БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Халыкчан, партияле һәм югары художестволы шигърият өчен
Тугзрэк өстгл янында
Зәки Нури, шагыйрь, журналның баш редакторы. Май аенда Татарстан Язучылар союзының чираттагы IX съезды була. Шул съездга хәзерлек тәртибендә журнал сәхифәләрендә бүгенге татар совет поэзиясе һәм аның актуаль мәсьәләләре турында сейләшү башлап җибәрелгән иде. һәм менә бер елдан артык вакыт үтеп китте шул арада 24 авторның 12 табакка якын гомуми күләмдәге материаллары дөнья күрде Фикер алышуда тәнкыйтьчеләр, язучылар гына түгел, төрле һөнәр кешеләре — укытучылар, инженерлар, геолог, философ һәм башка профессия вәкилләре катнашты. Карашлар төрле-төрле булса да, чыгыш ясаучы авторлар һәр- кайсы бүгенге поэзиябезнең торышы, аның гражданлылыгы өчен тирән борчылып, ихлас фикерләре белән уртаклашты. Бигрәк тә шагыйрьләребез иҗатының тормыш һәм калык белән тыгыз бәйләнеше мәсьәләләре алгы планга куелды. Шигъриятебез алдында торган үзәк бурычларның берсе буларак, югарыга аның гражданлык активлыгы һәм сугышчанлыгын арттыру проблемасы калкып чыкты, һәм менә бүген — әлеге сөйләшүне йомгаклау максаты белән үткәрелгән түгәрәк өстәл янында фикер алышуда да әлеге мәсьәлә һәм проблемалар игътибар үзәгендә булыр дип ышанабыз.
Нил Юзиев, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Бу сөйләшүне съезд алдыннан оештыру бик уңышлы дип саныйм. Поэзиябез турында сөйләшү журналда басылган мәкаләләр белән генә чикләнми, барысын җыеп караганда, сөйләшү нәтиҗәле һәм файдалы булып чыкты. Безнең сөйләшү конкрет шагыйрьләр, конкрет әсәрләр нигезендә барды һәм шуның белән дә отышлы. Бигрәк тә, үткән чордагы сөйләшүләр белән чагыштырганда, быел бер юнәлештә оештыру эше. редакциянең, стихиягә артык юл бирмичә, поэзиянең үзенчәлекле якларына игътибар юнәлтеп килүе зур әһәмияткә ия.
Бүген актив иҗат иткән шагыйрьләр иҗатында нинди әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә һәм яшь буын шагыйрьләрнең әсәрләре кайсы яклары белән аерылып тора? — Т. Галиуллин мәкаләсендә әнә шундый конкрет һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелды. С. Сөләйманова мәкаләсе хатын-кыз шагыйрьләрнең иҗатын тулы яктыртуы белән уңышлы дип әйтер идем. Бу мәкалә әлеге өлкәне тулыландырып җибәрде. Сибгат ага мәкаләсендә традицияләр мәсьәләсе киң яктыртылды. Гомумән, башка мәкаләләр дә әйбәт тәэсир калдыра. .
Сөйләшү фәнни төстә бик җитди башланып китте.
Сөйләшүдә поэзиядә гражданлык һәм шагыйрь шәхесе турында сүз барды Поэзия һәм поэзия тәнкыйте турында,.. Сөйләшү шактый киң булды һәм кызыклы әһәмиятле фикерләр әйтелде. Сөйләшүнең уңышлы ягы тагы шунда, анда шагыйрь һәм тәнкыйтьчеләр генә түгел, укучылар да актив катнашты. Безнең укучы шактый үскән икән, зәвыклы икән дигән фикер кала.
Сөйләшүдә яшь тәнкыйтьчеләр һәм шагыйрьләрнең актив катнашуы шатландыра, алар бүгенге поэзиябез турында фикер йөртеп, җитди мәкаләләр белән чыктылар. Мин аларны бик яратып укыдым һәм шунысы куанычлы, ул мәкаләләр бер-берсен кабатламый, һөркайсы үзенчәлекле. Сөйләшүнең отышлы якларыннан берсе — фикерне туры әйтергә мөмкинлек бирү һәм шул нигездә аерым шагыйрьләрнең, тәнкыйтьчеләрнең фикерләре ачыктан-ачык әйтелде. Аларның аерым концепцияләре белән таныштык. Тәнкыйтьчеләрнең бүгенге поэзиядәге кайбер мәсьәләләрне аңлатулары шигъриятнең асылы хакында бик кызыклы фикерләр уянуга җирлек бирә.
Бүгенге көнне төп тема булып хәзерге поэзиядә гражданлык юнәлеше, аның ничек яктыртылуы мәсьәләсе тора. Без поэзиядәге гражданлыкны ничек аңлыйбыз? Шул мәсьәлә буенча төрле-төрле фикерләр әйтелде. Гражданлыкны тарайтып, аны политик темага язылган шигырьләр белән генә чикләп карауга каршы чыктылар. Бу безнең поэзиянең үсеше дип карыйм мин. Гражданлык тойгысын социаль-политик мотивлар белән генә чикләү көчле иде. Күрәсең, чор үзе төп игътибарны социаль-политик юнәлешкә этәргән.
70 нче елларда поэзия дөньясы тагы да киңәйде, ата-ана, сөю, гаилә мәсьәләләренә игътибар бермә-бер көчәйде. Шагыйрьләр мәхәббәт турында күп язалар һәм бик матур шигырьләр язалар — бу поэзиябезнең казанышы. Ниндирәк рухта ачыла соң бу хисләр? Әлеге мәсьәлә безне җитди уйландырырга тиеш. Бу тема традицион рухтарак, Пушкиннардан килә торган традицион формада гына ачылуын дәвам итә түгелме?..
Хәзер безнең тормышта, семьяда гаять кискен үзгәрешләр бара Моны көнкүреш революциясе дип атарга була. Семьяларның тотрыксызлыгы мәсьәләсе һәм» мәбезне җитди борчырга тиеш. Таралмаган семья эчендә дә кискен бәрелешләр баруы яшерен-батырын түгел. Шагыйрьләрне дә тирән уйлануларга этәрә бу месьелә. Әмма әлеге ул җитәрлек дәрәҗәдә чагыламы соң? Юк. тиешле дәрәҗәдә чагылмый. Шагыйрьләр тарафыннан, гражданин буларак, кыю фикерләр азрак әйтелә. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» повесте бу уңайдан күпләргә мисал булып тора ала. Гражданлыкны без шактый киң итеп аңлыйбыз. Шагыйрьләр шушы якка игътибар итсәләр, уйлансалар әйбәт булыр иде.
Фикер поэзиясе белән хис поэзиясен кара-каршы куеп сөйләшү белән килешеп булмый. Болар бер-берсен тулыландыралар, аларны бер-берсенә каршы куеп карау дөрес түгел, һәркайсының отышлы яклары бар. Төрле тип поэмаларны бер-берсенә каршы куиэ тенденциясеннән дә качарга, югарырак торырга кирәк.
Бу сөйләшү үзе үк бик куп фикерләр уята, һәм ул гомумән безнең әдәбият белеме өчен дә, поэзиябез өчен дә файдалы булачак. Киләчәктә дә шушындый сөйләшүләр уздырырга кирәк.
