ДУСТЫМНЫҢ ФӘРЕШТӘСЕ
ХИКӘЯ
ин Билал исемле егет белән бергә армия сафында хезмәт иттем. Холкыбыз да бер төслерәк булганга күрә, бик тиз дуслашып киттек.
Солдаттан кайту белән Билал шәһәрдә, ә мин туган авылымда төпләндем. Дус итеп аны туйга чакырдым.
— Озакламый мин дә әйләнәм, сезне дә туйга чакырам, — дип вәгъдәсен бирде ул да.
Без аның туена барырга бик дәртләнеп тордык. Менә бер заман Билал дустан хат килеп төште. «Кәүсәрия исемле тол хатынга йортка кердем. Шулай булгач, туй ясауны килештермәдек. Кәләшем юаш, басынкы, фәрештә диярсең».
ел тулып китте.
Күптән түгел, юк йомышны бар итеп, шәһәргә барырга булдым. Тукта әле, мин әйтәм, Билал дусның да хәлен белеп чыгармын. Күчтәнәчкә дип каз түшкәләре арасыннан иң зурысын сайлап сумкага салдым. Шәһәрдә йомышларымны башкардым да, ашкынып, Билал дуска юнәлдем. Ишекләрен шакыйм. Ачмыйлар. Әллә өйдә юклар- мы? Шулай аптырап торганда, өстенә затлы тун, башына мех бүрек кигән хатын күренде. Ул баскычтан менү белән, алтын тешләрен күрсәтәсе килгәндәй, елмаеп:
— Мин сезне күрү белән төсмерләдем. Солдатта Билал белән төшкән фотоларыгыз бездә бик күп, — дип, миңа кулын сузды.
Кәүсәрия сумкасыннан төрле зурлыктагы ачкычлар чыгарып, өч йозакка бикләнгән ишеген фокусчы сыман тиз генә ачып та җибәрде.
— Рәхим итегез! — диде ханым. — Тик менә Билал өйдә юк. Ко-мандировкага киткән иде.
Кәүсәрия ут кабызып чишенә башлады. Мин сумкамнан казны чыгардым да:
— Менә сезгә нәни генә күчтәнәч, — дидем.
Тату яшәсеннәр! Котлау телеграммасы суктык. Бераздан сабан туйга чакырып хат салдык. Ләкин җавап килмәде. Шулай итеп, ара бераз суынды, элемтәбез өзелде кебек. Инде Билалны күрмәгәнгә өч
Кәүсәрия ягымлы елмаеп кулына казны алды.
— Нәни генә, имеш... Торна хәтле ич бу. Рәхмәт яусын... Билал* ның
туганнары күчтәнәчкә тавык тәпие дә китергәннәре юк. Авылдан көтүләре белән
килеп, сосып китәргә генә беләләр...
Ул суыткычны ачты да, казны урнаштырмакчы булды. Сыйдыра алмагач,
балконга куярга итте. Шуннан соң гына, минем чишенми торганны абайлап, үзе
килеп төймәләрне ычкындыра башлады. Бу инде китмә дигән сүз. Чишенгәч,
нафталин исе аңкып торган залга уздым. Үзебезнең кибет складына килеп кердем
дип торам. Ниләр генә юк иде монда! Шулай да китап-фәлән күренми. Бүлмәдә
газета- журнал заты да юк. Монысы инде бигүк ошап бетмәде. Бераз пошынып
диванга утырдым.
Менә Кәүсәрия гәүдәсенә сыланып торган чәчәкле халат киеп чыкты. Көзге
алдына басып ясана-төзәтенә башлады. Билалдан биш- алты яшькә өлкәнрәк булса
кирәк. Шулай да чибәр каһәр! Моны чыннан да фәрештә дисәң була. Үзе камыш
кебек, кырмыска билле, көянтә кашлы. Тик менә күпереп торган калын чәчен
сарыга манып харап иткән.
— Хәниф, гаеп итмәгез инде, зинһар, — диде бу бераздан. — Сезне бу юлы
кунак итә алмам. Чөнки муеннан бурычка баттык. Берәүдән менә бу зур келәмне
алган идек. Сигез йөз сум тора. Үзем кассир булып эшлим. Эш хакы да ташка
үлчим инде.
— Зинһар, борчылмагыз.
— Бәлки сезгә мебель гарнитуры кирәктер, әмәлләрбез.
— Әллә Билал дус базада-мазарда эшлиме?
— Мин аны тәэминатчы итеп урнаштырдым. Урта белеме белән багана
башына менеп йөрмәс бит. Монтер да булдымы эш...
— Менә монысы гаҗәп... Үлеп ярата иде бит ул эшен...
— Ир кеше иң элек хатынын яратырга тиеш, — диде ханым, янә алтын
тешләрен ялтыратып. — Минем Билал — каз муены сыман, кая телим, шунда
борам.
Аңлашылды! Кереп капкан икән егет... Фәрештәнең шәбен тапкан икән шул.
Йөрәгем әрнеде, шулай да бу тәтәй ханыма күңелемдәген әйтә алмадым. Тизрәк
урамга чыгып киттем.
... Икенче көнне кайтып китәр алдыннан базарга сугылдым. Әни мүк җиләге
алырга кушкан иде. Шуны эзләп йөрим. Кинәт күзем бер сатучыга төште. Карале,
Кәүсәрия ханым ич бу! Билалның фә рештәсе өстенә иске тун киеп, шакмаклы шәл
бөркәнгән дә. мин күчтәнәчкә китергән казны (күтәргәндә җайлы булсын дип үзем
бәйләгән тасмасын да алыштырып өлгермәгән!), әйе. шул казны сатып ята.