Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАДӘТИ ИРТӘ


овхоз директоры Вәли Гаязович ниндидер бер аңлаешсыз күтәренкелек белән уянып китте. Үзен бер дә төнлә бөтен гәүдәсе ватылып яткан димәссең. Ул маңгаена, битләренә төшкән җылылыктан кояш чыкканлыгын сизде. Ләкин күзләрен ачмады, кояшны куркытыр кебек тоелды аңа. Бик тә кадерле иде шул кояш. Күпме көннәр җәфалады яңгыр. Сенаж салырга да, урырга да юньләп ирек бирмәде. Инде менә озын гомерле генә була күрсен, көн кичә аязды, бүген кояш елмая... Бөтен тәнгә ниндидер бер рәхәт җиңеллек,
кымырҗу таралган. Шулай да кымшанасы, хәтта күзләрне ачасы килми. Сәгать ничә икән? Әле иртәдер, кояш сүрән җылыта. Ул кояш төшкән күз кабакларының кызганлыгын тоеп берничә минут ятты да акрын гына күзләрен ачты.
Шундый да рәхәт булыр икән. Гәүдәнең авырлыгы бөтенләй сизелми дә кебек. Төшеп биисе килә. Тукта, нәрсәдән соң әле бу күңел күтәренкелеге? Ай буе чабып юллаган панельләр кайткандыр бәлкем? Шул каһәр төшкән панельләрне срогыннан алда кулга төшерә алмау аркасында сыерлар өчен комплексның беренче корпусын төзү күпме тоткарланды. Ниһаять, ул заводтан «әйе-» дигән хәбәр алды, урып-җыюга килгән автоколоннаның начальнигын кара таңнан барып эләктерде. Дәүләткә икмәк илтүче унбер машина панель алып кайтырга куелды. Чак кына өлгереп калды бит, чак кына! Бүген завод ремонтка ябыла. Аннары көт син аны панельне.
Чыннан да, шушы сәбәпчеме соң бу татлы изрәүгә? Әллә кояшмы? Тукта, ә ни өчен ниндидер сәбәпнең булуы мәҗбүри ди әле? Болай гына шатланырга ярамыймыни бәндәгә? Яшәүнең һәр көне зур шатлык түгелмени? һәм шушы мизгелдә Вәли Гаязович үзе өчен бер ачыш ясады. Гаҗәеп кызыклы да, зур да кебек тоелды аңа бу ачыш. Хикмәт шунда, кеше гомере буе яшерен бер хыял белән яна: үлгә^- тен бик күп еллар үткәч, терелсәң иде дә, дөньяга күз чите белән генә булса да бер карасаң иде, ди. Кешенең әнә шул теләген кипмедер канәгатьләндерергә теләптер инде, җирдәге тормыш тәүлекләргә бү
ленгән. Тәүлек — ул кеше гомеренең кечерәйтелгән копиясе, һәр иртәдә безне күпме үзгәреш, күпме яңалык каршылый! Кабат шашып яратасың, кабат үз-үзеңне онытып эшлисең, кабат арыйсың... Һәм кайнар уй-тойгылар вакытлыча сүнә — йокыга таласың... Ә иртән — тагын уяну — терелү шатлыгы. Яшәешнең бу гаҗәеп механизмы теге яшерен хыялның күпмедер дәрәҗәдә чынга ашуы түгелме?
Вәли Гаязович таң белән шундый ярым фәлсәфи, ярым романтик уйларга бирелүенә эчтән үз-үзен мактап та, үзеннән әз генә көлеп тә куйды. Ни әйтәсең, җиңел тәндә — җиңел уй. Шулай да каян туды соң бу очыну? Панель сәбәпче дияр идең, кирпеч белән эш пешмәде. Йөз мең кирпечне билгеләнгән сроктан ай ярым-ике ай алдан алу уен түгел шул. Кичә автоколонна начальнигы яныннан чыгу белән ашап та тормыйча Чаллыга җилдерде ул. Әмма планнары барып чыкмады, бүген тагын китәргә кирәк.
Ул сәгатенә күз төшерде. Әле бишенче генә иде. Айсылу изрәп йоклый. Чем-кара чәчләре җәймәгә таралып киткән, ап-ак муен, йомшак кына сөзәкләнеп төшкән түгәрәк иңбашлар... Вәли Гаязович аны шушы ак муеныннан үбәргә, иякләре белән кытыкларга ярата. Хәзер дә хатынына сокланып карап торды ул. Аннары әкрен генә аның өстенә иелде, иреннәре белән кайнар сулышын тоеп, кабат турайды. Шушындый татлы йокысын бүләргә кыймады. Баксаң, төнге берсез ятмагандыр әле ул. Кичә алар юньләп сөйләшә дә алма-дылар. Бик тә, бик тә арыган иде Вәли Гаязович. Арырлык та иде шул. Комплекска быел үлеп-җитеп булса да сыерлар кертергә кирәклеген озын көн буе кемнәргәдер исбатлап, кемнәргәдер ялварып, кемнәргәдер янап озын инстанцияләрне кичкәч һәм кулына тәкъдир каләме тоткан кешегә килеп җиткәч, барысы да чәлпәрәмә килде: әлеге кеше Мәскәүгә очкан булып чыкты.
— Иртәгә иртән кайтырга тиеш, — диде аңа озын буйлы, зәгъфран сары күлмәк кигән, иреннәрен җете-кызыл итеп буяган секретарь ханым. Аның гардин боҗрасыннан зуррак алкаларына, песи тарысының яшь яфрагы төсле озын алсу тырнакларына, өстәлдәге эре генә апельсинына күз ташлады да чыгып китте Вәли Гаязович. Шул хатынга әллә нишләп ачуы кабырды аның. Фуражкасындагы тузанны ялтыравык өстәленә кагасы килде. Тик кире юлга чыгын бераз суына төшкәч кенә ул үзен тирги башлады. Секретарь ханым бернинди каты сүз әйтмәде, елмаеп кына сөйләште, югыйсә. Чыгып киткәндә ул ханым белән саубуллашмады да, ичмасам. Гаеп йөз проценты белән Вәли Гаязовичның үзендә булып чыга түгелме соң?
Ашамыйча гына кузгалганнар иде, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, юлда ♦Волга»лары ватылды. Эт булып кайтып ишек шакыганда сәгать унике тула иде инде. Чите генә башланган бер бәлешне шофер белән икесе ялмап кына куйдылар. Аннан биш йөз километрдан артык юл йөреп кайткан Вәли Гаязович йокы бүлмәсенә кереп тахтага ауды.
...Вәли Гаязович төш күрде. Имеш, Айсылу белән Вәли өстәл янында чәй эчеп утыралар. Шул чакны капкадан әнисе килеп керде. Исәнләшмәде, дәшмәде, елмаймады, көлмәде — акрын гына килде дә уң кулын икесенең уртасына салды... Нәкъ шул чакта ул дерт итеп уянып китте. Сизелөр-сизелмәс кенә йөрәге чәнчеп алды. Күңе- П( н әллә нинди төпсез, бер генә секундка да китми торган хәвефләну биләде. Ул болай төшкә ышанмаса да, хәвефләнүнең сәбәпләре бар иде.
Аларның авылы совхоз үзәгеннән өч кенә чакрымда. Әнисе шунда ялгызы яшәде. Бирегә күчеп килеп, бергә яшәргә кыстап кара дыһар — туган нигеземнән аермагыз, диде. Хәтта яңа өй дә сал-
ФОАТ САДРИЕВ ф ГАДӘТП ИРТӘ ф
дырттырмады. Тели икән, яшәсен, диделәр. Беркөн, таш кебек йөргән җиреннән кинәт кенә йөрәге тотып, әнисе урынга яткан. Шуны ишетүгә, Вәли белән Айсылу кайтып та җиттеләр. Түшәктә ятып торудан башка әнисенең йөзендә бернинди авыру билгеләре күренми иде.
— Китәрмен, ахры, балалар, күңелем шулай сизә,—диде ул гадәти әйбер әйткән төсле. ~
— Юкны сөйләмә, әнкәй,— дип юаттылар аны Вәли белән Айсылу. — Эш күп, арыгансың гынадыр.
Әнисе хәлсез генә елмаеп куйды да болай диде:
— Кичә төш күрдем. Өчәүләп бәрәңге алабыз. Сез икегез казыйсыз, мин чүплим. Әллә каян гына әбиегез мәрхүмә килде дә сезнең белән минем арага кулын салды, мине сездән аерды да куйды... Китәргә хәбәр инде бу...
Вәли Гаязович көлде.
— Күргән бер төшкә ышана башласаң соң, әнкәй!
Ләкин әнисе җитди иде.