Тәлгать Гапиуллмн, тәнкыйтьче, Алабуга дәүләт педагогия институты ректоры. Соңгы биш-ун ел эчендә генә татар поэзиясе үсешенең гамәли һәм теоретик мәсьәләләрен менә шулай уртага салып, коллегиаль рәвештә тикшергән сөйләшүне хәтерләмим. Газета-жу риалларда, тәнкыйть мәкаләләрен туплаган җыентыкларда басылган мәкаләләр дә, тоташ, өзлексез процесс булган әдәбиятны тар вакыт рамкалары белән чикләргә мәҗбүр булган ел йомгаклары да шигъри байлыгыбызны бөтен тулылыгында күз алдына бастыра алмый иде. «Казан утлары» журналы битләрендә барган бу фикер-уй алышу әдәбиятыбыз тормышында мөһим бер вакыйга рәвешен алып бара. Тәнкыйтьчеләр, шагыйрьләр һәм поэзия сөючеләр арасында кабынып киткән сөйләшүнең Татарстан язучыларының булачак съездына хәзерлек көннәрендә баруы да дискуссиянең абруен күтәрә.
Чыгыш ясаган авторлар да, редакция үзе дә сөйләшү сферасын киң итеп куйдылар һәм фикерләшүнең үзәк проблемасын, максатын, нигез баганасын таптылар. «Казан утлары» тәнкыйтьче һәм шагыйрьләр игътибарын хәзерге поэзиядә гражданлык хисләренең яңгырашына һәм тиешле эстетик югарылыкта ачылуына юнәлтергә чакыруы белән хаклы иде.
Гражданлык хисе — поэзиянең җаны, яшәеш рәвеше. Ясалма гражданлык нинди генә ялтыравык һәм тантаналы сүзләргә төрелеп бирелмәсен, ул барыбер ясалма булып кала, хисне уятмый, зиһенне эшләтми. Олы иҗтимагый проблемалардан һәм аларны үз җилкәләрендә алып барырдай олы язмышлы кешеләрдән, олы хисләрдән башка поэзия яши алмый. Тукай, Такташ, Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Туфан, С. Хәким, Н. Арсланов иҗатлары шул хакта сөйли. Чын поэзия үрнәкләрен яшьрәк буын шагыйрьләр иҗаты да күп бирә. Поэзия турында барган сөйләшү процессында басылган күпчелек мәкаләләрнең төбендә шул хакта уйлану ята.
Ш. Әхмәдуллинның «Әдәби тәнкыйть һәм эстетик тәрбия» исемле поэзия турында сөйләшүгә мөнәсәбәте шикле булган һәм авторның эшегрәк әйткән фикерләрен, хәтта мисалларын ка.батлаудан торган чыгышын һәм кайбер артык гомуми характердагы мәкаләләрне искә алмаганда, алда әйткәнебезчә, күпчелек чыгышларда актуаль һәм төпле мәсьәләләр күтәрелә, заманчалык, халыкчанлык, эстетик нәфислек кебек төшенчәләрнең бүгенге поэзиядә яңача үстерелеше турында җитди фикерләр*әйтелә. Тәнкыйтьчеләр татар поээиясиең уңышлары өчен сөенеп, ялгышлары, үсеш авырлыклары өчен көенеп язалар. Әмма поэзиянең киң аренага чыгуына тышау булып килгән күләгәле яклар, кыенлыклар турында сүз азрак булды. Күпчелек мәкаләләрдә поэзиянең йомшак якларын сылап-сыйпап үтү, конкрет анализ урынына пафоска бирелү, уңышлы шигъри үрнәкләрне позитив коммента- рияләү тенденциясе өстенлек итә. Әйтик, С. Сөләйманованың «Шагыйрь — заман баласы» исемле поэзияне аңлап, яратып, ихлас күңелдән язылган мәкаләсен укыгач, безнең эшләр ал да гөл, талантларыбыз күп, борчылырлык мәсьәләләр юк икән дигәнрәк тойгы кала.
С. Сөләйманова М. Әгъләмов белән Зөлфәт иҗатларына биргән бәясендә нигездә хаклы. Соңгы елларда алар бик нык үсте, тирәнәйде. Күләме зур булмаган шигырьләрендә яшьләр галәмне борчыган проблемаларны калкытып куялар, кешенең әхлакый камиллеккә, гармониягә омтылышын, рухи матурлыгын үзләренчә җырлый беләләр. Ләкин әле моннан, әйтик, М. Әгъләмов шигъри өлгергәнлекнең югары үренә күтәрелгән, аны классиклар янына пьедесталга утыртып куярга вакыт җитте, дигән нәтиҗә ясалырга тиеш түгел. Мондый хөкем белән без үсеп барган шагыйрьне кыен хәлгә куяр идек. Иҗатында гражданлык хисләре тагын да калкурак чагылыш тапса, тормышны фәлсәфи анализлау тирәнәйсә, шартлы алымнарны киңрәк кулланса, моннан татар поэзиясе отар гына иде
Талантлы һәм өметле, тырыш һәм эзләнүчән шагыйрьләргә тынгылы- бирмичә
Зәки Нури (сулдан уңга), Нури Арсланов, Сибгат Хәким
таләпне арттыра барганда, тәнкыйть сүзенә дөрес, объектив караш булганда гына, татар поэзиясе үзенең күп гасырлык данына яңа үрләр өсти алыр. Хәзерге поэзиягә тәнкыйть күзлегеннән карау, канәгатьсезлек хисе, шигъриятнең хәле, гомуми торышы начар дигән сүз түгел. Тәнкыйть сүзе җәмәгатьчелек тарафыннан киләчәк үсеш турында кайгырту, идеалга омтылу буларак кабул ителергә тиеш.
Әдәбият тарихы җил-яңгыр тимичә, җылы урында гына үскән олы шагыйрьне белми диярлек, һәр олы шигъри шәхес тирәсендә туктаусыз бәхәс, көрәш чыгып тора. Маяковский белән Такташка гомерләренең соңгы көннәренә чаклы, үз поэзияләре, стильләре, мәктәпләре өчен туктаусыз полемика алып барырга туры килә.
Үз чиратында шагыйрь эзләнмөсә, бәхәсләшмәсә, шул ук Маяковский әйткәнчә, билгесезлеккә юл тотмаса, ул укучының «күңел кыңгырауларын» хәрәкәткә китерә алырлык шигырь яза алмаячак.
Р. Фәйзуллиннардан соң килгән буынның шигъри эзләнүләрен җитдирәк анализларга вакыт җитте. Алар иҗатында ниндидер революцион борылыш, шигъри ренессанс эзләү, пафоска бирелеп, гомуми мактау урынына, бу шагыйрьләрнең индивидуальлекләрен һәм уртак якларын чагыштырмача планда өйрәнү нәтиҗәлерәк булыр шикелле.
Яшьләр эчке монолог формасын киңрәк кулланалар, объектив һәм җисемле тормышны сурәтләүгә рухи дөнья аша юл алалар. Алар иҗатында ярты тавышка үэ-узең белән сөйләшүгә, медитативлыкка, лирик аһәңгә омтылыш көчле.
Шул ук вакытта яшьләр гражданин буларак та тизрәк җитешсәләр, мәдәния. тебезне үстерүгә зуррак өлеш кертә алырлар иде. Тукайның «мин коеп куйган шагыйрь генә түгел» дигән афоризмын онытырга ярамый.
Ниһаять, безгә яшьләрне ил аренасына алып чыгу, димәк ки, русча яңгырату турында да уйланырга вакыт. С. Сөләйманова, Р Мингалим, К. Сибгатуллиннарның җыентыклары «Современник»та басылып чыгуы да куанычлы вакыйга булды. Р. Харис белән Г. Рәхимнең дә русча җыентыклары дөнья күрде, уңай бәя алды. Р. Фәй- зуллин рус телендә шактый киң яңгыраш алды.
Татар поэзиясе беркайчан да тәрҗемәчеләрдән уңмады. Тукай, Такташ, Туфаннарны очраклы тәрҗемәчеләргә биреп, без аларның шигъри казанышларын ил һәм дөнья укучысына күрсәтә алмадык. Шуңа күрә яңа буын. шагыйрьләрне союз укучысы хөкеменә чыгарганда, тәрҗемәләрнең сыйфаты турында да бергәләп уйлашырга кирәктер.
