Логотип Казан Утлары
Повесть

АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР


улай итеп, станция начальнигы миңа шалтырата да. мин тиз генә ташыттырып куям ашламаны үзебезнең складка. Чөнки мин ташымасам, ул ашлама шунда, станциядә, бушатылып, барыбер әрәм-шәрәм булып бетәчәк. Ә ашлама хуҗасы станция начальнигына да, миңа да үпкәли дә, ачулана да алмый. Аннары килеп, мин аны штраф түләүдән дә коткарган бит әле. Ә ашлама өчен тиешле акчасын мин тиешле урынына тиенен-тиен- гә шул ук көнне күчертеп куям. Нишлисең, тормыш дигән нәрсә әнә шулай инде ул. Бер үк мәсьәләне төрлечә хәл итәргә, бер нәрсәгә төрле яктан килеп карарга туры килә...
Ә алып кайткан ашламалар үз эшен эшли бирә безнең кырда. Аның файдасын хәзер «алла бнрмәсә бер нәрсә дә булмый: хет син шунда ярылып кит. алла кушмаса. агачтагы яфрак та селкенми», дип йөргән, гел намазлык өстендә генә утыра торган авыл картларына кадәр таный инде...
Ләкин аларны шушы хәлгә китереп җиткерер өчен күпме көч куелганын мин үзем генә беләм дә. әлеге дә баягы, картлар әйтмешли, бер алла гына белә. Казаннан бер-ике көнгә килеп, инде әзер булган нәрсәләрне өстән-өстән генә карап китә торган журналистларга гына барысы да бик ансат эшләнгән шикелле тоела ул. Хәтта аларның кайберләре, синең инде җитешмәгән нәрсәң юк бугай, иптәш Вәлиев. хәзер сипа иркенләбрәк, тынычлабрак, үз-үзеңне саклабрак эшләргә дә була торгандыр, дип тә ычкындыралар. Читтән карап торганда, ихтимал, шулай тоеладыр да. Ләкин тормыш шундый нәрсә инде ул. алга янадан-яна мәшәкатьләрне өеп кенә тора. Аның шулай булуы гаҗәп тә түгел. Ни өчен дигәндә, без-кешеләр үзебез дә һаман үзгәрә барабыз. Бүген бик зур яңалык булып, камиллекнең соңгы ноктасы кебек күренгән нәрсәләр иртәгә, иртәгә булмаса бер айдан, бер елдан безнең өчен гел дә гадәти хәлгә әйләнеп кала. Алар урынына тагын да яңараклары, тагын да камилрәкләре барлыкка килә тора.
А\ыры Башы журналыбызнын дүртенче санында.
Әгәр син, председатель кеше, бер ирешкән ноктаңда тукталып, шуның белән канәгатьләнеп каласың икән, ул чакта синең кирәген бер тиен. Ул чакта син җитәкче буларак алга барудан туктыйсын гына түгел, ул чакта син бөтенләй тормозга әйләнәсең. Юк, безнең эштә, әгәр син тормыштан артта калмыйм дисең икән, бер көн дип әйтмим, хәтта бер сәгать тә туктап, тынычланып калырга ярамый. Тынычланырга ♦ тормыш үзе үк юл куймый!
Менә бүген январьның унтугызы. Кара кыш уртасы. Авыл халкының тынычрак, иркенрәк чагы. Борчылырга бернинди сәбәп тә юк шикелле. Колхозчыларның ягарына утыны бар. Малларына печәне-са- ламы җитәрлек. Икмәген кем күпме алырга тели — чикләмәдек. Колхоз маллары өчен шулай ук кайгырасы түгел: сенажы да. печәне дә, фуражы да июнь башына тикле кар ятар булса да җитәрлек әзерләнгән. Чәчүлек дип тә баш ватасы юк Фәгыйт аларны йөз егерме процент итеп (егерме проценты ул-бу була калса дип) әзерләттереп куйдырды Тракторларның да яртысыннан артыгы ремонттан чыкты инде. Бүтән эшләр дә зарланырлык түгел. Әмма мин күңелем тыныч дип әйтә алмыйм. Киресенчә, аеруча нык борчылып йөрим әле бу араларда.
Әйткән идем микән, үзебездә больница бар безнең. Быел июньдә ачылуына ун ел тула. Аның бездә ачылуына мин үзем «гаепле*. Үзем теләп алган мәшәкать булды ул миңа.
Алтмыш тугызынчы ел башында, председательләрнең чираттагы район киңәшмәсеннән соң, райком секретаре безне — бер тирәдәге дүрт колхоз председателе белән район больницасының баш врачы Фарук Фәттаховны — үз кабинетына алып керде дә
— Сезнең төбәктә участок больницасы ачарга дигән фикер бар. Башта үз ихтыярыгызга куймакчы булдым, кайсыгыз ул больницаның үз колхозында ачылуын тели, иптәшләр? — диде.
Дүртебез дә бертавыштан: «Мин телим!» дип җавап бирдек. Шуннан хәйләкәр генә итеп үз алдына елмаеп куйды да әйтә бу безгә:
— Ләкин, иптәшләр, — ди, — бу мәсьәләнең бер четереклерәк ягы бар: больница бинасын колхоз исәбенә төзергә кирәк булачак. — ди.— Бүтән якларын дәүләт тәэмин итә. Әмма бинасын үзегезгә җиткерергә туры килә. — ди.
Ул шулай дигәч, гайрәте шиңде председательләрнең. Мин дә аптырап калдым. «Ярый, —дим күңелдән генә үз-үземә. — син ул больницаны салдырдың да. ди. Ул бит бер безнең авыл өчен генә булмый. Якын-тирәдәге алты җиде авылга хезмәт күрсәтәчәк бит ул. Шулай булгач, нигә син генә төзеп азапланырга тиеш, ди әле аны?»
Шул фикеремне секретарьга да әйттем. Бүтәннәр дә төрле сәбәп табып баш тартты. Шуннан соң Гали Даутович артык кыстап тормады
— Мин аның шулай буласын алдан ук сизгән идем. Азактан сүзе булмасын, ник миңа әйтмәдегез, мин аны үзебездә салдырган булыр идем, дип соңыннан үзегез миңа үпкәләп йөрмәсен өчен генә әйттем мин моны сезгә. Барыгыз, кайтыгыз да. бу турыда бөтенләй оны тып. иркенләп йоклагыз! — дип. бүтәннәрне чыгарып җибәрде. Фарук Фәттахнч белән мине алып калды да миңа әйтте —Ә син. иптәш Вә- лиев. давай, чыгымлама, алын бу эшкә! — диде. — Стоящий эш бу. Менә күрерсең, соңыннан сөенеп бетә алмассың әле шуңа. Үзең уйлап кара: сезнеи колхоздан хәзер уртача алганда ике көнгә бер кешенең район больницасына йомышы төшеп тора. Син аларга больницага барыр! а я ат. яки машина, пычрак вакыт булганда, хәтта трактор да бирергә мәҗбүрме — мәҗбүр! Менә шуннан үзең исәпләп кара ел тәүлегендә синең ничә кешең һәм ничә машинаңның күпме эш вакыты юлда әрәм була? Икенчедән, больница үзеңдә булуның профилактик ягы да бар. Район больницасына, ун-унбиш километр арага, кеше
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР
сыкрап-сыктап торганда гына больниц.
булса6,авырыйабашла\Л белән барыр иде дә. авыруы көчәйгәнче врач ана тнешле’ярдамен күрсәтеп e.JU'p нде. Синек колхозчын ун-унбиш көн больницада ятасы урында, колхозыңда Ф^алы эш эшләр иде ди. Кыскасы, сандугач урынына сайрый бу. Сүз әйтә.торган ү
белеп сайрый. Ә Фарук Фәттахич дәшми. Анысы белән безнең әлеге
УНДҮРТЕНЧЕ ДӘФТӘР
дә баягы шул колхозчылар аркасында бераз чәкәләшкән бар иде. Шуңа шыпырт кына утыра анысы. Сүз әйтсә — мин чәчрәп кубар дип шикләнә. Үзе дәшүен дәшми, әмма баш кагып, секретарь сүзенә мөһер сугып бара үзе... Күндерде мине секретарь. Күнми ни эшлисең? Рас кеше акыллы киңәш биргән икән — нигә аңа каршы килергә?
Башта без ул больницаны сигез урынлы итеп салган идек. Штаты да бәләкәй, бер врач-невропотолог белән бер фельдшер-акушер гына иде. Аңа да сөенеп бетә алмый иде авыл халкы: авырган саен район больницасына барып йөрисе юк. Йөкле хатын-кызларга бигрәк тә җайлы консультациясе дә үзебездә, балаларын да үзебездә генә табалар иде. Ләкин тора-бара ул больница да канәгатьләндерми башлады. Бердән, урын җитми. Чөнки күрше авыллардан да безгә киләләр. Икенчедәй, больницасы зур булмаса да. бер генә врач — аз. Авырулар янында кайчакларда тәүлекләр буена торырга туры килә аңа. Аннары бер невропотолог белән генә эш бетми. Хирургын да үзебездә булдырасы, артык катлаулы булмаган операцияләрне үз больницабызда гына ясый торган итәсе килә иде.
Ниһаять, анысын да таптык. Безнең авылдан китеп хирургия факультетын тәмамлаган бер егет, Казан кызына өйләнеп, шунда эшкә калган да. кеше өстендә фатир торып, интегеп яталар иде. Хатыны рус теле, укытучысы булса да. Казанда үз һөнәре буенча эшләргә урын таба алмыйча, бәләкәй генә бер китапханәдә эшли. Үзе — больницада. Читтә олтан булып йөргәнче, үзебезнең туган җирдә солтан булып яшәрсез, ичмаса, ятмагыз болай чиләнеп дип, тоттым да колхозга алып кайттым шуларны. Үзебезнең мәктәпнең рус теле укытучысы пенсиягә киткән иде. хатыны шуның урынына урнашты. Икесе дә сөенеп бетә алмыйлар хәзер авылга кайтканга. Шулай булмый хәле юк: хирургны бөтен тирә-як халкы хөрмәт итә. Япь-яшь кенә булса да, Ринат Ха- физыч та. Ринат Хафнзыч дип кенә торалар үзенә. Ул операция ясаган кешеләр, кулы шифалы дип. мактап туя алмый. Хатыны да балаларны уз итә торган ягымлы нәрсә булып чыкты. Колхоз белгечләре өчен дип салынган өч бүлмәле финский йортка урнаштырган идек үзләрен. Рәхәтләнеп яшиләр, күңел биреп эшлиләр. Ә Казанга барырга кирәк булганда тимер юл станциясе, инде әйткәнемчә, орынып тора. Поездга утырасың да сәгать ярым — ике сәгатьтә— Казан.
Шулай да больница мәсьәләсендә эшләрне көйләп бетерә алган юк әле. Санитар машинасы кирәк. Инде менә елдан артык шуны юллау артыннан йөргән көн. Йөрмичә ярамый. Өченче ел тагын бер яна бина салдырып, больницадагы урыннарны утызга җиткергәч, безнең участокка авырулар хәзер сигез авылдан килә башлады. Сигез апылга хезмәт күрсәтә торган больницада бер машина да булмау—бу инде безнең заманда һич ярый торган эш түгел. Моның шулай икәнлеген район начальствосы да. югарырактагылар да бик яхшы белә. Әмма машинага тиенә алган юк әле. Инде тәмам җилекләренә тигәч, ниһаять, вәгъдә иткәннәр иде. Казанга барып алырга дип телеграмма да килгән, акчасын да түләгән идек. Колхоз исәбеннән түләдек, әлбәттә. Кешеләрнең
сәламәтлегенә кагылышлы эштә акча белән артык вакланып торуны кирәк дип санамыйм мин. Шофер штаты бирмәячәкләр. Анысын да колхоз исәбеннән ялларга исәпләп куйган идек. Ләкин шул машинага утырырга тиешле шоферыбыз Казаннан, коры барып, буш кайтты. Ни өчен дигәндә, район больницасының баш врачы Фарук Фәттахыч, ♦ шыпырт кына үз больницасыннан акча күчерткән дә. шоферын жи- ь бәреп, теге яңа машинаны алып кайттырып та куйган! Телефоннан « шалтыратып, син ни кыландың анда, егетем, синең болай да бер •«Волга»», бер «УАЗ»ың бар бит инде, дигән идем, уйламый да. «Ку- = рыкма, син дә машинасыз калмассың, мин сиңа үземнең «УАЗ»ны | бирермен» — дип авыз ера бу. «Как это так? Син ничек алай безгә 2 дигән машина белән шулай үзең теләгәнчә эш итмәкче булдың әле?»— g дигәч, министрлыкта барысын да беләләр, барысы да сөйләшенгән, х хәл ителгән, дип аяк терәп тартышмакчы бу. 2
Шуннан тиз генә машинага утырдым да — әйдә райкомга, Гали < Даутович янына. Күрәсең, Фарук—шайтан аңа да кармак салып куйган булгандыр, Гали Даутович үзе дә: «Ярар инде, Вәлиев, алай тавыш кубарып йөрмә. Машинасыз калмыйсың ич. машина урынына 5 машина бирә ул сиңа,— дип, тегенең ягын каерырга итеп маташа, ч Эшләр алайга киткәч, минем дә кан кызды хәзер. Кызмый хәле юк. £ Машина артыннан йөргәндә икесе дә бик үк ышанып җитмичә: «Ай- а. һай, булдыра алырсың микән? Авыл больницаларына түгел, район * больницаларына да бик көттереп кенә бирәләр машина дигән нәрсәне»,— дип тордылар. Ә хәзер, минем мең бәла белән юллап тапкан « машинаны үзләренә алып калып, миңа искене төртергә маташалар.
— Юк инде, Гали Даутович,— мин әйтәм. — Алай булмый ул. х Алай булырга тиеш түгел!—дим. — Тартышка җибәрмик эшне,— < мин әйтәм.— Алайга китсә, обкомга барып җитсәм житәм, әмма ма- в шннаны Фарук Фәттахычка бирдем юк! Аңа бирер өчен дип елдан артык чабып йөредеммени мин ул машина өчен,— дим.
Күрәсең, сүземнән кире кайтмаячагым йөземә үк чыккан булгандыр, Гали Даутович синме бу, Вәлиев, әллә сине җен алыштырып куйдымы, дигән сыман итеп, беркавым карап торды да:
— Ярар, ярар, алайса, үзем сөйләшермен Фарук Фәттахыч белән. Бар, кайт та, тынычлап бүтән эшләреңне эшли тор,— дип кайтарып җибәрде.
Сөйләшкәндерме, юкмы — әлегә билгеле түгел. Шалтыратып-шал- тыратып карадым, шушында ялга киткәнче һич туры китерә алмадым үзен. Шулай булгач, ничек итеп тыныч кына яшәмәк кирәк тә, ничек нервланмыйсың инде? Ә бит шуның ише эшләр беадә көн саен, сәгать саен чыгып тора... Әйтәм бит, ял алып санаторийгамы, курорткамы яки ял йортынамы чыгып китмәсә, председательгә бер сәгать тә тынгылык юк аңа.
Менә шуңа күрә дә әлеге җитмеш алтынчы елны көньяк санаторийларының берсендә, дөнья мәшәкатьләреннән котылып, ашыкмыйча гына, тәртипле генә ял итә һәм дәвалана башлаган идем мин. Бүлмәдә ике кеше идек. Шул минем бүлмәдәш аркасында көе китте ялның. Казанныкы иде ул. Әй, шома да кеше иде инде! Яшькә миннән күп олы — алтмышын тутырып килә. Әйбәт кенә корсак та бар моның. Матур гына булып, чәчләре агарып бетеп килә. Кыяфәт бик шәп моның: каратут түгәрәк йөз. таманча гына килешле борын, өстә энәдән жептән генә чыккан костюм, ул елларда бик кадерле булган нейлон күлмәк. Муенда кызгылт фонга көмеш сыман ялтыравыклы сызыклар төшерелгән ун сумлык галстук. Бармакта зур асылташ кашлы алтын йөзек. Кулда алтын сәгать. Эш урыны алай шаккатмады түгел түгелеп, бер җнләк жимеш кибетендә директор икән. Әмма үзен тотышы — гел министр инде. Телгә дә бик оста. Аеруча
анекдотка. Чит илләрдә булгандырмы, юкмы, ләкин сүз арасында «мин фәлән илдә булганда», «мин фәлән илнең фәлән шәһәрендә булганда» дип кенә жнбәрә. Мннем өчен тагы бер хикмәтле ягы шунда моның Казаннан үзе белән бер яшь кенә нәрсә ияртеп алып килгән бу. Путевка белән түгел, болай гына. Аны шул санаторий тирәсендәге бер йортка фатирга урнаштырган. Инде әйткәнемчә, бу үзе алтмышын тутырып киләм ди. кем белә, бәлки инде тутыргандыр да. Ә алып килгән нәрсәсе күп куйганда утыз яшьләрдән ары түгел.
— Хатынын дисәм, артыгын яшь күренә. Кызың дияр идем, үзеңә охшаган жире юк. Кемең соң бу синең? Ул да авырыймыни?— дип сораган идем, кычкырып көлде дә әйтә бу миңа.
— Хатыным да түгел, авырмый да,— ди. — Авыру булса миңа ни пычагыма кирәк ул? Симезлектән йөрәген май баскан авыру хатыннан мин өйдә дә гарык. Миңа монда аның менә шушындый яше, чибәре, күз сирпеп бер караганда үзәкләреңне өздереп ала торганы кирәк. — ди. — Бу дөньяда ике яшисе түгел бит. Шулай булгач, шул бер гомернең кадерен белеп, берәгәйле итеп яшәргә кирәк! — ди.
Бәхәсләшеп тормадым: ял итәргә килгән жирдә дә нерв бозасым килмәде. Аннары, күрәм, бәхәсләшүдән мәгънә дә булмаячак.
— Ярый, алай булгач. Фәсхетдин агай. Җаны теләгән — елан ите ашаган, үзеннекен үзең белә торгансыңдыр,— дидем дә, шуның белән ике арада сүз беткән безнең. Ләкин...
Килүләренә атна да тулмады, бөтенләй башкача сайрый башлады минем директорым. Эш менә болайракка әйләнеп киткән икән монын. Сөяркәсен санаторийга алып килеп йөрүне бик үк өнәми, аның фатирына үзе барып йөри иде ул. Чөнки сөяркәсе шундый шәп. шундый чибәр — киноактрисалардан бер дә ким жире юк. Шуңа аны чит күзләрдән ераграк тоту хәерле дип саный иде Фәсхетдин агай. Чибәрлеге өстенә. хәерче шикәре шикелле бик шома, кыю да нәрсә тегесе. Ир-ат янында күзләре уйнаклап кына тора. Кыскасы, ялгызын гына калдырып йөрмәле түгел, карап-күзәтеп кенә торсаң да таманга гына килә торган нәрсә иде ул. Әнә шул ягы шөбһәләндерә иде Фәсхи агайны. Шөбһәләнергә сәбәбе дә юк түгел. Килүләренең өченче көнендә үк. кәефем китебрәк тора, йокларга ятам, дигән булып, сәгать кичке сигездә үк Фәсхи агайны санаторийга кайтарып жибәрә бу. Шуна бик күңеле төшеп, сөмсере коелып кайта Фәсхи агай. Урынга ятып карый — күзенә йокы керми. Китапка тотынып карый—аны укын алмый. Бүлмә эчендә ншекле-түрле йөрүдән дә жанына тынычлык тапмый. Аптырагач, азрак һава сулап керим әле, дигән булып чыгып китте бу. Бер сәгать үтә — кайтмый. Ике сәгать үтә—юк. Инде мин берәр күңелсез хәлгә юлыкты микән әллә дип хафалана да башладым. Дөнья бит, кайчакта юктан гына да әллә ниләр килеп чыга...
Ниһаять, төнге унике тулып килгәндә кайтып керде безнең директор. Йөзе кызарынган-бүртенгән. Күзләрен кан баскан. Үзе дөньяда- гын калдырмыйча сүгенә. Ни булды, ник болай карганасың дип сорыйм — дәшми. Шулай да бераз тынычлангач сөйләп бирде. Күңеле хәвеф сизеп тынгысызланган булган икән, йөреп керергә дип чыккан жиреннән. туктале, карап кайтыйм әле, ни эшләп ята икән дип. Диләрәсе янына яңадан барган бу. Ә анда, ни күрсен — моның авырып калган Диләрәсе бик жилле генә бер ир-ат белән, дөньясын онытып, үбешеп утыра икән!..
Ул төнне Фәсхи агабыз йоклау дип әйтмим, хәтта керфек тә какмады. «Менә ышан син хатын-кызга! Бар, ышанып йөр син ул паразитларга!» — дип такмаклап, төн буе ишекле-түрле йөренеп чыкты. Бер уйлаганда ул да кызганыч иде. Өсләренә килеп кергәч тә, үбешүләрен дәвам иттерәләр икән теге хәерсезләр. Бу тамак кыргач кына ир-
аты күтәрелеп караган да, һич кенә дә исе китмичә: «Нәрсә, атакай, авызыңны ачып торасың? Үбешкәнне күргәнең юкмы әллә?»—дип сораган. Фәсхетдин агай гел дә коелып төшеп, ни дип тә әйтә алмыйча торган арада, ниһаять, Диләрә дә, үбешү ләззәтеннән айнып, күзләрен ачкан. Караган да әйткән теге ир-атка: «Ә-ә-ә!.. Бу минем әтием, Нодар»,— дигән. Аннары ана арыслан җитезлеге белән Фәсхи агай каршына килеп баскан да, теш арасыннан гына: «Ни кирәк булды сиңа, карт алаша? Син әле шулай минем арттан шымчылык итеп тә йөрисеңмени? Бар, хәзер үк, менә шушы минутта ук югал минем күз алдымнан! Бүтән килеп йөрмә минем янга!»—дип куып кайтарып җибәргән...
Менә шунысына бик нык хәтере калган иде директор агайның. Шуңа үрсәләнде ул. «Кара син ул юха еланны! Минем акчага килеп, ни кыланып йөри бит, ә? Болай булырын белсәм, очраганда төкереп киткән булыр идем. Ни тукмы шту монда алып килергә. Кара син аны, сволочьны! Ну, ярый, иртәгә акылга утыртырмын әле мин аны!»—дип пыр тузынды.
Тузынуын тузынды, әмма берни дә майтара алмады. Икенче көнне дә, өченче көнне дә, дүртенче көнне дә Диләрәнең фатирына барып караган иде. Үзе әйтмәсә дә белеп торам, ачуланып түгел, киресенчә, мөнәсәбәтләрен җайга салырга тырышып, гафу үтенеп барган иде. Ләкин тегесе бик үзсүзле нәрсә булып чыккан. Фәсхи агай белән бүтән күрешергә түгел, сөйләшергә дә теләмәгән.
Әнә шул хурлыкка түзә алмады Фәсхи агай. Тагын өч-дүрт көн башын югалтып, тамаклардан калып йөрде дә, миңа бер тиенгә дә кирәк түгел бу санаторий, мин монда авырганнан түгел, дәрман бар чагында типтереп кайтырга дип кенә килгән идем, дип Казанга кайтып китте. «Ат белән хатын-кызга гомердә ышанма дип, борынгылар бик белеп әйткән икән. Моннан ары тагын берәр тапкыр шул ахмакларның сүзенә ышансам, исемем Фәсхи булмасын! Аң бул, энекәш, син дә шушылай минем шикелле юләр булып кала күрмә шул хатын- кыз белән бәйләнеп»,— дип, мина да акыл биреп китте.
Үзенә әйтмәсәм дә, эчемнән генә мин аннан көлеп, курыкма, агай, мин инде яшь-җилкенчәк түгел, бер тапкыр акылга утырган инде мин, андый юләрлекне эшләмәм, дип уйлап калган идем. Әмма ул кайтып киткән көнне кичен үзем дә уразаны чак кына ычкындырмыйча калдым.
Адәмгә сөйләсәң адәм ышанмас, минем дә башны-күзне әйләндереп ташлый язды бит теге шайтан кавеменнән яратылган Диләрә. Фәсхи агай кайтып киткән генә иде, чибәрлеге белән бөтен дөньяны балкытып, минем бүлмәгә килеп керде бу.
— Кәефләрең ничек, Булат абый? Бер үзегез генә яшәү бик моңсу түгелме?— ди.
— Зыян юк,— мин әйтәм.— Түзәрг^ була әлегә. Ләкин артык шатланырга да урын юк. Бер тиен акча чыгармыйча, үзегезне шушындый әйбәт җиргә алып килгән кешенең хәтерен калдырып кайтарып җибәрү бер дә килешә торган эш түгел инде, сеңелем,— дим.
— Яхшы,— ди бу, ипләп кенә минем янга килеп утырып,— минем бу эшем, сез әйткәнчә, бик үИ әйбәт нәрсә дә түгел, ди. Килешәм. Ә аның, хатыны, миннән олы балалары була торып, мине менә монда алып килүен ничек дип саныйсыз сез? Яхшымы бу? Әллә кабахәтлекме?
Дөресен генә әйткәндә, шул яшь кенә хатын-кыз менә шулай ук мәгънәле фикер йөртерлек кешедер дип башыма да китермәгән идем. Дөнья, тормыш турында, кешеләр хакында алай тнрәнтен уйланып тормыйча, өстәи-өстән генә, һәр нәрсәгә җнңелчә карап кына эш итә торган, иртәгә ни буласы белән бөтенләй кызыксынмыйча, тик бүген-
ге көн белән генә яши торган жннел холыклы бер нәрсә дип кенә уйлаган идем мин аны. Аннары, соравына жавап биргәнемне көтеп тә тормастан, тагын элеп алып китте:
— Әллә ул мине үзе эшләп алган хәләл акчасына монда алып килгән дип уйлыйсыңмы? Алып килер, көт син аннан. Йөз дә утыз биш сум окладка алай сөяркәләр ияртеп йөреп булмый апа. Дәүләтне, хезмәт ияләрен алдап тапкан акчага шулай иркенләп, бугаз киереп йөри. Харам акчага йөри. Җиләк-жимеш кибете, бик беләсегез килсә, иң доходлы урын. Анда алар юлда бозылган дигән сылтау белән, тонналап-тонналап списать итәләр жиләк-жимешне. Так вот, шулай булгач, мин үземне бу очракта тырнак очы хәтле дә гәеп- ле санамыйм. Мин килмәгән булсам, барыбер бүтән бер хатын- кызны алып килер иде. Шиш менә аңар бу юлы! Үзен төп башына утыртып кайтарып жибәрдем мин аның, һәм моның өчен мине орышырга түгел, моның өчен миңа һәйкәл куярга кирәк, бик беләсегез килсә. Закон әле аны кайчан жәзага тарта? Әллә тарта, әллә юк — анысы да билгесез. Әллә ни гомер дәүләтне һәм халыкны алдап яшәп тә, исән-имин пенсиягә чыгучылар юк дип беләсезме әллә? Ә мин, ичмаса, аны менә хәзер үк жәзага тарттым. Тапкан, югыйсә, юләр! Гыжылдап беткән көенә үзенең кызыннан яшьрәк булган чибәр хатын белән типтереп кайтмакчы!..— Диләрәнең бу сүзләрен тыңлаганда ачылган авызымны ябарга онытып тора идем, ул никтер үзалдына кычкырып көлеп куйды да ары таба дәвам итте:— Теге ул күргән кеше белән дә кызык итеп, уен ясап кына йөрдем мин. Әкәмәт тә халык инде бу ир-атлар. Хатын-кыз күрсәләр — күзләре тона, дөньяларын оныталар. Әгәр инде ул хатын-кызның кыяфәте дә чибәр булса, бетте: тәмугның үзенә барып керергә әзер булалар аның артыннан. Берни белән дә исәпләшеп тормыйлар. Менә шул минем арттан чапкан Нодарны гына ал: өч көн бөтенләй эшенә бармады. Ни дип жавап бирерсең, дигән идем, исе дә китми: «Синең өчен мин өч көн генә түгел, өч ай эшкә бармасам да үкенмим, — ди. — Ә бу өч көн — ерунда! Больничный алдым инде мин ул көннәргә»,—ди. Миңа менә шушы колагымдагы алтын алканы бүләк итте. Ике тапкыр ресторанга алып барды. Бер көн көне буе таулар арасында йөрдек. Теләсәң, бер кичне Мәскәүгә алып барып. Зур театрда спектакль дә карап кайтырга була, дигән иде дә, теләмәдем генә. Ә бит үзенең өендә хатыны, өч баласы бар, кабихнең! Хатынына алтын алка алып биргәне юктыр әле шуның! И-и-их!.. Яратмыйм да инде сөйрәлчек ирләрне! Әгәр рөхсәт итсәләр, эһ тә итмичә, барысын да тотып атар идем. Честное слово атар идем менә. Кулыма пулемет алыр идем дә — тра-та-та-та-та!..