— Безнең нәсел алтмышны үткәч әллә ни яши алмый шул, улым, — дип, үкенгән сыманрак өстәп куйды.
Алар аны төрлечә юаттылар, әнисе тынычланды, йөрәкнең авыртуы да бетте, диде. Түр тәрәзәне ачтырды, Вәли үзен белгәннән бирле шунда үсеп утырган сәрби куакларына озаклап карап ятты.
Ул көнне Вәли Гаязович Казанга киңәшмәгә чакырылган иде. Шикләнерлек әйбер күренмәгәч, китеп барды. Икенче көнне трест, Совмин юлын таптап тагын көн үтте. Ул төнлә генә туры әнисе йортына кайтты, берни уйламыйча, әнисе инде аягына баскандыр, күчтәнәчләр белән чәй эчәр дип кайтты. Апельсин тутырылган зур полиэтилен капчыкны күкрәгенә кыскан хәлдә, әнисен куандырачагын уйлап, ашыга-ашыга ишек алдына кергәндә аның йөрәге нидер сизенде. Өйнең пәрдә тартылган тәрәзәләрендә гөлт итеп утлар балкый һәм үтә тын иде. Тик ул болариы юньләп күңеленә алырга теләмәде, төшенеп җитмәде, ниндидер вак, әһәмиятсез нәрсәгә санады. Инде күңелен утлы хәнҗәрдәй айкап ниндидер бер ачы нәрсә тышка ябырыла башласа да, Вәли Гаязович аны томалады, ирек бирмәде, чынга алырга теләмәде, чөнки ул коточкыч иде, аны өскә чыгарсаң, аның иң газиз, гомер буе үзен җылытып торган кешесе югалачак, тормышлары ятимләнәчәк иде. Бусагадан ул әнә шундый халәттә атлады.
Әнисенең караватына ак җәймә ябылган, аның астында җансыз гәүдә ятканы сизелә: баш турында мендәр батып кергән, борын очы төртеп тора кебек, күкрәгенә, гәүдәсенә аркылы итеп, агач саплы чалгы пычак куелган. Өй тулы карчык-корчык, хатын-кыз... Теге утлы хәнҗәр бөтен җанын көйдереп йөрәгенә кадалды һәм Вәли Гаязов1гч хәлсезләнүдән ишек яңагына сөялде. Шул чак кыйшайган капчыктан бер апельсин төшеп китте һәм түргә таба тәгәрәп, әнисе-нең караваты янында торган артсыз урындык аягына сыенып туктап калды. Барысы да тын да алмыйча шуңа төбәлделәр. Әйтерсең лә бу минутта дөньяда шул апельсиннан да мөһимрәк нәрсә юк иде... Аннары әнисенең йөзен ачтылар һәм ул сабый бала кебек кычкырып елап җибәрде, кдәнгә дөпе-дөпе апельсиннар коелды...
Бүген әни каберенә барырга кирәк дип уйлады Вәли Гаязович. Чаллыдан иртәрәк кайтырга да, бернигә карамастан барырга. Үлә- ренә бер атна кала гына әнисе ак балчык белән сылаган өе күз алдына килде. Балчык стенада бармак эзләре... Кайбер урыннарда ул эзләр тирән булып төшкән, кайбер җирдә исә иркәләп сыпыргандай йомшак, сизелер-сизелмәс кенә. Әлеге әзләргә карагач, Вәли Гаязович-
ның күз алдына өнисенең җылы куллары — гомер буе чүп утаган, урак урган, печән чапкан, бәрәңге алган куллары килә. Шул куллар кайчандыр аның аркасыннан сөйгән, иркәләп чәчен сыпырган иде бит... Шуңа күрә өйне сатмады да, сүтмәде дә Вәли Гаязович. Газаплы авыр чакларында ул шунда кайта, сәрби агачлары каплаган өй артына чыгып, нигез буендагы көлсу туфракка утыра, теге эзләрне бармаклары белән иркәли, әнисенең җылы кулларына кагылган кебек була. Эзләр инде юкка чыкты, ә менә әнисе сылаган балчык исә шактый купшакланса да, әле һаман тора. Бу аның өчен иң кадерле истәлек.
Торырга вакыт. Сәгать җидедә кузгалырга кирәк. Нибары ике сәгать вакыт калып бара. Ул тахтадан тавыш-тынсыз гына төште дә майка-трусиктан килеш залга чыкты. Буялмаган нарат идәнгә ялан аяк басуы рәхәт иде. Трельяж яныннан үткәндә туктап калды. Я, ходай, шушы да булдымы совхоз директоры! Гәүдә дисәң гәүдә, корсак дисәң корсак юк. Кара инде бу сыйракларны! Җитмәсә ботта чәүкә ояларлык чокыр. Немец кыйпылчыгының эзе. Ул ашы- га-ашыга көзгедән читкә тайпылды һәм зәңгәр трикосын киде. Картайдың, Вәли. Ике потлы герне сыңар кулы белән ут уйната торган чүкечтәй Вәли юк инде хәзер.
Аның йөрәге кискен генә чәнчеп куйды. Ул хәрәкәтсез катып калды. Бәлкем әнисенең Айсылу белән ике арага кул салуы юкка гына булмагандыр? Сүзләре дә истән чыкмый: «Безнең нәсел алтмышны үткәч әллә ни яши алмый шул, улым...» Моны әнисе нигә генә әйтте икән? Шуңарчы эшлисе эшләреңне төгәллә диюе иде микәнни? Юк, җитте, пенсиягә китәргә вакыт. Бераз эшлә диючеләр булыр ул. Ләкин йөрәк болай шаяргач буламы соң? Ул трест әһелләренә дә, район җитәкчеләренә дә шушы сүзләрне әйтте. Бүтәнчә җае да юк иде. Врач кат-кат кисәтте: тынычлык, җиңелчә физик хезмәт, диде. Икенче төрле әйткәндә, өйдә яту була. Түшәмгә төкереп ятмас иде әле ул! Их, ярата Вәли Гаязович җирдә казынырга, сал кынча туфракны бармаклары белән актарырга! Тирә-юньдә бер итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерер иде, дүртесе дүрт җирдә оя корган малайла-ры, кызлары янына барып-кайтып йөрер иде...
Пенсиягә чыгарга тугыз көн генә калды. Әллә шуңа ашыгуы, быел яздан бирле эләктерә дә ала, бөгә дә сала бу йөрәк. Мондый чакта аның аксыл юка иреннәре тагын да кысылалар, уң каш очыннан киң маңгаена күтәрелгән тирән җыерчыгы тирәнәя... Гомер елгасы салган бу ерганакның кайчан барлыкка килүен дә хәтерләми Вәли Гаязович. Сугыштан яраланып кайтканда бар иде инде ул. Шул елдан бирле совхоз директоры. Әйтергә генә җиңел, ә җилкәң белән күтәрә, күкрәгең белән яра башласаңмы!.. Күпме сулар акмаган да, күпме җилләр исмәгән. Ул дәвердә кемнәр генә гүргә кермәде дә, кемнәр генә туып, үсеп җитмәде. Ә Вәли аксаклап чапты да чапты, дөнья куды. Сугыш кырында, ят җирләрдә мәңгегә ятып калган газиз әтисе, ике абыйсы өчен чапты. Дошманга үзебезнең кем икәнлегебезне, беркайчан да баш имәслегебезне күрсәтер өчен үҗәтләнеп чапты. Күзләренә кайнар яшь булып тулган нәфрәткә, әтисен һәм абыйларын югалту ачысын беркемгә дә күрсәтмичә ялгызы йотып чапты. Шуңа-дырмы, үтә усал, каты куллы булды. Коңгырт бөдрә чәчләре сирәгәйде, дөя йоны кебек төссезләнде, сугыштан кайткандагы таза, базык ир-егет сизелеп ябыкты. Әмма көнен-төнен онытып һаман да чаба бирде.
Чыннан да, җиткәндер, Вәли. Синең бит бәйгедә йөрәге ярылып.• халык диңгезе уртасына ухылдап ауган һәм кешедән дә кызганычрак ыңгырашып җан биргән аргамакны үз күзләрең белән күргәнең бар...
