ШИГЫРЬЛӘР
Кара әле, Тукай, Казаныңа
Шигырь бәйрәме кенне шагыйрьнең һәв* кәленә карап.
Син дөньядан киткән көндәгедәй
Бүген тагын таллар бөредә...
Кара әле, Тукай, Казаныңа,
Ул бит сиңа яхшы күренә.
Синең күзләр күрмәде дә кебек
Яфракларның шытып чыкканын.
Рәхәтләнеп җырламый да калдың
Кушлавычның көмеш чыкларын.
Татарыңның авыр хәсрәтеннән
Син сызландың, сыкрап еладың.
Котырганда ләкин кара көчләр, Син бер мескен булып тормадың.
Гел якага-яка алыштың син,
Рәхимсезлек белән сугыштың.
Шигъри күктә камчың уйнап торды,
Өзелсә дә соңгы сулышың... .
...Син дөньядан киткән көндәгедәй
Бүген тагын таллар бөредә.
Кара әле, Тукай, Казаныңа,
Ул бит сиңа яхшы күренә.
Бу һәйкәлең үзең салган һәйкәл,
Меңнәрчә күз аңа төбәлгән.
Кара әле, Тукай, Казаныңа:
Синең җырлар белән бизәлгән.
Кисәтү
Халыкара сугыш чукАарларява яафрат белән.
Бу таш белән беркемгә дә сукмадым мин —
Әмма кулга алдым.
Крематорийларны күрмәдем мин —
Әмма яндым.
Тол хатынның тузган чәче сыман
Ап-ак төтен ургый.
Бу — мин янам шулай,
Янам тузгый-тузгый.
Эзләмәгез янганнарның гәүдәләрен,
Алар юк ич җирдә.
Янганнарга табут та юк,
Юк кабер дә.
Ә шулай да матәм маршы уйнамагыз!
Янучылар моңа каршы.
Уйнагыз,
Иҗат итегез
Җирдә нәфрәт маршы!
Тол хатынның чал чәчедәй
Тузгый-тузгый янам.
һәм ашыгып җирдән
Кулга зур таш алам...
Крематорийларны күрмәдем мин —
Әмма яндым.
. Бу таш белән беркемгә дә сукмадым мин —
Әмма кулга алдым.
Кырда учак
Кыр уртасы.
Мин зур учак ягам.
Ялгыз кунам бүген бу кырда.
Шулай телим, шулай рәхәт миңа...
Сандугачмы сайрый якында?..
Әллә шунда моңлы авыл карты
Курай сызып үтеп барамы?..
Әй, җәйге төн!
Нигә шул кадәрле
Яратасың икән караны?!
Ә мин менә сине мыскыл итеп
Учак ягып куйдым түреңә.
Учак җылысы ул — җир җылысы!
Шул җылыны тоям үземдә.
Төн куерган саен йолдызларның Арта гына бара яктысы. Көрәшләрдә шулай калкып чыга Кешеләрнең иң-иң яхшысы.
Ә мин бүген зур бер учак белән Эретәмен төннең карасын.
Бит минем дә килә үз җиремдә Җир йолдызы булып янасым.
Кыр уртасы.
Яна минем учак.
Ялгыз кунам бүген бу кырда.
Шулай телим, шулай рәхәт миңа... Сандугачмы сайрый якында?.. Әллә шунда моңлы авыл карты Курай сызып үтеп барамы?..
Әй, җәйге төн, тагын учак яктым Эретергә синең караңны.
Кичке шигырь
Көмештәй ак йокы килә миңа, Көмеш кебек тынлык.
Тик алтындай кояш китә миннән, Алтын кебек чынлык.
Иртәгәмә кереп җитмәгәнмен, Бүгенемнән китәм.
Кичләр саен чаңын катырак сугып Гомер үтә икән.
Әй, бүгенем минем, һаваң сулап Яшәдем ич синдә.
Болай эзсез генә китмә әле, Болай эзсез сүнмә.
Көмеш кебек йокы, кит әле син, Кит, көмештәй тынлык.
Кил, алтындай чиста шигырем минем, Кил, алтындай чынлык.
Таныш гүгеп абзый белән сөйләшкәч.
Нинди дөрес сүзләр сөйләде ул:
«Намус...
Иҗат...
Ипи...
Дәрәҗә...»
Олы сүзләр белән уйнады ул,
Кылды нинди олы хәрәмҗә!
