ЛЕССИНГ
Готхольд Эфраим Лессинг (1729—1781) — немей классик әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган мәгърифәтче язучы. Ул рухани семьясында туа Лейпциг һәм Виттенберг университетларында белем ала. 1760—65 еллардагы Җидееллык сугыш вакыйгаларын күргән һәм тирән кичергән драматург комедияләр(* Яшь галим*. *Минна фон Барнхельм*). трагедияләр (tMucc Сара Сампсон*. »Эмилия Галотти*). *Натан Муд-рый* исемле драматик поэма яза. Шулай ук дини аскетизмга каршы җырлар, эстетик һәм фәлсәфи темаларга күп санлы фәнни хезмәтләр авторы Лесине үз заманының зыялылары әхлакыннан усал көлеп язган мәсәлләре һәм эпиграммалары һәм мәсәл жанрының теоретигы буларак та (*Мәсәл турында уйланулар*) дөнья әдәбиятында киң билгеле әдип.
МАЙМЫЛ БЕЛӘН ТӨЛКЕ
— Җәнлек-җанварлар арасында ул булып мин кылана белмәгән берәр җан иясен әйтеп кара әле миңа? — дип мактана Маймыл Төлкегә.
Төлке аңа каршы килми.
— Ә менә син үзең шуны әйтә алырсыңмы икән: синең үзең булып кыланырга теләү нинди ахмак җәнлек-җанварның башына килер икән соң?
...Илем әдипләре!.. Шуннан да ачыграк итеп тагын нәрсә әйтеп булыр икән?
БҮРЕ ҺӘМ КӨТҮЧЕ
Бөтенесе рәттән сырхаулап, көтүченең сарыклары үлеп бетә. Шул хәбәрне ишеткәч, Бүре аның кайгысын уртаклашырга килә.
— Көтүчекәем, — дип сүз башлый, — синең шундый коточкыч авыр бәла кичерүләрең чынлап та дөресме? Бөтен сарыкларың да юкка чыккан бит. Нинди юаш-сабыр, матур һәм симез сарыклар? Мин шул хәтле кызганам ки, менә хәзер күземнән кайнар яшь коярга әзермен.
— Рәхмәт, Изегрим әфәнде, — дип җавап бирә көтүче. — Син бик олы җанлы икәнсең...
— Аның җаны, — дип сүзгә кушыла шунда көтүченең Гилакс исемле эте, — якыннарына бәхетсезлек килгәндә һәр вакыт шундый була диләр.
тәвә кошы
— Менә хәзер очып китәм мин! — дип сөрән сала шыксыз зур гәүдәле Тәвә кошы һәм бөтен кош халкы, ошбу гайре табигый тамашаны күрергә теләп, аның тирәсенә җыела. — Хәзер очам! дип кабат кычкыра ул, киң һәм озын канатларын җәя һәм, җилкәннәре инде күтәрелгән кораб сыман, әмма җирдән бер генә секундка да аерылмыйча алга ыргыла башлый...
Менә сезгә шагыйрь булмаган акылларның шигъри сурәте. Алар да бит озыннан да озынрак булган одаларының беренче юлларында үзләренең горур канатлары белән мактана башлыйлар, болытлардан, йолдызлардан да өскәрәк очып менәчәкләрен белдерәләр, ләкин барыбер җиргә... «тугры» булып кала бирәләр.
ТӨЛКЕ ҺӘМ БИТЛЕК
Моннан бик күп еллар элек бер Төлке сәхнәдә көлдерүче булып уйнаучы берәүнең эче буш, ә авызы бик зур итеп ачылган битлеген таба.
— Менә сиңа баш! — дип уйлана ул, битлекне әйләндереп-әйлән- дереп караган чакта.— Мие юк үзенең, ә авызы ишегалды хәтле зур! Берәр лыгырдык затның башы булмадымы икән бу?!.
...Тел тыя белмәүче ораторлар! Бернинди гаепсезгә теләсә кемне хөкем итәргә һәр вакыт әзер булган рәхимсез судьялар! Бу Төлке сезнең турыда әйтә түгелме?
КАРГА БЕЛӘН ТӨЛКЕ
Бер Карга, тырнаклары белән бик шәпләп кыстырып, шактый зур ит кисәге алып кайта. Аны, күршем мәчесе шуны ашап үлсен әле дип, ачулы бер бакчачы юри ташлаган икән.
Табышын тәмләп ашар өчен, Карга карт имән башына менеп кунаклый. Нәкъ шул чакны, кача-поса элдертеп, имән янына Төлке килеп чыга һәм, Каргага мөрәҗәгать итеп әйтә:
— Даннар яусын сиңа. Юпитер кошы!
— Син мине кемгә саныйсың? — дип сорый Карга.
— Ничек кемгә саныйм? — ди Төлке аңа җавабында сорау белән. — Әллә син Зевс кулыннан очып миңа ризык китерер өчен менә шушы имәнгә төшеп куна торган мәрхәмәтле Бөркет түгелме!..
Үзен бөркет итеп таныганга, карганың, әлбәттә, исләре китә һәм ул чамасыз куана. «Юк, Төлкене бу уеннан һич тә кайтарырга кирәкми!» дип уйлый ул.
һәм, күңеле кинәт йомшарып киткәнгә, үз авызындагы ит кисәген Төлкегә ташлый да горур кыяфәт белән каядыр очып та китә.
Елмайган йөзле Төлке итне шунда ук эләктереп ала һәм ниндидер үзенә бертөрле шатлыклы явызлык белән Ъшый да башлый. Әмма бу шатлык каты авыртуга әйләнә — агу үзенекен итә һәм төлке уфылдый да алмыйча җан бирә.
...Икейөзле һәм эчкерле ялагайлар, сезнең дә барыгызга, бүтәннәрне урынсызга һәм бушка мактауларыгыз өчен, шундый ’ агудан башка бернәрсә дә эләкмәсен иде. ■
КҮГӘН КУАГЫ
— Әйтче шуны, зинһар, ни өчен син яныңнан узган һәр кешенең киеменә чәнечкеләрең белән ябышасың? — дип сорый тал агачы Күгән куагыннан. — Нәрсә телисең син? Нигә кирәк ул кием сиңа?
— Бер ниемә дә кирәкми! — дип җавап бирә Күгән. — Нәрсәгә ул миңа кеше киеме. Мин аны бары тик ертырга гына телим.
САНДУГАЧ БЕЛӘН ТУРГАЙ
Күпләгән укучыларны түземсёзләп җиде кат күкләргә менеп очуны яраткан шагыйрьләргә нәрсә әйтергә? Бервакыт Сандугачның Тургайга әйткән сүзләрен кабатлау бик җитәр кебек: «Дустым минем, тавышыңны ишетмәсеннәр өчен шулай биекләргә менеп очасыңмы әллә син?»
ӘРЛӘН БЕЛӘН КЫРМЫСКА
— Әх, сез, хәсрәт җан Кырмыскалар! — ди икән Әрлән. — Нигә дип шулай җәй буе арып-талып эшләп тә кышлыкка чамасыз аз ризык җыясыз? Сез менә минем запасымны күрсәгез иде!
— .Синең запасың үзеңә кирәк ризыктан күбрәк икәнен без беләбез,—дип җавап бирә Кырмыска, — шуңа күрә дә кешеләр синең ояңны актарып, шунда җыйган бар ашамлыгыңны юкка чыгарып бик дөрес эшлиләр. Ерткычларга хас комсызлыгың өчен гомереңне бирергә мәҗбүрсең син!