Ул боларны шундый ихластан сөйләде ки, мин хәзер буш килеп, коры кайтып киткән Фәсхи агайны кызганмыйм гына түгел, киресенчә, ана карата күңелемдә нәфрәт хисе туган иде. Алымы бөтенләй ук гадел булмаса да, бу хатын дөрес эшләгән шикелле иде хәзер миңа. Мин аның шундый кыюлыгына хәйран калып утыра идем. Шул арада кинәт кенә бер сүз әйтеп салып, ул мине гел гипнозлап ук куйды:
— Ә менә сез. күрәм, андый түгел, Булат абый. Нәкъ менә шуңа күрә дә мин сезне тегеләргә караганда йөз тапкыр күбрәк ошатам,— диде ул, тагын мина табарак елышып.
Шунда мина я бөтенләй дәшми генә каласы, яки «комплиментыгыз өчен рәхмәт» дип кенә котыласы бит инде. Ләкин юк, телне тыеп калып булмады, әй
— Сез алай бик үк жәелеп китмәгез,, сеңелем. Ни әйтсәң дә, мин дә ир-ат затыннан бит әле. Минем дә, хисләнеп китеп, гайрәтегезне чигерүем бар.— дип ычкындырдым.
Шул житә калды теге шайтан кавеменнән яралган нәрсәгә.
— Юк, үтерсәгез дә ышанмыйм, булмый сездән, кулыгыздан кил
ми сезнең андый эш!—дип тора бу, авызын ерып. Ә үзе, шә-әп, шайтан алгыры! Бер кашык су белән кабып йотарлык дип әнә шундый чибәрләр хакында әйтәләрдер инде ул. Чыннан да, кабып йотарга әзер мин тегене. Шулай да, ашыкма, Булат, юләрлеккә бирелмә, дип ф күңелгә килгән шашкын хисләрне тезгенләп торам. Дөресен әйтим, с. бик авырлык белән генә тезгенләп торам. Әнә шул шайтани хистән S тизрәк котылу өчен әйтәм мин моңа: к
УНБИШЕНЧЕ ДӘФТӘР
U
— Шаярма, сеңелем, минем белән,— дим.— Мин алай бер борып х
жибәрү белән генә кабынып китә торганнардан түгел. Бар, сенелем, * кайт үз фатирыңа!—дим. <
Шуннан теге хәерсез нишләде дисез? Маңгаена төшеп торган ф дулкын-кара чәчләрен башын селкеп кенә артка сирпеп җибәреп, = горур гына итеп күзләремә карады да әйтә бу миңа:
— Ә мин беркая да китмим, Булат абый. Шушында гына кунам 4 мин бүген. Бер караватыгыз барыбер буш тора ич.— ди. Очкынлан-^ ган күзләреннән күреп торам: бу моны һич кенә дә уйнап әйтми. Ә °- мин, ул алай-болай куна калса, үземне гөнаһтан саклый алмаяча- х гымны бик яхшы сизәм. Хәзер дә тегене куенга йомып алудан, антымнан язудан куркып кына тыелып торам бит инде. Шуңа күрә, тиз- * рәк чыгарып котыласым килеп, әйтәм мин моңа:
•— Ничек оялмыйсың син, сеңелем, атаң шикелле кешегә шун- * дый тузга язмаган сүзләр сөйләп торырга? Бу бүлмәдә ни калган сиңа? * Бар, бар, юләрләнмә, үз фатирыңа кайт та рәхәтләнеп ятып йокла яки берәр үзеңә тиң яшьрәк кеше тап,— дим.
— Әйтмәгез дә, кайтмыйм да! — ди теге шайтан.— Ул карчыкның өе тыныч түгел, килгәннән бирле юньләп йокы күргәнем юк минем. Ичмаса, сезнең бүлмәдә бер туйганчы йоклап чыгасым килә,— ди.
— Мин бит төнлә бик каты гырлыйм, сеңелем. Ә кайчакларда, ни эшләгәнемне үзем дә белештермәстән сикереп торып, бүлмәдәге кешеләрне кыйный торган гадәтем дә бар,— дип тә карыйм, аптырагач.
Юк, һаман үзенекен сукалый теге пәри әвәләгән нәрсә.
— Мин сездән барыбер курыкмыйм, чөнки сезне яратам, Булат абый!—ди бу, күзен дә йоммыйча.
Барыннан да гаҗәбрәге шул: моны ул чын күңеленнән әйтә шикелле. Чөнки ике бите әнис алмасы шикелле тнмгел-тимгел булып кызарып чыккан. Димәк, үз сүзләреннән үзе дә ояла, кыенсына. Шундый чакта гына шулай тимгелләнеп кызара бит кыз баланың бите... Хуш. Нишләргә миңа хәзер? Тагын аз гына шулай дәвам итсә, минем хисләрнең дә тезгене кулдан ычкынып китүе бар лабаса!
— Нинди ярату ул тагын?—дим тегеңә, мөмкин кадәр җитди, нык итеп,— Каян килгән сүз тагын анысы?—дим.
Ул да көлүдән туктады хәзер. Ул да җитдиләнде, һәм әйтә бу мина
__ Әгәр беләсегез килсә, беренче күргән көнне үк яраттым мин сезне!—ди.— Фәсхи картны да шул сезнең аркада, сезне яраткангй кайтарып җибәрдем, белдегезме?— ди.
Карыйм, алдашмый шикелле. Күзләре моңсу, йөзе оялчан-житди. Мин дә адәм баласы бит, агай-эне, минем дә күңел, минем дә җан дигән нәрсә бар. Түзмәдем, янымда сыланып утырган җиреннән кочакка йомып алып, күзләренә карадым да сорадым:
17
— Син моны чынлап әйтәсеңме, сеңелем? Акылың белән уйлап әйтәсеңме?— дидем.
Ул җавап бирмәде. Бик арыган, бик йокысы килгән шикелле итеп, озын керфекле күзләрен йомды да, сүзсез генә минем иңемә башын салып, әнисенең имиен эзләгән бала сыман итеп, иреннәре белән минем иреннәремне эзли башлады...
Юк, кагылмадым мин аңа. Әлеге шул күзләре йомык хәлендә үземнең караватка илтеп салдым да урамга чыгып киттем. Мин озак кына йөреп кергәндә ул изрәп йоклый иде инде.
Мин аны уятып тормадым, Фәсхетдин агай караватына яттым.
Ә иртән мин уянганда ул инде бүлмәдә юк иде. Соңыннан анын бүлмәдән генә түгел, үзе яшәгән фатирдан ук китеп барганлыгы һәм минем костюм кесәсеннән, андый-мондый күзгә күренерлек әйбер очраса кирәк булыр дип юлга алып чыккан, өч йөз сум акчаны да алып киткәнлеге мәгълүм булды.
Менә шундый хәлләр. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк. Ләкин мин берни дә арттырмадым монда. Ничек булган — шулай сөйләп бирдем дә. шуның белән эшем бетте дип саныйм. Монысын да сүз жае чыкканнан, үзебезнең колхоз завхозы белән минем арада булган хәлне сөйләгәндә искә төшкәннән генә сөйләдем.
...Шул хәлне сизепме, Айсылу мине бик нык контрольгә алган иде. Шуңа күрә, завхоз апагыз үзе күрешергә бик теләсә дә, мин мәсьәләне кырт кисеп куйдым. И шуның белән исәп өзелгән иде безнең. Миңа ачу итеп, шуннан ары Шәйхи белән чуала башлаган иде теге хатын. Шәйхи белән минем арада булган хәлләрне белә иде ул. Апа яхшы атлы булып күренергә тырышып, минем теге фуражга дип калдырган икмәк хакында Шәйхигә тишкән бу. Ул хатын пенсиягә чыккач, моның шулай булганын миңа үзе килеп әйтте:
— Көнчелек аркасында, телемне тыеп тора азмыйча, колхоз малларының никадәр ризыгын кистердем бит мин-ахмак! Шулар- ның каргышы төште, ахрысы, барыбер бәхетле була алмадым,— дип. күз яшьләре белән елап әйтте. Ләкин моннан аның үзенә дә, миңа да бернинди җиңеллек булмады — эш узган иде инде.
Ә Шәйхигә шул гына кирәк тә иде ул чакта. Шул ук көнне районга мине әләкләргә чапкан бу. Икенче көнне үк контроль җибәреп безнең бар булган ашлыкны һәм фуражны үлчәттеләр дә «артыгын» алып Шәйхигә бирделәр. Чөнки ул. план артыннан куып, үзләренә фуражга бер центнер әйбер дә калдырмаган иде.
Әнә шулай итеп, ул елны «Трактор»ның хутын арттырырга тырышуым гел бушка китте. Үзебезнең колхозчылар алдында да, Шәйхи алдында да мин ахмак булып калдым. Ул көннәрдә ниләр уйлауларымны. ничәмә-ничә йокысыз төннәр үткәргәннәремне үзем беләм дә, Айсылу гына белә. Ярый әле, ул бар иде юатырга:
■— Артык аһ орма, әтисе, дөнья булгач аның шикелле генә күңел- сезлекләр булыр инде ул. Моннан авырракларын да кичергән кеше бит син. Ничек тә түз. Дөреслек беркайчан да җирдә ятмый. Менә күрерсең, бер вакыт килеп чыгар, Шәйхинең ул кыланышлары барыбер бер фаш ителер әле.— ди иде ул.
Ләкин барыбер кыен иде мина. Эшләп-эшләп тә хезмәт җилгә очканга йөрәк әрни. Хәтта, бөтен дөньясына төкереп, председательлекне ташлап, тагын читкә чыгып китим микән әллә дип уйлаган минусларым да булгалады. Тик мин дә колхозны ташлап китсәм, бүтән дә китсә, кем калыр соң кырда иген үстерергә дә, кем көрәшер соң ул Шәйхи шикелле шома бәндәләр белән дип кенә үземне бераз юата идем. Әнә шул көннәрдә мин үзе-үземә, Шәйхине эш белән җиңеп чыкмыйча торып, председательлектән китмәскә сүз бирдем. Аннары әтинең васыятен дә үтисе бар иде бит әле.
Колхозның хәлен, колхозчыларның тормышын яхшырту өчен иң элек нген уңышын күтәрергә кирәк икәнен сез дә, мин дә бик яхшы беләбез. Тик ничек арттырырга аны? Вакытында чәчеп, вакытында югалтусыз җыеп алу әйбәт нәрсә, билгеле. Әмма бу бит уңышны арттыру дигән сүз түгел. Табигать биргән уңышны җыйнап алу гына бу. Ә миңа җирнең уңыш бирүен арттырырга, әйтик, гадәттә җиде-сигез ♦ центнер арыш бирә торган җирдән унжиде-унсигез центнер уңыш алырга кирәк. Моңа ничек ирешергә икәнен үзем анык кына итеп § күз алдыма китерә алмыйм. Чөнки минем, үзегез беләсез, агрономия *" өлкәсендә белемем дә, тәҗрибәм дә юк. Ә ансыз юньле эш эшләп = булмаячак. 5
Районга барып, берәр әйбәт кенә агроном табып бирегез әле, дип ~ сорап караган идем, анда да эш пешмәде
— Артык дан булмаса да, синең анда агрономың эшләп тора әле. - Ә безнең бөтенләй агрономы булмаган хуҗалыклар.да бар. Җитке- 2 pen булмый бит, каян аласың аның яхшыларын?—дип кайтардылар. <
Ә безнең агроном нәрсә инде ул? Сугыштан соң өч айлык курста ф укып кайткан, барлы-юклы дүрт класс белемле, гап-гади бер кол- _ хозчы. Агроном булып үзе дә эшләмәс иде ул. Тик атка утырып йө- 2 рисе, кырдан кайтышлый арба төбенә печәндер, саламдыр салып кай- “ тасы булганга кызыгып кына йөри. Әйтәм бит, безнең ул Исмәгыйль агайдан иген уңышын арттыруны көтү — аертылган сөттән май язарга - азаплану белән бер булыр иде. 2
Агроном мәсьәләсен тәки рәтләп хәл итә алмагач, бүтән җирләрдә “ кешеләр иген уңышын арттыру өчен ниләр эшлиләр икән, нинди яңа * ысуллар кулланалар икән дип, алардан гыйбрәт алырга ниятләп, Z авыл хуҗалыгына караган журналлар, китаплар укырга тотындым, ж Башта үзебезнең район китапханәсендәгеләрне укып чыктым. Аннары, * китапханәчеләрнең киңәше белән, Казанның В. И. Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе белән элемтәгә кереп, китапларны шуннан сорап алдырып укый башладым. Укый торгач шуны белдем иген уңышын арттыруның чаралары бик күп төрле икән. Ләкин ул китапларда язылганча эш итү өчен бездә тиешле шартлар да, мөмкинлекләр дә юк. Аннары тагын шунысы да өркетә: китапларда гектарыннан иллешәр, алтмышар центнер уңыш алдык дип язсалар да. ул галимнәр бу уңышны гектарлап чәчкән игеннән алмаган, үзләре нең тәҗрибә участокларыннан гына алганнар бит. Әле шул кечкенә генә участокларына да безнең унар гектар җиргә дә эләкми торган төрле ашламалар кертеп алганнар. Ул уңышны алар менә безнең шартларда һәм безнең җирләрдә алып карасыннар иде!..
Ә шулай да үз алдыма куйган максатыма ирештем. Анысы хакын да сүз аз гына соңрак булыр. Ә хәзер Шәйхинең тагын мине ничек итеп төп башына утыртып калдыруын әйтеп китмичә мөмкин түгел
Ул мине фураж мәсьәләсендә ахмакка чыгарып калдыргач, мин киләчәктә акыллырак булырга, алдымны-артымны карабрак йөрергә һәм— монысы минем өчен иң мөһиме иде!—игенчелектә генә түгел, терлекчелек өлкәсендә дә «Таңэны узып китәргә дип, үз алдыма катгый бурыч куйган идем. Шуңа ирешү өчен бөтен тырышлыгымны салдым. Сөтне күбрәк бирсеннәр дип. ферма сыерларын аерым һәм тәүлек буена көтүдә йөртүне оештырдым. Иткә тапшырырга дигән малларны өстәмә ашатуны гамәлгә керттердем. Халык та минем булсын дип йөргәнне күреп-аңлап тора. Миңа ышаналар: ни куш сам —шуны эшлиләр, кая кушсам — шунда баралар иде...
Тырышу бушка китмәде. Итне дә. сөтне дә ул елны, үткән елларда гыга караганда, шактый артык тапшырдык дәүләткә. Иген уңышы да начар булмады. Ләкин ул елны да Шәйхинең борынына чиертә алма дым. Киресенчә, ул үзе минекенә чиертте. Җәй көне, минем җан фәр-
манга эшләп йөргәнне күреп: «Тырыш, тырыш, бәлки орден алырсың», — дип көлеп йөрде дә көз көне итен йөз дә егерме, сөт планын йөз дә унсигез процент итеп үтәде. Безнең «Трактор» йөз процентны да бик авырлык белән генә җиңеп чыкты. Мин бик яхшы белеп торам, намуслы хезмәт белән, гаделлек белән ирешмәде Шәйхи моңа. Ит йөкләмәсен бездән арттырып үтәү өчен, буаз таналарын, менә дигән савым сыерларын итлеккә илтте. Ә сөт планын, сөт биргән кешеләргә люцерна яки болыннан печәнлек вәгъдә итеп, колхозчылардан җыйган сөт хисабына арттырып үтәде.
Әмма, ничек итсә дә иткән, аның «Таң»ы безнең «Трактор»дан алга чыккан иде. Дөрес. Шәйхи урынында бүтән бер председатель булып, ул шулай эшләсә, хәзер аны күз буяуда гаепләп бик каты пешекләрләр яисә бөтенләй эшеннән үк алып атарлар иде. Әмма Шәйхигә ул яктан жил-яңгыр тидерүче булмады. Хәтта ит белән сөт планын арттырып үтәде дип. өлкә газетасында аның турында зур гына мәкалә дә бастырып чыгардылар әле...
Шулай да түздем әле аның бу хикмәтләренә. Адәм баласы шулай яратылган инде ул: иң читен хәлдә дә өметен өзми, үзенә аклану, юаныч табарга тырыша. Ул елны мин дә үземне-үзем юаткан идем: «Сыер дигән хайван дуңгыз түгел, елына икешәр тапкыр бозаулап, берьюлы унбиш бозау китерә алмый, бер генә бозау китерә. Анысы да дуңгыз баласы шикелле тиз үсми. Сыер булып җиткәнче кимендә ике ел ярым көтәргә туры килә. Шулай булгач, киләсе елда Шәйхинең иткә тапшы-рырга артык сыерлары да. таналары да булмаячак. Сөт планын да колхозчылардан сөт җыеп үтәүгә һаман саен юл куймаслар. Менә шул чакта карап карарбыз әле без, ни эшләр икән ул Шәйхи», — дип уйлаган идем.
Әмма Шәйхи алдагы елны тагын миннән акыллырак булып чыкты.
Инде игеннәрне җыяр вакыт җитеп килә иде. Зур булмаса да, тәҗрибәм бар. белеп торам, безнең кырларның уңышы Шәйхинекенә караганда әйбәтрәк: башаклары да эрерәк, сабаклары да куерак. Аннары безнекеләр бик чиста: бер бөртек чүп үләне күрмәссең. Борчагыбыз аеруча шәп: кузак саен сигезәр дә унар бөртек. Сабагының метр ярымга җиткән урыннары бар. Читтән караганда яшел диңгез шикелле булып җәйрәп ята. Дәүләткә сөт тапшыру буенча да безнең «Трак-тор» «Таң»нан алда бара. Бер сүз белән генә әйткәндә. Шәйхине җиңеп чыгарга мөмкин икәнлеге көн кебек ачык. Күктән таш ук явып, безнең кырларны харап итеп китмәсә, ул быел безне уздыра алачак түгел. «Ниһаять. аңа да җиңелү ачысын татырга туры киләчәк!» — дип гаделлек тантана итәчәгенә чын-чынлап ышанып тора идем инде. Тик...
Уракка төшәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә нигәдер. «Трактор»ны «Таң» белән кушып, бер колхоз итәргә булдылар. Дөрес, колхозларны эреләндерү яңалык түгел, киресенчә, гадәти нәрсә иде. Ләкин безнең районда инде ул эш төгәлләнде дип сөйлиләр, председательләргә бу хакта борчылмаска, тыныч кына эшли бирергә кушалар иде. Менә шундый чакта кинәт кенә безне берләштерергә кирәк табуларына мин аптырабрак калдым. Председательлектән төшеп калам дип түгел. Ул эшкә минем беркайчан да атлыгып торганым булмады. Шулай да эч поша башлады минем бу хәлгә. Мин бит ул елны «Трактор»ны «Таң»нан уздырып җибәреп, Шәйхине җиңеп чыгарга тиешле кеше идем. Шәйхи юләр түгел, эшнең шуңа таба барганын белә. Әлеге шул берләштерү мәсьәләсен дә. миннән котылу өчен, ул уйлап чыгаргандыр дип шикләнгән идем. Шигем урынлы булган икән. Соңыннан ачыкланды чыннан да. Шәйхи инициативасы белән башланган бу эш. Ләкин ул, мин уйлаганча, мине председательлектән төшерүне түгел, киресенчә, үзенең йөген дә минем җилкәгә салуны күздә тоткан икән.
Башта Шәйхи белән мине районга чакыртып, колхозларны берләштерергә кирәк икәнлеген әйттеләр. Аннары миңа:
— Ә син, Вәлиев, председатель буласың. Колхоз үзәге Ыргада калачак. Сиңа шунда, үз авылыгызга кайтып эшләргә туры килер. Әзерләнә башла! — диделәр.
— Ә Шәрифуллин ни эшли? ♦
— Ул укырга китә. а.
— Укырга мин дә китәр идем ул, Гали Даутовнч.
— Без сине җибәрмибез. Син монда, колхозда, кирәк.
— Ләкин минем белем җиде генә класс бит. Ә Шәрифуллин болай =
да урта белемле. . 5
— Без аны институтка җибәрәбез. Син базарда түгел, Вәлиев, са- - тулашма. «Таң» хуҗалыгын кабул итәргә әзерлән!..
— Булмый, Гали Даутовнч, минем ул тикле зур хуҗалыкны алып -
барырга хәлемнән килмәячәк. х
— Бу — партия заданиесе. Вәлиев! <
Безнең секретарьның тоткан җиреннән ычкындыра торган гадәте ф юк икәнен инде әйткән идем шикелле. Аннары аның Шәйхи мәсьәлә- _ сен инде катгый рәвештә хәл итеп куйганлыгы да бик яхшы сизелеп Z тора иде. ч
УНАЛТЫНЧЫ ДӘФТӘР 2
Колхозларны берләштерү җыелышын алып барырга Гали Даутовнч * үзе килде. Эшне бик кызу тотты. Берләштерелгән колхозның председателе итеп куярга минем кандидатура тәкъдим ителгәч, Ырганын х Габдрахман атлы бер карты «Сезгә ансат ул, иптәш сиклитар. Сезгә * кем прсидәтел булса да ярый, сез куясыз да китеп барасыз, ә чиләнер- а гә безгә кала». — дип каршы чыккан иде чыгуын. Мин аны күңелемнән хуплап: «Бу кеше сүзен башкалар да күтәреп алсын иде!..» — дип теләп тә караган идем. Чөнки үзебезнеке өстенә тагын дүрт мең гектар җире булган, райком ярдәме белән генә очын-очка ялгап килә торган хуҗалыкның камытын да кияргә бер дә алай атлыгып тормый идем. Ләкин Гали Даутовнч теге агайга ник авыз ачканына үкенерлек итеп җавап бирде: «Гел шулай инде ул. абзыкай, — диде ул, — кеше тавыгы каз булып, кеше хатыны кыз булып күренә. Куясыз да китәсез, дисең син. Куясы да китәсе булса, мин монда килеп тә йөрмәс идем. Сез уйлаганча алай бик ансат кына түгел ул безнең эш. Әгәр бик беләсегез килсә, колхоз эшенең барышы өчен, аның председателе ничек эшләве өчен, хәтта һәр колхозчының, шул җөмләдән сезнең дә. ничек эшләвегез, ничек тормыш итүегез өчен, беренче чиратта, мин. райком секретаре. җавап бнрәм. Менә шулай, абзый кеше! Әгәр мин бүген иптәш . Вәлневне председатель итеп тәкъдим нтәм икән, аның өчен дә иң элек җаваплылык минем өскә төшә. Мин аны тәкъдим нтәм икән, димәк, бу эшне алып бара алырына ышанам. Аңлашылдымы, абзый?
— Аңлашылуның аргы ягына чыкты! — дип җавап бирделәр залдан Габдрахман карт өчен...
Шулай итеп, мин моңарчы ике кеше шактый авырлык белән алып барган йөкне берүзем тарта башладым. Ә Шәйхи авыл хуҗалыгы институтына укырга китте. Анда да кешеләрчә әйбәт кенә саубуллашып түгел «Әйдә, эшли тор. Рәткә сала алсаң, укып чыккач, сине алыштырырга возможно шушы үзебезнең колхозга да кайтырмын әле». — дип көлеп китте.
Күпме генә тырышсаң да, барыбер син ахмак булып калачаксың, дигән сүзе иде бу аның. Минем канатны сындырырга, күңелне төшерергә теләве иде...
Ә мин ана ачу итеп, үҗәтләнеп эшли башладым. Югыйсә, инде әйткәнемчә, башта ебер дә алай очынып тормый идем. Сәламәтлегем бар, кулым эш белә: тимерчелектә дә эшләргә мөмкин, хисапчы булып та эшли алам, нигә мин шул тикле зур жаваплылыкны үз өстемә алып, жан тынычлыгымны югалтып, көн-төн чиләнеп йөрергә тиеш әле. дип уйлый идем. Ә менә хәзер, Шәйхи женемне чыгаргач исә, үлсәм үләм. ләкин шул явыз жанны үземнән көлдертерлек итмим, дип үз-үземә сүз бирдем дә жан-фәрман тырышып эшкә ябыштым.
һәй. ул еллар!.. Бүгенге акылым ул чакта булган булса, аягымнан асып куябыз дип әйтсәләр дә йөрәгем җитеп ул эшкә алынмас идем. Шундый зур колхозга җитәкче булып җиде класс белем белән ничек алынмак кирәк?.. Ләкин мин моны хәзер шулай уйлыйм. Ә ул чакта мин әле яшь идем. Алай төрле яклап уйлый белми идем. Ләкин гайрәтле идем, тәвәккәл идем.
Кушылган колхозга исем бирү мәсьәләсе килеп баскач, Ырганыкы- лар үз колхозлары исемен калдырырга кирәк, Пәрәүнекеләр «Трактор» дип атарга кирәк, диделәр. Эш шулай бәхәскә киткәч:
— Яна исем бирергә кирәк, бер якның да хәтере калмасын!—дип. Гали Даутович киңәше белән «Уңыш» дип атадылар. Бу хәл минем жаваплылыкны тагын да арттыра иде. Ни өчен дисәң, «Уңыш» исемен йөрткән колхозның уңышы түбән булырга тиеш түгел. Исемен аклар өчен, ул гел алдынгылар рәтендә барырга тиеш иде. Аннары әлеге шул ике колхозны берләштергән җыелышта Ырга халкы да: «Кара аны, прсидәтел, махы бирәсе булма, бөтен ышаныч синдә!» — дип искәртеп куйды. ’
«Махы» бирергә үземнең дә исәп юк Тик ничек итеп бирмәскә ул махыны — хикмәт менә шунда. Инде әйткәнемчә, безнең як җирләре алай дан җирләр түгел. Хәзерге фән теле белән әйткәндә, безнең җирләрнең табигый уңдырышлыгы нибары кырык дүрт балл гына. Галимнәр бер баллны егерме кило ашлыкка тиңлиләр. Кырык дүртне егермегә тапкырлап карыйк әле. сигез йөз дә сиксән килеп чыгамы? Димәк. безнең җирләрнең бөтен табигый мөмкинлеге нибары сигез центнер да сиксән килограмм гына уңыш бирә ала дигән сүз инде бу. Анысы да җирне бик әйбәтләп эшкәртеп, елы әйбәт булганда гына әле. Ә Шәйхинең җир дип, уңышны арттырыйм дип алай баш ватып азапланмаганын инде әйткән идем шикелле... Дөрес, баллы безнеке шикелле кырык дүрт кенә булган җирләрдә дә кайбер колхозлар унбишәр, хәтта егермешәр центнер ашлык үстерә алуы турында газета-журнал - ларда язгалыйлар язгалавын. Ләкин алар анда җиргә без гомер күр-мәгән ашламалар кертәләр икән шул. Ә безнең хәтта юньле агрономыбыз да юк. Авыл хуҗалыгы техникумында укып чыккан кеше булса да. Ырганың үз агрономы күңел биреп, булсын дип йөрүче ышанычлы бәндә түгел. Хатын-кыз белән аракы күрсә күзе тона, дөньясы онытыла торган иләс-миләс бер буйдак иде. Колхозларны кушкач, шуңа күрә агроном итеп аны түгел, махсус белеме булмаса да, хәл кадәренчә миңа ярдәм итәргә тырыша торган үзебезнең Исмәгыйль агайны кал-дырырга туры килде. Ләкин ары таба болай яшәү мөмкин булмаячак, агроном мәсьәләсен ничек тә хәл итәргә кирәк иде.
