СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ ҺӘМ ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
җат методы мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү, совет әдәбиятының бүгенге тәҗрибәләрен аның үзәк принциплары яктылыгында анализлау һәм тикшерү гаять зур фәнни-лрактик әһәмияткә ия. Бу исә, үз чиратында, нык үскән социализм чорын яңадан-яңа әдәби җәүһәрләр белән баеткан, казанышлары бөтен дөнья күләмендә танылган социалистик реализм әдәбиятының новаторлыгын гагы да тулырак ачу һәм күрсәтү мөмкинлекләре тудыра
Социалистик реализм теориясе һәм эстетикасын иҗади үстерүгә йөз тоту, нык үскән социализм һәм фән-техника революциясе шартларында социалистик реализм проблемаларын фәнни нигездә эшләүнең кирәклеге һәм актуальлеге ике юнәлештә аеруча әһәмият ала. Беренчедән, конкрет милли әдәбиятларны өйрәнми торып, аларның җанлы тәҗрибәсен гомумиләштерми торып, күп милләтле социалистик культураның бөтен байлыгын тирәнтен аңлау мөмкин түгел. Чөнки социалистик культура милли башлангычлардан читтә һәм алардан бәйсез рәвештә яши алмый Икенчедән, совет әдәбиятының иҗади методы проблемаларын алга таба фәнни эшләү, социалистик реализмның бай резервларын һәм мөмкинлекләрен тагын да киңрәк файдалану фән-техника революциясенең кызу темплар белән үсүе шартларында халыкара әһәмияткә дә ия
Тормыш һәм халык массалары ихтыяҗларын үзенә чит санаган буржуаз әдәбият һәм сәнгать тирән кризис кичергән бер чорда, совет әдәбияты социализм һәм коммунизм, тынычлык һәм социаль прогресс идеяләре белән рухланып ныклы адымнар белән алга атлый, яңа кеше һәм объектив чынбарлыкны үзләштерү юлында сокландыргыч уңышларга ирешүендә дәвам итә Без көндәлек һәм рухи тор-мышыбызда әдәбият һәм сәнгать моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур урын яулый барган матур бер чорда яшибез. КПССның тарихи XXV съезды документларында билгеләп үтелгәнчә, совет кешеләренә идея политик, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү, аларның рухи ихтыяҗларын формалаштыру һәм канәгатьләндерү юлында социалистик культура һәм сәнгатьнең роле өзлексез үсә һәм арта бара
Бүгенге әдәби процесс тиңдәшсез идеологии көрәш шартларында дәвам итә Күп милләтле совет әдәбиятының күзгә ташланып торган казанышларын да буржуаз пропаганда һәм модернизм тарафдарлары, төрле уйдырмаларга нигезләнеп, күрмәмешкә салыналар, яисә киметеп күрсәтергә тырышалар. Ул гына да түгел, идея
И
дошманнарыбызның төп ярсуы әдәбиятыбызның асылы Һәм үзәге булган социалис» тик реализм методына юнәлтелгән. Социалистик реализмны алар художникны тар рамкалар белән чикләп торган ниндидер бер директив һәм норматив метод буларак күз алдына китерәләр, күрсәтергә тырышалар. Шуңа күрә дә совет әдәбиятының бүгенге торышын, аның иҗат методының новаторлыгын фәнни нигездә өйрәнү һәм гомумиләштерү гаять зур әһәмияткә ия. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият- сәнгать тәнкыйте турындапгы карарында бүгенге әдәби процессның төп закончалыклары һәм үсеш тенденцияләрен тирәнтен өйрәнү һәм анализлау, әдәбият Һәм сәнгатьтә партиялелек, халыкчанлык кебек ленинчыл принципларны ныгыту, совет сәнгатенең идея-эстетик югарылыгын өзлексез күтәрә бару һәм буржуаз идеологиягә каршы көрәшнең эзлеклелегенә ирешү зарурлыгы ассызыклап күрсәтелде.
Совет халкының тарихи гомумилеге нигезендә аның эстетик гомумилеге һәм дөньяга караш гомумилеге барлыкка килде. Бу гомумилек әдәбиятта һәм сәнгатьтә дә һәр даим ачык чагыла килә, үсә. тирәнәя бара Социалистик реализм методының какшамас принциплары — чынбарлыкны революцион үсештә сурәтләү, партиялелек һәм халыкчанлык — язучыларга тормышны дөрес сурәтләргә, тарихи үзгәрешләрне күрергә, тормыш конфликтларын дөрес чагылдырырга, кешеләр характерындагы яңалыкны ачарга зур мөмкинлекләр бирә.
Социалистик реализмның бүгенге казанышлары күп милләтле совет әдәби ятының уртак иҗади уңышы булып тора. Академик А. Егоров билгеләп үткәнчә, ■конкрет халыкларның художество культурасын өйрәнми торып, уртак социалистик культураны тулаем бер бөтен итеп күз алдына китерү һәм аңлау мөмкин түгел, чөнки ул милли сәнгатьләрдән читтә яисә аерым яши алмый»
Совет Көнчыгышы әдәбиятлары туплаган күп кырлы һәм бай рухи мирас та туган илебез әдәбиятлары йолдызлыгында махсус игътибарга лаек үзенчәлекле урын альт тора, һәм монда социалистик реализм методын үстерүгә совет Көнчыгышы әдәбиятлары керткән өлешне махсус өйрәнү «күп милләтле совет әдәбиятын тагы да тулырак, күп бизәклерәк һәм гыйбрәтлерәк итеп күз алдына китерүгә»§ ышанычлы нигез булачак, дип санаган Г. И. Ломидзе белән килешмәү мөмкин түгел.
