Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫН ИТЕП...


ЮЛЪЯЗМА
Китә казлар, китә казлар.
Китә казлар Себертә:
Кер. газиз башым, кабергә.
Рәхәт күрмәдең бер дә.
Борынгы татар халык җыры.
Омски да безнеке,
Тареки да безнеке:
Себер белән куркытмагыз.
Себер үзебезнеке.
Себер татарлары җыры.
жевск шәһәренә без җиденче сентябрьдә иртән сәгать алтылар тирә* сендә килеп тештек. Г. Камал исемендәге академия театры артистларының Урал һәм Себер калаларында үтәчәк гастрольләре шунда башлана. Гастрольләр кырык кәнгә сузылачак һәм безнең соңгы спектакльләр чорыбыз-ның гигант төзелеше — БАМның үзәге Тында шәһәрендә куелырга тиеш. Юлыбыз шактый озын буласы. Ләкин без — күнеккән халык. Юл дигәнебез озын булсын, истәлекле булсын. Шулай яхшы. Андый юлга чыгарга ашкынып тора артистлар. Югыйсә, без бит әле дүрт кенә көн элек КамАЗда бер айлык гастрольдә булып кайттык. Бөтенебез әле анда алган тәэсирләрне кичереп яшибез. Ә хәзер Урал һәм Себер аша БАМга юл тотабыз. Димәк, дөньяны шаулаткан удар төзелешләренең бер төбәгеннән — икенчесенә.
Анысы шулаен шулай: безгә юлда күп йөрергә туры килә. Ләкин мондый ерак һәм җаваплы сәфәргә безнең әле беренче тапкыр чыгуыбыз. Бөтен илнең куз карашы төбәлгән БАМга бару, әлбәттә, һәрберебезнең күңелендә җаваплылык хисе белән бергә чак кына каушау, дулкынлану хисе дә тудырды дисәм, мөгаен, ялгыш булмас.
Ижевск шәһәрендә ике кан уйнадык. Безнең репертуарда ике спектакль: К Тин- чуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы һәм Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль комедиясе. Театрыбыз бу шәһәрдә еш була. Монда безнең үз тамашачыбыз бар. гастрольләр дә биредә һәрчак уңышлы үтә. Соңгы тапкыр без монда ике ел элек кенә булып киткән идек, шул вакыт эчендә шәһәрдә яңа культура йорты җиткергәннәр. «Металлург» дип атала. Зур. матур, якты. Зәвык белән, тамашачыларның бөтен таләпләрен канәгатьләндерерлек итеп тезелгән.
Свердловск шәһәренә самолетта очасы, һәм, гомумән, алдагы юлыбыз гел самолетта үтеләчәк. Ижевскидан самолет иртәнге сәгать дүрттә китә. Ләкин безгә вәгъдә ителгән автобус вакытында килеп җитмәде (дөресрәге, нигәдер бөтенләй килмәде). Кыскасы, без мең төрле мәшәкать белән аэропортка килеп җиткәндә билетларга регистрация беткән, самолет инде моторын кабызган, пропеллерлар бөтен көчләренә өйләнәләр иде. Ләкин самолет әле җирдән күтәрелмәгән бит. Шулай булгач... без тиз генә диспетчерскийга; «Зинһар, самолетны тоткарлагыз Без БАМга Без махсус бригада» һ. б. һ. б. Ничек итсәк иттек, самолет моторын сүндерде «Хәерле булсын,— диде диспетчер. — аэропорт тарихында беренче тапкыр булган хәл: кабызган самолетны туктаттык. Ну. бу артистлар. .»
Свердловскида безнең театр — көтеп алына торган кунак һәр килүдә бу шәһәрнең үсүен, матураюын тоясың. Бу юлы без данлыклы аУралмаш* заводына ом-
И
решугл бардык. Заводның кешеләре белән, аның тарихы белән таныштык. Легеи- дар разведчик Николам Кузнецов сугышка кадәр шушы заводта эшләгән. Батыр разведчикны якташлары буген дә зур горурлык белән искә алалар. Шәһәрдә берничә спектакль уйнаганнан соң труппабыз Омск шәһәренә юл алды.
