Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧЕМПИОН КЫЗ ГАЛИМӘ


Илебезнең гүзәл башкаласы Мәскәү- дә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXV съезды хөрмәтенә Спорт сараенда күренекле спорт мастерлары чыгышы булды. Монда дөнья чемпионы Галимә Шөгерова да катнашты. Алып баручы аның исемен әйтүгә, зал озак һәм бердәм кул чапты.
Галимә аренада кыршау белән фигуралы чыгышлар ясый иде. Төрле шәһәрләр, төрле илләр, җир шарының төрле материкларыннан килгән делегатлар һәм кунаклар бу япь-яшь кызның шул кадәр оста чыгыш ясавына сокландылар, гаҗәеп оста чыгыш ясавына югары бәя бирделәр.
Бу мәһабәт Спорт сараенда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Генеральный Секретаре Л. И. Брежнев, шулай ук партия Ъәм Совет дәүләтенең башка җитәкчеләре дә бар иде.
Галимә үзенең номерларын башкарып бетерергә дә өлгермәде, зал озак итеп, көчле итеп кул чаба башлады... Кыз елмаеп башын иде. Аңа чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Кызның мондый язмышы, зур таланты бик күп язучыларны, журналистларны кызыксындырды.
.... Галимә 1953 елның 8 ноябренда Омск шәһәрендә туа. Семьяда шатлыкның иге-чиге булмый. Чөнки ул беренче бала була. Аңа исемне әнисе тәкъдим итә. Нәҗибә ханым, кыз бала булса, Галимә исеме к> шарбыз дип, алдан ук уйланып йөргән була. Әтисе Әхмәтгәрәй, әнисе Нәҗибә Галимәне укытучы итәргә теләгәннәр. Шуның өчен аңа педагоглар турындагы китапларны күбрәк укырга киңәш биргәннәр. Әмма Галимәне башка нәрсә кызыксындырган. Ул кече
а. «к. у/тгг
12*
яшеннән үк нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый. Әле икенче класста укыганда ук туп белән гимнастика ясауда ул укытучыны гаҗәпкә калдыра. Укытучының киңәше белән Галимә Омск шәһәрендәге балалар өчен оештырылган гимнастика мәктәбенә йөри. Ә көннәрнең берендә йөрмәс була. Тренер Галина Павловна Горенкова борчыла һәм Шөгерованың квартирасына килә. Галина аптырап кала, чөнки Галимә караватта авырып ята.
— Ни булды сиңа? — дип сорый тренер борчылып.
— Зарар юк, болан гына.
— Нинди сүз ул, «болай гына»?
Галимә өчен әнисе җавап бирә:
— Шук малайлар Галимәне куа башлаганнар. Ул ике катлы өйнең түбәсенә менгән. Малайлар да менә башлагач, шуннан сикергән һәм аякларын авырттырган.
Тренер бу нәрсәгә гаҗәпкә кала. Ул, кызның юрганын ачып, аякларын тотып карый.
— Авыртмыймы?
— Бераз гына...
Тренер аңа тизрәк аякка басуны теләп китеп бара. Галимә ул китү белән сикереп тора, ләкин, аяклары авыртуга чыдый алмыйча, караватка утырырга мәҗбүр була. Шул көнне үк аны «Ашыгыч ярдәм күрсәтү» машинасы больницага алып китә.