Ниһаять, минемчә, поэзия турында сөйләшү барышында басылып чыккан мәкаләләрне аерым җыентык итеп чыгару да файдалы булыр иде.
Фарваз Миңнулпин, тәнкыйтьче, Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары. Дересен әйтергә кирәк, сейләшү башта бер эзгә төшә алмый азапланды. Беренче мәкаләнең шундый артык гомуми һәм бераз таркаурак характерда булуы да тәэсир итте булса кирәк. «Без бәхәсләшмибез, фикер алышабыз гына» дип, журнал үзе дә хата җибәрде кебек. Миңа калса, Ш. Әхмәдуллин, М. Глухов һәм Ф. Сафин мәкаләләрен дә. гәрчә алар кызыклы гына булуга да карамастан, бу рубрикада бирмәскә мөмкин иде. Алар үзара бәйләнмәгән мөстәкыйль әйберләр, сөйләшүне җанландыруда аерым урын алып торырлык түгелләр. Дөрес, тора-бара сөйләшү бер эзгә төште һәм үз юнәлешен тапты (төп игътибар гаять әһәмиятле мәсьәлә — шигъриятебезнең гражданлыгына юнәлтелде), нәтиҗәдә без финишка матур килдек. Гомумән, без инде мондый зур сөйләшүләрне үткәрергә өйрәндек.
Шулай да, йомгаклау җыелышында тагын бер кат басым ясап үтәсе нәрсәләр бар. Иң элек, поэзиянең үткән чорларына һәм бүгенге хәленә бәя мәсьәләсен алып карыйк. Аерым мисалларда поэзиябезнең үткәнен кире яктан гына бәяләү нык сизелеп алды (Р. Файзуллин, 3. Мансуров). Бу — тамырдан ялгыш тенденция, начар тенденция. Шигырь — заман рухы, заман сулышы дип, С. Хәким дөрес әйтә.
Мин 20—30 еллар турында сөйләп тә тормыйм. Бу чорларда бүгенге әдәбиятның асылын тәшкил иткән сыйфатларга нигез салынды. 50 елларда да поэзия бер урында тормады. Ә. Фәйзи, X. Туфан, Ә. Давыдовлар иҗаты гына да бу хакта ачык сөйли. Үткәнне хурлау дөрес булмаган кебек, бүгенге фикер поэзиясен артык күпертеп бәяләү дә дөрес түгел. Чөнки бу — үсеш юлындагы соңгы баскыч түгел. Чираттагы баскыч кына. Алга таба ул нинди юнәлештә үсәр әле, моңа жа- вап бирү җиңел түгел, минемчә. Фикер поэзиясеме, әллә лирик башлангычмы — анысын тормыш үзе хәл итәр. Бүген макталган фикер поэзиясе киләчәктә ничек бәяләнер — бу шулай ук бәхәсле мәсьәлә. Тормыш күрсәтер.
Шигырь — ул эаман рухы. Инде бүгенге күзлектән караганда искергән әйберләр бар икән, аны шул чор продукты дип карарга кирәк.
Укучы бүгенге поэзияне аңламый дип, укучыны наданлыкта гаепләргә омтылучылар да булды. Бу тамырдан дөрес булмаган фикер, әлбәттә. Журналда басылган укучылар хатлары үзләре үк шул хакта ачык сөйли.
Аерым шагыйрьләр тарафыннан тәнкыйть адресына бик авыр сүзләр ташланды. Н. Юэиев, Т. Галиуллин, Р. Мостафин, И. Ахунҗанов, М. Вәлиев кебек тәнкыйтьчеләре булган поэзия тәнкыйтенә бирелгән мондый бәя белән килешеп булмый.
Нури Арсланов, шагыйрь. Бу сөйләшүләрнең башланып китүе бик кызык булды. Авторларның берсе яшь, берсе өлкән, берсе галим, берсе шагыйрь, һәр икесе үгезне мөгезеннән алыр дип көткән идем, алай ук килеп чыкмады. Ләкин анда да әһәмиятле фикерләр кузгатылды, бик кызык сүзләр әйтелде. Тора-бара сөйләшү нык кына үсте, җитдиләнде. Шунысы аеруча куанычлы, һәммә кешегә сүз бирелде, урын бирелде, теләгән һәм фикере булган һәркем катнаша алды.
Укучыларыбыз, журналда басылган кайбер фикерләрдән дә күренгәнчә, поэзияне аңлый һәм аның турында җитди фикер дә йөртә ала торган укучы. Ул инде кичәге укучы түгел, нык алга киткән, үскән. Дөрес, укучының һәммәсе дә поэзияне яратып бетермәскә мөмкин. Берәүнең академик булып та шигырьне бик үк аңлап бетермәве мөмкин булган кебек, сыер савучының шигырьне күпләрдән нечкәрәк һәм тирәнрәк тоемлавы, аңлавы мөмкин. Шуңа күрә әлеге уңай белән әйтелгән югары һәм эре тонлы сүзләрне яратмадым мин.
Без инде югары баскычка менеп җиттек дип, Такташ — инде ул үтелгән этап дип, Фатих Кәрим поэзиясе ролен киметеп күрсәтергә омтылулар белән һич килешеп булмый. Бу үз тамырыңа балта чабуга тиң. Безгә Такташтан көн-төн өйрәнәсе, Такташтай рухланып иҗат итәсе, Такташ сыман чын гражданлык поэзиясе үрнәкләрен тудырасы бар әле...
Шагыйрь мин беләмлек дәгъвасыннан котылырга тиеш. Безгә әдәплелек кирәк, бигрәк тә шагыйрьгә. Шагыйрь — ул гөнаһсыз кеше булырга тиеш. Аерым чыгышлардагы шундый нәрсәләр йөрәккә таяк белән төрткән шикелле булды.
Иҗат иттеңме, аны кеше әйтсен, аңа кеше бәя бирсен. Тыйнаклык дигән
Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев. Роберт Мицнуллин.
әйбер— нәкъ үзе инде шагыйрьне үстерә торган нәрсә. Бик шәп яздым димә, халык әйтсен аны, укучы.
Бу сейләшү журналның җитди сөйләшүләр оештырырга сәләтле булуын күрсәтте. Инде шундыйрак формада әдәби тел мәсьәләсен дә бер күтәрергә кирәктер.
Хатип Госман, тәнкыйтьче, профессор. Чын гражданлык рухы белән сугарылган поэзияне мин шулай аңлыйм шигырьне уку барышында синең күз алдыңа җанлы, тулы канлы кеше килеп басарга тиеш. Ул кеше синең белән сөйләшә, синең дусың була, синең фикереңне уртаклаша, һәм менә шушы герой аркылы ачылырга тиеш, минемчә, шигырьдә гражданлык. Хәзерге вакытта, иң элек, мәсьәләнең шушы ягы игътибарга лаеклы.
Шигъри уй һәм кичерешләр, нигездә, өч сферада чагылыш таба Беренчесе, табигать турындагы хисләребез, икенчесе, тирә-яктагы кешеләр турында һәм. өченчесе, безнең үз шәхесебез турында уйлануларыбыз. Фәндә менә бу сфераларның һәммәсен аерып тикшерергә мөмкин. Ләкин шушы өч сфера кеше күңеленнән, шагыйрь йөрәгеннән әйләнеп чыкканда бер бетен була. Монда табигать тә бар.., тирә-яктагы дус-ишләр дә. үзең дә...
Әйе, шигырь — бер бөтен, анда син үзең генә була алмыйсың, анда бөтен тирә- юнь, дөнья һәм аларга шагыйрьнең мөнәсәбәте урын таба
Гражданин дигәндә әнә шундый бөтен кеше күз алдына килеп баса, һәр заманның үз гражданины бар. Кулга шигырь җыентыклары алгач, гадәттә алардан шундый бөтенлек көтәсең, һәммәсен җыеп, җитлектереп күрсәткән бөтенлек көтәсең.
