Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР


Сүз башласаң, көтмәс сөйләп бетүеңне, Көй башласаң, көтмәс
көйләп бетүеңне. «Тозсыз», дияр дә үз сүзен сөйли башлар,
«Моңсыз», дияр дә үз көен көйли башлар.
«Дошманнарым кабыгымнан танырлар», — дип, Елан ел саен
тырышып кабык сала. Төсе үзгәрсә дә танымаслык булып,
Явызлыгы үзгәрүсез торып кала.
Тырнак астыннан кер эзләп Гомер итте.
Шул керләре хәзер үзен Күмеп китте.
Алтын табак тәмләндерми Тәмсез ашны.
Түрә булу ямьләндерми Ахмак башны.

Бер танышым чебешләрне Көзен түгел.
Язын санал гомер итә.
Көзен санар иде дә соң, Аңа тиклем
Чебешләре үлеп бетә.
Эзләп-эзләп табалмагач Сөзешкән үгезнең үзен, Көтүдәге һәр
үгезнең Кисеп аттылар мөгезен.
1978.
Ч и л э б е.