Совет Көнчыгышы язучылары Ч. Айтматов һәм Б. Кербабаев, Ш. Рашидов һәм К. Яшен. М. Әүэзов һәм С. Муканов, М. Турсунзадә һәм М. Миршакар. М Ибраһи- мов һәм А Кешоков. М. Кәрим һәм Д. Кугельтиновның художество эзләнүләре социалистик реализмның нык базасына нигезләнгән эстетик системаны яңарта, кешенең акылы һәм рухына йогынты ясауның яңа мөмкинлекләрен һәм чараларын ача.
Көнчыгыш поэзиясе, фәлсәфи һәм эстетик фикеренең классик үрнәкләрендә гәүдәләнгән гуманизм һәм гаделлек идеяләре татар халкына инде күптәннән якын һәм аңлаешлы Прогрессив татар җәмәгатьчелеге, фикер ияләре һәм күренекле язучылар Г Курсави. И. Хәлфин, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, 3. Бигиев, Г. Тукай, Ф Әмирхан. X Ямашев. М. Вахитов, Г Ибраһимов һәм башкалар һәркайсы теге яки бу дә‘ рәҗәдә Әбугалисина, Хәйям. Низами. Фирдәүси. Фозули, Сәгъди, Хафизларның әдә- би-эстетик мирасларына бурычлы.
Казанның географик урыны һәм фәнни-культура потенциалы аны Көнбатыш һәм Көнчыгыш культурасы арасында арадашчы итеп, рус, татар һәм Россиянең башка халыклары арасында традицияләрне, әдәби һәм фәнни элемтәләрне якынайту пункты итеп билгели сыман.
Идел буе, Кама буе, Урал халыкларының милли үзаңын уяту, аларның культурасын һәм сәнгатен үстерүдә алдынгы рус әдәбиятының роле аеруча зур булды. Казан — борынгы әдәби традицияләр шәһәре. Державин, Аксаков, Л Н Толстой. А. М Горький шәһәре Биредә Радищев, Пушкин. А. Н. Толстой һәм jjyn кенә башка күренекле язучылар, шагыйрьләр булган.
Алдынгы рус культурасы белән нәтиҗәле аралашу милли культураларда критик реализмны үстерүгә булышлык итте, әдәбиятта эпик жанрлар туып, тебтр һәм сәнгатьнең башка төрләре барлыкка килүен тизләтте
* А. Егоров Строительство коммунизма и развитие национальных художественных культур^ Журнал «Коммунист». 1969. I сан. 37 бит
1 Бүгенге шартларда социалистик реализм Мәкаләләр жыентыгы. М , 1977. 65 бит.
Социалистик революция һам яңа җәмгыять төзү чорындагы совет Көнчыгышы әдәбиятлары өчен характерлы булган төп үзенчәлекләр һәм үсеш тенденцияләре әдәбиятыбызда да ачык чагылыш тапты. Шуңа күрә дә тарихи үсеш юлы шактый катлаулы, форма һәм эчтәлеге белән бай һәм күп кырлы булган татар әдәбияты теоретик уйлану һәм фәнни гомумиләштерүләр ясау өчен киң мәйдан, ышанычлы, җирлек булып тора. ♦
Көнбатыш һәм Көнчыгышның, барыннан да элек бөек рус әдәбиятының, бай ы традицияләрен синтезлаштыра һәм өйрәнә барып, кызу темплар белән үсеп киткән ® татар әдәбияты Россия составындагы төрки телле әдәбиятларның беренчеләреинән булып XX йөз башында ук алдынгы эстетик процесска килеп кушылды.
Гаять зур әһәмияткә ия булган бу тарихи акт бигрәк тә халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатында ачык чагылыш тапты. Аның поэзиясендә халкыбызның гасырлар S буе тупланып килгән рухи мирасы рус һәм Көнбатыш сәнгатьләренең бай традиция* 3 ләре белән очрашып, сыйфат ягыннан бөтенләй үзгә булган яңаны тудырды. Тукай 2 иҗаты XX йөз башы шартларындагы иң югары әдәби-эстетик критерийларга җавап ® бирерлек биеклеккә күтәрелде, һәм бү биеклек милли әдәбиятның алга таба үсеп китүе өчен ныклы нигез булды. Тукай татар халкының әдәби-эстетик фикерен сый. к фат ягыннан бөтенләй үзгә булган яңа мәйданга алып чыкты, аның рухи дөньясын революцион эпоханың яңа тарихи эчтәлеге белән бизәде һәм, гомумән. Көнчыгыш 9 поэзиясе офыкларын алсу нурга күмеп, сизелерлек дәрәҗәдә киңәйтеп җибәрде. а Шигърияттә ул тугандаш халыкларның килер буын шагыйрьләре дәвам иткән, чын 2 мәгънәсендә яңа бер мәктәпне нигезләүче иде Башкорт шагыйрьләре Д. Юлтый £ һәм С. Кудаш, күренекле үзбәк шагыйре Г. Голәм, казакъ совет әдәбиятын нигез- <g ләүчеләр С. Сейфуллин һәм Б. Майлин, таҗик совет әдәбияты классигы С. Айни, J төрекмән халкының танылган язучысы Б. Кербабаев һәм совет Көнчыгышы әдәбият- ? ларының күп кенә башка күренекле әдипләре үзләрен Тукай мәктәбе шәкертләре 2L дип санадылар, кайтып-каитып күренекле татар шагыйрен хөрмәт белән искә алды- J лар. £
Россия составына кергән төрки телле халыкларны бөек рус әдәбияты һәм культурасына якынайтуда да Тукай иҗаты әйтеп бетергесез әһәмиятле роль уйнады. Мә- = сәлән, С. Айнидан, Октябрь революциясенә кадәрге чорда Пушкин поэзиясе белән таныш булу булмавын сорап кызыксынгач, ул: «Әйе, ишеткәнем дә. укыганым да бар иде, Тукайдан укыдым», — дип җавап бирә.
