Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
РСФСР Язучылар союзы правленнесе
секретариатының утырышында Татарстан һәм
Дагстан Язучылар союзларының яшь әдәби көчләр
белән эшләү тәҗрибәсе турында җитди сөйләшү
булды
Башлап язучыларга һәм яшь талантларга
игътибарлы караш —совет әдәбиятының бик яхшы
традициясе КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре
белән эшләү турында»™ карарыннан сон әдәби
алмаш үстерү мәсьәләсенә игътибар аеруча көчәнде.
Бу яктан Татарстан Язучылар союзының эшчәнлеге
РСФСР Язучылар союзы тарафыннан уңышлы дип
табылды һәм аның тәҗрибәсе махсус тикшерелде
Секретариат утырышында Татарстанда яшь
талантлар белән эшләү турында ТАССР Язучылар
союзы правленнесе председателенең урынбасары
Илдар Юзеев сөйләде. Ижат яшьләре белән ел саен
республика семинарлары һәм зона конфе-
ренцияләре үткәрелә, аларда уңышлы дип табылган
әсәрләр коллектив җыентыкларда. «Идел»
альманахында, газета-журнал- ларда басылып чыга
Утырышта Татарстан Язучылар союзы правленнесе
председателе Г. Ахунов, шагыйрь 1.11 Галиен. Р.
Боха- раев һәм башкалар чыгыш ясады.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ПАРТОЕШМАСЫНДА
19 февральдә үткәрелгән чираттагы җыелыш
КПССның Бауман район. Казан шәһәр һ;>М
Татарстан өлкә партия конференцияләре
йомгакларын өйрәнүгә багышланды. Докладчы
Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г
А. Ахунов коммунистларны партия
‘конференцияләренең карарлары белән
таныштырды һәм язучылар алдында торган мөһим
бурычлар турында сөйләде. Эшчеләр сыйныфының
бөек эшчәилеген. баһадир образларын сәнгатьчә
чагылдырырга, колхоз авылында барган зур
үзгәрешләрне тулы канлы образларда
гәүдәләндерергә, советча яшәү рәвешен калку итеп
күрсәткән янадан’яна әсәрләрне язарга кирәк, диде
Безнең китапларыбыз бөтен союз күләмендә
яңгырарлык булсын
Балалар язучысы Л. Ихсанова. фикер алышуларда
катнашып, яшь буынга атап языла торган китапларда
әхлак тәрбиясенә игътибар итәргә өндәде Башка язу-
чылар да бу мәсьәләнең әһәмиятенә аеруча басым
ясап әйттеләр Язучыларның партия җыелышында
катнашкан ТАССР Верховный суды председателенең
урынбасары М М. Мәүләтшин ла әдәбиятның әхлак
тәрбияләүдә зур роль уйнавын сөйләде.
язучыларның төрле сорауларына җавап бирде.
ТЕОРЕТИК СЕМИНАР
Безнең көннәрдә баргагГ фәнни-техник
революциянең әдәбият-сәнгатъ үсешенә йогынтысы
гаять зур Техника прогрессы кешеләрне дә үзгәртә,
аларнын ру хи байлыкларын арттыра Замандашлар
образын ижат иткәндә язучы бу күренешнең геройлар
күнелендә нинди формаларда, ничек чагылуын
сиземләми кала алмый
Язучылар союзында даими эшләп килүче теоретик
семинарның чираттагы дәресендә сүз нәкъ менә шул
хакта барды Анда «Фәнни-техник революция
чорында культура үсеше һәм аның бурычлары» днгән
темага докладларны «Казан утлары» журналының
бүлек редакторлары АбдуллаСә- ләх һәм Әхәт
Гаффар сөйләделәр Фикер алышуларда Р
Мөхәммәдиев, Г Латыйп. М. Галиев, М. Хәбибуллни.
Д. Зөбәерова. Р Ишморатова, Л Ихсанова һәм
башкалар катнашты.
