Ибраһим Октябрь турында, революция юлбашчысы Владимир Ильич Ленин хакында сөйли, аның һәр сүзе авылдашларының күңеленә сеңә. Мөгаллимнең уйлары киләчәккә дә төбәлгән, ул аны матур, якты итеп күрә. Хыяллары тыңлаучыларны да яңа тормышка ашкындыра, шуның хакына бүген барган көрәшкә кушылырга өнди...
Бу дәресләрдә укытучы абыйсыннан дүрт яшькә кече Муса да утыра. Ибраһимның революция турындагы сүзләре, киләчәк якты тормышны күз алдына китерүе — барысы да мавыктыргыч, кызыклы, күңел җилкеткеч. Яшьләрне шулай уйландырып, дәртләндереп, мөгаллим аларны революция казанышларын яклаучылар сафына басарга өнди. Мусага да. тәгаен, шулар юл ачкандыр, шулар аны Оренбургтагы хәрби-партия мәктәбенә алып килгәндер. Нәкъ шул вакытларда, энесе белән сөйләшкән чакта, Ибраһим аңардан:
— Киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың, Муса, тормыш идеалың нинди? — дип сорый.
Әтиләре 1919 елда тиф авыруыннан үлгәч, гаиләдә өлкән ир-ат булып калган Ибраһим энесенең нинди юлдан китәргә җыенуын белергә тели. Аның соравына Муса капылт кына җавап бирми, беравык уйланып тора, эчке бер ышаныч белән, тирән мәгънәле итеп;
— Үлгәннән соң да яшәрлек булып яшәргә телим мин, абый, — ди.
Ибраһим аның күңелендә нинди уй-хисләр дөрләвен яхшы аңлый. Мостафа авылындагы бик күп яшьләр шикелле үк, Муса да Совет властеның арка таянычы булачак, ул инде моңа әзер диярлек.
Революция казанышларын саклау өчен ул. кирәк булса, тормышын да кызганмаячак, үлем дә куркыта алмаячак аны. Энесенең шундый булуына Ибраһим әйтеп бетергесез сөенә.
1921 елда Ибраһим үз язмышын Зөбәйдә исемле бик чая һем сөйкемле кыз белән бәйли, алар өйләнешә- Ике яшьнең туен котлап, Муса шигырь яза.
Түз» алмабыз, кара кан да коярбыз —
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл: Теләсәләр, асарлар — без үләрбез. Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол!
Болар инде яшь шагыйрьнең идея-политик кыйбласы нинди булуын ачык белдереп торган юллар.
Әйе, бертуган Җәлиловлар революциянең тулысынча җиңүе. Совет властен ныгыту өчен барган аяусыз көрәшнең авырлыкларына беркайчан бирешмәделәр. Алар- ның һәркайсы гомерләрен шул көрәшкә багышлады һәм, бөтен кыенлыкларны җиңеп, ил алдындагы гражданлык бурычын намус белән үтәде.
Бүре ядрәсе
Ибраһим аганың күңелендә, хәтерендә күл нәрсәләр саклана Аның гомер юлы — олы бер тарих, һәм ул башыннан ахырынача ил тормышына тоташкан.
Гражданнар сугышы тынып килә. Уфа, Оренбург, Уральск акгвардиячеләрдән азат ителә. Бу якларның халкы, ниһаять, иркен сулыш ала һәм, җиң сызганып, тыныч хезмәткә керешә, җир сөрә, иген игә. хуҗалыкны торгыза. Совет властен ныгыта.
Әмма гражданнар сугышы кырларында тар-мар ителеп бетмәгән кара көчләр дә тик ятмый. Аларга кулаклар булыша. Алтыннан кыйммәтрәк ашлык салынган келәтләр яна. тимер юллар зарарлана, күперләр шартлый, коелар агулана... Олы юлларда промышленность үзәкләрендәге эшчеләргә ашлык илтүче обозларны талыйлар...
Контрреволюция калдыкларының бу явыз эшләрен бик тиз арада чикләргә кирәк, һәр авыл Совет властен саклап калу өчен барган сыйнфый көрәшнең алгы сызыгына әверелә. Шундый хәтәр чакта Ибраһим үз авылларында комсомол ячейкасы оештыра, аның беренче секретаре була. Оешма членнарыннан бер төркем яшьләр ул чорда хәрәкәт иткән махсус частьлар — ЧОН составына кушыла. Мостафа авылында да алар зур эш башкара.
