Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ...


Этюдлар
Керешү алдыннан
Тукайның революциягә хәтле чыгарылган юкарак кына бер җыентыгы «Күңел җимешләрен дип аталган иде. Чын иҗат әсәре булып туган шигырьләр-
* га моннан да төгәл һәм дөрес исемнең табылуы мөмкинме икән! Чыннан да җимешләр. Чыннан да, шагыйрь күңелендә пешәләр... пешәргә тиешләр. Ләкин бер алшарты бар моның. Җимешләр чын җимеш булып пешкәнче шагыйрьнең күңеленә, барыннан да элек, аның орлыклары төшкән булырга тиеш. Кайдан? Әлбәттә, күктән түгел, тормыштан, тормышның үзеннән. Хәер, бер караганда, бу чаклы кистереп әйтү дә берьяклылык булып чыкмагае. Ник әле без күкне бер читкә чөеп аттык? Шагыйрь күңеленә, җир кебек үк, күк тә якын. Шагыйрь күңеленә, гомумән, барлык җисемнәр дә якын. Шуның өчен дә шагыйрь күңеле, бөтен нәрсәне, дөньяны, аның барлык каршылыкларын сыйдыра алганлыгы өчен дә шагыйрь күңеле.
Орлыклар, аларның нинди туфракка төшүе, шытуы, үсеп китүләре һәм, ниһаять, чәчәк атулары, җимеш бирүләре... Очраклы хәл түгелдер, шушы бәйләнештә минем борынгы карурманга әйләнеп кайтасым, алар белән үз итеп бер сөйләшәсем килде.
Карурман! Бүреләр, төлкеләр, куяннар, бөҗәкләр белән тулган моңлы карурман!
Хәер, мин ялгышам түгел микән, фән һәм техника революциясе көннән-көн ныграк гөрелте салып дөньяга җәелә барган бер чорда, тракторлар, комбайннар, агитбригадалар шау-шуы кырларны, җәйләүләрне биләп алганда, урманнарда электр ’пычкылары чыжлап анда да. монда да агачлар авып торганда, кайда ул бүре бичарага, куян- кыек күзгә иркенәер урын? Күрсәк, без аларны зоопаркларда, дәүләт тарафыннан саклана торган заповедникларда, аннары тагы «Хайваннар дөньясы» дигән телетапшы- руларда гына атнага бер күрә торганбыздыр. И ансат та соң бусы, куркасы, артларыннан чабып этләнәсе юк, телевизор алдында йомшак креслода гына утырасы, хәтта шул утырган җирдә черем итеп алырга да мөмкин. Джаз-оркестрлар, юк тавышларын
Журналда кыскартып басыла. ,,
Г
бар итеп һәм төрлечә кыланыа-ясанып чыгыш ясаучы җырчылар әкренләп моңны да кысрыклый бара кебек... Әйтел кара аптырап берәр сүз, каршы сүз димим, «ничек соң әле без кинәт болай бер якка сөрлегә башладык, кеше күңелендә моңга ихтыяҗлыкны кая куябыз?» дип сорау гына бир, синең шундук консерваторлар, иске тормышны сагынучылар төркеменә эләгүең ихтимал.
Искеме, яңамы, шулай да күңелемдәген яшермичә әйтәм: мин төрле-төрле җәнлекләр, сайрар кошлар белән тулы моңлы карурманнарны сагынам.
— Газиз карурман җаным! Кеше ишетмәгән-белмәгән нинди дә булса яңа төр берәр җиләк-җимеш тапмаммы дигән хыял белән үз гомеремдә ничәмә-ничә тапкыр ялан аяклап мин синең куе чытырманлыкларың арасына барып кердем, һәм ничәмә-ничә тапкыр ботак-чатакларыңнан, кырмавык-кычытканнарыңнан тәпиләремне тырнатып, ару-талчыгудан кәефем кырылып чыктым. Синең уйнаклап торучы яшел-зәңгәр нурларыңа үтә нык сокланып карый-карый, инде менә күзләремнең җетелеген югалттым. Тавыш-өннең кайсы яктан килгәнен һәм яхшыгамы-ямангамы икәнлеген җәһәт аера торган сизгер зиһенем бар иде кайчандыр... Кайчандыр мин яшь идем, «матур идем!» дип үк әйтергә кыюлыгым җитмәсә дә, һәрхәлдә, ямьсез дә түгел идем. Мин кызлар сөям, кыз-лар мине сөяләр иде. Их, нинди күңелле факт ул кызлардан мәхәббәт хатлары алу, кызлар хаты уку — кайбер романнарың бер якта торсын. Ә хәзер ник кенә бер кыздан хат килсенче!
Шулай да... никадәр генә артта калса да, ыштан балакларын сызганып, сиңа чаба әле ул карт улың. Дөрес, мин җырлаудан гына син инде әллә ни яңгырамассың, мин хәзер теге чактагы Мин түгел. Ләкин син дә теге чактагы Син түгел, син дә байтак кына туналгансың.
Ләззәтле дә, газаплы да булган әдәби иҗат эшен, кыргый тартылу белән булса кирәк, нишләптер борынгы карурманнар белән чагыштырасы килде һәм бармы тавышым, юкмы тавышым, ай-һай ла, борынгы карурман көенә:
Караңгылай-й-й урман, караңгы тон, Яхшы атлар кирәк үтәргә...
— дип бер җырлап җибәрергә иде.
Кайдан һәм ник башка килде әле бу аваздашлык? Карурманда да, әдәби иҗатта да без белмәгән, әлегә беркем дә аермачык кына әйтә алмаган серле яшертен почмаклар, уртаклыклар бар. Чагыштыру бәлки әнә шуннан килгәндер. Нинди дә булса гыйльми бөтенлек дауламастан, шулай ук «Яңа Америка ачтым!» дип шапырынырга да һич теләмичә, картаймыш көнемдә әдәби иҗатның әнә шул серле яклары турында бер уйланасым килде. ■ ,
Иҗат төшенчәсе, аның асылы
Нәрсә соң ул иҗат? Кайдан башлана? Кайда туктый? Туктыймы, юкмы? Иң соңгы со» рауга иң элек җавап биреп үтик: дөньяда тереклек һәм яшәү тукталмыйча торып, иҗат процессы да туктамый — моны ышанып һәм ышандырып әйтергә мөмкин Чөнки иҗат — яшәешнең иң актив һәм иң нурлы бер гәүдәләнеше ул. Дөнья тарихына, сәнгать-әдәби- ят практикасына борылып карасак, эшләп утырган җирләреннән башлаган фикерләрен очларга, җөмләнең соңгы ноктасын куярга өягермичә сыгылып төшкән күпме гали җаннар турында ишетергә һәм укырга мөмкин. Ләкин алар кузгаткан, кызганычка каршы, азагына җиткезә алмаган фикер, әгәр ул. чынлап та, яшәешкә хезмәт итә торган фикер икән, сүнеп калмый, аны башкалар дәвам иттерәләр
Хөрлеккә һәм яшәүгә хас тик шул кеше.
