Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ҺӘМ ӘДӘБИ ӘКИЯТ


Тукайның иҗаты һәм әдәби эшчәнлеге халык иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Бу — күптән мәгълүм һәм танылган хакыйкать.
Г. Тукай һәм халык иҗаты мәсьәләсен төрле аспектта карарга мөмкин: шагыйрьнең иҗатына фольклорның йогынтысы; Г. Тукайның халык иҗатына теоретик карашлары, шулай ук халык иҗаты әсәрләрен җыюы һәм бастырып чыгаруы; ниһаять, фольклор жанрлары үрнәгендә Һәм шул жанрларга карый торган әдәби әсәрләр (җыр, бәет, әкият Һ. б.) иҗат итүе. Без шушы аспектларның соңгысына тукталып, Г. Тукайның әкиятләре турында сөйләргә җыенабыз.
Язучылар иҗат иткән әкиятләрне шартлы рәвештә әдәби әкиятләр дип йөртәләр. Шуннан да уңышлы атаманың әлегә табылганы юк. Г. Тукай заманында исә язучы иҗатының бу төрен билгели торган атама бөтенләй дә булмый. Чөнки ул чорда әле татар әдәбиятында әкиятләр иҗат ителмәгән. Бу эшне беренче булып үзенең мәшһүр «Шүрәлем поэмасы белән Г. Тукай башлап җибәрә. Шулай итеп, татар әдәби әкиятенең тарихы 1907 елда иҗат ителгән «Шүрәлемдәй башлана, һәм бу тарихның юл башында олуг Тукаебыз басып тора.
Г. Тукай һәм халык иҗаты өлкәсенә караган махсус хезмәтләрдәXII XIII генә түгел, бәлки, гомумән, Г. Тукай иҗаты турындагы тикшеренүләрдә, шулай ук фольклор мәсьәләләренә багышланган кайбер хезмәтләрдә дә шагыйрьнең әкиятләренә кагылышлы шактый күп мәгълүмат табарга мөмкин. Ләкин әлеге хезмәтләрнең берсендә дә әдәби әкият халык иҗаты һәм профессиональ иҗат чигендә туган һәм матур әдәбиятның мөстәкыйль бер жанрын тәшкил иткән аерым күренеш буларак каралмый.
Әдәби әкиятнең асылын Г. Тукай яхшы аңлаган. Ул үзенең «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә болай ди: «...әгәр дә шушындый ук хикәя (сүз халык иҗаты әсәрләре турында бара — Л. Җ.) бер-бер мөхәррир вә шагыйрь тарафыннан бизәкләп вә матурлап язылса, инде ул «халык әдәбиятымлыктан чыга. Бу җөмләдән Пушкинның «Алтын балык» вә «Алтын әтәч» кеби хикәяләрен санарга мөмкин. Мондый
XII Г. Толымбай Тукай һәм әдәби фольклорыбыз «Безнең юл». 1928 ел. 6—7 саннар, 21—27 бит-ләр. Ф. Габдрахманов Тукай һәм фольклор әсәрләре. «Совет әдәбияты» 1938 ел. 4 сан. 39—17 битләр. Г. Халнт Тукай һәм халык иҗаты «Совет әдәбияты». 1938 ел, 5 сан, 74—84 битләр; М. Гайнуллин. Тукай һәм халык иҗаты «Совет әдәбияты». 1945 ел. 12 сан. 57—63 битләр; X Ярми Тукай һәм халык иҗаты Габдулла Тукай Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары Казан. 1948 ел 93—112 битләр. И. Вәлнтона. Г Тукай һәм халык әкиятләре «Совет мәктәбе». 1970 ел. 10 сан. 37—39 битләр '■ Ф Әмирхан Габдулла Тукаев шигырьләре, ф Әмирхан Сайланма әсәрләр Ике томда.