Гражданин — ул безнең заманның алдынгы кешесе. Ул һәммә яклап алдынгы: җәмгыятьтә дә, кешеләр белән мөгамәләдә дә, семьясында һәм бала-чагасы белән дә. Р. Харис һәм М. Вәлиеа әңгәмәсендә бу мәсьәлә әйбәт кенә күтәрелә Ләкин, минемчә, анда урыны-урыны белән берьяклылыклар да очрый әле.
Гражданлыкның төп эчтәлеге иҗтимагыять кенә түгел. Ул акыл поэзиясе, фикер поэзиясе һәм хис поэзиясенең органик бөтенлегендә. Минемчә, шигырьнең шушы өч сфераны әйләнеп чыгуы бөтенлек тудыра.
Поэзия тәнкыйте алдында нинди хәл ителәсе мәсьәләләр, темалар тора соң... Иң элек шагыйрьләрнең индивидуальлекләрен табарга кирәк түгел микән! Равил поэзиясендә сискәндерү зур, Зөлфәттә — кеше күңеленә моң белен керү Мөдәрристә халык рухын тирәнтен тоемлау һем... анда хәвеф төсмере дә бар. Менә
шушылай аерып алып анализ ясалса, минемчә, шагыйрьләр һәм шигърият турында сейләшү тагы да файдалы һәм тагы да нәтиҗәлерәк булыр иде...
Медәррис Әгъләмов, шагыйрь. Безнең шигърияттәге гражданлык мәсьәләсендә моңа кадәр йезгә кызыллык китерердәй яисә ачу кузгатырдай сәбәпләр булмады, киләчәктә дә булмас дип уйлыйм мин. Сүзнең, әдәби сүзнең көче гаять зур. Менә шуны аңлаган кеше генә бу хакта сүз кузгата ала.
Безнең шигърият дип әйтәбез икән, анда гражданлык мәсьәләсе, дибез икән, бераз гына үткәнгә кайтып карыйк.
Французларны җиңдек без, Парижга да кердек без. Дп-ак ташлы урамында Җир җимертеп йөрдек без.
Халкыбызның бу бәете генә түгел, шигъри иҗаты һәммәсе дә шулайдыр сыман. Кайсыдыр бер җыелышта Сибгат ага Хәким Дәрдмәнд хакында үзенең бик якты фикерләрен әйтеп чыккан иде. Бу исә минем күңелдә бик тә уелып калды. Ә Дәрдмәнд болай ди:
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар. таян ит, Килеп кичмешләр әхвален бәян ит. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә. Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Кара туфрак тулы мазлүм нидасы, Алар кемдер!.. Алар кемнәр фидасы!..
Әнә шундый, ил-халык сагышын сагышлап язылган юлларны Дәрдмәндтә табарга мөмкин.
Шул мазлумнарның нидасы хакында язган, шулар кайгысын кайгыртып яшәгән Тукай бүгенге көндә иң зур шагыйрь түгелме! Гражданлык поэзиясе. Бездә моны еш кына аерым бер тема белән чикләү бар.
Күптән түгел Чыңгыз Айтматовның бәйрәмендә Мостай Кәрим үзенең котлау сүзен: За твой талант, за твое мужество! дип тәмамлаган иде. Шигъриятнең гражданлык йөзен, гомумән әдәбиятның гражданлык йөзен шушы ике төшенчә — зирәк акыл һәм ир була белү билгели түгелме соң? 27 яшьлек Тукай, 37 яшьлек Җәлил. 35 яшьлек Фатих Кәрим, 80 яшьлек Туфан, 58 яшьлек Гамил Афзал, 68 яшьлек Сибгат Хәким. 35 яшьлек Равил Файзуллин... Төрле буын шагыйрьләре. Алар- ның шигъриятен, гражданлык йөзен шушы ике төшенчә ачык күрсәтә.
Бу ике төшенчә һәр буын алдында үзенчә Тукайда ул үзенчә булса. Җәлил белән Туфанда үзенчә. Ә үзенчәлек үзеңнең шагыйрь икәнлегеңне исбат итү дигән сүз ул.
Инде бу барган сөйләшүләрдә тагын бер мәсьәлә күтәрелә языл калган иде. «Аңлашыла һәм аңлашылмый торган шигырьләр» дип аталган иде ул. Ибраһим ага Нуруллин моңа мисал да китереп. Равил Фәйзуллинга сорау биргән иде. Мисал мондый: Вазада җикән камыш. Хатын күлмәк салгандагы җил җилмени ул?
Бик тә гыйбрәтле «аңлашылмаган» шигырь. Җил иркендә шаулы камышлар арасында гомер кичергән җикәнне, инде килеп вазада җил көтеп утырган җикәнне күз алдына китерү өчен, кысаларга, вазаларга күнеккән булу гына җитми торгандыр. Монысы сүз иярә генә. Минемчә, шигырь аңлашыла яки аңлашылмый дип түгел, аңлаучы яки аңламаучы яисә хәзерлекле һәм хәзерлексез укучы хакында гына сүз барырга мөмкин. Ә инде укучыны әзерләү, тагын кайтып, шул тәнкыйть» челәребез эше түгелмени?
Минемчә, төп мәсьәлә биредә аңлашылу яки аңлашылмауда түгел. Аңа китсәк, аңлашылмый торган юлларны минем, мәсәлән, татар шигъриятендә гомумән күргәнем юк шикелле. Биредә мәсьәлә шигырьнең эшләнеп бетү-бетмәвендә түгел микән? Ә бәлки татар шигыренең яңа мөмкинлекләре, аның камиллеге, аның соңгы еллардагы үзгәреше хакында махсус сөйләшергә кирәктер? Әмма бу хакта сөйләшер өчен әзерлекле югары шигъри культуралы кешеләр кирәк. Югары шигъри культура мәңгелек. Хәсән Туфанның шигырь төзелеше, аның мөмкинлекләре ха»
кында сугышка кадәр үк басылып чыккан мәкаләләрен укып карыйм да, шул кадәр яшьлөй шигъри культурага ия булган икән бу карт, дип куям.
Мин биредә сөйләнгән сүзләрдән Фарваз Миңнуллинның фикерләре белән тулысынча килешәм. Чыннан да. мондый сөйләшүләрне фикерне бер ноктага җыеп була тоган конкрет темаларга алып барырга кирәктер. Бу очракта «Вопросы лите- ратурь' , «Литературное обозрение» журналларының эш тәҗрибәләре кызыклы. Алар, мәсәлән, аерым шагыйрьнең иҗатын уртага алып, төрле-төрле карашларда торган тәнкыйтьчеләрнең үзенә күрә бер фикри ярышын оештыралар. Бу очракта һәркем ота. Тәнкыйтьче аерым бер әсәр яисә шагыйрь иҗаты аша нинди дә булса агымга яки күренешкә ачык мөнәсәбәтен белдерә ала. Укучы, үз карашларының бергә оешып, ачыклануына ирешә. Автор, үз чиратында, яңа укучыларын таба.
Инде йомгаклап, булып узган сөйләшүләрнең уңай якларына да тукталасым килә. Безнең шигърият бай дибез. Анда тарихи исемнәр дә куп. Бүгенгебез дә зур итеп сөйләшерлек дибез. Әмма, ни өчендер, соңгы елларда шигъри сүзнең популярлыгы бераз кими төшкән кебек иде. Шул җәһәттән караганда, бу сөйләшүне оештырган һәм башлаган иптәшләр бик зур эш эшләделәр. Минем аңлавымча, аларның төп максатларыннан берсе дә әнә шул иде. һәм бу максатка ирешелде. Күп кенә укучыларның, әдәбият белгечләренең сөйләшүгә тартылуы бу хакта ачык сөйли.