Урып-җыю эшләре җиңеләеп, әзрәк кенә сулу алырга мөмкинлек булу белән Казанга, авыл хуҗалыгы министрлыгына киттем. Ике зур мәсьәләне хәл итеп кайтырга иде исәп. Колхозның өч автомашинасы бар. Шәйхидән калган мирас. Шул өч машинаның тик берсе йөреп торган була. Анысы да бер көн йөрсә, ике көн ремонтта ята. Ә икесе гел дә ватык. Төзәттерергә загтчастьлар юк. Машина мәсьәләсендз минем эшләр шул чиккә барып җиткән, авыл хуҗалыгы министрлыгында рәт чыгарып булмаслык булса, Министрлар Советы Председателенең үзенә кереп карарга иде ният.
Ә икенче мөһим мәсьәлә — әлеге шул агроном мәсьәләсе. Башта ук әйтеп китәм: машина мәсьәләсен тәки хәл итә алмадым мин ул чакта. Министрлыкта, без монда запчасть өләшеп утырмыйбыз, иптәш Вә- лиев, ул эш планлы рәвештә <Сельхозтехника» линиясе аша эшләнә, дип, мина әллә кайчан мәгълүм булган нәрсәләрне әйтеп, акыл өйрәтеп чыгарудан башка бернинди дә ярдәм итә алмадылар. Ә Министр- ♦ лар Советы Председателе белән гел сөйләшеп үк булмады өйдә юк, * Мәскәүгә киткән чагы иде.
Шулай да агроном табып алып кайттым мин ул чагында. Ниндиен н генә таптым әле! Аның белән очрашу гел көтмәгәндә килеп чыкты без- = нен. Әлеге шул машиналарга запас частьлар юллый алмаган ачудан, ? ишекләрен шакып та тормыйча, министрлыкның кадрлар бүлегенә - барып керсәм, кадрлар бүлеге башлыгы бер кеше белән сөйләшеп 5 утыра икән. Шулай да ул мине кире борып чыгармады. «Здрастуйте» - диюемә каршы баш кагып кына җавап бирде дә, кулы белән ишарәләп, утырып көтеп торырга кушты. Ә үзе теге кеше белән кызып-кызып < |әпләшүен белде. Иң элек мин аларның сүзенә түгел, бәлки мөдир ф белән тарткалашучы кешегә игътибар иттем. Чөнки ул шундый бәлә- _ кәй, утырган урындыгының аркасыннан башы чак кына күренеп тора. 3 ә тавышы шундый калын, мичкәдән чыккандай яңгырап чыга иде. - Шалкан шикелле түгәрәк, сипкелле битле, аксыл-сары чәчле, төсе нинди икәнен һич тә күреп булмаслык бәләкәй кысык күзле, егерме- 2 егерме бишләр тирәсендәге ул егетне мин мари яки мукшы егете булса * кирәк дип уйлаган идем. Юк икән, үзебезнең татар малае булып чыкты “ ул. Әнә шул карап торырга бер дә алай искитмәле булмаган кеше ө министрлыкның бүлек мөдире белән якага-яка килеп тарткалашып утыра бит, мин сиңа әйтим. Мөдир дә бик каты сөйләшә: *
— Миңа председатель ошамый, миңа тегесе ошамый дип, һәр яшь * белгеч, синең шикелле, эшен ташлап китеп бара башласа, кая китә ул аннары? — ди. — Ошыймы-ошамыймы сина председатель, билгеләү комиссиясе тарафыннан җибәрелгән урыныңда син барыбер ике елыңны эшләргә тиешсең!
Ә тегесе гел үзенекен тукый:
— Мине колхозга комиссия җибәрмәде. Мин анда фәкать үз теләгем белән киткән кеше, — ди. — Мин әле дә колхоздан качарга җыенмыйм. Мин сездән икенче бер колхозга җибәрүегезне генә үте- нәм! — ди...
Байтак тарткалашты болар. Берсе дә үз сүзен бирергә теләми. Менә шунда тыңлап утыра торгач, ошатып куйдым мин теге калын танышлы бәләкәй егетне. Үз сүзен өздереп, батыр итеп сөйләве ошады. Шуннан сок түзмәдем, гафу үтенеп, тегеләрнең сүзен бүлдем дә мөдиргә әйттем:
— Сезнең янга мин нәкъ менә шул агроном мәсьәләсендә кергән идем. Күрәм. бу иптәш агроном икән. Әгәр сездән рөхсәт булса, мин аның белән үзем сөйләшеп карар идем.
Күрәсең, мөдир бу үжәт егеттән тәмам туйган иде булса кирәк, миннән хәтта син кайсы районнан, кем син, дип тә сорашып тормады.
— Бар, зинһар, алып кит! Хәзер үк алып кит! — дип кулын гына селекте.
Егет тә карышып тормады. Шундук миңа ияреп коридорга чыкты. Какраз төшке аш вакыты да җитеп килә иде. Әйдәле, энекәш, шунда иркенләп сөйләшербез дип. мин аны Ленин урамындагы студентлар ашханәсенә алып киттем. Ашханәгә барышлый ук бөтен автобиографиясен сөйләп бирде ул мина. Исеме Фәгыйт Фамилиясе — Фәтхуллин икән. Балык Бистәсе районының Әшнәк авылында туып үскән. Әтисе сугышта вафат булып калган. Әнисе исән, колхозда эшли. Яше егерме алтыда. Өченче ел Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан
соң институтта аспирантурада калдырганнар. Анда дүрт ай укыгач, авыл җирендә эшләп, тәҗрибәләр алып бармыйча торып нинди авыл хуҗалыгы галиме булырга мөмкин, ди дә бу, укуын ташлап, Арча районының бер колхозына агроном булып китә. Әмма анда эшли башлагач колхоз председателе белән борчагы пешми. Председатель моның белән бөтенләй исәпләшми, йомышчы малай шикелле итеп, агроном эшенә һичнинди катнашы булмаган җыен вак-төяк артыннан йөгертә. Ә егетнең җирне, үсемлекләрне яхшылабрак өйрәнәсе, чәчүлек орлыкларны тиешле конденциягә җиткерү артыннан йөрисе, кыскасы— үзенең төп эше белән шөгыльләнәсе килә. Институтта башлаган фәнни эшен дәвам иттереп, колхоз кырында тәҗрибәләр алып барырга да ниятли. Тик председатель бу турыда ишетергә дә теләми. Шулай да елдан артык түзә Фәгыйт. Председатель белән ничек тә аңлашырга, уртак тел табарга өметләнә. Әмма теләгенә ирешә алмый. Узган атнада тагын бер тапкыр хуҗа белән каты гына сүзгә килешә дә, бөтенләй өметен өзеп, колхоздан гел китеп үк бара...
Әнә шул кыюлыгы, берәүләр җан-фәрман тырышып та керә алмаган аспирантураны ташлап, үз теләге белән авылга китеп баруы, анда күңелсез хәлләргә юлыкканнан соң да күңелен төшермичә, һаман үз максатына ирешергә омтылуы ошады миңа ул егетнең. «Ни булса — шул, тәвәккәлләргә кирәк, һәрхәлдә, безнең Исмәгыйль агай шикелле генә булмас. Люцерна орлыгы белән алабута орлыгын гына аера белә торгандыр әле>, — дигән нәтиҗәгә килдем мин.
Болай уйлавымның хикмәте бар. Бер елны, «Трактор» әле үзенә аерым, «Таң» үзенә аерым колхоз булган чакта, утыз гектар чамасы җиргә чәчәргә люцерна орлыгы җитми калды безнең. Беләм, Шәйхидә люцерна орлыгы бар. Үзем сорап барудан мәгънә юк —миңа бирмәячәк. Чукынса чукына, ләкин бирми. Ә безнең агроном Исмәгыйль агай аларга чыбык очы тиешле кеше. Хәтта кунакка да йөрешкәлиләр. Шуңа Исмәгыйль агайны җибәрергә булдым. Бәясеннән торМабыз: арыш сораса — арыш, бодай сораса — бодай, акчалата сораса — акчалата түләрбез хакын, дип сөйләшергә әйтеп җибәрдем.
Килешкән болар. Акчага килешкәннәр. Тик банк аша күчертеп бирергә түгел, кулдан кулга бирергә сөйләшкәннәр. Андый чакта вакланып торып булмый. Акчага булгач — акчага. Кулдан кулга икән — кулдан кулга!..
Икенче көнне үк алып кайтты Исмәгыйль агай утыз гектарлык орлык. Шул ук көнне чәчтереп тә куйды ул аны. Тишелеп чыгуын көтә башладык. Анысы да озак көттермәде. Шундый куе булып, шундый тигез булып бөркелеп тишелеп чыкты — просто исләр китәрлек иде. Ләкин ул... люцерна түгел, ә алабута иде шул. Шәйхи, хәерсез, миңа үч итеп, тавыкларына ашата торган чүпле бодаен суыртып, люцерна орлыгы урынына алабута орлыгы биреп җибәргән. Ә безнең Исмәгыйль агай шуны аера алмаган иде... Менә шуңа күрә дә, укыган кеше укыган кеше булыр — алабута орлыгын гына таный торгандыр әле, дип уйладым да, әйттем Фәгыйткә:
— Мин сине агроном итеп алырга каршы түгел. Тик син ике шарт куймакчы идең. Нинди шартлар икән ул. Берсе хезмәт хакын акчалата түләү мәсьәләседер инде, шулаймы? — дидем. Ни өчен дигәндә, ул елларда председательләргә һәм агрономнарга акчалата түләү гамәлгә кереп килә, бу егет тә шуны сорар дип көткән идем. Юк, мин уйлаганча булып чыкмады.
— Мине, — диде ул, — ничек түләү мәсьәләсе артык кызыксындырмый. Әлбәттә, акчалата түли алсагыз, бик әйбәт булачак. Түли алмыйсыз икән, хезмәт көненә эшләргә дә риза. Ә минем шартларым менә болай: беренчедән, агроном вазифасын үтәүне тулысынча тик минем
үземә тапшырасыз. Ул өлкәдә эшнең торышы өчен мнн үзем җавап ф бирергә тиеш. Икенчедән, миңа фәннн-практик эш алып барырга мөм- - кинлек бирәсез. Моның өчен минем шәхси карамакка бер гектар җир 2 кирәк булачак. Курыкмагыз, ул җирдән алынган уңышны мин тулы- ь сынча колхозга тапшырып барачакмын. Ул уңыш колхозның уртача = уңышыннан ким булмас. Менә шуларга риза буласыз икән, мин сезнең = колхозга бүген үк барып эшкә башлыйм. «
Нигә риза булмаска ди? Болай да агроном вазифасына керә тор- £ ган нәрсәләрне генә сорый иде ләбаса ул егет! Тоттым да үзем белән - ияртеп авылга алып кайттым мин аны. Иртәгәсен иртүк эшкә кереште 2 бу. Әйтергә кирәк, шактый зур тәвәккәллек белән һәм шактый сәер < итеп кереште. Нидән башлаганын үз жае белән аңлатырмын. Башта ф автомашиналарыбызны ничек итеп сафка бастыру хакында әйтеп ки- _ тәсем килә. Z
Әйе, ватык машиналарыбызны ничек итеп булса да сафка басты- 4 рырга кирәк иде безгә. Шул хакта киңәш-табыш итеп карар өчен, бер > көнне, идарә членнарын жыеп, идарә утырышы үткәрдек. Идарә член- “■ нары бөтенесе дә машиналарны язга тикле ничек тә ремонтлап куярга 2 кирәк дигән фикерне куәтләде. Тик ничек итеп төзәттерергә соң алар- ~ ны? Колхоз кассасында анлык акча юк. Уйлаша-сөйләшә торгач кол- * хозның дүрт карт сыерын суеп сатарга кирәк дигән тәкъдим керттеләр. 3 Ревком председателе Сәлимҗан агай тәкъдиме иде бу.
— Сатуын сатасы да бит, Сәлимҗан агай, — мин әйтәм тегеңә,— ш ләкин мөгезле эре терлекләрнең бер генә башын да киметмәскә дигән катгый күрсәтмә бар ләбаса.
— Анысын ничек тә җайларбыз, Булат олан, — ди теге. — Тамакларына бәрәңге тыгылып дипме, чи люцерна ашап күбенүдән дипме, тагын шундый берәр төрле сәбәп табыпмы, кисәк кенә суеп калырга туры килде, дип шул хакта үзем белешмә алып кайтырмын мин сиңа. Ветпункт мөдире Фидыр Иваныч, шәт, кире борып җибәрмәс. Кулга ’ килә торган адәм, үзебезнең керәшен ул,— ди. — Түлке ул майлаганны жарата, берәр яртылык акча кирәк булыр, — ди.
— Ярый, — мин әйтәм. — Эшең барып чыгардай булса, анысыннан гына калмас...
Сыерларның итен Казанга алып барып йөрисе дә булмады: колхозчылар исеменнән (колхоз исеменнән ярамый, чөнки акчасын кулг^ бирмиләр) берсен район больницасына, өчесен райпотребсоюзга илтеп тапшырдык та — вәссәләм!..
Акчалы булуын булдык. Инде машиналарга кирәкле әйберләрне каян табарга? Бу юлы да әлеге шул ревком председателе Сәлимҗан агай акыл бирде.
— Машиналар ясап чыгара торган җиргә — Гүрки тирәләренә барып карарга кирәк.— диде ул. —Минем кияү тора анда. Әле узган кыш кына янына барып, кунак булып кайтканыем. Шунда бер көнне сөйләшеп утырганда Казанның талчук базары хакында сүз чыкты да әйтә миңа кияү: «Их. атакай-атакай! — ди. — Сезнең ул талчук базарыгызда чүпрәк-чапрактан башка рәтле нәрсә юк бит анда. Беткән икән ул сезнең Казан талчугы! — ди. — Вәт безнең Гүркннең талчук тек талчук, ичмаса! Анда машина часларының җаның теләгәнен табарга була. Хәтта шуннан часлап сатып алып кайтып, үзләренә яңа машина җыйган кешеләр бар бездә. — ди. — Акчам гына юк. Бериәк акчам булса, мин дә үземә машина кораштырыр идем», — ди. Үзе шү- фир кеше ул. Шуңа бик кызыга машина дигән нәрсәгә.
— Ул сиңа җиңел машиналар турында әйткәндер, Сәлимҗан абый, безнең бит йөк машиналарына кирәк, — дим тегеңә.
— Ашыкма,— ди бу.— Рас мин әйтәм икән, имеш-мимеш белән генә эш йөртмим инде. Наруш сорадым кияүдән: анда суң грузавай машиналарга да кирәк-яраклар табарга буламы, әллә лухки машина часлары гына саталармы дип. Кәнкерит итеп, аерып сорадым. Кияү дә кәнкерит итеп әйтте: «Бөтенесенә дә бар. Грузавайларга чәе табу ансатрак та әле», — диде. Бик кәнкерит исемдә, ап-аек чагында, әле шешәдән рүмкәләргә сала гына башлаган чагында әйтте ул моны. На всяки случи дип, мин аңа дажы калхуз машиналарына берәр төрле чәе кирәк була калса, шушы Гүркигә генә килергә була икән алайса, дип тә әйттем әле. «Пажалысты, атакай, пажалысты, прәме үземә килергә мужыш. Любуен табып бирәм», — дип калды кияү.
Сәлимжан агайны мин яхшы беләм: алдаша торган кеше түгел ул. Ышанырга була иде аңа.
— Алайса, болай итәбез, Сәлимҗан абзый: бар, өеңә кайтып җыен да иртәгә үк Горькнйга чыгып китәрсең!
— Мин баруын үзем барып тормам,—ди теге. — Сәламәтлегем дә чамалы. Аннары минем анда барудан юл расхутыннан башка ни файда? Шүфир түгел ич мин — ни кирәген дә, ничек аласын да, алгач ничек апкайтасын да белмим. Син лутчы зафхузың белән бер шүфиреңне җибәр. Мин кияүнең әдрисен биреп җибәрермен. Минем кияү бик ипле мишәр ул. Мин әйтте дип әйтсәләр, кирәк әйберне җир астыннан табып бирер. Ә минем анда барып йөрү кирәк түгел. Баручылар артыннан күчтәнәч итеп ярты түш сарык ите биреп җибәрермен. Кияү дә, кыз да үзем килгәннән дә артыграк сөенерләр, — ди...
Сәлимҗан агай барысын да бик белеп сөйләгән икән: Горькийдан алып кайткан запчастьлар белән төзәтелеп, январь башыннан ук сафка баскан иде безнең машиналар. Ул елларда кышын авыл юлларында машина белән йөрү гамәлдә түгел, чөнки колхозның үз бульдозеры юк, юлдагы карны чистартып тормый идек. Машина тикле машинаны кыш буе тик яткыруы да кызганыч. Шуңа күрә Казанга баргач бер завод директоры белән сөйләшеп, язга тикле машиналарны шунда эшләтеп торырга килешү төзеп кайттым. Безнең машиналар анда дүрт айга якын эшләде. Шоферлары да хәйран гына акча төшереп кайтты, колхозга да машиналар эше өчен завод шактый акча күчергән иде. Ул акчага теге дүрт карт сыер урынына биш яшь сыер сатып алдык...
Хәзер инде Фәгыйт турындагы бая бүленеп калган сүзне дәвам итәргә дә була. Шәп кеше булып чыкты ул егет, һич курыкмыйча әйтәм, бүтән барлык агрономнар да аның шикелле җирне яратып эшләсә, безнең илдә ел саен җыелып алына торган иген уңышы аз куйганда да егерме процентка артыграк булыр иде. Инде егерме ел тоташтан эшли ул бездә, һәр ел безнең «Уңыш» игенне, күрше колхозларга караганда, гектарыннан биш-алты центнер артыграк алып килә. Нигә болай бу?
Бөтен хикмәт — җиргә мөнәсәбәттә.
Җирне газиз анабыз шикелле итеп хөрмәт итүдә.
Җирнең холкын, хаҗәтләрен аңлый белүдә.
Күпме тырышсалар да. мәңгелек двигатель уйлап таба алганнары юк әле галимнәрнең. Таба алмаячаклар да. Чөнки двигатель хәрәкәткә килсен, эшләсен өчен аңа ягулык, ягъни «ризык» кирәк. Аны ремонтлап торырга кирәк. Җир дә шулай. Югары уңыш алыйм дисәң, аңа «ягулык» биреп тор, аны «ремонтлап» тор. Шунсыз ул искерә, ябыга, хәлсезләнә. Шунсыз аны тирән итеп сөрү дә, күп еллык үләннәр чәчү дә коткара алмый...
Ә без аны коткарып калырга гына түгел, без аны яңартырга, ях-
шыртырга тиеш идек. Безгә килеп эшли башлау белән Фәгыйт мина менә шушы фикерләрне кат-кат тукырга тотынды.
— Җирне янартырга кирәк икәнен мин үзем дә беләм, — мин әй- тәм. — Син миңа шунысын әйт: ничек итеп гамәлгә ашырабыз сон моны?
— Ничек итепме? — ди бу, бер дә алай исе китмичә генә.— Кырга ♦
тирес чыгарудан башлыйбыз без аны, Булат абый. — ди. а.
Бик очынып-очынып сөйләгәч, мин аннан зуррак, минем өчен яна- S рак тәкъдим көткән идем. *
— Соң бит, — мин әйтәм, — кырга тирес чыгару ата-бабадан кал- = га и. гомер-гомердән килә торган нәрсә ич ул. энекәш!
— Анысы шулай,— ди бу.— Тик без аны бүтәнчәрәк итеп чыгара- 2
чакбыз. Гадәттәгечә, кайда туры килсә — шунда, күпме туры килсә— * шулай түгел, бәлки билгеле бер җиргә, билгеле бер күләмдә чыгара- _ чакбыз без аны. Мәсәлән, быел ике йөз гектар җирне шулай ашлап < карарга исәп... *
Нишлисең, тыңламыйча булмый иде. чөнки аның эшенә каршы кил мәскә үзем риза булып алып кайттым. *
Көзге кыр эшләре тәмамлану белән җилкенеп-җилкенеп «тирес one- Z рациясе»нә тотындык, шулай итеп. Ә тирескә кытлык юк иде. Ырга =: фермасында сугыш елларында тиресне кырга ташып тормаганнар, ферма янындагы елгага гына түгеп барганнар. Бер өйрәнелгән гадәт буен- £ ча, сугыштан соң да шулай дәвам иткән бу. Шәйхи председатель булып * эшләгән елларда мәсьәләне тагын да ансатлаштырган: тиресне түгеп ~ тә мәшәкатьләнмәгәннәр, кыш буе фермада гына җыя килгәннәр д.» * язга чыккач, район юл эшләре бүлегеннән бульдозер чакырттырып. ~ шуның белән генә эттереп чыгарганнар елгага. Бер фермада гына Z. түгел, атлар абзарында да шундый ук хәл иде.
Эшкә ярардай тракторларны, машиналарны, бар булган атларны, бөтен халыкны кушып, башта әлеге шул елгалардагы тиресне кырга ташыттык. Аннары ике авылның да фермаларын, ат абзарларын чистарттык. Шуннан соң Фәгыйт күрше Корноух совхозы директоры белән сөйләшеп кайтты да шул совхозның хан заманыннан бирле җыелып килгән тиресен үз кырыбызга ташырга тотындык. Совхоз директоры сөенеп бетә алмады безнең бу эшкә. «Минем тирес артыннан йөрергә пакыт та юк. эшчеләрем дә җитми иде. Рәхмәт, иптәшләр, безгә бер зур ярдәм иттегез!» — дип, кат-кат рәхмәтләр укыды. Тирес түгүдә эшләгән колхозчыларга совхоз исәбеннән хезмәт хакы да түләде хәтта. Акчалата түләде! Әле дә хәтеремдә, тирес түгүдә эшләгән кешеләргә көненә ун сум да утыз җидешәр тиен (иске белән) акча төшкән иде. Безнең колхозчылар куанып бетә алмады шуңа. Чөнки ул чакта әле колхозда акчалата түләү юк. Кайдадыр башка өлкәләрдәге ал-дынгы колхозларда акчалата түләү кертелә башлау хакында газета лардан укып, радиолардан тынлап кына беләбез. Колхозчыларына ае на өчәр-дүртәр йөз сум эш хакы түләп бара торган колхозлар турында укыганда шаклар ка’тып. телләр шартлатып куя торган идек. Шулай булуы гаҗәп тә түгел. Сугыш еллары белән, сугыштан соңгы еллар белән чагыштырганда, чыннан да. бик зур яңалык, бик нык алга китеш иде бу. Ә хәзер?.. Уйлый китсәң гел дә шаклар катмалы инде колхоз тормышындагы үзгәрешләр. Үзебезнең «Уныш»ны гына алыйк. Узган ел. мәсәлән, безнең колхоз буенча уртача хезмәт хакы туксан өч сум да җитмеш ике тиен чыкты. Ә быел йөздән артыграк булыр дип торам. Почти инженер хезмәт хакы бит инде бу! Әмма, шулай булса да. халык эш дип алай атлыгып тора димәс идем. Дөрес, колхозда эшләргә кеше җитми дип зарлана алмыйм. Бездә ул яктан әлегә кытлык юк. Ә бит кайбер колхозларда хәзер үк инде бу мәсьәлә бик җитди тора. Тракторчылары җитмәгәнлектән. язгы чәчү өстендә өчәр тракторы
эшсез торган колхозлар булды районда. Газета-журналлардан күренә, бер бездә генә түгел, бу проблема ил күләмендә шулайга әверелеп бара икән хәзер. Нилектән болай бу? Үсеп канатлану белән нигә авыл яшьләре шәһәргә очып китү ягын карый? Ничек итеп аларны туган җирләрендә — авылда калдырырга?...
Бу сорауларның берсенә дә әлегә анык кына итеп жавап биргән кеше юк. Моннан ун-унбиш еллар элек мәсьәләне бик тиз генә хәл итмәкче булганнар иде. Авыл яшьләре авылда калсын өчен, аларның культура-көнкүреш шартларын яхшыртырга: клублар, культура йортлары салдырырга, стадионнар төзергә, китапханәләр булдырырга, үзешчән сәнгать коллективлары тупларга кирәк, диделәр. Әнә шулар булмаганга китә яшьләр авылдан, шулар тарта аларны шәһәргә, диделәр... Бүген культура йорты яки клубы булмаган авыл, белмим, бармы, икән? Безнең районда, мәсәлән, андый колхоз гел дә юк. Күбесендә Мәскәүнең Зур театры спектакльләрен рәхәтләнеп куеп булырлык зур-зур сәхнәләр, алтышар йөз кеше сыешлы тамаша заллары, тынлы оркестрлар, үзешчән ансамбльләр бар. Йорт саен — телевизор. Унби- шәр-егермешәр мең китаплы китапханәләр — авыл саен. Атнага нке- өч тапкыр киносын күрсәтеп торалар. Шашка, шахмат, бильярд шикелле нәрсәләр турында әйткән дә юк инде. Көнкүреш мәсьәләсенә килгәндә шулай ук зарланасы түгел. Авыл егетләре-кызлары, шәһәрнекеләргә караганда, һич кенә дә ким киенми. Хәтта бераз арттырып та җибәрмиләр микән әле. Ашау-эчү мәсьәләсенә килсәк, шулай ук авыл ягы басарак төшә: кышка ике-өч сарык, тугыз-ун казүрдәк. бозау яисә тана суймый калган хуҗалык юк хәзер. Хезмәт хакы турысында инде әйттем. Ләкин, шулай да. авыл яшьләре һаман шәһәргә китә тора. Ни җитми аларга авылда? Нинди магнит тарта аларны шәһәргә?..
Әле күптән түгел генә үзебезнең Ырганың бер егете белән сөйләшергә туры килде. Колхоздан җибәрүне үтенеп, гариза язып килгән бу. Армия хезмәтеннән кайткач, төзүчеләр бригадасында эшли иде. Күтәреп алып мактарлыгы булмаса да. урта куллар рәтендә чутлана. Хезмәт хакы да әйбәт, аена йөз туксаннан ким төшми. Семьясы да бар. Хатыны китапханәдә эшли. Көндезге уникегә тикле өйдә. Уникедән дүрткә тикле китапханәдә. Аннары тагын кичке җидегә кадәр өендә була да. җидедән унга кадәр китапханәгә барып кайта. Күтәреп эшлисе түгел. Хезмәт хакы — йөз дә егерме тәңкә. Туксанын дәүләт түли, утызын колхоздан түләп киләбез, йорт-җирләре — гүрнәчә. Мал- т\ар— ишегалды тулы. Ни җитте кызларыңа алыштыргысыз япь-яшь кайнанасы бар. Анысы йорт эшләрен гөл итеп алып бара. Әйтәм бит. рәхәтләнеп яшисе дә эшлисе инде. Моннан да рәхәт тормышцың булуы мөмкин дә түгел шикелле. Онытып торам икән: узган җәй генә алган бишекле «Урал» мотоцикллары бар әле үзләренең. Берәр җиргә барасы килә икән — выжт!—утырасы да чабасы...
Менә шулар колхоздан китәргә ниятләгәннәр. Чынлап әйтүедерме, КамАЗга барабыз, ди. Ә КамАЗга барырга теләгән кешеләрне без тота алмыйбыз. Тотарга хакыбыз юк. Анда эшләргә дә кешеләр кирәк. Гаризасына кул куйдым, билгеле. Анда түгел мәсьәлә. Хикмәте шунда: нигә китә ул шушы җәннәтен ташлап? Колач җәеп каршы алсалар да. КамАЗда башта тулай торакта яшәргә туры киләчәген, өч-дүрт елсыз квартира ала алмаячагын белә бит ул. Эшнең колхоздагыдан җиңел булмаячагын да белә.