... Ярты елдан соң гына тынгысыз кыз яңадан гимнастлар мәктәбенә йөри башлады. Галимәнең бик яраткан ике әбисе — Мәфтуха һәм Зөләйха бар. Бу әбиләр оныкларының тазарып ике мәктәпкә дә йөри башлавына чын күңелдән куаналар. Куанмаслык та түгел шул, чөнки Галимәне алар тәрбияләп үстергән. Иң беренче сүзләрне дә шул әбиләрдән өйрәнеп үсә Галимә. Алар оныкларына татарча җырлар өйрәтәләр, әкиятләр сөйлиләр, тырыш булырга өндиләр. Галимә батыр кызлар, дөнья чемпионнары турындагы китапларны кызыксынып укый башлый. Спорт ярышларында да катнаша. Ул башта мәктәп күләмендәге беренчелекне ала. 7—8 классларда укыганда Галимә исә район һәм өлкә күләмендә нәфис гимнастика буенча ярышларда беренче урынны яулый. Аннары СССР күләмендәге ярышларда катнаша һәм тренерларны, судьяларны таңга калдыра. Тамашачылар аңа озак итеп кабат-кабат кул чабалар, чәчәкләр белән күмәләр. Советлар Союзының төрле шәһәрләреннән килгән кунаклар һәм туристлар Галимәне үзләренә чакыра.
Омск шәһәренең 134 нче мәктәбе укучысы Галимә кайларда гына булмады, кемнәр белән генә очрашмады! Ул Ленинградта һәм Мәскәүдә, Тбилисида һәм Бакуда, Алма-Атада һәм Дүшәмбедә үткәрелгән ярышларда да беренче урыннарны алып, дистәләрчә алтын медаль белән бүләкләнде. Таҗик кызлары аңа атап җырлар җырладылар, әзербәйҗан шагыйрьләре шигырьләр яздылар, Ленинград һәм Мәскәү журналистлары аның турында очерклар язып бастыр-дылар, казакъ музыкантлары, думбрада уйнап, Галимәне мактадылар. Галимә бу зур уңышларга карап масаймады, яңадан-яңа күнегүләр ясады, иртәнге 5—6 сәгатьтән алып, кичке 10 га хәтле яңа фигуралар, нәфис чыгышлар белән көн үткәне сизелмәде дә. Мәскәүдә булган уңышлы чыгышлардан соң атаклы спорт мастеры Елизавета Алексеевна Облыгина Галимәнең тренеры Галина Павловна- га болай диде:
— Бу кызның киләчәге бик өметле. Ул бөтен дөньяны таң калдырырга мөмкин! Бу алтын кызны сез ничек кенә булса да саклагыз! Аның белән туктаусыз күнегүләр эшләгез.
Әйе, Елизавета Алексеевна алдан күреп әйткән бу сүзләрнең дөреслеген Галимә үзенең чыгышлары белән раслады. Ул 15 яшендә Болгариягә бара. Анда Варна шәһәрендә атаклы дөнья чемпионнары белән очраша, яңа төр спорт күнегүләре ясый... Ниһаять, Варна шәһәрендә үткәрелгән дөнья чемпионатында катнаша. Башта Галимә каушап кала. Каушамаслык та түгел, чөнки моңа кадәр аның дөнья чемпионатындагы атаклы гимнастлар белән очрашканы булмады. Шундый көн җитте: дөньяның бөтен радиолары, телевизорлары, газеталары 15 яшьлек кызның ярыш аренасына чыгуын хәбәр иттеләр. Менә Галимә аренада. Ул туп белән бпк оста чыгыш ябады. Тасма белән чыгышын судьялар гаҗәпкә калып карадылар. Кыршау белән ясаган чыгышларында да Галимә югары балл алды. Менә ярышның нәтиҗәләре:
— СССРдан килгән 15 яшьлек кыз Галимә Шөгерова югары күрсәткечләргә иреште һәм дөнья чемпионы дигән мактаулы исемгә лаек булды!
Бөтен зал аны алкышлады. Бөтен дөнья газеталары Галимә Шө- герованың зур җиңүен язып чыктылар.
Бу турыда ишеткәннән соң әнисе Нәҗибә дә, әтисе Әхмәтгәрәй, әбиләре Зөләйха һәм Мәфтуха, энесе Рәшит тә чиксез шатландылар. Мәфтүха әби оныгының рәсеменә карап болай диде:
— Кечкенә чакта ук бау белән сикереп уйнарга бик ярата иде. Мин ачулана башлагач, ул авызын ерып көлә дә: «Мин спортчы булам», ди торган иде. Әйе, бәбкәм, бик дөрес әйткән икән.
