Логотип Казан Утлары
Очерк

«ЭЛЕМТӘГӘ ЧЫГАМ...»


1977 елда Мэскәүнең политик әдәбият нәшриятында »Тын профессия батырлары» (вЛюди молчаливого подвига») дигән очерклар китабы басылып чыкты. Анда Бөек Ватан сугышы елларында чын батырлык үрнәге күрсәткән якташыбыз Фәрит Фазлыйэхмәтов турында да язма бар. Аның авторлары — 'Красная звезда» газетасы журналистлары А, Сгибнев һәм М. Кореневский. Моннан берничә ел элек миңа Фәрит аганың үзен күреп сөйләшергә туры килгән иде. Шунда аның Татарстан егете булуы ачыкланды. Туган җире — Кук- мара районы. Хәзерге вакытта ул Мәе- кәүдэ яши. башкала предприятиеләренең берсендә конструктор булып эшли. Еллар үткән саен, совет кешеләренең, аеруча яшьләрнең. Бөек Ватан сугышы героикасы белән кызыксынулары арта бара, ул чордагы каһарманлыклар турында күбрәк беләселәре килә. Шуны искә алып. Фәрит Фазлыйэхмәтов һәм аның коралдаш дуслары турындагы әлеге язма белән журнал укучыларын таныштыру да урынлы булыр.
ДИФГАТ. СИРАЙ
Зур театр янында очрашу з Тугызынчы майны кояшлы, якты, зәңгәр күкле матур көн белән куандырды. Элекке фронтовикларның инде күптәннән яраткан очрашу урынына әйләнгән Зур театр бакчасында мул булып бөреләр ачылган. Фонтан янындагы агачларда сугыш елларында фронт юлларындагы юл күрсәткечләргә охшашлы бик күп фанера уклар күренә. Шул уклар янына чал чәчле, орден-ме- дальләре балкып, күбесенең яра эзләре беленеп торган, дулкынланган кешеләр килеп туктый. Алар, әлеге күрсәткечләргә карап, армияләрен яки дивизияләрен эзләргә тотыналар, ә инде тапкач, яшьләрчә һәм тантаналы итеп: «Саумысыз, полкташлар!» — дип кычкырып куялар... Пехотачылар — пехотачыларны, диңгезчеләр — диңгезчеләрне, очучылар — очучыларны коча. Бары тик җиде- сигез кешелек бер группа гына бу шатлыктан әле ничектер читтәрәк тора. Аларның үз-үзләрен тотышларыннан түземсезлек белән кемнедер көтүләре сизелеп тора иде...
ОЧЕРКЛАР
Ф. Фазлыйэхмәтов
Менә кинәт группа җанланып китте, йөзләргә елмаю чыкты. «Федор, Федор!» дигән тавышлар ишетелде, һәм озын буйлы, киң җилкәле Федор шунда ук иптәшләренең кочагына чумды.
Озын буйлы, чак кына чал сара башлаган кара чәчле бу кешенең исеме чынлыкта Федор түгел, ә Фәрит. Ләкин Зур театр янына килгән иптәшләре аны нәкъ менә Федор буларак беләләр иде. Дошманның ерак тылында ике елдан артык булуы вакытында башкарган бик күп данлы эшләре белән билгеле ул.
Мина кыры кебек шартларга торган куркыныч ул вакыт күп еллар белән түгел, көннәр, сәгатьләр, минутлар белән исәпләнә иде. Кечкенә генә хата да — үлем дигән сүз. Монысы әле иң яхшы очракта. Ә начары — гестапо зинданнарында җәзалану. Гитлерчылар •озын Федор» башы өчен зур сумма акча, шулай ук «ике сыеры һәм төзек тракторы булган утар» вәгъдә итәләр. Хыянәткә өндәүче листовкада «большевик парашютчы»ның аерым билгеләре саналганнан соң, «уң кулының уч төбендәге, уң җилкәсендәге һәм күкрәгендәге пуля ярасы эзләре» дә күрсәтелә. Әйтергә кирәк, барысы да дөрес була. Күрәсең, «озын Федор»ны карт төлкеләр — тәҗрибәле контрраз-ведчиклар аз эзләмәгән. Әйе, Фәрит дошман тылларында йөргәндә, чыннан да, өч тапкыр яралана. Өченчесе — иң авыры: пуля аның умыртка сөягенә тиеп үтә. Ләкин Фәрит ул вакытта да үз постында кала, Зур җиргә. Мәскәү госпиталенә кайтудан баш тарта, партизаннар землянкасында дәвалана. Әйе, ул — парашютчы: иң мөһим заданиелар үтәр өчен җиде тапкыр дошман тылына төшә. Фашист көчекләре аның турында әнә шулай күп нәрсә белергә өлгерәләр, ләкин, нинди генә вәгъдә бирүләренә дә карамастан, утарга яки трактор белән сыерларга кызыгучы кара эчле кешене генә таба алмыйлар. Фәритне дошман күзеннән кешеләр дә, урманнар да, туган җире дә ышанычлы итеп яшерә!
...Без Фәрит Салиховичка кагылышлы документларны җентекләп карап чыктык. Хәрефләре сикереп торган штаб машинкаларында төрле кәгазьләргә бер нөсхәдә басылган, трофей итеп алынган топография карталарының икенче ягына кулдан язылган, хәрби телеграф тасмаларына сугылган һәм хәтта тукымаларга төшерелгән, бәя биреп бетергесез кадерле документлар алар. «Барлык часть командирларына! Иптәш Фазлыйәхмәтовның килүе турында кичекмәстән фронт штабының разведка бүлегенә хәбәр итәргә». Печать һәм имза.
Андый язуларны, шырпыдан нәзегрәк итеп бөтереп, пинжәк итәгенә яки якасына теккәннәр. Разведчик үзебезнекеләр янына кайткач. тиешле служба әлеге тукыма таныклыктан башка да барысына да төшенер, шунда ук кирәкле белешмәләр юллап алыр иде, әлбәттә.
— Ләкин, беләсезме, аның белән ничектер күңелгә җиңелрәк иде, ди Фазлыйәхмәтов дулкынланып. — Яныңда — совет документы. Бердәнбер документ. Калын сукно аркылы хәтта капшап табарлык булмаса да, разведчикларга ул безнең «ураклы-чүкечле паспортыбыз» кебек тоела иде. Син — Советлар Союзы гражданины! Ватан документы белән!
Фәрит Салихович таныклыгының ефәк тукымасын сыйпап куя. Аннары ниндидер өмет белән болай дип сорый:
— Ә сезгә архивта «Александр Матросов» дигән разведка группасының материаллары очрамадымы?
— Очрады, Фәрит Салихович, очрады. Теге яктан җибәрелгән беренче хәбәрдән, беренче сигналдан алып соңгысына кадәр _________________ ба
рысы да сакланган...
һәм без Фәрит Фазлыйәхмәтов белән бергәләп ерак фронт елларына әйләнеп кайтабыз.
Ел ахыры якынлаша, кырык дүртнең декабре. Өченче һәм Икен че Белоруссия фронтлары һәм Беренче Балтик буе фронты флангы- сының Көнбатыш Пруссиядә стратегик һөҗүм операциясе башланырга егерме-егерме биш көн калган. Икенче Белоруссия фронты штабы начальнигы урынбасары , карта өстенә иелеп, һөҗүм булачак полосадагы торак пунктларның исемнәрен кат-кат укып чыкты да бераз ♦ тынрак тавыш белән әйтеп куйды:
— Аңлашыла... Монда да тулысынча аңлаешлы... Шулай ук мон- 5 да да... з
Кинәт генерал кашларын җыерды, каршында басып торучы " майор Медведовскийга текәлде.
— Ә менә монда әлегә ачык нәрсә аз, — ул дүрт тимер һәм ун- ? нарча шоссе юллары кисешкән төштәге шәһәр исеме астына сызып Р куйды. — Тәртип түгел бу!
