УТ БРИГАДИРЫ
Бетен гомере буе сварщик булып милеген дипломлы штурман Андрей Акимович Тригубның документаль фактлар нигезендә язылган тормыш сәхифәләре.
инем иң зур кимчелегемне беләсеңме?
-г- Беләм: яшең олы, башың ап-ак. Бөтенләй бабай булгансың.
— Анысы шулай. Җиденче дистәне тутырып киләм, берни эшләр хәл юк. Ләкин хикмәт анда түгел. Хикмәт башкада — мактанырга яратам. Тел бистәләрен җенем сөйми, буш халык, зарарлы халык, ә менә эшләнгән эш белән мактанып алырга яратам...
Без кечерәк заводны хәтерләткән мастерской буйлап зур-зур станоклар, гөжләп торган аппаэшенең, иске детальләрне ремонтлауның ниндидер хикмәтләрен аңлатырга тырышкандай. — Биредә углекислый газ белән эретеп ябыштырабыз. Менә монда флюс кулланып эшлибез. Арырак — плазма белән кисәбез. Искиткеч! Унике мең градус! Эх дигәнче кисә дә ташлый! Компрессорлар заводында мондый җайланма аргон белән эшли. Аргон — кыйммәтле газ. Аны, машина җибәреп, Одессадан кайтарырга кирәк, 6ejS смена эшләрлек баллон унике сумга төшә. Ә мин плазма-ны гади һава белән эшләтәм. Күптән түгел авиация заводыннан бер иптәш бездә булып китте. Фырт киенгән, галстуктан. «Плазмагызны бевгә бирегез. Безнең самолетлар ясыйсы бар, сез аиы сабан төрәннәре кисәргә тотасыз», — ди. «Мин ул төрәннәр белән җир сөрәм, икмәк үстерәм, — дим. — Ашарга ипи булмаса, синең самолетың кемгә кирәк», — дим.
Тригуб үз стихиясендә, сварка һәм ялкын тирәсендә гүзәл! Ул туры, төз бәдәнле, хәрәкәтчән; каты, нык басып йөри; тик яңа яуган кар кебек ап-ак чәче һәм тырышып берәр җитди кәгааь язганда калтырый торган бармаклары гына аның күп гомер кичергән өлкән кеше булуы хакында сөйлиләр.
ОЧЕРКЛАР
ратлар яныннан узабыз, күз камаштыргыч сварка утлары белән ияләнмәгән кешенең котын алырлык цехларны карап йөрибез.
— Күрдеңме? — дип кычкыра минем колакка Тригуб, сварка
Тригуб бик яшьли үз тамагын үзе туйдыра башлый. Шуңа күрә эшсез яшәүне күз алдына да китерә алмый. Хезмәт сөючәнлеге аңарда тормышка кырыс, таләпчән мөнәсәбәт тәрбияли, аның фикер һәм гамәлләрен, яшәү принципларын һәм гадәтләрен билгели. Ул әти- әнисен бөтенләй хәтерләми, күп еллар элек, гражданнар сугышы чорында ук, алар бер-берләрен югалталар һәм шуннан соң беркайчан да очрашмыйлар. Шул авыр һәм кырыс елларда ятим калган барлык Балалар кебек үк, ул вагон һәм вокзал идәннәрендә ауный, бик үк гадел булмаган юллар белән ризык таба, йөри торгач, чекистлар кулына килеп юлыга, балалар йортына эләгә. Биредә ул, колга буе малай, хәреф танырга өйрәнә, биш елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннан елга техникумының пароход йөртүчеләр бүлегендә укый, аны бетергәч, Иделдә йөзә торган «А. С. Пушкин» пароходына өченче штурман итеп эшкә билгеләнә. Беренче җәйдә үк Тригуб Астраханьга эләгә — «А. С. Пушкин» пароходы вак-төяк ремонтка туктый, пассажирларын төшереп, иске, әле Нобельләр үк төзеткән причалларга килеп якорь сала — һәм шунда яшь штурман беренче тапкыр зәңгәр сварка утларын күрә... Адәм баласының утлы дуга ярдәмендә ике кисәк, металлны ялгавын, ялгаган урында тимернең тоташ урынга караганда да ныграк булып чыгуын күреп сихерләнгән Тригуб пароходтан китә. Карл Маркс исемендәге пароход ремонтлау заводында аны автоген участогы белән бер түбә астында урнашкан ярдәмче цехка нормировщик итеп алалар. Буш минут чыгуга, ул зәңгәр яшеннәр патшалыгына чабарга гадәтләнә.
Яңа нормировщикның, үз эше белән шөгыльләнмичә, гел читтә йөрүен сизеп алган завод директоры Николай Гаврилович Кострико көннәрнең берендә сорарга була:
— Син нигә монда чуаласың? Эшең юкмы әллә?
— Кызык ич.
— Эшләп карарга телисеңме?
— Булырмы икән?
— Тырышсаң, булырга тиеш!
Ике көннән ярдәмче цехның нормировщигы Тригуб махсус приказ белән автоген участогына күчерелә, дипломлы штурман өйрәнчек сварщикка әйләнә. Аңа тимер койма белән әйләндереп алынган мәйданчык — эш урыны, аппарат, электродлар, зәңгәр пыялалы маска бирәләр, өйрән диләр. Бәхете бар икән егетнең, өч айдан аны Днепропетровск, Ростов, Харьков, Мариуполь (хәзерге Жданов шәһәре), Саратов кебек шәһәрләрдәге чуен, корыч коя торган заводларга тәҗрибә алырга җибәрәләр. Аннан ул яңа белем туплап кайта, кайтуга үзен мастер итеп куялар!
Сварка эшенең остасы булып танылган Тригубны утыз алтынчы елда Печорага, ерак тайгадагы Шелья-Юр пароходлар ремонтлау затонына эшкә җибәрәләр. Ике ел күп вакыт түгел, әмма яшь мастер вакытны бушка уздырмый, төрле металларны эретеп ябыштырырга өйрәнә. Тыңлап карауга, үсемлекләрнең күзгә күренмәс тукымалары буйлап җирдәге, дымның ничек күтәрелгәнен, яфрагын, сабагын күреп, җимеш һәм игеннәрнең ничек сулавын, җаена карап ни эшләргә кирәген белгән яхшы бакчачы, игенче кебек, Тригуб үз һөнәренең бетмәс-төкәнмәс нечкәлекләрен үзләштерә.
Тригуб төньякта эшли башлаган беренче җәй. Иарьян-Мардан Печораның югары агымына хәтле йөри торган «Совет» пассажир пароходының ишкеч валы сынып чыга. Архангельскидагы төп базага хәтле — 900 километр ара. Аннан яңа вал китертү өчен ким дигәндә бер ай вакыт кирәк, шуның белән бу яклардагы кыска навигация төгәлләнә дә дигән сүз.
Авария булгач, Тригубны да йокыдан уяталар. Төнге ике булуга карамастан, урамда яп-якты. Затонда беркемгә йокы юк. Начальник бүлмәсенә халык тулган: пароход командасы, ремонтчылар... Әрләшәләр, бәхәсләшәләр. Югыйсә, ике генә юл бар: я базадан яңа вал китерергә, я сынган валны ялгап карарга. Тригубтан, сынган валны ялгый аласыңмы, дип сорыйлар. Ә ул, тәвәккәл җан, тота да ♦ алам, дип ычкындыра.
— Булырмы икән? Гарантияң бармы?
— Бар.— алтмыш процент.
Әлеге алтмыш процент гарантияне Тригуб каян алып әйткәндер, алла белсен. Аның беркайчан да валлар эретеп ябыштырганы булмый. Чөнки пароходның куәтле машиналарындагы көчне ишкеч көпчәкләргә тоташтыра, авыр судноны агым уңаена гына түгел, агымга каршы да йөртә ала торган бу төп детальне һәрчак тоташ металлдан ясыйлар. Нәрсәгә ышанган ул — сукыр бәхеткәме, әллә үз сәләтенәме — әйтүе кыен.