ЯЗУЧЫ-СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ
ДЕПУТАТЫ
4 март илебездә СССР Верховный Советына
сайлаулар көне иде Ул көнне 645 нче Чистай сайлау
округы хезмәт ияләре үз тавышларын язучыга
бирделәр. Бу сайлау округыннан СССРның унынчы
чакырылыш Верховный Советына депутат итеп
РСФСР Язучылар союзы правленнесе секретаре. Та-
тарстан Язучылар союзы правленнесе председателе
Гарифҗан Ахунжанович Ахунов сайланды.
ФАТИХ КӘРИМНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА
9 февраль көнне Казандагы Төзүчеләр культура
сараена язучылар, журналистлар, әдәбият сөючеләр
жыелды Монда фронто- внк-шагыйрь Фатих
Кәримнең тууына 70 ел тулуга багышланган
тантаналы кичә үт- карелде.
Гражданин, солдат, шагыйрь Ф Кәримнең тормышы
һәм ижат юлы турында шагыйрь Илдар Юзеев
сөйләде Тантаналы кичәнең икенче өлешендә Г
Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе һәм
Казан театрлары артистлары, зур концерт бирделәр
Юбиляр шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар,
аның үлемсез шигырьләре яңгырады.
Тантаналы кичәдә КПСС өлкә комитеты секретаре М
Ф Вәлнев. ТАССР Министрлар Советы Председателе
урынбасары М X Хк-нов, КПСС өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире М. М Мусин иптәшләр
катнашты.
«КЫСКАМА ӘДӘБИЯТ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕНДӘ
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ
Мәскәүдә «Краткая литературная энциклопедиямнең
соңгы — 9 нчы томы басылып чыкты Аның беренче
томы 1962 елда дөнья күргән иде. Бу әдәби белешмә-
басманы «Большая советская энциклопедия» нәш-
рияты әзерләгән. Аның төрле томнарында татар
әдәбиятына, татар язучыларына һәм аларнын
иҗатларына бәйләнешле 115 мә- калә-белсшмә
урнаштырылган
Революциягә кадәр яшәгән һәм иҗат иткән
әдипләрдән энциклопедиягә Мөхәммәдьяр, Г
Кандалый, Мәүлә Колый. Утыз Имени. Гали Чокрый,
С Рәмиев. Дәрдмәнд, Я Емельянов. Г. Ильяси, Ф
Халидн һ б язучылар — барлыгы 28 автор кертелгән,
алар турында белешмәләр бар Әдәбият тарихында
аеруча зур роль уйнаган әдипләр турында
белешмәләр шактый киң бирелә К Насыйри. Г. Тукай,
Г Ибраһнмов, М Җәлил, К Нәҗми'һ. б хакындагы мә-
каләләр авторларның рәсемнәре белән дә
иллюстрацияләнә Әдәбиятыбызның борынгы
чорлардан алып хәзерге көннәргә хәтле тарихының
төп моментларын шактый тулы чагылдырган зур
күләмле мәкалә дә урнаштырылган. Аның авторлары
—М X. Гайнуллин һәм М X. Хәсәнов
Татар әдәбиятына караган материалларны
энциклопедия өчен әзерләүдә күп кенә
әдәбиятчыларыбыз, тәнкыйтьчеләребез катнашкан
Алар арасында А Әхмәдуллин, X. Хисм.•туллии. X
Хөсәенова X Хәйри, Б Гыйззәт, А Гумеров. М
Мәһднев. Р Башкуров. Р Мостафнн, Л Лебедева, Н
Юзиев, II Нуруллин, В Воздвиженский, А
Гыйниятуллина исемнәрен күрәбез Бу өлешне
әзерләүдә редактор-консультант вазифаларын исә
профессор М Гайнуллин башкарган.
ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ТЕЛЕНДӘ
«Советский писатель» нәшриятында күренекле татар
совет шагыйре. Советлар Союзы Герое. Ленин
премиясе лауреаты Муса Җәлилнең күләмле яна
җыентыгы әзерләнә «Шагыйрь китапханәсе»нең зур
сериясендә чыгачак бу басмага Муса Җәлилнең
поэмалары һәм шигырьләре туплана Җыентык
патриот-шагыйрьнен кин колачлы иҗатын рус
укучысына мөмкин кадәр телырак җиткерүне күздә
тота. Анда Муса Җәлилнең яшь чакта язган беренче
шигырьләре дә, дөньякүләм дан казанган «Моабит
дәфтәре» циклындагы әсәрләр дә урнаштырыла.
Мәскәүнен «Известия» нәшриятында (1978)
«Избранные страницы Поэзия 19.39—1979» дигән
китапның икенче томы басылып чыкты. «Дружба
народов» журналының 40 еллыгына багышланган бу
китапта. төрле милләт әдипләре белән бер- рәттән,
татар шагыйрьләренә дә зур урын бирелә Mvca
Җәлил. Хәсән Туфан. Әхмәт Ерикәй. Снбгат Хәким,
Зәки Нури шигырьләре басманың күп кенә
сәхифәләрен били Шагыйрьләребез әсәрләрен
рухчага А Николаев. Р .Моран, В Звягинцева, О Дми-
триев, .1 Хаустов. Н Беляев тәрҗемә иткән.
«Современник» нәшрияты прозаик Мөсәгыйть
Хәбнбуллинның «Чоңгыллар» («Водовороты»)
китабын бастырып чыгарды Романны рус теленә
Николай Нефедов тәрҗемә иткән.
Шул ук нәшриятта Әхсән Баяновнын «Тау ягы
повесте». «Яшьлегемне эзлим» һәм «Дүрт монолог»
повестьларын берләштергән бер томлыгы русча
«Повесть горной стороны» дигән исем белән
чыгарылды Әсәрләрне В Федоровский һәм Н. Нефе-
дов тәрҗемә иткән
Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында
ТАССРНЫҢ Тукай исемендәге Дәүләт һәм
комсомолның Муса Җәлил исемендәге премияләре
лауреаты шагыйрь Р Фәйзул- линнып «Мой звездный
час» дигән китабы басылып чыкты Ана кереш сүзне
Баш- кортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим
язган «Правда» газетасының быелгы 44 иче санында
шул китапка шагыйрь Олег Шестинскийнын
рецензиясе басылды.
«Мысль» нәшриятында (Мәскәү) Ч Г. Tv- сейиовның
«Формы общности советской многонациональной
литературы» дигән хезм • те дөнья күрде Китапта күп
милләтле сонет әдәбиятының эстетик проблемалары
тикшерелә Шул җәһәттән татар совет әдәбиятын
анализлауга да зур урын һәм ана югары бәя бирелә
«Наука» нәшриятында «Советский роман
Новаторство. Поэтика Типология» дигән зур фәнни
хезмәт басылып чыкты Китапка кертелгән С
Хнтарованын «Роман системасында кеше һәм аның
эше» исемле мәкаләсе күренекле татар язучысы
Шәриф Камалның «Матур туганда» романына ба-
гышланган
«ЛӘЙСӘН» КОЛАЧЫН ҖӘЯ
Чаллыдагы «Ләйсән» әдәбнят-сәнгать берләшмәсе
членнары тарафыннан ижат ителгән әсәрләр үзәк
матбугатта һаман ешрак басыла башлады Узган ел
яшь шагыйрьләрдән Мәхмүт Газизов һәм Хәниф
Хөснуллин шигырьләре В Шленский тәрҗемәсендә
«Новый мир» журналының 10 нчы салында дөнья
күргән иде Быел шул ук
авторларның шигырьләре «Волга» журналы