— Иптәш генерал, мин нәкъ менә шул Бютов районына төше- ♦ релергә тиешле группаның очышка әзер булуы турында әйтергә с килгән идем. Группаны кече лейтенант Фазлыйәхмәтов җитәклэя- * чәк...
— Нинди кеше ул?
— Тәҗрибәле разведчик буларак, Үзәк тарафыннан тәкъдим < ителгән. Фронт сызыгы аръягына берничә тапкыр төшерелгән, анна- - ры ике елдан артык дошманның ерак тылында эшләүче «Москва» = исемле махсус десант отряды командиры урынбасары булган. Әйтү- п ләренә караганда, кыю һәм тәвәккәл егет.
Медведовский, папкасын ачып, кече лейтенант Фазлыйәхмәтов- ның хәрби характеристикасын алды һәм аны генерал алдына китереп салды. Язу машинкасында басылган нибары ярты битлек теквт иде УЛ.
— һәм бер генә кимчелеге дә юкмы? — Фронт штабы начальнигы урынбасары, ышанмыйчарак күзләрен кысып, укылган кәгазьне өстәл кырыенарак этәреп куйды.
— Алар, иптәш генерал, Фазлыйәхмәтовның үткәндәге кимчелекләре. Шуңа күрә алар турында...
— Ә сез шулай да әйтегез әле. Чөнки Бютов — бик мөһим
район. •
Майор яңадан папкасын ачты һәм генералга бер-берсенә беркетелгән берничә кәгазь бите сузды.
— Менә сиңа мә! Яхшы яклары бер биткә дә җитмәгән, ә кимчелекләре биш биткә дә чак кына сыйган. Утырып торыгыз, Медведовский, үзем укыйм...
Бу биш бит Үзәк кушуы буенча «Москва» махсус отрядының хәрби эшчәнлеген анализлаган офицер язмасының бер өлеше иде. Анда башлыча Зур җиргә чакырылган командир урынына калган Фазлыйәхмәтовның отрядка җитәкчелек иткән чордагы эшләре тас вирланган иде. Язма авторына Фазлыйәхмәтов ачыктан-ачык ошамаган: янәсе, чамадан тыш кайнар, кирәкмәгән эшкә алына, яхшы конспирация турында кайгыру урынына, отряд алдына куелган бурычлар даирәсенә керми торган төрле идеяләр белән хыялланып йөри.
Аннары мисаллар тезелеп китә. Берничә минутка генералның күңелен күтәреп җибәргән мисаллар.
«...Фазлыйәхмәтов Марьин Горкалы иптәшләргә немецларның газогенераторлы тракторын урларга, ә Талька группасына броня табарга куша. Ул, бернигә дә карамастан, танк ясарга һәм аны ки-
рәк булган очракта файдалану өчен урманда яшереп торырга карар итә. „
Танк белән уңышсызлыкка очрагач, Фазлыйәхмәтов катапульта корырга тотына. Аның уенча, ул дүрт йөз граммлы тол шашкаларын мең метрга кадәр арага ыргытырга тиеш була, һәм катапультага яраклы пружина табу өчен Марьин Горка һәм Талька подпольщиклары яңадан аякка бастырыла...
Фазлыйәхмәтов приказы буенча отрядта гитлерчыларны сурәтләгән плакатлар, карикатуралар ясала. Алар соңыннан дошман гарнизоннарына җибәрелә һәм күп кешегә күренә торган урыннарга эленеп куела. Рәсемнәр астына һәр вакыт: «Кызыл Армияның десант отряды басмасы...» дип языла.
Ләкин язма авторы, объектив кеше буларак, Фазлыйәхмәтовның разведчикка хас булмаган кайнарлык күрсәтүенә дә, конспирацияне санга сукмавына да карамастан, аның көчле ихтыярлы, чын-чын- лап куркусыз, байтак кына шәхси хәрби тәҗрибәгә ия булуын да билгеләп үтүне кирәк тапкан. Фазлыйәхмәтов дошманның сугыш кораллары, техникасы һәм җанлы көчләре төялгән унөч эшелонны шартлатуда катнаша. Мөһим булган тимер юл күперен җимерә. Махсус отрядның гитлерчыларның авиация бомбалары складларына һәм бензин саклау урыннарына һөҗүмнәре вакытында берничә тапкыр шартлату группаларына җитәкчелек итә. Марьин Горкада, Талька һәм Осиповичи станцияләрендә («гәрчә соңгы икесе аның зонасына кермәсә дә...«) фашист оккупантларына каршы көрәшүче җирле халыктан ышанычлы һәм актив разведгруппалар оештыра.
— Ә нәрсә, җитди, таләпчән ревизор! — дип куйды генерал һәм карап чыккан кәгазь битләрен яңадан бер-беренә беркетеп, Медведов- скийга бирде. — Ләкин бу кече лейтенантның кимчелекләре шулкадәр сокланырлык икән бит, ә? Хәзер кайда ул?
— Группа янында. Атна буе бик киеренке эшләделәр, бүген бераз тын алырга рөхсәт иттем. Сезнең янга чакырыргамы?
— Мин, ихтимал, үзем кереп чыгармын.
Разведчиклар землянкасына якынлашуга, генерал җыр авазы ишетте:
На позицию девушка Проважала бойца...
Аны Фазлыйәхмәтов һәм аның сугышчан дуслары җырлый иде... һәм менә кинәт кенә Зур театр янына җыелган сугыш ветераннарының кайсыдыр шатлыклы төркемендә фронтовиклар яраткан шул ук җыр яңгырап китте...
Псевдонимны сайлау
Фазлыйәхмәтов группасына бирелгән иркен землянкада җылы һәм уңайлы иде. Разведчиклар, яңа гына ышкыланган такталардан ясалган өстәл янына җыелып, патефонга кушылып җырлыйлар иде. Ләкин генерал күренү белән барысы да җәһәт кенә урыннарыннан сикереп тордылар. Командирлары рапорт бирү өчен, аны нәкъ менә фронт штабы начальнигы урынбасары күз алдына китергәнчә, кискен итеп алга атлады. Кемдер патефон тәлинкәсенә үрелде.
— Алмагыз! Чын күңелдән бирелеп җырлый. Һәм тавышы да ягымлы, — диде генерал, рапортны туктатырга, ә җырны дәвам итәргә ишарә ясап. — Шинельне кая эләргә була? Чәй белән сыйлыйсызмы?
«Мин дө, ул вакытта землянкада булган башка кешеләр дә бу кунак хәзер безне тикшерә, имтихан ала башлар дип уйлаган идек, — дип искә ала Фәрит Салихович. — Ә ул өстәл янына килеп утырды да җыр тыңлый башлады. Аннары, әйдәгез, күтәреп алыгыз, дигәндәй ишарә ясап, үзе дә әкрен генә җырлап җибәрде:
. Паряя встретила дружная •
Фронтовая семья.
Всюду были товарищи, <
Всюду были друзья... з
Соңыннан чәй эчтек, генерал безнең туганнарыбыз һәм якынна- о рыбыз турында сорашты...» 2
Ул кичнефронт штабы начальнигы урынбасары разведчиклар §
алдында торган заданиене бары тик бер генә тапкыр искә алды. Ул ц да булса Фазлыйәхмәтовтан:
— Нинди псевдоним сайладыгыз? — дип сорады. ♦
Фәрит, хәзер инде ул аны хәтерләми, «ский» кушымчасына тә- с мамланган ниндидер фамилияне әйтте.
— Юк, ошап җитми бу миңа. Разведчик псевдонимының мәгънә- - ле булуын яратам. Юкса, күптән түгел миңа: разведка группасы J җитәкчесе — Шукарь дип хәбәр итәләр. Мәгънәсезлек бит! Күз ал- £ дына Шолоховның кармакка эләккән карты килә дә баса. Уңышсыз- 2 лыкка юрау кебек. Алыштырдым! Мин сезнең урында булсам, менә * кем фамилиясен сайлаган булыр идем. — һәм генерал землянкада эленеп торган плакаттагы Александр Матросов рәсеменә төртеп күр-сәтте.