Башта Тригуб электродлар белән кайнаша. Пыяла төя, акбур урынына теш порошогы, су урынына агач җилеме алып, измә ясый, тимер чыбыкларга шул измәне сылый... Өч көн буе зәңгәр башлыгын салмый, баш күтәрми эшли Тригуб. Башта электродын бер яктан «төртә», эсселек үзгәреп торудан вал бөгелмәсен өчен, затон эшчеләре арасыннан сайлап алган ярдәмчеләренә «әйләндерегез!» дип кычкырып тора һәм, бер генә мизгел дә тукталып тормастан, каршы яктан ябыштыра башлый.
Ә вал барыбер туры чыкмый, бер очы икенчесенә караганда җиде миллиметрга читкәрәк авыша. Болай караганда тигез дә кебек, төбәп карасаң, шунда ук сизелә. Пароходта, үз урынына куйгач нишләр? Машинаны алдый алмыйсың, ул төгәллек ярата!..
Тригубның шуннан соңгы язмышы нинди юлдан китәр иде, әйтүе кыен. Мондый уңышсызлыктан соң, теләсә кайсы останың да күңеле сүрелүе мөмкин. Очраклы хәл ярдәм итә — затонда бик шәп тимерче табыла.
Петр Игнатьевич дигән кеше була ул, заманында ерак төньякка урман кисәргә килеп, ахырдан шунда төпләнеп калган. Аның кушуы буенча, валны алачыкка алып киләләр. Ярты тонна чамасындагы авыр тимерне күтәреп учак өстенә куялар, каен күмере белән күмеп, утны дөрләтеп җибәрәләр.
Хәзер тимерче эшенең нечкәлекләрен онытып баралар шикелле. Алачыкларда мичкә ни эләкте шуны, күбрәк ташкүмер вагы салалар. Элекке осталар чын күмернең кадерен әйбәт белгәннәр, каен күмерен — үзенә, нарат күмерен үзенә аерым яндырганнар. Уралдагы чуен коючылар, зур басымга түзәрлек сыгылучан металл кирәк булганда, мичләргә күмер вагы сипкәннәр, һава өрдерүне соң чиккәчә көчәйтеп, ялкын өстенә тузы алынмаган чи каен күсәк тык каннар. Хикмәт шунда, наратта металлның уалучанлыгын арттыра торган углерод бар, корымсыз янган каен исә аны чиста һәм бөгелү- чән итә.
Ниһаять, валның ялгаган җире пешкән чия төсенә кергәч, Петр Игнатьевич аның бөгелгән төшен яны белән сандал өстенә алып куярга куша — һәм педальга баса. Шалт! Үлчәп ’карыйлар, тагын сугалар. Аннан тагын, тагын бер сугалар. Булды! Ура! Җиңү!.. Тригубның, шулай дип, бик кычкырасы килә, ләкин хәзер инде ул кушканны үтәп, ярдәм итеп торучы гына.
Ике тәүлектән валны механика цехына игәргә алып киләләр. Тригуб токарьның ничек итеп детальне станокка беркеткәнен, штан- ген-циркуль белән үлчәгәнен, кискеч җайлаганын күзәтеп тора. Йо-
113
МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф УТ БРИГАДИРЫ
мычка хасил булырмы, әллә беренче әйләнештә үк сынып төшәрме— шуны карап тора. Гадәттә, уалучан корычтан — сына торган, сузылучаныннан әйләнмәле йомычка хасил була. Станокны ходка җибәрәләр. йомычка сынмый, кискеч астындагы вал да чиста, тапсыз була. Димәк, металлның структурасы тигез дигән сүз... Әмма Тригубны котларга ашыкмыйлар әле. Иң мөһиме алда була, ике кисәктән ялганган вал урынына куйгач нишләр — шуны тикшерәсе кала. Валны куялар. Беренче көнне үк агым уңаена биш, агымга каршы биш километр юл узалар, ахырдан подшипникны ачып карыйлар — һәммәсе тәртиптә була. Күрәсең, артык төпченүчән, бәйләнчек кеше булгандыр инде, механик тагын бер сынау уйлап таба:
— «Үле йөрештә» сынап карарга кирәк, — ди.
Тәгәрмәч калаклары суны күбрәк ишә алсын өчен, барлык мичкәләрне, кап һәм капчыкларны бер якка өеп, пароходны янтайталар, аннары, аны борыны белән ярга терәтеп, машиналарны бөтен көчкә эшләтә башлыйлар. Тулы көчкә гүләгән машиналар ике сәгать буена пароходны ярга, яр исә, көчле басымга бирешмичә, аны артка этәрә. Сварка түзә! Команданың ничек итеп Тригубны ярга күтәреп чыкканын сөйләп тормыйм, минем өчен сварщикның шул чак-вагы хис һәм фикерләрен, рухи халәтен аңлау мөһимрәк. Аустерлиц янындагы җиңүдән соң Наполеон Бонапарт үзен ничегрәк сизсә, Тригуб та шундыйрак халәттә була, горур һәм бәхетле була.
Шелья-Юрда бер атналап торганнан соң, «Совет» пароходы кабат Нарьян-Марга китә. Ә Тригуб, сварщик буларак, үз гомерендә беренче бүләген ала — кулына исеме язылган алтын сәгать тага.
Сугыштан соң Тригуб Казанга килә, конвейерлар, асылма юллар эшләп чыгара торган иске, инде революциягә хәтле үк салынган «Урак һәм чүкеч» заводына урнаша. Үз эшен белә торган шәп оста биредә дә мактанып алырга ярата торган иске гадәтенә турылыклы кала, тиз арада иптәшләренең хөрмәтен һәм ихтирамын яулый. Ул беркайчан да әзергә хәзер булып утырмый, завод эчендәге субординация дигән нәрсә белән санашып тормый. Әйтик, гади эшче буларак, минем вазифам цех начальнигына, директорга хәбәр итү, ә калганы алар эше, дип яшәми. Үзе башкарган эшкә үтә таләпчән карый, алдына бары тик олы, хәтта көч җитмәслек максатлар куеп яшәгәндә генә кешенең тормыштагы абруе, дәрәҗәсе күтәрелә дип саный.
Алдарак мин, гомере буе сварщик булып эшләгән дипломлы штурманның гыйбрәтле тормышы турындагы бу язмалар документаль характерда булыр дип вәгъдә иткән идем. Әйе, биредәге фактларның һәркайсы документларга нигезләнә. Алар — авторның иң тулы, иң тәфсилле аңлатмаларына караганда да күбрәкне сөйләрлек, чөнки берсендә дә күп язмаларда очрый торган төп кимчелек — булмаганны бар дип раслау, уйлап чыгару юк. Шушы төштә, Тригубның яшәү принципларын аңлар өчен, аның архивыннан берничә мисал китерү урынлы дип уйлыйм
«Казанның «Урак һәм чүкеч» заводы эшчесе ип. Тригуб, яңа сварка аппаратларын эшләтә башлау өчен кирәк булган ток чыганагы һәм кремнемарганец чыбыклар табу мәсьәләсендә ярдәм итүне сорап, «Советская Россия» газетасына үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде,— дип яза Бөтенроссия халык хуҗалыгы советының председатель урынбасары В. Ефремов.— Халык хуҗалыгына тагын да җитештерүчән сварка аппаратлары кирәклеген искә алып, Бөтенроссия
халык хуҗалыгы советы Росглавэлектроснабсбытка «Урак һәм чүкеч» заводы өчен ВС-200 маркалы биш турайткыч бирергә боерды.
•* 5 июль, 1961 ел».