сәхифәләрендә дә урын алды Әсәрләре белән бергә,
яшь язучыларның фоторәсемнәре һәм кыскача
биографик белешмәләр дә бирелгән. Шагыйрь
Кадыйр Сибгатуллинның былтыр «Современник»
нәшриятында «Полет радуги» исемле китабы чыгу да
(тәрҗемәчесе А. Зорин) «Ләйсән» берләшмәсе өчен
шатлыклы булды Үзәк нәшриятлар быел да «Ләйсән»
берләшмәсе членнарының әсәрләрен бастырып
чыгарырга әзерләнә
ӘТНӘ ХАЛЫК ТЕАТРЫНА 60 ЕЛ
1918 ел. Декабрь аенда укытучылар, партия һәм
совет органнары хезмәткәрләре «Бәхет кошы»
исемле ике пәрдәле спек такль куялар. Театр тарихы
шулай башлана 1968 елда театрның 50 еллыгы
үткәрелә Шул уңай белән ул Татарстан АССР Вер-
ховный Советы Президиумының Почет грамотасы
белән бүләкләнә. Өлкән артистка Галимә
Сибгатуллинага һәм театрның режиссерына
«Татарстан АССРның атказанган культура
работнигы» дигән мактаулы исем бирелә Соңгы
елларда халык театрының репертуары бик баеды Т
Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар», М
Әмирнең «Хөррият», «Тормыш жыры». С. Шакуров-
ның «Туган туфрак», Т. Миннуллинның «Үзебез
сайлаган язмыш». Г Ибраһнмов әсәре буенча
әзерләнгән «Татар хатыны ниләр күрми», А
Гыйләжевның «Көзге ачы җилләрдә» кебек әсәрләр
аның сәхнәсендә зур уңыш белән бара. 1973 елда
Әтнә татар халык театры коллективы Мәскәүнең А С.
Пушкин исемендәге драма театрында Ч
Айтматовның «Кызыл яулыклы чнбәркәй генәм»
повесте буенча куелган спектакльне күрсәтеп, икенче
мәртәбә «Бөтенроссия смотры лауреаты»
дипломына лаек булган нде
ОЧРАШУЛАР, КИЧӘЛӘР
Хөсәен Ямашов исемендәге Татарстан мех
берләшмәсенең тулай торагында Совет Армиясе һәм
Диңгез Флоты көненә багышлап шигърият кичәсе
үткәрелде Шагыйрьләрдән Разнл Вәлиев һәм Фәннур
Сафин поэзия сөюче яшьләргә бүгенге татар
әдәбияты турында сөйләделәр, үзләренең яна
әсәрләрен укыдылар
Язучы Самат Шакир Казан дәүләт педагогия
институты студентлары һәм укытучылары белән
очрашты, үзенең «Легенда егетләре» һәм «һәйкәлдә
чәчәкләр» повестьларының язылу тарихын сөйләде.
«Легенда егетләре» повесте Бөек Ватан сугышының
өч батыры — X Фәттәхстдннов. В Каменщиков һәм
Рубен Ибаррурнга багышланган Сталинград
сугышларында һәлак булган бу баһадирлар шәһәр
үзәгендәге мәйданда туганнар каберлегенә күмелгән
Испания коммунистлар партиясе председателе
Долорес Ибаррури «Легенда егетләре» авторы белән
шунда очраша һәм соңыннан язучыга аның китабы
турында хат яза.
«Казан утлары» журналының бүлек хезмәткәре
Абдулла Сәләх һәм «Яшь ленинчы» газетасының
әдәби ят-сәнгать бүлеге мөдире Госман Садә Пермь
өлкәсенең Октябрь районындагы татар авылларында
булып, колхозчылар һәм мәктәп укучылары белән
очраштылар Тынлаучылар һәр урында татар
әдәбияты, сәнгате хакында, аерым язучыларның
иҗат эшчәнлегенә караган бнк күп сораулар
бирделәр. Кичәләрдә А Сәләх — яңа мәсәлләрен, Г.
Садә шигырьләрен укыды.