Фазлыйәхмәтов, герой фамилиясен алырга үземнең берничек тә тәвәккәллегем җитмәс иде, дип әйтте. Җаваплылыгы бигрәк зур бит.
— Ә син тәвәккәллә! Шулай дип килешик — Матросов.
һәм, теманы кискен үзгәртеп, генерал разведчикларга болай дип мөрәҗәгать итте:
— Миңа нинди дә булса шәхси үтенечләрегез, сорауларыгыз юкмы?
— Иптәш генерал, — диде Фазлыйәхмәтов, кыюлана төшеп, — минем икенче ай инде дустымны очрата алганым юк. Александр Чеклуевны. Ул теге яктамы?
— Чеклуев?
— Әйе. Без аның белән өч тапкыр тылга төштек, бер үк приказ буенча бүләкләндек...
— Борчыласың, димәк? Иптәшләрең турында уйлавың бик яхшы. Ә Чеклуев исән-сау. Нәкъ шуңа инде менә Шукарь исемен такканнар иде. Яхшы исем белән алыштырдым һәм эшләре дә бик яхшы бара, — дип шаяртты генерал. — Булдыклы егет ул Чеклуев! Һәм сиңа да ышанам, Матросов!
Төн. Дошманның ерак тылына очу алды төне. Бу — һәр вакыт диярлек яңадан башлана торган гомер. Тик айлары аның минутлар булып кысыла, ә көннәре исә әйтерсең йөрәкнең берничә тибеше эчендә узып китәләр. Кайберләренә — өч, кайберләренә ун тибеш кирәк. Шуңа күрә аларны яңадан үз тәртибе белән хәтергә төшерүе дә мөмкин түгел.
...Яшерен очрашу квартирасы. Лейтенант Морозов йөгереп керә. Агарынган, калтыранган иреннәре чак-чак кына кыймылдыйлар — сүзләрен аңлап булмый. Әйдә, үз-үзеңне кулга ал да сөйлә инде! Прищепчик һәлак булган икән. Гестапочылар башта аны яралаганнар, аннары камый башлаганнар. Разведчик аларның якынрак ки-
лүләрен көтә. Ниндидер сүзләр әйтеп кычкыра, ләкин нинди сүзләр икәнен аерып булмый. Аннары гранатасының әчкечен тартып ала да аны йөгерешеп килүче фашистлар өстенә тондыра: мәгез, кирәгегезне алыгыз, хәшәрәтләр!
Могҗизалар булмый булуын, һәм шулай да Фазлыйәхмәтов төнлә кешеләр җибәрә: бәлки исән калгандыр? Буш кул белән кайталар. Нәрсә әйткән, ни дип кычкырган икән соң Прищепчик һәлак булыр алдыннан? Геройның соңгы сүзләрен ишетәсе килгән иде... Айларны, озын айларны бергә үткәрделәр бит алар... Чын патриот иде — һәм бу турыда якташларына да белдерәсе килә.
...Лена Лиходиевская. Яки Елена Викентьевна. Фәриттән унбиш яшьләргә өлкәнрәк хатын. Милләте — белорус, партиясез, күп балалы ана. Аның яхшы кеше, чын патриот икәнен беләләр, ләкин шулай да отрядка чакырырга ашыкмыйлар иде. Балалары аркасында. Ул үзе килде: йомыш кушыгыз, сынап карагыз! дип ялынды. Сез бит туган Белоруссиямнең дөрләп янганын, совет кешеләренең һәлак бу-луларын күреп торасыз — мондый вакытта кичек читтә каласың да, ничек итеп сугышчы булмыйсың ди?
Башта аның эшкә карашы борчуга салды. Ул немец һәм бигрәк тә венгер, румын, итальян солдатларын һәм унтер-офицерларын аңлату, ялкынлы агитация белән Кызыл Армия ягына тартырга кирәк дип саный иде. Аларның күпчелеге эшчеләрдән һәм крестьяннардан тора бит, бөек хакыйкать аларга ничек барып җитмәскә тиеш соң? Еленаны: «Иптәш агитатор, саграк бул!» — дип кисәттеләр.
Бервакыт ул билгеләнгән урынга венгер унтер-офицерын алып килде, һәм унтер-офицер махсус отряд вәкилләренә беренче мөмкинлек чыгу белән совет солдатларына әсир биреләчәген белдерде. Шундый адым ясарга кирәклегенә аны (ул Лиходиевскаяга таба күрсәтте) шушы акыллы хатын ышандырды. Ул икенче венгер армиясенә кергән 151 нче венгер дивизиясеннән. Ләкин бу армиянең чынлыкта инде яшәүдән туктавы турында хәбәрләр булган иде. Чөнки әлеге армиянең 106 нчы һәм 108 нче дивизияләренең күпчелек солдатлары, сугышка барудан баш тартканнары өчен, Брянск янында гитлерчылар тарафыннан пулеметлардан атып үтерелгән. Ә 151 нче Оси- повичига килгән һәм Минскига китәргә җыена. Штаб ГФЛ га — яшерен кыр полициясе бинасына урнашкан...
Унтер-офицер, үзен ахыргача тыңлап бетермәсләреннән курыккандай, сөйли дә сөйли. Ә Елена Викентьевна елмая: менә күрәсезме, минем агитаторлык эшем дә үзенең нәтиҗәләрен бирә!
Гитлерчылар котырыналар, партизаннар хәрәкәтенә ярдәм итмәсен, аңа яңа көчләр өстәмәсен өчен, җирле халыкны аталар һәм асалар иде. «Бандитлар (фашистларның рәсми телендә партизаннар шулай атала иде) һәм аларның ирекле иярченнәре белән мөнәсәбәттә соңгы дәрәҗәдә катылык күрсәтергә», —дип приказ биргән Гитлер.
Ләкин иң кыргый чаралар да гитлерчылар көткән нәтиҗәне бирмәде: йөзләрчә патриотлар партизаннарга кушылды. Йөзләрчә кешеләр, үлем куркынычы белән исәпләшеп тормастан, дошман гарнизоннарына һөҗүм иттеләр, күперләрне һәм юлларны шартлаттылар. Ул геройлар, тереләр кебек, хәзер дә күз алдына килеп баса. Алардан башка махсус отряд берничек тә уңышка ирешмәгән, хәрби заданиеләрне тиешенчә үти алмаган булыр иде. Ә мөһим информация табу — бу кешеләрнең бөтен гомерләренең девизы, мәгънәсе булган иде бит!
Берәү болай дип хәбәр итә: Марьин Горка шәһәрчегенә О/П-41 номерлы зенит-артиллерия мәктәбенең 1888 курсанты килеп урнашты. Шунда ук составында 1571 кеше булган 2635 номерлы гренадер полкы тора. Икенчесе моны раслый: әйе, дөрес, бу — кыр почтасы 118
номеры 11024 булган 2635 нче полк. Һәм өстәп куя: гитлерчылар Талька станциясендә 32 вагон авиабомба бушаттылар. 12 вагонның бомбасы Медведевка һәм Михайловкадагы складларга, калган егермесенеке Пуховичи аэродромына озатылды...
Бу мәгълүматларны, чак-чак кына шифрларга өлгереп, Үзәккә Николай Гришин тапшыра. Ул 1943 елның маеннан бирле «Москва» ♦ махсус отрядын ышанычлы рәвештә радиоэлемтә белән тәэмин итә.