Газеталар, төрле хуҗалык оешмалары белән элемтәдә тору эшкә нык ярдәм итә, шул ук вакытта күп кенә мәшәкатьләр дә тудыра. Бе- ♦ рәр кызыклы фикерен, ниятен тормышка ашыру артыннан йөргәндә, з Тригубка беркемгә билгеле булмаган эчке серләрен ачарга — нәрсә = эшләгәнен, ниләр башкарырга җыенганын сөйләп бирергә туры ки- < лә. Нәтиҗәдә аны тинтерәтүче кешеләр күбәя, һәркайсы өйрәт ди, = киңәш сорый. , -°
«Казандагы «Гаро» заводы углекислый газ белән £ эретеп ябыштыра торган шланглы ярымавтомат кайтарт- ф кан иде, әмма белгеч булмау аркасында, аны эшләтә алмый тора. «Гаро» заводына техник ярдәм күрсәтү өчен о ип. А. А. Тригубны җибәрүне сорый.
Завод директоры С. Феденев». “
Үтенеч кәгазенең бер почмагында «Урак һәм чүкеч» заводы ди- < ректорының резолюциясе:
«Ип. Тригуб! Дүшәмбедән 3 көнгә рөхсәт. Иптәшләргә £ ярдәм итегез. ai
14 сентябрь, 1962 ел». £
Яхшылыктан яхшылык эзләмиләр, диләр, әмма яхшылыкның үзен ничек аңлыйсың бит — хикмәт әнә шунда. Тирә-юньдәге кешеләрнең сиңа карата булган кадер-хөрмәте дипме, әллә кешене беркайчан да ахыры булмый торган, аны ачышлар юлына этәрә торган яңа эзләнүләр бәхете дипме?!.
Озын сүзнең кыскасы шул, «Урак һәм чүкеч» заводыннан — тәмам ияләнгән, аңа дан һәм хөрмәт китергән, җитәкчеләрнең игътибарлы карашын, иптәшләренең хөрмәтен казанган җирдән — Тригубны, кызыктырып, авылга алып китәләр.
Тау чаклы вәгъдәләр, җиңел эш, рәхәт тормыш белән дә түгел, ә эшлекле һәм нык ихтыярлы барлык кешеләрне мавыктыра торган нәрсә — үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге белән кызыктыралар.
Инде пенсия кенәгәсе хакында уйлар чак якынлашып килгәндә «Сельхозтехника»га эшкә күчәргә өнди башлагач, Тригуб аның җитәкчеләреннән: «Ә сезнең нәрсәгез бар соң?» — дип сорый. Берләшмә председателе Николай Григорьевич Энвальд мондый кешеләрнең — яшәлгән һәр көнне башкарган эше белән үлчәргә гадәтләнгән, эзлә- нүчән табигатьле тынгысыз җаннарның күңелен ничек кузгатып буласын яхшы белә.
— Бездә хәзергә берни дә юк,— ди ул, турысын ярып сала. — Аның каравы, колач — бөтен республика. Бар эшең кеше күзе алдында. Иске тимер-томыр ямап утыру белән генә калмабыз, үзебезнең ремонт индустриясен булдырырбыз, тузган детальләргә икенче гомер бирербез. Барлык сварщиклар башлыгы — бригадир булырсың, алар 500 ләп кешегә җыела. Үзең белгәнне аларга өйрәтерсең, шунда сиңа игенчедән дан һәм хөрмәт булыр!
Менә шулай, нәкъ пенсиягә чыгар алдыннан Тригуб шәһәр пропискасын авылга алмаштыра, үз сүзләре белән әйткәндә, дан һәм хөрмәт эзләп, «Сельхозтехника»ның Биектау авылындагы төп базасына эшкә күчә.
Республика буйлап йөрү өчен, Тригубка шофер белән махсус машина — электродлар, трансформаторлар, төрле тимер-томыр белән
тулган тугыз урынлы фургон бирәләр. Шул машинасына утырып, бер көнне минем янга килеп чыкты бу. Бик ярсыган, күренеп тора, кемгәдер, нәрсәгәдер ачулы.
— Әйдә, гауга күтәрәбезме? — ди бу.
— Нәрсә өчен?
— Горелкалар өчен. Бөтен җирдә пропан-бутан тулып ятканда, сасы карбид белән эшләү — адәм көлкесе бит. Пропан-бутанга резин шланг булса, шул җитә. Мин монда бөтенесен яздым.
Папкасыннан алып, ул миңа зур мәкалә тоттырды. Металлны кыйммәтле ацетилен урынына сыек газ ярдәмендә кисү яки эретеп ябыштыруның өстенлекләре хакында язган. Шулай эшләү күп тапкыр гадирәк, арзанрак, уңайлырак икән.
Минем сварка буенча мәгълүматым әллә ни тирән түгел, шуңа күрә төпченергә булдым:
— Нәрсә бу, Америка ачуыңмы әллә? Сиңа хәтле пропан-бу- танны белмәгәннәрмени?
— Белгәннәр. Мин бу турыда биш ел элек укыган идем. Горел- касын исә күргәзмәдә генә күреп калдым.
— Шулай булгач, акыл сатудан ни файда? Кем гаепле, эшне кем тоткарлый, шуларны камчылау кирәктер.
Ул чагында мин Тригубны рәтләп белми идем әле. Дөресен әйткәндә, бер-ике көннән Тригуб кабат килеп чыгар дип көтмәгән дә идем. Бик теләп бай тәҗрибәсен уртаклаша, төрле сәбәпләр аркасында халык хуҗалыгында үзләренә юл яра алмый торган яңалыклар хакында оста итеп сөйли белгән төпле белгечләр, акыллы инженерлар, зур-зур җитәкчеләр күп. Әмма төп мәсьәләгә килеп җиткәч — ни өчен, кем аркасында мөһим эш тоткарланып тора, аның эшләгән урынын, исем-фамилиясен атарга чират җиткәч — нишләптер дәрт кими, кешеләр куркып-өркеп калалар...
Мәкаләсенең икенче варианты өстендә Тригуб күпме утыргандыр, өзеп әйтә алмыйм. Бәлки, кызып китеп, бер утыруда язып аткандыр, әмма яңа вариант усал, ачулы тон белән язылган, берәүне дә тыныч, битараф калдырырлык түгел иде. Иң яхшысы, әйдәгез, «Советская Россия» газетасының беренче битендә «Мөһим темага хат» дигән рубрика астында басылган «Гаҗәеп горелка» исемле ул мәкаләне тагын бер кат укып карыйк:
• Мин үзем сварщик, «Татсельхозтехника» берләшмәсенең инструкторы. Республика буйлап йөрим, халыкны тракторларның, машиналарның тузган частьләрен ремонтларга өйрәтәм. Безнең эштә иң кыены, ихтимал, ацетилен табудыр. Көтмәгәндә, ацетиленсыз эшләп була, аны сыек газ белән алмаштырырга мөмкин икән, дип ишетәбез. Җитмәсә, ацетиленны алмаштыра торган газ алты тапкыр арзанрак тора ди. Өченче ел СССР Госпланының председатель урынбасары А. Лалаянц урыннарга бер кәгазь җибәргән иде. Ул документта Бөтенсоюз автогенмаш фәнни-тикшеренү институты тарафыннан үткәрелгән тәҗрибәләр пропан-бу- танның сварка эшенә тулысынча яраклы булуын күрсәтте... СССР Госпланы металларны газ ялкыны белән эшкәрткәндә табигый һәм сыек газларны мөмкид хәтле киңрәк файдалануга юнәлтелгән чаралар билгеләргә киңәш итә», диелгән иде.
Киңәш итүе җиңел, эшләве кыенрак...