ФОАТ САДРИЕВф ГАДӘТИ ИРТӘ ф
Ә турысын гына әйткәндә, һич кенә дә китәсе килми аның. Соңгы вакытларда бу хис аны бик тә борчый иде. Утыз елдан артык бөтен гайрәтеңне, сәламәтлегеңне биргән олы хуҗалыкны ташлау, ай-һай, авыр икән! Совхоз аның шатлыгы да, күз яшьләре дә, бөтен тормышы да. Сәламәтлеге булса, комплексның беренче корпусын бетерми китмәс иде. Йөрәкне иң яндырганы шул. Төзүчеләр бетерәбез, диярләр, төзелеш буенча урынбасар Гайнетдинов, гадәттәгечә, йомшак кына басып, ашыккан кыяфәттә йөри бирер, ә эш шулай сузылыр, сузылыр һәм калыр кебек. Аннары стадион борчый. Комсомол җыелышында быел өлгертергә сүз биргән иде Вәли Гаязовнч. Гөрләтеп кул чапмаган булсалар да, сүзендә торыр иде. Тукталды стадион. Бөтен көчне, бөтен материалны комплекс суырды. Яшьләрнең күзенә ничек карарсың? Берәр озын чәчлесе: «Пенсиягә китәсе булганга гына вәгъдә биргәндер ул»,— дип тә җибәрсә... Тагын бер хыялы кала — халыкның шәхси малларын бергә җыеп асрауны башлады, тик төгәлли алмады. Аннары... Хәер, күп инде ул андый кул җитмәгән эшләр!
Ишекне ачып чыгуга верандадан ук борынга өлгергән кыяр, чия, карлыган, яшь алма исе бәрелде. Күк йөзе чалт аяз. Йортның урам тәрәзәләре кояш чыгышына карый. Шуңа күрә веранда ягында төшлеккә кадәр салкынча күләгә тора. Вәли Гаязович ишегалды ясамады. Йортның әйләнә-тирәсе бөтенләе белән бакча: анда җиләк-җи- меш агачлары үсә, шулар арасында кыяр, помидор, суган түтәлләре, бәбкә үләне, ромашкалар...
Урам яклап кояш инде шактый кыздырса да, баскыч төбендә салкынча иде әле. Вәли Гаязович аягына галошлар гына элде дә кояшлы урынга атлады, үзе аеруча яраткан әнис алмагачын әйләнеп чыкты, вакытсыз коелган берничә алманы кулына алып карады. Аннары тар сукмак буйлап бакчаның түренә үтте, чалбар балакларына сырпаланып калган ромашкаларның ап-ак таҗлары сизелер-сизел- мәс кенә тирбәлештеләр. Вәли Гаязович тирән итеп тын алды, борынына, сулыш юлларына йомшак-ачкылт хуш ис килеп керде.
...Бераздан ул сул кулын биленә салып урамнан атлый иде инде. Алгарак иелгән гәүдәсе, уң кулын кызу-кызу селтәве нәрсәнедер ярып-аралап баруны хәтерләтә. Көлделәр, әйтеп карадылар, үзе күпме тырышты — тәки шушы гадәтен ташлый алмады Вәли Гаязович. Кулларын кесәсенә тыгып йөреп тә карадЫ — барасы җирен буташтырды, кая ник килгәнен оныткалады. Шулай итеп, гадәт җиңде, аңа күнектеләр.
Капкадан чыкканда ук күңеленең кайсыдыр бер почмагында канәгатьсезлек уяна башлады һәм адым саен үсә барды. Ниһаять, моның сәбәбен аңлады: өйдә нидер онытылып калган булырга тиеш. Нәрсәсен онытты соң ул? Хәтеренә төшерә генә алмый бит, әй. Ул инде адымнарын бөтенләй акрынайтты һәм туктап ук калды. Әллә Чаллыга алып китәсе документларын оныттымы икән? Вәли Гаязович кабаланып күкрәк кесәләрен актара башлады. Бусы акча, бусы адреслар блокноты. Бусы... Ах, шайтан! Олы малае Илдуска яза башлаган хат һаман бетмәгән килеш кесәдә йөри икән ләбаса! Озак язылды бу хат. Ай тула торгандыр. Юк, вакыт җитмәүдән түгел. Илдус хәрби самолетлар сыный. Узган җәй катастрофа була язып берничә ай больницада ятып чыккан иде. Шуннан бирле Айсылу һәркөн сүз чыгара: баланы харап итәбез, бу эшен /ашларга үгетләп хат языйк, ди. Хат саен Илдусның хатыны да шуны үтенә. Аларның ялваруына түзә алмыйча, шуның белән бергә Илдусның әлеге хәтәр эшеннән китүен үзе дә теләп, хат яза башлаган иде ул. Ничәне язып ертты икән? Айсылуга да укып күрсәтте, салам диде, ә салмады. Нидер тыйды аны. Әлеге хатларны яза торгач, соң син, карт тиле.
гомер иткән кеше шундый хат язарга тиешме офицер малаеңа дип сүкте ул ахырда үз-үзен. Сиңа кадерле булган бала башкага кадерле түгелмени? Ә кемнең газизе сынарга тиеш ди ул реактив самолетларны? Әллә НАТО штабы берәр очучысын җибәрерме? Һәм ул тегеләренә бөтенләй капма-каршы рухта бүтән хат яза башлады. Хатны бүген төнлә йокламыйча булса да төгәлләп салырга кирәк. Бүген- ♦ нән калдырырга ярамый. Вәли Гаязович хатны иң өскә салып куйды... ~
Тагын нәрсә соң? Барлык документларын алган, һәммәсе дә тәртиптә. Ә шулай да нидер борчый аны. Онытылса, кадалыплар гына китсен инде! Вәли Гаязович сул кулын биленә салды да адымнарын кызулатты. Менә үзәк урамның асфальт тротуарына да басты... Тукта, бу ни лаштыр-лыштыр килә соң әле. Шул чак аның күзе аякла рына төште: я, ходаем, чуман кадәр ике галош аяк очына чак эләгеп торалар! «Ах, анаңның койрыгы!» — дип, бик ачуы килгән чакларда гына әйтә торган сүзләре ычкынды.
Муеныңа галстук такмаган булсаң бер хәл иде әле. Вәли Гаязович бур кебек куркынып тирә-ягына күз ташлады — бәхетенә, якында беркем дә юк иде. Ул бәбкә үләне белән капланган эт тыкрыгына (аны халык тар булганга һәм кеше йөрмәгәнгә шулай атый) кинәт Z- борылды да, башын аска иеп, өенә лаштыр-лыштыр элдерде. Юл буе ° үзен-үзе тиргәде. Берәрсе күрсә, дивана диячәк, валлаһи. Склероз е шушы инде, картаю шулдыр. Җитте, Вәли. Заманында чаптың, инде кеше көлдермә. Ял кирәк, ял. Карар бик дөрес кабул ителгән.
Ул туфляларын киеп дирекциягә якынлашканда инде алтынчы ярты булып килә иде. Аны ишек төбендә җиде-сигез әрмән каршылады. Директор белән барысы да бердәм исәнләштеләр, ә бригадирлары килеп кул бирде.
— Хәерле иртә, Вәли Гаязович!
— Исәнме, Григорян.
— Сез алдады,— диде Григорян үпкә белдереп.
— Ничек алдадым?
— Алдады. Сказали панель будет. Йок панель.
— Ничек юк? — Вәли Гаязович тавышын күтәргәнен сизми дә калды.
— Йок и все.
— Алып кайтмалылармыни?
— Йок.
Вәли Гаязович берни дә аңламады. Панельнең кайтмый калуы мөмкин түгел иде.
— Панель бар, китерерләр. Эшли торыгыз.— диде ул.
Бригада шаулашып комплекска кузгалды.
Ул тиз-тиз атлап икенче катка күтәрелде. Болар нидер бутыйлар. Кайтырга тиеш панельләр. Кабул итү бүлмәсеннән узганда ул тагын көзге каршында туктап калды. Ничек кырыс карыйлар бу яшькелт күзләр. Тирәләрендә вак-вак җыерчыклар күбәйгән. Кызларны һуш тан яздыра торган йомшак караш, һәр вакыт шуклык-шаянлык белән нурланып торучы күзләр юк шул инде. Алар хәзер озакка сузылган зилзиләдән соң тынып калган диңгез төсле... Картайдың, Вәли. Ният ләгән эшләрең дә барып чыкмый башлады. Әгәр, чыннан да, панельләр кайтмаган булса? Ул чакта бөтен планнарның асты өскә килә чәк. Үзенчә барысын да хәл иткән кебек иде бит. Әллә аңа шулай тоелган гынамы? Әллә берәр нәрсә онытылганмы?
Ишекне ачкан гына иде, телефон тавышы ишетелде.
— Тыңлыйм, Әкмал Әнвәрович.
