Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТЧЕ ЯЗУЧЫ ГАРИФ ЧЫКАЛЫЙ


әгълүм булуынча. Беренче рус революциясе дулкыннарында татар вакытлы матбугаты туды. Бер-бер артлы газета-журналлар чыга башлады. Алар тирәсенә алдынгы идеяләр белән рухланган, актив иҗат эшенә омтылучы яшьләр тупланды. Ул чордагы газета-журнал битләрен актарсаң, һәр санда диярлек яңа исем, яңа авторны очратасың. Аларның кайберләре каләмен сыный, кайберләре инде җитлеккән әдәби әсәрләр яза. Шушы дистәләрчә авторлар арасында без мәгърифәтче шагыйрь Гариф Гайнуллин-Чыкалыйны да күрәбез.
Гариф Чыкалыйның иҗаты бүгенге яшьләргә генә түгел, урта буынга да бңл- гесеэ диярлек Әле шушы язманы әзерләп йөргән көннәрдә Казанда яшәүче сиксән җиде яшьлек укытучы-пенсионер Фазылҗан ага Хәмидуллин белән Гариф Чыкалый турында сүз кузгаткач, ул: «Аның кайбер үлемсез шигырьләре минем күңелемдә һаман саклана Без. ул вакытның яшьләре. Гариф Чыкалыйның шигырьләрен бик яратып укый идек»,— диде. Ул шигырьләрнең кайберләре вакытында мәктәп дәрес - лекләрендә дә урын алганлыгы мәгълүм. Иске Чыкап авылының төбәкне өйрәнү почмагында саклана торган материаллар, мәсәлән, шул хакта сөйли Аларны 1972 елда Буа районы, Толымбай авылында яшәүче укытучы пенсионер Йосыф Рыбаков җибәргән булган. 1927 елда Иске Чыкалга килеп, ул Гариф ага белән очрашып сөйләшкән Йосыф ага. хатына теркәп, Г. Чыкалыйның «Татарча уку» дәреслегенә урнаштырылган «Куркынычлы кичә», «Җәйге кичә вә тулган ай», «Атлар белән кунарга барганда» исемле шигырьләрен күчереп салган.
Гариф Чыкалыйның матбугатта чыккан сигез шигырь һәм проза җыентыгы билгеле. Моның өстенә газета-журнал битләрендә иллеләп шигыре табылды *
Гариф Гайнуллин (Чыкалый) 1878 елда Сембер губернасы. Буа өязе. Иске Чыкал авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Элек авыл мәктәбендә белем ала. аннары Сембер мәдрәсәсендә укый. Шул ук елларда үзлегеннән русча укырга да өйрәнә
Чыкал кешеләре еллар буена шахталарда, Баку нефть промыселларында. Юзов- када эшлиләр Гариф Чыкалый да (әсәрләренә караганда) хезмәт кешеләре тормышын яхшы белә Аның җыентыклары белән танышкач (бишесе шигырь, икесе проза һәм берсе шигырь белән проза катыш), Гариф Чыкалыйның хезмәт халкына аң белем бирү өчен армый талмый көрәшүен күрәсең. Әсәрләрендә ул дин сөреме белән агуланган хезмәт халкын рәхимсез изүгә каршы тирән нәфрәтен белдерә
Г. Чыкалыйның беренче җыентыгы «Биш мужик» дип атала (Казан, 1910 ел. Кәри- мовлар матбагасы) Бу җыентыкта автор биш мужиктан төрле уйдырмалар сөйләтеп, халык арасында төрле ырымнарга ышануларны тәнкыйть итә Сүз башында ук ул: «Вакыт безгә сөйләп юкны, сарыф итмәскә гомерне»,— ди Аннары: «Безнең гайрәтемез күп тә, урынсызга әрәм китә».— дип кисәтә Мужикларның берсе, ку
* Ул шигырьаарне әдәбиятчы Рашат Гайнаиов барлаган Әле күптән түгел «Шура» журналы битләрендә ........ еи «Зәңгелә» исемле күләмле мәкаләсе һәм тагын бер шигыре табылды Кара:
• Шура». 1914 ел. II сан - Автор искәрмәсе.
М
енына әтәчен кыстырып, җиде төн уртасында, җиде юл чатына казна эзләп чыккан бабай турында сөйли. Бабай «Сәйфи» догасын укып җибәрүе була, җеннәрнең койрыкларына ут каба:
Җеннәр сүзенә карамый, һаман укыган бабай.
Башлаганнар алтын, көмеш ташырга җеннәр, дааай!
Соңыннан исә автор, юк-барга ышанучылардан ачы көлеп, болай дип яза;
«Сәйфи догасы» лә әтәч алып бирсә икән алтын. Татарлар, без барыбыз да. җигәр идек фаэтон
«Надан ата» исемле икенче китабында да шагыйрь шул ук теманы дәвам иттерә, гыйбрәтле шигъри хикәя мисалында укучыны дөньяви белемнәргә ия булырга өнди. Әсәрдә надан ата белән укытучы булырга хыялланучы малай арасындагы конфликт сурәтләнә Автор фәннең көчен, бөеклеген раслый, иске хорафатларны фаш итә. Шул ук вакытта бу әсәр ислам дине йолаларына сатира булып та яңгырый. Ул хаҗга баручыларның «Мәрьям ана чәче» дип «хөрмә мунчаласын», изге су дип Мәккәдәге кое суын алып кайтуларыннан ачы көлә.