Газ ярдәмендә эретеп ябыштыра торган гаҗәеп горел- каны мин беренче тапкыр 1968 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә күрдем. Күрүгә түзмәдем — әлеге институтка киттем:
— Горелкагыз белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатмассызмы икән? — дим.
Дөресен әйтергә кирәк, институтта мине әйбәт каршыладылар. Анда жәмгысы дүрт мәртәбә булдым, сораулар белән галимнәрне туйдырып бетердем, яңа технологияне өйрәндем. Ләкин миңа горелкалар кирәк. Ни эшләргә? Мәс- ♦ кәүдәге әлеге гаҗәеп горелкаларны эшләп чыгара торган з кислородлы машина төзелеше заводына чаптым. Ничек тә = булса табылыр, Госпланның «тиешле чаралар билгеләргә» < дигән кәгазе бар бит, дип юатам үз-үземне.
Мине заводның капкасыннан да уздырмадылар. Баш - инженер телефоннан: «Нарядыгыз бармы? Фондларыгыз * бармы?» —дип сорады да трубканы куйды. ф
Үзенең үк тәкъдимнәрен материаль һәм оештыру ча- х ралары белән ныгыту юнәлешендә СССР Госпланы берни 2 дә эшләмәсме икәнни?» Z
Мәкалә китте. Без Тригуб белән аны кайчан басарлар икән, бас- 2 кач, «хат эзеннән» нинди чаралар күрерләр икән дип, көннәрне, сә- - гатьләрне саный башладык. Тригуб редакция белән дус яши. Күп ел- _ лар буена газета битендә эшлекле тәкъдимнәр белән чыгыш ясап ки- ~ лә, иптәшләре, тормышта очраган яхшы һәм әйбәт кешеләр турында 7 яза, җитди мәсьәләләр күтәрә, чөнки белә, газета аша яңгыраган сүз— * трамвайда барганда яки тәмәке тартканда сөйләнә торган гайбәт тү- - гел, ә бәлки күп миллионлы зур аудитория алдында җаваплы чыгыш ясау. Шуңа күрә ул беркайчан да җавапсыз калмаска тиеш.
Шулай бервакыт заводка ниндидер материаллар, станоклар алып кайту, берочтан, ничек эретеп ябыштыруларын карау өчен, аңа Волгоград өлкәсенә барырга туры килә. Завод буйлап йөри, андагы эшләр белән таныша. Кайткач, «Толкачлар» янында бер көн» исемле зур мәкалә язарга утыра.
«Моңа кадәр «толкачларны» фельетоннар, мәкаләләр буенча гына белә идем, һәм менә күптән түгел аларны тормышта, әгәр шулай әйтергә яраса, «эш өстендә» күрергә туры килде. Бу хәл Волгоград өлкәсенең Кызыл Армия районына сварка эшенең яңа алымнарын өйрәнергә баргач булды.
Гостиницада урын юк иде. Колхоз базарының гомуми торагына урнаштым. Блокнот алдым да, бүлмәдәшләремә ияреп, корыч арканнар эшли торган заводка киттем. Килдек, халык җыелган, иллеләп кеше бардыр. Утырганнар, көтәләр. Ни генә эшләнми монда! Берсе бугазын киереп акыра, башкала белән куркыта. Икенчесе, төчеләнеп, бөге- лә-сыгыла, шыпырт кына пышылдый:
— Шурочка, җаным, мин цех белән килештем, бөтен эш синнән тора. Изгелегеңне онытмам...
«Толкачлык», әгәр шулай әйтергә яраса, тыелган эш. Шуңа күрә җитәкчеләр ачыктан-ачык алдашырга керешәләр. Командировка кәгазьләрендә: «номенклатураны хәл итү өчен җибәрелде», «бракның сәбәбен ачыкларга», хәтта «тәҗрибә уртаклашырга» дигән язмалар пәйдә була.
Мин бернинди дә «Америка ачмыйм», болар һәммәсе күптән билгеле нәрсәләр. Тик шуны аңлый алмыйм: «толкач» дигән зат ни өчен яши соң? Бездә кирәгеннән артык кайгыртучан җитәкчеләрне авызлыкларлык көч юкмы әллә?»
Мәкалә «Советская Россия» газетасының 1961 елгы 16 ноябрь санында басыла. Әллә ни күп вакыт узмый, КПСС Үзәк Комитетының РСФСР буенча бюросы әлеге мәкалә уңае белән төпле карар кабул итә.
«Тикшерү күрсәткәнчә.— диертә карарда,— күп кенә' предприятие директорлары, совнархозларның, оешма һәм ведомстволарның җитәкчеләре дәүләтнең «толкачларны» командировкага җибәрүне тыю турындагы карарын бозалар, материаль-техник тәэминат эшен оештыруны яхшырту өчен тиешле чаралар күрмиләр. Агымдагы хуҗалык елында Магнитогорск металлургия заводына төрле совнархоз, предприятие һәм ведомстволарның 3238 эшчесе командировкага җибәрелгән. Саратов подшипник заводы- г на—1427 кеше, Тула совнархозының Яңа Мәскәү химия
комбинатына — 1560 кеше, Свердловск совнархозының Беренче Урал труба заводына 1703 кеше килеп киткән. Иң куп «толкачларны» Свердловск. Чиләбе, Удмуртия. Ленинград, Новосибирск һәм күп кенә башка совнархозларның предприятиеләре җибәргән.
Әйбер һәм материалларны «толкачлар» ярдәмендә юнәтү кебек начар практика ямьсез формалар алып бара...» Газетаның беренче битендә гади эшченең мәкаләсе басыла, шул мәкалә буенча дәүләт, югары партия органы махсус карар кабул итә— кайда, башка кайсы илдә хезмәт кешесенең сүзенә шулай колак салалар икән?! Билгеле, һәр мәкалә мондый бәхетле язмышка юлыкмый. Әмма ни генә булмасын, үз юлында нинди генә киртәләргә очрамасын, ахыр чиктә гаделлек барыбер җиңеп чыга.
...«Гаҗәеп горелка» исемле мәкалә басылганга айлап гомер узды, ә нәтиҗәсе һаман да күренми. Дөньяда көтеп ятудан да кыен эш юктыр. Ниһаять. Тригубның түземлеге бетә, ул, җыенып, редакциягә китә. Аның ничек итеп кабинетлар буйлап тузынып йөргәнен, ничек итеп формалистларны теткәнен күз алдына китерү кыен түгел. Хәер, иң ныгы журналистларга эләгә, аларга карата ул бигрәк тә таләпчән. Эш Тригубка усал, принципиаль хәбәрче Гриша Орлов- скийны беркетү белән тәмамлана. Алар икәүләп бәхетсез язмышлы го- релкалар турындагы мәкалә эзе буйлап чыгып китәләр. Завод, институт. министрлык... әлеге сәяхәттән соң тагын бер мәкалә языла...
Бу мәкалә басылып чыкканнан соң Тригуб югалды. Ихтимал, горелкалар мәсьәләсе, ниһаять, хәл ителгәндер, эшләр ул уйлаган дәрәҗәдә ук катлаулы булмагандыр, аларны күбрәк чыгара башлаганнардыр. һәм картлач тынычлангандыр, дип уйладым.
Ә ул, баксаң, сварка эше буенча күчмә күргәзмә оештырып йөргән, үзе белән әлеге горелкаларын, пропан-бутан баллоннары алган да республика буйлап халыкка газ ярдәме белән эретеп ябыштыру ысул- ‘ ларын өйрәтергә чыгып киткән икән. Идел, Кама аръягында, Вятка- да, Зөядә булган, «юл уңаеннан» башкортларга, мариларга кереп чыккан. Сәяхәттән кочагы белән рәхмәт кәгазьләре алып кайткан.
