ШИГЫРЬЛӘР
Яшә, илем!
Картаямсың минем белән бергә, Республикам... Сиңа да алтмыш?!
Чал улыңны —мине—туган җирдә Моңлы итеп язмыш яратмыш.
Ә моңлылар белән яшәп була, — Тугры була шагыйрь хисенә.
Ил язмышын үз язмышы кыла — Бергә әрни, бергә кичерә.
Менә тагын түргә узды шатлык, — Ни әйтсәң дә бәйрәм көннәре: Без ирекне газапларда таптык, Ничек кенә тәкъдир көлмәде!..
Нинди генә юллар үтмәдек без, Нинди көннәр баштан кичмәде, Күпме каннар, яшьләр түкмәдек без... Онытыласы түгел истәге.
Бер сыныкны бүлгән чаклар булды, — Юмарт илем, кызганмадың син, һәлакәтләр күргән чаклар булды, — Кыйналсаң да сызланмадың син!
Яшә, илем! Ил картаймый, диләр, Болай гына әйттем мин башта Туганнарың булсын азат илләр, Күтәрел син күкрәп кояшка!
Дөнья яшьләренә
Сөйләп китсәң әгәр— хәтсез яман! Янар таудай кабыныр идегез; Үзегез дә мәңге инанмаган Аллаларга табыныр идегез.
Чәчләрегез үрә торыр иде Дәһшәтеннән авыр кыйссаның, Күз алдында канга тулыр иде Дәүләтләре барлык кыйтганың.
Бомба болытлары каршысында Калтыранып, каушап сәҗдәгә Авар идегез, йотар иде шунда Сезне сугыш дигән аҗдаһа...
Юк, боларны күздән кичерер өчен Үзең сугышып карау кирәкми! Башкага бор, кеше, акылың, көчең, Уйнатма син тинтәк йөрәкне!
Җәһәннәмнәр бугазыннан чыккан, Исән калган гаҗәп кешеләр, Газапларны һәм үлемне еккан, Ветераннар дигән көчлеләр —
Оран салабыз без: — Кирәк түгел Сезгә безнең язмыш — ерткычлык, Аяз итсен планетаның күген Изге ният, хезмәт, тынычлык!
Янудан
Төгәнмәстәй иде дәртләр күңелдә, Җаным ялкын иде, төтенгә калдым.
Хыялымда аяз көннәрне уйлап, Гүзәл таңнар көтеп тик төнгә калдым.
Йөгәнсез чапты да китте кичәгем, Хәзер җәяү — бүгенге кннгә калдым.
Ширин төсле көлеп торг JH сылулар Янында кем идем мин, кемгә калдым?! .
Теләнмәдем илемнән сый да хөрмәт, Утыр дисә түренә — түрдә калдым.
Көчем барда өйдем — таулар күтәрдем, Хәзер үркәч кадәр бер үргә калдым.
Батыр Салсал дип уйладым үземне;
Чалып екты фәна— көлкегә калдым.
Үрел өскә диделәр кайберәүләр, Үрелмәдем, гади төркемдә калдым.
Хәят ул мең дә бер җәфа кичәр юл, — Авырлыклар белән гел бергә калдым.
Шулай да бер юаныч бар ки, илгә Бәхет даулап янудан көлгә калдым.
Аның күз яше
«Коеп куйган гына поэт» 1 лар бар. Ни әйтәсең алар турында!
һәркайсысы дәрәҗәле алар, һәрберсе һәртөрле «урын»да.
Кайсы үзен Дәрдемәндкә тиңли, Кайсы Тукай булып кылана: Берсенең дә ким буласы килми, — Сәер язмыш дигән шобага!
Халыкның тик шобагасы авыр, Тартып кына чыкмый бүректән... Өрекмәгән диләр яудан Бабур, Шигърияттән ул да «өреккән»: Үзен бөек шагыйрь санамаган. ' Мин дә аның тик бер киздәше : Җырлыйм — халкым моңнарыннан алам, Җылыйм, яшем —аның күз яше.
