Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Идел
Бабайларның моңын, рухын эзләп Ослан тауларына менгән идем, — Акчарлагы, ак җырлары белән Килеп керде җанга кичке Идел.
Табигатьнең изрәп төшкән мәле. Йоклый кошлар, сеңеп оясына... Тып-тын гына шаулый бөек Идел! Кайтавазы кагыла намусыма.
Җирдә әле дөрес яшәдекме, Ни кылдык та илгә, ни майтардык? Еллар күкрәгенә яңа бизәк Өсти алдымы соң безнең барлык?
Шаулый Идел...
Дулкын арты дулкын
Нәкъ йөрәккә килә тәгәрәшеп.
Бик тирәннән, тарих төпкеленнән Оран сала кемдер күккә дәшеп.
Ят байраклар җилфердәтеп илгә Яулар килгән, килгән явыз каган. Су белән кан бергә кушылса да, Ике иман бергә кушылмаган!
Су өстендә тибри акчарлаклар — Җавап бирче, әйтче, и мәңгелек: Фида җаннар калкып чыккан мәллә Шушы якты кошка әверелеп?
Үткәннәрнең телсез шаһитыдай Карт манара ярга чыгып баскан. Шаулый Идел — Кара елларда да
Ак җырларын югалтмаган дастан...
Бирче, дөнья!..
Минем күз күпне күр», колак күпне ишеге...
Г. Тукай.
Әй, дөнья,
бирче миңа Тукай күзләрен!
Тукайдан соң күпме йолдызлар атылган, күпме тәхетләр ватылган — егерменче гасыр һаман хәрәкәттә.
Җир һаман да
үз күчәре тирәсендә әйләнә: көннәр — төнне, төннәр көнне куып тора.
Иске проблемалар үлә, яңалары чәчрәп туып тора.
Илләр бәхәсләшә, тәгълиматлар, хисләр бәхәсләшә.
Хакыйкатьне,
гаделлекле яклап планетада Намус дәшә!
Съездлар, парламентлар, конгресслар, үз күчәрендә әйләнгән Җир кебек, ике сүз тирәли әйләнә:
— Сугыш?
— Тынычлык!
Сабыйлар — Кояшка, өлкәннәр бомбага сузылган заманда миңа — күпне күрү, күпне ишетү кирәк!
Кояш белән бомба арасына
метеордай сүзем атылып керер һәм аннары... йөрәк.
Әй, дөнья,
бирче миңа Тукай күзләрен!
Кыйтгалар өстендә үткен хәнҗәр булып ялтырасын кайнар сүзләрем!
Кичке аваз
Кошлар яба сары томшыкларын, Яфрак асты ышык һәм тыныч. Ботакларда — алма авырлыгы... Юктыр төсле хәвеф, куркыныч.
Авылымның аулак почмакларын Әрем исе баса, моң баса. Кычытканлы яшел тыкрыкларда Илаһи бер тынлык урнаша.
Әллә каян шул чак тынлык аша Ишетелә миңа бер аваз.
Актара да сала йөрәгемне Күктән иңгән серле кайтаваз.
Кичке аваз чыңлый колагымда — Өнди,
дәшә,
каулый, чакыра!
Көрәшергә һәм яшәргә куша Туар таңнар, бәхет хакына.
Җанга якын тавышыннан таныйм: Ярсуы бар аның, бар назы...
Матурлыкка дәшә мине шулай Туган җирем, күгем авазы!
Җир — автографлар китабы
Галиҗәнаб Вакыт
Төрле төсләр белән уйган үз имзасын:
Зәңгәр кара белән — диңгезләрен, елгасын...
Яшел кара белән — болын-урманнарны.
Кызыл кара белән — янар тауларны...
Табигать тудырган кешене.
Галиҗәнаб Кеше
Җир-китапка төшергән тәүге автографын —
ялангач тәпи эзләрен...
Беренче куркыныч янау белән
Баш мие күзәнәкләре
дәррәү хәрәкәткә килгән:
Кеше тау актарган, бүрәнәне кискән, ярган, өйгән...
Йорт-куыш ясаган бер дигән!