Рус әдәбиятындагы кебек үк татар әдәбиятында да социалистик реализмның о формалашуы һәм нигезләнүе өчен уңайлы шартлар язучылар арасында хезмәт хал- “ к ы, аның тормышы һәм яшәеш шартлары, иҗтимагый һәм рухи омтылышларына “ игътибар өзлексез үсә бару нәтиҗәсендә туды Әлеге җитди борылыш әдәбиятта ® Октябрь революциясенә кадәрге чорда ук башланган иде инде. Пролетар язучысы х Гафур Коләхметов иҗаты шуның аеруча якты һәм характерлы мисалы булды
Совет властеның беренче елларында ук татар әдәбияты ил күләм әдәби процесска кушылып, яңа иҗат методының үзәк принципларын үзләштерә барды һәм, нә- х тиҗәдә, сокландыргыч әдәби-эстетик ачышлар ясады. Милли әдәбиятның яңа шарт- а ларда тиз арада һәм кызу темплар белән үсеп китүе, әлбәттә, аның чишмә башында >* революцион көрәш мәктәбен узган, зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе булган әл- х кән әдипләр торуы белән аңлатыла. Аларның иң күренеклесе Галимҗан Ибраһимов < иде.
Г. Ибраһимов иҗаты һәм эшчәнлегенең әһәмияте милли рамкалар белән генә чикләнеп калмады, ул күп кенә башка тугандаш әдәбиятларга да шифалы йогынты ясады. Бу хакта төрекмән әдәбияты классигы Берды Кербабаев «Правда» газетасы сәхифәләрендә «Совет властеның беренче елларында татар әдәбияты, Урта Азия халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда, нык үскән, алга киткән әдәбиятлардан санала иде Ә аның алгы сафында Галимҗан Ибраһимов барды Бу әдипнең әсәрләрендә социалистик милли культураларның барысы өчен дә уртак булган принципиаль яңалык бар иде». — дип язып чыкты.
Талантлы художникның күзәтүчәнлеге, аерым очракларда, махсус тикшеренүләр биргән нәтиҗәгә тиң була, Б Кербабаевның совет Көнчыгышы әдәбиятларында социалистик реализм методы формалашуга Г. Ибраһимов керткән өлешне бәяләве
шул хакта сөйли. Гомумән, татар әдибенең күп кырлы һәм бай иҗаты илебез халыкларының уртак рухи-эстетик казанышына әйләнде.
Г. Ибраһимовның социалистик реализмны нигезләүгә керткән елеше аның әдәби әсәрләре белән генә чикләнми. Ул яңа иҗат методын практик язучы буларак кына түгел, фикер иясе, теоретик буларак та үстерү ечен янып яшәгән тынгысыз әдипләр плеядасыннан иде 1924 елда Мәскәүдә аның «Пролетар әдәбияты турында» дип исемләнгән китабы дөнья күрә. Яңа әдәбиятның теоретик мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләрнең ил күләмендә беренчеләреннән була ул Аңарда Г. Ибраһимов революциядән соңгы беренче еллар әдәби хәрәкәте җирлегендә, марксистик-ленинчыл методологиягә нигезләнеп, материалистик эстетиканың үзәк мәсьәләләрен, әйтик, әдәбият-сәнгатьнең иҗтимагый асылы һәм функциясе, партиялелек һәм халыкчанлык, әдәби мираска мөнәсәбәт кебек җитди проблемаларны яктыртып чыкты.
Төрки телле әдәбиятлар үсешендә әдипнең, татар, үзбәк һәм әзербәйҗан телләрендә басылган ак эмигрант әдәбиятны анализлау нигезендә язылып, буржуаз милләтчелек идеологиясен кискен тәнкыйть иткән «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» хезмәте дә әһәмиятле роль уйнады. Бу китап күп милләтле совет әдәбиятының какшамас нигезе — халыклар дуслыгы һәм интернационализм идеяләрен пропагандалау һәм ныгытуга аеруча җитди өлеш кертте.