Шамил Маннапов, шагыйрь, «Социалистик Татарстан» газетасының бүлек медире. Шигърияттә гражданлык. Җисемле һәм җисемсез һәрнәрсә шикелле бу төшенчә үзе дә заманалар узган саен үзгәрә, мәгънәсе киңәя. Яисә без элегрәк аңлаган таррак рамкалардан чыгып, үз асылына кайта. Үз шәхси интересларың белән халык, ил, дөнья мәнфәгатьләре, уй-теләкләре, кайгы-шатлыклары аерылмаслык булып кушылып китә икән — чын гражданлык поэзиясе, минемчә, әнә шунда.
Кайсы гына заманда булмасын, әдипләрнең, сәнгать әһелләренең кыйбласы бер: яктылыкны, яхшылыкны, хакыйкатьне, ирекне яклау һәм, киресенчә, караңгылыкка, начарлыкка, хаксызлыкка, ирексезлеккә каршы аяусыз көрәш. Заманалар үтү белән әлеге төшенчәләр үзгәргән шикелле, әдәбият-сәнгать тә үзгәрешләр кичерә.
Дөньяда иң гадел җәмгыять — коммунизмда яшәячәк гражданнарны, яңа кешеләрне тәрбияләү — бүгенге әдәбият-сәнгать алдында әнә шундый гаять катлаулы һәм мактаулы бурычлар тора. Бу зур эш планетабызда капма-каршы ике система яшәп һәм кеше җанын яулап алу өчен рәхимсез көрәшеп килгән шартларда тагын да катлаулана.
«Казан утлары»нда барган сөйләшүдә катнашкан Равил Фәйэуллин белән Ибраһим Нуруллин, Ренат Харис белән Мансур Вәлиев, Хатип Госман, Ринат Мөхәммә- диев, Саҗидә Сөләйманова һәм башка иптәшләрнең мәкаләләрендә дә әдәби әсәрләрдәге гражданлык мәсьәләсе үзәк урынны алды. Р. Мөхәммәдиевнең: югары гражданлык әсәрләрен авторның изге ният белән, үзенең җәмәгатьчелек алдындагы гражданлык бурычларын үтәүгә омтылышы нәтиҗәсендә ашык-пошык кына язып ташланган әсәрләр белән һич кенә дә бутарга ярамый, дигән фикере белән килешми мөмкин түгел. («Казан утлары», 1978 ел, 10 сан. 149 бит).
Бу нисбәттән, тагы яшьтәш шагыйрь Гәрәй Рәхимнең бик әйбәт чакыруы хәтердә: «Халтурачылардан көн кадагына суккан темаларны тартып алырга кирәк!» Сүзен иҗаты белән дә раслап Г. Рәхим илгә, партиябезгә, Ленин комсомолына Һ. б. багышлап, менә дигән шигырьләр язды.
Иҗтимагый-политик темаларга, көн кадагына суга Һәм кешеләр рухын алга әйди торган югары художестволы әсәрләрне оператив язучылар турында сөйләгәндә замандаш шагыйрьләрдән беренче чиратта Сибгат Хәкимнең юлбашчыбыз образын, Бөек Ватан сугышы Һөм аннан соңгы тыныч хезмәт еллары сулышын бер йөрәккә сыйдырган поэмаларын, күпләгән шигырьләрен, җырларын, публицистик мәкаләләрен мисал итәр идем. Өлкән шагыйрьнең күпләгән шәкертләре аның әнә шушы гаять кыйммәтле сыйфатын да үзләренә өлге итсеннәр иде.
Мәгълүм булганча, «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә дә. язучыларның IX съездын каршылап, зур сөйләшү башланды. Анда катнашучыларның фикерләре дә нәкъ әнә шушы яссылыкта тәңгәл килә: социалистик реализм методы белей
иҗат ителгән, партияле, халыкчан һәм югары ху-дожестволы әсәрләрне генә без гражданлык әсәрләре дибез, заманча яңгырашлы дибез, киләчәктә дә халыкка хезмәт итәчәк әсәрләр дибез.
Әдип, сәнгать кешесе — керәшче булырга тиеш. Шул вакытта гына аның әсәрләре иҗтима- гый-лолитик яңгыраш алачак.
Рашат Низамиев, шагыйрь, «Татарстан яшьләре» газетасының җаваплы секретаре Заманыбыз— интеллектуаль һәм югары культуралы заман. Кешенең шәхесе, хис һәм акыл дөньясы үсте, катлауланды. Теләсә, хәзер һәркем диярлек урта кул шигырьләр яза ала. Моның белән мин шигырь язу бик ансат эш дип әйтергә җыенмыйм, әлбәттә. Әмма шунысы хак. шигырьләр күп языла. Бер яктан, бу бик тә куанычлы хәл, әдәбиятка өзлексез рәвештә алмаш килә, дигән сүз. Икенче яктан исә, бу хәл җитди генә сораулар да куя: шигъриятнең чын энҗеләрен халтурадан ничек аерырга? Менә шуңа күрә бү-генге көндә поэзия тәнкыйтенең аеруча актив, сугышчан, гадел булуы сорала! Кемгәдер «удар» ясау түгел, ә бәлки поэзиягә дөрес юнәлеш бирү, укучыларның әдәби зәвыгын һәм эчке культурасын баету максатын күздә тотып язылган тәнкыйть мәкаләләренең кирәклеге үзен көннән-көн ныграк сиздерә.
Бу сөйләшүдә гражданлык мәсьәләсенең үзәккә куелуы бик табигый. Чөнки гражданлык хисе белән сугарылган һәм ил. Ватан кебек олы сүзләр килеп кергән шигырьләрдә шагыйрьнең талантлы яки талантсыз булуы бигрәк тә ачык чагыла. Шагыйрь никадәр талантлырак булса, аның югары хисләр турында җырлавы шул кадәр табигый һәм ышандыручан була. Талантлы шагыйрь «Ватан» дигән сүзне кулланмыйча да Ватанын яратуы турында искиткеч әсәр язарга мөмкин. Төче һәм купшы сүзләрне еш куллану — көчсезлек билгесе ул.
Тагын бер нәрсә турында әйтергә кирәк: соңгы елларда яшьләр иҗатын бәяләгәндә «шагыйрь үзе. биографиясе күренми» дигән штамп модага кереп бара шикелле. Гәрчә бу сүзләрдә дөреслек орлыгы булса да, минемчә, мондый «штамп сугуның» тискәре ягы да бар: яшь шагыйрьләр «мин» дигән сүзне артыгы белән куллана башладылар, туйдырып бетерделәр И. Нуруллин әйткәнчә, ярый да/бит укучыга тәкъдим итәрлек күңел энҗеләре булса! Роберт Әхмәтҗәнов та үзенең мәкаләсендә әнә шул хакта бик хаклы борчылып яза.
Кабатлап булса да мәгълүм хакыйкатьне әйтик: теләсә кайсы шигырь — шагыйрьнең үзе ул! «Мин» һәммәбездә дә бар ул, ләкин «мин» — характер дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш.