Көзге төндә
Төн. Мин җылы өйдә бер ялгызым, Кара җилән япкан көз тышта: Узган гомер кебек төннәр озын, Калган гомер кебек көн кыска.
Гомер кыска — яшәп туймаганга, Бит яшәүдән туйганнар да бар: Бу тук дөнья зар иткәнгә нанга, Бу киң дөнья булган өчен тар...
«Тар дөнья»ны була киңәйтергә — Күпме илләр инде иректә!
Тик озаймый гомер генә бер дә Бөтен дөнья малы биреп тә...
Төн. Уйлар да уйлар... Салкын тышта, Шыбыр-шыбыр яңгыр, караңгы.
Көзнең дә бит аның гомере кыска, Калган гомер кебек санаулы.
Язы да бар, көзе дә бар
Көз авыр саз итекләре Алып кигән.
Болытларның итәкләре Җиргә тигән.
| «Мин бит синен шикелле саф. коеп куйган поэт кына түгел...» Г Тужай яэган бе₽ » К?"дәш — очраучы, юлыгучы. Бу урында фикер киздәшлеге турында әйтелә.
Сибелә чәчәк керфекләре — Сула гөлләр.
Кем җылый, яшь бөртекләрен Түгә кемнәр?
Яңгыр пыскып ява, томан — Төтен сыман.
Күңел сыкрый, тәмам туйган Бу моңсудан.
Аңа булсын гел ал да гөл —
Язлар гына,
Бүтән берни кирәк түгел, — Назлар гына!
Гомернең шул язы да бар,
Көзе дә бар,
Аннан килә кыш-салкыннар, Түшәлә кар...
Ә бүген үз эшен кыла
Көз хәстәре.
Ачы була, татлы була
Күз яшьләре...
Күгәрченнәр
Күк күгәрченнәр үбешә, Күм-күк шул һавасы да... Узган көннәр искә төшә: Охшаган чаклар бар иде Күгәрчен баласына...
Кагынышалар канатларын, Башларны иеп кенә, Алар шулай яратканын Белдерәләр бер-берсенә Томшыклар биреп кенә.
Я, раббым, ни кадәрле наз! Кем дәртләрне тыяла?
И татлы бәхет! Тик бик аз...
Күгәрчен кебек гөрләшеп Торсаң иде дөньяда.
Күзләренә карап
Инәләре була гөлчәчәкнең, Аңа йарап өзми калмыйлар.
Кабул итми тыюын һич фәлакнең Миңа охшаш уйнак җанлылар:
Күзләренә карап гүзәлнең Дидем: «Бәгырем, барыбер өзәрмен!»
Сез сорыйсыз
Сез сорыйсыз миннән: — Гомерегездә Авырлыклар күргән мидегез?
— Күрмәү кая! Барысы кичте бездән, Ни кичерсә туган илебез.
Ачлы-туклы йөргән чаклар булды... Борын төшермәдек алай да, Диңгез тездән иде «чарльстон»лы, Озын чәчле, көләч малайга.
— Ә сугышта, ничек, булдыгызмы?
— Егет идем әле мин анда, Безнең өчен бер генә юл узды, Көрәш юлы — чыктык мәйданга!
Иманыбыз камил иде дауда, Фатихасын бирде халкыбыз Гөрселдәде туплар булып яуда Җиңелмәскә биргән антыбыз.
— Сез бәхетле, бөек язмышыгыз Туры килгән батыр заманга! — Дип йөдәтә яшьләр — егет тә кыз... Аптырыйсың җавап табарга.
Яшь чагында алчак инде күңел, Романтика һәрдәм аякта.
Бәхет — үлем белән уйнау түгел, Зур бәхетләр фәкать хәятта!