Ә 1943 елның 20 ноябрендә Гришин Үзәккә болай дип хәбәр ит- s те: «Гарнизонны һәм Осиповичи станциясен күзәтүче Е. В. Лиходи-- евская бүген гестапо тарафыннан кулга алынды. Җәзалау вакытын- = да иптәшләренең исемнәрен фаш итмәү өчен төрмәдә үз-үзен 2 үтерде...» 2
Авыр, дошманның ерак тылына — билгесез, көтелмәгән күп төр- 2 ле сынаулар сагалап торган җиргә — очар алдыннан йокыга китүе 5 бигрәк тә авыр. Разведгруппа командиры хәрби дусларының да йок ламаганын, бары тик нәрсә турындадыр уйлап, үзләре өчен нинди- ♦ дер мөһим мәсьәләне чишкәндәй тынып кына калганын яхшы белә. - Ә менә С. Орджоникидзе исемендәге Мәскәү авиация институтының 7 элекке өченче курс студенты, туган Ватаныбызга фашистлар һөҗүм = иткәч, үзен разведчик итеп җибәрүләрен сораган Фәрит Фазлыйәх- ° мәтов нинди мәсьәлә чишә икән соң? Ул хәзергә бернинди мәсьәлә £ дә чишми. Болай гына, рәте-чираты чуалып беткән төрле вакыйга- - ларны исенә төшерә...
Караңгыда Фәрит генералга мәгънәле псевдоним табарга булыш- 5 кан плакатны карарга тырышты. Һәм аны, аның портретын, таныш портретын күрә, берничә кат укылган, мөгаен, инде ятланып беткән текстны яңадан укый төсле тоелды.
Локня — Великие Луки өлкәсе. Ә Бютов — бу инде Көнчыгыш Пруссия. Ләкин Александр Матросовның хәрби юлы Локня тирәсен дәге Чернушка авылы янында өзелеп калмады, совет сугышчыларын- нан беренче булып, ул дошман территориясенә аяк басар.
Землянкада тынлык.
— Барыгыз да йоклыйсызмы?—дип сорады ярым тавыш белән фазлыйәхмәтов. ■
Аңа беркем дә җавап бирмәде.
Дошман тылында
— Игътибар, әзерләнергә! Бу мизгелне ничаклы көтсәң дә, ул барыбер искәртмәстән генә килеп җитә. Күптән түгел генә әле фронт сызыгын үткәннәр иде, күптән түгел генә караңгы, бозланган иллюминаторлар артында зенит утларының чуалчык букетлары ялтырап калган иде.
Кискен итеп, салкын тигәндәгедәй тавыш белән, сирена гырылдый. һәм гүя аңа өстәмә булып очучы кабинасы өстендә сары ут күз кыса. Бу — килеп җиттек дигән сүз. Бу — әзер бул! дигән сүз. Та вышсыз-тынсыз гына люк ачыла. Йөзгә кискен итеп салкын һава агымы бәрелә. Шаулап торган караңгылыкка капчыкларны этеп төшерделәр. Самолеттан бер-бер артлы разведчиклар сикерә башлады. Соңгы кеше булып командир сикерде. Беренче секундта ул үзен куе бозлы һавада асылынып, хәрәкәтсез калгандай хис итте. Як ягына каранып алды: астагы утлар әйтерсең лә киңәеп, зураеп аңа каршы йөгереп киләләр иде. Утлар! Ләкин күңелгә ышаныч сала, син үзең генә түгел, сине көтәләр, дигән утлар түгел иде алар. Биредә, Көнчы
гыш Пруссиядә, разведчикларны көтмиләр иде. Күңелне куандыручы коткару утларын да алар өчен кабызмаганнар иде. Парашютлар аларны ят. дошман җиренә таба алып киттеләр!
Бәхеткә каршы, утлар яныннан ату тавышлары ишетелмәде. Фазлыйәхмәтов җиргә тыныч кына, тирбәлеп кенә төшеп утырды. Шикләнерлек бер нәрсә дә булмавына ышангач, аягына торып басты. Тирә-якта сагайта, куркыта торган тынлык. Төнге тонык киңлек. Уңда, якында гына ниндидер таш корылма беленеп тора. Артында, борылып карауга, карта буенча таныш булган сирәк урманлыкны күрде. Шәрә, үтәли туңган агачлар, тонык кына тавыш чы-гарып, теләр-теләмәс кенә шыгырдыйлар иде. Тиздән кар ява башлады. Монысы яхшы — эзләрне күмәчәк.
Көтмәгәндә карга кычкырды. Бер тапкыр, ике, өч тапкыр. Фазлыйәхмәтов шатланып куйды: димәк, Николай Гришин якынлашып килә — бу аның сигналы. Җавапны ишетеп дәртләнгән, күңеле күтәрелгән Николай бер минуттан аның янында иде инде. Калганнары да бер-бер артлы жыелып бетте. Дөрес, Михаил Козич кына аягын нык авырттырган һәм ул кыенлык белән генә атлый иде.
— Урман эченәрәк керәбез, — дип боерды командир.
Җилкәләренә капчыкларын салып, парашютларын алып, күләгәләр кебек, тын гына урманга таба юнәлделәр. Авыл өстендә кояш күтәрелгәндә разведчиклар инде куркынычсыз урында иде.
Фазлыйәхмәтов сугышның яртысын дошман тылында үткәрде. Ләкин анда, оккупацияләнгән туган җирдә, кешеләр үз итәләр иде. Биредә исә барысы да башкача: дошманлык һәм явызлык сагалап тора.
Парашютларны якын-тирәдәге печән кибәнчекләре эченә яшерделәр. хәзерге вакытта моннан да уңайлырак башка урын юк иде. һәм моннан, урманга ышыкланып, фронт штабына түб&ндәге хәбәрне җибәрделәр: «Җиргә исән-имин төштек. Эшкә керешәбез. Матросов.» Хуҗа исә үзенең җавабында тиз хәбәр иткәннәре өчен рәхмәт әйткән, җиргә уңышлы төшүләре белән котлаган һәм тагын бер кат болай дип кисәткән: «Кыен район, мөмкин кадәр саграк булыгыз!»
Бер көннән штабка яңа радиограмма китәр. Матросов гомуми характердагы мәгълүматлар тапшырачак. Шундый-шундый торак пунктлар һәм шундый эшләр бар: фашистлар окоп линиясе сузалар. Көнчыгыш Пруссия белән Польша арасындагы чикнең ике ягы да бер-береннән 100—150 метр ара калдырып, дзотлар белән ныгытылган. Окоплар өч рәтле. Юл буйлап тимер чыбык киртә сузыла. Бютов һәм Мышинец шәһәрләре берничә кат окоп һәм дзот линияләре белән уратылган.
Үзегезне разведкадан шундый донесение алган командующий урынына куеп карагыз. Аны кызыксындырган район ерак, бик ерак — аңа рекогносцировкага барып та, бинокль ярдәмендә дә карап булмый. Ә менә разведчикларның мәгълүматлары картаны ничектер җанландырып җибәрделәр. Алар эшне чынбарлыкка шулкадәр якынайттылар ки, барысын да күрергә, барысын да күз алдына китерергә мөмкинлек туды. Менә алар — бу авыл-крепостьлар. Сулда — кеше дә, машина да үтә алмаслык сазлык сузылган. Уңда — автомобиль юлына параллель рәвештә — дзотлар белән аралаштырыл- ган күп километрлы окоп линиясе. Дзотлар чик буе буйлап та сузылган — менә алар! — һәр 100—150 метр саен. Тимер һәм шоссе юлларның тыгыз төене булган Бютов янында шулай ук ныгытмалар. Ә сиңа, командующий, карта сокланып карап утыру өчен түгел, ә бәлки гаскәрләреңне шул юнәлештә һөҗүмгә алып бару өчен кирәк. Дошманның нәкъ оясына урнашкан һәм барысын да күрә торган күзләргә, барысын да ишетә торган колакларга әйләнгән чая егет
ләргә синең рәхмәтең менә ни өчен чиксез зур. Алар анда беренче булып килделәр, кечкенә, ләкин сугышчан авангард булып килделәр.