Тормыш өчен кереш — кен дә кылган эше.
___дип, Фауст соңгы сәгатьләрендә тиктен гене дөньяга аваз салмагандыр
ФАТИХ X Ө С Н И ф ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ...
Дөресен әйткәндә, без «иҗат» сүзен урынлы да, урынсыз да кулланып, беркадәр аның бәһасен төшерә дә барабыз бугай. Чынлыкта исә. иҗат төшенчәсе, вакламыйча аңлаганда нәкъ Фауст әйткәнчә, яшәү өчен, яшәүнең нурлылыгын, аның байлыгын һәм камиллеген арттыра бару өчен көн саен көрәшкә ташлану, көрәшү дигән сүз ул. Шул гына, бары тик шулай аңлап хәрәкәт итү генә кешегә чын шатлык, җан тынычлыгы китерә дә.
Ташчымы син, күмер чыгаручымы, җир куеныннан нефть күтәрүчеме терлек караучымы. игенчеме яки әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүчеме — кем генә булма, әгәр эшеңне яратып, шул үзең башкара торган эшкә мәхәббәт көче салып эшләсәң, син, әлбәттә, иҗат кешесе.
Шулай да бу очракта мин иҗат төшенчәсен беркадәр тарайтыбрак, конкретлаштыра төшебрәк алуны кирәк табам. Үзем дә шул өлкәдә эшләп, кырык-илле ел гомеремне әдәби иҗат эшенә биргән һәм шул эштә азмы-күпме тәҗрибә туплаган бер кеше буларак, бу этюдлар агышында сүзне күбесенчә, әлбәттә, әдәби иҗат турында алып барырмын һәм, өлешчә, сәнгать бакчаларына да сугылырбыз.
һәр төр иҗатның нигезеһдә. барыннан да әүвәл, башкара торган эшеңә олуг мәхәббәт һәм аның «технологик» нечкәлекләрен, форма үзенчәлекләрен виртуозларча белү, белергә тиешлек ята. Әле моннан олуграклары, шартларның да алшарты булып ятканы бар. Бу — иҗат итүченең күңелендә һәр даим бәреп чыгарга атлыгып торучы кайнар гражданлык хисе, Туган илеңне, туган халкыңны, гомумән, барлык халыкларны. еларга ризык бирүче җирне, аларны һәм шулай ук җирнең үзен дә җылытып, тереклек көче биреп торучы мәрхәмәтле кояшны, кыскасы, табигатьне, җәмгыятьне, аларның эчке һәм тышкы каршылыкларын, асыл диалектикасын аңлый һәм ярата белү. Шушы алшарттан башка бернинди нечкәртелгән профессиональлек тә язучыны чын язучы итә алмый.
Әдәби иҗат дидек. Хәлбуки, аның да үзенә хас билгеләре, закончалыклары, теге яки бу художникның дөньяны аңлавыннан, сәләт үзенчәлегеннән килеп чыгучы бормалы юллары бар. Алда без «Мәхәббәт* дидек һәм ул очракта без әлеге төшенчәне гражданлык төшенчәсе белән бәйләп, туган илгә, туган халкыңа, аның теленә, җыры- на-моңына, башкара торган эшенә мөнәсәбәт белән берлектә, киң мәгьнәсенде-
Хәлбуки, мәхәббәт хисенең тар. кешеләр арасында бер-беренә табигый тартылуы, егет белән кызның сөешүләре, шуннан бөек ләззәт һәм рухи яңарыш табулары, кавышу шатлыклары, шуңа ирешү юлында төрле каршылыкларга очрап, мәхәббәт дигәннең чәлпәрәмә килү очраклары да була. Бу төр коллизияләргә әдәби иҗатта гомумән зур урын бирелә. Алай гына да түгел, әдәбият тарихында бөтен иҗатларын диярлек шул бөек хисне җырлауга багышлаган шагыйрьләр дә бар.
Ике мең еллар элек дөньяда бары тик утыз ел яшәп киткән, безгә тик сиксән җиде шигьри парчаны эченә алган «Лирика китабы» гына килеп җиткән борынгы римле Катулл, әйтик, шул кыска иҗадиятенең яртысыннан күбрәген сөйгәне Лесбиягә багышлап җырлаган икән һәм аның шул җыры озак еллар аша безнең көннәргә җитеп, бездә дә үзенең укучысын тапкан икән, димәк, дөньяның вак-төяк мәшәкатьләреннән өстен торып, илаһи пафос белән җырланган мәхәббәт лирикасының көчен гасырлар гына сүндерә алмый дигән сүз... Шулай ук римле, ләкин бусы инде урта гасырлар җырчысы булып культура тарихына кергән Петрарка исә Лаура дигән бер кызга мәхәббәт сонетлары белән безгә килеп җиткән. Ә без аны югалтырга ярамый торган дөнья ганимәте итеп киләчәккә алып китәчәкбез. Бөек немец классигы шагыйрь Генрих Гейненең иҗатында һәм шәхси тормышында Матильда дигән гүзәл азмы роль уйнаган дип беләсез* . Ватаныбызның карты-яше йотлыгып укый һәм ләззәт ала торган зәңгәр күзле, бөдрә чәчле мәшһүр русны — Сергей Есенинны, аның әрмән кызы Шәһәнәгә багышлап язган лирик циклын алып карыйк. Еллар яки гасырлар гына юып бетерә алырмы бу шигырьләрдәге мәхәббәт һәм кешелеклелек хисен? Мисалларны уз җиребездән. татар әдәбиятының үзеннән дә бик күп табарга мөмкин. Габделҗаббар Кандалый- бабабызТВнң иҗаты, мәсәлән, нигездә үзенең сөйгәннәренә мәдхия җырлаудан Гыйбарәт дияргә була. Мәхәббәттәге эзлеклелеге, бөтенлеге һәм тулылыгы аны кеше һәм шагыйрь буларак та бөтен итеп гәүдәләндерә... Ә «Йосыф-Зөләйха», «Таһир Зөһрә». «Бүз егет» һәм башка дастаннар. Аларны соң зур һәм вакланмас мәхәббәт хисе үзенең
канатында йез еллар аша күтәреп килмәгәнмени!.. Бүгенге шагыйрьләребез адресына юллап әйтергә калса, беркадәр кисәтү белән искә төшерәсе сүзебез шул: юкка гына алар мәхәббәт темасына ничектер өркетебрәк карыйлар. Бөтенләй читләтәләр дип расларга һич җыенмыйбыз, язалар, ара-тирә бик дәртле итеп әйтелгән мәхәббәт чаткылары да чәчрәп китә. Ләкин болар барысы да өзек-төтек, башка мәшәкатьләр арасында гына. Хәлбуки, мәхәббәт темасының бөтен зурлыгы, күңелләргә ут үрләтә торган чаткылары белән күтәрелер заманы нәкъ менә бүген. Гасырлар буена чын мәхәббәт хисен ахыр чиктә теткәлән, бер-берсе белән ихластан сөешүче ике яшь арасына кара күләгә булып төшүче сыйнфый киртәләр хәзер инде алынган, «Син >бай малае, мин ярлы кызы, без тиң түгел!» хорафаты инде беткән. Революция китергән тарихи мәйдан үзе үк мәхәббәт хисенең чын-чынлап чәчәк атуына зәмин булып төшергә тиеш иде кебек.