XIII том. Казан. 1958 ел. 183—186 битләр. Г Ибраһимов Әдәбият мәсьәләләре Төзүче, текстны хәзерләүче һәм искәрмәләр бирүче Мансур Хәсәиов Казан. I960 ел. 40—42 битләр. Г Нигъ- мәти Тукай иҗаты Г Нигьмәти Сайланма әсәрләр. Казан. 1958 ел. 228 бит: Ә Фәйзи Халык шагыйре. Ә Фәйзи Әдипнең эрудициясе Казан. 1973 ел. 66—71 бнтләр. Г. Халит Тукай үткән юл Казан. 1962 ел. 115—150 бнтләр. И Нуруллин Тукай иҗаты (Беренче рус революциясе чоры). КДУ нәшрияты Казан. 1964 ел. 104—112 бнтләр
Г
хикәяләрнең башта халык авызында сөйләнүе дә вә халык рухынча язылуы да аның «халык әдәбияты»лыктан чыгуына манигъ (киртә — Л. Җ ) була алмый»1.
Бу өземтәдән күренгәнчә, шагыйрь мисалны рус әдәбиятыннан китерә Чөнки Г. Тукай өчен прогрессив рус әдәбияты әкиятләр иҗат итүдә дә абруйлы үрнәк булып торган. «Шүрәле» поэмасы басылган беренче җыентыгында шагыйрь бу турыда ачыктан-ачык: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (таянып — Л. Җ.) яздым» 2,— ди.
Г. Тукай рус әдәбиятыннан үрнәк алып кына калмый, бәлки андагы иң яхшы әкиятләрне татар теленә дә тәрҗемә итә. «Алтын әтәч» (Пушкиннан, 1908 ел), «Япон хикәясе» (Бурениннан, 1909 ел), «Өч хакыйкать» (Майковтан, 1912 ел) — әнә шундый әсәрләр.
Әдәби әкиятләр язуда ике төрле ысул бар. Беренчесе — халык иҗаты арсеналындагы сюжетларны эшкәртү; икенчесе — халык иҗатының төп закончалыкларын саклаган хәлдә, яңа сюжетлар иҗат итү. Г. Тукай, бу өлкәгә тәүге сукмакны салучы буларак, беренче ысул белән эш иткән, ягъни аның әкиятләрендәге сюжетлар ту- рыдан-туры халык иҗаты әсәрләреннән алынган.
Г. Тукай иҗат иткән дистәгә якын әкият арасында «Шүрәле» (1907 ел) , «Су анасы» (1908 ел) һәм «Кәҗә белән Сарык хикәясе» (1909 ел) аеруча популярлык казана. Шуларның баштагы икесе туранда сөйләгәндә, тикшеренүчеләрнең кайберләре шагыйрь аларны халык әкиятләреннән файдаланып язган, дигән карашта торалар. Ләкин бу карашка төгәллек җитми. Чөнки халыкта киң таралган шүрәле һәм су анасы турындагы кечкенә хикәяләр — чын мәгънәсендәге әкиятләр түгел. Аларда, тасвирлаудан бигрәк, хәбәр итү, белдерү өстенлек ала. һәм кешеләрнең борынгы ышануларын чагылдырган ул нәни хикәя-легендалар әкият белән тиңләрлек эстетик вазифа үтәмиләр. Менә шушы хәл, әлеге легендаларны әкият иҗат итүдә нигез итеп файдаланганда, язучы фантазиясенә зур мәйдан ача.
Г. Тукай легендаларның халык тормышына иң якын булганнарын сайлаган Һәм аларның да үзенең идея-эстетик позициясенә туры килә торган вариантларын гына алган 5. Бу очракта әлеге вариантның иң популяр булуы мөһим түгел.
Шушы уңайдан Г, Тукайның «Кәҗә белән Сарык хикәясе»нә тукталып үтик. Бу сюжетка корылган халык әкияте ул заманда ни дәрәҗәдә популяр булгандыр — әйтүе кыен Чөнки безнең кулда бу хакта өлегә бернинди мәгълүмат юк. Ләкин шулай да бер факт игътибарга лаек. 1877 елда Казанда үткәрелгән IV Археология съездында В. Н. Витевский «Оренбург губернасы Верхнеуральск өязе Нугайбәкләренең әкиятләре, табышмаклары һәм җырлары» дигән темага белдерү ясый. Белдерүдә Нугайбәкләрнең XVI йөздә чукындырылып, бирегә күчереп утыртылган Казан татарлары булуы әйтелә һәм бу фикерне раслау өчен фольклорның төрле жанрларына караган әсәрләр белән бергә ике әкият тә китерелә. Шуларның берсе — кәҗә белән сарык турындагы әкият†††† ‡‡‡‡. Ләкин аның сюжеты Г Тукай әкияте'сюжетыннан аерыла, ягъни аерым бер вариант тәшкил итә
Әлбәттә, бу сюжет үзе борынгы, ләкин шунысы игътибарга лаек: әле-е әкият IV Археология съездына хәтле һәм аннан соң басылып чыккан әкият җыентыкларының берсендә дә очрамый. Бу фактка өлкән фольклорчы X. Ярми дә игътибар иткән .
