МӘҢГЕЛЕК СӘФӘР
Учак монологы
Утны өреп сүндергәнне Әйтмәсәгез дә беләм.
Тик... өргәнгә шәмнәр генә
Сүнәләр берәм-берәм...
Ә мин — учак! Сүндерергә
Теләсәгез, өрегез!
Ләкин ялгышканыгызны
Аңлар өргән берегез.
Мин бит очкынланам гына, Дөрлим генә өргәнгә.
Өрегез, өр! Миңа әле
Дөрләргә дә дөрләргә...
Мин — дуамал: кирәк чакта
Түземсез дә... түзем дә...
Ярсытмагыз! Вакыт җиткәч, Мин сүнәрмен үзем дә.
Сезнең өрү миңа инде
Кирәк булмас ул чакта...
Тик мин сүнмим! Сез, фәкыйрьләр, Мохтаҗ әле учакка.
Арба җырын тыңлап барам
Миннән бәлки көләрсез дә, Ышанмассыз да, беләм — Җәйге ялда урап кайттым Актаныштан... ат белән.
Көне — шифа, өстә — кояш,
Юл буенда — игеннәр.
Янда — кәләш, энекәшләр, Тулып пешкән киленнәр...
Элек шулай йөри идек Сабан туйга, базарга. Ә минем уй —ат турында Шәп бер шигырь язарга.
Арба җырын тыңлап барам — Борынгы заман җырын. Келтер-келтер җырлый арба, Сагынадыр үз чорын.
Машиналар уза тора, Чаптар да чаба гына. Без, чаптар, ашыкмыйк инде, Барыйк бер чама гына.
Син — узган чор машинасы! Машиналар үтәрләр...
Алар инде Киләчәккә Сезсез генә китәрләр.
Анда инде яланнарда Ялкынланмас ялыгыз. Ат халкыннан Киләчәккә Сәлам әйтеп калыгыз!
Безнең бүген бүтән максат. Барыйк әле бер килеш. Без бит яңа заманнарга Юл да бирергә тиеш.
Ашыкмыйк. Әнә безгә ул Тук башаклар бил бөгә. Бер барып җитәрбез әле, Минем кулда — дилбегә...
Сөн дулкыны
Яраттым диңгез һавасын, Ул дулкынын, ул комын... Шул дулкыннар арасында Таныдым Сөн дулкынын.
Таныдым. Ул үзе килеп Сыенды аягыма.
Язмыш инде дулкынны да Ташламый кая гына!
Тулды күңел. Сиздермәдем Яшь килсә дә күзләрдән.
«Әй, дулкыным, кыяфәтең Ник бу кадәр үзгәргән?
Хәтта төсең, тәмең, гамең Түгел бугай элекке.
Син, дулкыным, монда инде Булалмассың Сөннеке».
Дәшмәде дулкын. Яңадан Диңгезенә күмелде.
Китте дулкын... Китте тып-тын...
Аңламады күңелне.
Ә диңгез — зур! Сөн дулкыны Югалды, тынды анда.
Тик тозы калды —ирендә, - Ачысы калды — җанда.
Мәңгелек сәфәр
Шулай язган инде безгә — Җирдә гомер итәбез.
Дөнья буйлап, гомер буйлап Сәфәр чыгып китәбез.
Көннән-көнгә, айдан-айга, Елдан-елга күчәбез.
Әкияттәге шикелле Утлар-сулар кичәбез.
Юллар — озын, юллар — тайгак, Гел алга таба юллар.
Чак-чак кына чәкәшмибез — Юл биреп кала еллар.
Арттан дөнья куа килә, Әлегә тоттырмыйбыз. Атлыйбыз да йөгерәбез, Чабабыз — тик тормыйбыз. Ай китәбез, ел китәбез, Гомер буе җир китәбез. Кешелекне айлап, еллап Киләчәккә илтәбез.
...Шулай гомер итәбез.
Алар мине ташламас...
Кояшлы көн өчен, Айлы төн өчен...