Шул ук вакытта җиңел бер мавыгу еш кына безнең башны әйләндермиме? Нәкъ өнә шул тигезлек төшенчәсен үтә ялангачландырып аңлау нәтиҗәсендә безнең бүгенге яшьләребез арасында мәхәббәт хисенә ансат карау, аны вакландыру үзең нык кына сиздерә башлады түгелме? Ай башында загска язылышырга барып, айның азагында кенәгәгә беркетелгән шул никахны боздырырга дип чапкан яшьләрне дә, кызганычка «аршы, еш кына күргәли торабыз Кыскасы, безгә мәхәббәтне канатлырак, бөтенрәк итеп, курыкмыйчарак җырларга бик-бик вакыттыр.
Югалту, сагыну-сагыш. Әллә болар юкмы?
Без мәхәббәт хисенең якты, кояшлы ягына күбрәк тукталдык. Хәлбуки, кеше җаны — карурман. Аның күләгәле, моңлы, хәтта хәсрәтле яклары да була. Кеше рухының бу каршылыклы диалектикасы шулай ук иҗаттан да читтә кала алмый. Кеше башыннан тетрәткеч вакыйгалар уза. Әйтик, берәүне җан атып сөйгән яры ташлый. Икенче берәүнең газиз бер кешесе фаҗигале һәлакәткә дучар була. Ниндидер котылгысыз сәбәп ләр аркасында кемдер үзенең туган-үскән, бала чак шатлыкларым кичергән җиреннән аерылып яшәргә мәҗбүр—ул туган якларын гел сагынып яши. Әллә болар, бу югалту хисләре җырга бәрел кермиләрме? Әле ничек кенә керәләр. Карл Маркс ничектер бер җае чыкканда әйтеп уза; уртаклашылмаган мәхәббәтнең коммунизм чорында яшәгән кешеләр өчен бөек фаҗигаләрнең берсе булып калкып чыгуы да мөмкин, ди (Цитата рәвешендә түгел, төп фикерен китерүем — Ф. X.) Әйтик, мин бер чибәрне үләрдәй булып яратам, ә ул бу изге хисне сизмәмешкә салыша, белергә теләми, ул миңа битараф. Бу хәл минем өчен җиңел булыр дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, аңлатып бетергесез зур фаҗига.
Алыгыз сез йөзләгән-меңләгән халык җырларын. Чәчрәп торган шатлык, җорлык, күңел көрлеге белән тулы җырлар, такмаклар рәтеннән, әлбәттә моң-сагыш җырлары да тулып ята.
Исле гөлләр күчерәм, исләренә нсерәм. Исләремнән чыгасың юк, сагынып гомер кичерәм.
Шөбһәсез, халык җыры бу. Хәтта конкретрак әйтергә дә була; кыз җыры. Сөйгәнен югалткан кыз җыры. Нинди аллитерация! Нинди ритм көче! Ә барыннан да көчлерәге нинди юксыну, моңлану, сагыш Әйтәсем килгәне шул иҗат гел алсу-зәңгәр бизәкләрдән генә, гел шатлыктан гына тормый, иҗат югалтуны да. фаҗигане дә эченә ала. Бу— аның закончалыгы. Чөнки бу — тормышның үз закончалыгы. Рус шагыйре Павел Антокольский сугышта каһарманнарча һәлак булган улы турында «Улым» дигән поэма язды Әйтел карагыз аның моңа хакы юк дип! Аның моңа ата буларак та, югалту хәсрәтенә баткан шагыйрь буларак та хакы бар иде Ә ул моның белән генә калмады, әсәренә социаль пафос та сала белде.
ФАТИХ ХӨСНИ ф >РЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ,..
Әнә бит теге җырда әйтелгән кыз да үзенең югалтуын поэзия дәрәҗәсенә күтәрә алган. Исле гөлләр күчерә Исләренә исерә. Кыскасы, шул: кирәк һәм урынлы дип тапсаң, югалтуны да. кайгы-моңны да поэзия дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин икән. Хәтта мин. тәвәккәлли төшеп, болай дип тә әйтә алыр идем: поэзия, билгеле дәрәҗәдә, үзенең башлангычын югалтудан ала.
Кайгы-моң турында башладыңмы, шатлык һәм очыну турындамы—шул чактагы халәте рухияңне бөтен килеш саклый белү шарт. Бу — төп камертон. Әгәр инде як-ягыңа каранып, тегеләй булмагае, болай булмагае дип икеләнеп, яки. тагын да хәтәррәге, «базар бәяләренең» ничек торганлыгын күздә тотып, башта керешкән рухи халәтеңә хилафлык эшләсәң, камертонны боздың дигән сүз. Ике строфалы шигырендә, әйтик, шагыйрь:
Чын күңелдән сейде мине берәү.
Чын күңелдән аны сөймәдем,
— дип бер беренә капма-каршы торган хисләр белән кызыклы башлап та. икенче строфада ук, үзенә-үзе каршы килеп:
Искә алып ул шук минутларны,
Үз-уземне тотып тиргәдем,
— дип очлый икән, монда инде ике строфа арасында рухи халәтнең бердәмлеге бозылганлыгы әллә кайдан сизелеп тора. Шул бөтенлекне саклый белмәү—уен эш түгел. «Бер колак каккач мөселман уйнамас!» — ди Тукай. Син бер рухи халәт белән керештеңме, шуңа тугрылыклы булып кал инде, җан-кисәгем — берьюлы үз-үзеңә патша да, кол да була бел.
Үзең шатландыңмы?
Әдәби иҗатның адаштыргыч «чытырманлыкларына», игътибардан читтә калдырырга мөмкин булмаган башка «вак-төякләриенә кереп батканчы, тагы бер җитди уртаклыкны, мотлакан сакланырга тиешле таләпне искә төшереп үтү кирәк.
