ВӘХШИЛӘР
жминводы» санаториенда ял итәм. Шифалы су эчәм, дәваланам, Кама ярында табигать матурлыгына сокланып г ' йөрим. Сул ягымда — исеме риваятьләрдә еш телгә алынган елга, елга аръягында — болын, уң ягымда — текә яр. яр өстендә— агачлар. Кайбер урыннарда яр кырт киселгән — таш стена. Төрле төстәге ташның үз матурлыгы бар. Ләкин кемнәрдер бу матурлыкны язу тактасы иткәннәр. Акбур белән дә, буяу белән дә үзләренең исемнәрен язганнар, ике исем уртасына + билгеләре куйганнар. Шактый ук оятсыз сүзләр дә язылган ул ташка. Вәхшилек!
Көрсенеп, авыр сулап, арырак атладым һәм вәхшиләрнең үзләренә тап булдым. Ике егет, бер кыз. Төс-кыяфәтләрен сурәтләмим, чөнки синнән-миннән әллә ни аерылып тормыйлар.
Бер егет икенчесенең җилкәсенә баскан да, сул кулындагы буяу банкасына уң кулындагы пумаланы манып, кызыл ташка ак буяу белән исемнәр яза. Кыз читтән карап ләззәтләнеп көлә. Каян буявын тапканнар да, ничек пумаласын юнәткәннәр. Югыйсә, кибетләрдә дә алар еш булмый бит!
Менә, ниһаять, язу әзер:
• Юра—Аля+Фарид= от Юры алименты».
Беренче егет икенчесенең җилкәсеннән сикереп төште дә, беравык үзенең иҗатына сокланып карап торды. Аннан буш банканы пумаласы белән бергә Камага ыргытты. Өчәүләшеп көлештеләр.
Курка-курка гына яннарына килдем. Курыкмаслык та түгел: егетләрнең икесе дә дага сындырырлыклар. Буяу банкасын ыргыткан кебек, мине дә Камага тондырулары бик мөмкин. Чөнки алар вәхшиләр, кыргыйлар. Ә вәхшиләр уйлап-нитеп тормый.
Шулай да тәвәккәлләдем, беткән баш беткән, мәйтәм.
— Сез, егетләр, ни эшләгәнегезне белеп эшлисезме?
Өчесе дә аптырап, гажәпләнеп миңа карадылар. Янәсе, каян килеп төште бу бөҗәк?!
— Сез матурлыкны пычратуыгызны аңлыйсызмы? Юк, мин сезне гаепләп әйтмим, сорыйм гына, беләсем килә. Бәлки сез, чынлап та. аңламыйсыздыр, сезне аңа өйрәтмәгәннәрдер. Алайса, мин сезгә аңлатыйм... •
И
Мин аларга табигать матурлыгы, кешенең матурлыгы турында озаграк сөйләдем бугай, баштарак гаҗәпсенеп тыңласалар да, соңрак ялыктылар. Егетләрнең берсе икенчесенә:
— Бу картлач эстетика укыта, ахры, — диде.
Икенчесе:
— Юк, минемчә, ул психиатрия больницасыннан качкан, — дип куйды.
Кыз көлде. Минем ачуым чыкты.
— Сез, сез беләсезме кемнәр? Сез — кыргыйлар, сез — вәхшиләр! — дип кычкырдым.
Тагын өчәүләшеп көлделәр.
Берсе:
— Фәрит, аңлат әле шуңа вәхшиләрнең кем икәнлеген, — дигәч, куырылып килдем, сугып егуын көттем.
Әмма ул сукмады, теле белән аңлатты:
— Без сезне тыңладык, картлач, инде безне тыңлагыз, — диде.— Борын-борын заманнарда, сезнең бабаларыгызның бабалары ыш- тансыз-күлмәксез шыр ялангач йөргән вакытта, Аристотель, Конфуций, Гераклит, Демокрит, Платоннар булмаган чакта җир өстендә кыргыйлар, вәхшиләр яшәгән. Алар кыяларга, ташларга хайван, кош һәм кеше сурәтләре ясаганнар. Бүгенге көн галимнәре хәзер ул кыргыйларга рәхмәт укыйлар, чөнки шуларга карап алар борын-борын-борын заманнарны өйрәнәләр. Үтәр йөз, мең еллар, сезнең кебек матурлыкны аңлаучы цивилизацияле кешеләрнең кәгазьгә язган сүзләре юкка чыгар, чөнки кәгазьнең гомере кыска, ә менә без язган бу язу — калыр! Шуңа карап киләчәк галимнәре бүгенге җәмгыять тормышын өйрәнерләр. Әһә, диярләр, әгәр дә Юра белән Аля өйләнешсәләр, балалары булса, аннан Аля Юрадан аерылып Фәриткә кияүгә чыкса, Юра барыбер алимент түләргә тиеш булган икән, диярләр. Тарихмы бу? Фәнме? Төшендегезме вәхшилекнең бик кирәк нәрсә икәнен? Кем өйрәтте дип сорасалар, дүртенче курс студентлары өйрәтте дип әйтегез.
Ике егет, бер кыз көлешә-көлешә китеп бардылар. Нишләргә, ни әйтергә белми басып калдым.
— Эх, вәхшилекнең ни икәнен тел белән әйтмичә, йодрык белән аңлатсалар, сугып ексалар, Камага тотып атсалар, җиңелрәк булган булыр иде!