XX йөз башында халык арасында популяр булган әкият әйтик. Таип Яхин төзегән җыентыкларга, аерым алганда, йөзгә якын әкиятне берләштергән «Дәфгыль- көсәл...» (Казан, 1900 ел) җыентыгына керми калыр идеме икән? Бу бер. Икенчедән, Татарстан районнарына оештырылган бер генә экспедициянең дә В. Н. Витевский «ариантын алып кайтканы юк. Ә бу әкиятнең Г. Тукай вариантын исә һәр авылда табарга мөмкин.
1 Г Тукай Әсәрләр Дүрт томда II тон. Казан. 1955 ел. 2Ы) бит (Алга таба бу басмамын
I һәм битләре генә күрсәтеләчәк.)
• Г. Тукай I том, 259 бит
» Ф Габдрахманоп. М Гайнуллин һәм II. Нуруллинның алла күрсәтелгән хезмәтләрендә бу :ьәлә тәфсилләп бәян ител»
И Нуруллин Күрсәтелгән хезмәт. 107 бит. И Нуруллин Күрсәтелгән хезмәт. 110 бит
1 Г Нбриһниоп Әдәбият дәресләре Казан, 1916 ел. 62 бит
• 1‘ ИОрнһнмои Әдәбият мәсьәләләре Казан, I960 ел. 40, 41. 42 битләр
• Ф Әмирхан СаПланма әсәрләр. II том. ISI Опт,
• Шунда ук. 206 бнт
ЛЕНАР /КАМАЛЕТДИНОВ ф ТУКАП ҺӘМ ӘДӘБИ ӘКИЯТ
■ К. У » М 4.
Моннан түбәндәгечә фараз итәргә мөмкинлек туа: бәлки кәҗә белән сарык ту» рында'ы борынгы әкият Г. Тукай заманында инде Казан татарларында популяр бул» магандыр (бөтенләй онытылган булган дип әйтергә җыенмыйбыз), һәм шагыйрь үзенең әсәрен В. Н. Витевский тарафыннан теркәлгән әкият нигезендә иҗат иткәндер? Әгәр инде бу әкият ул чакта халыкта сөйләнеп, җыентыкларга очраклы рә* вештә генә керми калган булса да, барыбер хәлнең асылы үзгәрми: 1909 елдан соң Г Тукай әсәре популярлашып, аңа кадәрге вариант соңыннан бөтенләй онытылган булып чыга.
Кыскасы, әлеге әкиятнең бүгенге көндә популяр булган бердәнбер варианты Г Тукай иҗаты белән бәйле, ягъни шагыйрьнең фольклор нигезендә язылган әсәре, гаять дәрәҗәдә халыклашып китеп, ахыр чиктә үзе фольклор әсәренә әверелгән.
Г. Тукайның әкиятләр язуы, беренче чиратта, балалар әдәбиятына хезмәт итүе белән бәйле Мәгълүм булганча. Г. Тукай балаларны эстетик тәрбияләүгә ифрат зур игътибар биргән, алар өчен дәреслек һәм уку китаплары төзеп бастырган. Үзенең әкиятләрен дә ул балаларга атап нәшер ителгән «Җуаныч» (1908 ел), «Балалар күңеле» (1910 ел), «Җан азыклары» (1912 ел) дигән җыентыкларында чыгара, яисә аларны аерым китап итеп бастыра. Әнә шундый аерым китап булып чыккан «Алтын әтәч» әкияте турында драматург Г. Камал «Йолдыз» газетасында (1909 ел. 406 сан) болай дип яза: «Габдулла әфәнде бу әсәрне яшь балалар өчен язмыш вә китабының мәфһүменә (эчтәлегенә — Л. Җ) Пушкинның «Золотой петушок» нам әсәреннән алынмыштыр Назымы гаять җиңел булу өстенә. тасвирлары да гаять шагыйранә» дер».