Без бу шәһәрдә беренче тапкыр. Дөрес, моннан утыз ел элек академия театры бу якларда булган. Ләкин аңа купме вакыт уткән бит инде... Ничек каршыларлар? Тамашачы спектакльләрне кабул итәрме? Биредә без дүрт көн уйнарга тиеш. Беренче спектакль үк инде күп сорауларга җавап бирер, беренче көннең уңышлы үтүенә күп нәрсә бәйләнгән. Биредә Татарстанның концерт бригадалары булганын белә идек, ләкин бит спектакль концерт түгел. Бәлки Омск тамашачысы татар телендә спектакльне беренче тапкыр карыйдыр?..
Ләкин безнең борчылулар урынсызга булган икән. Филармониянең концерт залы, биниһая зур булуына карамастан, тамашачы белән шыгрым тулы иде
Залда ут сүнеп, «Сүнгән йолдызлар» башланып китте. Дулкынланабыз. Сәхнә оур ансамбльләр, хорлар өчен исәпләп төзелгән һәм гадәти сәхнәләргә караганда ике тапкырга зуррак. Аның уртасына хәтта барып җитүе сине гаҗиз итә Югыйсә мин — башкарган ролем буенча авыл егете — каз өмәсе күренешенә йөгереп диярлек килеп керәм бит. С. Сәйдәшевнең «Каз канаты» көенә язган увертюрасы тамашачылар күңелен спектакль башында ук сихерләп куйды. Тамашачылар Сәрвәр, Исмәгыйль Мәхдүм фаҗигасен үз йөрәге аша уздырып, алар язмышы өчен дулкынланып утырды.
Икенче көнне шәһәр белән танышабыз. Чиста, матур. Барыннан да бигрәк — яшеллеге мул. Шуның буенча ул союзда икенче урында икән.
Гражданнар сугышында һәлак булган каһарманнарның каберлегендә булдык. Колчакчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән кызыл гвардиячеләр истәлегенә һәйкәл куелган анда. Ә һәйкәл төбендә — һәр вакыт тере чәчәкләр өеме Гастрольләр тәмамланган көнне без спектакльгә, чемпион, гимнастка Галимә Шөгерованы чакырдык. Уку белән шөгыльләнгән чагы булса да (ул Омск физкультура институтын тәмамлый) — килде Каршы алдык. Хөрмәтле урынга утырттык.
Чынлап та, экранда күргәнчә искиткеч чибәр, тыйнак икән безнең Галимәбез. Башка тамашачылар белән бергә, спектакльнең башыннан ахырынача көлеп карап утырды «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен ул көнне.
Соңыннан ул безгә үзе турында, алдагы планнары турында сөйләде Казанны күрәсе килүен әйтте Казанда бер дә булганы юк икән. Без аны кунакка чакырдык. Ул Европа чемпионатына әзерләнә иде. Без аңа ихлас күңелдән уңышлар теләдек Теләгебез, күрәсең, хәерле сәгатькә туры килгәндер, күп тә үтми, Галимә Испаниянең Мадрид шәһәрендә Европа чемпионы исемен яулады. Без театрдан аны котлап телеграмма җибәрдек.
...Прокопьевск — шахтерлар шәһәре. Анда безнең бик күп якташларыбыз эшли. Данлыклы шахтерлар алар — безнең якташлар Күбесен гел мактап телгә алалар. Араларында Социалистик Хезмәт Геройлары да, Ленин ордены кавалерлары да байтак.
Беренче спектаклебезне Артем исемендәге культура сараенда уйнадык. Шахтер халкы — кыю. нык халык. Ләкин күңелләре нечкә икән үзләренең. Без моны спектакль барышында бик ачык сиздек. Фәрхи карчык Исмәгыйльнең колагына агу салырга җыенгач: «Тыңлама син аны. Сәрвәр. Аның үзен бәреп үтерергә кирәк!» — дип кычкырып куйды берсе залда. Кычкыручыны берәү дә шелтәләмәде Күрәсең вның кичерешләре башкалар күңелендәге хисләр белән тәңгәл килде.