— Советларны тыгындырырга дип урган урагым юк. Кем дә кем минем йортыма ашлык эзләргә керә икән — белсен: маңгаен бүре ядрәсе җимерәчәк!—авыл кулакларыннан берсе авылда икмәк җыючы ЧОН отряды членнарын шулай кисәтеп куя.
Ибраһим да. аның иптәшләре дә яхшы белә: кулакның яшерелгән ашлыгы бар. Комсомол штабы шуны табарга һәм шәһәргә озатырга карар итә.
Кулак өенә башлап Ибраһим берүзе керергә була — шулай килешәләр. «Бөтен авыл ихтирам иткән мөгаллим белән капйот та шикләнмичә сөйләшер, бәлки», дип өметләнә егетләр.
— Аю өненә кергәндә сак булырга кирәк,— дип киңәш итәләр аңа.
— Борчылмагыз! — Комсомол секретаре аларны тынычландырырга тырыша.
Кулак ерткычларча ташланса да, Ибраһим югалып калмаячагына ышана. Сабан туйларында көрәштә бил бирмәгән егет лабаса! Хуҗаның бер карашыннан ук хәлне чамалар, кирәген эшләр.
Капка шыгырдап ачылуга, эт өрергә тотына. Чылбырын өзәргә җитешеп ыргылган эткә игътибар итмичә. Ибраһим эчкә үтә. ЧОН отряды комсомоллары — типсә тимер өзәрдәй егетләр — урамда сигнал көтеп кала. Кинәт кулак йортының тәрәзәләрен зыңлатып, өй эчендә мылтык шартлый. Урамдагы егетләрнең йөрәге жу итеп китә «Ибраһимга аттылар!..» Барысы да дәррәү кубып, ишегалдына йөгереп керә.
Исән икән!.. Комсомолларны ул бусага төбендә каршылый. Кулында ____________ ике көп
шәле мылтык. Кулак идәндә бөгәрләнеп ята. Мылтыгын төбәргә өлгергәнче, Ибраһим
оны кулыннан борып алган да идәнгә аударган. Бүре ядрәсе өй түшәменең киң нарат тактасын чәрдәкләгән.
Яшерелгән ашлыкны егетләр бик тиз эзләп таба. Бәрәңге бакчасында үткән елдан калган сабаклар өемен актаргач, базга юлыгалар. Аны ачсалар — гәрәбәдәй бодай! Ике ат белән көн буе ташырга җитә...
Кулакларның ашлыкны болай яшерүе комсомоллар өчен сер түгел. Дошманнарның уй-ниятләре билгеле бит: «Чересә чересен, әмма Советка булмасын!* Яңа тормышны шулай җимерергә тырыша алар. Өмете суга сәнәк белән язылган булса да. сыйнфый дошман иске тәртипләрне кайтарырга тели.
Идеалларга турылыклы
Памирда һәм Караком чүлендә хәрәкәт иткән басмачылар да шундый ук ният белән совет властена каршы корал күтәрә.
Бу якларга Ибраһим 1924 елның апрелендә килә. РКП(б) Үзәк Комитетының коммунистларны Кызыл Армия сафларын тулыландырырга чакыруына җавап итеп, ул, үзе теләп, өстенә солдат шинеле кия. Политик яктан җитлеккән сугышчы, дүрт еллык партия стажы булган Ибраһимны командирлар бик тиз күреп ала. ЧОН отрядларында чыныккан, авылда партия ячейкасына җитәкчелек иткән, аннары волость башкарма комитеты секретаре һәм Шарлык райкомы инструкторы булып эшләгән Җәлилов сугышчылар арасында зур политик эш алып бара. Ул көннәр — киеренке Һәм хәтәр. Басмачыларга каршы көрәштә уяулык, көтелмәгән хәлләргә һәр вакыт әзер тору, куркусыз Һәм акыл белән эш итә белү кирәк.