Ул трубканы колагыннан алмыйча гына аппарат ягына иелгән хәлдә өстәлне әйләнде һәм урындыгына утырды. «Сөт турындадыр, артка тәгәрәдек, бүтәнгә булмас»,— дип уйлады ул сводка кенәгәсен ачып. Тәрҗеманов тегесен дә. бусын да сорашты. Аның ни сөткә, ни уракка, ни төзелешкә тәфсилләп тукталмавыннан тел төбендә башка нәрсә ятканлыгы ачык иде. Көмеш чәчле, тирән җыерчыклар белән капланган ап-ак чырайлы бу кешене Вәли Гаязович чын йөрәктән хөрмәт итә. Күп еллар бергә эшләгәнгә генә түгел, кешелеклелеге өчен хөрмәт итә ул аны. Әле бүгенгедәй хәтерендә: әнисенең үле гәүдәсе янында сабый бала кебек үксегәндә җилкәсендә кемнеңдер авыр кулын тоеп борылып карады һәм аптырап китте — артында Тәрҗеманов басып тора иде. Шул төнне ул Вәли Гаязович белән бергә утырып уздырды, икенче көнне күмешергә дә килде.
— Яра-ар. алайса-а,— диде Тәрҗеманов тавышын бик нык сузып.— Урак та үтәр, кышы да килеп җитәр. Истә чакта сөйләшеп куйыйк әле, сине хөрмәтләүне алтмыш яшең тулган көнне эшлибезме, әллә креслоңны тапшырган көнне генәме?
Кара син аны, карт төлкене! Вәли Гаязович елмаеп куйды.
— Ул көннәрнең аерылмаячагын сезгә әйттем кебек мин.
— Бер ел көтәм дисең инде, алайса.
— Юк, тугыз көн.
Тәрҗемановның авызы чәпелдәгәне ишетелде. Ул нидән дә булса канәгать булмаса, шулай итә иде.
Шул чак ишек ачылды, совхозның баш бухгалтеры Рәхпмов күренде. Аны Вәли Гаязович бүген Чаллыга алып китә. Шоферына иртүк әйтергә кушкан иде. Бухгалтер артыннан рабочком председателе Калимуллин, төзелеш буенча урынбасар Гайнетдииов, баш агроном Ленар Маликов һәм пенсионер Закир ага керде. Бүлмә өзек-өзек әйтелгән сүзләр, урындык шыгырдаган тавышлар белән тулды. Гайнет- динов директор өстәленә «Т» хәрефе ясап куелган озынча өстәл буена Вәли Гаязовичка яны белән утырды. Калган өчесе кояш якка караган зур тәрәзәләргә арка биреп урнаштылар. Өчесенең дә җилкә, баш шәүләләре идән буйлап сузылды.
Ниһаять. Тәрҗеманов сүзен дәвам итте:
— Авызыңны да ачма. Елны төгәллибез әле. Аннары шаулатып- гөрләтеп озатырбыз.
— Булмый, Әкмал Әнвәрович. Инфарктның уен түгеллеген син яхшы беләсең. Больницадан качып кына йөрү.
— Зарланма. Икебез ике тастымал тотып көрәшергә чыгыйк, валлаһи дип әйтәм, син җиңәсең.
Вәли Гаязович бер секундка үзләренең тирләп-пешеп көрәшүләрен күз алдына китерде, кызык булып китте.
— Юри егылыр идегез бугай...
Ул башын өстәлгә иеп иреннәрен кысты, елмаюын яшерергә тырышты, йөзе бурлаттай кызарып чыкты, әмма тыела алмады — пырхылдап куйды. Гомере буе тойгыларын кешеләр алдында тыярга, йөгәнләргә гадәтләнгәнгәме — ул бервакытта да җәелеп торып көлми, соңгы чиккәчә түзәргә тырыша иде.
— Димәк, элек әйткәнеңчә — архивка? — диде Тәрҗеманов.
— Башкача булмый.
— Тузан басмасмы?
— Себереп, селкеп торырсыз әле.
Тәрҗеманов хушлашып трубканы куйды.
Вәли Гаязович каршысында утырган Гайнетдиновка төбәлде. Ул, гадәттәгечә, шикәрдәй ак нейлон күлмәктән, җете кызыл галстук-
тан, стрелкаларына кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән зәңгәр чалбардан иде.
— Панельләр белән ни булды? — диде директор.
— Булмады, барысы да кайтты.
— Алайса, нишләп аларны Григорян күрмәгән?
— Григорян?
— Панельләр юк ди бит.
— Белмим, алайса...
— Ничек — белмисең? Үзең бушаттырмадыңмыни?
— Хантимергә әйттем.
Вәли Гаязовичның йөзе тәмам бозылды, борын яфраклары дерелдәп куйды.
— Ник үзең бушаттырмадың?
Ул усал карашы белән Гайнетдиновның кабак астына яшеренгән күзләренә кадалды. Әмма урынбасар башын аңа таба әз генә борган килеш тып-тыныч калды.
— Районга бардым. Колхозара төзелеш бүлегенә керергә кушкан идегез бит.
Г чректорның урындыгы шыгырдап куйды.
— Соң анаңның койрыгы!
• — Әллә, ялгышып, дуңгызчылыкка илттеләрме икән?
— Урынын да күрсәтмәдеңмени?
— Сез әйткән җиргә бушатырга куштым.
Вәли Гаязович телефоннан дуңгызчылык фермасын җыйды.
— Гарипов, исәнме? Кичә сезгә панель бушатмадылармы? Белеп әйтәсеңме? Аңлашылды...
Ачу белән ыргытылган трубка телефон аппаратына шартлап килеп утырды. Бүлмәдә күңелсез тынлык урнашты.
— Хантимерне алып кер. Хәзер үк!
Гайнетдинов ашыкмый гына чыгып китте. Вәли Гаязович бүл- мәдәгеләргә күз төшереп алды. Кәлимуллин борчулы кыяфәттә Закир абыйга нидер аңлатып маташа иде. Директорга да әллә ничек итеп карап куйды. Гел башын иеп йөрүче бу кешегә ни булгандыр — белмәссең.
— Ни йомыш, Закир абый? — диде ул пенсионерны шул гомер көттерүенә кыенсынып.
— Үзебез салкын суы, кайнар суы краннан килеп тора торган йортларда яшәсәк тә, Чаллы дигәннәрен дә бер күреп кайтасы килә бит, Вәли Гаязович. Үзегез белән алып барып кайтмассызмы дигән идем.
Директор елмаеп куйгандай итте.
— Аңа гына булса, барырсың...
Уе белән һаман панельләрдән аерыла алмый иде әле ул. Чаллыга киткәнче тагын нәрсә генә хәл итеп була соң әле?
— Теге участокны бетердегезме?
Кисәк бирелгән бу сораудан агроном Ленар Маликов утырган урынында яшь тал кебек чайкалып куйды.
— Аңа ике-өч көнсез комбайн кертерлек түгел...
— Менә сиңа мә! Агроном хәтле агроном боерыгыңны үтәмәсен инде. Бер караганда көләч, икенче караганда кара коелып йөрүче бу егет беренче көннән үк Вәли Гаязович өчен табышмак булды. Быел яз килде Ленар Маликов. Ул ишектә күренүгә Вәли Гаязович сискәнеп китте. Агрономның колгадай озын буе, эчкә яшеренгән зур зәңгәр күзләре, алгарак чыгып торган киң ияге аңа бер егетне хәтерләтте. Ул егет Вәли Гаязовичны дошман пулясыннан үз гәүдәсе белән каплап һәлак булды. Ленар Маликов шул солдатка бер тамчы су төсле охшаш иде. Шуңадырмы, беренче очрашудан ук
7 «к У.» м 5. 97
ФОАТ САДРИЕВ ф ГАДӘТИ ИРТӘ ф
Вәли Гаязовичта аңа карата яшерен симпатия уянды. Тик эшләвенең беренче атнасында ук яшь агроном үзенең бик үзсүзле һәм дертләп кабынучан булуы белән күпләрдә тискәре фикер тудырды. Иң элек ул теге яки бу культура өчен чәчү мәйданы дөрес билгеләнмәгән, үзгәртергә кирәк, дип Вәли Гаязовичка килеп керде. Аңлаша алмадылар. Агроном директорга аяк терәп каршы торды. Ахырда дулап район авыл хуҗалыгы идарәсенә китте. Анда баш агрономның чак кына якасыннан алмаган. Өч көн дәвам иткән шау-шудан соң. планга барыбер күпмедер үзгәреш керттеләр. Димәк, Маликов юкка чәпчемәгән булып чыкты. Инде шушыннан соң симпатия арта гына башлады дигәндә, агроном чәчү буенча югарыдан бирелгән рекомендацияләрнең һәрберсен үзенчә җимерә башлады. Аз гына арада барлык белгечләр белән конфликтка кереп бетте. Яшьлек дуамаллыгымы бу? Үзен күрсәтергә теләүме? Беркемне дә санга сукмаумы? Әллә институтта алган белемнәрен чын- чынлап, үзе белгәнчә, үзе теләгәнчә кулланырга омтылуымы? Әлеге сорауларның берсенә дә әле җавап таба алган юк Вәли Гаязовичның. Ләкин шунысы ачык, агроном төрле яклап мушкага алынган иде.