Роберт Миңнуллин. шагыйрь, журналның хатлар бүлеге редакторы. Сөйләшүнең күбрәк Р. Фәйэуллиннар, Р. Гатауллиннар буыны тирәсендә баруы, күрәсең, табигый хәлдер. 60 нчы елларда күтәрелгән шигъри шау-шуның әле булса тынганы юк бит. Бу — юкка гына түгел, әлбәттә. Ни дисәң дә. көчле буын, нык буынлы шагыйрьләр. Шуңа күрә дә тәнкыйтьчеләребез аларның иҗаты белей чын мәгънәсендә сихерләнделәр. Өлкән буын белән урта буынга булган игътибар шактый сүрелде. Ә инде яшь буын турында әйтеп тә тормыйбыз. Менә ничә еллар инде алар (Р Вәлиев, Ф. Сафин, М. Галиев. 3. Насыйбуллин, 3. Мансуров, Э Мостафин, Г. Садә һ. 6.) яшь шагыйрьләр исемлегенә теркәлүдән ары уза алганнары юк. Тәнкыйть әлеге шагыйрьләрне ни өчендер күрмәмешкә салына. Миңа калса, Р. Фәйзуллиннар турында сөйләшү дә бер тирәдәрәк барды кебек. Әйтик, алар буыны татар шигъриятенә стильләр яңалыгы алып килде, шигырьнең тукымасын яңартты, алар үзләренең яңа образлар системасын булдырдылар. СҮЗнең яңа төсмерләрен ачтылар.
Шагыйрь Нури Арсланов.
Аннары кайбер мәкаләләрдә традицион шигырьгә карата тенденциозрак карашлар сизелео китте. Ирекле шигырьне югары күтәреп традицион шигырьне кимсетү шикеллерәк фикерләр булды. Әйтерсең лә фәлсәфи фикерле шигырьләпме верлибр белән генә язып була
Традицион шигырь яклауга мохтаҗ • -ег Ул — шигъриятебезнең нигезе Интеллектуал! поэзия хакында да Хатип ага Госмаи бик дерес әйтте. Әгәр дә без кайбер яшьләргә интеллектуала поэзия вәкилләре дигән исем тагабыз икән ■- Хәким белән Н. Арсланны, И. Юзеев белән Ә баянны.
сейләшү. һичшиксез, вакытлы, кирәкле иде. Мәсьәләнең куелышында ук бәхәсле моментлар булу, парадоксальгә якын нәтиҗәләр ясау очраклары әңгәмә барышын сәтү белән бергә бу мәсьәләгә яңача караш, шагыйрьнең шәхесе, дөньяга карата актив позициясе, эстетик принципларының халыкка якын, кешечел булуына игътибар ителде, бүгенге тәҗрибә белән расланган үсеш принциплары билгеләнде дияргә була. Үткәннәргә сак караш, бай шигъри мирасны актив өйрәнү, Сибгат ага Хәкимнең «Тукай аша карыйм дөньяга» дигән юлларындагы кебек, бүгенге үзгәрешләр һәм дәвам ителергә тиешле төп сыйфатлар белән бәйле каралды. Шунысы куанычлы, бүгенге поэзия дигәндә өлкәннәребез һәм урта, яшь буын шагыйрьләр белән берлектә, Нурия Измайлова кебек иң яшь каләмдәшләребез иҗатына да игътибар һәм җитди караш булды. Бу җәһәттән Тәлгать Галиуллин мәкаләсе аерылып тора.
Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов кебек, укучылар игътибарын күптән җәлеп итеп, танылып өлгергән талантлар турыида да җитди, тәфсилле сүз әйтелде диясе килә.
Шул ук вакытта, буыннарга бүлеп, исемнәр санап чыгуның шагыйрьләребезнең индивидуаль йөзен, иҗат стильләрен калкурак, ачыграк күрсәтү мөмкинлеген чикләгәнен дә искәртәсе килә. Сөйләшүдә аерым шагыйрьләрнең үзенчәлекле яклары, новаторлык алымнары киңрәк тукталуга лаек иде шикелле.
Шунысы әһәмиятле, сөйләшүдә бай традицияләргә нигезләнгән һәм заманча яңа алымнар, шул исәптән яңа шигъри форма белән үстерелгән лирика фикри һәм халыкчан поэзия үзәккә алынды.
Ринат Мехәммәднев, журналның әдәби тәнкыйть бүлеге редакторы Миңа калса, әлеге сөйләшү барышында ясалган нәтиҗәләрнең иң әһәмиятлесе шул булды: гражданлылык — ул шигъриятнең җаны, партиялелек, халыкчанлык һәм тормышчанлык принципларына нигезләнгән чын шигъриятнең үзе. Шагыйрьнең гражданлык йезе олы масштаблы төшенчә һәм темаларны кузгатуда гына түгел, ә аның һәр әсәрендә, һәр юлында һәм һәр сүзендә аермачык чагылыш табарга тиеш Укучы күңелендә урын тапкан, аның күңеленә шифалы йогынтысын салган һәм аиы рухландырырга сәләтле булган шигырь гражданлы булмый мөмкин түгел. Табигать һәм мәхәббәт лирикасында шагыйрьнең олы гражданлык хисләре тирән чагылырга мемкин, дөресрәге, алар да гражданлык рухы белән өртелергә тиеш Әлбәттә. үз эчеңә бикләнеп яшь кою. ах-вах итүләр булмаган тәкъдирдә...
Бүгенге шартларда — нык үскән социализм чорында — үз Ватаның гражданнарын тәрбияләүгә билгеле бер өлеш кертергә сәләтле һәр шигъри әсәр поэзиябезнең гражданлыгына үзеннән өлеш кертә, аның аерым үрнәген тәшкил итә.
Шагыйрь үз тавышын тапсын, үз җырын җырласын, үзендә саф тенор булуын белә торып, бас партиясен җырлап газапланган җырчыны хәтерләтмәсен иде..
Рәшит
Шагыйрь Мөдәррис Әгълзмое. лэрне соң?
Әхмәтҗановны һәм башка бик күп шагыйрь- иинди поэзия вәкилләре рәтен? кертергә Рәдиф Гатауллин, шагыйрь, журналның поэзия бүлеге редакторы Мондый
кызыйлырак, җанлырак итте.
Гражданлык поэзиясенә мөнәсәбәттә, аның безнең шигырьдә магистраль юл — Тукай, Җәлил, Такташ традицияләренең бүгенге дәвам ителеше, үстерелешен күр
Гражданлык—янам, кеям дип әйтүдә. сүзләрдә януда гына түгел. «Кайнар» сүзләр һәм хисләр кайнарлыгы бер үк нәрсә түгел. Безгә, бигрәк тә әдәби тәнкыйтькә, боларның аермасын күрергә, танырга вакыттыр, шәт.
Тәнкыйть «галочка» ечен язылган язмаларга, әһәмиятле теманы түбән пробалы шигырь кысаларына кертергә азапланучыларга кискен рәвештә каршы чыгарга тиеш. Моның гражданлык булмыйча, шигъриятнең изге исеменә, укучыга һәм бер үк вакытта әлеге әһәмиятле темага хыянәт икәнлеген күрсәтә белергә кирәк.
Я б запретил декретом Совнаркома Писать о Родине бездарные стихи!
— дип язган М. Кульчицкий белән килешми мөмкин түгел. Өстәп шуны гына әйтергә кала: туган ил турында гына түгел, хезмәт темасына, изге хис — мәхәббәт турында да талантсыз шигырьләр язылмаска тиеш.
Димәк, чын шигырь, әгәр ул шагыйрьнең олы масштаблы кичереш-борчулары һәм гаме нәтиҗәсендә туа икән, ул һәрвакыт гражданлы. Ә шагыйрь — ул Ватанына һәм халкына ахырынача бирелгән, кешелеккә гашыйк, табигате белән гүзәл кешегә гашыйк шәхес. Аның бер генә шигыре дә, бер генә шигъри сүзе дә үзенә һәм үзенең иманына каршы килмәс. Ә иманы аның — гомумиләштереп әйткәндә, гражданлык. Гражданлык пафосы шагыйрь күңеленнән каен суы кебек бер ширбәттәй бәреп чыгарга, язгы урман һавасыдай бөркелеп торырга тиеш.