— Ни җитми сина авылда?
Бу сорауны мин аны авылда калдырырга тырышудан түгел, болай гына, ни әйтер икән дип кенә бирдем. Ә ул уйлап та тормады:
— Заманча яшисе килә, Булат абый! — ди.
— Ничегрәк була икән инде ул синең заманча яшәү дигәнең, энекәш? — дим тегеңә.
— Улмы?—ди бу. — Кыска гына итеп әйткәндә, көнгә сигез сәгать эшләп,атнага ике тапкыр ял итеп яшәү була ул, — ди. — Ә озынрак итеп әйткәрдә, мәсьәлә менә болайрак тора. Хәзер, сүз дә юк, тормыш әйбәт. Җитешмәгән нәрсәбез юк. Минем бүген дисәң бүген «Жигули» ♦ алырлык рәтем бар. Ләкин ни эшлим мин аны алып? Кая бара алам мин аңа утырып та, ни рәхәтен күрә алам мин аның. Җәй буе ходаның һәр бирмеш көнендә көнозын эштә ич мин. Шулай булгач, ул маши-наның миңа ни кызыгы кала? — ди. — Ә менә шәһәрдә эшләсәм, миңа атнага ике көн ял булачак. Шул ял көннәрендә мин хатынны утыртып я берәр елга буена балыкка барып, кояшта кызынып кайта алам. Яисә җиләккә. Яки гөмбә җыярга бара алам. Менә бу инде заманча, замандашларча яшәү була: эш тә эшләнә, кешеләрчә ялы да була. Ә син әле бу араларда гына колхозда андый нәрсәне гамәлгә кертергә җыенмыйсың шикелле, — ди.
Менә эшләр кая таба китте хәзер. Бар, каршы килеп кара син аңа! Моннан дүрт-биш ел элек ул бу сүзләрне әйткән булса, мин аны рәхәтенә чыдый алмый сикерә башлаган дияр идем. Ә бүген, юк. гаепли алмыйм мин аны. Киресенчә, бүген мин аны хаклы дип саныйм. Әйтик, машина мәсьәләсе. Кыш көне йөреп булмый бит әле безнең якларда аның белән. Димәк, машина алырга мөмкинлек тудырганбыз икән, без аңа ул машинада йөрергә дә мөмкинлек тудырырга тиешбез. Моңа ничек итеп ирешергә соң? Минемчә, бердәнбер юл — авылда да, шәһәрдәге шикелле, сменалап, атнасына ике көн ял итеп эшләүгә күчү. Дөрес, колхоз малларын, сез дә ял итегез дип, ашаудан туктатып торып булмый. Көн саен вакытында ашатып-эчертеп барырга кирәк аларны. Урак өстендә шулай ук ял көне дип торып булмаячак. Ләкин анысы вакытлы эш бит аның. Күп куйганда да бер айдан артыкка сузмыйбыз без аны хәзерге техника белән. Ә башка вакытта авылда да шәһәрдәгечә халыкка атнага ике көн ял бирүне мин үзем булмастай нәрсә дип уйламыйм. Сүз дә юк, җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу. Бигрәк тә механизаторлар белән эш кыен булачак Хәзер безнең илдә бер тракторга уртача бер бөтен уннан бер тракторчы туры килә. Сменалап һәм атнасына ике көн ял итеп эшли башлар өчен бор тракторга кимендә ике бөтен уннан ике тракторчы кирәк булачак. Димәк, механизаторлар санын бермә-бер арттыру таләп ителә. Шунсыз бу хакта сүз алып бару нәтиҗә бирмәячәк. 1Цулай да мин үзем, мәсәлән, киләсе ел башыннан механизаторларны шәһәрдәгечә эшләүгә күчереп карарга ниятләп торам әле. Чөнки безнең «Уңыш»та бу яктан эш җиңелрәк тора: бүгенге көндә бер тракторга бер бөтен уннан сигез кеше туры килә бездә. Механизаторлар училищесында уналты кешебез укып ята. Язгы чәчүгә алар да укуларын тәмамлап чыгачак. Алар да килеп кушылгач, бер тракторга ике кешедән артып китәчәк. Шулар янына комбайнчыларны ярдәмгә җибәреп була бит әле. Дөрес, бездә бүтән колхозларга караганда механизаторлар мәсьәләсе җайлырак: механизаторлар училищесы безнең үз авылыбызда. Училище хакында сүз чыккан икән, аның тарихына да кыскача гына кагылып үтми булмый инде. Чөнки ул тарих минем үземә килеп бәйләнгән.
Бервакыт райкомда председательләр киңәшмәсендә Гали Даутович әйтә:
— Районда механизаторлар училищесы оештырырга рөхсәт бар, иптәшләр. Кайсыгыз шуны үз территориясендә оештыруны тели?—ди. Беркем бер сүз дәшми моңа. Теләмәүдән түгел. Үз колхозында тракторчылар, комбайнчылар укыта торган уч клише булуга кем каршы килсен инде? Тик ул училищены ялан кырда ачып булмый лабаса.
ВХКЫПФ НУРУЛЛИН ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР
Бина кирәк аиа, жир кирәк. Курсантларга хезмәт күрсәтә торган кешеләр кирәк. Менә шулары өркетә председательләрне. Хуш. Көтеп тора безнең Гали Даутович.
— Я, кайсыгыз тәвәккәлли? Ул кеше отачак кына. Киләчәктә авыл җирендә механизаторлар иң кадерле, иң кирәкле һөнәр ияләре булачак.— дип тә әйтеп карады.
Юк, дәшми председательләр. Минем исемне атамаса ярар иде дип шүрләп, башларын аска-иеп, бер-берсенең җилкәсе артына шыгаешып, тын да алмыйча утыралар. Шунда мин тордым да әйттем:
— Мин риза. Гали Даутович.
Ни өчен алай эшләдем? Чөнкк уйлап алдым: училище оештырырга рөхсәт бар икән, димәк, дәүләт аңа тиешле средствосын да бирәчәк. Аннары килеп, безнең Ыргада бина да табарга була. Ике катлы зур гына мәчетебез бар. Барыбер буш, тәрәзәләре кадакланган килеш тора. Егерменче елда манарасын кискәч, авыл халкыннан беркем эченә аяк атлап кермәгән. Керергә җыенмыйлар да. Чөнки изге дип саныйлар мәчетне. Яна бина салгалаганчы, училище «шәкертләрен» шунда укыта торырга булыр...
Гали Даутович миңа шундый җылы, шундый йомшак итеп карап куйды да әйтә:
— Молодец, Вәлиев, тәвәккәллегең өчен! Риза булып бик шәп иттең, молодец! — ди. — Менә мин әйткән иде диярсең, киләчәктә сөенеп бетә алмассың әле шушы тәвәккәллегең өчен, — ди
Бик акыллы, иртәгәге көнне күреп эш итә торган кеше иде ул безнең Гали Даутович. Бу юлы да сүзләре дөрескә чыкты.
Әнә шулай итеп оештырылган иде безнең ул училище. Дөрес, мин башта уйлаганча, бөтенесе дә ипле генә, шома гына бармады баруын. Мәсәлән, авыл картлары мәчетне училище итеп файдаланып торырга категорически каршы чыктылар. Аның каравы, аларның шулай үҗәтләнүе икенче яктан файдага булды. Тегеләр мәчетне биреп торырга каршы килгәч, мәсьәдәне мин үзем дә бик текә китереп куйдым:
— Алайса. — мин әйтәм, — бер ай эчендә училищега яңа бина салып бирәсез!
Ил төкерсә, күл була дигәннәре дөрес икән. Ырга белән Пәрәүнең балта-пычкы тота белә торган ир-атлары ябырылып, егерме җиде көндә училищега яңа бина төзеп бирделәр. Шул эш өчен мин колхоз исеменнән училище белән договор төзеп куйган идем. Училищедан акчаны колхоз кассасына күчерттердем, ә балта осталарыбызга хезмәт көне генә түләдем дә төзелеш барган көннәрдә колхоз исәбеннән бушлай ашау оештырдым аларга. Төзелеш өчен кергән теге акча бик тә ярап
УНСИГЕЗЕНЧЕ ДӘФТӘР куйды: колхозга бер комбайн белән бер чылбырлы трактор сатып алдык. Артып та калды әле бераз. Менә шулай булган иде ул училищеның оештырылу тарихы.
Ярый, инде бүгенге көнгә кайтып, бүленеп калган сүзне дәвам итик. Читкә барып, семьядан аерылып йөрисе булмагач, безнең авыл яшьләрен училищеда укыту әллә ни кыен түгел, шунлыктан бездә механизаторларга кытлык булганы юк.
Әмма һәр колхозда училище була алмый бит инде. Шуңа күрә район колхозларының күпчелеге бер тракторга бер механизатордан арттыра алганнары юк. Бер безнең районда гына түгел, инде әйткәнемчә, бөтен ил күләмендә механизаторлар мәсьәләсе әнә шул тирәдә- рәк тора икән. Ә бит укытуын кеше күп укытыла ул һөнәргә. Әле шушы араларда гына Юрий Черниченко дигән бер журналист-язучының
«Яровой клин» дигән китабын укып чыктым. Анда менә мондый мисал китерелгән: алтмыш алтынчы елдан алып җитмешенче елга кадәр, ягъни сигезенче бишьеллыкта, безнең илдә механизаторлыкка өч миллион алты йөз дә ун мең кеше укып чыккан. Җитмеш беренче елны язгы чәчүдә исә өч миллион биш йөз дә өч мең генә, ягъни укып чыкканнан йөз дә җиде меңгә ким кеше катнашкан. Ә бит шул өч миллион * биш йөз дә өч мең исәбенә алданрак укып чыкканнары, инде унар-ун- ? бишәр ел эшләгәннәре дә кергән әле аның! Әнә ничек гаҗәп хәл килеп < чыга: укытабыз-укытабыз кешеләрне, ә колхоз кырында эшләүче ме- ханизаторлар артмый гына түгел, киресенчә, кими бара икән. Ник 5 кимегәне аңлашыла, әлбәттә. Укып чыгып, берәр җәй авылда эшләп 5 йөриләр дә, шәһәргә, бүтән эшкә китеп бара алар... Уйландыра торган. “ хәл итүне сорый торган факт бу. Борчый торган факт. Ник дигәндә. Z алга таба авыл җирендә эшләү өчен механизаторлар тагын да күбрәк = кирәк булачак. Галимнәрнең исәпләвенчә, безнең илдә кыр эшләрен 5 тиешле вакытында һәм тиешенчә югары сыйфатлы итеп эшләп бару « өчен, бүгенге көндә өч миллион ике йөз мең трактор, сигез йөз сиксән > мең ашлык комбайны, ике миллион йөк машинасы кирәк. Әлегә алар _ кирәк булганнан шактый ким. Ләкин алар артачак. Кирәк кадәргә = барыбер җиткереләчәк. Димәк, механизаторларны да арттырырга һәм бермә-бер диярлек арттырырга кирәк булачак. Колхоз председатель- _ ләре һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче кешеләр =• алдында торган җитди мәсьәлә бу. Аның әле тора-бара тагын да кат- лаулана төшүе бик ихтимал. Нигә дисәгез, менә болай: әлегә безнең республикадагы бар халыкның утыз тугыз бөтен уннан җиде проценты * авылда яши. Ә киләчәктә аның кимүе, егерме процент чамасы гына 3 калуы көтелә. Димәк, кырык кеше арасыннан механизаторга укырга * биш кеше табуга караганда егерме кеше арасыннан биш кеше табу. * әлбәттә, җиңелрәк булмаячак...
... Әнә кайларга алып кереп китте мине колхозчыга акчалата түләүдән башланган сүз. Ул елны без теге ике йөз гектар җирнең һәр гектарына егерме сигез тонна тирес керттек. Аңарчы кукурузның гектарыннан алтмыш-җитмеш центнер яшел масса алсак, алдынгылар чутында күкрәк киереп йөри торган идек. Ул елны әлеге тиресләнгән җиргә чәчкән кукурузның гектарыннан ике йөз дә унҗиде центнер уңыш җыеп алдык.
Ә саламны колхозчыларга хезмәт көненә бүлеп бирдек. Кайбер хуҗалыкларга икешәр тонна салам тиде. Механизаторларның, ферма эшчеләренең вакытын салам ташуга әрәм итмәс өчен, аларга саламны өйләренә тракторлар белән кайтарттык. Шул көннәрдә булган бер мәзәк хәл һаман онытылмый әле.
Бер көнне иртән иртүк идарәгә барып керсәм, анда мине сарык караучы Маһисорур апа көтеп утыра. Болай да юаш. оялчан гына кеше иде, бу юлы гел дә аптырап калган. Хәтта каушавы йөзенә үк чыккан
— Нихәл, Миһнсорур апа, — мин әйтәм.— Ни йомыш белән йөрү болай иртүк?
— йомышым шул, наным,— ди бу,— кичә мин эштә чакта кайсыларыдыр, юри кызык итептер инде, минем абзар артына бер чүмәлә салам китереп аударган. Берүк, наным, бу эш өчен мине бинават итә күрмәгез, җарыймы?! Шушы урынымда җир йотсын дип әйтәм, мин күргәндә эшләнгән эш тә. мин кушып эшләткән эш тә түгел.
Соңыннан ачыкланды: моңа тиешле унөч центнер саламны үзе өндә юк чагында трактор белән китереп киткән булганнар да, бу шуңа аптырап калган икән.
— Бик шәп иткәннәр, Сорур апа. Бар кайт та әйбәтләп лапасына ташып куй син ул саламны! — дигәч елый-елый рәхмәтләр укып кайтып китте.
Теге ике йөз гектар җирнең йөз илле гектарына бодай чәчкән идек ул елны. Бодайнын һәр гектарыннан 22,1 центнер уңыш жыеп алдык. Бу — безнең җирдә гомердә күрелгән нәрсә түгел, иң әйбәт килгән елларда да безнең кырларның бодайны 13—14 центнердан арттырганы юк иде.
Фәгыйт тырышлыгы нәтиҗәсендә килгән бу уңыш безнең халыкка берьюлы өч яктан гыйбрәтле булды.
Беренчедән, жирдән күбрәк алыйм дисәң, башта аның үзенә күбрәк бирергә кирәк икәненә колхозчылар үз күзләре белән күреп ышанды.
Икенчедән, безнең якларда яманаты чыккан кукуруздан да, рәтен белеп эш иткәндә, хәйран әйбәт уңыш алып булуы расланды.
Өченчедән, агрономның үзенә колхозчылар күңелендә ышаныч туды. Бу соңгысы, минемчә, аеруча мөһим. Әгәр җитәкче кешегә аның кул астында эшләүчеләр ныклап ышанмаса—бетте инде. Ул чакта син нинди генә акыллы сүзләр сөйләмә, нинди генә әйбәт планнар корып, нинди генә зур эшләргә тотынма—берни дә майтара алмыйсың. Чөнки җитәкчеләренә ышанмаган халык беркайчан да юньләп эшләми. Дөрес, каршы килми ул килүен. Кушкан җиргә бара. Тик кинәндерерлек итеп, янып эшләми... Әгәр инде сиңа ышанса — ике көн эшлисе эшен бер көндә эшләп чыга. Чөнки белә: аның хезмәте бушка китмәячәк. Аның хезмәте үзенә дә, кешеләргә дә файда китерәчәк. Адәм баласы акча өчен генә тырышмый бит. Ул, барыннан да элек, үз эшенең нәтиҗәсен күрергә, аны бүтәннәргә дә күрсәтергә, шулай итеп, күңеленә рухи канәгатьлек алырга тырышып эшли. Башкарган эше никадәр мөһимрәк, никадәр җаваплырак, никадәр читенрәк булса — аның ул эштән алган рухи канәгатьлеге дә шул кадәр зуррак. Ләкин, кабатлап әйтәм, җитәкчене кешеләр хөрмәт итсен өчен, иң элек алар аңа ышанырга тиеш. Әнә шул җәһәттән караганда, безнең Фәгыйт колхоз өчен дә, колхозчылар өчен дә, минем өчен дә бәһаләп бетерә алмаслык зур табыш булып чыкты.
Ул чакта торф компосты белән җир ашлау дигән нәрсә безнең якларда ныклап торып гамәлгә кермәгән иде әле. Югары уңыш алуның бөтен хикмәте күп басулы чәчү әйләнешендә дә язын кар суларын күбрәк тотып калуда дип кенә беләбез, чөнки шулай өйрәтәләр иде. Ә менә Фәгыйт дигән яшь агроном килде дә, гел үзенчә, гел яңача эш итә башлады. Әлеге «тирес операциясе»ннән соң «торф операциясе» планын төзеп кергән бу минем янга. Биш йөз гектар җирнең һәр гектарына иллешәр тонна исәбеннән торф кертмәкче. Ырга болынындагы торфлыкны тикшереп, анда күпме торф бар икәнлеген дә ачыклаган. Казанның фәнни институты лабораториясенә алып барып, ул торфның составын да тикшертеп кайткан.
— Составы отлично безнең торфның, Булат абый! — ди бу миңа. Үзе шул тикле куанган, бөтен йөзе балкып тора.— Күпме кертсәң дә җирне боза торган түгел. Ә запасы бөтен колхоз кырына биш сантиметр калынлыгында итеп тоташ җәеп чыгарга җитәрлек! — ди.
Карап торышка йолкыш кына кеше инде үзе. Ләкин фикерен шундый дәлилле итеп яклый белә, ул фикеренә сине шундый итеп ышандыра— син аңа берничек тә каршы килә алмыйсың. Ул көнне дә берсүзсез ризалаштыр мин Фәгыйтнең бу тәкъдименә. Ә «торф операциясе»- нең нәтиҗәсе менә болай булды торфланган җирләребезиең һәр гектары бүтән җирләргә караганда бодайны — сигез дә алты, борчакны — ун да өч. солыны — җиде дә ике центнерга артыграк бирде.
Бу дөньяда күпме яшәп, җиргә безнең Фәгыйт шикелле мөкиббән киткән бүтән кешене күргән юк әле минем. Хәзер дә нәкъ безгә килгән яшь чагындагыча дәртләнеп эшләп йөри ул. Җитмеш икенче елдан бирле авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Диссертациясен шул үзебезнең колхозда алып барган тәҗрибәләре нигезендә яклады. Шәп
итеп яклады. Монографиясен шундук аерым китап итеп бастырып чыгардылар. Яклау белән Казан авыл хужалыгы институтында эшкә калырга да өндәгәннәр иде үзен. «Җирне күрмичә жир турында акыл өйрәтүчеләр анда миннән башка да җитәрлек. Җир белгече җирдән аерылырга тиеш түгел!» — дип якын да килмәде. Аннары Авыл хужалыгы министрлыгына эшкә чакырып карадылар. «Җитәкчелек эшенә ♦ ходай биргән сәләт кирәк, ә миндә ул нәрсә юк», — дип, анысына да £ риза булмады. Бик дөрес итте дип уйлыйм. Ни калган ана шәһәрдә? < Шәһәр уңайлыклары дияр идең, монда аның ул яктан шәһәргә кара- (анда да яхшырак, шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән салынган сик- 5 сән квадрат метрлы өе бар. Газы, суы үзендә. Шәһәрдә эшләсә, күп 5 дигәндә ике йөз житмеш сум оклад алыр иде. Ә монда без аңа өч * йөз дә илле сум түләп киләбез. Миңа караганда житмеш сум артыграк 3 ала. Шулай түләргә үзебез карар кылдык. Чөнки берьюлы ике өлкә- = дә, һәр икесендә зур эш алып бара: колхозның баш агрономы һәм 2 фәнни-практик эш. Аның хезмәте — колхозга китергән файда — әйтеп* бетергесез. Инде менә ун-унбиш ел буена безнең кырлар икмәкне күр- ф шеләрнекенә караганда биш-алты центнер артыграк биреп килүен әй- _ теп киткән идем. Әйткәндә генә ансат бит ул «биш-алты центнер» дип. s Ә ныклап уйлап карасаң... Әйтик, колхоз ике мең гектар бөртекле аш- 4 лык чәчкән икән, күршеләрдән бишәр центнер гына артык алганда да ун мен центнер уңыш дигән сүз ләбаса ул!..
Фәгыйтне бездә жир профессоры дип йөртәләр. Бик дөрес әйтәләр. ~ ' Кодрәтемнән килә торган булса мин аңа профессор гына түгел, академик дигән исем бирер идем әле... Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә д безнең җирләрнең уңыш бирә торган катламы ел саен нке-өч милли- 3 метрга арта килә. Моннан ун-унбиш ел элек авылдан киткән кеше хә- * зер кайтып безнең җирләрне күрсә, таный да алмас иде. Бик нык үз- * гәрде безнең җирләр: каралды, йомшарды, матурланды... Менә ни өчен икмәкне күршеләрдән биш-алты центнер артык алабыз без.
Ә безнең Фәгыйт җирнең серләрен өйрәнүен, игеннәрнең сортларын яхшырту юлларын эзләүне һаман дәвам итә. Үзенә бирелгән ун гектарлы тәҗрибә участогында ул хәзер безнең шартларда җирдән тагын да күбрәк уңыш алу ысулын камилләштерү өстендә эшли. Аның берүзе хакында гына да зур бер китап язып булыр иде. Ул шуңа тулысымча лаек. Ләкин бу очракта минем максат ул түгел. Минем максат гадирәк. Бу язмаларымда мин тик үземнең баштан кичкән кайбер хәлләрне аңлатып бирергә генә теләгән идем. Ләкин председательнең эше шундый, син ул турыда сүз башладыңмы, бер үзең белән генә чикләнеп булмый икән. Менә хәзер дә үземнең ул чактагы хәлләрне аңлату өчен, сүзне янә шул Шәйхигә китереп тоташтырмыйча мөмкин түгел.
Тагын очрашырга туры килде миңа аның белән. Бөтенләй көтмә* ;.»ндә. Бу юлы да башлап ул миңа «сукты». Шундый итеп сукты, мин тынсыз-өнсез калдым. Дөрес, бөтенләй үк җиңелү түгел иде бу. Боксчылар теле белән әйтсәк. нЬкаут түгел, нокдаун гына иде. Ләкин моның шулай икәнлеген мин үзем генә беләм. Ә «судьялар» нокаут алды дип исәпләп, мине рингтан төшереп җибәргәннәр иде инде... Шулай да нык нокдаун булды ул. каһәр. Җиде айга якын интектем мин шу-ның зәхмәтеннән котыла алмыйча...
һич онытасым юк. сентябрьнең тугызы иде. Рәшә тирбәлеп торган кояшлы, җылы көн. Әбиләр чуагының иң кызган чагы. Безнең «Уңыш»- ныц кырлары комбайннар, тракторлар гөрелтесеннән тынып калган. Җиңүле су I ыштан соң була торган мәһабәт, тантаналы тынлыкны хәтерләтә иде ул. Салам үмптләре сафтан чыгарылган танклар, са- моходкалар кебек торып калган... Ә сугыш кырында бер генә тере җан иясе дә күренми әйтерсең безнең гаскәрләр, һөҗүмне дәвам
з «К У.» .** 5 33
итеп, алга киткән... Моторларының тавышы ишетелмәсә дә, еракта, күрше колхоз кырларында әле анда, әле монда артларыннан соргылт тузан болытлары калдырып баручы самоходкалар. комбайннар, автомашиналар, тракторлар шактый ачык шәйләнә — һөҗүм, чыннан да, дәвам итә.
Ләкин бу һөҗүм кан койгыч һөҗүм түгел.
Җир йөзендәге бар нәрсәдән кадерлерәк булган икмәк өчен бара торган һөҗүм бу.
Кешелеккә үлем түгел, тереклек алып килә торган һөҗүм...
Ә безнең колхозның «солдатяар»ы — механизаторлар бүген ялда. Алар үз алларына куелган бурычны тулысы белән үтәде: кичә колхоз урып-җыюны тәмамлады. Шул зур җиңү хөрмәтенә бүген аларга урманда, үз колхозыбыз көче белән ясалган Түгәрәк күл буенда бәйрәм табыны әзерләнә. Икмәк үстерүдә катнашкан кешеләр барысы да шунда җыйналачак. Ике йөздән артык кеше. Шуларның туксан өч проценты — ир-ат. Нәкъ фронттагы кебек. Ә бит бар иде заманнар, киресенчә, хатын-кызлар туксан өч процент була торган иде кыр эшләрендә. Игеннәрне чәчү дә, урып-җыю да алар җилкәсенә төшә иде. Хәзер без егермеләп комбайн, утызлап трактор, егермегә якын автомашина белән эшкәртә торган җирләрне алар кул белән чәчеп, урак белән җыялар иде. Әмма мин аларның эштән зарланганнарын хәтерләмим. Дөресен генә әйткәндә, сугыш елларында фронттамы, әллә менә шушы кырларда икмәк үстергән хатын-кызларыбызга кыенрак булгандырмы— анысын мин өзеп кенә әйтергә дә кыенсынам. Әмма шунысын кистереп әйтә алам: бүтән мең төрле хатын-кыз мәшәкатьләреннән тыш, фронтны икмәк һәм корал белән дә ул елларда нигездә шул ук хатын-кызларыбыз тәэмин итте.
Әтиләре сугыштан кайтмаган балаларны шулай ук алар тәрбияләп үстерде. Сугыш алды елларында туган һәм әниләренең сыңар канаты астында үскән ул балалар — бүген тормышны төпкә җигелеп алып баручылар. Барыбыз да күреп торабыз әйбәт алып баралар, зарланырлык урын юк. Ә менә әти-әни тигезлеге белән үсә торган бүгенге яшь буын алар эстафетасын шушы безнең замандагыча югары темпта дәвам итә алырмы — монысы минем өчен бик үк ачык түгел, һәр хәлдә, уйландыра мине бу мәсьәлә. Шуңа уйландыра, чөнки без балаларыбызны артык нык иркәлибез. Ә аларны эшкә чыныктырып тәрбияләү ягына тиешенчә әһәмият биреп җиткермибез шикелле. Бәлки мин ялгыша торганмындыр. Бәлки, үзең олыгайгач, яшьләр тормышын тиешенчә аңлап бетереп булмый торгандыр. Чөнки алар без яшь чакларда җырлаган җырларны җырламый. Без уйнаган уеннарны уйнамый. Уйлары, дөньяга карашлары — башка. Шуна күрә алар безнең өчен сәеррәк, безгә караганда алар ничектер ваемсызрак, җавапсызрак, мин-минлекне яратучанрак, дорфарак шикелле тоела торгандыр. Кем белә, бәлки заман үзе алардан шуны таләп итә торгандыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, мин үз фикеремдә калам яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсендә без барыбер тиешенчә үк эш итә алмыйбыз, кайдадыр, нәрсәнедер күреп-белеп җиткермибез шикелле... Әле күптән түгел генә безнең авылның бер агае, алтынчыда укый торган малаен ияртеп, йөгән тотып кәнүшнигә бара. «Кая барыш?» — мин әйтәм. «Ат алып кайтырга», — ди бу. «Ә нигә малаең гына алып кайтмый соң аны?» Беләсезме, ул ничек дип җавап бирде? «Яшь бит әле, атка йөгән кидерә алмас», — ди бу. Ә малае, инде әйткәнемчә, алтынчыда укый һәм буйга атасын куып җитеп килә. Аның әле иң кызыгы шунда, менә шушы Галиәхмәт, үзе инде дүртенчедә укыган чагында, җәйге каникул көннәрендә кырда бер ялгызы колхоз атларын көтеп йөргән кеше бит! «Шул чакларыңны искә алыр идең, ичмаса, Галиәхмәт!» — дим тегеңә, оялтмакчы булып. Ә ул әйтә мина: «Ул чакта заманасы
шундый иде бит. Аннары ул чакта без. яшь булсак та. елгыр идек. Хәзерге балалар бәдәнгә шәп булса да. буынга сыеграк».—ди. «Бу сүзен хак, Галиәхмәт. Ләкин нык булсын өчен, ул буынны чыныктырырга кирәк ләбаса. Егет булып килә торган малаең кәнүшнидән ат алып кайтырга ярамагач, аның буыны кайчан ныгыр икән соң?» «Әй. - - ди бу миңа. — Бер минеке генә түгел, бөтенебезнеке шундый ♦ бит хәзер. Заманасы шул ич инде аның. » — ди. %
Менә ничек! Үзебезнең җитмәгән нәрсәләребезне күреп тә торабыз. < Әмма «бүтәинеке шулай», «заманасы шулай» дип. үзебез шул кнмче- *“ лекләребезгә юл куя киләбез... =
УНТУГЫЗЫНЧЫ ДӘФТӘР
Ә сугышка кадәр туган һәм сыңар канат-әниләре тәрбияләп үстергән, бүгенге тормышыбызда юл ярып баручы буын — уку белән бергә эшен дә эшләп үскән буын ул. Шуңа нык аның мускуллары. Димәк, әниләре аларны илгә-җиргә тугрылыклы итеп, эш сөяр итеп үстергән... Билләһи дип әйтәм, әгәр миннән генә тора торган булса, мин ул аналарның барысына да Ватан Сугышы Герое дигән исем бирер идем... Ә бүген алар ике йөз кеше арасында нибары ундүрт. Алары да механизаторларга аш пешереп, төрле ярдәмче эшләрдә эшләп йөргән кешеләр. Минемчә, бу шулай булырга тиеш тә. Иген үстерүне мин үзем ирләр эше дип саныйм. Хатын-кызларыбызга болай да эш житәрлек безнең...