Нәҗибә аны төзәтә:
— Дөнья чемпионы булды синең оныгың.
105 яшьлек Мәфтуха әби көлә генә. Ул үзенең йөрәк түреннән чыккан сүзләрен әйтә:
— Ул инде чәчәк таҗы киде, зур дәрәҗәгә менде. И минем кечкенәм, Галимәкәем!
Омск шәһәренең 9 класс укучысы Галимә Әхмәтгәрәй кызы Шөгерова турында «Правда», «Известия», «Советская Россия», «Советский спорт» һәм башка газета, чит илләрнең газеталары язып чыктылар. Ә журналлар аның рәсемен зур итеп тышлыкка урнаштырдылар. 15 көн буена телеграммалар һәм котлау хатлары килеп торды. Дөньяның төрле материкларында яшәүче халыклар унбиш яшьлек кызның спортта шул кадәр зур уңышка ирешүенә сокландылар һәм ал арның күбесе Галимәгә үз телләрендә котлаулар җибәрделәр.
Галимә Варнадан өч алтын, берничә көмеш медаль һәм дөнья чемпионы дигән диплом алып кайтты. Аңа СССРның атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде.
Чемпион кыз яңадан-яңа күнегүләр эшләвея дәвам итте. Ул Советлар Союзының йөзләрчә шәһәрләрендә, Америка, Англия, Франция, Германия Демократик Республикасы, Чехословакия, Венгрия һәм башка илләрдә булып, нәфис гимнастика буенча ярышларда беренче урынны алды һәм алтын медальләр белән бүләкләнде. Аның җиңеп чыгуы уңае белән дөньяның зур-зур шәһәрләрендә Советлар Союзы Гимны уйналды. Советлар Союзының абруен күтәрүдә Галимә үзеннән зур өлеш кертте. Спорт мастерлары аның искиткеч зур уңышлары турында китаплар яздылар, радиоларда һәм телевидениеләрдә чыгышлар ясадылар.
... 1973 елда Галимә Роттердам шәһәренә бара. Монда бөтен дөнъ* яның атаклы спорт мастерлары — спорт таҗының энҗеләре җыйналган була. Шөгеровага бу вакытта егерме яшь.
Шәһәрнең данлы «Ахой» спорт комплексының якты утлар белән яктыртылган зур залы. Залда кара күзле, кара кашлы, нәфис
САМАТ ШАКИР ф ЧЕМПИОН КЫЗ ГАЛИМӘ ф
гәүдәле Галимә басып тора. Ул дулкынлана, башында күп төрле уйлар... Исемнәре бөтен дөньяга яңгыраган гимнастлар. Алар нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионатында көч сынашалар. Менә иң югары балл алган абсолют чемпион Мария Гигова. Кая инде аны узу дип уйлый Галимә. Шул чакта Галимә Шөгерованың нәфис гимнастиканың бер төре — туп белән чыгыш ясаячагын әйттеләр. Менә Галимә бөтерелеп килеп чыкты да туп белән күз иярмәстәй хәрә-кәтләр ясый башлады. Тамашачылар һәм судьялар аңа карап гаҗәпләнделәр. Алар алдында гүя җир кызы түгел, ниндидер тылсымлы әкият кызы чыгыш ясый иде. Яңа бөтерчекләр ясаган саен кул чаптылар, ә ахырда ун меңле зал бердәм аякка басты һәм ун минут буена кызны алкышлады. Бу чын могҗиза иде! Галимәне аренага кабат-кабат чыгардылар, төрле телләрдә рәхмәтләр әйттеләр, «бис» кычкырдылар. Яшь кыз, Нидерландта иң югары балл җыйнап, дөньяның абсолют чемпионы дигән мактаулы исемне алды. Бу аның өченче мәртәбә чемпион булуы иде.