Социалистик реализмның теоретик һәм методологик мәсьәләләрен өйрәнүгә бу чорда Г. Сәгъди һәм Г. Нигъмәти кебек әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр дә зур өлеш кертә Г. Сәгъди исә бер үк вакытта үзбәк совет әдәбияты белемен нигезләүче галимнәрнең иң күренеклеләреннән санала.
Яңа иҗат методының новаторлыгы һәм бетмәс-төкәнмәс эстетик мөмкинлекләре Г. Ибраһимовның әдәби иҗат практикасында аеруча киң чагылыш тапты, сокландыргыч гүзәл нәтиҗәләр бирде. Аның «Тирән тамырлар», «Безнең көннәр». «Казакъ кызы», «Татар хатыны ниләр күрми». «Кызыл чәчәкләр» кебек роман һәм повестьлары, «Яңа кешеләр» драмасы һәм башка әсәрләре иң элек халыкның социаль һәм рухи тормышын чагылдырудагы новаторлыклары һәм заманның социаль актив героен тасвирлауда ирешелгән тирәнлекләре белән игътибарны җәлеп итсә, икенчедән, алар форма өлкәсендәге эзлөнү-табышларының төрлелеге, социалистик реализм поэтикасын үстерүдәге яңалыклары белән дә әдәбиятыбыз тарихында лаеклы урын яуладылар. Бу әсәрләр, хаклы рәвештә, төрки телле совет әдәбиятларының 20—30 нчы еллардагы уртак казанышы буларак кабул ителде.
Билгеле булганча, социалистик реализмның тәүге уңышлары әдәбият һәм сәнгатьтә Бөек Октябрь тудырган яңа геройны иҗат итүгә юнәлтелгәи өзлексез эзләнүләр процессында яуланды. Яңа герой концепциясен көн тәртибенә кую бер хәл, әле аның үз эченә нинди мәгънә, нинди илаһи көч туплавын ачыкларга кирәк иде. шуннан соң гына чын сәнгать чаралары белән аның кабатланмас эре фигурасын тасвирлау мөмкин булачак. Юк, бер селтәнүдә генә хәл ителә торган проблема түгел иде бу. Яңа дәвернең кабатланмас үз геройларын эзләү һәм иҗат итү күг. милләтле совет әдәбиятында дистә елларга сузылган тарихи бер процесска әверелде. Татар әдәбиятының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм табышлары бигрәк тә революция һәм яңа тормыш җырчысы Һади Такташ иҗатында ачык чагылыш тапты. Яңа тормыш төзү процессында туган яңа тойгылар шагыйрь өчен яңа матурлык чыганагы, бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып әверелә Такташның үз сүзләре белән әйтсәк, «шагыйрьнең яңалыгы яңа форма уйлап чыгарырга маташуында түгел, шагыйрьнең яңалыгы — аның яңа хисләрендә, яңа уйларында»
1924 елның февралендә шагыйрь «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын тәмамлый. Мәгълүм булганча, әсәрнең үзәгендә революция юлбашчысы даһи Ленинның якты һәм масштаблы образы гәүдәләнә. Поэма шагыйрь иҗатында гына түгел, бөтен татар совет поэзиясендә социалистик реализмның киң мөмкинлекләрен күрсәткән, олы казанышын раслаган әсәр булды. Ул гына да түгел, «Күп милләтле совет әдәбияты тарихьонда билгеләп үтелгәнчә, Такташ, гомумән, ил күләмендә беренчеләр- дән булып, җир кешесенең иң күркәм һәм гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган Владимир Ильич Ленин образында яңа дәвер герое идеалын гәүдәләндерде
һ Такташ Пьесалар Хикәяләр Мәкаләләр Казан. 1953. 257 бит
1 История многонаПональной советской литературы (и 6-ти томах). Т. I. М . «Наука». 1970, 423 бит.
Ләкин, кызганычка каршы, эчтәлеге һәм формасы белән дә поэзиядә чын новаторлык үрнәге булган һ. Такташ әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә лаеклы яңгыраш тапмады әле. Бу хәл күңелне борчымый кала алмый, әлбәттә. Шулай да публицистик кече, кабатланмас музыкальлеге һәм милли колориты белән шигъриятебезгә нур сирпеп торган Такташ поэзиясе үзенең масштаблылыгы, җорлыгы һәм бар нечкәлеге белән рус телендә дә һичшиксез яңгырар дигән өмет безне ташламый. ♦
Г. Ибраһимов һәм һ. Такташ иҗатларында татар әдәбиятының социалистик реа- - лизм методын үзләштерү юлындагы тәүге адымиары һәм сокландыргыч уңышлары чагылыш тапты. Нәтиҗә буларак, әдәбиятыбыз лаеклы рәвештә союэкүләм әдәби процесска килеп кушылды, анда урын яулады. Совет язучыларыиың Беренче бө- тенсоюэ съезды программасына татар әдәбияты буенча махсус доклад кертрлүе дә, Ф аерым алганда, әдәбиятыбызның 20—30 нчы еллардагы уңышларының ил күләмен- ' дә танылуы һәм югары бәя алуы турында сөйли торган факт.