Вәли Гаязович аңа сынап карады.
— Кичә мин нәрсә дигән идем?
— Комбайн кертергә куштыгыз...
— Кушкач?
— Мин басуны аркылыга-буйга йөреп чыктым — тигез өлгермәгән.
Ул кесәсеннән бер уч башак алып директор өстәленә салды. Вә ли Гаязович «ә» дә димәде, «я» дә димәде. Чөнки ни әйтсен, басуда соңгы вакытта үзенең булганы юк, бүлекчә агрономы Сабировка карарга кушкаң иде. Ул: өлгергән, иртәгәдән суктырырга кирәк, диде. Вәли Гаязович гомер буе агроном булып эшләгән кешегә ышанды. Әллә басу читеннән генә караганмы картлач? Директор башаклардан' бөртекләрне алып, тырнагы белән баскалап-баскалап карады. Әгәр мондый урыннар күп икән, әлбәттә, иртәрәк. Ул бер нәтиҗәгә дә килергә өлгерми утырганда, бүлмәдә баш зоотехник Котдус Мир заяновның мәгарәдән чыккандай көчле тавышы яңгырады.
— Исәнмесез. Гафу итегез, бер генә минутка.
Мирзаяновның ашыкмаган чагы юк. Шуңа күрә кайчан гына булмасын — утырыш барамы, бик җитди җыелышмы — аның теләсә кая бәреп керүенә күнегеп беткәннәр. Ишеге ярым ачык калды, өч атлауга ул Вәли Гаязович янында иде инде.
— Берсекөнгә трестка семинарга чакыралар, — диде ул, телефонограмма сузып. — Барырга булса, иртәгә китәргә туры килә.
Вәли Гаязович телефонограмманы ашыгып кына укыды, «обеспечьте» дигән сүзнең «ч» хәрефеннән соң кызыл карандаш белән йомшаклык билгесе төшерде. Зоотехник авыз эченнән гөрелдәде:
— Ашыгыч алынды...
— Ә мин берни дә әйтмим бит, Котдус.
— Аннары сыерларга ике йөз грамм булса да фураж арттырырга иде. Сводкада унбишенче урынга тәгәрәдек...
Вәли Гаязовичның иреннәре дерелдәп куйды. Моннан соң директордан уңай сүз чыкмасын һәркем яхшы белә иде. Ахры, шуңа күрә, зоотехник уңга рак янтайган кебек булды. Алар икесе дә нәрсәдер әйтергә теләп авыз ачмакчылар иде, шул чак телефон шалтырады.
— Нихәл, әтисе? — Аның йомшак кына көлгәне ишетелде. Вәли Гаязовичның тәненнән бер җылы агым узды. — Көтәм. Сама- вар белән икебез зарыгып көтәбез.
— Унбиш минуттан, — диде Вәли Гаязович хатынына, ягымлы булырга тырышып, һәм трубканы куеп зоотехникка борылды.
— Фуражга исәп тотма, Котдус. Нокта фуражга. Егетләр белән фикерләшегез, тәкъдимнәреңне иртәгә планировкада әйтерләр. Ә семинарга килгәндә... барырга кирәк.
Зоотехник кергәндәгедән дә зуррак итеп ике атлады да юк бул- ♦ ды. Вәли Гаязович тагын башакларны кулына алды. Сортлы бодай... Ике-өч көн көтәргә. Ышанып әйтәме соң ул моны? Бу минутта директор өчен шушы сорауга дөрес җавап табу сортлы бодайга караганда мөһимрәк иде. Ахыргача тора алырсыңмы, егеткәй?
— Директорга буйсынмыйм, дисең инде, агроном?
Ленарның бугаз төене хәрәкәтләнеп куйды.
— Әгәр алдан суктырсак, орлыкның яртысы гына чәчәргә яраклы булачак.
— Син иртәгә тагын яңгырлар башланмас дип уйлыйсыңмы?
— Аны түкми-чәчми урып-җыюны мин үз өстемә алам.
— Үкенмәссеңме?
— Үкенмәм!
— Ә мин тагын бер уйлап карарга киңәш итәр идем.
Бу юлы агроном дәшмәде. Тынлыкны Гайнетдинов белән Хантимернең» керүе бозды. Гайнетдинов баштагы урынына үтте, тегесе ишек янында басып калды. Совхозда Хантимерне кыска буйлы булганга Хантиметр дисәләр, бераз «төшерергә» яратканы өчен Ханти- литр дип йөртәләр. Аның чырае — кып-кызыл һәм каз мае сөрткәндәй ялтырый, шуңадырмы — анда сакал-мыекның әсәре дә юк. Гадәттәгечә, пожарныйда эшләгән вакыттан калган гаять зур размерлы галифеен кигән. Аның да төбе тезгә кадәр асылынып торганлыктан, нык кыршылып шомарган, төссезләнгән иде.
— Утырыгыз, — диде Вәли Гаязович, тыныч булырга тырышып.
Хантимер кыска тәпиләрен бөгеп ишек янындагы урындыкка түнтәйде.
— Сезгә кичә панель бушатырга әйтелгән идеме?
— Әйтелде...
— Бушаттыгызмы соң?
— Эш көне беткән иде бит инде.
Гайнетдинов бармак янап куйды:
— Алдашма, ярты сәгатьтән артык вакыт бар иде әле.
— Шул арада җитешеп була идеме соң? Мин татарча әйттем: бушатмыйм дидем.
— Ә мин бушатырга куштым.
— Сәгать чыккач, телим — эшлим, теләмим — юк. Закон бар,— бу сүзләрне ул туп-туры директорга карап әйтте.
♦Нишләп соң әле ул Гайнетдинов белән сөзешәсе урында мөгезләрен миңа бора? Моның нигезендә нәрсә ята?» Вәли Гаязович менә шушы нәрсәгә һич тә төшенә алмады.
— Соң шуннан? Ә машиналар? — диде ул, тыныч калырга ты- 'РЫШЫП.
— «Урожай»га киттеләр.
Директор ашыгып бөтен гәүдәсе белән уңга — тумбочка өстендәге телефон аппаратларына борылды. «Урожай» колхозы председателен алды.
— Шамил Хәрәвиевич? Хәерле иртә. Кичә сиңа панельләр килдеме?
— Килде.
— Бушаттыгызмы?
— Әлбәттә. Әллә бер бер хәл бармы?
— Заводтан без алган панельләр иде бит алар.
сьш metfvj ♦niiidB’vT Ivo*
— Ә мин белмәдем. Ялгыш икән — алып китәрсез...
— Калсыннар. Эш бөтенләй башкада.
— Вәли Гаязович, миңа ачуланасыз, ахрысы?
— Юк...
Сөйләшү шуның беләк тәмам булды.
Вәли Гаязович керфек тә какмыйча билгесез бер ноктага төбәлеп хәрәкәтсез калды. Ул күз чите белән генә Гайнетдиновка карап алды һәм аның йөзендә ниндидер шатлык галәмәтенә тап булды. Әллә ялгышамы? Шуңа ныклап ышану өчен башын боруга. Гайнетдинов җнтди-кайгыртучан кыяфәт алган иде инде. Ләкин шул мизгелдә Вәли Гаязович Гайнетдинов белән Хантимернең, бер- берсенә карап, сизелер-сизелмәс елмаюын абайлап калды. Гайнетдинов карашын яшен тизлегендә читкә күчерде, тегесе исә астыртын елмаюын тиз генә җыярга өлгерми калды... Менә эш нәрсәдә. Димәк, болар икесе бергә аны мәче тычканны уйнаткандай уйнаталар. Ул ачуыннан сикереп торды, яңадан утырды, аннары Кәлимуллин- га карап:
— Бу бит оста кранчы... Ни әйтәсең? — диде.
— Җыелышта тикшереп тә туйган инде, Вәли Гаязович, — диде Кәлимуллин, тагын нидер өстәргә җыенды — өлгерә алмады.
— Бүген үк рабочкомда аны кранда калдыру-калдырмау мәсьәләсен карарга кирәктер, минемчә.
— Анысын карарбыз...
— Сезгә чыгарга мөмкин, — диде Вәли Гаязович Хантимергә.
Хантимер бер сүз дә әйтмәде, ишекне дөпелдәтеп ябып чыгып китте.
— Я, Гайнетдинов, нишлибез? Завод ай ярымга ремонтка ябылды.
— План буенча комплексның беренче чираты декабрьда гына файдалануга бирелергә тиеш иде бит әле. Без болай да дүрт айга алда барабыз.
