ШИГЫРЬЛӘР
Кояшым
Иртәләрдә кулым сузып Каршы алам, Кояшым. Син яраткач, мин дә сине Бик яратам, Кояшым.
Алтын нурың тигез булеп Таратасың, Кояшым.
Тиң күреп син бар халыкны Яратасың, Кояшым.
Кайсы чакта күк болытлар Сине каплый, Кояшым.
Тик барыбер тукталмыйсың Безне тапмый, Кояшым.
Алсу таңлы бер иртәдә Мине ал син, Кояшым. Бик биеккә, күк читенә Алып бар син, Кояшым.
Тик бераздан Җиргә кире Кайтарып куй, Кояшым. Туган җирсез, кешесез мин Яши алмам, Кояшым.
Көрсенүең борчылдырды әле...
Тирән итеп бер көрсенеп куйдың.
Нигә шулай тирән көрсендең?
Мин белмәгән берәр уең бармы?
Ачык кебек иде һәр көнең.
Ерак карап бер көрсенеп куйдың. Кайгы-хәсрәт сине бастымы? Әллә саф чишмәдәй күңелеңә Явыз шик тап булып яттымы?
Төйнәп бөтен моңын, хәсрәтләрен, Тирән итеп йөрәк түреннән, Урал тавы үзе көрсенгәндәй Тик сабырлар гына көрсенгән.
.. .Син сабырсың. Уйлар, кичерешләр, Сөенечләр бар да эчеңдә, — Сине аңлаганнар өчен генә Шәүләләре уйный битеңдә.
Көрсенүең борчылдырды әле...
Кеше күңеле — серле сандык. Ачу аны җиңел түгел.
Әмма ачсаң, күп бүлмәле Лабиринттай тоела күңел.
Бүлмәләрдә яшеренгән Зөбәрҗәтне табу — теләк. Серле сандык ачылыр да... Зөбәрҗәтне тану кирәк!