Икенче көнне Ворошилов исемендәге шахтада шахтерлар белән очрашу вакытында без шахтага төшеп карарга теләгебез барлыгын белдердек Читлеккә утырып, «җиде кат җир астына» төшүнең нәрсә икәнен үзебез тоеп, сынап карыйсыбыз килде. Ләкин без уйлаганча ансат кына эш түгел икән ул. Башта бик яхшылап инструктаж ясадылар. Шахтага төшкәч нәрсә эшләргә яраганын, нәрсә ярамавын аңлаттылар. Ниһаять, бөтен шартын китереп, чын шахтерлар кебек киендек Тик Равил Шәрәфиевка ярарлык спецовка табылмады Смена начальнигы — Равил кебек, озын, бәдәнле шахтер — үз өстеннән салып бирде Артисткаларыбыздан Н Гәрәе- ва белән Ф. Хәйруллина да шахтага төшә. Тәвәккәлләр икән һәм менә без шах-
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Прокопьевск шахтерлары янында.
тада. Забойларга керәбез. Чынлап та, ни генә димә, якты җир өсте түгел инде бу. Күнекмәгәнгә дип әйтимме, күңелгә шик тула. Баш өстендә генә йөзләрчә метр калынлыктагы авыр тау-таш катламнары шомлы тынлык саклыйлар. Зеленодольск егете, проходчиклар бригадасы бригадиры Рәшит Хәялиев безне шахта белән таныштырып йөри. Мактаулы шахтер ул. Ленин ордены кавалеры, күкрәген өч дәрәҗә «Шахтер даны» орденнары бизи. «Якташыгыз белән горурланыгыз, ул — безнең шахтаның йолдызы».—диделәр шахтерлар аның хакында. Буйга-сынга бер дә пәһлеван түгел үзе, урта буйлы мөлаем генә егет. Ләкин хәрәкәтләре җитез, тере Таныш шахтерлары алдында: "Карагыз, минем якташлар, Татарстан артистлары килде, кичкә безнең артистларны карарга килегез».—дип, балаларча куанып канатланып йөрде Рәшит
Бу шәһәр белән аерылу хәтергә аеруча тирән уелып калды Спектакль бетүгә, Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге кече форма оркестр Һәм баянчы Рәис Сафиуллин С. Сөйдәшсвнең «Совет Армиясе маршы>н уйнал җибәрделәр Залга злектр тогы үткәндәй булды. Бер мәл тынып калдылар, аннары көчле кул чабулар башланды. Алкыш көй беткәнче дәвам итте Тамашачылар сәхнә алдына ук килеп бас
ХӘЛИМ ЖӘЛӘЛОВ ф ГРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫН ИТГП
тылар. Шахтерлар арасыннан: «Рәхмәт сезгә, тагын килегез!», «Татарстанга бездә» сәлам җиткерегез'» дигән сүзләр яңгырады. Без аларның сәламнәрен Татарстан хезмәт ияләренә түкми-чәчми җиткерергә вәгъдә бирдек.
...Красноярск шәһәрен урталай бүлеп Енисей ага. Куәтле ага ул елга, ургыг» ага. Тикмәгә генә анда данлыклы Красноярск ГЭСы теземәгәннәр. Тарихи урыннарга да бай бу шәһәр Безгә В И Ленинның сөргендә чакта яшәгән бүлмәсен күрсәтте* ләр. Тар. кысан, ләкин җыйнак бүлмә. Шул бүлмәдә ул үзенең иптәшләре, көрәштәшләре белән очрашкан. В И. Ленинның Шушенскоедан Красноярскига күчкәндә утырып килгән кечкенә пароходы хәзер дә саклана.
Бу шәһәрдә дә без берничә спектакль уйнадык. Якташларыбыз белән очраштык, данлыклы «Красноярск баганалары»на күтәрелеп ерак офыкларны күзәттек.
...Октябрьның алтысында без инде Иркутск шәһәрендә идек. Менә бу шәһәрдә инде безнең театр беркайчан да булмаган. Без — беренчеләр. Себер үзен сиздерә башлады безгә пальтоларны һәм җылы ботинкаларны алып кияр чак җитте. Иркутск шәһәре мәшһүр Байкал күленнән ерак түгел. Белеп җырлыйлар икән җырларда. Байкал — гаҗәеп матур күл. «Зәңгәр Байкал — Себернең йөрәге», дип куйды Флера Хәмитова, тәэсирләнеп.
Без. гадәт буенча, күлгә көмеш акчалар ташлыйбыз. Бу якларга әле тагын юл төшүен телибез, димәк.