Роберт Әхмәтҗанов. шагыйрь. Бүген безнең сөйләшүләр ике төрле юнәлештә бара. Аның берсе рәсми, икенчесе — җыелышлардан соң да күңелдә йөргәне. Мәгълүм «айсберг теориясе» асылда безнең күңел төбендә яткан сүзләргә туры килә һәм безнең бөтен сөйләшүләргә дә бер тон бирә дип уйлыйм. Әлбәттә, нинди дә булса теорияләр белән генә поэзиягә юнәлеш бирү мөмкин түгел. Ул юнәлешне заман үзе бирә.
Сер түгел, соңгы вакытта исем урынына башына өч йолдыз төрткән лирик монологлар бик озынаеп китте. Метражы озын. Әмма авторның иҗади йөзен аныклау мөмкин түгел. Моннан шигърият цехының ОТКсы кирәклеге туа. Иҗатта сыйфат контролеры буларак шигырь тәнкыйте чыга. Әмма бу юнәлештә шигъри иҗатның кухнясына кереп эш итү җитми әле. Язылган тәнкыйть мәкаләләре, әсәрнең художество кыйммәтен ачасы урынга, гомуми күзәтү ясаудан узмыйлар. Шагыйрьләрнең индивидуаль сыйфатларын яктырту эше әле тиешенчә түгел. Күп очракта поэзия тәнкыйте өстән-өстән генә тамгалап киткән «һ. б.вларга бүгенге көн поэзиясенә тон бирүче шагыйрьләр дә кереп китәләр.
Әдәби осталыкка өстән карау — әдәби таләпчәнлекнең кимүе. Әсәрнең бәхәс кузгатуы берәүләр өчен кабул ителмәслек хәл булып тоела, күрәсең. Бездә дә төрле иҗади мәктәпләрнең мөстәкыйль яшәү хокукын якларга кирәк, минемчә. Хис поэзиясен фикер поэзиясеннән аерып карарга кирәк түгел. Бүгенге шигърият өчен бу сыйфатларның икесе дә зарур дип уйлыйм.
Сибгат Хәким, шагыйрь. РСФСРның М. Горький исемендәге, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Мин моңа кадәр дә поэзиябез турындагы уйлануларымда гражданлык мәсьәләсенең әһәмиятен искә ала, ассы- зыклый килдем. Поэзиягә һәркем үз юлы белән килә. Иҗатында шәхеснең тәҗрибәсе, фикре, рухи һәм эстетик тәрбиясе чагыла. Гражданлылык күзлегеннән караганда, мин татар поэзиясен һичкемнән калышмый дип саныйм.
Поэзиябезнең үткәндәге һәм бүгенге кайбер кимчелекләренә сөйләшү барышында игътибар ителде, шулай да алар аның казанышларын киметеп күрсәтми, аз гына да тоныкландырмый. Кайсы гына чорны алып карама, аның галантлылары, олы гражданлык хисләре белән янып иҗат иткән талантлы шәхесләре шагыйрь, чын шагыйрь булып кала биргән.
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Н»рсә әйтер туганнарыма!! Агыла да болыт агыла...
— дип яза Хәсән Туфан. Болай караганда шәхси фикер генә кебек, җентекләбрәк тикшерсәң, кеше шәхесе, чор сулышы шул кадәр укмашкан... Шагыйрь һәм язучы, әгәр ул үз заманын бөтен күзәнәкләре белән тоя икән, сизә икән, халык язмышын үз язмышы белән органик бәйләп алып бара икән, бу аның өчен зарури икән, бу инде үзе гражданлык. Гражданлык — ул ниндидер зур темаларда гына түгел, ул язучының һәр әсәреннән аерылгысыз. Мәхәббәт шигырьләрендә дә гражданлыкның менә дигән үрнәкләрен күрсәтеп була. Шундый мисаллар, уйландыра торган әйберләр күп. Мин Илдарның (Юзеев), Робертның (Әхмәтҗәнов) поэмаларын беләм. Соңгы вакытта гына Фәннур Сафинның «Алма бакчасында» дип исемләнгән яңа шигырьләр циклы белән таныштым. Ул мине сокландырды. Шагыйрь үз- үзен табу юлында тагын бер кыю адым алга атлаган. Зур осталык белән һәм үзенчәлекле язылганнар, һәр шәхеснең үз уйланулары, үз борчулары. Әле менә Ә Еники повестьларын укып ятам һәм рәхәтләнеп укыйм. Аның әсәрләре дә, шигърият кебек, үзләренә ихласлыклары белән тартып тора.
Бу сөйләшүнең язучыларыбыз съезды алдыннан булуы бик әйбәт. «Литературная газета»да да ун еллар буена бертуктаусыз поэзия турында сөйләшү бара. Димәк, ихтыяҗ бар!..
И. Нуруллин, тәнкыйтьче, профессор. Бу фикер алышудан мин икеләнеп калам. Р. Харис белән М. Вәлиев әңгәмәсендә аңлаешлы һәм аңлаешсыз шигырьләр турында сүз кузгатуның кирәге һич юк иде диелде. Юкса, сөйләшүне башлап җибәргән әңгәмәдә бу нәрсә ачык әйтелгән иде. Әйтик, ике шагыйрь бар. ди, икесе дә тумыштан ук илаһи очкынга ия. Аның берсе ил язмышы, халык язмышы белән яши, икенчесе исә үзе турында гына уйлап гомер итә. Беренчесенең шәхси хисе, тойгысы халык фикере белән бәйләнгән. Ә икенчесенең шәхси фикерләре халык тойгысына юл таба алмый. Беренче төр язучы традицион формада язса да. ак яисә ирекле шигырьгә мөрәҗәгать итсә дә. чын поэзия үрнәкләре — оригиналь әсәрләр тудыра. Шуңа күрә дә аның язган шигъри әсәрләре һәркемгә аңлаешлы. Икенчесе мөгез чыгарырга азапланса да, традицион «шапка» астында язарга омтылса да, әсәрләре аңлашылмый, чөнки аларда халыкчанлык юк, алар гражданлык пафосыннан мәхрүм.
Бүгенге чыгышлар, бәхәсләр, нигездә, поэзиядә гражданлылык турында барды. Күп кенә чыгышларда кызыклы гына фикерләр әйтелде. Ә Р. Фәйзуллин белән безнең арада хәл ителмәслек принципиаль каршылыклар юк. Равилне зур шагыйрь дип саныйм, ләкин бераз мавыгу бар дип уйлыйм. Аның «мин шулай дип уйлыйм» диюендә тыйнаксызлык күрмим.
Равил Фәйзуллин. шагыйрь, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт һәм М. Җәлил премияләре лауреаты. Бу сөйләшүгә беркадәр иртәрәк йомгак ясала шикелле. Материаллары яртышар ел алдан әзерләнә торган журнал шартларында бер ел чамасы вакыт әллә ни күп түгел. Мәкалә авторларының байтагы, бигрәк тә сөйләшүнең беренче яртысында күренгән иптәшләрнең, бүгенге поэзиягә карата үзбаш мөстәкыйль фикер йөртү яки берәр актуаль проблема күтәрүдән бигрәк, күбрәк сөйләшү башындагы кереш мәкаләгә уңай яки тискәре мөнәсәбәт белдерү белән чикләнүләрен дә искә алсак, бу бәхәс вакытының кыскалыгы тагын да сизелә төшә... Шулай да, булганына канәгать була белергә дә кирәктер. Безгә калса, беркадәр максатка ирешелде кебек. Поэзиябезнең мирасы һәм бүгенгесе зур һәм бай- икәнлеге, аның халык тормышындагы әһәмиятле роле, иҗтимагый тормышның гыйбрәтле бер күренеше буларак, фәнни нигезле, төпле анализлы зур тәнкыйтькә лаек икәнлеге тагын бер мәртәбә ачыкланды. Гомумән, бу сөйләшүдән соң. шигырьгә игътибар көчәер, шагыйрьләр иҗатына, поэтик хәрәкәткә җитди, тотрыклы караш туар дип ышан8сы килә. Чөнки поэзия мисалында — бүгенге әдәбиятыбызның үсешенә хас байтак характерлы күренешләрне күзәтергә бәяләргә, кирәк чакта тиешле бәя дә бирергә җай һәм мөмкинлек бар. Бу сөйләшү тагын бер ягы белән гыйбрәтле: ул безнең — шагыйрьләрнең һәм тәнкыйтьчеләрнең — теоретик әзерлегебезнең һәм фикерләү культурабызның ни дәрәҗәдә икәнлегем дә шактый ачык күрсәтте. Баксаң, бик биек менеп һәм матур итеп оча белмибез икән әле! Бәхәсләшү тәҗрибәбез азрак икән! Бу җәһәттән хөрмәтле галимебез профессор Ибраһим ага Нуруллин белән без фәкыйрегезнең бәхәсне ачып җибәргән
макале дә кайбер җитешсезлекләрдән азат түгел иде- Башлап җибәрү һәрчак кыен, анысы да бар. Бер эз салынгач, бару җиңелрәк. Башта үз сүзен әйтмичә, бүтәннәрнең теге яки бу ялгышларын күреп, шул ялгышлар тирәсендә сүз куертыл -акыллы» чыгыш ясаучыларга, нәтиҗә-йомгак ясау осталарына, әлбәттә, күпкә җиңел Ләкин андый «җиңеллек»тән кемгә файда соң!