Бу — әдәби әсәрнең кешеләргә шатлык, яңа, моңа хәтле татып күрелмәгән өр-яңа шатлык орлыгы алып килергә тиешлеге. Еш кына моны тәнкыйть тә, без үзебез дә «хәтердән чыгарабыз». Әсәрнең нинди идея-эстетик «нагрузка» алып килгәнлеген, бу «нагрузканың» ниндирәк форма чараларына төрелгәнлеген, әсәргә нигез итеп алынган тормыш материалының ни дәрәҗәдә чынлыгын, ышандыру көченә ия булганлыгын, масштаблылыгын искәртәбез. Болары да, әлбәттә, һичшиксез кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, еш кына без бик әһәмиятле бер якны искәртеп җитмибез.
Әсәр укучыны шатландырамы? Ә бит бу сәнгать әсәренә куела торган төп критерийларның берсе.
Әсәр укучыны шатландырсын өчен, барыннан да элек, ул язучының үзен шатландырган булырга тиеш. Иҗат процессы — аның нинди генә авыр һәм йончыткыч яклары булуга карамастан — язучы өчен бәйрәм булсын. Бу «бәйрәмнең» якты нуры, язучы үзе сизәме аны, юкмы, әлбәттә, кәгазьгә төшәчәк һәм кәгазьдән укучының күңеленә күчәчәк. •
Яшь язучылар белән (алайга китсә, танылган олы язучылар белән дә) теге яки бу әсәр уңаеннан әңгәмә кузгалганда, мин һәр вакыт сорыйм;
— Кара әле. күгәрченем, кулны күкрәккә куеп, турысын гына әйт әле: бу әсәреңне язганда син үзең шатлык хисе кичердеңме? Бәйрәм булдымы моны язганда?
Әңгәмәдәшем ык-мык килә, иңбашларын сикерткәләл куя. Янәсе:
— Нигә кирәк монда минем нинди хис кичерүем? Бар булганы әнә шунда, кәгазьгә төшкән. Шуңа карап хөкем ит.
Әгәр егет юмор хисеннән бөтенләй үк мәхрүм кеше булмаса, хәтта тартынып тормыйча әйтеп үк җибәрә:
— Юк. абый, бәйрәмдә мин бөкремне чыгарып язу өстәле янында чиләнмим, бәйрәмдә күңеллерәк шөгыльләрем дә бетәсе түгел — кунакка барам, үзем кунак чакырам.
Беренчесенә, иңбашларын җыергалап, теләр-теләмәс кенә әйткәненә минем җавап;
— Юк, дускаем, әсәрең белән бергә ук миңа син үзең дә кирәк. Мин монда бары син күргәнне генә күрәм — артык та түгел, ким дә түгел. Ә син, язмаңнан чыгып хөкем йөрткәндә: әлегә тик маңгай күзең белән күргәнне генә кәгазьгә төшергәнсең. Күңел күзең, эчке хисләрең кузгалмый калган. Ә алардан башка чын әдәби әсәр мөмкин түгел.
Ә икенчесенә, бәйрәмдә башка шөгыле булганына, минем җавап рәхимлерәк чыга. Чөнки, ни генә димә, бусы юмор хисенә ия кеше, бәлки аңардан, бик тырышса, киләчәктә чыгып та куяр:
— Бәйрәм итә белүең әйбәт, туганкай, кунакка баруың яки кунак чакыра белүең дә мактауга лаек. Кем белсен, исеңнән чыгармасаң, бәлки бер күңелең төшкәндә мине дә чакырып куярсың. Ә шулай да әйтәсемне әйтми кала алмыйм: син язу өстәлең янына килгәндә дә үзеңне кунакка баргандагы кебек хис итә бел. Иҗат, тәмен татып эшләгәндә, шулай ук бәйрәм ул!
Юмор турында сүз чыкты бит әле монда. Алайса, аңа бераз тукталып үтик. Әдәби әсәрдә укучыларга яңа шатлык китерү өчен төп шартларның берсе — юмор хисе белән идарә итә белү. Нинди генә җитди ситуацияләр турында тасвир кылмыйсың, шунда бер ара табып, укучыңны чак кына «кытыклап» алу, ай-һай ла, бер дә артык түгел. Ул аңа син тасвирлый торган җитди хәл-әхвәлләрне җиңелрәк үзләштерергә, тизрәк сеңдерергә бер этәргеч булыр. Югыйсә, яшерен-батырын түгел, без укучы белән үтә җитди ничектер чырай сытыбрак, аны малайсытыбрак сөйләшәбез. Ә бу укучыны рәнҗетә, ул үзен малайсытканны кабул итә алмый.
Яшь язучылар белән әңгәмәгә кердек бит әле. Шул уңайдан тагын бер мәсьәлә калкып килеп чыга. Мин аларның берәрсе белән кара-каршы утырып, әсәрен тыңлагач, суынмас борын шул минутта ук аңарга тәкъдим ясыйм.
— Ягез әле, агай-эне, әле генә укып чыккан шушы әсәрегезне телдән, гади ител, адәм аңларлык итеп сөйләп карагыз.
Әлбәттә, аптырап калу. Озын пауза. Аннан соң иптәш уңайсызланып кына сөйләп китә. Әлбәттә, бугала. Әлбәттә, кызара. Шулай да ничек кирәк алай ерып чыга. Бу әле уңай очрак. Ничек кенә буталмасын, әсәрдә гади телгә күчереп сөйләп бирерлек вакыйга бар дигән сүз. Ә еш кына гади тел белән сөйләп бирүгә күчкәч, эш ык-мыкка килеп терәлә. Ник дисәң, әсәрдә тема бар. Авторның яхшы теләге бар. Ара-тирә исемнәр ишетелеп китә... Ә менә эзлекле логика белән очын-очка ялгап сөйләп бирердәй вакыйга юк. «Гыйффәт» саклап утырырга урын калмый, иптәшкә ачык итеп әйтергә кирәк: аның әле бәлеше пешмәгән, мондый бәлешне табынга чыгарырга, әлбәттә, ярамый. Нәкъ әнә шундый «пешмәгән бәлеш» белән кеше сыйларга йөрүче җиңел карашлы яшьләр, гадәттә, телчән булалар, алар үзләреннән аз биреп, дөньядан күбрәкне каермакчылар.
Партия карарларын, аталарча кайгыртуны дөрес кабул итик. Яшь иҗат көчләре белән эшләргә, аларга ярдәм итәргә һичшиксез кирәк. Бу юнәлештә иҗат оешмаларында төрле оештыру эшләре бара да. Ләкин оештыру эшләре — үзеннән берни дә чыкмаган һәм чыкмастай талантсыз кешеләрне артларыннан этеп әдәбиятка кертергә маташу дигән сүз түгел ул.