Казан Яшьләр үзәгендәге китапханәдә язучы Юрий
Белостоцкий 71 нче мәктәп укучылары белән
очрашты. Элекке хәрби очучы, әсәрләрен дә
авиаторларга багышлаган Ю Белостоцкий китап
сөюче яшьләргә Бөек Ватан сугышы елларында
очучыларның тиңдәшсез батырлык күрсәтүен сөйлә-
де.
Хәрби өйрәнүләр вакытында һәлакәткә очрап,
хезмәттәшләрен коткарып калу өчен үз гәүдәсе
белән гранатаны каплаган каһарман якташыбыз
Рифкать Миргазизов турында газеталарда язылган
нде Шагыйрь Разил Вәлнев ул укыган һәм яшәгән
Түбән Кама шәһәрендә берничә тапкыр булды, батыр
солдат хезмәт иткән частька барып, аның
хезмәттәшләре, командирлары белән очрашты,
материаллар туплады Күптән түгел анын Рифкать
Мнргаэнзовка багышланган документаль повесте
тәмамланды. «Яшисе килә» дип исемләнгән бу әсәр
Түбән Камадагы әдәби берләшмәдә тикшерелде
Батырның туган ягында повесть турында фнкер
алышу булды.
Февраль аенда тугандаш казакъ халкының
күренекле шагыйре, прозаик һәм драматург. галим
Әбдильда Тажибаевка 70 яшь тулды Алма-Атада шул
уңай белән үткәрелгән юбилей тантанасында
катнашу өчен Казаннан шагыйрь Рәдиф Гатауллин
барды Ул юбилярны татар әдипләре исеменнән
котлап, ана истәлекле бүләкләр тапшырды
РӘССАМНАРЫБЫЗ КҮРГӘЗМӘЛӘРЕ
Бакуда «Совет Татарстаны рәссамнары» дигән
зур күргәзмә булды. Әзербәйжан дәүләт картина
галереясында оештырылган бу күргәзмәдә
республикабызда ижат итүче 64 рәссамның йөздән
артык әсәре күрсәтелде
РСФСР һәм Татарстан АССРнын атказанган
сәнгать эшлсклесе, СССРның һәм Татарстан
АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре
лауреаты Лотфулла Фаттахов Баку тамашачыларын
! үзенең яшь Ульяновка багышланган «Уйлар» дигән
яна картинасын тәкъдим иткән. Рәссам Г. Д.
Мелентьевнын «Ана» дигән картинасында В II
Ленинның әннсе Мария Александровна Ульянова
образы гәүдәләндерел- гән.
Республикабызның бүгенге казанышларын.
замандашларыбызны^ күркәм образларын
чагылдырган картиналарга зур урын бирелгән нде
М.Госмановның «Яна кала», В Куделькнннын «КамАЗ
хатын-кызлары». В Скобеевнын «Беренче бнеклек»
әсәрләрен меңләгән тамашачылар яратып карады.
Татарстанның атказанган художнигы В. Маликов.
РСФСРның атказанган. Татарстан АССРнын халык
художнигы Бакый Урманченен скульптура әсәрләре
тамашачыларның игътибар үзәгендә булды.
Татарстан сынлы сәнгать музеенда рәссам С.
Кузьминых әсәрләре күргәзмәгә куелган иде.