«Тәрәкъкыи мәхәббәте» исемле җыентыкта (Казан, Кәримовлар матбагасы, 1911 ел, 40 бит) Г. Чыкалыйның карашлары аеруча калку гәүдәләнеш таба Ул үзе яшәгән җәмгыятьтә хезмәт ияләренә карата шәфкатьсезлек хөкем сөрүен күрә. •Рәхәтлек алтында түгел» исемле шигырендә автор позициясе бик ачык төсмерләнә:
Гомердә һичкайчан байлык та көтми.
Вә һәм «байлык» дигән сүзне дә ишетми. Тынычлык, тик азатлык көтә җанга!
Шуны ходай бирер диеп кайчанга!
Шагыйрь тормыштагы гаделсезлекләргә каршы көрәшкә чакырудан да өрекми
Ятма тыныч, тик көрәш син шул залим дөнья белән. Гәрчә рәхәт күрмәсәң дә, җәфалансаң да, кинән!
Г. Чыкалыйның тагын бер җыентыгы «Кызыклы шигырьләр» дип атала. Анда утыздан артык әсәр тупланган. Шулардай сигезе — рус шагыйрьләреннән тәрҗемәләр.
«Ялган доносчыга» исемле шигырендә автор милләткә кара ягучыларга кискен нәфрәтен белдерә
Саф көмеш тик пакь милләт ул, һич каралмый ак йөзе.
Былчыранмый һәм буялмый син кара якмак белән;
Алга атлый, дәхи атлар — туктаталмыйсың аны. Кара елан төсле булып аягын чакмак белән; Ул каһарман, ул арыслан, ул куәтле барчадан.
«Бер фәкыйрьнең фөрьяды» шигырендә ярлы ябагайларның газап белән тулы .нкүрешләрен түбәндәгечә сурәтли:
Бик ирегеп җылы язны шатланып тордым көтеп.
Карлар эреп, җир ачылып, килгәч инде нурлы яз.
Бу фәкыйрь дә рәхәт табып, шатланыр, дидем, бераз.
Яз да килде, тик алай да теләгәнем һич тә юк.
Якты язда да рәхәтем иртә дә юк. кич тә юк.
Көн буенча каты хезмәт итеп, китә дә хәлем.
Төнлә бераз хәл алыйм соң, дисәм дә. тынмый җаным.
Бер сәгать һәм бер минут та рәхәт гомер сөрмимен,
Төрле фасыл килсә дә. мин җан тынычы күрмимен!
Фәкыйрь халыкның патша Россиясе шартларындагы авыр тормышы «Дөньядан шикаять» исемле тәрҗемә әсәрендә хәтергә сеңеп калырлык образлар аша гәүдәләндерелә.
Карыйсың зур иәһерләргә , хосусән һәм Иделгә дә. — Гаҗәп фөрьяд тавышлары дәвам итә Иделдә дә.
Синең суың кеби инде, адәмнәрнең тулып ташты Ачы фөрьяд тавышлары, агып күп җирләрне басты.
Г. Чыкалый «Яхья» суфи» исемле проза әсәрендә иске мәдрәсәләрдә еллар буе гомер черетеп тә, бернигә дә ярарлык һөнәр, белем ала алмаган сакаллы шәкертләрне тәнкыйть итә. Алар хәер-садака каргасы булып көн күрергә мәҗбүрләр.
Г. Чыкалыйның тагын бер чәчмә әсәре «Гаффар агайның тормышы - дип атала. (Казан, 1912 ел). Әсәрнең герое Гаффар агай — ярлы халыкның дошманы Ул яз башында ярлыларга иген өләшеп, көз җиткәч, аны икеләтә түләтә, үз игенен бик арзан хакка урдыра, ялчыларын җәберли. Ахырда бу саран бай үзенең ак келәтендә, акча сандыгын кочаклап, утта янып үлә. Бу әсәрендә дә язучы хәрәм юл белән табылган байлыкның кешегә бәла китерүен күрсәтә.
Г. Чыкалыйның «Чын вәгъдә» исемле әсәрендә (Казан. 1910) хатын кыз азатлыгы мәсьәләсе күтәрелә. Әсәрнең герое Хәлимә әтиләре теләгән кешегә кияүгә чыгудан баш тарта һәм, үзе теләгән кешесенә ябышып чыгып, матур тормыш кора
Күргәнебезчә, Гариф Чыкалый 1910—1914 нче еллар арасында актив иҗат итә. Шул дүрт биш еллык эшчәнлеге дәверендә үз әсәрләре белән халык күңеленә өмет яктысы чәчә. 1914 нче елдан, ягъни беренче бөтендөнья сугышы башлаиганнан соң, Г. Чыкалыйның китап булып басылган әсәрләре күренми. Аның озак кына еллар тегүчелек һөнәре белән шөгыльләнүе билгеле. 1919—1921 нчө елларда Буа өязе халык мәгариф бүлегендә инструктор вазифасын башкаруы турында мәгълүмат бар. Искә алынган әсәрләренең кайберләре 1916—1919 нчы елларда берничә кабат басылып чыга Г. Чыкалый 1935 елда дөнья куя.
1905 ел революциясеннән соң әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан күп кенә әдипләребез мирасы белән беррәттән Г. Чыкалый иҗаты да өйрәнелүгә лаек. Аның әлегә табылмаган әсәрләре дә табылыр, өйрәнелер, һәм алар әдәбият тарихыбызны тагын да тулырак күз алдына китерергә ярдәм итәр дип уйлыйбыз