һәм менә шуңа күрә аның үз кулы белән язып, кичекмәстән алар- га—«Александр Матросов» сугышчыларына түбәндәге хатны җибәрергә приказ бирүе очраклы түгел: Ф
«Кадерле иптәшләр! Сезне Яңа, 1945 ел — дошманны тәмам тар- , мар итү елы белән кайнар рәвештә котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, 7 бөек Ватаныбыз файдасына, батыр армиябез даны өчен сезнең авыр < хәрби эшегездә уңышлар телибез. Барыгызны да кочабыз!»
Базаның ерак сагы урнашкан агачлыктан өч тапкыр ябалак кыч- 2 кырды. Аның тавышы командирга ваемсыз түгел, ә бәлки таләпчән, g хәтта чак кына борчулы да төсле тоелды. Ябалак урман кырыена ук терәлеп торган торак пунктта җәзачылар күренсә генә телгә килер- ч гә тиеш иде. *
— Икенче вариант! — дип боерды командир. Бу поселокка па- ♦ раллель булган һәм шунлыктан капланып торган урман ызаны буй- с лап эчкәрәк — «адашкан» снаряд җимергән ташландык каравыл 2 алачыгына күчәргә дигән сүз иде. Анда ике якка да чыгу юлы бул- = ган подвал бар. Аннан Гришин көне буе җыелган информацияне J тапшыра алачак. Анда кайбер кызыклы әйберләр дә бар: үзәк пункт аша фронтка китүче хәрби эшелоннар саны кимеде, һәм, киресенчә, - һаман саен ешрак, аеруча төнлә поездлар кире якка чаба башлады: * ачык платформаларда — чемоданнар өеме, шкафлар, сейфлар. Әллә 5 бу фронт сызыгын чираттагы «тигезләүме»? Шулай, күрәсең. Моны командованиенең белүе мөһим. Эвакуацион чаралар күрүче дошман чигенергә әзерләнә. Сугыш законы шундый.
Таралышып, кызу, тир бәреп чыгарлык адымнар белән атладылар. Куркыныч иде. Командир үзләренең таштан да ныграк булулары белән мактанучыларга ышанмый иде. Аларны менә разведка тормышы гына үзләрен нык тотарга, кем әйтмешли, тимердәй чыдамлык күрсәтергә өйрәтте. Мондый чакта бернинди куркыныч та чыгырдан чыгара алмый. Уйлар да киеренке, ачык һәм конкрет бу-лалар. Фазлыйәхмәтов үз тәҗрибәсендә тагын бер нәрсәгә — сынау сәгате сукканда дисциплинаның бик нык ярдәм итүенә ышанды. Разведкада гадәттән тыш кешеләр түгел, ә шундый ук гади, гадәти кешеләр эшли! Ләкин дисциплина сиңа штаб биргән теләсә нинди белемнәрдән дә өстенрәк.
Фазлыйәхмәтов бу яктан бәхетле: аның группасы тормышта да, эштә дә һәм үз-үзеңне тотуның барлык ваклыкларында да дисциплинаны изге итеп саклый белә. Менә хәзер дә шулай. Ул әле моңа охшашлы шартларда кайбер мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерергә дә өлгермәде, ә разведчиклар инде бункерны карадылар, дозорлар куйдылар, эшкә әзерләнделәр. Радист аппаратура белән кайнашкан арада башкалар антенналарны сузып өлгерде.
Николай Гришин, стационар шартлардагы кебек, алгычны ялгады, мөмкин булган кадәр кыштырдауларны бетерде, эшләп торучы, буталып беткән нокталар арасыннан чын осталарча үзенекен — иң якынын, бердәнберен эзләп тапты. Хәзер, дусларының күзәтүе астында, Гришин хуҗага дошман тылларының качуы-күченүе турында хәбәр итә. Ашыга ул, ашыга: гитлерчыларның да радиослужба разведкасы йоклап ятмый бит, үзенә билгеле булмаган рациянең һәр сигналын тотарга һәм урынын ачыкларга тырыша. Бютов һәм Мы- шинец урамнарында, аның тирә-якларында Фазлыйәхмәтов түбәләренә зур антенналар куелган машиналарны күп мәртәбәләр күргән иде.
Козич кайтты. Ул заданиега кича к1гчтен, Тодт тезелеш подрал делениеләренең чик буе авылларына ни өчен килгәнлеген тикшерергә киткән иде. Моңа кадәр анда, жандармнардан башка, хәрбиләрдән беркем дә юк иде. Бүген төнлә, диде Козич Фазлыйәхмәтовка, җир казу техникасы китерелде, солдатлар автоген белән ниндидер металл конструкцияләр ябыштыралар. Таң алдыннан эш башланды төзү ’>еләр күп километрлы траншея казыйлар, ә флангларда шоссе борылышына каршы металл конструкцияләр куялар һәм аларны бетон белән катыралар — бронекалфаклар эшләнә. Әле тын да алырга өлгермәгән Гришин, командирдан текст язылган тар кәгазьне алды да. тиз генә шифрлап, оста радистларның гына көченнән килә торган тизлек белән аны фронт штабына тапшырды. Ул эфирда гадәттәгедән артыграк торуыннан курыкмады, чөнки бу базадан тапшыруларның алып барылганы юк иде әле. Аннары ябалак сигнал бирү белән разведчиклар да моннан китәчәк.
Ләкин ябалак кичкә кадәр диярлек тавыш бирмәде. Ул җәзачыларның, үз кешеләре өчен берничә йортны бушатып, кунарга калуларын күргәч, Фазлыйәхмәтов янына килде. Туңган, ачыккан. Ләкин ашарга утырмады, бары тик тәмәке төреп бирүләрен генә үтенде — чөнки үзенең өшегән бармакларын кыймылдату авыр иде.
— Моннан китәргә кирәк, иптәш командир! — диде разведчик. — Алар безнең эзгә төшкәннәрдер, дип уйлыйм. Ниндидер парашют алып килделәр, урманга таба күрсәтеп, авыл кешеләреннән нидер сораштылар...
Фазлыйәхмәтов үзе дә шул хакта уйлый иде. Бәхеткә каршы, Польша инде ерак түгел. Анда кешеләр башкарак: сыендырырлар да, ярдәм дә итәрләр. Ә монда, бу районга «эшкә генә килеп йөрергә» кирәк. Гришин яңадан элемтәгә- чыкты, хуҗага, монда очар алдыннан сөйләшкәнчә, күршедәге базага күчү файдалырак булачагын хәбәр итте. Элемтә үзәгендә тәҗрибәле майор Медведовский иде — ул шунда ук ризалык бирде.
һәм яңадан юлга кузгалдылар. Туңган җиргә сак кына, йомшак кына басалар. Күңелсез, кукраеп торган хуторны читләтеп уздылар: арттан атулары ихтимал. Аннары бер генә секундка да тоткарланмыйча, бердәм ыргылу белән ташланган чик буе контроль полосасын кисеп үттеләр: чик буе менә кая кадәр күчкән икән. Тагын хутор. Монысы инде полякларныкы: инде күптән ремонт күрмәгән тәбәнәк, агач өйчекләр. Аны да әйләнеп үтеп, Ольшин авылында туктадылар. Күзәтү күрсәткәнчә, анда солдатлар, жандармнар юк кебек иде. Разведкага Михаил Козич китә. Поляк телен яхшы белүе дә ярдәм итәр аңа. Ул инде бер атна элек Ольшинда булган, алдан танышлык та урнаштырып кайткан иде.
Ялыктыргыч көтү минутлары. Авылда үлем тынлыгы. Урамда йөрүчеләр дә, тәрәзәләрдә утлар да күренми. Бары тик чаттагы, тыштан бай күренгән бер йортның морҗасыннан гына төтен чыгып тора. Фазлыйәхмәтов авылга башкаларга караганда якынрак килде, һәр кыштырдауны борчылып тыңлап торды.
Тынлыкны нык, куркусыз аяк тавышлары бозды. Димәк, Козич- ның юлы уңган.
— Танышыгыз, бу безнең дус, — диде Михаил, киң җилкәле, илле яшьләр тирәсендәге, өстенә таушалып беткән күн кием кигән ир кешегә ишарәләп. — Ул безгә барысын да сөйләр...