Тора-бара Кеше
Зурдан кубып сырлаган үз имзасын:
ташлаган да мескен ызбасын —
Иҗат иткән якты шәһәрләр, гөлбакчалар, тимер юллар,
Хәтта... атом бомбасын!
Яшәп булмый
Кемдә диеп, кемнең ни эше?
Җир-китапта соңгы автографың
нинди булыр, Кеше?!.
Бәрелде йөрәгем тауларга, Сеңдерде ташларның ныклыгын. Чыкларда чыланган яфрактан Соң тамчы су эчтем йотлыгып.
Текәлде күзләрем кояшка, Рухыма, тәнемә нур тулды. Җандагы болытлар пәрдәсе Әйтерсең мәңгегә ертылды.
Орынды күңелем сагышка, Моң белән тулды һәр күзәнәк. Җыр белән бизәрмен дөньяны — Түгел мин бер көнлек күбәләк!
Мин авылда авырып ятам. Мендәрем, башым кайнар... Көзге төн. Тәрәз каршымда Чайкала моңсу таллар.
Салкын, юеш пыялага Сары яфрак ябышкан, — Күзен мөлдерәтеп гүя Көз карый миңа тыштан.
Юылган җәйге авазлар: Кошлар җыры, чыр-чулар. Гарешкә киткән һәммәсе — Гамь-шатлыклар, борчулар.
Караңгылык үзенә йоткан Авылның бар халәтен. Әтәчләрне «телсез» иткән, Юашлаткан кара төн.
Айны дерелдәтеп этләр Ник бер өрсен ичмасам! Җанымны, сырхау тәнемне Әллә ниткән үч баса.
... Мин авылда авырып ятам Өнме бу, әллә төшме? — Төн карасын яңгыратып Кырда ак байтал кешни!..
Яз турында хыяллансам — Карлыгачтай канат кагына башлый Якты, җитез уйларым.
Көз турында хыяллансам —> Болытлардай тып-тын агыла башлый Талгын, моңсу уйларым.
Гомер
Дөньяга килгәч тә кешене (Ул әле җикмәгән пар атын)
Мендәргә салалар, — баш белән Көнчыгыш ягына каратып.
Дөньясын куйгач та кешене (Ул инде тугарган пар атын) Ләхеткә салалар, — баш белән Көнбатыш ягына каратып.
...Көнчыгыш, көнбатыш арасы — Кояшка бер көндә барасы.
Син миңа күзләр бирдең:
Чыктагы салават күперен, Таш өстендәге гөлләрне, Күлгә төшкән айны күрергә өйрәндем.
Син миңа тел бирдең:
Дөньядагы иң көчле,
Иң татлы һәм
Иң назлы сүзләрне әйтергә өйрәндем.
Син миңа көч бирдең:
Өстеңә ташланган дулкынны,
Юлыңа ишелгән ташларны
Тыярга, читкә алып атарга өйрәндем.
...Син пышылдап нибарысы:
— Яратам, — дидең.
Ярулла юкәсе
Әй, апма бит, алма бит, Алма битләр кала бит. Алма битләр калмас иде — Патша солдат ала бит.
Халык җыры.
Тутырып егерме биш елын, Кайткан да төшкән ул авылга. Шул кичтә бер хатын ялгызы Такмаклап елаган: «Ярулла-а . »
Винтовка дускаен, үчегеп, Ыргыткан тузанлы чардакка.
Аракы-шайтанга кушып ул «Сөймәскә» ант эчкән аулакта.
Ни кала кып-кыска гомердән?
Югыйсә яшь бара, яшь үтә...
Бәрәңге бакчасы янына
Утырткан Ярулла яшь юкә.
Бервакыт шау килгән тын авыл:
Тоташ ут эчендә — утарлар!
Атларны коткарган Ярулла,
Тик менә... гәүдәсен ут алган.
...Кәүсәдә — меңләгән җыерчык,
Карт инде Ярулла юкәсе.
Боҗралап түшәлгән елларны
Эх, димен, кирегә сүтәсе!
Җилләрдә чайкала карт юкә, Ачкан да йөрәген давылга. Тамырдан күкләргә кадәрле Моң ага: «Ярулла... Ярулла-а...»