Иркутскида без дүрт көн уйнадык. Зал көн саен тулы иде диярлек. Монда да күп икән безнең тамашачыларыбыз. Спектакль беткәч тә көтеп торалар, автобуска утырып, гостиницага кайтып китмичә таралмыйлар. Без монда да Танышларыбызны, якташларыбызны очратабыз. Равил Шәрәфнев белән минем хәтта авылдашыбыз табылды.
«Сүнгән йолдызлар» спектаклендә вакыйга элекке татар авылларының берсендә бара. Ул заманда Себер караңгы һәм салкын, күбесенчә каторжаннар, зимагурлар гына яши торган җир булып исәпләнгән. Спектакль барышында Фәрхи карчык Сәрвәрне: «Әгәр агу салганыңны кеше белсә, сине дә, мине дә, Исмәгыйльне дә Себер көтә», — дип «куркыта» башлагач, залда көлешеп алдылар. Әллә берәребез ялгыш сүз ычкындырдымы дип. бер-беребезгә караштык. Баксаң, сәбәбе бик гади ла- баса. Без бит бу спектакльне Себер тамашачылары алдында уйныйбыз! Тик Себер үзе генә ул чактагы Себер түгел икән. Промышленносте, культурасы нык үскән як ул, БАМ ягы. «Себергә сөрү» белән куркыту үзе үк көлке уята икән. Монда кешеләр шат, мул яшиләр, көр күңеллеләр.
«Гөлчирә» дигән романы Казанда басылган язучы Хәерниса ханым Сафине Иркутскида яши. Аның белән якыннан таныштык. Спектакльдән соң чәйгә алып китте. «По-ангарски» пилмәне белән сыйланып, шактый озак гәпләшеп утырдык.
Безнең гастрольнең максаты спектакльләр күрсәтү генә түгел, ә бу шәһәрләрдә яшәүче тамашачыларыбызны республикадагы яңалыклар, театрның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәккә планнары белән таныштырып үтү дә иде. Театрның директоры Ә. М. Хөсәенов моны һәркайда бик оста һәм җыйнак итеп, җиренә җиткереп башкарды.
Кайсы гына шәһәргә килеп төшмик, аларның җитәкче оешмалары, җәмәгатьчелек, җирле матбугат безгә бик игътибарлы булдылар, һәр нәрсәдә ярдәм күрсәтелде.
Казаннан безнең декорацияләр, костюмнар һәм башка кирәк-яраклар КамАЗ машинасына төялеп оэатылган иде. Без шәһәрдән-шәһәргә самолет белән очканда. безнең КамАЗ үз йөреше белән бер урыннан икенчесенә чаба-чаба, Иркутскига кадәр килеп җитте, һәм. әйтергә кирәк, юлда техник сәбәп белән бернинди дә тукталыш һәм тоткарлану булмады. Ә бит анда юлларның төрлесе бардыр. Бу факт үзе үк КамАЗның нинди машина икәнен исбатлап, һәркемне бик куандырды.
Менә, ниһаять, безнең иң төп максатыбыз. БАМ. Фидакарь хезмәтләре белән бетен илне шаулатып, бөтен дөньяга танылып, гигант тимер юлын төзегән батырларга культура хезмәте күрсәтү теләге белән килдек без бирегә
БАМ турында күп укырга да, күпне ишетергә дә туры килгән иде. Ә үз күзләребез белән әле күргән юк: нинди икән соң ул? Кемнәр төзи аны? Бирегә аяю басканда барыбызның да күңелен шушындый кызыксыну хисе тынгысызлый иде.
Самолеттан төшәбез. Бөтен тирә-якта ап-ак кар. һава зәп-зәңгәр, көн кояшлы. Аэропорттан шәһәргә килешли юл буенда биек чыршылар, картаеп ауган зур- зур агачлар күренә Әйе, тайганың нәкъ эчендә утыра Тында. Шәһәргә керәбез. Ул ‘әлегә әллә ни зур шәһәр түгел кебек. Элегрәк салынган бер катлы агач йортлар Да күзгә чалына. Ләкин шәһәрнең нинди темплар белән үсүе күренеп тора. Иске өйләр янәшәсендә генә күп катлы биек йортлар, культура сарае, кунак йорты, биш катлы мәктәп калыккан. Кая карама — корылма, корылма .