Сөйләшү процессында, шулай ук, вакыты-вакыты белән сәер рәвештә үзара аңлашып ук җигә алмаган моментлар да булды, һәр ике як яки берничә бәхәсче бер үк поэтик күренеш турында бер үк фикердә, һәрберсе бер үк нәрсәне телиләр. омтылалар һәм парадокс... бер-берсен гаеплиләр! 30 нчы еллардагы поэзиягә һәм аның әйдәүче көчләренә карата булган сүзләрдә бу бик ачык чагылды. Үт-кенне зурлау, мираска ихтирамлы булу бик кирәк. Кемдер тели икән, әйдә табынсын да! Ләкин үткәннәргә табынып кына киләчәк үсешне тәэмин итеп булса икән! Укучылар хатларының байтагында поэзиябез турында шактый гына кызыклы фикерләр булды. Шул ук вакытта, кайбер хат авторлары язучы хезмәтен берьяклырак аңлап, тактсызрак сүзләр дә әйтеп ташладылар. Тыйнаклык төшенчә-се— һәр кешегә дә. шулай ук язучыга да караган кебек, ул хокук укучының үзеннән дә тартып алынмаган бит!
Сөйләшү вакытында 60 нчы еллар башында поэзиягә килгән бер төркем шагыйрьләр иҗаты турында байтак сүз булды. Күрәсең, бүгенге көн татар поэзиясен алар иҗатыннан башка бөтен тулылыгы белән күзаллау кыен. Бу буын шагыйрьләр турында соңгы ун-унбиш елда бик күп сөйләнде һәм күп очракта бертөрлерәк сөйләнде һәм хәзер дә шул рухта сөйләшүләр дәвам ителә. Алар турында һаман гел күмәкләп сөйләү, бер яктан, күңелле хәл булса, икенче яктан, әллә ни дәрәҗә дә түгел. Чөнки һәр шәхеснең иҗаты — ул үзгә иҗат, индивидуаль иҗат. Чөнки аларның бу чордагы актив иҗаты һәрберсен аерым-аерым җентекләп өйрәнүгә, һәрберсе шәхес һәм художник буларак, индивидуаль тәкъдир ителергә лаек. Вакыт ягыннан әдәбиятка бергә аяк басу, ул әле иҗади һәм эстетик приципларның берлегенә билге түгел. Бу буын шагыйрьләр соңгы ун ел эчендә һәрберсе шул кадәр үзгәреп бетте, шактый кызык метаморфоза кичерде ки, бу хәл — аерым бер сөйләшүне сорый. Шагыйрьләрнең бердэмлеклэр'ен аларның әдәбиятка хронологик килү тәртипләре буенча түгел, ө аларның дөньяга карашы, фәлсәфи-эстетик платформалары, поэтик фикерләү уртаклыклары буенча билгеләргә кирәк. Кайчак, ул шагыйрьләрнең бер-берсе белән охшашлыкларына караганда, кайберләре- нең бөтенләй бүтән чор, бүтән дәвер шагыйрьләре белән уртаклыклары күбрәк булырга мөмкин.
Шулай да, соңгы 15—20 ел эчендә актив иҗат итүче шагыйрьләрнең иң яхшы әсәрләре инде уку-укыту программаларына, мәктәп дәреслекләренә кереп өйрәнелергә тиеш. Яшь буынны тәрбияләү эшендә алар хезмәте дә үзенең уңай ролен үти алачак.
Тагын бер теләк: бүгенге поэзиябез турында «Казан утлары» битләрендә басылган бу сөйләшү материалларын бергә туплап, билгеле бер тәртипкә китерел, аерым бер китап итеп чыгарырга иде. Ул күпләр өчен файдалы хезмәт була алыр!
Зәки Нури. Йомгаклап әйткәндә, бу сөйләшү бик вакытлы, файдалы да һәм кирәкле дә. Шигырьдә фикер булырга тиеш. Әгәр ул тирән фәлсәфи фикер икән, бигрәк тә яхшы дигән нәтиҗәгә килдек. Фикер, хис һәм сурәт гармониясе булганда гына чын поэзия үрнәкләре туа. Некрасов сүзләре белән әйткәндә: поэтом можешь не быть, а гражданином быть обязан, һәр шагыйрь алдында шундый таләп кую дөрес булыр.
Шагыйрь булу өчен үзең яшәгән чорның, үзең белгән заманның алдынгы фикерләрен аңлый белергә, шулар эчендә янып яшәргә һәм иҗат итәргә кирәк. Ане телеңне белү дә. талант та кирәк. Заман таләпләренә җавап бирерлек, заман пафосын тирәнтен чагылдырган әсәрләр иҗат итү өчен шагыйрьдән, шул рәвешчә, бик куп нәрсәләр таләп ителә.
Инде кыскача гына булса да шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: гражданлылык һәм сугышчанлык шигърияттән аерылгысыз төшенчәләр. Партиялелек, халыкчанлык принципларына нигезләнгән бүгенге татар поэзиясе гражданлык активлыгын үстерә.
көндәлек һам рухи тормышыбызда көннән-көн зуррак урын һәм авторитет яулый бара. Аның алдында торган төп бурычлар, үсеш перспективасы да, иң элек шул «үзлектән чыгып аңлатыла.
Гомумән алганда, әлеге сөйләшү шигъриятебез үсешендә, аның турындагы тәнкыйди фикер үсешендә әһәмиятле бер этап булыр дип ышанабыз, һәм мин фикер алышуда катнашкан барлык иптәшләргә — тәнкыйтьчеләргә, шагыйрьләргә һәм бигрәк тә укучыларыбызга редколлегия исеменнән зур рәхмәт белдерүне үзебезнең бурыч дип белом.
Редакциядән. «Бүгенге поэзия турында сөйләшүине йомгаклау максаты белән оештырылган түгәрәк өстәл янында фикер алышу шушы елның 22 мартында журнал редакциясендә узды. Анда, югарыда ныгышларыннан өзекләр китерелгән иптәшләрдән тыш, филология фәннәре докторы, профессор Йолдыз Нигъмәтул- лина, журналның җаваплы секретаре Кояш Тимбикова, тәнкыйтьче Мансур Валиев шагыйрьләрдән Зөлфәт, Зиннур Мансуров, журналның сәнгать бүлеге редакторы Рим Ширияздановлар катнашты. Фотолар — Исмәгыйль Ишмөхәммәтовныкы.