Ибраһим Җәлилов—мондый сыйфатларга ия кеше. Аның революция. Ленин партия- ® се турындагы сүзләре кызылармеецлар рухын күтәренкелек белән еретеп тора, s Катлаулы мәсьәләләрне дә гади итеп аңлата белер ул, сугышчыларны дошманга кар- с- шы көрәштә нинди хәлдә дә аптырап калмаска өйрәтер.
Озакламый Ибраһим Җәлиловны эскадрон политругы итеп билгелиләр. Шул хез- < мәтендә инде ул үзен оста тәрбияче, коммунистлар партиясенең зирәк политикасын оста аңлатучы агитатор һәм канлы бәрелешләрдә куркусыз солдат булуын күрсәтә Командование аңа берничә мәртәбә рәхмәт белдерә, кыйммәтле бүләкләр бирә.
1927 елның җәендә ул хезмәт иткән частьтан политруклар хәзерләү мәктәбенә җибәрү өчен кешеләр билгеләгәндә, беренче итеп аның исеме телгә алына.
Хәрби курста уку Ибраһим Җәлиловның киләчәк тормыш юлын билгели. Аның шуннан соңгы хезмәте, пропагандист һәм политик җитәкче буларак, кызыл сугышчыларны тәрбияләүгә багышлана.
Ибраһим Җәлилов — үзенең бөтен рухы, җаны-тәие белән интернационалист. Ул коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасын яхшы аңлый, аны тормышка ашыруда Төркмәнстан, Кыргызстан территориясендәге җирле совет Һәм партия оешмаларына булыша, Монда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен яхшы белүе дә аңа зур булышлык итә. Үзбәкләр, кыргызлар, төркмәннәр белән Ибраһим бик тиз аралаша, уртак тел таба һәм аларның һәркайсына совет властеның максатларын ачык итеп аңлата белә. Аның бу эшчәнлеге дә командование тарафыннан күп тапкырлар билгеләп үтелә.
Эскадрон политругы сүздә дә. эштә дә — һәр нәрсәдә үзенең Октябрь идеалларына турылыклы булуын раслый. Аның политик белемнәре нигезле, кешеләр белән аралашу культурасы югары. Ул рус әдәбиятын яхшы белә, татар әдипләренең әсәрләрен яттан укый, Көнчыгыш азучыларының бик күп язмалары белән таныш була. Тарихны да төпле өйрәнгән. Болар барысы да аның абруен күтәрә. Ибраһим Җәлиловны полк мәктәбенә политрук итеп күчерәләр. Монда инде ул — командир да. укытучы да. Тиздән аны 8 иче дивизиянең кыргыз кавалерия полкына пропаганда инструкторы итеп күтәрәләр. Кая гына җибәрмәсеннәр. Ибраһим Җәлилов коман- дованиенең ышанычын аклый, сугышчылар арасында политик эш алып баруда зур осталык күрсәтә.
IS. «К. У.» м в.
МАКСИМЕНКО ф ШАГЫЙРЬНЕҢ АБЫПСЫ
177
Халык бәхете өчен
Туган илебезгә фашист өерләре ябырылгач, Ибраһим Җәлилов та яуга китә. Икенче Белоруссия фронтында хәрәкәт иткән частьларның берсендә рота командиры була
Сугышкача елларда ул — укытучы. 1936 елда хәрби хезмәттән кайтып, Кыргыз- стандагы Югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә җәмгыять белеме укыта, үзе дә экстерн тәртибендә педагогия институтын тәмамлый. Тагын да зуррак белем, олырак тәҗрибә һәм тыелгысыз дәрт белән эшли башлаганда гына — сугыш! Ибраһим Җәлилов фронтка, ут эченә ашкына. Аларның дивизиясе, дошманны кыйный- кыкный, көнбатышка омтыла. Өлкән лейтенант Җәлилов ротасы канлы бәрелешләрдә күп тапкырлар катнаша һәм һәр вакыт җиңүче булып чыга. Коммунист командир су-гышчыларны хәрби осталыкка да өйрәтә, иң кирәкле сүз белән аларның күңеленә дә үтеп керә һәм атакаларга беренче булып үзе күтәрелә. Ялкынлы сүзе белән Ватанга турылыклы булырга чакырса, куркусызлык үрнәге белән җиңүгә рухландыра. Татар халкының «Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә» дигән сүзләрен сугышта бик еш искә төшергән Ибраһим Җәлилов. Анда бит бер җиңү дә югалтусыз килми, туганың кебек газиз булган сугышчан дусларыңны җуясың. Сугыш үткән юлларда күпме туганнар кабере кала!..