Гайнетдинов берни булмагандай утыра. Әнә ул күлмәгенең җиң очындагы нечкә кара сызыкны баядан бирле тырный: тукымага нәрсәдер ябышкан, күрәсең дә, аның өчен бу минутка шуннан да мөһимрәк нәрсә юк иде.
Тынлыкны бозып, Кәлимуллинның дулкынланулы тавышы ишетелде :
— Вәли Гаязович, бер генә сүз... — ул урындыгыннан күтәрелде.
— Сабыр, — диде аңа директор кырыс кына. Аннары Гайнетдиновка төбәлде.
Гайнетдинов, күлмәген тырнаудан туктап, башын директорга борды. Зур театрларның бәрхет пәрдәләрен хәтерләтә торган шешенке күз кабаклары яртылаш күтәрелделәр. Аларның шуннан артык ачылганы, да юк.
— Мин сезне аңлап бетермәдем.
— Әллә үз гомереңдә берәр мәртәбә борчылып карыйсыңмы, диюем.
— һәркемнең үз характеры. Темперамент күрсәтеп кенә эш барса икән...
— Ә эшләнмәгән эшкә ялган наряд тутырырга каян килде темперамент?
— Үзебез гаепле: төзүчеләрне эш белән тәэмин итә алмадык.
— Ник тәэмин итмәдең соң? Мәшәкатьләнәсең килмәде, шулай бит? Ә болай тавышланасы да юк, җитмәсә, төзүчеләр табан астында туфрак булырга әзер. Акча — дәүләтнеке.
— Шуннан дәүләт бөлә иде инде...
— Дәүләт түгел, ил бөлә!
— Нигә инде шундый югары материяләргә күтәрелергә? Ил, Ватан... — Ул көлемсерәп башын чайкап куйды.
— Ә син ирония белән әйтмә бу сүзләрне! Юкса, бәреп теш сындыруың
ихтимал. Син башта ил өчен берәр тамчы каныңны тамызып кара. Синең өчен ил — үзеңә умырып алырга тиешле ләззәтләр булса, безнең буынга ул — карыныбыз белән кар ярып, борыныбыз белән боз ярып тергезгән иң изге әйберләр. Безгә илдә нәрсә баруы да, без кан коеп төзегәннәрдән кемнәрнең ничек файдалануы да барыбер түгел? Юк, түгел!
Гайнетдинов ике алтын тешен күрсәтеп, авыз чите белән генә елмайды:
— Сез үзегезчә яшәгәнсез, без үзебезчә яшәрбез. Тормыш бара бит әле...
Ул Вәли Гаязовичның күзләренә туп-туры карап елмайды. Бу елмаюда: син тиреңнән чык, мин барыбер шушылай йөриячәкмен, дигән нәрсә ярылып ята иде. Хәлләрең мактанырлык түгел, шуңа * күрә үз җаеңны чамала, ә син киткәч... без үзебез карарбыз инде ’ монда, ди иде төсле бу караш...
Тукта, каян килгән моңа бу кадәр кыюлык? Ике елдан артык төлкедәй астыртын гына карап йөрүче, һәр вакыт күзләрен яшерүче " Гайнетдинов түгел бит бу. Әйтерсең, алыштырып куйганнар үзен. Хантимергә артык гаҗәпләнмәде дә Вәли Гаязович. Аңардан башканы көтеп булмый. Ә бу соң, кем соң бу? Бу ачыктан-ачык оятсыз караш Гайнетдиновныкы түгел иде. Димәк, элек ул алданып йөргән. Чыны — бусы. Ә ник масканы кинәт алып атты соң әле ул? Ни булды? Нигә бу кадәр туры һәм оятсыз карый бу күзләр? Ни өчен кимсетүле елмая соң әле ул? Ник Вәли Гаязовичка үзеннән ким, көчсез’кешегә караган кебек елмая?
Вәли Гаязович аның сабый балаларныкы кебек алсу бит очларына, крахмаллы ак якадан ташып торучы муенына нәфрәтләнеп карап торды. Туры борын, кап-кара каш. Йөзен әлеге күз кабакла ры гына боза, боза гына түгел, ниндидер тәннәрне чымырдаткыч җирәнү уяталар алар... Яртылаш та күтәрелмәгән күз кабагы чи - теннән күренеп алган зәңгәр күз бер караганда каһкаһә белән көлә, бер караганда винтовка көпшәсен хәтерләтә. Ә колак төбендә әлеге сүзләр: «Сез үзегезчә яшәгәнсез, без үзебезчә яшәрбез. Тормыш ба ра бит әле». Көлү катыш яңгыраган бу сүзләр Вәли Гаязовичның йөрәгенә таш булып утыра.
Телефон тавышы. Бер, ике, өч... Вәли Гаязович, өстенә коточкыч йөк баскандай, дәшми. Аның зиһене таралган, гәүдәсен ниндидер хәлсезлек биләгән иде. Ниһаять, ул авь/рлык белән генә трубкага үрелде.
— Сәлам, Вәли Гаязович! — район советы башкарма комитеты председателе Ризвановның һәрвакыттагыча көр, тәвәккәл тавышы аны бераз кузгатып җибәргәндәй булды. — Без синнән бүтән җавап көткән идек тә. Ярый инде, синеңчә булсын.
— Рәхмәт, Марс Ризванович.
— Ләкин табигать бушлыкны яратмый. Үзеңнең тәкъдимең бармы?
— Юк шул әле...
— Ул чакта миндә бар.
Вәли Гаязович сискәнеп киткәндәй булды.
— Кем ул? —диде ул бик акрын гына.
— Хәтерлисеңме, моннан бер атна элек минем кабинетта икәү сөйләшеп утырганда оченче кеше килеп керде! Шуңа тукталабыз.
Вәли Гаязович өнсез калды, аның тыны кысылды. Ул чакта Риз-
ДРИЕВ ф ГАДӘТИ ИР1Ә ф
ванов кабинетына кергән кеше... Гайнетдинов иде! Әйе, әйе, башка беркем дә кермәде, ул моны ачык хәтерли...
Вәли Гаязович, үзе дә сизмәстән, ялт итеп Гайнетдиновка борылды. Аларның күзләре тагын очрашты. Гайнетдинов керфеген до селкетмәде, күз почмагы белән элеккечә карап тора бирде.
— Мин теш-тырнагым белән каршы, — диде ул, Гайнетдинов- ның күзләреннән күзен алмыйча. Гайнетдинов сүзнең үзе турында барганлыгын сизенде, «Я, кем кемне», — ди иде бу караш.
Вәли Гаязовичның йөзенә җәберсенү билгеләре чыкты. Бүлмә- дәгеләр директорның кара януына, аның ике яклап асылынып төшкән иреннәренә куркынып карадылар. Вәли Гаязовичның йөзендәге җыерчыклар тирәнәйде, һәрбер күзәнәге сулкылдап, бәргәләнеп типте. Көтелмәгәндә туган хәлдән бер мизгелгә югалып калу иде бу. Ризванов үзе нинди зирәк, тәҗрибәле җитәкче, ә Гайнетдиновның кем икәнлеген белми икән әле. Бу бөтенләй башка сыймый. Икенче мизгелдә ул капма-каршы уйларга керде. Гайнетдиновны Ризвановны ң туганы диләр, аңа Мәскәүдәге танышы аркылы сирәк очрый торган китаплар кайтартып бирә, диләр. Әллә хакмы? Ни генә булмасын, Гайнетдинов Ризванов каршында икенче төрле маска киеп эш итә.
— Ул сез уйлаган кеше түгел,—бу сүзләрне Вәли Гаязович шундый ачу. рәнҗү, нәфрәт белән һәм Гайнетдиновның бәбәкләренә кадалып әйтте ки, бүлмәдәгеләр, барысын да аңлагандай, урынбасарга төбәлделәр.
— Вәли Гаязович, кадрлар сайлаганда мин үз гомеремдә ике мәртәбә генә ялгыштым, — диде Ризванов. — Әгәр бусы өченчесе булса, мин синнән гафу үтенергә һәм хатамны төзәтү өчен барысын да эшләргә әзер. Ә бүген кич мин фикеремне бюро членнарына белдерергә тиеш.