Җирдә күпме яшәргә туры килсә дә, Фазлыйәхмәтовның полякларны бервакытта да онытасы юк. Аларның яхшылыгын, дуслыгын, һәр вакыт ярдәмгә килергә әзер торуын онытып булмый. Менә ул — меңнәрнең берсе. Туганнарча җылы итеп күрешә. Өендә кабул итә
алмавы өчен гафу үтенә: солтыста, ягъни старостада, морҗасыннан төтен чыгып торган өйдә жандармнар тукталган. Бүген бөтен авыл буйлап йөрделәр, иркенрәк биналарны карадылар: төзүчеләр килә, диделәр. Күрәсең, чикне ныгытырга. Капчыгыннан бәрәңге, ипи сыныгы чыгарды, — гафу итегез, бүтән бернәрсә дә юк. Тирә-якта ни барганын, районның ничек «сулаганын» җентекләп сөйләп бирде. Аннары урман эченә — немецларның облава ясауларын күздә тотып казылган землянкаларга кунарга алып китте. «Монда бернидән дә 5 курыкмагыз!» — дип тынычландырды ул саубуллашканда, һәм. Ко- 5 зичны үзенә чакырып, китеп барды: Козич полякка тартым иде. -
Иртән, чак кына яктыра башлауга, урманга җан керде: ул кешеләр авазы, машиналар гөрелтесе белән тулды. Арттан куып килүләре д түгелме? Разведчикларга әзерләнергә приказ биргәннән соң, Фазлый- ~ әхмәтов, бер агачтан икенчесенә күчә-күчә, шосседан тармакланып ? киткән юл кырыена килеп чыкты. Машиналар үтеп тора, ләкин алар ф җәзачылар түгел, саперлар икән. Конвой күзәтүе астында, җәяүләп, _ башларын түбән салындырган төрле яшьтәге ирләр атлый. Фәрит “ аларның көчләп эшкә куып китерелгән кешеләр икәнен аңлады. Землянкага кайткач, Фазлыйәхмәтов үзенең поляк дусты белән Козич- “ ны да очратты. Алар алдында дәфтәр бите кисәкләрендә иртәнге _ аш тора: җан башына икешәр бәрәңге, бер баш суган һәм бер телем - ипи. Шешәләрдә кызгылт-көрән төстә чәй ялтырый: җиргә төшкән- I нән бирле беренче чәй.
Михаил, әле күптән түгел генә ашаганын әйтеп, Фазлыйәхмәтов белән бергә читкәрәк китеп утырды һәм үзенең барлык күргән-белгәннәрен сөйләп бирде. «Саперларны иске ныгытмаларны биегәйтү өчен китергәннәр. Жандармнар җирле халыкны оборона эшләренә куалар. Ә аерым исәптә торганнарны илле-алтмыш километр ераклыкка алып китәләр: сезне, дип аңлаталар моны, инде биредә калды-рып булмый, сез фюрер каһарманнарына хыянәт итәчәксез. Күпләрен «Советларга теләктәшлек өчен» концлагерьларга җибәрәләр: Бандыс авылыннан — илледән артык, Завада хуторыннан егерме җиде кешене озатканнар. Бер авылда кулга алынганнар: «Барыбер Советлар килер!»—дип кычкырган. Ерткычланган җандармнар аларны үтергәнче кыйнаганнар. Фәлән авыллар белән фәләннәр арасында, — дип дәвам итте Козич, — саперлар бронекалфакларга пулеметлар ур-наштыра. Шоссе кисешкән җирдән ерак түгел, сазлыктан башлап, танкка каршы канау казылган».
Фазлыйәхмәтов игътибар белән тыңлады. Тегендә, йөзләрчә километр ераклыкта тулырак картина барлыкка килсен өчен, барлык бу мәгълүматларны күңеленнән бер бөтен итеп берләштерде. Фәрит сугышларда разведчик түгел, ә бәлки халык, армия отканлыгын, ләкин разведчикның да һөҗүмгә баручылар сафында чын-чыннан беренче сугышчы булып баруын аңлый, һөҗүм итүчеләрдән шактый алгарак китеп, ул, разведчик, автомат белән түгел, ә бәлки тиз һәм тирән уйлавы, үткен күзе, бөтенләй көтелмәгән информациягә күз ачып йомганчы төшенү сәләте, дошманның уена үтеп керүе, аның адымнарын алдан сизеп алуы белән ярдәм итә. Хәзер Гришин ашап алыр да, тапшыргычын үзен фронт штабы белән күренмәслек итеп бәйләүче дулкынга көйләр.
«Хуҗага. Мышинец гарнизоны икеләтә диярлек артты. Ике танк батальоны, пехота полкы һәм ротага якын элемтәчеләр килде. Матросов*.
«Хуҗага. Бютов аша бер көндә кешеләр һәм техника төялгән 26 эшелон узды. Җидесендә техника яхшылап брезент белән ябылган.
Солдатлар фюрер уйлап тапкан, Германияне коткарачак ниндидер яңалык турында шаулашалар. Матросов».
«Хуҗага. Көнчыгыш Пруссиядән Мышинец һәм Чарня аша Оль- шинга һәм аннары Барановога таба мотопехота, танк һәм автомашиналар колоннасы хәрәкәт итте. Матросов».
Җил, кешеләр шау-шуы һәм моторлар гөрелтесе белән тулган чик буе урмамы шаулый. Дошманның оборона сызыгы ныгытыла. Соңгы сәгатьне кичектерү өчен бөтен нәрсә шунда ташланган. Гитлерчыларның күп санлы частьларыннан һәм подразделениеләреннән ерак та түгел, урман караңгылыгына ышыкланып, совет радисты шакылдата: «Та-та-та... тя-ти-ти...»
Җәза көне якынлаша...
«Мәгълүматлар кичекмәстән кирәк!»
«Матросовка. Сездән фронт яны полосасында дошманның төзелеш һәм оборона корылмалары системасы турында кыйммәтле мәгълүматлар алдык. Мотопехота һәм танк частьларының Көнчыгыш Пруссия районнарыннан алгы сызыкка таба хәрәкәте турындагы мәгълү . матларыгыз да бик әһәмиятле. Молодцы! Хуҗа!»
— Кяя. миңа укырга бирегез әле... Миңа да... Миңа да...
Фазлыйәхмәтов радиограмманың аның дусларын шулай дулкын-ландырачагын көтмәгән иде. Ул аны аларга тантаналы итеп кычкы рып укып чыкты. Соңыннан радиограмманы кулдан ясалган пепель- ницада яндырды һәм көлен уып ташлады:
— Я, нәрсә, эшкә керешергә кирәк...
Командир заданиелар бүлде, хәзер нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеген әйтте, сак һәм тупланган булу турында кисәтте. Оль шин һәм Завадада жандармнар яши башлаган. Өченче көн һәм кичә барлык каралтыларны карап чыктылар, печән өемнәрен шомполлар белән капшап карадылар. Дуслардан берәү хәбәр иткәнчә, монда яшәүчеләрдән кемнең урманга йөрүен, утын складыннан урман эченә илтә торган эзләрнең кемнеке булуын аеруча төпченеп сорашты -
• лар. Димәк, дип нәтиҗә ясады командир, без сагаерга тиеш, югыйсә, бәлага юлыгуыбыз ихтимал. Землянкаларда кыенмы? Әйе, кыен! Суык. Юеш. Ягарга ярамый. Көндез чыгарга ярамый. Ләкин ни хәл итәсең? Булганнары өчен дә әле поляк дусларга рәхмәт? Менә бу землянкалар өчен. Аларны шулкадәр оста итеп яшергәннәр ки, хәтта яныңда торып та таба алмыйсың. Икмәк һәм бәрәңге өчен дә рәхмәт. Алар аны үзләренең семья членнары арасындагы кебек итеп бүлештеләр.