Без кешеләр белән танышырга ашыгабыз. Кунакханәгә урнашу белән урамга чыктык. Иң элек шәһәрнең кызу хезмәт ритмы күзгә ташлана, һәркайда хәрәкәт: кешеләр, бихисап санда техника, бульдозерлар Кинәт кенә тормоз чыелдаган тавышка артыма борылдым. Янәшәмә кирпеч төягән үзаударгыч машина килеп туктады. Яшь кенә бер егет кабина тәрәзәсеннән башын чыгарды.
— Исәнмесез, Хәлим абый, әллә бүген театр куясызмы?
— Исәнме, энекәш. Шулайрак иде исәп. Татарстаннанмы үзең?
— Әйе, Казанның үзеннән. Әле гостиница яныннан үткәндә Әюпов абый белән Таҗетдинов абыйны да күреп киттем. Тик туктап исәнләшергә уңайсызландым. Артистлар килгән диген, вәт син, ә1
Егетнең артистларны күрүенә шатлануы да. гаҗәпләнүе дә йөзенә чыккан иде Ул машинасыннан ук төште. Таныштык. Ренат исемле икән.
— Инде әллә кайчаннан бирле көтәбез, абый, афишаларыгыз күптән эленеп тора.
— Тормышлар ничек соң, Ренат? Казанны сагынмыйсызмы?
— Төрле чак була инде. Әле хәзергә гомум торакта яшим. Полный порядок! Ярый, абый, мин кузгалыйм әле — олау тик тормасын... Кичен культура сараенда очрашырбыз!
БАМда инде кыш. Ләкин без хәтәр Себер суыкларын татымадык. «Быел кыш кичекте, үткән ел бу вакытта салкынлык 40 градус идея,—диләр БАМчылар.
Кичен без культура сараенда БАМ тезүчеләре белән очраштык. Үзенең бүлмәдәш егетләре белән Ренат та килгән иде Безнең якташларыбыз белән бергә залда башка милләт вәкилләре дә бар һәммәсе дә яшьләр. Артистларның чыгышыннан соң ВЛКСМның Тында шәһәр комитеты секретаре В. Муконин безгә рәхмәт сүзләре әйтеп грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшыра. Гомергә онытылмаслык минутлар.
Икенче көнне безне БАМ музеена алып бардылар. Әле моннан берничә ел элек кенә оештырылса да, музей экспонатларга бик бай. БАМ тарихы белән танышабыз. Шунда сакланган бер хатка текәлеп озак кына сүзсез басып тордык. Аны утызынчы еллардагы фәнни-эзләнү экспедициясе җитәкчесе Александр Михайлович Кошурников язган: «3. XI. Мөгаен, соңгы тапкыр язуымдыр, өшим. Кичә 2 XI катастрофа кичердек. Костя белән Алеша һәлак булдылар. Сал батты, сал белән бергә Костя да боз астына китте. Алеша боз өстене сикереп менде һәм бозлы су буйлап 25 метрга якын шуышып барды. Мин аңа ярга кадәр килеп җитәргә булыштым, ләкин яр өстенә алып менәргә хәлем җитмәде Ул шулай суда килеш катып үлде. Мин җәяү барам. Бик авыр. Ач, бөтен өс-баш юеш, ут та юк. бер кавым ризык та юк. Мөгаен, бүген туңып үләрмендер-.
Бу хат тетрәтте безне. Әнә нинди адымнар һәм сукмаклардан башлана Урал һәм Тын океанга хәзерге сикереш.
. Кич белән Могота поселогына килдек. Зал шыгрым тулы Очрашу монда да күңелле бара. Артистларның һәр чыгышын кечле алкышлар күмә, аларны кабат кабат сәхнәгә чакырып чыгаралар. Сораулар, җаваплар... Очрашу өч сәгатьтән артыкка сузылды Тагын рәхмәт сүзләре, хәерле юл теләүләр.
, БАМда соңгы көнебез — уникенче октябрь. Онытылмас истәлекләр, гаҗәеп тирән тәэсирләр белән баеп. Казанга юлга җыенабыз. Көн чалт аяз. Күзләрне чагылдырып ап-ак кар җемелди. Як-40 самолеты кызу тизлек белән югарыга күтәрелә Аста иксез-чиксез тайга. Курс — көнбатышка, Казан ягына.