Әлеге уңыш бәйрәме буласы көнне бәйрәмдә катнашырга тиешле кешеләрнең исемлеген карап утырганда минем башка әнә шул уйлар килде. Ә шул бәйрәмне үткәрү өчен сайланган комиссиянең председателе мин исемлекне нигә шулай озаклап карап утыруның сәбәбен белми. Ул: «Бәйрәмгә килергә тиешле кешеләр барысы да җыйналган. Әзерлек чаралары күрелгән. Тик безне генә көтеп торалар». — дип. мине ашыктыра иде. Без аның белән идарәдән чыгып, машинага кереп утыруга, идарә янына «Волга» килеп туктады. Шундук танып алдым районның авыл хуҗалыгы идарәсе машинасы иде бу. Ә машинада Шәйхи Шәрифуллин утыра иде.
Мине «Таң»да үз урынына калдырып киткәннән бирле бу якларда күренгәне юк иде. Әмма авыл халкы аркылы кайларда йөрүе, ниләр эшләве ишетелгәләп тора. Теге бездән киткәч, чыннан да, авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Әйбәт кенә укып, агрономия факультетын тәмамлагач, зур гына бер совхозга директор итеп билгеләнгән. Анда өч ел эшләгәч, тагын укырга киткән. Бу юлы ике еллык партия мәктәбенә. Аны да гел яхшы билгеләренә генә тәмамлап чыккан. Шуннан соң ул райкомда бүлек мөдире булып эшләгән. Ә менә хәзер аны безнең районга авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп билгеләгәннәр иде.
Башлык башлык инде. Теләмәсәң дә. син аның янына барырга тиеш. Кул бирешеп, ләкин кулларны кысышмыйча гына күрештек. Тикмәгә генә шактый еллар укып йөрмәгән икән: кыяфәте тагын да со- лидныйланып киткән. Өстендә — үзенә сылап кына тегелгән аксыл- соры яңа костюм, әле генә яуган кар шикелле ап-ак күлмәк, салават күперенең бөтен төсләре дә булган нәфис галстук, башында — җәйге җиләс эшләпә, аякта — костюмына пар килеп тора торган җиңел җәйге туфли. Бер сүз белән генә әйткәндә, киеменә карап аны авыл хуҗалыгы белән алыш-бнреше бар кеше дип түгел, сәхнәгә чыгарга әзерләнгән артист дип уйларга мөмкин иде.
Авылга сугылып китәргә булдым әле. — диде ул. сораулы кара-
ВАК Ы ПФ НУРУЛЛИН ф АККАН G
шыма җавап итеп. — Күптәннән кайткан юк бит инде. Давай, күрсәт хуҗалыгыңны’ Миннән соң ниләр тоҗырдың икән, карыйк.
— Бүген безнең механизаторларның бәйрәме иде. Халык инде җыелып беткән. Бәйрәмне башларга мине көтеп торалар икән. Әйдә, башта шунда барып, тантананы ачып җибәрик тә, хуҗалыкны аннары иркенләп карарбыз.
Шәйхи мина ниндидер бер юләргә карагандай карап куйды:
— Бәйрәм? Нинди бәйрәм ул көпә-көндез?
— Урып-җыюны тәмамлау хөрмәтенә бәйрәм оештырырга ниятләгән идек бүген.
Шәйхинең гаҗәпләнүе тагын да артты.
— Нука-нука. что за бәйрәм ул синең? Әйдәле, карыйк!
, Бәйрәм шунда үткәрелә дип уйлады булса кирәк, ул урамның теге ягында гына булган культура йортына таба бара башлады. Әле узган ел гына төзеп бетергән идек без ул культура йортын. Ике катлы итеп. Үзебез махсус проект эшләттереп төзегән идек. Авылга ямь биреп, әллә кайдан күренеп, күңелне үзенә җәлеп итеп тора ул. Колхозга килгән кешеләрнең берсе дә ана игътибар итмичә, аның хакында сораштырмыйча калмый, һәркайсы ошатып китә. Шәйхинең дә культура йортын беренче күрүе. Безнең культура йорты Шәйхигә дә тәэсир итмичә калмагандыр. Ни генә әйтсәң дә, шушы авылда туып- үскән, шушында председатель булып эшләгән кеше бит. Ләкин ул бу хакта актан да. карадан да дәшмәде. Үзе төзетеп калдырган таныш бинага баргандай, туп-туры шунда таба китте...
Без Түгәрәк күлгә килеп җиткәндә, халык, сабантуе мәйданындагы шикелле зур түгәрәк ясап, табынга урнашкан. Аш пешерүчеләр ак халатларын киеп, аш өләшә башларга «команда» көтеп тора. Зур-зур казаннардан күңелне рәхәт кытыклап хуш исле куе пар күтәрелә. Ә авылның атаклы шоферы Озын Тәхәү шеф-поварга әверелгән, башына ак кәпәч кигән, өстендә ак халат. Кулына үзенең ярты метрлы фирменный сугым пычагын тоткан да. янында торган пешекчеләрне нидер сөйләп көлдерә-көлдерә. шушы бәйрәмгә дип махсус симертеп суелган елкы итен турау белән мәшгуль иде.
Мине, гадәттәгечә үз итеп, шаулашып каршы алмакчылар иде дә, минем газикка ияреп чит «Волга» да килеп туктагач, тынып-тыйлыгып калдылар. Тик ул машинаның хуҗасы шулай ук үзләренә таныш кеше икәнен белгәч кенә хисләренә ирек биреп:
— Ай-яй, прсидәтел, озак көттерәсең!
— Ну. зарыктырдың да соң. парии!
— Болан булырыңны белгән булсак, өйдә әзрәк авыз чылатып килгән булырыек! — диешеп, дуызгы килә башладылар.
— һо-о, безнең Шәйхулла да әйләнеп кайткан икән!
— Кара син аны. танырлык та түгел, чистый министр булган!
— Әйдә, әйдә, бәхетле авыз икәнсең, нәкъ дуенына туры килдең!— дип. кунакны да үз итеп табынга кыстарга керештеләр.
Әмма Шәйхи аларга гел дә игътибар бирмичә, тик миңа гына мөрәҗәгать итеп:
— - Карале, бу синең нинди комедия монда? — диде.
Үз чиратымда, мин дә аның соравын ишетмәмешкә салыштым, аңа жавап бирә башласаң, халык алдында тарткалашып китүебез мөмкин иде.
— Хәзер. Шәйхулла Шәрифуллович. хәзер барысы да аңлашылыр.— дип сөнләнгәләп табын янына килдем. Партком секретаре мәҗлесне ачып, мәҗлестәгеләрне партком һәм колхоз идарәсе исеменнән урып-җыюны уңышлы тәмамлау белән тәбрик итте. Аннары, бәлки сез дә берничә сүз әйтерсез, дип Шәйхигә дә сүз бирмәкче иде, ләкин теге кулын гына селтәде дә миңа:
— Давай, киттек! —диде.
Әмма миңа әле китәргә ярамый. Партком секретаре унбиш минутлык әйбәт кенә нотык әзерләгән, аны тынламый китеп бару әдәп- сезлекнен дә әдәпсезлеге булыр иде. Мин шул хакта әйткәч, Шәйхи ризасызлык белдереп борынын җыерды да:
— Минем сезнең нотыкларны тыңлап торырга вакыт юк!—дип, ♦
машинасына утырып китеп тә барды. <
Бәлки миңа да аның белән китәргә, аны колхоз хәлләре белән < яхшылап таныштырырга кирәк булгандыр. Ихтимал, аның вакыты. ж чыннан да, бик тыгыз, ихтимал, аның бүтән берәр җирдә бик мөһим, з бик ашыгыч эше булгандыр. Шуңа бик ашыгып китеп баргандыр. Лә- j кин мин бармадым. Чөнки, бердән, ул шушы авылда үзе эшләп кит- х кән таныш кеше, икенчедән, бик ашыгыч, бик мөһим эше бар икән, и шушында да әйтә алган булыр иде, ашыгыч эше юктыр, үтеп барыш- - лый сугылып китүе генә булгандыр, дип уйладым. Шуңа аның бәйрәм- * не ташлап китүенә әллә ни зур игътибар бирмәдем. Аннары килеп, * алай артык шөбһәләнерлек эш тә юк: колхоз районда беренчеләрдән ♦ булып урып-җыюны төгәлләгән. Уңышыбыз — безнең яклар өчен х моңарчы беркайчан да күрелмәгән әйбәт уңыш: бодайның гектарыннан = уртача егерме дүрт тә ике, арыштан унтугыз да җиде, борчактан егерме бер дә тугыз центнер җыеп алынган. Икмәк планыбыз артты- >» рып үтәлгән. Дәүләткә сөт, ит сату буенча шулай ук алдынгылар рә- £ тендә барабыз. Шулай булгач, нигә миңа Шәйхи китте дип хафала-х нырга да, нигә дип әле мин, шундый зур уңыш үстергән, ул уңышны в тулысынча җыйнап алган механизаторларыбызның бәйрәмен ташлап, с Шәйхи артыннан китәргә тиеш ди! Аннары килеп, шушы бәйрәм тан- з танасында алдынгыларның да алдынгылары булган механизаторларга * бүләкләр тапшырылырга тиеш, ә ул эш миңа йөкләтелгән иде. Ике а кешегә телевизор, берсенә келәм, берсенә баян тапшырырга тиеш идем мин...
Ул көнне мин бәйрәмнең тантана өлешеннән соң башланган күңел ачу өлешендә дә калып, беренче тостлар әйтелеп, халык әйбәт кенә гөрләшә башлаганчы. Түгәрәк күл буенда булдым.
Ә икенче көнне иртән идарәгә килгәндә, минем өстәлемдә авыл хуҗалыгы идарәсенә чакырган телефонограмма ята иде. Аның бүген килер арасы юк. чөнки сәгать әле иртәнге биш кенә. Димәк, телефонограмма кичә кичтән тапшырылган, һәм ул Шәйхи измасы белән җибәрелгән иде. «Күрәсең, берәр киңәшмә үткәрергә булганнардыр», —• дип уйлаган идем мин. Әмма анда бернинди җыелыш юк. Мине Шәйхи кичәге илтифатсызлыгым өчен аңлатма бирергә чакырткан иде. Бик текә тотынды ул миңа:
— Мин сиңа, Валиев, шуны әйтеп куярга тиешмен әгәр син. элекке хәлләр өчен уч итеп, минем белән исәпләшми башласаң, без синең белән эшли алмабыз! — диде.
— Ачыграк итеп сөйләшеп булмыймы?
— Ә син аны үзең аңламыйсыңмы?
Аңлыйм, әлбәттә, бик яхшы аңлыйм мин аның тел төбе кая таба барганын. Ләкин кирелеккә китсә, миндә дә җитәрлек бит ул кирелек дигән нәрсә. Аннары килеп, мин инде председатель булып байтактан эшлим. Ә Шәйхинең башлык булып кайтканына айда тулмаган. Шулай булгач, нигә дип мин аңа баштан ук ләббәйкә дип кенә торырга тиеш әле. Беренче аңлашу — бик күп нәрсәне хәл итә. Әгәр син шул беренче аңлашуда баш биреп читкә китәсең икән—-ул чакта син инде беттең! Я <гсл теге кешенең мөрите булып, ул ни кушса, шуны эшләп, ул ни теләсә, шуңа риза булып йөриячәксең. Яки гел мәйданнан китеп барырга тиеш булачаксың. Ул чакта инде син, гәрчә потенциаль
көчең булса да, чын көрәшче түгел. Теләсәң дә була алмыйсың. Чөнки синең рухың сынган була...
Әнә шуңа күрә аяк терәп сөйләшергә булдым мин Шәйхи белән:
— Юк, — дидем мин ана. — Мин бер нәрсә дә аңламыйм. Чөнки минем сезнең тарафтан дәгъва куярлык хилаф эш эшләгәнем юк. Әмма киләчәктә бер-беребезгә дәгъва белдерерлек хәлләр килеп чыгуы мөмкин. Мөмкин генә түгел, хәтта безнең эштә бу — котылгысыз. Чөнки безнең авыл хуҗалыгы эшендә четерекле мәсьәләләр адым саен чыгып тора. Әйдә, алдан ук шуны килешеп куйыйк, Шәйхулла- элек ике арабызда булган нәрсәләрнең бөтенесен дә онытыйк та үзара гаделлек белән эш итә башлыйк. Аяк чалмыйк бер-беребезгә. Без икебез дә җаваплы эштә эшләүче, йөзләгән халык белән җитәкчелек итә торган кешеләр. Дәүләт кешеләре без. Эшебезне дә әнә шул дәүләт күзлегеннән карап алып барырга тырышыйк. Әгәр минем кайдадыр, нәрсәнедер тиешенчә эшләмәвемне күрәсең икән, туп-туры үземә әйт. Ә минем сиңа беркайчан да хөсетлек эшләгәнем булмавын үзең ‘беләсең.
Мин боларны чын күңелемнән, бернинди риясыз әйткән идем. Тик Шәйхи аларны аңламадымы, әллә аңларга теләмәдеме — кистереп кенә әйтә алмыйм. Әмма шунысы факт ул миңа отыры катырак бәйләнергә тотынды:
— Карале, — диде ул кызарынып. — Син, әйдә, конкрет мәсьәлә турында сүз барганда демагогия белән шөгыльләнмә, ярыймы! Нигә дип син кичә мине йөтен авыл халкы алдында игнорировать итеп, минем белән китмичә калдың, ә?
— Туктале, Шәйхулла, алай бик текә алма әле син. Беренчедән, син бит миңа үзең белән барырга кирәк икәнен ачык кына итеп әйтмәдең. Шулай да мин гаепне үз өстемә алырга әзер. Чыннан да, миңа сине озатыһ кую кирәк булгандыр. Аның өчен чын күңелемнән гафу үтенәм. Икенчедән, мин җыелышның официаль өлешен ташлап китә алмадым. Чөнки мин анда ярышта җиңеп чыккан иптәшләргә бүләкләр тапшырырга тиеш идем әле. Ышан, сине санга сукмау турында гел башыма да китермәдем.
Шәйхи үзенекен сукалавын дәвам итте:
— Ярый, шулай булсын да ди. Ә менә урак өстендә көпә-көндез җыйналып эчү оештыруыңны ничек итеп аңларга һәм ничек итеп акларга кушасың? Бу бит беләсеңме нәрсә?.. — Нәрсә икәнен ул үзе дә анык кына белми иде булса кирәк, тотлыгып калды. Гасабиланып. миңа карап торды. Тик шуннан сон гына үз соравына үзе җавап бирде:— Бу бит корткычлык хәзерге вакытта!
— Мин монда бернинди дә корткычлык күрмим. — дидем мин.— Урып-җыюны тәмамлау хөрмәтенә шул эштә катнашкан кешеләрне ярты көн ял иттереп, күңел ачтырып алганбыз икән, моның файдадан башка һичнинди зыяны булмаячак. Ай буена рәтләп ял да, туйганчы йокы да күрмәделәр бит алар. Ә шул бер көн ялдан соң аларнын янә рухланып эшли башлаячагына минем шигем юк.
— Нигә син гел үз колхозың турында да, үз колхозчыларың турында гына уйлыйсын, Вәлиев? Районда бит әле синең колхоздан башка да колхозлар җитәрлек. И ул колхозларда да нәкъ синең колхозындагы шикелле үк кешеләр эшли. Алар да нәкъ синең кешеләрең шикелле үк тырышалар. Ә синең кичә үз халкың алдында куштанланып, очсыз- лы авторитетка исәп тотып оештырган «сабан туең» аларга никадәр тискәре йогынты ясавын беләсеңме?
Күрәсезме кайларга борып җибәрде Шәйхи абзагыз?! Шуннан сон • ничек итеп кешеләрчә сөйләшмәк кирәк ул адәм белән?
— Карале, Шәйхулла, зинһар дип әйтәм. юк нәрсәләр белән үзеңнең башыңны ватма, мине дә тинтерәтмә әле. Әгәр игеннәрне әйбәг кенә
үстереп, түкми-чәчми вакытында жыйнап ала алсак, урак беткән көнне уңыш бәйрәме үткәрәбез дип, идарә утырышында яздан ук карар чыгарып куеп, шул карар нигезендә эшләнгән эш ул безнең. Ә күршеләргә аның бернинди зыянлы йогынтысы булырга тиеш түгел. Киресенчә, аларга гыйбрәтле үрнәк булыр дип уйлыйм мин аны. Бездән күреп, ф алар да киләсе елда шундый бәйрәм үткәрү өчен тырышыбрак , эшләрләр. <
— Син һаман әле үз глупостеңне танымыйча, акланырга маташа- 2 сыңмы? Бар, хәзер үк югал күз алдымнан! Без синең белән икенче - урында сөйләшербез! — диде Шәйхи. Миннән алдан кабинетыннан^ үзе чыгып китте... 2
Ә бер-ике көннән «урак өстендә бәйрәм оештырып механизаторлар- > ны эчергән өчен» миңа райкомда аңлатма бирергә туры килде. “
Бу хәл миңа тагын бер зур сабак булды: шуннан соң мин Шәйхи- « нең мина беркайчан да гадел була алмаячагына, жае чыккан саен ти- | беп китәргә тырышачагына тулысынча инандым. Шуңа күрә ничек тә < аның белән низагка кермәскә, хәтта тегенең хаксызлыгы шар ярылып ♦ күренеп торган чакларда да мөмкин кадәр дәшми калырга тырыштым. = Болай эшләү жиңел түгел иде миңа. Әмма бүтәнчә ярамый. Бүтәнчә “ эшләсәм, мин Шәйхигә «азык» бирәчәкмен дә, ул мине юлыннан алып ч ташлаттырачак. «Күрдеңме инде Шәйхинең кем икәнен, шулай була * ул аңа карашы килсәң», дип күңеленнән тантана итәчәк иде. Шуңа ирешер өчен ул кулыннан килгәннең барысын да эшли: бәләкәй генә = мөмкинлек килеп чыкканда да, жыелышларда «Уңыш» председателе е Вәлиев» дип, берәр төрле кимсетү сүзе кыстырып китә. Колхоз техни- -= касына кагылышлы мәсьәләләр хәл ителгәндә гел безне кыерсытырга тырыша. Ә булган уңышларыбызны күрмәмешкә салыша. Моның шу- < лай икәнлеген колхозчылар да сизә. «Нигә каныга ул сиңа? Синен ® нинди явызлыгың тигәне бар аңа?» — дип гаҗәпләнәләр. Айсылу, бичара, аеруча нык хәсрәтләнә. «Гел председатель булып эшләргә димәгән, дөньяда бүтән эшләр дә бетәсе түгел. Әллә ташлыйсыңмы шушы эшеңне дә котыласыңмы шул кансыздан?» — дип елаплар жибәргән чаклары була иде.
Инде әйткәнемчә, ул елны районда ин югары уңыш алган колхоз ларның берсе — безнең колхоз булды. Безнеке ише генә түгел, бездән кимрәк уңыш алган колхоз председательләре орден, медальләр белән бүләкләнде.
ЕГЕРМЕНЧЕ ДӘФТӘР
Төрле премияләр бирелде. Мин үземә андый нәрсәләр булыр дип көтмәдем дә. Ләкин колхозчылар да бар бит әле. Медальгә генә түгел, орденга лаеклы колхозчылар да бар иде безнең. Тик аларның берсенә дә бүләк булмады.
Монысы инде Шәйхинең минем авторитетка читләтеп суктыруы, мәкер белән эш йөртә башлавы иде. Монысы минем өчен аеруча хәтәр нәрсә. Чөнки кеше синең үзеңә генә дошман булса, синең үзең белән генә тартыйк•’ — ул чакта әллә ни куркыныч түгел. Чөнки син аның кайда нин’’ • явызлык эшләргә тиешлеген сизенәсең, сакланырга мөмкинлек б\ла. Ә инде ул сиңа үчлек белән синең якыннарына, син жн- тәклн торган коллектив кешеләренә дә начарлык эшли башласа — хәлләп яман. Чөнки син аның кай яктан китереп суктырырын чамалый алмыйсын. Ип әшәкесе шул: ул сиңа карата син җитәкләгән коллективта да ризасызлык, ачу уята...
Теге елны безнең колхозчыларны бүләксез калдыру — Шәйхинең нәкзэ әнә шуна исәп итеп эшләгән эше иде. Ләкин бу очракта мин аның
белән тартыша алмыйм, чөнки аның'кулында власть дигән авыр чукмары бар. Шул чукмары белән ул миңа теләсә кайчан китереп орырга мөмкин иде... Шулай да бер көнне кабинетына кереп:
— Нигә шулай ямьсез эшләдең, Шәйхулла, синең мине күралма
выңа бүтән беркемнең дә катнашы юк лабаса, нигә кимсеттең безнеи колхоз алдынгыларын? — дип сорашып карадым каравын. Исе дә китмәде. •
— Нәрсә син миңа бәйләнеп йөрисең? Бүләкләнүчеләр исемлеге югары оешмаларда расланганын белергә тиеш инде. Күптән балигъ булган кеше! — дип тиргәп тә чыгарды әле үземне.
Шулай бер ел үтте. Тагын көз килде. Тагын игеннәрне районда бе- ренчеләрдән булып урып-җыйдык. Бөртекле культураларның барлык төрләре буенча да уңыш узган елдагыга караганда да шәбрәк булды. Димәк, иң тырыш колхозчыларны бүләккә тәкъдим итәргә мөмкин булачак. Мин шулай уйлап, шуңа ышанып йөрим. Ишетәм, бүтән колхозлардан исемлекләр сорап алгалый башлаганнар. Ә безгә ын да, тын да бирүче юк бу хакта. Тоттым да бер көнне өченче секретарьга шалтыратып сораштым. Шулай-шулай дип ишетәм, дим, чыннан да шулаймы, әллә имеш-мимеш сүз генәме, дим. Чыннан да шулай, ди бу. Авыл хуҗалыгы идарәсенә бу хакта инде унбиш-егерме көн элек үк әйтелгән иде бит. Сезгә һаман хәбәр итмәделәрмени әле, ди.
Менә шуннан минем бөтен тормозлар ычкынды инде. Алайса, телефоннан гына булмый, алайса, мин үзем сезнең янга барам хәзер, дидем дә районга үзем киттем. Хәзер миңа диңгез тубыктан, хәзер мин беркемнән дә курыкмыйм. Картлар әйтмешли, муены булса, камыты табылыр, председательлектән китсәм китәм, әмма Шәйхине дә бер дер селкеттереп китәм. Башкача булмый. Була алмый башкача. Мин дә адәм баласы. Минем дә нервым бар. Шушылай итеп үземне, үземнән дә бигрәк менә дигән колхозчыларны кимсеттереп йөргәнче, ичмаса, Шәйхинең кем икәнен фаш итеп, җанымны тынычландырып китәм. дип бик каты гайрәтләнеп. Гали Даутовнчның үзе белән сөйләшмәк булып барган идем. Әмма анда барып кергәч, гайрәт бик тиз сүнде. Ни өчен дигәндә, Гали Даутович урынында юк, колхозларга киткән иде. Шуңа Өченче секретарьга гына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ә ул. мин кызып-кызып зарымны сөйли башлагач, иң элек:
— Сез, иптәш Вәлиев, кыз-катын төгсл бит, пигә шолай тырпылдыйсыз? Нигә пожар чыккандай кабаланасыз? — дип, тезгенемнән тартып куйды. Аннары: — Бөтен хәсрәтегез шушы гына идеме? — дип сорады.
— Ничек инде «шушы гынамы»? — дидем мин, аның шулай тыныч булуына шаккатып. — Моннан да зур тагын нинди гаделсезлек булуы мөмкин инде? Мин бит миңа ачу итеп бөтен колхоз алдынгыларын Шәйхи инде икенче мәртәбә кимсетү хакында сүз алып барам. Неужели шушылар аз инде сезнең өчен?
Секретарь сәер генә итеп, үзе өчен генә елмаеп куйды. Аннары әйтә бу миңа:
— Юк. сез сүләгәннәрне аз дип атьмим мин. Сез дөрес итәсез. Ләкин шылай да монда караул кычкырырлык нәрсә юк. Дөньяда моннан катлаулырак эшләр дә бетәсе төгел. иптәш Вәлиев. Ярый. Шәрифул- лин белән мин үзем сүләшермен. Бер-ике көннән звонить итегез үземә. Мәсьәләне аныклап куярмын. По-моему, ул тоже не во всем прав. Атербез, аңлатырбыз. Ә сез. Вәлиев. тоже артык цәбәләнмәгез. Кате- гыз да тыныч кына эшли бирегез.
Менә шул булды минем ул көнне дөньяны айкап ташлардай булып ашкынып йөрүнең нәтиҗәсе!
Бер караганда, секретарь да хаклы иде. Көн саен гына түгел, сәгать саен әллә нинди катлаулы мәсьәләләр чыгып тора бит аларга
да. Кайда нинди гаделсезлек булган, кайда кемне урынсызга кимсеткәннәр, барысы да, хаклык эзләп, райкомга килә. Минеке ише зарларны күп ишеткәндер инде ул... Ләкин, ничек кенә булмасын, менә бу конкрет очракта мәсьәләне ул күңеленә якынрак алырга тиеш иде, минемчә. Ни өчен дигәндә, Шәрифуллинның гаделсезлеге системага * әйләнеп баруын, ә моның җитәкче кеше өчен бик хәтәр нәрсә икәнен а ул, идеология секретаре, аңларга тиеш иде бит инде...
Әмма мин ашыгыбрак үпкәләгәнмен икән секретаребызга. Ул әйт- £ кән көнне көтеп, аңа шалтыратып торуның кирәге дә булмады. Секре- = тарь белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк Шәйхи миңа үзе 3 шалтыратып: 2
— Алдынгыларыгызның исемлеген нигә җибәрмисез, нигә сузасыз х анда? — диде. Әллә кайдан сизеп торам, үз теләге белән шалтыратуы и түгел, мәҗбүр булганга шалтыратуы иде бу. Шул ук вакытта ул хаклы < булып калырга да тели, инде әллә кайчан әйтеп куйган кеше шикелле, * «нигә сузасыз» дип, мине гаепле итеп калдырырга маташуы иде. Эш- * ләр болайга киткәч, мин дә аның ни әйтүен аңламаганга сабыштым. ♦
— Нинди исемлек ул? Нинди сузу турында сүз алып барасыз =
сез? — мин әйтәм. “
— Ничек инде ул «нинди исемлек?». Бер алдынгы колхозчыгызны ч хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итү өчен документлар әзерләп китерергә * дип әллә кайчан әйтелгән иде бит инде! Үзегез онытасыз да, аннары > райкомга жалоба белән чабасыз.