Бер елдан Тригуб минем янга, шатлыгын яшерә алмаган сабыйдай, елмаеп-балкып килеп керде:
— Булды! Бүген карбидтан бушаган соңгы мичкәне металл ватыгына озаттык, минем егетләр бары пропан белән генә эшли. Елга 60 мең сум табыш дигән сүз. Хәер, хикмәт акчадамыни?! Эш шәп бара!..
Мондый ашкыну һәм түземсезлек үзенең ярты гасырдан артык гомерен багышлап та аны һич тә туйдырмаган хезмәте белән горурлана алу сыйфаты Тригубка каян килгәнен күпләр белмидер дип уй- ф лыйм. Туймау гына түгел, киресенчә, ул көн саен сварка эшенең _ билгесез яңа якларын ача бара. Моның хикмәте, минемчә, шунда, Z сварка аның өчен гадәти эш кенә түгел, ул аның өчен, кешеләрдә та- 5 бигатькә, сирәк очрый торган сәнгать әсәрләренә карата туа торган - мәхәббәт кебек, зур хискә әйләнгән. Матур булганы өчен түгел, ә ке- 2 ше эшчәнлегенең бер төре буларак, халыкка байлык, бәхет китергәне н өчен. Нәкъ әнә шуңа күрә зәңгәр дуга очкыннарыннан ул чиксез =* ләззәт ала! ♦
Аек акыллы кеше буларак, Тригуб бер нәрсәне төптән аңлый: ил. а гомум кешелек мәдәниятенең алга барышы ахыр чиктә һәр шәхес- ® нең тырышлыгына бәйләнгән. Хәер, эшнең зуры яки кечкенәсе бул- s мый, хикмәт — эшен башкарганда кешенең үзен ничек хис итүендә. - Иң зур хокук һәм көчкә ия булып та, бәләкәй генә киртәне атлап „ чыгарга куркып калырга мөмкин, беренче карашка вак кына булып х күренгән эшләрне үтәгәндә дә рух һәм характерың белән күкләрдә ~ йөзәргә мөмкин.
«Сельхозтехника»ның Тригуб эшли торган Биектау заводында машиналар, тракторлар белән бергә сабан төрәннәре кебек нәрсәләрне -дә ремонтлыйлар. Гадәти төрәннәрне төзәтү кыен булмый, тузган өлешен кисеп ташлыйлар да яңаны ябыштыралар. Әмма завод кешеләре, сука төрәне озаграк хезмәт итсен дигән ният белән, төрән йөзенә үтә каты катнашма — сормайт ялгый башлыйлар. Сормайт — игенчегә җәннәт, ремонтчыга — тамуг газабы. Өч мең төрән кискәннән соң аппарат сафтан чыга. Үз һөнәрен яраткан кеше кыен хәлдән ничек котылырга белми иза чиккән оста буларак, Тригуб ачуыннан шартларга җитешеп йөри. Ниһаять, Мәскәүгә, автоген машина төзелеше институты директоры, күптәнге танышы Игорь Александрович Антоновка шалтырата.
— Игорь Александрович, тыңлагыз әле, — дип ялвара ул авто- генмаш директорына.— Шул юньсез сормайт җәфалый. Булыша алмассызмы?
— Сәер кеше син, Андрей Акимыч, — ди Антонов. — Мең километрдан торып мин сиңа ничек булышыйм ди? Белмисеңмени: врачлар телефон аша рецепт та, консультация дә бирми. Килеп чык, бергәләп уйлашырбыз.
Тригуб — юл йөрергә күнеккән кеше. Портфеленә электр бритвасы, сабын, сөлге, порошок белән щетка төреп сала, һәркайсы унар килограммлы ике төрәнне кәгазьгә төрә, бау белән бәйли — һәм юлга чыга. Йөк ипсезрәк икән. Вагонга кереп, төеннәрен дөбердәтеп идәнгә ташлауга юлчылардан берсе шаяртып куя:
— Нәрсә, башкалада тимер-томыр беткәнме әллә?*
— Анда башка төрлеләре, мондыйлары дефицит.
Кыскасы, Мәскәүгә Тригуб хәвеф-хәтәрсез килеп җитә. Институт директоры кабинетына тимерләре-ниләре белән барып керә, шуның белән охшап та куя. Төеннәрен сүтеп, тимерләрен тартып чыгара, үзенең нинди бәлагә тарганын сөйләп бирә.*..
— Ярар, бу бәла бәла түгел,— ди Антонов.— Килгәнсең икән, бик шәп! Хәзер үк Барнаулга чыгып кит. Анда безнең заказлар бу
енча плазмалы өч аппарат ясыйлар, аргон да, гелий дә түгел, ә гади һава белән кистерә торганны. Берсен ал, тик эш өчен, тикшереп эшләтеп карау өчен. Галимнәргә дә ярдәм ит. Килештекме?
— Мә бишне!
Шәхсән, мине Тригубның табигатендә һәм язмышында барыннан да ныграк уйландырган, гаҗәпләндергән нәрсә — аның гади бригадир кулыннан килмәстәй хыялларны тормышка ашырырлык фикердәшләр таба, үз уйларын галимнәргә, хуҗалыкчыларга, тәэминатчыларга, завод җитәкчеләренә, партия хезмәткәрләренә йоктыра белүе. Холык-гадәтләре, хезмәт урыннары белән төрле-төрле булган ул кешеләр, аның теләк-хыялларын якын итәләр, чөнки үз максатына, үз дигәненә ирешә торган эшлекле булуын сизәләр.
Е. О. Патон исемендәге электросварка институтыннан техник фәннәр кандидаты Д. М. Кушнеров, үзенең коллегасы белән киңәшкәндәй, Тригубка хат яза:
«Безнең лабораториядә валларны һәм 40—50 миллиметрлы, аннан да юанрак күчәрләрне үзгәреп торучы электрод ярдәмендә киң катлы итеп эретү буенча уңай тәҗрибә тупланды. Бәлки сез бу алым белән кызыксынырсыз һәм аны терсәкле валларны ремонтлаганда кулланып карарсыз?!»
«Мәскәүдәге кичке металлургия институтында пайкалау эретмәсе һәм аны алюминий детальләрдәге кимчелекләрне төзәткәндә куллану технрлогиясе эшләнде, —диләр металлургия галимнәре, ачышлары белән уртаклашып һәм шунда ук фән мәнфәгатьләрен кайгыртуларын да сиздерәләр. — Ремонт эшен яхшырту белән чын-чыннан кызыксынган кеше буларак, без сезгә авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазларындагы алюминий детальләрне ремонтлаганда флюссыз пайкалау алымын куллану эшендә бергәләп эшләргә тәкъдим итәбез.
Пайка эшләре буенча фәнни җитәкче, техник фәннәр кандидаты, доцент Г. Смирнов.
17 февраль, 1977 ел.»
Хәер, хезмәт кешесенең даны шулай зур булганга нигә гаҗәпләнергә?! Популярлык спортчыларга, артистларга, космонавтларга гына хас нәрсә түгелдер бит! Тригуб популяр һәм бәхетле кеше икән, бу аның характеры, табигате белән генә түгел, ә заманның үзе белән аңлатыла, ялкау һәм авыр кузгалучан кешеләргә караганда булдыклы һәм энергияле кешеләргә фикердәшләр һәм көрәштәшләр табуы күп тапкыр җиңелрәк булуын гына күрсәтә.
Тригуб көчле оптимист булуы белән бәхетле, уңышсызлыкларга юлыкса да, иң изге теләкләре ерак киләчәктә генә тормышка ашачагын яхшы белсә дә, өметсезлеккә бирелми. Киртәләр һәм каршылыклар никадәр кыенрак булса, үзенең теләк һәм омтылышларына, язмышына *Нык ышанып, ул һәртөрле объектив һәм субъектив хәлләрнең чытырманнарын тагын да үҗәтләнебрәк ера башлый.