Тарайтты ул Намус мәгънәсен дә, Ипи мәгънәсен дә тарайтты. Каралтты ул Иҗат дигән сүзне, Дәрәҗәнең аелын каралтты. Янәсе лә: Иҗат—Ипи өчен, Намус — Дәрәҗәгә кирәкле... Ләкин онытты ул Иҗат итеп Намус белән тапкан Икмәкне. Онытты ул бөек Дәрәҗәнең Бары Намус белән килүен. Шигърияттән сынык Икмәк капкач, Җанның Дәрәҗәгә менүен.
Кар ява
Карлар белән уйный җил генә. Кар бөртеге оча, җилпенә.
Нәни бала кебек наян ул, Төшеп килә әнә каян ул — Бер тузансыз чиста һавадан, Яңа туган кебек анадан.
Кар бөртеге көлә, талпына, Кар бөртеге көләч, шат була. Кар бөртеге бигрәк ак инде, Кар бөртеге бигрәк пакь инде.
Җиргә төшеп җиткәч сак кына, Тузан куна аңа чак кына.
Мәхәббәтем турындо җыр
Нинди җыр ул ишетелә таулардан, Ишетелә җиргә әллә кайлардан.
Күңелләрне айкалдыра, кузгата,
Татлы уйлар, матур уйлар уйлата.
Бу җыр минем мәхәббәтем турында,
Минем керсез мәхәббәтем турында,
Минем назлы мәхәббәтем турында, Минем бетмәс мәхәббәтем турында.
Нинди көй ул ишетелә күкләрдән,
Кошлар кебек очып чыга чикләрдән.
Күңелләрне ашкындыра, күтәрә.
Аны тыңлап таулар җырлар җибәрә.
Бу җыр минем мәхәббәтем турында.
Минем керсез мәхәббәтем турында,
Минем назлы мәхәббәтем турында, Минем бетмәс мәхәббәтем турында
Нинди җыр ул давыллардан кемлерәк, Язгы дәрья суларыннан ишлерәк, Ул көй бөек табигатькә дан җырлый, Мәңгелеккә бара-бара ул чыңлый.
Бу җыр минем мәхәббәтем турында, Минем керсез мәхәббәтем турында, Минем назлы мәхәббәтем турында, Минем бетмәс мәхәббәтем турында.
Тагын
Үпкәләшүләрне онытып кайттым сиңа.
Ә син тагын
Үткәндәге ялгышуларымны
Искә алдың.
Мин бит инде сине ничә тапкыр
Гафу иткән идем.
Син дә мине кичерерсең диеп
Көткән идем...
...Бәхәсләрне онытып кайттым сиңа.
Ә син тагын, тагын
Узгандагы үкенүләремне Искә алдың.
Карама син көзгеләргә
Нигә инде чәчләреңне тарыйсың син Басып шушы җансыз көзге каршысына?! Нигә шулай моңлы итеп карыйсың син Үз гәүдәңнең көзгедәге яртысына?!
Мәхәббәтең, зур сөюең бар шул синең. Ә көзгедә уйсыз, хиссез шәүләң генә. Әнә шуңа хәсрәтләнә синең йөзең, Көзгедә бит бары яссы гәүдәң генә.
Ташла, иркәм, карама шул көзгеләргә, Нигә кирәк бер ләззәтсез ул моңлану?! Бае каршыма!
Карап минем күзләремә
Үз гәүдәңне күрерсең син шат һәм сылу!
Синдәге хис, ә миндәге бөек өмет Җые*1а да шулай минем күзләремә, Мәхәббәтем җылысында өретелеп Синең җанлы гәүдәң булып әверелә.
Кыр казы сыман
Узып киткән кыр казы сыман Үтеп кенә киттең каршымнан... Нишләдем соң мин карашыңнан?!
«Кайтам... Кайтам...— диеп,— яңадан...» Кычкырмадың да бит, ичмасам, Узып киткән кыр казы сыман.
Кайгы
Бу кайгыны язарга җитми талантым, Акмый кан, бөгелми уй — турыга каттым. «Әнкәң үлә... булмый... терелми», — диделәр, Әй, баттым ла, бигрәк зур кайгыга баттым.
Үзбәк мамыгыдай йомшак иде күңлем — Имән кайрысына охшап кытыршыландым. Кигән киемемдә бер коры җеп тә юк, Ага күз суларым — тәмам чыландым.
Өннәрем төшкә әйләнде, төшләрем өнгә, Исәбем тайпылды, суынды назларым.
Көзләрем эсседә көйделәр, боз сукты җәемне, Су булып эреде кышым, туңды язларым.
«Әнкәең үлә... булмый... терелми», — диделәр... Нинди зур хисемә ак кәфен яптым.
Әй, дуёлар, әй, илем, әй, минем Ватаным, Баттым шул, бигрәк тә зур кайгыга баттым.