Бу уңайдан бер хакыйкатьне ачыклап китәргә кирәк. Әдәби алмаш, аны тәрбияләү, аларны өлкән осталарның тәҗрибәсе нигезендә өйрәтү, әлбәттә, фарыз. Ләкин яшьләр дә. картлар да шуны белеп торсыннар, әдәбият үзе бер кайчан да яшь әдәбият яки өлкән әдәбиятларга бүленмәде. Чын әдәбиятта яшьлек өлгергәнлек белән органик кушылган булыр. Егерме җиде яшендә үлеп киткән Габдулла Тукай озак дәвам итмәгән иҗат гомерендә никадәр зур өлгергәнлек, әдәби осталык, рухи зирәклек үрнәкләре калдырып китте. Ә Лермонтов! Пушкин! Байрон! Болары исә. бөек иҗатлары белән, дөньяны таңга калдырырга өлгерделәр. Бөек талант ияләре мәңге яшь булып кала беләләр һәм япь-яшь кенә бер иҗат кешесенең гомер иткән өлкән кешеләр әйтә алмаган олы фикерне, тирән зиһенләү көче салып, әйтеп бирүе мөмкин.
Кыскасы, яшьме син яки сакалың билеңә җиткән могтәбәр картмы, әгәр әдәбиятта, сәнгатьтә эшлисең икән, иҗатыңда һәр вакыт яшьлек хисе белән өлкәнлек, өлгергәнлек зирәклеген бергә кушып алып килә бел. Синең иҗатың һәр вакыт кешеләргә яңа шатлык алып килсен, күңелләрне яңа хисләр белән баетсын. Тәп критерий әнә шуя!
ФАТИХ ХӨСНИ ф ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ...
Тел яшермичә генә сөйләшкәндә...
■ Абый! Фәлән китаптагы фәлән-фәлән героегызның адресын безгә җибәрә алмас* сызмы? Тарихлары ни белән бетте? Алар бергә кушылдылармы? Кушылсалар, бүгенгесе кендә ничә балалары бар?»
Әлбәттә, без моны үтә шәрәләндереп, көлеп әйтәбез. Ләкин мондый һәм боларга охшаш беркатлы сораулар язучыларга әледән-әле килә тора. Бер караганда, бу игътибарга да лаек. Димәк, укучы язучының теге яки бу әсәрендә тасвир кылынган геройларының язмышы белән нык кызыксынган, ул аларның китапта язылмаган хәл-әхвәлләрен дә белергә тели. Икенче яктан, әлеге сораулар кайбер укучыларның әдәби әсәргә, сәнгать әсәренә карашы, аны аңлау дәрәҗәсе бик тә примитив булганлыкны күрсәтә. Әйтерсең язучы теге яки бу әсәрендә сурәтләнгән вакыйгаларны, герой- персонажларны. фотограф кебек, тормыштан «чырт» итеп төшереп алган да китап битләренә китергән дә салган.
Хәтта тарихи шәхесләрнең эшчәнлеген, яшәешен сурәтләүгә багышланган әсәрләрдә дә тормыш фактлары шәрә хәлләрендә, ничек булган — нәкъ шулай күчереп кенә утыртыла алмый. Язучы, шул чорның табигый атмосферасыннан чыгып, теге яки бу дәрәҗәдә үз фантазиясен дә өсти, вакыйганы камилләштерә ала. Тик бу әлеге тарихи шәхес яшәгән чорга, яки ул шәхеснең өстенә кигән киеменә, бигрәк тә аның кылган гамәленә ак җеп белән «чәпәлгән» ялган ямау гына булмасын. Борис Полевойның очучы Маресьев турында язылган «Чын кеше» повестен, яки Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романын, Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур»ын алып карыйк. Бу әсәрләрне язганда аларның авторлары, иҗат процессын бер якка куеп, тормыш фактларын механик рәвештә күчереп кенә утырганнардыр дип уйласак, бик нык хаталанабыз.
Яшәп, теге яки бу өлкәдә эз калдырып киткән тарихи шәхесләр белән бәйләнмәгән тормыш фактлары, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, «ирекле кешеләр» белән эш иткәндә. язучы-художникның «хөррияте», әлбәттә, бераз иркенрәк. Бу очракта ул үзенең иҗат фантазиясен иреклерәк очындыра ала. Ләкин бу очракта да фантазия тормыш чынлыгыннан узып сикерә алмый. Бу яктан алганда, язучыны күккә очып китүдән саклый торган. аны һәрдаим «киртәдә» тота торган бер мәсьәлә бар. Аның алдында берөзлексез сорау тора: «Тукта! Минем язганнарым тормыш чынлыгына хилаф түгелме? Укучы моны «нәкъ тормыш үзе!» дип кабул итәрме?» Ә чын яэучы-художник бу сорауны җиңел генә сикереп уза алмый инде. Тормыш чынлыгы, аның каршылыклары белән чәбәләнеп беткән катлаулылыгы, укучыны язганыңа ышандыру — менә болар, ахыр чиктә, чын язучыны һавасыз бушлыкка очып китүдән саклый торган иң тел шартлар инде.
Тагы бер серле як шунда: чын язучы-художник белән тормыш, башка гади кешеләргә караганда, ничектер юмартрак кылана: ул аңарга ачылмаган «ишекләрен» ача, моңа чаклы берәүгә дә күрсәтмәгән «карурманнарын» күрсәтә. Монда художникның алармы күрә белә торган үзенә бертөрле күзләре, күңел тирәнлеген тоя белү сәләте булуы хәлиткеч роль уйный торгандыр. Шуның өчен дә бит ул художник, шуның өчен дә бит ул талант.
һәр очракта да язучының тормыш чынлыгына карата хыянәтсез булырга тиешлеге төп критерий булып калуында дәвам итә. Ул чынлыкны тау токымын чүкеч белән чукып, яки динамит белән шартлатып, умырып алган кебек алмый. Тау токымын чүкеч яки кәйлә белән чүкеп үзеңә кирәкле асылташларны табу да. әлбәттә, җиңел эш түгелдер. Ләкин язучының тормыш чынлыгына ирешүе — ул. болар белән чагыштырганда бик күпкә читенрәк. Ул ватмый, җимерми, ул тормышта башкалар йөргән юлдан ук йөри. Ләкин ул бер нәрсәгә карата да битараф түгел, ул мәңгелек эзләнүдә, мәңгелек төпче-нүдә— тикшеренүдә, чагыштыруда, дусларны дошманнардан аера өйрәнүдә Тынгысыз, тыныч йокысыз, куанычлы һәм ару-талуны белмәс эш ул. Бер үк вакытта үзе эзләгәнне тапса һәм аны башкалар өчен кызыклы итеп оештырып чыгара алса һәм оештырып чыкканлыгына үзе ышанса, бүтән берәү дә татый алмаган куаныч китерә торган эш.