«Сельхозтехника»да бишенче елын эшли башлагач, Тригуб исәп- ләп-санап карый: төрле курслар ачып, күчмә күргәзмәләр оештырып, ул авыл мастерскойлары өчен күп булса ярты меңләп кеше хәзерләгән икән.
Дөрестерме, юктырмы, шундый бер вакыйга турында сөйлиләр. Белемнәрен күтәрү өчен, районнардан сварщикларны җыеп алалар,
курсның программасы белән таныштыралар. Тригуб бу вакыт ялда икән.
— Тригуб буламы? — дип сорый курсантларның берсе.
— Юк, әле генә ялга китте, бер айдан кайтачак, — диләр.
— Алайса, без дә бер айдан килербез, — диләр сварщиклар һәм өйләренә кайтып китәләр. ♦
Тригуб хакында сөйләгәндә, аның характерына хас тагын бер 3 сыйфатны билгеләп үтәсе килә: сүз аның башлаган эшне тәмамлап = куярга яратуы хакында бара. Бу очракта инде ул безнең алга гади Z- бригадир гына түгел, олы фикер, бөек хыяллар белән яши торган = зур дәүләт кешесе булып килеп баса.
Бер уйлаганда, бөтен эше рәтләнеп бара кебек: китап языла, к эшнең рәтен белгән сварщиклар саны артканнан-арта бара, шул чак 2 электродлар җитми башлый. Сварка күбрәк кулланыла, ихтыяҗ * арта. “
— Нәрсә, сварщикларың шулай тик ятармыни? — дип бәйләнә - аңа Энвальд.— Әллә ни кыен эш түгел, электродларны үзебез ясап = карыйк. £
— Ә майлагыч пресслар, шарлы тегермәннәр, эретү мичләре, - ташваткыч агрегатлар һәм механик иләкләрне каян алабыз?
— Без ни өчен куелган, әзергә хәзер булып утырыргамы? Н. Хик- * мәтне укыганың бармы?..
— Әгәр син янмасаң, әгәр мин янмасам, бу дөньяны кем як- “ тыртыр... 7
— Әйдә, яктырт дөньяны!
Электродлар ясау турындагы фикерне ул башта «Сельхозтехника» ның Бөтенроссия берләшмәсендә күтәреп чыга. «Нинди шәп идея! Молодцы! Әйдәгез-әйдәгез!» дип хуплыйлар аны, тырышлыгы өчен мактыйлар, әмма ярдәм итмиләр. Ярдәм итә алмыйлар — мөмкинлек юк. Мондый очракларда, командировка кәгазен кесәгә тыгып, кире кайтып китәргә дә мөмкин, тырышып йөргәнеңне аклар өчен, билетларыңны, командировка кәгазендәге мөһерләрне күрсәтәсең. Бу кадәресе әллә ни кыен түгел.
Бүгенге уңышсызлыкка караганда, киләчәк хыялларына күбрәк ышанучы, оптимист табигатьле Тригуб, тагын бер «юк» дигән сүз ишетү өчен, башкаладан Одессага чыгып китә.
«Бездә планлы хуҗалык. Нарядлардан тыш, коры рәхмәт сүзенә ышанып, кем читкә завод хәтле завод биреп җибәрсен, —диләр аңа. — Сез сораган комплектны без елга бишне генә җитештерәбез, һәркайсы Госплан югарылыгында бүленгән».
Кайтканда Тригуб Одесса—Мәскәү экспрессына утыра. Вагон дерелди, көпчәкләр дөпелди, тәрәзә артында табигать үзгәреп тора — очсыз-кырыйсыз Украина далаларын Россия урманнары алмаштыра. Юлны, гадәттәгечә, сүз белән кыскарталар. Билгеле, Тригуб түзми, зарланып ала, ни эзләп йөргәнен сөйли. Шундый бәхетле очрак туры килүен әйт син. Юлчыларның берсе үзе яшәгән Куйбышев шәһәрендә «Электрощит» дигән завод булуын, ни өчендер шундагы электрод цехын сүтәргә җыенуларын әйтеп ташлый. Тригуб өчен көзге яңгырлы сүрән көн яңадан ал шәфәкъле җәйге таңга әйләнә. Беренче станциядә үк төшеп, тел ачкычына дип, ул бер ярты алып менә, ипләп кенә юлчыдан сорашабелешә башлый...
Казанга да кереп тормыйча, Мәскәүдән туп-туры Куйбышевка китә. Эх, бу хыялларның өрфиядәй юка пәрдәсе! Татлы хыялларга бирелеп, ул шатлыктан җиде кат күккә менеп җитә, һәм реаль дөнья аны, лып итеп, каты җиргә төшереп утырта.
— Теләсә кемгә биреп җибәрергә ул сиңа атаң малы түгел,— ди кырыс чырайлы завод директоры.
Тригуб та нык торырга була:
— Мин дә бит кардәшем өчен йөрмим,— ди.
— Йөрмәсәң соң. Тәртип дигән нәрсә бар. Миңа өстән кәгазь китер, аннан агрегатларны теләсә нишләт. Сүтеп ташлагач, бәласе генә артачак. Тегендә-монда ташып, таратып бетерәчәкләр.
Бу юлы Тригуб акыллырак эшли, үз файдасы артыннан түгел, ә бәлки «Сельхозтехника» мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүен раслый торган рәсми кәгазьләр алырга башы җитә. Шуларны тотып, ул Энергетика һәм электрофикация министрлыгына китә, чират җиткәнне көтеп, ике көн кирәкле Главканың ишек төбендә утыра. Аның каравы, яңа гына станоктан төшкән көмеш акча кебек, шатлыктан балкып кайтыр юлга чыга! Могҗиза белән кулга төшкән җиһазларны ничек итеп тагылма арбалы унсигез машинага төяп алып кайтулары, яңа урында аларны ничек корулары, ничек эшләтә башлаулары хакында, ихтимал, сөйләп тору кирәкмидер. Башка кыенлыклар нинди авырлык белән җиңелсә, бу юлы да шулай була. Хәзер конвейер эшли, елына трактор детальләренә, авыл хуҗалыгындагы башка техникага ныклы, ышанычлы җөй булып ята торган ике йөз тонна металл чыбык бирә.
Мәскәүдәге кичке металлургия институты галимнәре белән бергәләп эретеп ябыштыруның яңа ысулларын үзләштергәч, бәхет һәм уңышлар теләп, галимнәр өйләренә кайтып китәләр — яңалыкларны тормышка ашыру Тригубка кала. Припайлар ясау өчен цинк, алюминий, галлий кирәк булганда, аны ничек тормышка ашырасың? Алюминий белән цинк күп, ә галлий юк. Ихтимал, алтыннан да кыйммәтрәк торадыр.
Нишләсен Тригуб — Мәскәүгә, Төсле металлургия министрлыгына, аның сирәк металлар бүлегенә юл ала, кирәкле Главканы, кирәкле кешене таба, гозерен әйтә.
— Исәнмесез. Безгә 10 килограмм галлий кирәк иде.
— Сез кайдан?
— Татарстаннан, «Сельхозтехника» сварщигы.
— Ерактан икән...
— Республиканың ат^занган механизаторы. — Тригуб өстәлгә кызыл тышлы кенәгәсен чыгарып сала.
— 10 килограмм дисезме? Кичә без космос ихтыяҗлары өчен 120 грамм язып бирдек. .
— Бирсәгез соң. Сез шулай хәерче яшәгәнгә кем гаепле? Яхшырак эшләргә, ихтыяҗларны белеп торырга кирәк. Сүз уңаеннан әйткәндә, мин СССР Журналистлар союзы члены да әле. Кичә «Правда»да минем фельетонымны бастылар. Рәхим итегез!..