Билгеле, бу казанышларда Г. Ибраһимов һәм һ. Такташ белән бер сафта, татар 5 совет әдәбиятының авангардында барган тәҗрибәле өлкән язучылар Ш. Камал һәм ф М. Гафури, Г. Камал һәм М. Фәйзи, әдәбиятка яшьлек ялкыны белән килеп кергән Ш. Усманов һәм К. Нәҗми, К. Тинчурин Һәм Ф. Бурнашларның да өлеше зур һәм н аерым игътибарга лаек булуын онытырга ярамас. Алар һәркайсы татар совет әдә- д би яты алдында торган бурычларның масштаблылыгын Һәм җаваплылыгын ихлас тоеп ° бөтен таланты һәм иҗат энергиясен социализм төзү эшенә, туган халкына хезмәткә багышлаган зур әдипләр булды. 2-
Тугандаш әдәбиятларның, аерым алганда, татар әдәбиятының 20—30 нчы ел- й- ларда туплаган бай тәҗрибәсе социалистик реализм методының өстенлекләрен һәм у яшәүчәнлеген раслаучы хакыйкать иде. Аның киңлекләре, иҗади мөмкинлекләре нигезендә милли әдәбиятлар арасында моңарчы күрелмәгән дуслык һәм үзара якын- у лык атмосферасы барлыкка килде, киләчәккә үсеш перспективалары ачык төсмер- 21 ләнде.
Бөек Ватан сугышы җәмгыятебез һәм халкыбыз өчен генә түгел, социалистик £ реализм әдәбияты өчен дә җитди сынау, зур сынау булды, һәм ул бу сынауны да х намуслы рәвештә узды дип расларга тулы нигез бар.
Муса Җәлил... Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбиятының иң югары биеклеге . аның исеме белән бәйле. Муса Җәлил — күп милләтле совет әдәбиятының горур- 5 лыгы һәм даны. Патриот-шагыйрь милли поэзиябезнең фәлсәфи тирәнлеген, идея ~ эчтәлеген үстерде, иҗади офыкларын киңәйтте. Аның ялкынлы иҗатында бөтен co- С вет поэзиясенә характерлы партиялелек һәм гражданлык, патриотизм һәм интернациональлек сыйфатлары ачык чагылыш тапты. «Традицияләр бергә үрелә. Шагыйрь җаны бик күп нәрсәне сыйдыра ала. Оренбург, Үзбәкстан, Украина далаларының “ гражданнар сугышыннан соң чистарып калган саф һавасын да, Александр Фадеев, - Эдуард Багрицкий, Павло Тычиналарның революцион романтикасын да...»**—дип язды шагыйрь Сибгат Хәким, Җәлилнең иҗат һәм тормыш батырлыгы хакында уй- ф ланып. Җир йөзендә иң кара көч — фашизм белән бугазга-бугаз килгәндә дә үзенең х рухи һәм физик гүзәллеген, гармониясен җуймаган социалистик җәмгыять кешесен о. тасвирлауда М. Җәлил бай поэтик арсеналын чын талантларга гына хас осталык бе- •" лән эшкә җигә. Шуңа да татар халкының һәм тугандаш халыкларның революцион = традицияләрен үзендә туплаган лирик герой бүген, лаеклы төстә, «дөнья әдәбияты- < ның иң олы масштаблы күркәм образларыннан санала»2, Җәлил иҗаты поэзиябезне ' дөнья аренасына чыгарып, аны сыйфат ягыннан яңа биеклеккә күтәрде.
Әлеге сыйфат үзгәрешләрендә, Җәлилнең каләмдәшләре һәм көрәштәшләре, Бөек Ватан сугышы кырларында туган ил өчен башларын салган Ф Кәрим. А. Алиш Г. Кутуй, Нур Баян кебек күп кенә башка шагыйрь һәм язучыларның да роле зур. әлбәттә. Бу әдипләр иҗаты шулай ук татар совет әдәбиятының иң күркәм сәхифәләрен тәшкил итәләр.
Сугыштан соңгы чор татар әдәбияты Г. Ибраһимов һәм Ш. Камал традицияләрен дәвам иткән, масштаблы проза әсәрләре — роман һәм повестьлар язылу белән ха
** Муса Жмил. Герой шагыйрьмен тууына 70 ел тулуга багышланган Бәтеисоюз фәнни кон ференцнясс млтеривллары. Казан. 1978. 27 бит.
* Шунда ук. 43 бнт
рактерлана Шушы елларда день я күргән ике әсәр — Гомәр Бәшировның «Намус», Кааи Нәҗминең «Язгы җилләр» романнары СССР дәүләт премияләренә лаек булды. Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар», Мирсәй Әмирнең «Саф күңел». Фатих Хеснинең «Җәяүле кеше сукмагы» һәм Әмирхан Еники повестьлары да киң җәмәгатьчелек тарафыннан 50 нче еллар татар совет прозасының җитди казанышы буларак кабул ителде. Бу еллар поэзиясендә аеруча Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй. Г. Хуҗиев, С. Хәким, 3. Нури, X. Камалов кебек шагыйрьләр актив иҗат итте. •
Хаклы рәвештә, нык үскән социализм чоры һәм фәнни-техник революция заманы дип саналган 60—70 нче елларда социалистик реализмның бай эстетик потенциалын тагы да киңрәк масштабларда тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр туды. Туган илебездә һәм тормышыбызда барган глобаль үзгәрешләр әдәбият Һәм сәнгатьтә дә өзлексез чагылыш табып килә. Совет язучыларының нәтиҗәле идея- эстетик эзләнүләре социалистик реализм теориясе һәм поэтикасын яңа ачышлар, сокландыргыч уңышлар белән баетты. Бер үк вакытта әдәбият теориясе, әдәби-эсте- тик фикер һәм әдәби тәнкыйть үсеше өчен дә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудырылды. Бу уңайдан, КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы мәгълүм карары (1972 ел, январь) партия һәм дәүләтебезнең әдәби-эстетик фикер һәм тәнкыйтебез торышы турында даими кайгыртучанлык күрсәтүен раслаган аеруча әһәмиятле вакыйга булды Әлеге документ әдәбият теориясе һәм тәнкыйди-эстетик фикернең киң җәмәгатьчелек алдындагы авторитетын күтәрүдә дә хәлиткеч роль уйнады.