Язганын сәнгать дәрәҗәсенә күтәрү өчен ул, газаплы баш, тормыш чынлыгының вак.вак энҗе бөртекләрен берәмтекләп җыя, берәмтекләп күңеленә сеңдерә бара, со-
ңыинан иҗат процессы башлангач, аларны күңел тирәнлегеннән шулай ук берәмтекләп актарып чыгара, берсен икенчесе белән чагыштыра, кирәклеләрен, үз алдына куйган идеясенә хезмәт итә алырдайларын сайлап, эшкә куша... Гәрчә «реаль прототиплары менә шулар!» дип бармак белән төртеп күрсәтерлек конкрет тормыш материалы салынган булмаса да, гасырлар буена төс җуймас һәм барлык буыннарга да гыйбрәт булырлык, бер үк вакытта тәм-ләззәт бирерлек чын сәнгать әсәрләре бары тик шулай гына иҗат ителә. Моңа хәтле дә шулай булды, моннан соң да шулай булачак. Яшь буынга әдәбият төшенчәсен өйрәткәндә бу хакыйкатьне тел яшермичә әйтергә кирәк. Әгәр без берәмтекләп, бөртекләп җыелган тормыш энҗеләреннән коелган чын сәнгать әсәрләренә битараф калып, персонажының кайда яшәгәнлеген, адресын, ничә балалары барлыгын чәйнәп бирергә мөмкин булган конкрет кешеләр турында язылган әсәрләрне генә үрнәккә куеп, яшь буынны тик шундый әсәрләрне генә кабул итәргә өйрәтсәк. дөресен әйтергә кирәк, әдәбиятны бик тә примитив аңлауга һәм аңлатуга китеп бару куркынычы килеп басачак.
Әгәр әдәбият эшен нинди дә булса тарихи бер шәхесне почмакка сын ител бастырып та. иҗатны шул сынга, чуар конфет кәгазьләре ябыштырган кебек, матур сүзләр, ялтыравыклы эпитетлар ябыштыру итеп кенә карасак, әйтәсе дә юк, моннан да ансат кәсепнең булуы мөмкин дә түгел... Мин дөньяда нинди дә булса мәгънәле эз калдырып киткән тарихи шәхесләр турында язмаска кирәк дигән карашны һич алга сөрмим. Язарга кирәк. Ләкин катып калган сын итеп түгел, яшәгән, көрәшкән, шатланган һәм вакыты белән хәтта елый да белгән чын кешеләр итеп сурәтләргә кирәк. Югыйсә әгәр бер яклы примитивлыкны яклый башласак, безнең соңга таба Гамлетны һәм аның үлгән әтисе өрәге белән сөйләшүе кебек тетрәткеч эпизодларны, Дон Кихотның «изге тилелеген», ул бичара идальгоның гади крестьян кызы Дульсинияны принцесса дип кабул итүен һәм аны яклап, җил тегермәннәре белән сугышып йөрүе кебек кызганыч мәзәкләрне тоймый башлавыбыз да мөмкин. Ә үз заманыбыздан, үз революциябездән каршылыклар арасында бәрелгәләп йөдәгән һәм соңыннан «кара кояш» астында аптырап калган Григорий Мелехов язмышын алып ташласак?
Кыскасы, әдәбият һәм әдәби иҗат турында сүз чыкканда, без. бернинди фани компромиссларга да бармыйча, мәсьәләне бөтен тирәнлегендә, каршылыгында һәм шул каршылыклар арасыннан балкып чыга торган чынлыгында алып барырга тиешбез.
Орлыклар... нинди туфракка төшәләр?
Без моңарчы әдәбиятның, аерым алганда иҗат процессының, кайбер гомумирәк якларына тукталдык. Әлбәттә, болардан тыш әдәби хәрәкәтнең тулаем барышын билгеләүче, язучыларны, гомумән сәнгать өлкәсендә эшләүче кадрларны әйдәп барган факторлар да бар. Бар гына түгел, алар магистраль сызыклар: әдәбиятның халыкчанлыгы. партиялелеге, әдәби иҗатның, барыннан да элек, якты, ачык максатка юнәлтелгән булырга тиешлеге, художникның самимилек белән юнәлгән кыйбласы.. Болары булмаса, язучы-художник әдәби осталыкның нинди генә «әфсенле» серләрен белмәсен заман һәм халык күңелендә уелып калырлык зур әсәр иҗат итә алмый.
Ә инде әдәби иҗат эшенең яшертен серләренә төшенү — бусы инде безнең «үз цехыбыздагы- эш һәр язучы үзенчә баш вата, үзенчә эзли, үзенчә таба һәм әгәр тапканы күңелгә ятышлы чыкса, үзенчә шатлана. Хәтта конкрет алынган аерым бер язучының да алдан чарланып куелган, «чөйдән алып» эшкә генә кушасы әзер кораллары юк һәм булуы да мөмкин түгел, һәр очрак, һәр конкрет тормыш материалы, һәр конкрет тема әдиптән шул очрак өчен конкрет уйлануны, тик үзенә генә хас, тик үзе генә кереп утырырдай «оя коруны» сорый. Иҗатның катлаулылыгы, иҗатның газабы һәм ниһаять, тантанасы шунда.
Биредә без язучының тормышны аның бүтән кешеләр күрмичә дә узуы мөмкин булган кызыклы «вак» детальләрен күрә белү осталыгына ия булырга, тормышка художник күзе белән карый белергә тиешлеге турында сүз ачабыз.
ФАТИХ ХӨСНИ ф ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ...
Хосусан алганда, әйтик, яз картинасы. Әдәбиятта күпләр тарафыннан күп вариантларда, төрле бизәкләрдә тасвирланган мотив. Тагында конкретлаштыра төшеп әйткәндә, шәһәр язы. Түбә кыекларыннан чалт-чолт тамчылар тама. Урам читләреннән челтерәп гөрләвекләр ага башлый һәм башкалар, һәм башкалар. Шулай дип тә башлап китәргә мөмкин, әлбәттә Ләкин моның укучы күңеленнән, әллә ни йогынты ясамыйча, тиз генә шуып үтүе мөмкин. Чөнки бу тасвир күп мәртәбәләр кабатланган, болар кул- дән-кулга йөреп шомарып беткән вак бакыр тиеннәргә әверелгәннәр. Ә менә «Шәһәрдә яз балалар кулыннан төшеп калган бияләйләрдән башлана» дип язып китсәк, ә? Кызыграк булмас идеме? Әһәмиятле ягы шунда: тормышның нәкъ үзеннән. Монда — әни булган кешенең «йөрәк парәсе» турында үтә нык кайгыртуы да (көннең җылы икәнлеген күрә торып, шулай да кадерле төпчегенә бияләй кидереп чыгарырга онытмаган!). Монда — баланың уен белән мавыгып, онытылып китүе дә. Ниһаять, монда кулны тирләтә башлаган кояшлы апрель дә. Кыскасы, монда барысы да бар, монда тик колак күнеккән стандарт чагыштыру гына юк...