Тригуб куен кесәсеннән кызыл кенәгәсен, папкасыннан «Правда» газетасының «Флюс астындагы күбек» дигән баш белән чыккан мәкаләсе басылган соңгы санын чыгарып сала. «Правда» газетасын Тригуб Главка башлыгына истәлеккә калдыра, ә кесәсенә 5 килограмм сирәк металл — галлийга наряд салып кайтып китә.
Соңгы тапкыр Тригуб минем янга үзенең республика берләшмәсенә барышлый керде. Кабаланган, дулкынланган.
— Телисеңме, бер нәрсә күрсәтәм?—ди.
— Тагын берәр могҗиза уйлап таптыңмы?—дим төрттереп.
— Күрерсең,— минем төрттерүгә аның исе китмәде, бик мәгънәле итеп, серле генә елмаеп куйды. Гүя ул, чыннан да, берәр могҗиза уйлап тапкан.
Без район үзәге Арчага, Киров өлкәсе белән чиктәш булган, нәкъ Вятка ярында утырган Балтач якларына чыгып киттек. <
Юл буе Тригубның хәйләкәр һәм серле елмаюын күзәтеп бар- з дым, тизрәк ни булганын беләсем килә. Ә ул дәшми! Ба.-аоыз төрле = юк-барны сөйләшеп. Эш турында ләм-мим. Әйтерсең балыкка, гөм- 5 бәгә, я булмаса ауга гол тотабыз! Ниһаять, мин түзмәдем, ул көтмә- £ гән яктан һөҗүмгә күчтем. й
— Кара әле, Андрей Акимыч, син бит хәтта тозны да чират- н сыз алырга гадәтләнгән адәм. Син әрсез кеше, кемнедер күкрәк бе- . лән этәсең, кемнедер җилкә белән төртәсең, баксаң, син инде иң * алга чыккан, башкалар калып тора.
— Ишетмәсәң ишет!—Тригуб урындыгыннан сикереп торыр - хәлгә җитте.— Чиратка мин тоз алырга тыкшынаммы әллә? Мин эш - артыннан йөрим. Торбалар ялгый торган трассаларда гына ул шак- - каттыргыч автоматлар. Бүтән урыннарда эш күбрәк һәвәскәрлеккә, ' энтузиазмга корылган. Мин эшемне башкаларга күрсәтергә оят бул- ~ масын дип, аны шәп итеп башкарырга тырышам, син миңа нәрсә _ тәкъдим итәсең? Зәңгәр пыялага карап, галимнәр патент алганны, аннан һәртөрле тәжрибә, сынаулар уздырганны, ниһаять, эшнең < Госпланга, министрлыкка, завод конвейерына барып җиткәнен ' көтеп утырыргамы? Әйт менә: «Тригуб, яле, синең сварщикларыңа нәрс^ кирәк? Нигә дәшмисең?»— дип миннән кайчан сорарлар...
Балтачта Тригуб мине трактор мастерскоена алып китте. Тузган тормоз барабаннары, цапфылар, терсәкле валлар, юнәлткеч тәгәрмәчләр, тормоз шкифлары, тоташтыргыч муфталар, тагын дистәләрчә башка детальләр ремонтлый торган төштәге ике аппарат янына алып килде. Берсендә зур түгәрәк каток ремонтлыйлар — флюс ярдәмендә зәңгәр утлы чыбык урыйлар, шуның өстенә металл Ъретеп салалар. Аннары станокта артык катламнарны кырдырып алалар, шомарталар, детальне утта чыныктыралар, шуннан ул кабат хезмәт итәчәк.
Икенче аппаратта махсус курслар бетергән дүртенче разрядлы яшь сварщик Вакыйф Шакиров һәм читтән торып белем бирүче Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау кафедрасы доценты А. И. Смирнов (күренеп тора. Тригуб аны Мәскәүдән ниндидер исәп-хисапларын тикшерү һәм бер- очтан киңәш сорау өчен чакырып китергән) нәрсәдер эшләп яталар. Парикмахерларда кешеләргә одеколон сиптерә, малярлар йорт агарта торган пульверизаторга охшатып ясалган плазма аппараты, га- дәти горелка гүли. 15 мең градус эсселектә металл порошок газга, гади күз белән күреп булмастай атом һәм молекулаларга әйләнә, шуның белән тигез итеп тузган өслекне каплап чыгалар. Тиз дә, төгәл дә! Плазмалы аппарат башка төрле сварка машиналарына караганда дүрт тапкыр күбрәк җитештерүчән, металл бер ярым мәртәбә азрак китә, ә деталь ике мәртәбә ныграк булып чыга.
— Хәтерем ялгышмаса, бу Россиядәге бөтен авыл мастерскойларындагы бишенче аппарат,— дип мактана Тригуб, кабат үзенә якын ут һәм сварка стихиясенә бирелеп.— Сирәк очрый торган нәрсә, ә могҗиза дип уйлыйсыңмы? Юк. Металлны газга әйләндерә торган приборларны утыз тугызынчы елда ук эшлиләр. Плазмалы горелкаларны илле алтынчы елда ясарга өйрәнәләр. Безнеке кебек гади мастерскойларда мондый машиналар кайчан була әле? Кеше
гомеренең яртысы юк дигән сүз. Плазма өчен аппаратларны берәмләп чыгаралар, сиптергеч порошокларны аптекадагы дарудан да азрак бирәләр. Үткән юлы төрле порошоклар табу өчен үзем белән әллә нихәтле запчасть алырга туры килде.
Мин түзмәдем, кулга блокнот белән ручка алдым.
— Яз, яз. Тик эшкә ярдәм итәрлек булсын. Мохтаҗлыктан төрлечә алдарга, хәйләләргә мәҗбүр булган бер бригадирны җавапка тарту кыен булмас. Мохтаҗлык бетсен, мин закон, кагыйдә нигезендә эш итәрлек булсын, хикмәт әнә шунда. Яңа техника артыннан йөреп бер инфаркт, аны төяп озату артыннан йөреп икенче инфаркт аласың. Шулай Владимир өлкәсендәге Кольчугино дигән җиргә, төсле металлар эшкәртүче бер заводка хәер сорашырга киттем. Зур завод, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы. Оялып тормадым, плазма белән кисү өчен кирәк булган 8 килограмм цирконий теләнеп алдым. Бер электродка 2 грамм цирконий китә, килосы 107 сум тора, алмашка тагын әллә нихәтле запчасть төрттем. Алар да хәерче яшиләр, нишләргә белмиләр. Мин — сиңа, син — миңа, шунсыз берни эшләп булмый. Шуның өчен син мине гаепле саныйсың, кызартасыңмы?!.
— Илебез зур. һәммәсен дә ничек җиткермәк кирәк?
— Җитмәс шул, байлыкны шулай әрәм-шәрәм иткәч. Руданы казып чыгарырга, металл итеп эретергә, аннан машиналар, станоклар, приборлар, агрегатлар ясарга кирәк, ә без уйлап тормый гына һәммәсен кабат мартен мичләренә озатабыз. Алга таба киттек. Хәзер күрерсең...
Арчадагы мастерскойда Тригуб мине трактор дизеле эшләп чыгара торган тагын бер сынау стенды янына алып килде.
— Кара, әйләнә бит, күгәрченкәем! — дип кычкырды ул минем колакка, шатлыктан нишләргә белмәгән сабый кебек.
— Мотор, әйләнергә тиеш, — дидем мин, аның болай шатлануын аңлап җитмичә.
Башта ул югалып калды, ахырдан эшнең асылын белмәгән кешедән башка сүз көтеп булмасын төшенде шикелле.
— Моторның терсәкле валы икенче срояын әйләнә.
— Терсәкле вал шул ук деталь түгелмени? — дип сорадым мин. — Һәр деталь, һәр машина ике-өч срок хезмәт итәргә тиеш, дип үзең әйттең ич.