Әкият баланың рухи дөньясын баета, фантазиясен үстерә, холкын төзәтергә һәм тормышка карашын ачыкларга ярдәм итә. Чөнки әкияттә өстенлек итүче эстетик вазифага төрле дәрәҗәдә идея вазифасы да (әхлакый, социаль, политик һ. б.) юлдашлык итә. Әкиятнең тәрбияви көче әнә шул вазифалар тәэсиренең суммасыннан гыйбарәт. Г. Тукай моны яхшы аңлаган һәм фольклор әсәрләрен, беренче чиратта. әнә шул сыйфатларына карап сайлап алган.
Әдәби әкиятнең исә зур өстенлеге шунда: автор үзенең идея-эстетик карашларына ярашлы рәвештә әлеге вазифаларның теләсә кайсын игътибар үзәгенә куя, көчәйтә тагын да тәэсирлерәк итә ала. Әйтик, «Шүрәле» поэмасында эстетик вазифаны тагын да калкурак итү максатында халык әкиятенә бик үк хас булмаган алымнардан файдалану (мәсәлән, пейзаж һәм портретны тәфсилләп сурәтләү) күзгә ташлана. Бу исә әдәби иҗатның асылы белән бәйле: халык иҗатына гомумиләштерү сыйфаты хас булса, «әдәбият конкретлыкка омтыла, гомумиләштерү белән бергә, индивидуальләштерүне таләп итә»'. Поэмада вакыйганың билгеле бер урынга — Кырлай авылы тирәсенә беркетелүе дә шуның белән аңлатыла.
Эстетик вазифаны көчәйтү белән бер үк вакытта, Г. Тукай үзенең әсәрендә, бик оста ител, халыкның җәбер-золым эчендә хокуксыз яшәвен, кешелек дөньясы туплаган сәнгать һәм культура хәзинәләреннән мәхрүм булуын да күрсәткән.
Поэманың урманны сурәтләгән өлешендә шундый юллар бар:
Монда бульварлар, клуб һәм тансавальня. цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул. концерт та шул.
Ягъни цивилизацияле халыкларның һәммәсендә дә булган культура чаралары» ның һәммәсен монда бары тик бер урман күренешләре генә алыштыра.
Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! — дисең,— без ник болай соң! Без дә хакның бәндәсе.
Бу юллар әлеге нәтиҗәгә өстәмә ачыклык кертә: әйе, «шагыйрь татар милләтенең шул вакыттагы хәле, хокуксызлыгы һәм артталыгына ачына» 2.
Шулай итеп, Г. Тукай лирик пролог ярдәмендә әсәрнең эстетик вазифасын көчәйтел кенә калмый, бәлки аңа социаль-политик вазифа да йөкли.
«Кәҗә белән Сарык хикәясе»ндә социаль мотивлар тагын да ачыграк чагыла. Мәсәлән. В Н. Витевский вариантында карт белән карчык кәҗә тәкәсе белән сарык
тегесен «бу малларны языклы булып асрамыйк» дип чыгарып җибәрсәләр, Г. Тукай бу хәлне турыдан-туры реаль чынбарлыкка бәйләп сурәтли: ир белән хатынның «тормышлары шактый гына фәкыйрь булган», маллар «берсеннән дә берсе арык», чөнки печән хакы кыйммәт.
Әлбәттә, халык мәнфәгатен яклаган, халык кайгысын кайгыртып яшәгән шагыйрь аның социаль хәлен үзенең әкиятләрендә дә чагылдырмый калмый. Г. Тукайга кадәр фольклор әсәрләренең сыйнфыйлыгы мәсьәләсе бөтенләй диярлек кузгатылмаган булуны искә алсак, шагыйрьнең новаторлыгы та-ын да калкурак күренер
Ә менә «Су анасы» әкиятендә Г. Тукай эстетик вазифа белән беррәттән әхлакый вазифаны күз уңында тота. §§§§
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.