Үзем кичергән тагын бер хәлне искә төшерәм. Туган авылым Мәтәскәдә сабан туенда кунакта булган җирдән безне Казанга китү өчен, җиде-сигез километр әйләнечтән, Теләчегә чыгардылар. Янәсе, аннан автобуска утыру уңайрак булыр. Казан—Теләче маршрутының башы. Кая ул! Шыгрым халык. Билетлар хәтта кичке рейсларга да сатылып беткән — сабан туе безнең өчен генә түгел икән шул. Арлы-бирле сугыла торгач, шулай да бер таксины тоттык. Ләкин бездән бәхетлерәк дүрт кеше аңа кунаклап өлгергән иде инде.
Бик тилмереп сөйләшкәч, таксистның күңеле йомшады.
— Ике сәгать көтәрдәй чамагыз булса,— диде ул шоферларча өзеп,— мин әйләнеп киләм. Только бәясеннән вакланырдай булмасагыэ гына...
Кайда ул вакланып торырга! Тик таксистның сүзенә ни дәрәҗәдә ышанырга? Теләче белән Казан арасы җитмеш километр.
— Таксист ике сөйләми, килеп җитәм булгач, җитәм, — диде бу, безнең икеләнебрәк торганны күреп, — мин боларны трамвай остановкасында ук бушатачакмын да. әллүр бу якка — сезне алырга.
Егет икән, хәтта ике сәгать тә үтмәстән килеп җитте! Утыртты безне. Безгә өстәп парлы ике кунакны да утыртты һәм безгә кызык кына итеп карап куйды — гозерләгән дә кебек, чак кына уңайсызлана да бугай.
— Только сезнең рөхсәтегез белән,— диде бу мыек астыннан гына көлемсерәп.— Казан ягына юл тотканчы, менә монда, ике генә километрдагы рус авылына кереп чыгабыз. Сездән элек алып киткән пассажирларым кечкенә бер төеннәрен онытып калдырганнар. Шул авылныкы иделәр, үзара тапшыру юлын табышырлар, әйберләрен илтеп кенә бирик.
Шундый изге теләккә ничек каршы килмәк кирәк. Илтеп бирдек. Карчык, озата чыгып, рәхмәтләр әйтеп калды... Пассажирлары төшкән дә юлларына киткәннәр, ә бу уз юлында. Ә юк, егет илтеп бирүне кирәк тапты. Сөйләшеп кайта-кайта ул безгә башка кайбер якларын да ачты: ул дөнья күргән, шактый ук ватылган, гыйбрәткә лаек әйбәт егет булып чыкты. Киләчәктә минем ничек тә булса аны әдәбиятка «сөйрәп кертергә» ниятләнүемне аңлап, ныграк сораштыра башлагач, кул гына селтәде бу:
— Куегызсана, минем әдәбият герое булырлык нинди эшем бар. Простой таксист. Эшләргә тиешле эшемне эшлим, и все.
Хәлбуки, герой ук итмәсәң дә, шулай да андый егетләрнең дә әдәбиятта гәүдәләнергә хаклары бик бар — эшлисе эшен яратып эшли, намуслы. Ә нигә аңарга әдәби герой булырга ярамый?
Аннары җәйге ял көннәренең берсендә Бутлеров урамыннан узып барышлый мин бер тамашаның шаһите булдым. Шул чаттагы бала тудыру йортының каршына килгән дә, бер сәрхушы тилереп-тилереп гармун уйный. Икенче катның ачык тәрәзәләренә хатыннар ябырылган. Гармунчы сәрхуштан көлүләреме, гармун тыңлауларымы? ________________________________________ бел
мәссең. Тик арадан берсе, карап торырга бик тә сөйкемле, ләкин гаять җитди чырайлы яшь хатын гына бу тамашаны күтәрә алмады булса кирәк:
— Кит, тиле. Кеше көлдермә, — дип, чапаланып кулын изи. Ә гармунчының уз сүзе сүз:
— Апкил малайны тәрәзәгә, колагына әтисенең гармун тавышы керә башласын — дип тәкрарлый үз кирелеген.
Мин монда тормыштан чәчрәп төшкән «орлыклар» турында ашыгып-ашыгып кайбер штрихлар ташладым. Ә теләгәндә һәм төшкән туфрагы ул «орлыклар лы үз итеп ♦ кабул итә калса, алардан менә дигән хикәяләр коеп чыгарырга мөмкин булыр иде. Күктән төшми, әнә шундый «орлыклардан» шытып тамыр җибәрә, өскә калкып, күңелләргә үсеп керә хикәя дигәнебез.
Башлануы әллә шушымы?
Юк. түгел! Башлана башлаганчы әле күл кирәк. Әле аларны— ул тормыш фактларын — «иләргә», чарларга, күңелеңдә йөртел җылытырга кирәк, узеңнеке итеп сайлап аласы бар. Тәэсиргә тиз бирелүчән язучы-художник (ә художникка йомшаклык хас сыйфат!) кай очракта бу вак факт кисәкләрен тышкы ялтырауларына кызыгып та күңел «сандыгына» салып куйган була. Чынлабрак карасаң, алар бернинди дә энҗе бөртекләре түгел, гади бер таш кисәкләре генә икән. Шулай да күңелгә бер эләккән бу «таш кисәге» төшеп калмый, үзеннән аерым бер сәнгать парчасы үсеп чыкмаса, бу таш кисәге икенче бер сәнгать сарае салганда, төзү материалы буларак, уз урынына ярап куя. Шуңа күрә художник тормышка, табигатькә, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә һәр даим игътибарлы булырга, художник күзе белән карый белергә тиеш.
Бу яктан А. П. Чехов безгә үрнәк була ала. Үткен тәгъбирләр, кызыклы тормыш ■валчыклары», характерлы детальләр, лирик халәтне чагылдыра торган мәгънәле ымлыклар, читләтеп әйтелгән кинаяләр, җан җылысын эченә алган җыр кисәкләре, әйтемнәр... Чехов аларны һәр вакыт күңеленә яки күңел дәфтәренә теркәп бара.
— Йөздән артык сюжет. Кирәк икән, берәрсен сатып та җибәрә алам,— дип. дуслары, яшь каләмдәшләре арасында шаяртып та куйгалый торган була Чехов.