Исән калдыр
Итәгемне тетте—санап кара: Нәкъ унсигез пуля.
Берәү шулай ансат исән кала, Берәү шуннан үлә...
Кинәт җилен чәчләремә тидереп Уклар үттә исеп, Пилоткамны аркылыга кидереп, Ике җирдән тишеп.
Кыл өстендә калдым шунда уктан.
Үз-үземне тиргим:
Нигә сакламадым шул пилоткам, Шинелемне мин? — дим.
Ул чагында шатланырга моңа Вакыт булмагандыр...
Мин хәзер шат, язмыш, моннан соң да Шулай исән калдыр.
Беренче кар
Кар керләрне, тузаннарны япкан, Җирне алган сарып.
Бөтен дөнья купшыланган актан. Карыйм мин таң калып!
Җан куана, ләкин нинди шатлык? — Уйламый шул артын:
Ни кадәрле ак булмасын хаклык — Акыл төсле салкын...
Эретерлек аны җирдә бер көч, Берәр им бар микән, Хакыйкатьтә шулай һаман да кыш, һаман да кар микән?!
Бер манзара
Шау чәчәктә гүя язлар килгән, Гүя дөнья — алма бакчасы: Ак карларын ботакларга элгән, Вакыт бераз уйлап баксачы!
Урамнарда юкса әле аңкый һаваларның көзге сулышы. Бөек рәссам — табигатьнең андый Эшләре бар! — кызык шунысы.
Күренеп тора ләкин карашыннан: Сагышлы ул, моңсу, ялгызы...
Көтә, ак чәчәкләр арасыннан Килеп чыгар төсле кар кызы.
Бичара маэмай
Иртә-кич гел үз эшендә — hay да һау маэмай өрә. Ул өреп шулай кешегә Хезмәт итәм дип белә.
Йорт тулы төрле хуҗалар.
Күбесе яратмыйлар, Маэмай мескенне куалар:
— Кит, әрәмтамак! — диләр.
Ырылдыйлар нәни эткә, Өрәләр төрле яклап...
— Маэмай, кит, яхшылык көтмә, Йөрмә шуларны саклап.
Курада ят кеше күрсә
Эт өрә — хәйләсе юк. Ә кеше эт булып өрсә Бер кемгә файдасы юк.
Ят була
Кәкүкләр дә борчылмыйлар хәтта Ят ояга күкәй салып та, — Чөнки нәселе туа киләчәктә Охшап кәкүк дигән «халык»ка.
Ә кешеләр —кеше була торып
Киресенә моның тап була: Үз ояларында туа торып Балалары бик еш ят була...
Чыгар әле
Чәберчекләр инде китеп беткән, Бакчабызда бер ямь калмаган. Кем ул алтын тәңкәләрен сипкән Карлыганнан, чия, алмадан?!
Көз кошының каурыйлары сары. Әкрен искән җилдә җилпенә, Тынган инде чикерткәләр шавы. Сагышлар да монда мин генә...
Бер моң килә төсле бик ерактан. Каерылган киек-каз микән?
Ничек икән таныш түгел якта, Җәйләр микән хәзер, яз микән?..
Канат кагам, нигә моңга талып Каерылган каздай калырга: — Ал яулыгын иңнәренә салып Чыгар әле каршы алырга!
Яңа көй
Моңлы күңелем җырдан башка нишләр?! — Урамнарда җырлыйм мин, өйдә...
Шигырьләргә сыялмагач, хисләр Әвреләләр кайчак бер көйгә.
Шулай чыккандыр ул: «Кәләү Гайшә», «Урман кызы», «Сагыну», «Уел» лар... Мин җыр көйлим — сабый чакка дәшә Иртеш тугайлары, муеллар...
Ак чәчәктә алар күз алдымда.
Өзелеп сайрый очар-кош — йөрәк: Сыза сагышым нечкә кылларында, Яңа бер моң сыкрый мөлдерәп.