*Миннән дә юләррәк кеше бармы икән? — дип, үз-үзен битәрләде Вәли Гаязович. Ризванов тәкъдим итсә итә белә инде ул. Хәер, Гайнетдинов үзен күптән инде тәкъдим итте. Төзелеш мәсьәләсе тикшерелгән район советы сессиясендә ничек чыгыш ясады! Бернинди язусыз-нисез. Ә нинди фикерләр! Министр диярсең. Җитмәсә, узган ел санаторийга киткәндә директорлыкны аңа тапшырган иде. Бераз муенына тузан кунсын, йокысы ачылсын дип, юри аны калдырган иде Вәли Гаязович. Тырышкан-тырмашкан — үзен күрсәткән Гайнетдинов. Кайтуына район җитәкчеләре мактап та торалар үзен, сынатмады, молодец, диләр. Вәли Гаязович та сөенде. Җитмәсә, Гайнетдиновны элек санга сукмавы, кискен бәрелүләре, җые- лыш-киңәшмәләрдә тәнкыйтьләүләре өчен эченнән генә үкенде дә әле. Мин аңа инициатива бирмәгәнмендер, инициатива биргәч, әнә ничек җәелеп эшләгән, дип үзен сүкте. Шуннан аңа тулы ирек куйды, ләкин... Гайнетдинов элеккедән дә шомарак эш итә башлады. Эшләгән булып кылану өчен күпме энергия кирәк булса — ул шуны гына сарыф итте. Вәли Гаязовичның беркемгә дә аның хакында зарланып сөйләгәне булмады. Аның каршында көчсезлеген күрсәтәсе килмәүдән генә түгел, үзебез тәртәгә җигәргә, кирәк икән камчылап кеше итәргә тиеш дип уйлады. Хәзер инде әйтүе дә кыен, юри уйлап чыгара диярләр, барыбер ышанмаслар.
— Сез дә минем фикер белән хисаплашырга тиешсездер, — диде ул Ризвановка көчсез тавыш белән.
— Вәли Гаязович, аңламыйм, син ник каршы киләсең әле?
— Мин сезгә каршы килмим.
— Каршы килмә. Киресенчә, син хупларга, минем белән бер сүздә булырга тиешсең.
Шул чак Гайнетдинов Вәли Гаязовичка күз кысып куйды. Вәли
алып торучы эре совхозга хуҗа кирәк.
— Мин үз фикеремдә калам һәм теләсә кемгә шуны кабатлаячакмын.
— Әгәр инде син минем теләккә каршы икәнсең, башка кандидатура әйт.
Вәли Гаязович дәшмәде. Ачудан аның чигә тамырлары тартыша, колагы чыңлый иде. Гайнетдинов исә боты өстенә ботын салып, гәүдәсен артка табарак аударды, култыкларын урындык артына киереп салды. Хәзер ул Вәли Гаязовичка өстән аска таба карый иде. _
— Нигә тынып калдың? Я. әйт, кем? — Ризвановның тавышын- * да ниндидер көлү ишетелде кебек.
— Әйтәм, — диде ул.
Күпме күкрәк көче кергән шушы совхозның дилбегәсен Гайнет- диновка бирергәме? Юк, бу мөмкин түгел! Ләкин кемне калдырырга? Сугыштан соңгы еллардан алып бүгенге көнгәчә нинди генә авырлыклар, нинди генә ачы көннәр кичермәде ул бу хуҗалыкта. Ләкин барысын да җиңде. Гомеренең күкрәп торган чагын биреп корган нәрсәңне Гайнетдиновка какшаттырыргамы? Йөрәгеңне учыңа кысып, шуны карап торыргамы? Юк, бусы булмас! Ләкин кемне тәкъдим итәргә соң? Дөрес, бу хакта ул уйланмады түгел, бик күп уйланды, партком секретаре Мәҗитов белән дә бәхәскә кереп беттеләр. Вәли Гаязовичның директор итеп кайнар йөрәкле, тәвәккәл яшь кешене калдырасы килә иде. Чөнки, аның уенча, хәзерге заманның кызу агымында бару өчен, олы эшләр кайнап торган зур хуҗалыкка дөрес, оператив җитәкчелек итү өчен әнә шул сыйфатлар бигрәк тә кирәк. Әгәр юк икән, җитәкченең маңгаеннан кара тир тама... Үзенә калса, тыйгысызлыгы белән агроном Ленар Маликов директор урынына иң кулай кеше кебек. Ләкин аны аңлап бетереп булмый, ә сыналмаган кешене тәкъдим итү — беркатлылык булыр иде. Ичмасам, иң кирәк чакта Мәҗитов авырып китмәгән булса иде...
— Тыңлап карыйк, кем икән ул совхозны җитәкләргә сәләтле кеше?
— Ә сез алдан ук күсәк күтәреп тормагыз.
— Мин зур кызыксыну белән көтәм.
Ризвановка кемне тәкъдим итә ала иде соң Вәли Гаязович? Бер генә кешене. Ризвановның аңа каршы килә алмаячагы көн кебек ачык иде. һәм Вәли Гаязович әйтте:
— Үземне күрсәтәм. Башка вариант юк.
Ризванов бераз дәшми торды. Әйтерсең телефон эшләүдән туктады. Гайнетдиновның ике күз кабагы да тәмам асылынып төшкән. Карыймы ул алар астыннан, юкмы — аермалы түгел. Сөяп куйган мәет тә мәет, Гайнетдинов та мәет бу минутта.
— Ишеттегезме? — диде Вәли Гаязович һаман да тынсыз калган Ризвановка.
— Уракны бетерергә карар кылдыңмыни?
Гаязовичның карандаш-каләмнәр тутырылган пластмасса савытны аның алтын тешләренә, салынкы күз кабакларына тондырасы килде. Ул уң йодрыгының кысылып төйнәлгәнен сизеп, аны тиз генә өстәл астына яшерде.
— Ә сез беләсезме соң ул затның тулы мәгънәдә паразит икәнен?
— Ну, ну, мондый сүзләр белән син саграк! — Ризвановның нәрсә беләндер өстәленә чык-чык сукканы ишетелде. — Ә ник тотасың син аны паразит булгач? Арагызда килешмәүчәнлек бардыр, элеккеләрне онытмас, пенсионер кешегә кырын карар дип дә борчыласыңдыр. Анысы икегезнең эшегез, ә безгә районның уннан берен
— Юк, тулы бер хуҗалык елын.
Ризванов тотлыккандай булды, тамак кырды.
— Сезнең кайсыгызга ышанырга соң инде: Тәрҗемановкамы. сиңамы?
— Икебезгә дә. Ләкин әйтелү тәртибе буенча.
Ризванов сәер генә көлеп куйды.
— Ул чакта кабат директор булуың белән!
— Хушыгыз.
Вәли Гаязович үзен арып-талып озак күтәреп барган авыр йөкне бер җилкәсеннән икенчесенә күчергәндәге кебек хис итте. Ничә көннәр, ничә айлар татлы хыяллар белән яшәде ул. Пенсия, бакча үстерү, йөрәкне дәвалау. Сер итеп кенә әйткәндә, ул бер җитмешкә кадәр яши алырмын дип уйлый иде. Беркемгә дә, хәтта Айсылуга да әйтмәгән яшерен бер өмет иде бу. Ул әле академик А. А. Микулин язып чыккан актив рәвештә озак яшәү системасын кулланырга хыялланды.
Уйларын Маликов бүлде:
— Миңа китәргә мөмкиндер бит?
Вәли Гаязович башакларны алды да, агрономга янагандай, баягы сорауны кабатлады:
— Тагын бер мәртәбә чынлап уйладыңмы?
— Уйладым, — диде тегесе ышаныч белән. — Көтик, Вәли Гаязович.
Директор аңа авыр караш ташлады. Юк, икеләнми иде агроном.
— Синеңчә булсын, көтәбез.
Вәли Гаязович берничә генә секундка күзләрен йомды, шунда кабат телефон аваз салды. Трубкада Айсылуның сузынкы тавышы ишетелде:
— Вәли Вәли булмыйча кем булсын соң!
— Гафу ит... — аның ниндидер җылы сүзләр әйтәсе, акланасы, үзенең гаепсез икәнлеген аңлатасы килде, ләкин бер генә сүз дә таба алмады. Сәгатенә күз төшерде. — Гафу ит, мин кайтырга өлгерә' алмадым... Хәзер инде Чаллыга кузгалам...
— Вәли, күпме дәвам итәргә мөмкин соң бу? Үзеңдә кан басымы, йөрәк, гастрит. Үзең һаман...
— Иртәгәдән — тәртип, — диде ул, үз-үзенә нык ышанып. Чаллыдан шушы кирпечләрне юлласа, чыннан да, эш кими бит. Хәер, ничә дистә еллар инде ул иртәгә тынычрак булачагын үз-үзенә һәм хатынына ихлас күңелдән ышандырып килә. Тик тормыш дигәнең барыбер үзенчә куалый, барысын бутый, үзгәртеп тора. Син уйласаң алтыга, дөнья кисә яртыга, дип белеп әйткәннәр.