Вашингтонда булган ярышлардан соң журналистлар Галимәне күп кенә сораулар белән күмделәр. Аларның күбесе бу яшь совет спортсменкасының кем булып эшләвен һәм нинди семьядан чыгуын кабат-кабат сорадылар. Галимә аларга горурланып җавап бирде:
— Мин студентка. Әти заводта эшли.
— Димәк, сез эшче кызы?
— Әйе.
— Ә анагыз?
— Стадионда.
Журналистлар аңа гаҗәпләнеп карадылар.
— Тренермы? -
— Юк, — диде Галимә, — техник эшче.
— Сезнең нәселегездә чемпионнар булганмы?
— Эш белән чемпион булганнар! Безнең әти-әниебез гади эшчеләр. Алар мине бик яшьтән үк спорт мәктәбенә биргәннәр.
Шакмаклы чалбар, маймыл сурәтләре ясалган яшел күлмәк ки гән, таза, юан журналист, алтын бизәкләр төшкән авторучкасын авызына кабып уйланып торганнан соң. тәрҗемәчегә эндәште:
— Әйтегез әле аңа, ул укыган өчен күпме түли икән?
Тәрҗемәче әйтеп тә бетерә алмады, Галимә шунда ук аңлап алды һәм көлемсерәп җавап бирде:
— Безнең илдә укыган өчен студент бер тиен дә түләми. Киресенчә, әгәр студент яхшы укый икән, дәүләт аңа стипендия бирә. Бездә акча түләп укымыйлар.
Бу сүзләрне ишеткәч, журналистларның берсе сызгырып ук җибәрде.
Галимә үзенең СССРда яшәве. Советлар Союзы гражданкасы булуы белән горурлана, чын күңеленнән шатлана, чит ил журналистлары белән очрашу вакытларында бу турыда аерата басым ясап сөйли. Очрашуларның берсендә ул болай диде:
— Әгәр дә мин патша Россиясендә яшәсәм, мин дөнья чемпионы була алмас идем. Хәтта мин урта белем дә ала алмас идем. Чөнки патша Россиясендә эшче һәм крестьян балалары укый алмаган, аларны югары дәрәҗәгә күтәрмәгәннәр. Безнең илебездә эшче дә, колхозчы-крестьян да дәүләт белән идарә итүгә чаклы хокуклы!
Чемпион кыз Австралиядә дә, һиндстанда да нәфис гимнастика буенча ярышларда булды һәм беренче урынны алды, һиндстанның танылган кино артистлары аңа истәлекле бүләкләр бирделәр. Бу илне ул бары тик киноларда гына күреп белә иде. Ә хәзер үзе шул илдә, аның бакчаларында йөри, борынгы сарайларны, тарихи урыннарны карый. Әмма шулай да үз илеңә, үзең туып-үскән шәһәргә нәрсә җитә! Үз илеңнең таулары алтын шул!
... Галимә мәктәптә гел «5»легә генә укыды. Унынчы классны тәмамлап чыкканнан соң педагогия институтына укырга керде. Уку белән бергә, ул нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнүен дәвам итте.
Галимә бик тырыш кыз иде. Ул һәр көнне иртәнге 6 да тора һәм нәфис гимнастика күнегүләре ясый, гүя ул бүлмәдә түгел, спорт залында. Лента белән чыгыш ясаганда аның гәүдәсе шундый кызу хәрәкәтләнә, әйтерсең лә ул канатлы кош. Туп белән чыгыш ясаганда аяклары, беләкләре буенча туп үзе шуыпмы, тәгәрәпме менә диярсең. Алай гына да түгел, яшь кызның гәүдәсе бу чыгышлар өчен тумЫштаП яраклашкан диярлек. Менә шул күнегүләр вакытында кулдан туп төшеп китсә яки алга сөрлегеп куйсаң — бу инде зур хата. Галимә андый хаталарны бер дә яратмый.