«Йә иясе юк!» — дип. әйберләргә тими башладым.
Шулай итеп, әдәби әкияттә кайбер поэтик чаралар актиарак кулланыла, әсәр нең идея юнәлеше автор ихтыяры белән үзгәртелә Г. Тукай халык иҗатындагы сюжет һәм мотивларны пассив эшкәртеп кенә калмый, аларны, халык рухын һәм милги колоритны саклаган хәлдә, тарих һәм көнкүреш белән, биографик моментлар белән— кыскасы, реаль чынбарлык белән органик рәвештә бәйләп, халыкның, зәвыгына, рухи ихтыяҗына һәм, ниһаять, шул заманның идея эстетик таләпләренә җавап бирә торган синтетик характердагы әсәрләр иҗат итә
Халык әдәбияты белән язма әдәбият арасындагы аерма турында Г Ибраһимов болай дип яза: «Бу икенең берсен табигый урманга, икенчесен оста караучының дикъкатьле тәрбиясендә эшләнгән бакчага охшатырга мөмкин» . һәм «Шүрәле» белән «Су анасыпн ул моның иң гүзәл үрнәкләре итеп саный «Тукаевның бу шигырьләре шулкадәр ачык вә табигый чыккан ки. — дип яза Г Ибраһимов «Йолдыз» газетасында (1910 ел. 547, 549 саннар) басылган «Халык мосәннәфаты» (иҗат ителгән әсәр — Л. Ж) дигән мәкаләсендә. — чи гавамның авызыннан да шулкадәр генә чыгар иде Әдип вә шагыйрьләребездән Тукаевның «Су анасы» вә «Шүрәле«се кебек шиырь вә хикәячекләрнең чыгуын теләргә тиешлебез»-
Г. Тукай әкиятләренең тагын бер күркәм сыйфаты турында әйтми мөмкин түгел. Ул да булса, аларның теле. Ф. Әмирхан шагыйрьнең «Шүрәле» әсәре урнаштырылган беренче җыентыгы («Габдулла Тукаев шигырьләре Өченче дәфтәр», 1907 ел) чыгу уңае белән. «Әльислах» газетасында (1907 ел, 3 декабрь саны) басылган 'рецензиясендә поэманың теленә махсус туктала. Ул мисал рәвешендә әсәрдән пейзаж һәм шүрәленеЦ портреты сурәтләнгән өзекләрне кигерә. Шул ук вакытта әдип җыентыктагы күп кенә шигырьләрнең теле чуар булуын билгеләп үтә («иске төрек теле белән язылып, гарәпчә фарсыча, әзербәйҗанча, тагын әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күптер» ').
Күренә ки, Г. Тукай әсәрләре ул чорда әле иске корама телдән арынып җитмәгән була. Инде шагыйрьнең 1908 ел башында дөнья күр ән икенче җыентыгына («Г. Тукаев шигырьләре Дүртенче дәфтәр») язылган рецензиясендә Ф Әмирхан Г. Тукайның күп шигырьләрен «матур тасвирлы, садә татар телендә язылган» дип бәяли * Ә бу җыентыктагы шигырьләрнең күпчелеген исә «Шүрәле» поэмасыннан соң туен әсәрләр тәшкил итә
Галимнәр дә шагыйрьнең киң массага аңлаешлы саф татар телендә эзлекле рәвештә яза башлавы «Шүрәле* әсәреннән башланып киткән дип саныйлар Димәк. Г, Тукайның әкиятләр иҗат итүе, тел җәһәтеннән караганда, аның үз-үэен тәрбияләү чарасы да булган дип әйтергә мөмкин.
Г. Тукайның әкиятләр өлкәсендәге эшчәнлеге балалар әдәбиятына хезмәт итү белән бәйле дидек Ләкин әлеге мәсьәләнең икенче ягы да бар Бу урымда без Г. Халитның «Тукай үткән юл» ди ән китабыннан бер өземтә китерү белән чиклә
§§§§ X Ярын Татар халкыннн по>тнк ижагы, 54 бит
' Г Халят. Тукай үткән юл, 126 бит.
