Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Канәгатьсезлек хисе
Күз алдымда көзләр, язлар төсе, Тирә-ягым болын, гөлләр исе; *
Ә күңелдә таш гасырдан калган Иске
Канәгатьсезлек хисе.
Ташлар кисеп, текә тауга мендем,
Учларыма таштай сөял үсте, Бу тормышның бар серләрен белдем, Ә күңелдә канәгатьсезлек хисе.
Бит-маңгайны бозлы яңгыр кисте, Бу йөзгә дә җылы җилләр исте, Ил алдында кадер-хөрмәт күрдем; Ә күңелдә канәгатьсезлек хисе.
Бер адымлап һәр көн алга бардым, Гомер буе җигелгән ат төсле...
Дәрәҗәдән, мактаулардан арыдым;
Ә күңелдә канәгатьсезлек хисе.
...Мин ат булып тусам, булмас иде Канәгатьсезлек хисе.
Пасха утравы
Океан уртасында, тозлы суларда, Йөзек кашы кебек яшел утрау бар, Пасха утравы ул — телсез моң иле, Язмышлар төелгән, таш һәм ком иле.
Таш гасыр хакиме чуер таш белән Башлар сугып ярып тәхеткә менгән, Баш булып сөенгән, хакимлек иткән, Кан эчеп күбенгән. Тереклек беткән.
Өстенлек өмете, дан һәм мал исе...
Тәкәббер горурлык, сыешмау хисе — Ике тәкә башы сөзешкән почмак, Кеше вакчыллыгы дөрләгән учак.
Кыргый көнчел ачу, мин-минлек янган, Урман, кеше, бәхет — иминлек янган.
Әҗәл бәйрәм иткән упкыннар калган, Телсез шаһит булып таш сыннар калган.
Бер кәрлә күңелгә байлык күп кирәк, Урман, сулар, таулар, зәңгәр күк кирәк, Бар кешеләр иелеп, «Шаһ!» дисен аңар, Чал дулкыннар килеп баш исен аңар!
Курку белән ачу җинаять кылып, Баш өстендә йөри агулы болыт... Җир шары да шулай калмасын иде Кешесез һәм өнсез каберлек булып!
Океан уртасында, зәңгәр суларда Йөзек кашы кебек яшел утрау бар, Пасха утравы ул — телсез моң иле, Кыяларда елый Тын океан җиле...
Сфинкс елмаюы
Сүз сөйләү хәвефле, сөялле аяк-кул, Бил-бөер япмасы киндердән, Сфинкс йөзенә хәйләкәр, даһи кол Сихерле елмаю иңдергән.
Агачсыз, үләнсез, үле ком илендә Тере җан янадыр, көядер, Кырык гасыр буе Африка чүлендә Сфинкс елмая нигәдер.
Сфинкс елмая, таш йөздә киная,
Карашы мыскыллы, янаулы:
Күрегез, мин монда дүрт мең ел елмаям, Ә сезнең сәгатьләр санаулы...
Карчыга карашлы баскыннар шомланган Зәһәрле елмаю алдында.
Чалмалы гарәпләр, греклар уйланган: «Илаһи кисәтү бар монда».
Сфинкс елмая: — Күзегез кылычта, Таларга планнар корасыз,
Белегез: хаким дә, закон да, сугыш та Елмаю алдында коралсыз!
Болытлы, яңгырлы кара көз, Кояшсыз, чәчәксез кич-иртә. Нигә бу төн кебек кара күз Талчыккан йөрәкне җилкетә?
Болытлы, яңгырлы кара көз Саргайган каенны елаткан. Нигә бу ягымлы кара күз Елмая ерактан-ерактан?
Болытлы, яңгырлы кара көз, Җылысыз, кояшсыз бик читен; Кайда син, тылсымлы кара күз, Яфраклар үбешкән айлы төн?
Иҗат
Ат булып йөрдем буранда, Бүрәнә, кирпеч ташып.
Эт булып өрдем урамда, Нык басып, горур басып.
Капитан идем, давылда Корабта торганым бар. Утын урладым авылда, Карак та булганым бар.
Генераль планнар корам, Иң биек үрләр юрап. Ишек төпләрендә торам, Мәрхәмәт-шәфкать сорап.
Үлемгә бардым һөҗүмгә, Җиңелде, үлде Үлем.
Иске окоплар төбендә Сөякләр ята минем.
Дөньядан киттем, котылдым, Соңгы кат һава сулап. Алдадым, оттым, отылдым һәм кабат тудым елап.
Чапайны күрәм төшемдә, Без менә исән әле.
Солы басуы өстендә Җил булып исәм әле.
Сандугач килгән чагында Сайрадым гөлгә кунып, Мин хәзер Идел ярында Тирбәләм таллар булып.
Ностальгия
Кәккүкләр кычкырган чагында, Иделдән дымлы җил искәндә, Кайта да, йөри ул авылда, Яшьләре җитмештә-сиксәндә.
Киң күлмәк, ап-ак йөз, ап-ак чәч, Камзулы укалы, тәңкәле.
— Илле ел чит җирдә интеккәч, Ни эзләп кайтасың, әйт әле?!
— И улым, гөжләгән уҗымнар, Учмалар, көлтәләр күңелдә. Әбиләр, бабайлар моңы бар Кайгылы каеннар төбендә.
Кырыс як, туң җиргә ятмый кар. Җир соры, күк соры, көн ятим. Җилпенә сап-сары яфраклар, Яфрактай йөрәкне нишләтим?!
Таш кала салдык без далада, Заводка котлован казыдык. Тормышлар күңелле анда да, Тик менә йөрәктә ялгызлык.
Тартадыр туган як моңы да, Ярлары чирәмле чишмәләр, Какылы, юалы болында Җиләкләр исләргә төшәләр.
Таллыкта чалгылар чыңлаган, Сыерлар мөгрәгән авылның, Кыз чагым җилкенеп җырлаган Тургайлы таңнарын сагындым.
Бу илдән бер киткән кеше мин Уйларым болгавыр елларда. Кайтам мин, иң изге төшебез — Зиратка бер ятып еларга.
Калада, оныклар туенда, Ефәккә төренеп йөрсәк тә, Кендегең киселгән урында Сандугач сайравы җирсетә...
Ачык калган китап
Ачык калган китап ята, Бәхетләр, кайгылар тулы, Шаулап үткән гомер юлы — Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята, Изге теләк, кайнар йөрәк Өметен, сафлыгын сөйләп, Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята — Якты күңел шатлыклары, Хөсет, күңел ваклыклары — Ачык калган китап ята. Ачык калган китап ята, Үксеп елап, яшен сөртеп, Заманның җанына төртеп, Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята, Кыю яшьлек сүзе булып, Акыллы карт күзе булып Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята, Кемнеңдер язмышы кебек, Кемнеңдер ялгышы кебек, Ачык калган китап ята.