Разведчиклар үзләренең командирларын аңлыйлар иде: ул базадан ике тәүлеккә генә китеп торды, һәм. табигый ки, борчылды. Үзе өчен түгел, беренче чиратта, алар өчен. Фронт яны полосасы чыннан да. гаскәрләр, димәк, абвер, гитлерчылар контрразведкасы подразде- лениеләре белән дә тулган.
Фазлыйәхмәтов беренче булып китте. Борис белән очрашу өчен аңа тагын алты-җиде километр үтәргә кирәк иде. Ә Борис дип разведчиклар бер яшь полякны атыйлар иде. Аның фашистларга нәфрәте гаять зур. Бернәрсәдән дә курыкмыйм. ди иде ул, аларны тар-мар итү өчен теләсә нинди куркыныч эшләргә барырга риза! Һөнәре буенча механик буларак, Борис, нинди дә булса йорт техникасын ре-монтлау өчең, баерак семьяларга барып йөри. Ә юл уңаеннан, гадәттән тыш күзәтүчән Борис машина номерларын да, сакчылар алма
шынудагы кечкенә генә үзгәрешләрне дә, документлар тикшергәндә гитлерчылар тарафыннан очраклы гына ычкындырылган сүзләрне дә бик тиз отып ала.
Бервакыт Борис Фазлыйәхмәтовка контроль-пропуск пункты янында булган бер вакыйганы сөйләде. Салам астында корал яки ф мина юкмы, дип крестьян чанасын тикшерүче немец солдаты кинәт кенә агарып китә һәм: «Майстертод»,— дип кычкырып, иптәшенә ташлана. Ул курку һәм шул ук вакытта ялагайлык тулы күзләре - белән якынлашып килүче җиңел машинага таба күрсәтә. Башка солдатлар да шосседан төрле якка сибеләләр һәм, юл кырыена чыгып. - үрә каталар. «Ә» дигәнче шлагбаум күтәрелә. Ул да гүя фашист сәламләвенә охшап урынында катып кала. Машинада Мышинец үзә- g гендә аерым зур йортта яшәүче майор утыра иде. Ул яшәгән йорт - янында даими рәвештә кешеләр йөренә, майорның үзеннән дә югары- • рак дәрәҗәдәге офицерлар утырган машиналар бертуктаусыз килеп- ф китеп тора. Димәк, хикмәтле кош! Борис сүзләре буенча Фазлый- _ әхмәтов группасы майорның эзенә төште һәм аны күзәтү астына ~ алды. Ул «Майстертод» — үтерү остасы кушаматы алган абвер =- начальнигы булып чыкты. «Майстертод»ның Мышинецка аның үзен ~ һәм группасын эзәрләү өчен җибәрелгәнен ул вакытта Фазлыйәхмә- _ тов белми иде әле. Бу соңыннан, фронт штабына кайткач ачык- - ланды. е
Бүгенге очрашуга Борис әле генә жандармнар заданиесен үтәп өенә кайтып килүче җир казучы кыяфәтендә килгән иде. Башында — кайчандыр куян тиресеннән тегелгән чамасыз таушалган бүрек, өстендә — тишекләреннән мамыгы тырпаеп торган, безнең Россиянең җылы сырмасын хәтерләткән куртка. Егерме ике яшьлек егет көч җитмәслек эштән арган иргә әйләнгән, бары тик күзләре генә яшь һәм дәртле ялтырыйлар.
— Хәерле көн...
— Исәнме...
— Әрдәнә. Бер сәгатьтән...
Куаклык каплап торган әрдәнәдә көрәге, сырмасы һәм бүреге калды; өстенә кыска пальто, башына колаклы кышкы бүрек киеп, кулына инструментлар тутырылган портфельга охшашлы сумкасын алгач, Борис яңадан үз яшендәге кешегә әйләнде. Ул яңадан механик иде. Шунда ук, салкында туң май белән берәр телем ипи ашады лар. Борис совет дустының ярлы паекта утыруын белә һәм очраш-кан саен аны ашаткалап китәргә онытмый иде. Бары тик шуннан соң гына ул нәрсә күрүе, ишетүе, белүе турында хәрбиләрчә төгәл итеп сөйләп бирә. Чарня авылына алгы сызыкка киткән артиллеристлар урынына танк частьлары килде: егерме танк, ун данә, — Борис монда нәрсәнең нәрсәгә икәнен белә, — төрле техник летучкалар, бары тик йөртүчеләре генә булган утыз биш автомашина. Өстәвенә, машиналар барысы да яңа. Озакламый мәктәптән — күрәсең, штаб шун да урнашкан — интендант чыкты. Ул, үзен көтеп торучы солдатлардан бер команда алып, полиция участогына чакырылган солтыс янына юнәлде. Интендант, хәтта исәнләшеп тә тормастан, бер сәгатьтән ашханә ишегалдына ике-өч дуңгыз баласы һәм бозау яки тана китерергә кушты: имеш, танкистлар арганнар, еларга тизрәк ит ашатырга кирәк. Кешеләргә әйтегез: вермахт барысы өчен дә түлиячәк. Һәм кыр почтасы 04765-Д булган частьны атады.
— Алар кайдан килгән соң? — дип сорады Фазлыйәхмәтов.
— Бютовтан. Бу дөрес!
— Машиналарында нинди билгеләр бар?
— Билгеләр була торган урыннар барысы да буялган.
Фазлыйәхмәтов гитлерчылар техникасында имән яфрагы, кабан дуңгызы, кара тәре һәм калкан ясалган түгәрәк, чабып баручы кабан, чәберчек кош сурәте кебек билгеләр булуын белә иде. Бервакыт «Москва» отряды разведчигының тыгыз итеп эләктерелгән брезент астындагы машиналарда римча язылган «Ү» хәрефен, ә хәрефтән уңда тешен ыржайткан бүре танавын күреп кайтуы хәзер дә хәтерендә әле. Соңыннан ачыкланганча, алар химиклар булган.
— Борис, бу бик куркыныч эш, ләкин шулай булса да, буяу астында нинди билгеләр булганын ачыкларга кирәк.
Командир Борис белән саубуллашканнан соң, Чарняга китте. Анда тирә-юньнән өч йөзгә якын кешене җир эшләренә куып китергәннәр. Алар арасына кереп югалуы һич тә кыен түгел. Күптән түгел ул монда күргән артиллеристлар хәзер чыннан да юк. Шәһәрчеккә танклар килүе дәвам итә. Алар да, җиңел машиналар кебек, завод буявы төсен югалтырга өлгермәгәннәр әле. «Менә монда авиация чакыртсаң иде! Ә нигә чакыртмаска?» — кинәт аның башына шундый уй килде.
Командир базага кайтты. Аяклары уттай яна. Тәне үтәли туңган төсле. Үтереп ашыйсы килә: Чарняда бары тик бер миски генә бодай өйрәсе эләккән иде.
— Монда хәлләр ничек?
— Без табыш белән. — дип җавап бирде барысы өчен дә Гришин, һәм алар, - бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, резервка тартыла торган ба* тальоннар һәм полклар, кыр телефоны өчен яңа линияләр, яралыларның агылып торуы, аларның хәтта аерым йортларга да урнаштырылуы туында сөйләргә тотындылар. «Ә моны, — диде разведчик канәгатьләнү белән,— Вера бирде».
Һәм ул командирга конверт сузды. Аны фашист сөргененнән качкан һәм полякларда вакытлыча сыену урыны тапкан рус кызы Вера тимер юл станциясе яныннан тапкан. Конверт тышына ашыгып һәм нервланып инде таныш булган кыр почтасы саны язылган иде: 04765-Д.
— Очучыларга эш ясыйкмы? — дип сорады Фазлыйәхмәтов.
Гришин үзенә эшкә әзерләнергә кирәклеген аңлады.
