Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛНЕҢ САБАКТАШЫ


«1 Оренбург яклары акгвардиячеләрдән тулысынча азат ителүгә җирле
I 4^11 совет органнары халык хуҗалыгын торгызырга, мәгариф эшен юлга са ■^^““^^лырга керешә. Партия милли кадрлар тәрбияләүгә зур игътибар итә Шуның бер чагылышы буларак, элеккеге «Хөсәения» мәдрәсәсе татар халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә.
Имәнгул авыл мәктәбен тәмамлаган Гайшә Мөхәммәдиева 1921 елда шушы институтка укырга керә. Нәкъ шул елларда ук монда яшь шагыйрь Муса Җәлил дә укый Ул — институттагы җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче, комсомол оешмасының «күз өстендәге кашы».
Муса Җәлил бик күп яшьләрне тынгысыз комсомол эшчәнлегенә тарта. Яшь шагыйрь оештырган үзешчән сәнгать түгәрәгенә Гайшә Мөхәммәдиева да йөри кичәләр . дә шигырьләр укый.
Гайшәнең әтисе Камал ага Мөхәммәдиев укытучылык иткән, башта — авылда, соңыннан Оренбург шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Өендә шактый зур китапханәсе булган, анда рус һәм татар язучыларыиың китаплары, Көнбатыш һәм Көнчыгыш классикларының әсәрләре тупланган. Гайшә шул китапханәдәге әсәрләрне укыл, алардагы рухи хәзинәне үзләштереп үсә.
Татар халык мәгарифе институтында укучы яшьләр еш кына Мехәммәдиевлар квартирына җыелып, китап укыйлар, фикер алышалар. Үзешчән сәнгать түгәрәгенең репетицияләре дә шунда үткәрелә. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнәләр, җырлар җырлыйлар. Шулай итеп, Мөхәммәдиевлар өендәге очрашулар үзеннән-үзе әдәбият-сәнгать кичәсенә әверелеп китә. Студентлар арасында шигырь язып каләм тибрәтүче яшьләр дә. матур итеп җырлаучылар да, нәфис сүз яратучы һәвәскәрләр дә ачыла.
Муса Җәлил мондый мәҗлесләрнең түрендә булган, билгеле Ул үзе язган шигырьләрме укый, иптәшләрен яңа җырлары белән таныштыра Аларны яшьләр шундук ятлап ала. күмәкләшеп җырлый.
Ул елларда татар егетләре һәм кызлары арасында мандолина бик популяр булган. Гайшә ханым Мусаның бу инструментта оста уйнавын хәтерли. Ул үзе дә мандолинада яхшы уйнаган. Татар халык мәгарифе институтының актлар залында үткәрелгән кичәләрдә студентлар аларның чыгышларын яратып тыңлаган.
ҖӘЛИЛНЕҢ СДВЛКТЛШЫ ф
Институтның комсомол ячейкасы ул елларда терпе кичәләр, диспутлар, үзешчән сәнгать концертларын еш үткере. Бу чыгышларда, гадәттә, кыллы оркестр уйный. Ут йәрекле Муса аларны оештыруда ялкынланып йәри. Концертны да алып барыр ул, сәхнәдән шигырь дә укыр, кыллы оркестрда мандолинаны да соклангыч итеп чиертер. Студент яшьләр шуңа аны ярата, корыч бөртекләре магнитка тартылгандай, барысы да аңа елыша
«Муса без башкара торган бөтен эшләрнең башы да, җаны да иде,— дип искә төшерә Гайшә ханым Мөхәммәдиева.— Культура-масса эшләрен, концерт-кичәләрне аңардан башка үткәрүне без күз алдына да китермәдек».
1923 елда Муса Казанга китә рабфакка укырга керә. Оренбургтагы халык мәгарифе институтында калган яшьләр аның белән элемтәне өзми, цат язышып тора. Ә җәйге каникул вакытларында Муса туган авылына кайта. Шул чаклар инде яшьләр өчен бәйрәмгә әверелә. Алар бик еш очраша. Институтта бергә укып йөргән көннәрне искә төшереп, гадәттә, әдәби кичәләр үткәрәләр, шигырьләр укыйлар, җырлыйлар һәм. әлбәттә, мандолина чиертәләр...
Муса Җәлил киңәше белән Гайшә Мөхәммәдиева 1925 елда Казанга укырга китә. Күңеле күбрәк тарткан уку йортына — медицина техникумына керә. Җәлил, исә. рабфакны тәмамлап, Оренбургка кайта һәм комсомолның тынгысыз эшенә чума. Башта Орскида, аннары Оренбургта эшлң. Тагын ике елдан инде ул — Мәскәү дәүләт университетының әдәбият бүлеге студенты.
Гайшә Мөхәммәдиева, медицина техникумын тәмамлап, туган якларына кайта. Шагыйрь белән бүтән очрашмаса да. аның күңелендә комсомолец Җәлил кабызган рухи яктылык һәм балкыш гомер буе сүнми-сүрелми. Гайшә ханым, яшьлегендә бергә укыган Муса шикелле үк, җәмәгать эшләрендә ялкынланып, зур дәрт белән эшли, гражданлык бурычын фидакарь үти. Сугыш вакытында ул — медицина өлкән лейтенанты — Оренбургтагы госпитальләрнең берсендә хезмәт итә. Шунда оештырылган санитар-инструкторлар курсында йөзләрчә хатын-кызларны үз һөнәренә өйрәтә, алар шәфкать туташлары булып фронтка китәләр. Яралыларга булышканда Гайшә Мөхәммәдиева уз-үзен аямыйча эшли. Ул елларда аның исеме госпитальнең Мактау тактасыннан төшми.
1944 ел Кышкы зәмһәрирләр. Төннәрнең берсендә эшелоннан яралы сугышчыларны ташыганда, берничә тәүлек буе ял-йокысыз эшләүдән хәлсезләнеп һәм бик каты туңып, Гайшә Мөхәммәдиева аяктан егыла, һушыннан яза. Соңгы чиккәчә яралыларны кайгырта медицина өлкән лейтенанты. Шундый фидакарьлеге өчен ул берничә медаль белән дә бүләкләнгән.
Гайшә ханым Мөхәммәдиева 1961 елдан бирле хөрмәтле ялда. Врачлар кушуын тыңлап күченеп килгән шәһәрдә — Наманганда яши. Монда ул мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр белән очрашуларга йөри. Бу очрашулар аңа моннан күп еллар элек Оренбургтагы татар халык мәгарифе институтында үткәрелгән шау-шулы, истәлекле кичәләрне искә төшерәләр. Гомергә онытылмаслык Муса Җәлил белән очрашуларын сөйли. Шагыйрьнең аңа Казаннан язган күп кенә хатлары да бар. Муса Җәлилнең китапларында басылып чыксалар да. Гайшә ханым аларның төп нөсхәләрен изге истәлек итеп саклый.
Гайшә Мөхәммәдиевага илебезнең төрле өлкәләреннән хатлар бик күп килә. Яшь җәлилчеләр патриот шагыйрьнең тормыш юлын яхшырак белергә телиләр һәм бетмәс-төкәнмәс сорауларын яудырып кына торалар. Гайшә апа аларның барысына да җавап яза. Аның һәр хаты — Муса Җәлилнең яшьлеге турында язылган җанлы хикәят күңелнең иң түрендә сакланган онытылмас хатирә.