Ике сәгатькә якын күнегүләр ясаганнан соң ул ашап-эчә һәм мәктәпкә китә. Укудан кайткач, спорт залына ашыга. Анда аны тренер Галина Павловна көтеп тора. Яңадан күнегүләр — бөтерчекләр, лента белән сикерүләр... Карап торсаң, гаҗәпкә каласың! Ярты сәгатьтән кызның аркасына тир бәреп чыга.
Тренерга Галимә үз эшеннән, канәгать булмавын әйтә. Спорт мастеры Галина Павловна аңа болай ди:
— Синең үз эшеңнән канәгать булмавың — әйбәт сыйфат. Димәк, тагын да күбрәк, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк!
Галимә тагын үзен-үзе онытып, бөтен күңелен биреп эшкә тотына, тренер тагын төзәтмәләр кертә. Бер сәгатьтән соң Галимә хәлдән тая, ләкин тренерга сиздермәскә тырыша, тренерның ял ит бераз диюен дә ишетми, яңа фигуралар ясый. Уңышлы күнегүләрдән
САМАТ ШАКИР ф ЧЕМПИОН КЫЗ ГАЛИМӘ ф
соң тренер аның күңелен күтәрергә тели. Ләкин Галимә канәгать түгел:
— Мондый фигураларны башка спортсменкалар да ясый ала. Ә мин алар эшли алмаганны ясарга тиеш!
Әнә шулай туктаусыз күнегүләр белән атналар, айлар уза. Кыз тырышып эшләвен дәвам итә, авырлыкларны җиңә бара.
Чемпион кыз Кубада булган вакытта да беренчелекне ала, алар- ны кубалылар тәбрикли. Трибунада утырган хөкүмәт һәм партия вәкилләре арасында Галимә Кубаның премьер-министры Фидель Кастроны да күрә. Фидель Кастро аларны тәбрикләп кулын изи.
Дөнья чемпионы һәм СССРның абсолют чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Галимә Шөгерова комсомолның XVII һәм XVIII съездларында делегат булып катнашты. Ул залга спорт байракларын алып кергәндә беренчеләрдән булып килде.
Соңгы елларда чемпион кызның шәхси тормышында да зур үзгәреш булды. Ул үзе шикелле чемпион егет белән танышты. Алар яшьлекнең иң гүзәл көннәрен бергәләп ярышларда үткәрделәр, ки- но-театрларда булдылар, чит илләргә бергә бардылар. Казан ягыннан килгән Ринат Шәрәфуллин үзе дә танылган спортчы — велосипедта узышчы.
Соңгы ике елда Украина спортчысы Ирина Дерюгина Галимәдән өстен чыккан иде. Шул көннән соң Галимә күнегүләрне бик нык арттырды.
— Мин беренче урынны яңадан алырга тиешмен! — ди Галимә.
... Галимә 1978 елның 13 ноябренда Испаниянең башкаласы Мадридта спорт ярышында катнашты. Анда ярышлар барган вакытта без Галимәнең квартирасында идек. Телевизор алдында Галимәнең әнисе Нәҗибә, әтисе Әхмәтгәрәй, әбисе Мәфтуха, энесе Рәшит утыралар. Менә диктор Галимәнең аренага чыгачагын әйтте. Нәҗибә ханым һәм Әхмәтгәрәй аренага чыккан кызларына төбәлделәр. Галимә тасма белән нәфис фигуралар ясый башлады. Нәҗибә ханым дулкынланып аңа карый, урынында тора алмый...
Шар белән нәфис гимнастика чыгышлары да уңышлы булды. Ниһаять, ярышның нәтиҗәсе турында судьялар үз фикерләрен әйтәләр. Диктор ярыш нәтиҗәсен белдерә:
— Галимә Шөгерова иң күп балл җыйнап, дөнья чемпионы Ирина Дерюгинаны узып китте һәм беренче урынны яулады. Ул Европа чемпионы дигән мактаулы исемгә лаек булды!
Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Нәҗибә ханымның күзләренә шатлык яшьләре чыкты. Ул телевизор экраныннан карап, пьедесталь- дә басып торган кызына:
— И кызым, күз нурым, исемебезне кайларга кадәр алып киттең! Исән-сау йөреп, тизрәк кайт, — дип пышылдады.
Иртәгесен Галимә Шөгерованың Европа чемпионы булуы турында СССРда һәм чит илләрдә чыга торган газеталар зур хәрефләр белән язып чыктылар. Без газета хәбәрен укып утыра идек, телефон шалтырады. Трубканы алуга, Галимә тавышы ишетелде. Ул шат һәм көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты. Нәҗибә ханым аның кайдан сөйләшкәнен сорады.
— Испаниядән бүген иртә белән кайтып җиттек. Аэропортка төшү белән, сезгә шалтыратырга ашыктым. Әле Мәскәүдә булабыз, Комсомол Үзәк Комитетына барабыз, киностудиягә дә чакырдылар.
Нәҗибә ханым да аңа өстәп куйды:
— Монда безгә дә дистәләрчә телеграмма килде, кызым. Кайчан кайтасың?
— Озакламый кайтырбыз, сагындым сезне, әни! — диде Галимә.
... Без аның бүлмәсендәге сувенирларны карап утырдык. Кайсы илләрдән, кайсы шәһәрләрдән генә бирелмәгәннәр алар! Фоторәсемнәрнең дә исәбе-хисабы юк. Без ул рәсемнәр арасында бик таныш кешеләрне — дәүләт җитәкчеләрен, атаклы спорт осталарын, әдәбият һәм сәнгать вәкилләрен, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларын, Ленин һәм Дәүләт премиясе лауреатларын күрдек. Алар арасында — татар кызы, безнең дустыбыз Галимә Әхмәтгәрәй кызы Шөгерова.
1979 елны каршы алу уңае белән «Неделя» газетасында «Почет пьдестале» дигән рубрика астында биш сорау бирелгән иде. Бишенче сорау болай диелгән:
— Елның бик мөлаем, иң сөйкемле, күңелне үзенә тарта торган спортчысы кем?
Бу сорауга илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучылардан 1756 хат килгән һәм аларның фикерләре газетада урнаштырылган. Барлык хатларда да Галимә Шөгерованың һәм Владимир Ященконың бик сөйкемле, күңелне үзенә тарта торган спортчы булуын язалар.
ТАСС хәбәрчесе Галимәгә мондый сораулар бирә:
— Сез бу уңышка ничек ирештегез?
— Барыннан да элек, зур тырышлык, нәфис гимнастика буенча үз өстемдә даими эшләү. Шуның өстенә башка спорт мастерларының тәҗрибәләрен өйрәнү һәм спорт турындагы китапларны күп уку да ярдәм итте, — диде Шөгерова.
— Киев кызы — дөньяның абсолют чемпионын узып китүегез турында сөйләсәгез иде.
— Мин күптәннән инде мондый җиңү турында хыяллана идем һәм хәзер икеләтә бәхетлемен. Беренчедән — континентның беренче чемпионы булдым. Икенчедән — бу югары исемне җитди көндәшләрем белән булган авыр көрәштә яуладым.
«Комсомольская правда» газетасы чемпион кыз турында берничә мәртәбә очерк һәм мәкалә язып чыкты. 1978 елның 14 ноябрь санында «Гүзәллекнең җиңүе» дигән мәкаләдә түбәндәге юллар бар: «Галимә Шөгерова нәфис гимнастика тарихында беренче буларак Европаның абсолют чемпионы булды. Ул Спорт сараеның аренасы читендә сулкылдап елап җибәрде. Беркем дә аны юатырга батырчылык итмәде, ни өчен елавы турында сорамады, чөнки аның күзләрендә шатлык яшьләре иде... Һәм менә, ниһаять, җиңү! Омск институтының дүртенче курс студенткасы зур уңышка иреште!»
Әйе, гүзәллекнең зур җиңүе иде бу!
ОМСК — КАЗАН