— Эшләргә тиеш белән эшли арасында шактый аерма бар. Авто-машиналарның терсәкле валларын күптән ремонтлыйлар, тракторларныкына тотынып караганнары булмаган. Ремонт ясаган саен, моторның төп детален алып эретергә озаталар, урынына яңаны куялар. Терсәкле валда алты потлап металл бар, ул 100 сумнан артыграк тора. Мотор сигез елга хәтле түзә, шул вакыт эчендә ике- өч тапкыр ремонтта була, димәк, һәр моторга 3 терсәкле вал кирәк. Бу бишьеллыкта авыл хуҗалыгына 1 900 000 трактор сатылачак, алар нормаль эшләсен өчен 5 700 000 терсәкле вал чыгарырга кирәк, — дип тезеп китте Тригуб. Күрәсең, бу хакта ул күп уйланган.
— Син. Андрей Акимыч, үзеңнең кечкенә генә уңышыңны да ил күләмендә зурайтып күрсәтәсең.
— Нигә зурайтмаска? һәр кеше үзенең күпме файда, күпме зыян китергәнен ачык белергә тиеш, моңардан отачакбыз. 1977 елда безнең «Сельхозтехника» 30 000 000 сумлык запас частьләр һәм детальләр алдырды, ә ремонтлаганнарны 4 000 000 сумнан артмый. Без, игенчеләр, нужадан нидер эшлибез әле. Ә нихәтле завод, фабри- 124
ка, төзелеш оешмалары, промыселларда детальләрне икенче кат файдалану турында уйлап та бирмиләр. Кирәкле аппаратлар аз, порошоклар җитми. Бер безнең «Сельхозтехника» буенча гына да беренче ремонттан соң елына уртача 25 000 тонна металл мартен мичләренә озатыла — кул кушырып көтеп утырыргамы? Мин башкача уйлыйм: кулдан, көчтән килгәнчә тырышып карыйм, җир шарын ф ярты градус, ярты минут, һич югы ярты секундка гына булса да , селкетеп булмасмы, дим. 109 тракторның терсәкле валын ремонтла- = дык — махсус флюс сайлап алдык, сварка дугасын кислородтан J саклый торган гадәти флюска феррохром, көмешсыман графит өс- = тибез. Шуларның һәммәсен сыек пыялага кушып болгатабыз, хасил 2 булган катнашманы 500 градус эсселектә чыныктырабыз, яңадан н порошокка әйләндерәбез — һәм сылыйбыз. Бер валны ремонтлауга — сафтан чыккан детальләрнең яртысын яңадан эшләтергә була, ♦ хәзергә 500 данә генә ремонтлыйбыз — 3 килограмм материал китә, ® акчага күчереп исәпләгәндә 40 сумга төшә. Илле процент — чик тү- с гел, кемнәрдер безне узар, зурракка ирешер дип ышаныйк. Макта- = нырга да мөмкиндер, ләкин булдыра алмыйм. Киресенчә үземне тир- ~ гим, аз дим. Ниндидер вак-төяк белән санашабыз, зурын югалтабыз. « Ә син «күпертәсең» дисең?..
Чыннан да, 1970 ел белән чагыштырганда республикада ремонт- „ лантан детальләр саны 3,3 мәртәбәгә арткан. Тригуб әйтмешли, бу о саннар белән мактанырга да була. Инде оешмаганлык, хуҗа була < белмәү, уртак хәзинәгә салкын карау аркасында әрәм булганын са- ? нап карасаң, хәтта оят булып китә. Мәсәлән, Госплан һәр елны, запас частьлар эшләү өчен, илнең автомобиль промышленностена миллион тоннадан артык төрле сорт прокат, йөзләрчә мең тонна корыч һәм чуен, бик күп затлы һәм сирәк металлар бүлеп бирә, бу чама бе-лән бөтен фондның биштән бере дигән сүз. Бернең бишкә чагыштырмасы үзгәрми торган даими сан, ләкин запас частьлар өчен металл тоту елдан-ел арта бара. Әйтик, соңгы елларда Ярославль шәһәрендәге «Автодизель* берләшмәсендә эксплуатация ихтыяҗлары өчен детальләр җитештерү 2,2 мәртәбәгә арткан, продукция реализацияләүнең гомуми күләмендә запас частьләрнең чагыштырмасы 30 процентка җиткән.
Зур чыгымнар тотып, көч куеп эшләнгән запас частьләрне ничек саклыйбыз соң? Деталь эшләп, әйләнеп торганда саклыйбыз, сафтан чыгуга «Вторчермет» базасына озатабыз. Ярославль «Автодизель» белгечләре, эшлибез-эшлибез, һаман запчасть җитми, хикмәт нәрсәдә икән дип кызыксынып карыйлар һәм шул нәрсәне ачыклыйлар: илдәге автомобильләр һәм моторлар ремонтлау белән шөгыльләнә һәм кырыклап тармакка буйсына торган 850 предприятиенең биштән дүрт өлеше тузган детальләрне ремонтлап тормый, аларны турыдан- туры мартен мичләренә озата икән. Ә галимнәр исәпләп караганнар һәм исбат иткәннәр: бер кулланылган калдыкларны кабат файдалану яңаны эшләүгә караганда күп тапкыр арзанракка төшә икән!
Тригуб кызганнан-кыза барды. Мин дәшми генә тыңлыйм. Дөресен әйткәндә, аның үз планнарын тормышка ашыру юлында кулланган принципларын мин өнәп бетермим, шул ук вакытта дәүләт файдасын кайгыртып йөрүе белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, промышленностьның икмәге булган металл кебек байлыкны, аерым бер илнең генә түгел, ә бөтен кешелекнең индустриаль үсеш нигезе булган, җир астындагы рудниклардан табылган, машина, станок, детальләр итеп коелган байлыкны беренче сроктан соң ук, алар- га икенче, өченче,— кыскасы, озын гомер бирү турында уйлап та карамастан кабат мартен мичләренә озату акыллы эшмени?!.
Өченче ел җәй көне Тригуб Киевка барып чыга. Гомер хезмәттә узган. Бер Татарстанда гына утыз елдан артык яшәлгән. Телләре, холыклары, гореф-гадәтләре белән төрле-төрле, әмма рухлары белән үзара якын булган сварщиклар арасыннан беренче, дипломлы штурманнар арасыннан бердәнбер кеше булып ул Татарстан АССРның атказанган механизаторы дигән мактаулы исем ала. Туган-үскән, укыган, кеше иткән җирләрен күрергә күпме җыенды, һаман вакыт җитмәде. .
Ниһаять, ял алып «кыргый турист* сыйфатында ул Феодосиягә китә, Грин йортын, Айвазовский музеен карый, борынгы крепость хәрабәләре арасында йөри, Кара диңгезнең чайкалуын тыңлап, эше, тормышы турында уйлана. Көтмәгәндә уянган эчке тавыш аны күптән узган яшьлегенә дәшә, тиз генә җыена да, үзенең детдомын эзләп китә.
Владимирск урамы... Гражданнар сугышыннан соң балалар йорты урнашкан бинада хәзер балалар бакчасы икән. Ярсып типкән йөрәген тыярга тырышып, Тригуб бала-чага яныннан уза, мөдир бүлмәсен шакый.
— Мөмкинме?
— Мөмкин, тик бездә урыннар юк,— ди мөдир, кар кебек ак чәчле кешене күреп.— Рәхим итегез, утырыгыз!
— Миңа урын кирәкми,— ди Тригуб.— Минем узган гомеремне искә төшерәсем килә. Бу миңа мәңгелек су кебек шифа.
Берсе ак халат кигән яшь кенә мөдир, икенчесе олы яшьтәге чал чәчле кеше, узган елларны искә төшереп, бүгенге тормышны телгә алып, киләчәк белән хыялланып бик озак сөйләшеп утыралар.