’ М И Калинин. О литературе Ленинград. 1949 ел, 194—195 битләр-
• Ә. Фәйзи. Күрсәтелгән хезмәт, 71 бит.
• Очерки истории СССР. Период феодализма. IX—XV йезләр. II кисәк. СССР Фәннәр академиясе нәшрияты. 1953 ел. 464 бит. ... „
’ Л. П. Потапов Этнический состав и происхождение алтайцев «Наука». Ленинград. 1969ел. 81 бит. _
• Л П Потапов Күрсәтелгән хезмәт. 82 бит
• Россия Полное географическое описание нашего Отечества XVI том Кенбатыш Себер СПб. 1907 ел, 265-266 битләр
ЛЕНАР КАМАЛЕТДИНОВ ф ТУКАН ҺӘМ ӘДӘБИ ӘКИЯТ
нергә уйлыйбыз: «Искергән мәгънәсендәге дидактик һәм риторик поэзия басымыннан тиз арада котылу юлларын эзләгәндә, — ди ул, — Тукай боларны. бер яктан, рус классик поэзиясе традицияләрендә — аеруча Пушкин һәм Лермонтов мирасында күрсә, икенче яктан, татар халык иҗатында тапты. Соңгысын ул, һичшиксез, милли әдәбиятның үзенчәлекле халыкчан җирлеген ныгыту ечен (ассыэык безнеке — Л. Җ.) көрәш коралы дип аңлады»'.
Шагыйрьнең әкиятләре дә әнә шушы максатка хезмәт иткән.
Чыннан да, Г. Тукай әкиятләренең халыкчанлыгы, поэтик яктан камил эшләнеше аларның гаять популяр булуына ярдәм итте. Бу әсәрләрне яратып укыйлар, яттан сөйлиләр. «Шүрәле» Һәм «Су анасы» әкиятләре композиторларны опера һәм балетлар язарга рухландырды. «Шүрәле» поэмасы СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителде. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты Казанда гына түгел, Мәс- кәү, Ленинград һәм башка күп кенә шәһәрләрдә, шулай ук чит ил сәхнәләрендә зур уңыш казанды. Шушы уңайдан М. И. Калининның түбәндәге сүзләре искә төшә: «Иң сәләтле шагыйрьләр, иң талантлы композиторлар бары тик халык иҗатына якын торганда, аның чыганакларына мөрәҗәгать иткәндә генә үз иҗатларында даһи була алганнар»
Г. Тукай иҗаты безнең өчен торган саен тирәнрәк ачыла бара дибез икән, бу аның әкиятләренә дә кагыла. Төрле яклап һәм тирәнрәк төшенә барган саен, әлеге әкиятләр үзләре турында күбрәк һәм яңачарак сөйли башлыйлар. Ләкин алар өлегә үзләренең тикшеренүчеләрен көтә. Мәсәлән, Г. Тукай әкиятләренең мифологик нигезен билгеләү, бу әсәрләрне тарихи-этнографик яктан тикшерү, яисә шагыйрьнең бу өлкәдеге традициялелеге һәм новаторлыгы мәсьәләсен киңрәк ачыклау кызыклы нәтиҗәләр бирер иде.
Илленче еллар башында ук инде Ә. Фәйзи болай дип язган иде: «Тукай иҗатының һичшиксез өйрәнелергә тиеш иң әһәмиятле якларының берсе — әсәр өстендә эшләү ысуллары, шагыйрьнең осталыгы, аның әсәрләрендәге форманың идея эчтәлегенә органик рәвештә бәйләнгән булуы... Классикларыбызның, беренче чиратта Тукаебызның, иҗатын өйрәнү, алар /урында монографияләр язу-булдыру яшь язучыларның игътибарын әдәби осталык ягына юнәлдерер иде 3.
Бу бурыч бүген дә актуаль булып кала. Аерым алганда, Г. Тукайның әкият иҗат итү осталыгын өйрәнү нигезендә барлыкка килгән күләмле хезмәтләр язучылары- бызга. бигрәк тә яшь әдипләргә, зур мәктәп булып хезмәт итә ала.