Икенче көн таңы еш шартлаган бомба авазлары белән истә калды. Шәфәкъ төсенә кергән күктә зенит залплары ялтырап китте. Ләкин соң иде, чөнки кызыл йолдызлы самолетлар тирә-яктагы җирне Ай ландшафтына охшашлы хәлгә китергәннәр иде инде. Танклар янды. Автомашиналар янды. Чыжылдап һәм каты тавыш чыгарып ягулык мичкәләре шартлады. Авыл буйлап ярым шәрә, акылдан шашкан дошман солдатлары һәм офицерлары кая карарга белмичә кыргыйларча чабышалар иде.
Урман ышыгындагы землянкада разведчиклар командирны, ә командир аларны кочты.
Соңыннан яңадан дары сөреме белән тулган тынлык урнашты. Бютов. Мышинец, Пшаснышедагы гитлерчы учреждениеләр, маскировка турында әллә ни кайгыртып тормастан, ашыгыч рәвештә җыена башладылар. Хәер, Мышинецта Фазлыйәхмәтов моны үз күзләре белән күрде. Абвер йортыннан чемоданнар чыгаралар иде. Аларда, һичшиксез, таланган байлык булырга тиеш. Яшерен документларны шулай чемоданнарга тутырып йөртмәсләр. Ялтырап торган күн итегенә камчы белән суккалый-суккалый, «Майстертод» төяү эшләренә үзе җитәкчелек итте. Соң, абвер чемоданнар белән шулай ашыга икән, димәк, озак калмаган...
Берлин аксөякләре үзләренең качуларын төрлечә яшерергә маташтылар. Олыпинда жандармнар алдында Геббельс министрлыгы-
ның жаваплы хезмәткәре чыгыш ясады. Ул бернинди дә дәлилләр китермәде, конкрет итеп бернәрсә турында да сөйләмәде, бары тик: «Без аларны кире борачакбыз!» —дип, трибунага гына суга алды: Жандармнар элеккечә, гайрәтләнмичә генә, карлыккан тавыш белән; «Зиг хайль!»—дип кычкырдылар. Ф
Ә алдагы көрәш боҗрасы кысылганнан-кысыла барды. Хуҗа гаскәрләрнең хәрәкәте, резервларның туплануы, совет авиациясе өчен зуррак нокталар турында көн саен хәбәр итеп тору өчен Матросовка бөтен көчне җигәргә кушты. Заданиеләр торган саен ешрак: «Мәгъ- е лүматлар безгә кичекмәстән кирәк!»—дигән сүзләр белән тәмам- - лана башлады, һәм донесениеләр бер-бер артлы агыла торды.
«Хуҗага. Хожеле-Миловидь участогында зур танк часте барлыгы ' ачыкланды: 40 танк, танкка каршы ата торган 50 туп, 70 кә якын ~ мотоцикл, 250 кешелек мотопехота бар. Матросов».
«Хуҗага. Дылево районыннан Ольшин авылы аша Мышинецка * чигенүче танк частен күзәтәм: 30 танк, күп санда автомашина бар. = Матросов». d
«Хуҗага. Хожеле районыннан зур танк часте чигенә. Аның ал ’ дагы маршрутын күзәтәбез. Матросов». ь
♦Матросовка. Информация өчен рәхмәт. Гаскәрләрнең хәрәкәтен " туктаусыз күзәтегез. Танк һәм артиллерия группаларына аеруча •? игътибар итәргә. Хуҗа».
«Хуҗага. Безнең узел аша «Бөек Германия» дивизиясе төялгән эшелоннар узды. Матросов».
Фронт штабыннан түбәндәге задание алынды: бернинди куркы ныч белән исәпләшмичә, «Бөек Германия» танк дивизиясен аеруча игътибар белән күзәтергә. Ул, диелгән иде радиограммада, әлеге участокта иң куәтлесе һәм, .шуның өстенә, Гитлерга фанатикларча би релгәне. Бронеколонналарның һәр хәрәкәтен төгәл итеп белү мөһим.
һәм менә яңа радиограмма: «Бөек Германия» түбәндәге районда тупланды... Күренгәнчә, ул контрһөҗүмгә әзерләнә».
... Ниһаять, архивның күп битле томыннан Матросов тарафыннан алынган соңгы радиограмма килеп чыга:
♦Сезнең группа сугышчылары ♦Бөек Германия» танк дивизиясенең Көнчыгыш Пруссиядән фронтка күчерелүен үз вакытында күреп алдылар. Группаның бөтен личный составына рәхмәт белдерәм. Хуҗа».
Көнчыгышта каты, өзлексез гөрселдәү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара. Җир селкенгәндәй тоела. Урман калтырана. Юллар тоташтан техника, солдатлар белән тулган. Алар инде: «Зиг хайль!» — дип кычкырмыйлар.
Фазлыйәхмәтов, паникага бирелеп качучы бу тараканнарга карап, Мәскәү янын, үзенең беренче мәртәбә дошман тылына чыгуын исенә төшерде: ул чагында гитлерчылар тәкәббер һәм оятсыз кыла налар иде. Димәк, бу тәкәбберлек сүрелгән...
Ә аннары Ольшин ягындагы төтен, гөрселдәү тавышлары эченнән сугышчыларның кадерле йөзләре күренде: аларның бүрекләрен дә кызыл йолдызчыклар балкый иде. Кирза итекләргә йөзләрчә һәм йөзләрчә юлларның тузаны утырган. 139 нчы дивизия командиры Фәрит Фазлыйәхмәтовның рапортын тыңлады, разведка группасы җитәкчесе Александр Матросов дип язылган таныклыкны кулында озак һәм ничектер гадәттәгедән тантаналырак итеп тотып торды, һәм, җыелып торган офицерларга да игътибар итеп тормастан, разведчик ларны берәм-берәм кочарга тотынды:
— Батырлар... Чын батырлар!
Ул көн турында Фазлыйәхмөтов башка берни дэ хәтерләми. Ул €ер тәүлек диярлек урыныннан кузгалмыйча йоклый...
Аның каравы, авыр, утлы бу көннәр барысы да хәзер ап-ачык . булып хәтергә төшәләр. Фәрит Салихович разведчиклар, үзенең фронтташ дуслары белән очрашулары турында сөйли. Алар барысы да уңышлы эшлиләр.
Фәрит Салихович үве турында дәшми, күбрәк башкалар, аеруча Чеклуев, үзенең иң яраткан кешесе турында сөйли. Фәрит Салихович үзе күренекле һәм талантлы инженер булып үскән. Партком секретаре безгә аның турында болай дип сөйләде: «Бик яхшы работник. Бик яхшы коммунист. Аңа контроль кирәк түгел — үз-үзенә иң таләпчән контроль. Тик бер генә үпкә бар аңа — моңарчы үзенең ба-тырлык һәм каһарманлык белән тулы фронт тормышы турында бер генә сүз дә әйткәне булмады. Бәйрәмнәрдә орденнарын тага, ләкин иптәшләре: нәрсә өчен бирделәр, дип сораса, оялып кына җилкәләрен җыерып куя: сугыш өчен, әлбәттә, һәм тагын тынып кала...»
Әйе, Фәрит Салиховичның күп сөйләшә торганнардан булмавы дөрес. Ул кабат-кабат басым ясап әйтә: барысы да сугышты, бөтен ил, бөтен халык сугышты.
Күптән түгел Фәрит Салихович Польшага барды, кайчандыр үзе яшеренеп йөргән җирләрдә булды.
— Безне кырык дүрттә үзенә сыендырган авылларны һәм шәһәрләрне танырлык түгел, — ди Фәрит Салихович, уйчанланып һәм дулкынланып. — Алтын куллы халкының хезмәте белән Польша төзекләнгән, яшәргән. Мин сугышның кырыс елларында безгә ярдәм иткән барлык кешеләргә хөрмәт белән баш идем. Алар да миңа, теге вакыттагы кебек, ихтирам хисе белән җавап бирделәр...
Бер нәрсә дә онытылмый. Барысы да йөрәктә изге истәлек булып сак