Күренекле художник, татар халык сәнгатенең күп
тврле мөмкинлекләрен өйрәнеп, сонгы елларда бик
үзенчәлекле хезмәтләр башкарган — тукымага
төшерелгән бизәкләр, күнгә язылган мозаика, па-
лас-тукымалар. кул-чнгү эшләре үрнәкләре һәм
башкалар Рәссам үз иҗатын татар милли
орнаментларыннан файдалануга нигезләгән
Чигешле түрләмәләр. пәрдәләр. Казан сөлгеләре
авторның иҗатын яңа бизәкләргә баеткан
Татарстан Художниклар союзында рес-
публикабызның атказанган сәнгать эшлек- лесе В
Карамышевиын күргәзмәсе үткәрелде. Аида
художникның балалар өчен Татарстан китап
нәшриятында чыгарылган китапларга ясаган графика
әсәрләре куелган иде Балалар китабын бизәү — бик
үзенчәлекле сәнгать Карамышев бу сәнгатьнең
нечкәлекләрен һәм балалар психологиясен белеп эш
итүче художник Аның әсәрләрен өлкәннәр дә. яшь
тамашачылар да зур кызыксыну белән карады
Художник тарафыннан Г. Тукайның «Су анасы»
әкиятенә ясаган акварельләре бай фантазия белән
язылган һәм алар игътибарны аеруча жәлеп итә
СЕНЕГАЛДА ТАТАР ҖЫРЛАРЫ
Күптән түгел генә Татар дәүләт жыр һәм бию
ансамбле Сенегалда булып кайтты. Татарстан
артистлары анда ике ил арасында культура
казанышлары алмашу турындагы килешү нигезендә
бардылар.
Ансамбль артистларының осталыкларына
сокланып, үзәк газеталарның берсе — «Солей» «
ансамбльнең бу уңышы ике ил арасында үзара
аңлашуга ярдәм итәр», дигән зур ышаныч белдерә.
Мәскәүдәге «Фитиль» кинотеатрында
Татарстанның сатирик рәссамнары Юрий Денисов
белән Лотфн Насыйровның «Нибары кырык рәсем»
дигән күргәзмәсе 27 февральдә ачылды Аны РСФСР
Художниклар союзы. СССР Журналистлар союзы.
«Фитиль» киножурналы редакциясе һәм «Крокодил»
белән «Чаян» журналлары редакцияләре оештырды.
Ю Денисов белән Л. Нзсыйров — рес-
публикабызда гына түгел, ил күләмендә танылган
рәссамнар Алар «Сатира тынычлык өчен көрәштә»
дигән халыкара күргәзмәдә дә катнашканнар иде Ике
авторның да күп кенә хезмәтләре халыкара Диплом-
нар һәм Бөтенсоюз призлары белән бүләкләнгән.
ХЕЗМӘТКӘ - ХӨРМӘТ
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен
һәм житмеш яше тулу уңае белән язучы Әмирхан
Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникнев) СССР
Верховный Советы Президиумының 1979 ел, 1 март
Указы нигезендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бе-
лән бүләкләнде.
Совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре
өчен һәм җитмеш яшь тулу уңае белән Г. Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры артисты—
СССРныц халык артисты Фуад Ибраһимович
Халитов СССР Верховный Советы Президиумының
1979 ел. 16 февраль Указы нигезендә Халыклар дус-
лыгы ордены белән бүләкләнде.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры артисткасы Рауза Котдусовна Гапиева-
Хәйретдинова!а РСФСР Верховный Советы
Президиумының 1979 ел, 1 март Указы нигезендә
РСФСРның атказанган артисткасы дигән мактаулы
исем бирелде
ДОСААФ БҮЛӘГЕ
Татарстан ДОСААФ өлкә комитеты хәр- бн-
патрнотнк темага язган әсәрләре һәм авторның бу
өлкәдә актив эшләве өчен язучы Самат Шакирны
икенче мәртәбә СССР ДОСААФыныц «Почет
билгесе» белән бүләкләде, Знак медаль
таныклыгына авиация маршалы. СССР ДОСААФ
Үзәк Комитеты председателе, өч тапкыр Советлар
Союзы Герое П. Покрышкин кул куйган.
«ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫ - ЛЕНИНГРАД
СӘХНӘСЕНДӘ
Ленинградның С. М Киров исемендәге Ленин
орденлы дәүләт академия опера театры үзенең
быелгы сезонында да репертуарга татар
композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын
керткән Күптән түгел балет 160 нчы тапкыр
күрсәтелде Ленинградлылар аны. һәр вакыттагыча,
бик яратып. зур кызыксыну белән карадылар.