— Ичмасам, кайчан күрермен шул пенсиягә чыгуыңны!
Вәли Гаязович ни әйтергә белмичә төртелеп калды, аннары ашыгыч кына:
— Кич сөйләшербез, — диде һәм трубканы куйды.
Шул чак көтелмәгән хәл булды. Баядан бирле үзенә урын тапмыйча утырган Кәлимуллин кинәт сикереп торды да Гайнетдиновның каршына барып басты һәм кычкырып җибәрде:
— Ялган! Барыбызны да алдый!
Үз гомеренә кешегә бер каты сүз әйтмәгән Кәлнмуллинны мондый хәлдә күрү бүлмәдәгеләрнең һәркайсына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Хәтта Гайнетдиновның да күзләре шакмакланды. Шулһй да ул яртылаш кэлү, яртылаш мыскыллау кушылган тавыш чыгара алды:
— Син нәрсә? Әллә шизофренияң башландымы?
— Панельләрне шушы шома көпшә үзе озаткан булырга тиеш!
— диде Кәлимуллин аңа күрсәтеп.
Гайнетдиновның күзләре караңгыда өркетелгән сарыкныкы төсле хәтәр ялтырап куйды.
— Сүзләреңне кабат җыеп алып, җавап бирергә туры киләчәген
онытма! ,
— Бирермен! Ни өчен синең машинаң кичә төнге унбердә «Урожай» прорабының капкасы төбендә тора иде?
— Шунда куйганга күрә.
— Тәнгә ябышкан хәшәрәт икәнсең син! Тфү! — Калимуллин ачу белән төкерде дә урынына барып утырды.
Вәли Гаязович барысын да аңлап, ниһаять, тыела алмады — өстәлгә сукты.
— Күпмегә сатылдың?!
— Ниндидер уйдырмага таянып, миңа җикеренмәвегезне үтенәм!
— Мин синнән татарча сорыйм: панельләрне озаткан өчен күпме алдың?!
— Миңа берни дә кирәкми. Ә менә сезгә килгәндә... комплексны срогыннан алда бетереп, дан һәм орден алырга исәп тотасыз. Нишлим соң — мин сезгә бу эштә башка ярдәм итә алмамдыр инде.
Гайнетдинов кесәсеннән кәгазь алып Вәли Гаязовичның алдына салды.
— Мин сезнең белән эшли алмыйм. Менә гаризам.
— Исәп ычкыныргамы? — Вәли Гаязович аның каршына ук барды һәм йөзенә иелде. Аның тавышы инде ярым пышылдап чыкты : — Синең кебекләр — үзенә аерым дәүләт. Кабахәт кеше бер кабахәтлек эшли дә җәзасын ала. Ә син явызлыкны һәр секунд саен, аз-азлап, яшертен генә эшлисең. Сезнең кебекләрне эләктерүе кыен. Ләкин без сезне буйсындырырбыз!
Аның тыны кысылды. Кесәсен капшады — валидолы да юк иде. Вәли Гаязович кыяфәтенә берни дә чыгармаска тырышты. Киресенчә, Гайнетдиновның калтыранган керфекләренә карап елмайгандай итте. Бүлмә тып-тын. Тәрәзәдә умарта корты безелдәгәне генә ишетелә. Ул, пыялага төртелә-төртелә безелдәп, бер өскә менә, бер аска төшә. Вәли Гаязович акрын гына тәрәзә янына килде һәм форточка- ны ачты. Умарта корты ерак зәңгәрлеккә чыгып очты. Тагын телефон шалтырады. Тагын Айсылудыр, юлда капкаларыңа әзерләдем, алып кына булса да чык, дияргәдер...
— Әйе.
— Вәли Гаязович, нәрсә булды бу? — трубкада Тәрҗемановның үпкә катыш тавышы яңгарды.
— Беләсезме, Әкмал Әнвәрович...
— Мине кыенрак хәлгә куйдың, Вәли. Берне уйлап, икенче нәрсә сөйләү хәзер модада булса да, син бит инде мода куар яшьтән узгансың.
Аның авызы чәпелдәде.
— Булдыра алсаң, гафу ит... Шулай килеп чыкты.
— Берни дә аңламадым. Сәгать ярым элек миңа каршы килдең, ә хәзер... ышаныргамы соң?
— Әйе....
Ул трубканы куйды да гаризаны алды, вак кисәкләргә ерткалап, Гайнетдинов ягына бәрде. Тегесе калтыранып аягүрә басты.
— Ни хакыгыз бар?! Мин яңадан язам!
— Яз! Әмма китмәячәксең. Сине әллә моңарчы куып булмый идеме? Сине җибәрүе куркыныч. Чөнки яңа төштә тиз генә танымаячаклар. Ә биредә инде танылдың. Ни өчен синең ишеләр тормышның каймагын гына җыеп йөрергә тиешләр? Юк* Сиңа өскә дә юл юк, аска да. Бер генә чараң бар: капитуляция. Тулы һәм берсүзсез капитуляция!
ФОАТ САДРИЕВ ф 1АДӘТИ ИРТӘ ф
— Сез миңа яла ягасыз?!
Вәли Гаязовичның һәр сүзе теш арасыннан сыгылып чыкты:
— Сатлык җаннар гына синең кебек була ала. Чөнки алар өчен бернинди дә изге нәрсә юк. һәм соңгысы: бәлкем син бездән егерме ел артыграк яшәрсең. Тик шуны бел: үз чордашларың белән бердәм яшәп, алар күргәннәрне күреп, алар белән бергә елап, бергә көлеп, алар белән бергә үлмәгән кешедән дә бәхетсез кеше юк!
— Мине эштән жибәрмәскә хакыгыз юк!
— Хакым бар! Син җитәкләгәндә төзелеп, хәзер инде иңгән стеналарны кемгә калдырмакчы буласың? Прокуроргамы? Дирекция исеменнән боерам; бер атна эчендә теләсә каян панель табасың. Әгәр үтәмәсәң...
Аның йөрәге үз гомерендә бер мәртәбә дә авыртмаганча көчле итеп чәнчеште, бөтен тәненә тир береп чыкты. Гайнетдиновтан кала барысы да кай арададыр аны уратып алганнар иде.
— Вәли Гаязович, төсегез китте, әллә скорый чакырыргамы? — диде Калимуллин.
— Кирәкми, борчылмагыз, һавага чыккач узар...
Вәли Гаязович чайкалып, күкрәген тоткан хәлдә, ишеккә атлады, арттан аяк тавышлары ишетелде. Ул борылып карамады, при- емныйга чыккач та әз генә туктап торды. Барысы да тәртиптә, бөтенесен аңлыйм дигән уй йөгерде аның башыннан. Әнә радио да сөйли! Әйе, ул бик яхшы ишетә, зиһене эшли. Вәли Гаязович үзен кәгеп торган «Волга»ны күрде, ләкин аңа таба китмәде, уңдагы ярым ачык рәшәткә капкадан куе үләнле бакчага керде, ике куллап юкә кәүсәсенә тотынды. Күз алды әлҗе-мөлҗе килгәнгә, җир чайкалып өскә күтәрелә башлаган мизгелдә, ул чалкан авып китмәс өчен алга иелде. Иң мөһиме — аңны җуймаска кирәк иде. Ул кискен хәрәкәт белән башын күтәрде. Кемнәрдер йөгереште, кемнәрдер килеп култыклады... Күз алды бераз яктыргандай булды һәм Вәли Гаязович шактый еракта тыныч кына cin-арет суыручы Гайнетдиновны күрде. Китү шушы булса, ләкин баскан килеш, дип уйлады ул. Гайнет- диновлар, Хантимерләр каршында егылыргамы? Беркайчан да! Аңны гына җуймаска кирәк. Кинәтрәк булды шул... Коймага бәрелә язып, «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Вәли Гаязович аны күрде, әмма үзен анда кертеп салганнарын сизмәде дә, белмәде дә. Бу вакытта ул әле үзендә икенче инфаркт булганын, өч ай больницада ятып,, терелеп чыгасын да, совхоз директоры булып тагын өч ел — икенче зур комплексны төзеп бетергәнче эшләячәген дә белми иде. Әле ул культура йортында үзен пенсиягә озатырга җыелган халык каршында җитди утырачагын да, бер-бер артлы әйтелгән мактау сүзләрен тыныч кына тыңлаячагын да, совхоз яулаган байракларны яшь директор Ленар Маликовка тапшырганда, шушы кадәр халык алдында — ничә еллар үзенең бер генә мәртәбә дә йомшавын күрсәтмәгән халык алдында — күз яшьләрен тыя алмыйча елап җи- бәрәсен дә белми иде. Бу көннәр әле барысы да алда иде.