— Ә кем хәбәр иткән иде соң безгә? е
— Кем булсын, мин үзем! с
— Язма рәвештәме, телефоннанмы?
— Анысы не важно!
— Юк, важно! Бик тә мөһим бу минем өчен. ш
— Нәрсә син, хатын-кыз шикелле һаман бер нәрсәне чәйнисең?
Ну, телефоннан мин үзем шалтыратып әйттем, ди. Шуннан?
— Кемгә әйттегез? Кем белән сөйләштегез?
— Карале, мин сине үзеңнән сорашырга дип шалтыратам, ә син миннән сорау алырга җыенасыңмыни әле?
— Сорау алу түгел бу, ә мәсьәләне ачыкларга тырышу.
— Тагын бер тапкыр әйтәм: әйдә, телеңә салынма, ярыймы. Үткән — беткән. Миңа көненә йөзләрчә кеше белән сөйләшергә туры килә, аларның барысын да шайтан үзе дә хәтерли алмас иде. Син, әйдә, бүген үк бер алдынгы механизаторыңа тиешле документлар әзер- ләтеп җибәр.
Мин аның белән, нигә әле бер генә кеше, нигә ике яки өч кешегә документ әзерлисе түгел, безне бит инде ике ел рәттән читләтеп үтеп бардыгыз, дип тарткалашып карармын дип тора идем. Ләкин ул трубкасын куйды.
Әмма мин барыбер үземнекен иттем. Кайтып партком белән бергәләп идарә утырышы уздырып, ике кешегә документлар әзерләттек тә, аларны үз кулым белән Шәйхигә илтеп бирдем. Биргәндә әйтәсе сүзләремне әйтеп, әгәр безнең кандидатураларны исемлектән төшертеп калдырсагыз — эшне зурга җибәрәчәкмен, дип кисәтеп кайттым.
Әнә шул каты сөйләшүнең нәтиҗәсе булды булса кирәк, ул елны безнең механизаторларның икесенә дә бүләк — берсенә орден, берсенә медаль бирделәр.
Моңа мин үзем бүләкләнгәннән дә болайрак куандым. Чөнки бу бүләкләр гади бүләк кенә түгел, бәлки Шәйхи мина каршы куйган киртәне җимереп, димәк, аны җиңеп, алынган бүләкләр иде.
Әмма бу аны бөтенләй үк җиңү дигән сүз түгел иде әле. Аны тәмам җиңеп чыгар өчен, миңа үзебезнең «Уңыш»ны районда гына түгел бөтен республика колхозлары арасында беренчеләр рәтенә чыгарырга
кирәк иде. Шул чакта гына мин үз алдыма куйган бурычымны үтәлгән дип санаячакмын. Шул чакта гына йокысыз төннәремне, тынгысыз көннәремне заяга үтмәгән дип исәпләргә мөмкин булачак. Тик шул чакта гына мин хезмәт фронтындагы көрәштә дә Шәйхине тулысынча жинеп чыктым дип әйтә алачак идем.
Ә мона ирешү жиңел булмаячак, чөнки Шәйхи миннән югарырак урында утыра, миңа ул башлык. Миңа һәм безнең колхоз эшенә кагылышлы мәсьәләләргә теләсә кайчан катнаша ала иде. Шуңа күрә мин эшемне аерата сак. аерата төгәл, аерата гадел алып барырга тиеш идем.
Дөресен әйтергә кирәк, теге тартышта мин жинеп чыккач, Шәйхи алай вакланып йөрмәде. Хәтта «берьюлы ике бүләк алуыгыз белән», дип, котлап кулымны да кыскан булган иде әле. Мин үзем дә, ниһаять, минем дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел икәнне үзе дә аңлады бугай, ниһаять, дөньяның кендеге гел аның үзенә генә килеп тоташмавы моның да башына барып житте булса кирәк, ярый инде, соңлабрак булса да. аңлавы бик әйбәт дип куанган идем.
Шулай бер ел үтте. Ике ел үтте. Колхозның эшләре әйбәт кенә гел алга бара. Үзем дә заманадан һәм тормыштан артка калмаска тырышам. Яшем иллегә якынлашса да, читтән торып авыл хужалыгы институтын тәмамладым. Унны утыз алты яшемдә кичке мәктәптә укып тәмамлаган идем дә, шуннан соң бик арып, укыган кадәресе дә жи- теп торыр дип, берничә ел тукталып торган идем. Ләкин аннары кү- рәм: председательләр арасында минем шикелле урта белемлеләр бармак белән генә санарлык калып бара. Яшьләр килә мәйданга. Югары белем алган яшьләр. Сүзен дә чатнатып сөйли ала. Эшен дә бик белеп алып бара болар. Карап-карап тордым да. юк, мин әйтәм, болан булмый бу. Булат, дим үз-үземә. Болай булырга тиеш түгел, дим. Эшне алып бару ягыннан әлегә башкаларны алга бик чыгармыйсың. Анысы әйбәт, анысы өчен молодец! Ә менә уку ягыннан махы биреп барасың. Дөрес, теге югары белемлеләрнең байтагы читтән торып укыган кешеләр генә. Читтән торып укып кына син дә әллә ни зур белем ала алмассың. Ләкин, ни генә әйтсәң дә, уку уку булыр әле. Дипломга читтән торыпмы яисә стационарда укыды дипме аерып язып тормый-лар ди бит анда. Дипломың булса, ичмаса, башкалар арасында йөзен ак булыр. Аннары килеп, институт тәмамлаган Шәйхи дә бар иде бит әле дөньяда. Апа бу яктан минем белән авыз чайкарга урын калдырмаска кирәк иде. Аннары читтән торып югары белем алган председательләр әйтеп тора: институтта уку мәктәптә укуга караганда читен түгел, киресенчә, жиңелрәк тә әле, диләр. Ә инде синең председатель икәненне белгәч, укытучылар сиңа үзләре сәлам бирә башлыйлар, тик сиңа да аларга карата игътибарлы булырга — сораган әйберләрен табып бирергә тырышырга кирәк, диләр. Ә алар алай синең хәлдән килмәслек нәрсә сорамыйлар, дачаларына тирес китертү, кирәк чагында ит, бал шикелле әйберләр жпбәргәләп торуны гына сорыйлар ди. Адарын да бушка түгел, бәясен түләп алалар ди. Болары да минем өчен әллә ни зур яңалык түгел, чөнки колхозга килгән артистыдыр, журналистыдыр. врачыдыр — барысы да шулай соранырга ярата, һәм алар- ны ачуланып та булмый. Кирәккә сорыйлар бит. Кирәк булмаса әйләнеп тә карамаслар иде. Кыскасы, ул яктан да алай куркырлык нәрсә юк иде. һәм мин. тәвәккәлләп, укырга кергән идем.
Вакыт дигәнең, тишек капчыктагы борчак шикелле, бертуктаусыз ага да тора. Институтны тәмамлаганга да байтак гомер үтеп китте инде. Теге председательләр хаклы булган: институтта уку мәктәптә укудан кыен түгел икән, һәр хәлдә, минем өчен бу шулай булды. Ни өчен дигәндә, анда укыганда, кичке мәктәптәге шикелле, атнага дүрт тапкыр дәрескә барып йөрисе түгел. Үз жаен белән үз өеңдә укыйсы.
Ә мәктәптә үземнең малай яшендәге егетләр-кызлар белән бер партада утырып укырга туры килгән иде миңа. Хәтта сигезенче-унынчы классларда без малай белән бергә укыдык. Тик ул мәктәпкә көндез йөри, мин кичен бара идем. Икебезне дә бер үк укытучылар укыта. Кайчакларда алар миңа «Бу теманы улыгыз яхшы үзләштергән иде». — дип тә ычкындыргалыйлар иде. Ә бит шул ук укытучылар көндез минем ♦ күзгә карап кына торалар. Шулай булмыйча хәле юк. Чөнки һәркай- =. сының үз хуҗалыгы, терлек-торышы бар. һәркайсының колхоз пред- 2 седателенә йомышы төшә: я машина, я ат. я салам-печәне, я тегесе, я »- монысы кирәк. Бер сүз белән генә әйткәндә, колхозсыз бер атна да = яши алмый алар. Ә син мәктәптә әнә шулар карамагында, шуларга § буйсынырга мәҗбүр: алар утыр ди икән- хтырасың. бас ди икән— 2 басасың. Тели икән, алар сине хәтта дәрестән куып чыгара да ала. J Чөнки син алар каршында бу очракта — фәкать укучы гына... Ә инсти- _ тутта уку. шуның өстенә тагын читтән торып уку, ул якларыннан кара- < ганда гел дә җәннәт икән ул. Елына ике тапкыр институтка барып. £ лекцияләр тыңлап, зачетлар, имтиханнар биреп кайтасың да—син үз * иркендә. «Иркендә» дигәч тә. укысаң ярый, укымасын ярый, дигән сүз түгел, әлбәттә. Укырга, өйрәнергә кирәк программада күрсәтелгән ма- Z териалларны. Укырга мәҗбүрсең. Укымасан, ничек итеп имтихан ң бирмәк кирәк? Ләкин, кабатлап әйтәм. монда син үз вакытың белән. үз җаең белән укыйсың. Аннары институтта уку мәктәптә укуга кара- £ ганда кызыграк та. Чөнки анда нәкъ сиңа эшең буенча кирәк булган * фәннәрне укыталар, нәкъ сиңа эшең буенча кирәк булган нәрсәләрне 1 өйрәтәләр. •
Менә шуңа күрә дә бер дә авырыксынмыйча укыдым мин инсти- * тутта. х
ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР “
Мин шулай алга таба атлаганда. Шәйхи дә тик кенә утырып тормаган. җитәкчелек итү өлкәсендә ул да үскән, ул да ныгый барган булса кирәк. Мин моны шуннан чыгып әйтәм. җитмеш беренче елның көзендә аны авыл хуҗалыгы идарәсеннән райкомның беренче секрс таре итеп күчерделәр. Бу урында тагын төп мәсьәләдән бераз читкә китеп торып, кайбер нәрсәләрне ачыклап китмичә мөмкин түгел, чөнки шунсыз мин алда сөйләячәк хәлләр аңлашылмаячак.
Сизеп торам, укучы күңелендә инде хәзер үк. нигә шулай кнн т кенә күчереп куйдылар соң аны? дигән бик урынлы сорау тугандыр Әйе. райком секретарьлары районның партконференциясендә сайланып куела. Әмма җанлы тормыш шул тикле катлаулы, анда шул тикле көтелмәгән хәлләр килеп чыга ки. аларны алдан билгеләп куйган кысаларга гына сыйдыру һич мөмкин булмый. Алыйк әлегә шул Шәйхи белән булган очракны. Аңа кадәр райкомның беренче секретаре булып Гали Даутович эшли иде бездә. Илледән узган булса да. яшьләрчә җитез. Эшнең рәтен, сүзнең кадерен белә. Вәгъдә иткәнен җиренә җиткермичә калмый. Булмастайны вәгъдә итми. Таләпчән, җитди кеше иде }л. Секретарьларның, шөкер, төрлесен күргән булды. Кайберләрен бары тик ул секретарь урынын биләп торганы өчен генә.тыңлыйсын, тик шуның өчен генә аның белән исәпләшергә мәҗбүр буласын. Акыл— яшьтә түгел, башта, дип тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар. Гали Дау- товичны без, председательләр, нәкъ әнә шул чын мәгънәсендә эшлекле һәм чын мәгънәсендә кешелекле булганы өчен хөрмәт итә идек. Әлеге шул акыллы булуы, сабырлыгы, иң кыен чакларда да. югалып-каушап калмыйча, дөрес, гадел карар кабул итә алуы белән ул безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде. Фән теле белән әйтсәк, чын-чынлап зур шәхес, көчле шәхес иде ул. Районны һәм кешеләрне үзенең биш бармагы ке-
бек белә иде. Райком секретаре нинди булырга тиеш дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә, менә шушының шикелле булырга тиеш, дип иң элек Гали Даутовичны күрсәтер идем. Дөрес, безнең хәзерге беренче секретаребыз Азат Миңнуллович та алай яманларлык түгел. Ул да эшне конкрет эшләргә ярата. Бүтәннәрдән дә шуны ук таләп итә. Әмма, ничек кенә булмасын, минем өчен иң идеальный секретарь—Гали Даутович иде. Без, колхоз председательләре, аны секретарь урынын биләп торганы өчен түгел, бәлки акыллы һәм чын мәгънәсендә Кеше булганы өчен хөрмәт итә идек. Ул үзе дә безгә шулай хөрмәт белән карый торган иде.
Мине аеруча якын итә иде бугай ул. Җыелышларда, киңәшмәләрдә еш кына мактап телгә ала иде. Бервакыт шулай, гадәтенчә, мине әйбәт яктан телгә алып киткәч, бер колхоз председателе, күрәсең, көнләшеп, эче пошыптыр инде: «Бигрәк тә яратасыз инде шул Вәлиевне!»— дип реплика ташлады моңа. Гали Даутович, беләсезме, аңа ни дип жавап бирде? «Әйе. — диде ул, — мин «Уңыш» колхозын, аның председателе Вәлиевнең исемен бик еш телгә алам. Нигә болай соң бу? Шул хакта уйлаганыгыз бармы сезнең, иптәш Хәбибрахманов? Әгәр уйлаганыгыз булмаса, әйтәм. Вәлиевнең колхозы барлык күрсәткечләре белән дә гел алдынгылар рәтендә бара. Чөнки ул эшен күңел биреп, булсын дип эшли! Әгәр минем аны еш мактауга эчегез поша икән, әгәр үзегезне дә шулай мактатасыгыз килә икән, әйдәгез, рәхим итеп, барлык күрсәткечләре ягыннан да колхозыгызны «Уңыш» дәрәжәсенә житкерегез! Ул чакта мин Вәлиевне түгел, ә сезне рәхәтләнеп мактармын. Ә хәзергә, гафу итегез, аны мактарга, аны сезгә үрнәк итеп куярга туры килә! Ярату дигән нәрсә ике яклы ул: үзеңне яратсыннар дисең икән, син дә кул кушырып көтеп кенә утырма, яраттыра торган итеп эшли дә бел! Яраттырырга тырыша да бел! Кызганычка каршы, сездә әнә шул соңгысы — иң мөһиме һәм иң кирәклесе юк».
Кирәк булганда әнә шулай кистереп, бүтән чакта уйламыйча авыз ачмаслык итеп жавап бирә дә белә иде безнең Гали Даутович. Әмма берәүне дә урынсызга кимсетми. Хәтта эшеннән алынган кешеләр дә аңа үпкәли алмый. Чөнки ул ашык-пошык, уптым илаһи гына эш йөртми гаепле кеше үзенең гаебен тулысынча танымыйча торып, мәсьәләгә нокта куймый. Ил, дәүләт күзлегеннән карап фикер йөртә. Аның белән сөйләшкән чакларда күңелләрең яктырып, дөньяда яшәүнең . мәгънәсе тирәнәеп, әһәмияте артып китә торган иде...
Алтын бәһасенә тиң шул кеше бер дә истә-оста юк чакта кинәт кенә вафат булды да китте. Инде урып-жыю тәмамланган, кырда саламнар үмитләргә салынып куелган, ужымнар яшел келәм булып бөркелеп чыккан, тик бәрәңге аласы калган иде дә, туңга сөреп бетерәсе бар иде. Уңыш та начар түгел: бөртеклеләрдән район буенча гектарыннан унтугыз да ике центнер уңыш жыеп алынган. Безнең район жирләре өчен әйбәт иде бу. Шул уңай белән райком, район алдынгыларын жыеп. уңыш бәйрәме үткәрергә әзерләнә. Ул бәйрәм тантанасына өлкә комитеты секретаре белән авыл хужалыгы министры да килергә тиеш, үзләре вәгъдә биргәннәр иде. Андый зур житәкчеләр безнең якларга ялан саен килеп тормый, гомумән, андый иптәшләрнең килүе район өчен һәр вакыт зур вакыйга. Гали Даутович шуңа бик куанып-канат- ланып. -ниһаять, безне дә орышырга түгел, мактарга киләләр дип, кунакларны лаеклы каршылау хәстәре белән мәшгуль иде. Бер яктан, мул уныш җыеп алу шатлыгы, икенче яктан, кадерле кунаклар катна-шында үткәреләчәк тантана куанычы — шулар икесе бергә килеп кушылгач, түзмәгән Гали Даутовичның йөрәге: иртәгә уңыш бәйрәме дигән көнне инфаркт булып, тибүеннән туктаган иде...
Менә шундый аяныч хәлдәй соң күтәргәннәр иде Шәйхи Шәрифул- линны райкомның беренче секретаре итеп. Райком тикле райкомның
беренче секретаре булу — зур дәрәҗә, әлбәттә. Әмма хикмәт дәрәҗәгә ирешүдә генә түгел. Хикмәт — ул дәрәҗәне саклый белүдә. Шәйхинең гадәт-холкын, мөмкинлекләрен электән белгәнгә, бу кадәр зур йөкне тартып бара алыр микән, сөрлегеп китмәс микән, дип шикләнеп куйган идем мин. Үткәннәрне янә исенә төшереп, тагын мина каныкмас микән дип тә хәвефләнгән идем. Күңел дөрес сизенгән икән. Баштан ук бик ♦ текә тотынды Шәйхи. Үзе секретарь булгач үткәргән беренче җыелыш- * ка бер колхоз председателе ике минутка сонга калып килгән иде. Шәй- £ хи аны, трибуна янына чакырып китереп, башта бик каты орышты. *" Аннары: =
— Бар, синең ише ваемсыз кеше белән минем сөйләшер сүзем 5
юк!—дип куып кайтарып җибәрде. 2
Мине алай җыелышларда тиргәмәде тиргәвен. Әмма башка яктан 0 шундый итеп китереп сукты, ул көннәрне искә төшергәндә хәзер дә - тәннәр эсселе-суыклы булып китә әле. 2
Районыбыз зур уныш җыеп алган шул елны безнең колхоз тагын < да күбрәк: бөртеклеләрнең гектарыннан уртача егерме тугыз центнер ф уныш алды. Моңа минем үземнән дә артык Гали Даутович куанган _ иде: х
— Молодец син, Булат Вәлиевич! Барлык председательләр дә си- =? неке хәтле уңыш үстергән булса, безнең район республикада гына тү- £ гел, бөтен Идел буе зонасында беренче урыннарның берсен алыр а. иде. Молодец! Быел обязательно Геройга тәкъдим итәбез сине. Син * ана тулысымча лаек! — дип йөри иде.
Хәтта инде кирәкле документларын да әзерләттереп куйган иде. ♦ Яшереп торуны кирәк тапмыйм, аның бу ниятенә мин үзем дә кар- 3 шы түгел, киресенчә, куанып, өметләнеп тора идем. Эшләгән эшең бар й икән, синең ул эшеңне җитәкчең шулай зурлап тәкъдим .итәргә җыена икән — нигә аңа каршы килергә? Инде ничә ел рәттән председатель камытын киеп, председатель арбасын тартып барулары җиңел дип уйлыйсызмы әллә? Гел шул колхоз эше артыннан йөреп, гел шул колхоз мәшәкате белән мәшәкатьләнеп узган бит ул еллар. Хәзер мин кайбер .көннәрне идарәгә сәгать алтыларда-җиделәрдә генә килсәм дә әллә ни югалтмыйм. Диңгездә йөзә торган корабны гел капитан гына түгел, капитан ярдәмчеләре дә алып бара лабаса. Колхозны мин тормыш диңгезендә йөзеп бара торган корабка тиңлим. Председатель— ул корабның капитаны. Капитанның ярдәмчеләре булган кебек, минем дә ярдәмчеләрем бар. Алар барысы да — партком секретаре да. баш агроном Фәгрйт Фәтхуллин да, баш зоотехник та. баш инженер да, баш бухгалтер да — булсын дип эшли торган кешеләр. Мин аларга үземә ышанган кебек ышанам. Чөнки алар, агроном Фә- гыйттән башкалары, барысы ла минем күз алдымда үскән, аннары колхоз исеменнән укырга җибәрелеп, колхоз стипендиясенә югары уку йортларында укып кайткан, яшь, энергияле белгечләр. Безнең «Уңыш» бүген дә гел алдынгылар рәтендә йөри икән, бу бер минем тырышлык җимеше генә түгел. Бу, барыннан да элек, әнә шул ярдәм челәрнец һәркайсы үз урынында яхшы эшләү нәтиҗәсе. Безнең заман шундый заман, җитәкче кеше нинди генә акыллы булмасын, ничек кенә тырышмасын, әгәр ышанычлы ярдәмчеләре юк икән—аның эше алга китә алмаячак. Ә минем инде, әйткәнемчә, ул яктан, шөкер, борчылырлык урын юк...
Ләкин бу бит хәзер шулай. Ә теге елларда эш мактанырлык түгел: ярдәм итәрдәй белгечләр дә юк, колхозның экономик ягы да бик чамалы иде. Шуңа күрә иртәнге сәгать дүрттән өйдән чыгып китеп, кичке тугыз-уннарга тикле колхоз эше артыннан гел үзеңә чабарга туры килә, анда да әллә ни майтарып булмый торган иде. Ә бит минем дә. нәкъ бүтән кешеләрнеке шикелле \к. семьям, бала-чагам.
йорт-жирем, мал-туарым бар. Балаларга тиешле тәрбия бирү — шулай ук минем өстәге бурыч. Бу мәсьәләдә минем өскә төшкән җаваплылык зуррак та әле. Председатель балаларына, председатель хатынына, гомумән, председательнең тормыш-көнкүрешенә авыл халкы аеруча таләпчән, аеруча игътибарлы. Әйтик, гади бер тракторчы малае берәрсенең бакчасыннан бер-ике кыярын яисә берничә алмасын чәлдереп чыкканда тотыла икән, бакча хуҗасы, җитешә алса, теге малайның арт ягына берәрне сыптырып, җитешә алмаса, бер-ике тозлы сүз әйтеп, йодрык селкеп калу белән чикләнә. Ә менә синең малаең шундый берәр төрле шуклыкка барган икән, ул чакта бу хәл бөтен авылга таралып өлгерә... Яки алыйк укуны. Гади бер колхозчы баласы өчле-дүртле билгеләренә генә укыса, хәтта икелеләр алга- ласа да, моңа бер дә алай шаккатып карамыйлар. Ә инде председа-тель баласы икеле яки өчле алып кайтса — зур бер гайре табигый вакыйгага әйләнә. Бу хакта сүз атна буена сузыла. Әле ул шулай сүз килеш кенә дә калмый, ул әле, ахыр килеп, синең авторитетыңа да сугарга мөмкин. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, четерекле колхоз председателенең хәлләре, ай-һай, четерекле.
Әмма, бәхеткә каршы, семья, бала-чагалар ягыннан мин үзем зарлана алмыйм. Минем Айсылу белән ничек танышканны, ничек кавышканны инде беләсез. Без Кемероводан кайтканда авыл мәктәбендә укытучылар штаты тулы, Айсылуга укытырга сәгатьләре юк иде. Үз һөнәре буенча эш килеп чыканны көтеп ятмыйча, фермада сыер сава торырга булды ул. Дөресрәге, мин аңа үзем шулай киңәш иттем. Ул елларда әле фермаларда бернинди дә техника-мазар юк, сыерларны кул белән савалар, сыер асларын сәнәк белән җыештыралар, печәнен күтәреп ташып ашаталар, суын чиләкләп ташып эчертәләр, шуңа күрә сыер савучылар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр фермада эшләргә мәҗбүр иде. Ул чакта аларны сыер савучылар дип тә түгел, просто ферма эшчеләре дип кенә атыйлар. Фермада эшләргә берәү дә алай атлыгып тормый, кешеләрне җайлап-көйләп кенә эшләтергә туры килә иде. Айсылу да минем сүзне тыңлап кына, теләр- теләмәс кенә тотынган иде. Әмма тора-бара ул бу эш белән шул тикле мавыгып китте, мәктәптә урын бушап, укытырга мөмкинлек булгач та:
— Адәм балаларына белем генә түгел, эчәрләренә сөт тә кирәк,— дип фермадан китмәде. Шул калудан берөзлексез җитмеш алтынчы елның сентябренә — пенсиягә чыкканчы эшләде. Шөкер, председатель хатыны эшләми, предсетатель хатыны фәлән дә төгән дип мина бер кем бер сүз әйтә алмады. Ул яктан минем йөзем ак булды.
Әйткән идем микән, эшебез күп, эшебез авыр дип тормадык, өч бала да үстердек әле без. Ике малай, бер кыз. Малайларның, үзем шикелле, җиргә берегеп калуларын: авылда эшләүләрен һәм авылда яшәүләрен теләгән идем мин. Ләкин мин теләгәнчә булып чыкмады. Икесе дә минем гел башыма да килмәгән нәрсәләр белән мавыгып китеп, мин уйлап та карамаган һөнәрләрне сайладылар.
Наиле Казан медицина институтын тәмамлагач, Мәскәүгә барып, аспирантурага керде. Шунда укыганда ук кандидатлык диссертациясен яклап, өйләнгән генә иде, киленне дә, үзен дә Бирмага ике елга эшкә җибәрделәр. Аннан кайткач, үзебезнең Казан тирәләренә төпләнерләрме әллә дип өметләнеп торган идем. Юк, булмады Бирмадан кайтуларына ук өч бүлмәле менә дигән фатир биреп, икесен дә Мәскәүдә эшкә калдырдылар. Наилем хәзер медицина фәннәре докторы. Докторлык диссертациясен узган көз яклады. Бер генә атнага килен белән кунакка кайтып киткәннәр иде, шунда сорадым мин моннан:
— Булдымы инде күңелең, улым, туйдыңмы инде укудан? Академик булырга исәбең юктыр бит? — мин әйтәм. Беләсезме, ни дип жа- вап бирде ул малай миңа?
— Академик булу-булмау мәсьәләсен хәзер өзеп кенә әйтә ал
мыйм, әти,—ди. — Ләкин член-корреспондент булырга исәп юк тү-♦ гел. Мин хәзер бик зур, бик җитди тикшеренү алып барам. Әгәр шу- а. ны әйбәт кенә башкарып чыксам. Академиянең член-корреспонденты 3 итеп сайлаулары бик ихтимал, — ди. Яман шешкә каршы дәва эзләү * белән мәшгуль ул. Күрәсең, эше өметле барадыр. Өметле бармаса, = алай ышанычлы итеп сөйләшмәс иде. Минем Наил буш сүз сөйли тор- ч ган егет түгел ул. Кече-кечкенәдән үз дигәнен итмичә туктамый тор- 2 ган иде. >
Олы малай хакында сүз кузгалган икән, килен турында да әйтеп _ китми булмый инде. Мәскәүдә туып үскән анысы. Мишәр кызы—< Алия исемле. Төскә-биткә алай күтәреп алып мактарлыгы булмаса да. * бик уңган кыз булып чыкты. Мәскәү университетының чит ил теллә- * ре факультетын тәмамлаган. Инглиз, француз телләрен су урынына _ эчә. Анысы Патрис Лумумба исемендәге институтта инглиз теле укы- Z та. Аның урынында бүтән бер хатын-кыз булса, ирем доктор булгач ч бик җиткән, миңа институтта гади бер. укытучы булып эшләп торсам да әйбәт инде, дип тыныч кына яшәр иде. Ә бу—юк. Бу үзе дә әле-£ ге шул тел мәсьәләләре буенча кандидатлык диссертациясе якларга * җыенып йөри. s
— Инде яклаган да булыр идем, балабыз яшь булганга һәм Наил е докторлык диссертациясе белән мәшгуль булганга гына тоткарланып ® торылды, — ди.