Әйе, «Илем өчен!» дип яшәгән кеше, кирәк чагында, ил хакына үлемгә дә керә Коммунист һәм командир Ибраһим Җәлилов сугышчыларына шул кырыс хакыйкатьне телдән генә түгел, кан койгыч Һөҗүмнәрдә үзенең шәхси батырлыгы белән дә аңлаткан.
Ибраһим ага Җәлиловның күкрәгендә Ватан бүләкләре — орденнар һем медальләр балкый. Алар илгә турылыклы ирнең сугышчан батырлыгын зурлап бирелгән.
Бер тапкыр яралана Ибраһим — госпитальдән дәваланып чыгуга, яңадан фронтка кайта, икенче яралана — җәрәхәтләре төзәлүгә, кабат сугышка ыргыла. Тик өченче ярадан соң гына хәрби врачлар аны өйгә кайтарып җибәрә. Офицер шинелен чөйгә элеп куярга туры килә. Яралар әрнесә дә, Ибраһим Җәлиловның рухы нык, җаны тынгысыз. Ул яраткан хезмәтенә кайта.
Сугыш еллары — Кыргызстандагы югары уку йортларында тәҗрибәле укытучылар җитмәгән чак. Фронттан кайткан офицер педагогия институтында партия тарихы укыта, марксизм-ленинизм нигезләре кафедрасына җитәкчелек итә. Соңыннан Фрунзе политехник институтында КПСС тарихы кафедрасында эшли, шуннан аны, зур хөрмәтләр күрсәтеп, ялга озаталар.
Ибраһим аганың Кыргызстан югары уку йортларындагы хезмәтләре дә югары бәяләнде. Республиканың Верховный Советы Президиумы аны берничә Мактау грамотасы белән бүләкләде Күренекле педагогның күкрәген бизәгән сугышчан орденнар янына тагын «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале дә өстәлде. Алар Ибраһим Җәлиловның тыныч хезмәттә ил хакына куйган тырышлыгын зурлый, халык бәхете өчен көрәшкә багышланган гомернең матурлыгын раслый.
Хөрмәтле ялга чыкса да. Ибраһим аганың кул кушырып утырган көне юк. Октябрь солдаты, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм педагог һаман яшьләр арасында, һаман тәрбия эшен дәвам иттерә. Техник училищеларда, мәктәпләрдә укучылар, югары уку йортларында студентлар белән очрашулар үткәрә, аларга бүгенге тормышыбызның матурлыгы, илебезгә Октябрь биргән җимешләр турында сөйли. ЧОН отрядларында көрәшкән дусларын искә ала. Урта Азиядә совет властен яклап кан койган сугышчыларны яд итә, Ватан сугышында арысландай сугышкан солдатлар һәм командирларны хәтергә төшерә Үзе турында тел тибрәтми, илебез узган юллар, халкыбыз яулаган җиңүләр турында сөйли.
— Безнең буын узган юллар—илебез тарихында,— ди ул. Болай әйтергә хакы, нигезе бар аның.
— Ибраһим Мостафовичның укучы яшьләр белән очрашуларында сөйләгән сүзләре— тәрбия китабына алтын хәрефләр белән язарлык,— диде безгә республика
министрлыкларының берсендә эшләүче Таң Абдуллаевна Хәерова.— Аның гомер юлы ил тарихыннан аерылгысыз. Ул тарихның һәр сәхифәсе безнең яшьләребез өчен аеруча кадерле..
Чыннан да, давыллы елларда яшьнәп яшәде, хәтәр чакларда илгә терәк булды безнең Ибраһим агабыз.
Муса Җәлил үзенең бер шигырендә, яшәү мәгънәсе турында уйланып:
Эзе калсын керсез намусыңның, Нн узса да синең кулыңнан,
— дип язды.
Ибраһим Мостафович Җәлиловның намус эзе тормыш юлында балкып тора