Үзебезнең татар әдәбиятын өйрәнү фәненә килсәк, ул да соңгы елларда башка республикалар һәм барыннан да элек рус совет әдәби-эстетик фикере казанышлары белән үзара тыгыз бәйләнештә үсеп, җитди уңышларга иреште. М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Халит, К Фасеев, И. Нуруллин. И. Нигъмәтуллина, Н. Юзиев, Л. Ачкасова. Л. Юдкевич. X. Хәйри, Б. Гыйззәт, Р. Мостафин, К. Гыйззэтов, А. Әхмәдуллин, Ф. Әгьзәмов. Ф. Мусин. Т. Галиуллин, А. Яхин, Ф. Хатипов, Ф. Миңнуллин һәм баш-калар әдәбият һәм сәнгатьнең актуаль проблемалары өстендә актив эшлиләр. Соңгы елларда гына да татар әдәбияты тарихын, анда социалистик реализмның формалашуы һәм үсеше, милли әдәбиятның рус һәм илебезнең башка әдәбиятлары белән үзара бәйләнешен җентекләп өйрәнү һәм гомумиләштерүләр нәтиҗәсендә байтак хезмәтләр язылды. Дөрес, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйтебездә әле җитеш- сезлекләр дә шактый. Әмма аларны киметә бару һәм бөтенләй юкка чыгару өчен дә әлегәчә файдаланылмаган мөмкинлекләр, резервлар байтак.
Галимнәр хәзер социалистик реализмны бигрәк тә хәрәкәттәге һәм үсештәге процесс буларак өйрәнүгә зур әһәмият бирәләр. Әдәбият теориясендәге бу тенденция, үз чиратында, күп милләтле совет әдәбиятларының заман тормышына тагын да тирәнрәк һәм нечкәрәк үтеп керүе, аларның форма һәм стиль үзенчәлекләре арта бару, талантлы әдипләрнең иҗат палитраларында яңа төсләр гаммасы һәм сурәтләү чаралары берөзлексез ишәя килү белән аңлатыла.
Хәзерге татар әдәбияты, барлык совет республикалары әдәбиятлары кебек үк, хәрәкәттәге социалистик реализм ул. Күп кенә әсәрләрнең новаторлык асылы социалистик үзгәртеп коруларның революцион асылы белән билгеләнә. Яңа экономик һәм социаль процесслар язучылар һәм әдәбият белгечләренең дә даими игътибар үзәгендә Республикабыз төбәкләрендә барган гигант үзгәрешләр, хезмәт батырлыгы һәм энтузиазм Ъларга иҗатларында колачлы гомумиләштерүләр һәм гүзәл ачышлар ясау мөмкинлекләрен тудырды. Тормышта яңа традицияләр, хезмәт кешесе характерында моңарчы күрелмәгән күркәм сыйфатлар формалашуы да язучы талантының тулырак ачылуы өчен кирәкле шартларны бермә-бер арттыра төшә. Хезмәт кешесенә игътибар үсү әдәбиятта коммунистик җәмгыять төзүчеләрнең яңа тарихи гомумилеген һәм советча яшәү үрнәкләрен тагы да тирәнрәк һәм киңрәк өйрәнү дигән сүз. Әйтик, соңгы елларда эшче сыйныфы тормышы белән якыннан кызыксыну һәм аларның бай рухи тормышын җентекләп өйрәнү татар әдипләрен яңа иҗади уңышларга китерде. Мисал өчен Г. Ахуновның «Хәзинә», Ш. Бикчуринның «Каты токым», Ә. Баяновның «Ут Һәм Су», Э. Касыймовның «Чулман — оныклар елгась» романнары. С. Хәкимнең «Дәверләр капкасы» поэмасы һәм Д Вәлиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» пьесасын искә алу да җитә. Кара алтыны һәм бөек
тезелешләре белән данлы Татарстан эшчеләре турында язылган әсәрләр күп милләтле совет әдәбиятында ныклы урын алдылар Иҗатында Г. Ибраһимов һәм Ш. Камаллар традициясен дәвам иткән өлкән язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романындагы Уразмәтовлар династиясе, Журбиннар (В. Кочетовның «Жур- биннар» әсәре) яки Рудаевлар династиясе (В. Поповның «Бу да гадәти эш көне» ф әсәре) белән янәшә тора. Татар язучылары иҗат иткән геройлар бүген, әдәбият белгечләре тарафыннан, хаклы рәвештә, Г. Николаева. В. Кожевников. В. Липатов. Г. Пенджикидзе, Ә. Мохтар, В. Бубнис, П Загребельный әсәрләрендә сурәтләнгән замандашларыбызның эре образлары белән бергә искә алына, билгеләп үтелә. Фәнни-техник революция чорында әдәбиятыбызда фән эшлеклеләре һәм галимнәр тормышы белән кызыксыну да бермә-бер арта төште. А. Расихның «Ике буйдак» һәм Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романнары татар прозасы өчен чагыштырмача яңа булган бу өлкәдә беренче Һәм җитди уңышлар санала.