Икенче малаебыз Шамил, үзебездә урта мәктәпне алтын медальгә < тәмамлагач, Ленинград университетына барып кергән иде. Анысын а шунда аспирантурада калдырдылар. Анысы — физик. Эше космос белән бәйләнгән. Анысы да буш кеше булырга тиеш түгел. Аспирант кына булса да, хәйран зур-зур ике фәнни мәкаләсе чит ил журналларында да басылып чыккан инде. Берсен хәтта рәсеме белән үк бас-тырганнар. Белмим, кемгә охшап алай зиһенле булгандыр, үзлегеннән инглиз һәм немец телләрен дә өйрәнгән. Шул телләрнең һәр икесендә дә чатнатып сөйләшә дә, укый да. яза да ала. Үзенең фәнни эше белән шул тикле «җенләнгән», өч елга бер тапкыр авылга кунакка кайтып китәргә дә вакыт таба алмый. Бик сагынгач, быел март аенда үзебез аның янына Ленинградка барган идек, шунда үзенең фәнни җитәкчесе, аныңча итеп әйтсәк, шефы белән таныштырды бу безне. Шеф дигәне атаклы академик Константин Михайлович Харитонов икән. Танышу дигәнем шул: Константин Михайлович Айсылу белән мине үз өенә кунакка дәште. Яшерен-батырын түгел. Константин Михайловичларга барганда мин: «Андый зур кеше белән сөйләшер сүз таба алырбыз микән? Сөйләшсәк, нәрсә турында сөйләшербез икән? Бер-беребезне аңлый алмыйча утырмабыз микән?» — дип шүрләп барган идем. Юкка хәвефләнгәнмен икән. Константин Михайлович безне шундый ачык йөз белән, шундый ягымлы итеп каршылады, әйтерсең ул безнең инде күптәнге танышыбыз, әйтерсең без заманында аның белән бергә яшәгәнбез дә соңгы елларда бераз аерылышып кына торганбыз шикелле иде. Ә иң гаҗәбе менә кайда: ул агай авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләрне шул тикле әйбәт белә, безнең сүзне читтән тыңлап торган кеше академик белән колхоз председателе сөйләшә дип түгел, бәлки колхоз председателе белән колхоз председателе сөйләшә дип уйларга мөмкин иде. Яше алтмыштан ашкан булса да, яшьләрчә җитез хәрәкәтле, үзендә һавалану дигән нәрсәнең эзе дә юк. Өстендәге киеме дә шул без кия торган шикелле гап-гади. йорт-җир дирбиясы да бер дә алай шаккатмады тү
гел. Тик кабинетындагы китапларның күплеге генә йорт хуҗасының, чыннан да, галим икәнлеген «әйтеп» тора. Ә башкалары барысы да бик гади, барысы да кешеләрнекечә. Хәтта сөйләшү рәвеше белән дә безнең як русларына тартым. Шуңа күрә миңа аеруча якын тоелды ул. Шул хакта мин аның үзенә әйткән идем, мыек астыннан гына көлеп куйды да:
ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР
— Ә сез шактый сизгер кеше икәнсез, Булат Вәлневмч. Әйе, мин сезнең якташыгыз: Ильиновка авылында туып-үскән кеше. Элегрәк ел саен диярлек авылга кайтып килә торган идем. Ә менә соңгы ал- ты-җиде елда, картаела булса кирәк, кайта алган юк әле.— диде.
Якташ икәнен дә белгәч, мин Константин Михайловичның академик булуын гел онытып, үземнең бертуган абыем белән сөйләшкәндәй, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдым. Шунда, сүз арасында:
— Ничегрәк соң минем ул малай, кулыннан эш килердәй төслеме? Укып-укып та буш куык булып чыкмасмы икән? — дип, Шамил турында да сораштым.
Константин Михайлович кулын минем иңгә салды да:
— Ул яктан тыныч бул, Булат Вәлиевич, менә дигән галим чыгачак синең Шамилеңнән. Раз мин аны үземнең шәкертем итеп алганмын икән, димәк, сәләтенә ышанып алганмын. Шамилгә өметем зур минем. Үземә алмашчы итеп әзерләмәк булам, — диде.
Академик тикле академик шулай зур ышаныч баглап тора икән, күрәсең, нәрсәдер бардыр инде ул малайның башында...
Ә төпчегебез Тәнзилә әле унынчыда гына укый. Унны бетсрәм дә авылдан беркая да китмим, әнием шикелле сыер савучы булам, ди. Яшьлеге белән генә, модага ияреп кенә шулай йөрүедерме әллә, чыннан да, сүзендә торырмы — анысын әйтә алмыйм әлегә. Ни өчен дисәгез, мәктәптә укыган чакларында малайлар да шул фурмырак сөйләнә: олысы «синең шикелле, председатель булам» дип, кечесе «шоферлыкка укып чыгам да авылда шофер булып эшлим» дип йөргәннәр иде. Ә үзләре әнә кайларга китеп бардылар!
Шулай да мин аларга үпкәләмим. Турысын гына әйткәндә, күңелемнән хәтта горурланып та йөрим әле мин алар белән. Гап-гади бер татар авылында, гап-гади бер татар семьясында туып-үскән, гап-са- ди бер татар мәктәбен тәмамлаган малайлар бернинди протекциясез, тик үз көчләре, тик үз белемнәре белән шундый дәрәҗәгә ирешкәннәр икән, ул малайлар синең улларың икән — ничек горурланмыйсын? Бу урында мин үзем бик мөһим дип санаган бер мәсьәләгә кагылып китмичә булдыра алмыйм.
Бер безнең якларда гына түгел, гомумән, татар халкы арасында менә мондый фикер йөри: имеш, югары уку йортларына рус мәктәбен тәмамлаган татар балалары татар мәктәбен тәмамлаган татар балаларына караганда җиңелрәк үтәләр. Шуңа күрә күп кенә ата- аналар үз авылларында татар урта мәктәбе була торып, балаларын сигезенче класстан я район үзәгендәге рус мәктәбендә яки якын-тирә авыллардагы рус мәктәпләрендә укытырга тырышалар. Мин үзем русча укытуга да, чувашча укытуга да каршы түгел. Ләкин минем бер нәрсәгә иманым камил: баланың югары уку йортына керү-кермә- ве анын нинди телдә укуына гына бәйле түгел. Әгәр аның башында белеме бар икән, русча укыганмы ул, татарча укыганмы ул, марича укыганмы ул — барыбер рус балалары белән бергә үк укырга керә ала. Чөнки рус урта мәктәбендә дә, татар урта мәктәбендә дә. мари һәм удмурт урта мәктәбендә дә укыту программалары — бер төрле.
Ә югары уку йортларына укырга керү мәсьәләсе, кабатлап әйтәм, баланың нинди телдә урта мәктәп бетерүенә бәйләнмәгән. Мин моны шуңа шушылай бик ышанып әйтәм, чөнки кызыксынып, белешеп караганым бар. Рано мөдире Андрей Ефимович Читров белән күптәнге танышлар инде без. Безнең якларга килеп чыкса, ул минем өйгә кермичә китми. Районга барсам, вакыт булганда мин дә аңа сугылып ♦ чыгам. Шулай үзе бер тапкыр безгә килгәндә сорадым мин аннан:
— Районда ничә татар урта мәктәбе, ничә рус урта мәктәбе § бар? — мин әйтәм.
— Русныкы тугыз, татарныкы җиде,— ди бу.
Шулай булуы бер дә гажәп түгел, чөнки безнең якларда рус авыл- § лары элек-электән күбрәк булган. Хуш.
— Быел урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына кергән 5 студентлар саны рус мәктәпләренә уртача ничәшәр кеше туры ки- = лә дә, татар мәктәпләренә ничәшәр кеше туры килә? — дим тегеңә. S
— Хәзер ачыклыйбыз аны, — диде дә, үзләренең кадрлар бүлеге-< нә шалтыратып, мин сораган мәсьәләне ачыклап та бирде: ул елны ф татар мәктәпләрен тәмамлап югары уку йортларына кергән укучылар _ саны рус мәктәпләрен тәмамлап кергән укучыларга караганда биш s процентка гына кимрәк иде... Алтмыш бишенче елларда, халык ара- сында йөргән сүзләргә карап, жидене бетергәч, малайларны мин дә рус мәктәбенә бирим микән әллә дип әүле-тәүле булып йөргән чакта 2 сорашкан идем мин моны. Тик Андрей Ефимович җавабыннан соң * гына үзебезнең татар мәктәбендә калдырган идем. Күрәсез, ялгышма- ~ ганмын. Башы эшләсә, мәктәптә биргән белемне тиешенчә үзләштереп * барса, татар мәктәбендә укыган булса да, үзе теләгән вузга керә, үзе теләгән белгечлеккә өйрәнә ул бала. Әнә минем малайларны гына ка- ж рагыз. Ә теге «рус мәктәбен тәмамлаган булсам, мин дә вузга кер- * гән булыр идем, татарча укыганга гына конкурстан үтеп булмады». ~ дип имтихан бирә алмыйча борылып кайткан балалар һәм «баланы русча укытмыйча ялгыш иттек, русча укыган булса, институтка кергән булыр иде», дип йөргән ата-аналар — үзләренең наданлыкларын аклар өчен генә шулай сөйләнә алар. Кайсы мәктәптән югары уку йортына күпме бала укырга кергәнен Андрей Ефимович хәзер дә ел саен исәпкә алдыртып килә һәм бу мәсьәләдә әллә ни үзгәреш юк. русча укыганнар да, татарча укыган балалар да нигездә шул бер ча ма үтәләр, ди.
— Хикмәт баланың нинди телдә укуында түгел, хикмәт ничек укуында, аны ничек укытуда, аңа өйдә нинди тәрбия бирүдә,— ди ул. Мин аның белән тулысынча килешәм...
Ярый, минем макоат мәгариф мәсьәләләрен тикшерү түгел. Анысын үз белгечләре, социологлар карар. Мин тик үз күзәтүләрем нәтиҗәсендә туган фикерләрем белән уртаклашып китүне кирәк дип таптым да, семья башлыгы буларак та балаларым өчен йөзем кызарырлык түгел икәнлеген пскәртеп үтәргә генә теләдем. Минем төп сүз— мине Геройга тәкъдим итү мәсьәләсе хакында иде бит.
...Әйе, Гали Даутовичның мина Герой исеме бирдертергә ниятләвенә һич тә каршы түгел идем мин. Ул елны безнең районга бер Герой бирделәр бирүен. Тик ул исем миңа бирелгән икән дип уйласагыз— бцк нык ялгышасыз, һәм иген уңышы ягыннан, һәм дәүләткә ит-сөт сату ягыннан безнең «Уңыш»тан шактый кайтыш булган икенче бер колхоз председателенә — Сафин Мостафага бирелде ул исем
Ничек алай килеп чыкты соң бу? Геройга сине тәкъдим итәргә до кументлар да әзерләнгән иде бит инде? дигән сорау туарга мөмкин. Шупа күрә алдан ук әйтеп куям: теләгәндә законны бозмыйча да законсызлык эшләп була икән, агай-эне! Бик ансат, бик гади генә эшләнә икән ул. Ничек итепме? Юллары бик күп төрледер инде аның.
Минем белән булган конкрет очракта, мәсәлән, менә болай иткән Шәйхи. Бер дә бер көнне бюро членнарын чираттан тыш утырышка җыеп ала да:
— Вәлневтән башка безнең районнан тагын бер кешене Геройга тәкъдим итәргә кирәк. Әйдәгез, шул турыда сөйләшик. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? — ди.
— Мөмкинме? — дип. шундук район газетасы редакторы сүз ала.— Минемчә, «Очкын» колхозы председателе Сафин Мостафаны тәкъдим итәргә кирәк. Председатель булып алтынчы елын гына эшләсә дә, эшен әйбәт алып бара. Шуның өстенә үзе яшь, перспективалы иптәш,— ди.
Шуннан ары. ичмаса, күңел өчен генә булса да, тагын кемдә нинди фикерләр бар. дип сорап та тормый Шәйхи.
— Ярый, эшлекле тәкъдим. Минемчә, моңа башка иптәшләр дә каршы килмәс, — ди дә мәсьәләне тавышка куя.
Рас беренче секретарь шулай дип әйткән икән, кем аның белән бәхәсләшеп торсын ди инде. Барысы да, ризалык белдереп, кул күтәрәләр. Шулай да бюро членнарының берсе, әлеге шул роно мөдире Андрей Ефимович.
— Без тәкъдим итүен итәбез дә, тик бер районнан ике председательгә бирерләрме соң? — дип, шөбһәсен сиздереп карый каравын. Әмма Шэркфуллин ана:
— Анысы өчен борчылмагыз, иптәш Читров. Мәсьәлә югары оешмалар белән дә килешенгән! — дип кырт кисеп җавап бирә.
Шуннан соң пиләр булганын тәфсилләп торуның кирәге бар микән?
Шактый авыр кичердем мин бу хәлне. Читтән карап торганда бу. ихтимал, сәер дә тоела торгандыр. Нигә шул тикле аһ орырга инде. Герой исеме бирелмичә калганга карап кына дөньяң җимерелмәгәндер бит диюләре мөмкин. Ләкин андый кешеләргә мин үзләрен минем шул чактагы хәлгә куеп, руслар әйтмешли, минем тире эченә кереп карарга киңәш итәр идем. Дөрес, Герой исеме бирелү болай карап торышка адәм баласына берни дә өстәми: акылын да арттырмый, эшен дә җиңеләйтми, материаль ярдәм дә китерми. Әмма шул ук адәм баласының, матди интересларыннан тыш, рухи интереслары, ягъни күңел дигән нәрсәсе дә бар бит әле! Бар гына түгел, шунысы мөһимрәк тә әле аның. Мин һәр вакыт эшемне кешеләргә охшасын дип, кешеләргә файдалы булсын дип эшләргә тырышам. Дөресен генә әйткәндә, шуның өчен яшим, тик шул чакта гына эшләгән эшемнән тәм алам мин. Әгәр син чын күңелеңнән тырышасың икән, хәтта ният иткән гамәлең бик үк уңышлы барып чыкмаган очракларда да, кешеләр сиңа үпкәләми. Киресенчә, андый чакта алар синең өчен борчылалар, сине юаталар, сине рухландыралар. Бу очракта мин авыл халкы турында сүз алып барам, һәй, барометрдан да сизгеррәк ул авыл халкы! Синең күңелеңдә нәрсә ятканын, синең теге яки бу эшкә нинди ният белән тотынганыңны, синең теге яки бу кешегә нинди мөнәсәбәттә булуыңны, сиңа кемнең (бигрәк тә начальствоның) нинди мөнәсәбәттә булуын — барысын да белеп-күреп тора алар...
Теге елны мина буласы Йолдызның Шәйхи аркасында эләкми калуын да белә иде алар. Беләләр һәм үземнән дә бигрәк, алар борчыла, алар кимсенә иде. Әлбәттә, мин үземне бик тыныч тотам, бер дә исем китмәгән булып кыланам, хәлемә керергә, юатырга теләп сүз әйткән кешеләрне ачуланган булам. Ләкин, ни эшләтәсең аны, күңел рәнҗи, гаделсезлек өстен чыкканга күңел өзгәләнә иде Бигрәк тә әлеге шул миңа карата яхшы нияттә булган колхозчылар алдында кыен иде миңа. Аннары килеп, мәсьәләнең менә бу ягы да бар иде әле: безнең барлык колхозчылар да мине хөрмәт итә, барысы да ми«
на хәерхаһ кешеләр дисәм, үтә дә беркатлы кеше булыр идем. Ир белән хатыннан гыйбарәт булган ике кешелек семьяда да бер-берсе- нә үпкәләшеп йөргән вакытлары була диләр. Ә колхоз тикле колхозда кемнәр генә юк анда?
Бар шундыйлары, тезгеннәрен гел кулында тотып, тиешле якка тарткалап тормасан, хәзер онытылып китеп, кайда үзенеке, кайда ♦ колхозныкы икәнен аерып тормыйча, күзләренә чалынган, .кулларына о. эләккән бар нәрсәне, йомран шикелле, үз куышларына гына ташу 2 ягын чамалыйлар. ’ £
Бар шундыйлары, колхоз милкенә кагылуын кагылмый, әмма тик- = шереп-күзәтеп кенә тормасаң, үзенә тапшырылган эшне аннан-мон- £ нан. эттем-төрттем генә эшлиләр дә күбрәк хезмәт хакы каерырга 2 тырышалар... *
Бар чамадан тыш куштаны, бар әләкчесе...
Андыйларны, билгеле, катырак кул белән, аерым бер кысага кер- < тебрәк тотарга туры килә. Ә алар, әлбәттә, моны өнәми. Чөнки алар * үзләренең хилафлык эшләвен танырга теләмиләр. Председатель без . не яратмый, шуңа безгә каныга, шуңа гел безне генә күреп-тикшереп _ тора, дип уйлыйлар. Синең эшең әйбәт баруы аларны сөендерми, “ Киресенчә, алар синең ялгышлык җибәрүеңне көтеп йөриләр. Синең уңышсызлыкка юлыгуың алар өчен бәйрәм.
Әнә шундыйлар минем йолдызсыз калуыма бик нык куанышкан ? иде. Җае туры иилгән саен: «Менә күрдегезме инде! Булат та Булат * дип авыз суларыгызны корытып йөри идегез, ә бит Геройны ана бир- ~ мәделәр! Ник бирмәделәр? Патамушты эшен гадел алып бармый! * Патамушты бөтен кешегә дә бертөрле итеп карамый: берсен яклый. 5 берсен талкый, һи. җаным, райкумда җүләрләр утырмый анда, кем- £ нең кем икәнен бик әйбәт беләләр анда!» — дип, миңа хәерхаһ булган. < минем өчен борчылып йөри торган колхозчылар күңеленә дә шик- ® шөбһә сала иде алар. Әнә шунысы аеруча әрнетә иде йөрәкне. Хәтта шундый минутлар була, барысына да төкереп, семьяны, бала-чагаларны алып, авылдан чыгып олагасылар килеп китә. Син көнне-төнне белмичә тырышып эшлә-эшлә дә, синең хезмәтеңне зурлап, сине Геройга тәкъдим итсеннәр дә, шул чакта сине күралмый, синнән көнләшә торган берәү килеп чыгып бөтен эшеңне бутап бетерсен дә—шуңа түзеп торып кара әле син!..
Мостафа Сафинга документлар әзерләргә кушылгач та. Герой исеме аңа булачагын аңлаган идем инде мин. Ә Шәйхинең безгә ике кандидатура күрсәтергә кирәк, мәсьәлә югарыда килешенгән дип әйтүе — күз буяу, ялганга законлылык төсе бирергә тырышу гына иде. Мин моны шуңа бик яхшы белеп торам, чөнки таныш алым иде бу минем өчен.
Заманында Хәбиб Хәлилов дигән берәү эшләгән иде безнең район да. Культура бүлеге мөдире иде ул. Яшькә минем тирәләр чамасы, күпме ашаса да. тәненә ит кунмый торган чандыр гына, чәүчәләк кенә. үзеннән югарырак урындагылар кушканны башы белән таш ярып булса да үти. әмма үзеннән түбәнрәк утырганнар алдында үзе дә начальник булырга үлеп ярата торган иде. Сөзгәк сыерга мөгез бирмәс, дип бер дә юкка гына әйтмәгән шул безнең халык. Әлеге шул культура бүлегеннән югарырак урынга күтәрелергә күпме генә тырышса да, тәки булдыра алмады шул Хәлилов. Алай гына да түгел, тора- бара ипләп кенә культура бүлегеннән дә шудырттылар үзен. Район газетасына әдәби хезмәткәр итеп куйганнар иде. Анда да эш майтара алмагач, газетаның корректоры итеп күчерделәр дә. әле хәзер дә шунда эшләп йөрт. Ярын, бу очракта безгә аның хәзер кайда ни эшләве түгел, безгә аның культура мөдире чагында ничек эшләве мөһим. Ул елларда, ай-һай, гайрәтле иде ул! Телефоннан шалтыраткан
чакларында, исәнләшеп тә тормастан: «Хәлилов сөйли, кем әле бу?» — дип кенә җибәрә. Нәрсә турында гына сүз бармасын, «мәсьәлә райком белән килешенгән», «бу нәрсә райкомда .хәл ителгән», «моны райком фикере дип аңларга кирәк» дип искәртеп кунмыйча калмый иде ул.
Баштарак мин аның пигә алай дип әйтүе хакында уйлап га тормыйм, ул кушканнарның барысы да райком күрсәтмәсе нигезендә эшләнә торган эш дип кабул итә идем. Тора-бара сизәм: райкомга бөтенләй кагылышы булмаган нәрсәләрне дә райком яки райком секретаре исеменнән таләп итә башлады бу. Хәтта шуңа барып җитте, бер дә бер көнне шалтырата да әйтә бу миңа:
— Хәлилов сөйли. Кем әле анда. Вәлиевме? — ди.
— Ачуланмасагыз, әйе, мин идем, — мин әйтәм.
— Карале,—ди бу шуннан ары, — синең анда ашаганда теш арасына кысыла торган әйбер мәсьәләсе ничегрәк? Бик свмжие генә >н кило кирәк иде,— ди. Ягъни ит сорый бу миннән. Итебез бар иде барын. Шул көнне иртән генә сыер суйдырган идек. Ун килодан дөнья харап булмас, бирергә дә булыр иде. Бушка алмый, дәүләт бәясеннән түләп ала ич ул аны. Ләкин бу юлы бер хикмәте бар иде мәсьәләнең әле өченче көн генә бездән сигез кило ит алып киткән иде шушы Хәлилов. Шуңа аптырабрак калдым мин
— Неужели көненә икешәр кило ит ашыйсыз сез, иптәш Хәлилов?— мин әйтәм гаҗәпләнеп. Гаҗәпләнми хәл юк, чөнки тең икәү — хатыны белән үзе генә тора болар. Бүтән бернинди туган-тумачалары юк. Булса шул бер мәчеләре бардыр инде. Шуннан, беләсезме, нәрсә ди бу мина? Шуннан әйтә бу:
— Слушай. Вәлнев, — ди. — Әйдә, сүз озайтып тормыйк. Табыйк бер ун кило. Мәсьәлә райком белән килешенгән, — ди.
Кунаклар килеп төште дип, яки анда җәйгә казылык ясап куярга кирәк иде дип. кешеләрчә берәр сәбәп тапкан булып сораса, ачуың да килмәс иде. Ә бу... райком белән килешенгән, имеш!
— Кем белән килешенгән соң ул анда? — дим тегеңә. Секунд та уйлап тормады:
— Кем белән булсын, беренче секретарь белән, әлбәттә! — ди. Минем дә үҗәтлек кузгалды хәзер:
— Шулаймы? — мин әйтәм. — Каяле, алайса, мин аның үзеннән сорыйм әле шалтыратып!
Шулай дидем дә трубканы элеп тә куйдым. Куеп кына өлгергән идем, тагын шалтырата бу.
— Булат Вәлиевнч, Булат Вәлиевич! Зинһар, райкомга шалтырата күрмәгез?! Мин болай гына, шаяртып кына әйткән идем, — ди. Шул тикле курыккан, бичара — тавышлары нечкәреп, мескенләнеп калган.
— Ярый, Хәлилов,— мин әйтәм.— Мин алай хөсетле кеше түгел. Бер юлга кичерәм. Ләкин, кара аны, тагын шулай һич кирәкмәгәндә райком исеменнән сөйләнә торган булсаң— яхшылыкка илтмәс!
ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР
Шуннан сон ул райком исеменнән ит сорамады. Әмма эш буенча сөйләшкән чакларында райком исеменнән сөйләү гадәтен тәки ташламады. Инде әйткәнемчә, хәзер ул газетада корректор. Газета корректурасын укыганда берәр җирдә берәр өтернең тиешле урында булмавын яки тиешле булып та куелмыйча калуын тотып алса, әле дә я газетаның җаваплы секретаре, я редакторы янына керә икән дә: «Менә бу өтерне алып ташлыйсы иде бит. Райком белән сөйләшенгән»,— дип әйтә икән...
лып:
— Да, күңелсезрәк килеп чыкты шул. Ләкин ни эшлисең, обком белән бәхәсләшеп булмый бит. Анда шулай кирәк тапканнар, — дип тора. Күзгә карап
алдаша. Үзебезнең партком секретаре Казанга барып, мине Геройга тәкъдим итәргә дигән документларның өлкә комитетына кермәвен, гомумән, анда минем хакта сүз бөтенләй булмавын ачыклап кайткан иде инде. Ә Шәйхи әнә нәрсә дип ялганлап маташа. Шуннан соң түзә алмадым:
— Мин синең мәкерле һәм көнче кеше икәнеңне белә идем, Шәйхи. Шулар өстенә син әле ялганчы һәм куркак та икәнсең! — дидем дә, тегенең үзенә барысын да әйттем дә бирдем.
Ачуыннан кара янып чыкты да әйтте бу миңа:
— Шулай-мы? Син әле минем ни эшләгәнне дә тикшереп йөрисеңме? Ярый! Вакытың алай бик күп булса, табармын мин сиңа эш!
Шул көннән безнең моңарчы да бик үк нык булмаган «дипломатик» бәйләнешнең соңгы җепләре өзелде. Без инде сөйләшмибез генә түпел, хәтта маңгайга-мангай очрашкан чакларда да бер-беребезне күрмәгәнгә салыша идек. Ул үзен ничек хис иткәндер — әйтә алмыйм. Әмма болай йөрү миңа ифрат кыен иде. Бер чишмәнең суын эчеп үскән, бер-беребезгә туган тиешле кешеләр ләбаса без. Икебез дә җаваплы эшләрдә эшләүче җитәкче кешеләр. Теләсәк-теләмәсәк тә, бер-беребезгә бәйле, үзара мөнәсәбәткә кермичә булдыра алмый торган кешеләр. Шул ук вакытта безнең арада аерма да бар. Ул миннән югарырак урында утыра. Миңа күрсәтмә бирә ала. Кушканын үтәмәсәм, җавапка тарттыра ала... Мин аңа бернинди начарлык эшләмәгән чакларда да ул миңа гомер буе аяк чалып килде. Ә хәзер танин ныграк каныгачагы көн кебек ачык иде инде. Әнә бит, «мин сиңа эш табармын» дип, үзе үк янап куйды... Мин болармы бик сизеп торам, шуңа күрә ул бәйләнерлек сәбәп чыгармаска тырыша идем. Ләкин' бәйләнергә теләгән кеше сәбәбен тапмый каламы соң? Шәйхи
Мин ул Хәлилов турында шуңа шушылай шактый иркенләп сөйләдем, чөнки безнең Шәрифуллин, бик үк нигезле булмаган, әмма, үзе кирәк дип тапкан фикерне үткәрәсе яисә үзе кирәк дип тапкан эшне эшләтәсе килгән чакларда: «Мәсьәлә югарыда хәл ителгән», «Моны югарыдан күрсәтмә дип аңларга кирәк»,—дип әйтергә ярата иде.
Әгәр кодрәтемнән килә торган булса, андый кешеләрне житәкче- лек эшенә якын да китермәс идем мин. «Үзеңне кимсеткәннәр синең, шуңа болай чәпчисең инде син», — дип әйтүегез мөмкин. Яшермим, анысы да юк түгел. Минем урында булсагыз, андыйларга үзегез дә рәхмәт әйтмәс идегез дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, әлеге шул Шәри- фуллиинар, Хәлиловлар бер миңа гына түгел, бөтен җәмгыятебез өчен зыянлы кешеләр алар. Чөнки аларның үз инициативалары, үз фикерләре юк. Шуңа үзләре җитәкләгән коллективта аларның абруйлары да булмый. Ә абруйсыз һәм инициативасыз исә безнең заманда ерак барып булмый. Ә барырга кирәк! Әнә шуңа күрә дә алар бик бәләкәй генә мәсьәләләрне хәл итәр өчен дә югары оешмалар һәм абруйлы җитәкчеләр исеменнән эш йөртергә мәҗбүрләр. Шуның белән алар ул оешмаларның һәм ул җитәкчеләрнең авторитетын төшерәләр. Мәсәлән, теге елны Герой исемен Сафинга биргәч, ни өчен миңа түгел, ә аңа бирүләрен бик яхшы белеп торсам да, ни әйтер икән дип, юри Шәйхинең үзеннән сораган идем мин.