Тормыш материалына, табылган детальләргә, әгәр алар чынлап та тормышның үзеннән чәчрәп төшкән булсалар, бик тә игътибарлы булырга, аларны күңелеңдә «тирбәтеп» йөртә белергә кирәк. Бусын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: шулай иркәләп, күңелеңдә тирбәтеп йөрткәндә генә алар үсәләр, шытым бирәләр һәм, ниһаять, алар- ның бөтен бер әдәби әсәргә үсеп җитүләре дә мөмкин. Аларның -иркәләнү» һәм шыту процессы күбесенчә бер ялгызың озаклап-озаклап яланда, шәһәр читләрендә җәяү йөргәндә үзен сиздерә. Кырда яки урманда, кыскасы, табигать кочагында бу процесс күңелдә аеруча актив кузгала...
Бу — бер язучылар өчен генә дә түгел, барлык төр сәнгать кешеләре өчен дә уртак бер психологик момент булса кирәк. Җырчы Гөлсем Сөләйманованың тууына 70 елны билгеләгәндә аны якынтын белүче иптәшләреннән берсе мондый фактны китерде Яңа бистә ягында яшәүче Гөлсем радиокомитетта эшләгәндә, студиягә — микрофон алдында җырларга киләсе булганда, ерак араны һич авырыксынмыйча җәяү килүчән булган Бер карашка, җырлыйсы җырлары да әзер инде, югыйсә. Текстны әллә кайчан ятлаган, көйне яхшы белә, студиягә керәсе дә сузасы гына кебек. Юк икән шул, аңарга хәтта килешли дә җырланачак җырның көендә әкрен генә «тирбәлеп» килү кирәк икән.
...Тагы да киртәгә кермәгән бер гадәтем бар: машинкада язуны яратмыйм. Язу машинкам бер почмакта тузан җыеп ята, ә MJIH әкрен генә кулдан языл утыруымны дәвам иттерәм. Бу бит консерваторлык дип әйтүләре мөмкин. Ихтимал, алай әйтүчеләр дә хаклыдыр. Ә бәлки кай очракта консерватор була белү дә кирәктер. Язучының эше бик тә катлаулы, консерваторлыкны белмәгән кешенең новаторлыкны чын-чыннан аера белүенә дә ышанмыйм мин. Машинкада язу, әлбәттә, тизрәк, эшне бик күпкә җиңеләйтә. Ә язучылык эше — ат чабыштыруга караганда, чагыштыргысыз катлаулырак. Авыр язу, ашыкмыйча язу — ихлас иман белән әйтәм бу сүзләрне—кеше күңеле көткән нәтиҗәне күбрәк бирә.
Әйтик, күңелгә тормыштан бик те ятышлы орлык төште, ди. Син аны рәхәтләнеп кабул иттең, ул сине җылытты. Шул җылы туфракта ул шытырга да тотынды, үзенә
ФАТИХ ХАСИП ф ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ.
■кын булган икенче бизәкләрне дә үзенә тарта башлады. Хәтта сюжет сыман бер формасын да таба язды. Берәү булса, аны тизрәк кәгазьгә тешерергә ашыгыр иде. Әлбәттә, -соңыннан карау, тезәтү, камилләштерү шарты белән. Иҗат эше «соңыннан караумга һәр еакыт мохтаҗ. Кыскартасың, тулып җитмәгән дип тапкан урыннарыңны тутырасың, камилләштерәсең. Ләкин тәүге кат кәгазьгә төшерүнең бик зур әһәмияте бар. Ничек кенә "булып төшмәсен, ул инде сине үзенә бәйләде, ул «бәйдән» ычкыну һич тә ансат түгел, ә кайчакта аңардан ычкынып та булмый. Шунлыктан, кабатлап әйтәм, күңелеңә ятышлы беренче «орлык» төшү белән үк яки ул инде «шыта» башлагач та, кайбер форма компонентларын тапкач та, хәтта сюжетны алып барырга тиешле кешеләрнең — персонажларның сурәтләрен. кылырга тиешле гамәлләрен күрә башлавым дигәндә дә кәгазьгә төшерергә ашыкма. Син ул кешеләр белән элек үзара серләшеп йөр. алар белән туганлаш, кирәк икән — бәхәскә кер. сөйләш, аларнын сөйләшү, бәхәсләшү, фикер йөртү манераларын өйрән, кыскасы, ярат син аларны, кызганырга кирәк икән — кызгана бел. Күңелеңдә шул хиснең барлыгына, ул хиснең чынлыгына ышан. Нәфрәткә генә лаек булганнарына да битараф калма. Чөнки аларны син тудырасың, яхшымы, яманмы, алар синең балаларың, синең хыялың тудырган җан ияләре. Ләкин бу әле дошманны яратырга чакыру дигән сүз түгел. Дошманга карата укучыга «йоктырырга» уйлаган нәфрәтеңне үзең тиешенчә белмичә, хис итмичә язасың икән, ул укучыда син тудырырга тырышкан нәфрәтне тудырмаячак. .
Ярый, боларның барысын да үзең кичердең, күңелең аша уздырдың, ниһаять, әсәр кәгазьгә төште, ди... Тик анда да кош тоткандай куанып редаһциягә яки нәшриятка чабарга ашыкма. Салып куй язганыңны. Вакытлыча онытып тор. Нинди дә булса башка берәр шөгыль тап. Суын, һәм, өзеп әйтергә мөмкин, әнә шундый «озак пауэа»дан соң әйләнеп кайтып укый башлаганда, син кәгазьгә төшергән, хәтта бик яратып төшергән «рәсемнәрең»нән дә кимчелекле якларын, тиешенчә әйтелеп җитмәгән урыннарны, үзен акламый торган озынлыкларны, «ак җепләр»не табачаксың.
Мин үзем И. Бабельны бик яратып укыйм. Кирәк тапкан урында аңардан цитата китереп чак кына кыланып алудан да качмыйм. Тыгыз фикерле, «рәхимсез» реалист булуы өчен һәм бигрәк тә. кыска яза белүе өчен яратам мин аны. Шул Бабель дигән әдип әйтә менә «Кайбер кешеләр бар: әйберне язалар да. икенче кабат әйләнеп карыйсылары да килми. Минем гадәт икенче төрлерәк: язганда мин авыр язам, ә яңадан кайтып эшләү миңа рәхәтлек бирә» ди. Аннары шул ук Бабельдан мин: «Дөньяда үз урынына һәм үз вакытында куелган ноктадан да көчлерәк тәэсир иткән нәрсә юк1» дигән җөмләне дә еш кына цитата итеп китерергә яратам. Ихтимал, монда минем субъектив эәвы гым да билгеле бер роль уйный торгандыр. Барлык кешеләрдә Бабельча язсыннар һәм Бабель сыйган кысаларда кысылып калсыннар дип уйлаудан мин, әлбәттә, ерак торам Ләкин юк кына материалны һәм энә очы хәтле генә фикерне су буе сузуга мин башым-аягым белән каршы Шулай ук бер язган әйберенә икенче, өченче кабат әйләнеп кайтырга иренүче ялкауларга да тешем-тырнагым белән каршы.
Дзвамы бар.