Татар совет прозасы беркайчан да фәкать фән һәм техника прогрессын күрсәтү белән генә мавыкмады, һәм бу, барыннан да элек, аның социаль-аналитик яктан җитлеккәнлеге турында сөйли булса кирәк. Үзәгендә эшче класс вәкиле яисә фән эшлеклеләре торган әсәрләрдә дә әдипләр социалистик гуманизм идеяләре яктылыгында формалашкан совет кешесенең рухи Һәм физик матурлыгын, аның күңеле һәм хисләре сафлыгын, гүзәллеген икенче планга калдырмый күз уңында тоталар. Бу исә. үз чиратында, совет эшчеләр сыйныфының үзаңы формалашу процессын бөтенләй яңа иҗтимагый-идеологик яссылыкта өйрәнү һәм сәнгатьле чаралар белән тасвирлауда иксез-чиксез мөмкинлекләргә юл ача
Фәнни техник революция һәм советча яшәү рәвеше мәсьәләләре белән тирән- тен кызыксыну язучыларны, телиме-теләмиме. турыдан-туры үзара мөнәсәбәтләр һәм заман кешесенең әхлак нормалары турында уйлануларга юлыктыра. Шуңа да әхлак темасы, әсәрдә производство яисә авыл тормышы яктыртылуга да карамастан, гадәт буларак югарыга калкып чыга. Безнең татар әдәбиятында бу әһәмиятле теманың тирәнлекләренә төшүдә соңгы елларда шагыйрьләр һәм бигрәк тә драматурглар аеруча нәтиҗәле эшлиләр Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», Ш. Хөсәеновның «Әни килде», А. Гыйләҗевнең «Югалган бер көн» пьесалары шуның характерлы мисаллары булып тора
Тарихи-революцион темага багышланган әдәбият та замандаш язучыларыбыэ- ның социалистик реализм принципларын үзләштерүдә яңадан яңа үрләр яулый баруы хакында сөйли Бу күп кырлы һәм җитди темага тотынган әдипләрнең игътибар үзәгендә, кагыйдә буларак, кеше, үзенең бай рухи дөньясы булган тарихи шәхес тора һәм ул күп яклы, тирән психологик анализга дучар ителә. Нәтиҗәдә, тарихи шәхес максатлы, үз җаны һәм үз кичерешләре, борчу, омтылышлары булган әдәби герой булып яши башлый, безнең күңелләргә юл таба. Дөрес, әле тарихи-револю- цнон үткәнне торгызу һәм аның геройларына җан өрү кебек җаваплы иҗат эшенә беркатлы һәм шаблон юллар аша гына килергә азапланучылар һәм, ул гына да түгел, шуны хуплаучылар да юк түгел. Күренекле казакъ язучысы А. Нурпеисов мәкаләләренең берсендә, үзенең. «Кан һәм тир» трилогиясе герое Еламаиның «массаларны җитәкләп, аларны революцион көрәшкә күгәрә алмавын» кимчелек ител күрсәткән тәнкыйтьчеләр булуын юкка гына искә алмыйдыр. Оппонентларына җавабында язучы, авыр елларда дөньяның бар кыенлыкларын үз җилкәсеннән уздырган кичәге гади балыкчының ялгышу һәм адашулар аркылы яңа тормыш өчен көрәшкән халык массаларына килеп кушылу юлын күрсәтүне төп максат ител куйганлыгын искертә.
Тарихи революцион темага язылган әсәрләрдә заман әдәбиятына хас сыйфатлардан аналитиклыкка омтылу тенденциясе аеруча ачык чагылыш таба. Бу исә әдипләрнең тормыш чынбарлыгына, фактларга һәм документаль башлангычларга игътибары күзгә күренеп үсүе хакында сейли. Аналитик башлангыч бигрәк тә 60 нчы елларда бөтен совет әдәбиятының характерлы үзенчәлеге булып торды.
Ә инде 70 нче еллар башында тормышны сәнгать чаралары белән үзләштерүдә яңа сыйфат үзгәрешләре көтелү һәм башлануы турында фикерләр ишетелде Бу исә бер теркем талантлы прозаикларның чынбарлыкның фәлсәфи тирәнлекләрен өйрәнүгә омтылышы, иҗатларында синтезга зур әһәмият бирүләре белен аңлатыла
МАНСУР хэсанов ф СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ ҺӘМ ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
иде. Нәкъ менә шул чорда Ч. Айтматов, В. Астафьев, В. Распутин кебек язучылар инде ил күләмендә танылып өлгергән яңа әсәрләрен тәмамладылар. Татар әдәбиятында исә бу тенденция прозаиклардан Ә. Еники, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов, поэзиядә X. Туфан. С. Хәким. Ш. Галиев. И. Юзеев, Р. Файзуллин. Роберт Әхмә1җанов, Р. Харис һәм драматургиядә X. Вахит. Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев. Д. Вәлиев әсәрләрендә матур чагылыш тапты, игътибарны җәлеп итте.