Кызармады да теге. Чын күңеленнән минем өчен борчылган бу
ВЛКЫПФ НУРУЛЛИН ф АККАН (.
дә озак көттермәде.
Әлеге шул соңгы сөйләшүдән ары ике аи үтте микән, райкомга чакырттылар мине. Шәрифуллнннын үзенә түгел, икенче секретарь Имам Хәсәновка. Бардым. Имам Хәсәнов бездә өченче елын гына эшли. Әмма авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен бик шәп белә. Заманында
агрономия факультетын тәмамлаган кеше. Шул ук вакытта үзлегеннән дә күп укып, авыл хуҗалыгына кагылышы булган яңалыклар белән танышып бара. Кыскасы, ул нәкъ үзенә муафыйк урында утыра. Теләсә кайсы председатель белән аяк терәп сөйләшә ала торган компетентлы кеше иде. Кунакка ук йөрешмәсәк тә. үзара мөнәсәбәтләребез начар түгел, һәрхәлдә, бер-беребезгә фикерләребезне ачыктан- ачык әйтә алыр дәрәҗәдә танышлар идек без. Бу юлы да якты йөз белән, кул биреп исәнләшеп каршылады ул мине. Ләкин, шул ук вакытта, бүген аның үз-үзен тотышында ничектер табигыйлек җитеп бетми, ниндидер үзгәреш тә сизелә иде. Бүтән вакытларда берәр эш белән дәштерә икән, кайбер начальниклар шикелле бер дә алай чит- ләтеп-уратып тормый, турыдан-туры төп мәсьәләгә күчә торган иде. Бу юлы исә, гәрчә бөтенесен дә бик әйбәт белеп торса да. башта колхоз хәлләре, аннары семья, бала-чагалар турында сорашты. Бүтән чакларда тәмәкене сирәк-мирәк кенә тарта торган кеше бу юлы ун- унбиш минут эчендә берсен тартып бетереп, икенче сигарет алып кабызды бу. Ә үзе әйтәсе сүзен һаман әйтми әле. Түзмәдем, үзем ярдәм итәргә булдым:
— Әйдә, Имам Хәсәнович.— мин әйтәм.— Көттереп интектермәгез. Миңа күңелсез хәбәр әйтәсегезне күзегездән үк күреп торам. Барыбер бер әйтәсе бит инде аны, әйтегез!
— Алайса, менә болай... — диде дә мәсьәләне аңлатып бирде бу миңа.
Безнең районда механикалаштырылган куян фермасы оештырырга ниятләгәннәр икән дә, шул эшне безнең «Уңышжа йөкләргә булганнар икән.
Бер караганда, алай коточарлык хәбәр түгел иде бу. Оештыруга килгәндә, шөкер, тәҗрибә бар. Заманында танык фермалары да. каз- үрдәк фермалары да һәм әлеге шул куян фермалары да тотып караган кешеләр без. Суыгыз бармы, тәрбияли алыр чамагыз бармы дип сорап тормыйлар, өстән йөкләмә китерәләр дә, теләсәк-теләмәсәк тә. шул йөкләмәне үтәргә тиеш була идек. Бездә су мәсьәләсе шактый четерекле, ике-өч чишмәдән башка, авыл тирәсендә һичнинди елга- күл булмаганга, үрдәк-каз үстереп котая алмадык. Тиешле шартлар тудыра алмау аркасында, куян фермасын да әллә ни үрчетеп булмады. Шулай да аларны бөтенләй үк бетермәгән идек әле. Пөз-йөэ егерме башлап асрап килә идек. Сатар өчен түгел. Колхозның кунак өен ел буе эшләтеп торырга туры килә. Безнең заманда колхоз эшен алып бару өчен йөз төрле оешма, мең төрле белгеч белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Шуның өстенә, инде әйткәнемчә, еш кына артист-лары. журналистлары, район начальствосы да килгәләп тора. Алар- ның барысын да кешечә итеп урнаштырырга, әйбәтләп ашатырга* эчертергә кирәк. Колхозга килеп тә свежий ит ашатып җибәрмәсән — нинди кунакчыллык була инде ул? Ә безнең сарык фермабыз юк. Көн дә саен сыер яки тана гына да суеп торып булмый. Дөрес, тулаем, алганда, елына җитмеш биш-сиксән сыер суймыйча калган юк безнең. Уртача алганда, дүрт-биш көнгә бер сыер туры килә. Ләкин бу шулай тигезләп бүленеп, график белән эшләнми. Язгы чәчү көннәрендә. урып-жыю чорларында, мәсәлән, кимендә ике көнгә бер сыер суярга туры килсә, кышкы айларда аена ике белән калган чаклар- була. Менә шундый чакларда килгән-киткән кунакларга куян ите дә бик ярап куя. Шуңа аерата идем мин теге йөз-йөз егерме баш куянны. Ләкин алар колхозга табыш китерми, мин куян фермасы ачарга һич тә җыенмый идем. Дөрес, тиешле шартларын тудырып, чын-чынлап тотынганда куян асрап та табыш алырга мөмкин икәнлеген белә идем мин белүен. Питрәч районының Кошак совхозына махсус барып, моның шулай булуын үз күзем белән күреп кайткан бар иде. Ләкин ул сов-
хоз — республикада куян асраудан табыш алуга ирешкән бердәнбер совхоз. Алар дәрәҗәсенә ирешү өчен өр-яңа таш биналар төзергә, дөнья кадәр акча тотарга кирәк иде. Ә безнең ул чакта андый мөмкинлек юк. Чөнки без алты йөз баш сыерга комплекс төзеп ятабыз, аның әле яртысы да эшләнеп бетмәгән иде. Шушындый хәлдә тагын куян комплексы төзергә дә алыну һич тә файдалы булмаячак иде. ф
— Кем башына килгән ун бу дип сорамыйм, чөнки моның Шәй- а
хулла Шәрифуллович идеясе икәненә шигем юк.— дидем мин Имам * Хәсәновичкә. — Әйтегез әле, минем урында булсагыз, сез ни дияр £ идегез хәзер? Неужели ул бер колхозда берьюлы ике зур комплекс - төзү мөмкин булмавын белми инде? з
Имам Хәсәнович минем хәлне аңлый иде булса кирәк, тавышын с бер дә күтәрмичә генә >
— Анысын, әйдә, без тикшереп тормыйк инде. Ә менә оинен урын- ° да булсам, мин бу очракта карышып азапланмас идем. Бер авылда 5 туып-үскән кешеләр, беләсең бит аның холкын. Болай гына риза бул- * масаң, ул сине бюро карары белән мәҗбүр итәчәк, — диде.
Шушыннан соң сүз көрәштерүдән мәгънә чыкмаячагын белсәм дә ♦
— Чак кына булса да кешелеге булган кеше, минемчә, аңа ук =
барып җитмәс, — дидем дә авылга кайтып киттем. “
Ә берничә көннән райком бюросының районда елына егерме биш тонна куян ите җитештерә торган механикалаштырылган куян ферма- £ сы төзәргә һәм аны «Уңыш»та төзергә дигән карары килде.
Әйтеп кенә кушылган эшне соңрак калдырып үтәп була. Яр- = тысын гына үтәп калырга була. Кайбер очракларда хәтта вәгъдә бир- е гән килеш кенә котылырга да мөмкин. Дөрес, андый чакта баштан Е сыйпамыйлар. Берәр киңәшмәдә я бик әйбәтләп, тир бәреп чыкканчы - тиргиләр. Яки шелтә белдерәләр. Болары да күңелле хәл түгел, әлбәт- « тә. Болары да нервны какшата, иптәшләрең алдында, халык алдында а йөзне кызарта торган нәрсәләр. Ләкин, шулай да, гаеп үзеңдә булгач, боларына ничек тә түзәсең. Ә менә бюро карары белән йөкләтелгән эш — анысы инде җитди әйбер! Анда инде тартып-сузып, ярым-йорты эшләп кенә котыла алмыйсың. Чөнки эшләнергә тиешле эшнең күләме дә, вакыты да карарда конкрет күрсәтеп куела. Андый чакта эшнең барышын даими тикшереп торалар.
Бездә куян комплексы төзү турындагы карарда да барысы да конкрет билгеләнгән: без аны бер ел эчендә төзеп бетерергә тиеш идек. Ә бит ул гади корылма гына түгел, махсус проект белән эшлә гән, ел буе гел бер төрле температура саклана торган микроклиматлы, тулысынча механикалаштырылган корылма булырга тиеш. Ә безнең кулда аның ни проекты, ни төзү материалы юк. Җиһазлар турында әйтеп тә тормыйм, чөнки аларын Татарстанда бөтенләй чыгармыйлар. аларын каяндыр Чиләбе өлкәсеннәнме. Магнитогорск тирәсен нәнме юллап алып кайтасы диделәр. Юк. көн-төн гел шуның артыннан гына йөргәндә дә бер елда башкарып чыга торган эш түгел иде бу.
Моның шулай икәнлеген Шәйхи бик яхшы белә иде. әлбәттә.
Карарга каршы килеп булмый. Ләкин, инде әйттем, аны үтәү дә мөмкин түгел иде. Ни эшләргә? Югарыга мөрәҗәгать итеп караудан мәгънә чыкмаячак. Бу юлы анда мине хаклы дип табып, мәсьәләне үзгәрттерсәләр дә, Шәйхи миңа бәйләнергә тагын әллә нинди сәбәпләр табачак... Уйладым-уйладым да каршы да килмәскә, эшкә дә тотынмаска булдым. Канчан төзи башлыйсың дип сораганда, җавр- бым әзер-
■— Кыш өстеннән фундамент сала башламыйлар. Карлар китеп, җирләр эресен инде. Ә әзерлек эшләре бара: төзү материаллары ташыйбыз! — дим. •
Материалны, чынлап та, ташыйбыз. Тимер-бетон әйберләрне Ка
заннан, кирпечен каян таба алсак, шуннан: я район үзәгендәге кирпеч заводыннан яки күрше өлкә заводларыннан. Ләкин алар берсе дә куян комплексы өчен түгел, барысы да төзелеп ята торган сыерлар комплексы өчен ташыла иде.
Ул арада вакыт һаман үтә торды. Көзен җылы якларга киткән кошлар әйләнеп кайтып, оялары сакланганнары — ояларын яңартты, оялары булмаганнары — яңа оялар корды. Кичке тынлыкларда көмеш шөлдер тавышлары чыгарып, гөрләвекләр акты. Җир үзенең кышкы ак мамык юрганын ачып ташлап, җәйге яшел хәтфә юрганын ябынырга кереште. Дөнья сайрар кошлар тавышы, ярылган бөре, шомырт чәчәге исе белән тулды. Каеннар үзләренең сыек яшел өрфия бөркәнчекләрен иңнәренә элде. Язгы ташу сулары, җир йөзен генә түгел, әйтерсең күктәге болытларны да юып алып китте — һава лар чистарды, биегәйде. Сулыш алулары җиңеләйде. Табигатьнең бу бөек үзгәрешен кешеләр генә түгел, хайваннар да сизенә: көтүгә — иркенлеккә чыкканнарына куанып, сыерлар-таналар я койрык чәнчеп чабышып китә, яки туктап үзара сөзешеп-шаярышып ала; аларнын шулай җиңеләешеп китүләренә ачуланган атлы булып та, шулай ук куанып та, күкрәк түреннән чыккан калын тавыш белән «ууу-ы, ууу-ы» дип үкереп, ара-тирә тукталып, берсе-берсе яртышар потлы каты тояклары белән җирне тырнап, колхозның нәсел үгезе йөри; ишег- алларында тавыклар кытаклаша; берсеннән-берсе уздырырга тыры-шып, әтәчләр кычкыра..
Ләкин авыл халкының табигатьтәге хозурлыкларга сокланып утырыр чагы түгел иде бу. Вакытны минутлап саный торган көннәр иде. Кая анда куян комплексы турында уйлау, хәтта сыерлар комплексын төзүдә эшләүче кешеләрнең дә байтагын алып торып, кайсын чәчүлек ташырга, кайсын орлык салып барырга чәчкеч артына бастырып куярга туры килгән иде.
Әнә шундый уттай кызу эш барган көннәрдә дә Шәйхи Шәрифул- ловнч мине онытмый. Үз холкына тугрылыклы калып, гел искә алып, гел борчый тора иде. Аның хакында сүз болай да шактыйга сузылды. Шуңа күрә аның вак-төяк хикмәтләренә тукталып тормыйм. Әмма әлеге шул язгы чәчү вакытында булган бер вакыйганы сөйләмичә үтә алмыйм
Безнен якларда карабодайның гомергә дә мактап телгә алырлык уңыш биргәне юк. Бирмәячәк тә. Җирдә дә, кешеләрдә дә түгел моның сәбәбе. Тишелүен әйбәт булып, бөркелеп тишелә ул. Үсүен дә шәп үсә. Чәчәк аткан вакытларында бөтен кырны ап-ак итеп, диңгез булып утыра. Орлыклануына да зарлана торган түгел. Ә менә орлыгы тиешенчә тулып, өлгереп җитә алмый. Чөнки безнең якларда җәй җитеп бетми кала ана. Менә шуңа күрә дә карабодай белән артык мавыкмый идек без. Чәчүен чәчәбез. Ләкин ассортимент тутырыр өчен, ник чәчмәдегез дип әйтмәсеннәр өчен генә чәчәбез. Күп дигән елны да җитмеш-йөз гектардан арттырмыйбыз.
Ул елны да шул чамадан арттырырга исәп юк — йөз гектар планлаштырган идек.
Язгы чәчүгә чыгар көннәрдә республика җитәкчеләреннән берсе карабодайның кирәкле һәм файдалы азык икәнлеген әйтеп, аны күбрәк чәчәргә һәм уңышын арттырырга чакырып, газетада зур гына мәкалә белән чыккан иде.
Ул мәкалә Шәйхи Шәрифуллович күнеленә бик тә хуш килгән иде булса кирәк, шул көннәрдә үк председательләрне җыеп, районда карабодай чәчү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә уздырдылар. Төп докладны Шәйхи үзе ясады. Доклады газетада басылган мәкаләгә нигезләнеп язылган иде. Әмма ул аны шундый итеп сөйләде ки, әйтерсең карабодай мәсьәләсе тик аның шәхси инициативасы белән генә
күтәрелгән, әйтерсең кешелек дөньясының ары таба яшәү-яшәмәве тик шул бер карабодайга гына бәйле иде.
Шул ук киңәшмәдә кайсы колхозга күпме карабодай чәчәргә конкрет заданиеләр дә бирелде. Безнең колхоз үзебез планлаштырган йөз гектар урынына ике йөз гектар чәчәргә тиеш икән...
Кайтып агроном Фәгыйт, партком секретаре белән өчәүләп киңәш- ф тек тә, без үзебезнең планны үзгәрешсез калдырырга булдык.
Чәчү беткәннең икенче көнне үк, безне фаш итеп, мәсьәләне бюро- * га куйдылар. Учет карточкасына язып, миңа шелтәнең катысын чә- < педеләр. Тагын бер генә тапкыр шуңа охшашлы хәл булса партия- - дән чыгарырга, дип соңгы тапкыр кисәтеп куйдылар. Гаеп үзеңдә з булгач, кешегә үпкәләр урын юк иде. Ләкин, шул ук вакытта, үземне с алай бик зур гөнаһлы итеп тә саный алмыйм. Чөнки Шәйхи урынында бүтән бер кеше секретарь булган булса, әлбәттә, баштан ук ачык- - тан-ачык сөйләшеп эш иткән булыр идем. Ә Шәйхигә ничек әйтәсең?.. 5
Шуннан ары мин үземне төпсез упкын буендагы тар гына сукмак- £ тан баргандай хис итә башладым. Чөнки куян комплексы төзү махсус < карар белән минем өскә йөкләтелгән. Ул карарда күрсәтелгән срок ♦ ның инде яртысы үтеп бара. Ә безнең әле аны төзергә керешкән дә х юк. Сыерлар комплексы белән дә башлар катып беткән әле тегесе, - әле монысы җитешми иде. ч
Колхоз эшенә зыян килмәсен дигәннәрдерме, әллә кызу эш бары- * шында үзе чиләнсен әле дигәннәрдерме, урак өстендә ул мәсьәлә белән борчымадылар. Игеннәрне җыеп бетереп, көзге чәчүләрне тәмам- = лагач кына чакырттылар мине райкомга. Куян комплексын төзү ба- е рышы турында отчет белән. Ләкин эшләмәгән эшкә ничек итеп хисап с бирмәк кирәк? Ә алдашуның яхшыга алып бармавын мин инде бе- 2 тәм. Аннары теләсәң дә алдашу мөмкин тцел: иртәгә бюро буласы * дигән көнне райком инструкторы, колхозга махсус килеп, барысын да » үзе тикшереп-күреп киткән иде...
Бюрода бу юлы миңа сүз биреп тә тормадылар. Теге инструкторның информациясен генә тыңладылар да «бюро карарын үтәмичә, район күләмендә мөһим эшне — куян комплексы төзүне өзгән өчен» партиядән чыгарырга карар кылдылар. Ә эшемдә калдыру-калдырмау мәсьәләсен хәл итүне колхоз идарәсенә йөкләргә булдылар.
Әнә, шулай итеп, минем ничә еллык хезмәтем бик ансат кына, нибары берничә минут эчендә бөтенләй сызылып ташланды.
Моның белән килешү, әлбәттә, мөмкин түгел.
Моны хәтта күз алдына да китереп булмый иде.
Минем бит беркайчан да партиягә хилафлык итү уем булмады, һәр эшемне әйбәт итеп. илгә, кешеләргә файдалы булсын дип эшләр- 1ә тырышып йөргән кеше ләбаса мин. Ә хәзер... төпсез упкынга төртеп төшерелүдән дә яманрак иде бу. Упкынга төшкән кеше, ичмаса, ташка бәрелә дә шунда бетә. Ә болай син үзең турындагы бөтен гайбәтне ишетеп, моңарчы сине яратмаган, синең егылуыңны көтеп йөргән адәмнәрнең тантана итүләрен күреп торырга мәҗбүр булачаксың. Әгәр үзеңнең гаепле булуыңны танысаң, бер хәл. Ул чакта кешеләргә күренүе оят булса да, түзәр идең ничек тә. Ләкин менә күңелеңдә һичнинди явыз ният булмаганда, бөтен җаның-тәнең белән гомуми эш өчен тырышып йөргәндә шушы хәлгә калу...
Мин хәмер белән беркайчан да мавыккан кеше түгел. Дөрес, бәй- рәм-сәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә тоткалыйм. Ә болай тиктомалга эчүгә у темнен дә исем китми, бүтәннәр эчкәнне дә яратмыйм. Ә менә ул көнне гомеремдә беренче тапкыр нык итеп эчтем мин. Аек кнлеш кайтсам, Айсылуга да, авыл халкына да күренергә йөрәгем житмәя- ч.ж иде. Әйткән идем микән, минем бер вакытта да шофер белән йөргәнем юк. Машинаны үзем йөртәм. Ул көнне дә райкомга ялгызым
гына килТән идем. Кибеткә кереп бер шешә коньяк алдым да. район үзәгеннән чыгуга машинаны туктатып, тутырып бер стакан җибәрдем. Башка чакта бер стакан түгел, бер рюмка эчсәң дә шундук башка китә торган иде. Ә бу юлы әллә эчтем, әллә юк. Нинди зәһәр нәрсә үзе, ләкин зур кайгыны ул да тиз генә алмый шул! Ә алдырып торасы килә, һич югы, өйгә кайтып, Айсылуга барысын да аңлатып бир-гәнчегә тикле генә булса да онытылып торырга кирәк иде миңа.
Тагын бер стакан салып эчтем. Тик шуннан соң гына таш булып каткан күңел бераз йомшап китте. Тик шуннан соң гына баш миен туктаусыз бораулап торган «Ни эшләргә?» дигән уйны читкә куып, юанычлы уйлар агыла башлады: «Ул кадәр үк хафаланма, Булат. Баш ярылып, күз чыкмаган бит. Намусың чиста синең!..» Бөтен тәнгә ниндидер бер рәхәт изрәү җәелде. Эссе булып китте. Күлмәк изүенең өске сәдәфен ычкындырырга һәм машинаның ян тәрәзәсен төшерергә туры килде. Сулыш иркенәйде. Дөнья киңәйде... Ләкин болан онытылып озак утырырга ярамын, теләсәң-теләмәсәң дә, авылга Айсылу янына кайтырга кирәк иде. Тагын башка килеп кергән «Ни эшләргә?» дән котылып торыр өчен, кычкырып җырлый-җырлый кайтырга чыктым:
Сибелә чәчем, сибелә чәчем.
Сибелсә калыр әле.
• Дошманнар утка салса да,
Дусларым алыр әле.
Районнан безнең Ыргага кайтышлый урман буеннан үтәсе. Үзебезнең колхоз урманы ул. Зур түгел, ләкин гаҗәеп матур. Алда әйткән Түгәрәк күлебез дә шул урманда. Эшемдә күңелсезлек килеп чыгып, кәефем киткән чакларда мин шунда барып, җәй көне булса — күлдә су коенып, яз булса — кошлар сайравын тыңлап кайтам да, борчуларым басылып, күңелем тынычланып китә торган иде. Бүген дә шунда сугылып китәргә булдым. Күл өсте көзге шикелле тип-тигез иде. Тик ара-тирә балыклар сикергәләп кенә ул көзге өстен бераз шадралатып куйгалыйлар. Урман тып-тын. Әле кайчан гына агач яфраклары бар да яшел иде. Бүген әйтерсең сабан туена җыйналган авыл кызлары: һәркайсы үзенә бер төрле матур итеп бизәнгән. Өрәңгеләр алтын таҗ сурәте төшерелгән өр-яңа «күлмәк» кигән. Карама һәм элмәләр кызгылт-шәмәхә шәл бөркәнгән. Ә каеннар су коенып чыкмакчы булып күлмәкләрен салганнар, алтын белән өртелгән толымнарын таратып җибәргәннәр дә. алдан суга керергә берсенең дә йөрәге җитмичә, чирканышып, бер-берләренә сыенып, туктап калганнар. «Агай. әйдә, башта син кереп кара әле!» — дип, мине көтеп торалар шикелле. Көне шактый салкын булса да. ул сылуларның «сүзен» тыңламыйча булмый иде: чишендем дә күлгә чумдым. Башта бер өтеп алды да, йөзә башлагач алай түзә алмаслык.ук салкын түгел иде. «Әйдәгез, чибәрләр, курыкмагыз! Төшегез күлгә дә коеныйк бергәләп! Көннәр җылыга таба бармый, бәлки быел бүтән коенырга да туры килмәс, юынып-чистарып калыгыз!» — дип чакырып карасам да, каен кызлары, бик салкын шул дип, суга кермәде. «Син дә озак торма, агай. Салкын тияр, я буыннарыңны көзән җыерыр да батып китәрсең». — дип. мине дә тизрәк чыгарга өндәделәр. Ләкин мускулларның көзәнгә бирешергә исәбе юк. Ә үз ихтыярым белән батасы килми. Алай батарга ярамый иде. Чөнки аңлы рәвештә үз-үзеңне үтерү, минемчә, егетлек түгел. Куркаклар гына шулай үз-үзенә кул сала. Ә мин үземне беркайчан да куркак дип санамадым. Курыккан, каушабрак калган чакларым булгандыр, әмма куркак кеше түгел идем мин. һәрхәлдә, үземә-үзем кул салырлык ук куркак җан түгел идем. Иртәгә ни эшләргә, алга таба ничек яшәргә икәнен, дөрес, белмим Алары минем өчен карангы төн. Әмма үзем теләп бу дөньядан китәсевдә килми иде...
Су коенып чыгу ярады: әйтерсең авыр кайгымның да бер өлеше шул күл суында,юылып калган иде. Суга чумганда, шунда батып калсам иде, дип теләгәнем өчен, миңа хәзер оят булып китте. «Нигә шул тикле аһ орасың син, Булат! Кеше үтермәгән. Җәмәгать милкен урламаган. Берәүне дә нахакка рәнҗетмәгән. Ә бит заманында урлап тотылган, гомер буе сине рәнҗетеп килгән Шәйхи дә яши әле бу дөньяда», дип юатырга тырыштым мин үземне.
Су коенганда хәмер парының да байтагы юылып калган иде бугай: фикерләрем яктырып, башым сафланып киткән иде. Хәзер инде миңа өйгә кайтырга да ярый, хәзер мин шактый тынычланган идем. Алай гына да түгел, хәзер мин үземне җиңелгән итеп түгел, җиңүче итеп, батыр итеп хис итә башлаган идем.
Түгәрәк күл буеннан кайтырга кузгалганда, минем ул хисләрем, күңелемә генә сыешып тора алмыйча, җыр булып тышка бәреп чыккай иде инде:
Урманнарга керсәң, сызгырып кер. Селкенмәгән агач калмасын.
К Урамнарда йөрсән, өздереп йөр, Өрекмәгән дошман калмасын!..
Юлы да тар түгел, теләсә нинди йөк машинасы белән рәхәтләнеп йөрерлек. Кояшлы булмаса да, көне дә яп-якты. Машинаны да алай артык куып бармый идем. Ләкин шул чак, мин килеп җиткәнче юлны аркылы чыгып калырга теләп, әмма бер дә алай ашыкмыйча, салмак кына чабып барган аналы-балалы пошиларны күреп алгач, шуларны таптатмас өчен, тормоз саласы урында, каушап калып, машинаны читкә бордым. Ә анда, үлән арасында, юан гына имән төбе булган икән...
Рульгә бәрелеп, үземнең бер кабырга сынган, ә машинага әллә ни зур зыян булмаган: алгы уң канаты яньчелгән дә бер фарасы гына ватылган иде.
Шулай да бу нәрсә минем язмышны Шәйхи теләгәнчә хәл итү өчен тагын бер саллы сәбәп булды: «Үзенә йөкләтелгән эшне ©зүе өстенә, колхоз машинасы белән пошилар куып, авария ясап йөргән кешенең колхоз җитәкчесе булырга хакы юк», — дип, мине эшемнән дә чыгардылар.
Шуннан ары ниләр булганын, үземнең нинди хисләр кичергәнемне тәфсилләп язып торуның кирәге юктыр дип саныйм. Рас мин бүгенге көндә шул ук «Уңыш» колхозының председателе булып эшлим, партиягә кире кайтарылганмын икән, хөкүмәтебез мине орден белән бүләкләргә лаеклы дип тапкан икән, димәк, безнең партия кемнең кем икәнен аера белә. Димәк, безнең илдә хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт зур. димәк, ничек кенә тырышса да. Шәйхи мине таптап китә алмаган дигән сүз бит инде бу. Шулай булгач, эшнең ничек итеп партиянең өлкә комитетына барып җитүен, аны тикшерү өчен нинди комиссияләр төзелүен, ул комиссияләрдә кемнәр булганлыгын сөйләп вакыт әрәм итүнең хаҗәтен күрмим. Тик шунысын гына искәртеп китом: барысы да гадел кешеләр иде алар. Миңа кагылышлы бөтен нәрсәне бик җентекләп, инәсеннән җебенә кадәр тикшерделәр. Шуңа күрә, ни булыр икән дип көтеп, эшсез йөргән көннәрдә егерме бер килога кимедем мин. Үземнең күзгә күренеп торган гаебем юк икәнен дә сизеп торам бит инде, югыйсә. Ә шулай да, ай-һай, нык уйландыра һәм шөбһәләндерә икән ул андый чакта!..
Бик белеп торам: ә Шәйхине нишләттеләр, дисез инде сез. Үзегезгә мәгълүм, беренче секретарь итеп аны вакытлыча гына (нлгеләп торганнар иде. Чираттагы партконференциядә аның урыныча бүтән кеше — Азат Мнннулловичны сайлап куйдылар...