(Кулъяулыкка чигелгән сүзләр)
Мин тууга көннәрем дә,
Төннәрем дә аязган:
Көннәремә Кояш тигән,
Төннәремә Ай язган.
Шатлыкларым — Кояштандыр,
Сагышларым — Айдандыр.
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Әйтә алмыйм — кайдандыр?
Мин, мөгаен, Ай-Кояшның Туганыдыр, улыдыр... Шуңа күрә җаным Ай һәм Кояш белән тулыдыр.
...Хыянәтне белми алар: Ташламаслар алда да. Кояш һәм Ай булса, миңа Кыен булмас кайда да.
Давылдан соң
Тамырлар, кара тамырлар, Кап-кара җирдән чыгып, Диңгез җанварлары кебек Яталар тыпырчынып.
Ботаклар дип хис итәдер Үзләрен алар өстә, Хәтта яфрак ярмакчыдыр Кызыгып яшел төскә...
Юк... ят итәр яктылыкны, Кояшны да талымлар Имәннәрне ничә гасыр Тотып торган тамырлар. Алар бит бүтән дөньядан — Караңгыдан, тирәннән. Аларга кояш кирәкми: Алар төнгә өйрәнгән.
Көйрәячәк, кибәчәкләр Алар кояш утында. Ә аннары берәр абзый Төяп китәр утынга...
Алар инде яфрак ярмас. Тамыр килеш калырлар. Кара ялкын телләредәй Ята кара тамырлар!
Туган җиргә ялвару
Туган җирем! Синең җылың Кирәк бит миңа — аңлыйм. Мин дә бит каен шикелле — Кайда да үсә алмыйм.
Үзем— юләр! Сине ташлап Китмәскә кирәк булган.
Ул чакта әле, күрәсең, Миндә таш йөрәк булган.
Каһәрлим, тиргим, кичермим Синнән киткән чагымны.
Шул кирәк миңа, шул кирәк — Елат, сызлат җанымны!
Гарьлек түгел — әрнет мине, Сызлауларга карама.
Төзәлмәсен — газаплап тор, Тоз сибеп тор ярама!
Синдә — җырым, синдә — моңым:
Аерма мине моңнан,
Җибәрмә мине, туган җир, Җибәрмә мине моннан!
Туган җирем! Өр-яңадан Гашыйк булдым сиңа мин. Сызландыр зинһар, сагындыр — Шәфкатьле бул син. Амин!
Сабырлык
Кайда сайраса да...
Мостай Кәримгә
Сандугач җырын тирәктә
Яки талда сузамы,
Кайда гына сайраса да, Тиргәмәгез сез аны.
Сайламагыз аңа урын:
Үзе сайлар оясын.
Моңы йөртә сандугачны — Аны ничек тыясың?!
Үз биләмәсе — талы да, Үзенеке — тирәк тә. Теләсә куна тирәккә, Талда сайрый кирәктә.
Сандугач — таҗ, моңнар таҗы, Андагы моң — мең таҗлык!
Торган саен арта гына
Сандугачка мохтаҗлык...
Сандугач сайраган җиргә
Якты моң кунып кала.
Кайда сайраса да, ул бит Сандугач булып кала!
•WWW'vWWS
Әнкәйнең алтын сүзе бар, Җанга уеп салырлык: Авыр чакта, улым, сиңа Бирсен ходай сабырлык.
Булды еллар: ил өстенә Килгән чакта авырлык, Ничә тапкыр саклап калды Нәкъ әнә шул сабырлык.
Без дә үсеп җитмәс кебек Киләчәккә сарылдык. Түздек, үстек тәгәрәшеп... Ярдәм итте сабырлык.
Туза-туза еллар уза, Җаннарны моң сарырлык һәм үксерлек... Ярый әле, Канга сеңгән сабырлык.
Ә чорыбыз сабыр түгел, Аннан сабак алырлык. Мондый чакта безнең өчен Иң кирәге —сабырлык.
Хәтәр заман! Бер минутта Җиреңнән көл калырлык. Калмас... калмас... Кешелекне Саклап калыр