Шул рәвешле, соңгы еллар татар әдәбиятында, бөтен совет әдәбиятына да хас булган ике төрле үсеш тенденциясе төсмерләнә, Аларның берсе аналитик фикерләү җимеше булса, икенчесе — синтетик фикерләүнең өстенлек итүеннән. Әлбәттә, алар үзара бернинди дә кытай стенасы белән дә чикләнмәгән, бу бүленешнең билгеле бер дәрәҗәдә шартлы булуын да истән чыгарырга ярамас. Шулай да, безгә калса, социалистик реализм методына нигезләнгән бай традицияле олы әдәбияты-бызның киләчәге чынбарлыкны сәнгать чаралары белән үзләштерүдәге әлеге ике башлангычның үзара тыгыз бәйләнешендә һәм органик бөтенлегендә.
Совет власте елларында татар әдәбияты тугандаш әдәбиятларның җан җылысын тоеп данлыклы үсеш юлы узды. Ул үткән юл социалистик реализм иҗат методының яшәүчәнлеген. аның бетмәс-төкәнмәс иҗади мөмкинлекләрен раслап торган дәлилләрнең берсе. Күп мйлләтле совет әдәбияты бакчасында үзенә бер төрле чәчәк булып аткан татар әдәбиятының алтмыш еллык үткәне, тәҗрибәсе бер үк вакытта җитди гомум теоретик һәм эстетик мәсьәләләр куярга, аларны уңышлы хәл итәргә дә бай материал чыганагы, ышанычлы җирлек булып тора.
Илебездә яңа тарихи гомумилек — совет халкы формалашу яңа эстетик гому- милекне барлыкка китерде. Ләкин әдәбият белгечләре әле еш кына бу әһәмиятле фактны искә алу. гади констатацияләү белән генә чикләнеп калалар. Бу яңа эстетик категориянең асылы нидә, социалистик реализм теориясе һәм практикасы, күп милләтле совет әдәбиятының алга таба үсеше өчен ул нәрсә бирә? Әдәбият белемендә бу сорауларга җитди һәм тулы җавап бирелгәне юк әле.
Яңа эстетик гомумилекнең төп үзенчәлекләреннән берсе, әлбәттә, ул — совет әдәбиятының интернациональлеге Бу үзенчәлек бигрәк тә нык үскән социализм чоры әдәби процессына хас. Шуңа күрә дә интернациональлек мәсьәләләре әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең үзенә даими рәвештә игътибарлы булуларын сорый.
Милли әдәбиятларның үзара мөнәсәбәтләре, шул мөнәсәбәтләр йогынтысында чәчәк атуы һәм үзара якынаюы мәсьәләләрен алга таба өйрәнү дә бүгенге әдәбият белеме фәне алдында иң актуаль проблема буларак кала бирә. Бу уңайдан тәрҗемәләрнең роле көннән-көн үсә һәм арта баруын да махсус билгеләп үтәргә кирәк. 1917—1976 нчы елларда татар язучыларының 603 китабы 23 миллион гомуми тираж белән рус телендә. 217 китабы 2,5 миллион тираж белән СССР халыклары телендә бастырып чыгарыла.
Нык үскән социализм чоры әдәбһяты форма һәм стиль төрлелекләренең өзлексез камилләшә баруы белән дә характерлы. Ләкин язучыларның бай иҗат практикасы әле бу өлкәдә дә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгән һәм гомумиләштерелгән дип әйтеп булмый.
Әдәбиятларның жанр һәм стиль үзенчәлекләрен өйрәнү процессында традиция һәм новаторлык мәсьәләләренә аерым игътибар итү зарур. Чөнки әдәбиятыбызның барышы аларны алга таба өйрәнү өчен күп кырлы, һәм бай материал бирә.
Тәнкыйть Һәм әдәбият белеменең җитди игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тиешле әлегедәй актуаль проблемалар байтак. Аларны фәнни нигездә җентекләп өйрәнү социалистик реализм юлыннан үсүләрендә дәвам иткән тугандаш әдәбиятларның төп үсеш тенденцияләрен билгеләү һәм нык үскән социализм чорында совет җәмгыятенең уртак рухи казанышына аерым әдәбиятлар керткән өлешне ачыклау буенча кызыклы һәм гыйбрәтле нәтиҗәләр бирәчәк.
Халыклар дуслыгы, кешеләрнең яңа тарихи гомумилеге — коммунистик җәмгыять төзүче күп милләтле Ватаныбызның төп казанышы. Күп милләтле совет халкының бердәмлеге алмаз кебек нык,—диде КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежнев.—Халкыбыз бердәмлеге аны тәшкил иткән һәркайсы бай, тулы канлы һәм бәхетле тормышта яшәүче милләтләрнең күп төрлелеге белән алмазның күп төсмерле кырлары балкуына тиң.