Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ МУЗЫКАСЫ


өнбатыш Себер татарлары Көнбатыш Себернең урманлы-далалы көньяк өлешендә урнашкан. Авыллары башлыча Иртыш, Тура, Тара. Ом. Исәт Тубыл һәм башка елгалар буена утырган. Бу елгалар калын урманнар һәм үтә алмаслык сазлыклар аша бердәнбер аралашу юлы да булган.
Татарлар, нигездә, авылларда, азрак санда Төмән, Тубыл, Том. Тара, Барабинск. Новосибирск, Омск һ. б. шәһәрләрдә яшиләр.
Хәзерге Себер татарларының иң якын борынгы бабалары булып XII—XIII гасырларда Көнбатыш Себер далаларыннан алып, Иделнең түбән өлешенә кадәрге киң мәйданда яшәүче төрки телле кыпчак кабиләләре санала
Көнбатыш Себер территориясендә монгол империясенең Җүчи улусы җирендә Төмән ханлыгы барлыкка килә. Бу Себер татарларының беренче берләшмәсе була '. Соңыннан Себер ханлыгы оеша. Аның башында XVI йөзнең алтмышынчы елларында Күчем хан (күчмә үзбәкләрдән килгән шейбанлы) тора.3
Сефер ханлыгында яши торган төрки телле кабиләләр билгеле бер дәрәҗәдә казакъларга, күчмә үзбәкләргә һәм, күрәсең, нугайларга да кардәш булган1
Ханлык озак яшәми. 1582 елда Күчем хан җиңелә һәм аның территориясе Рус дәүләтенә кушыла. Шушы вакыттан башлап интенсив рәвештә Себерне үзләштерү башланып китә.
«...Беренче рус утраклылары татарларда күргән чагыштырмача югары культурага Себер төркиләре күптәннән ирешкән булган» *****. Татарлар экономик үсеш ягыннан да югарырак торганнар. Даладагы районнарда, бигрәк тә Бараба даласында, терлек асраучылык алга киткән. Руслар килгәнчегә кадәр үк инде, гади булса да, игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Тиз өлгерүче үсемлекләр—арпа, борай һәм солы чәчкәннәр
В. П. Левашева Себер ханлыгы территориясенә кергән җирләрдә үткәрелгән казылмалардан чыккан табылдыклар җыелмасын җентекләп тикшергәннән соң түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Монда игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, металлургия, туку һәм тегү эшләре, тире иләү-эшкәртү кораллары бар... Бизәнү һәм башка тормыш- көнкүреш әйберләре шактый югары культура дәрәҗәсе турында сөйлиләр»4.
***** История Сибири 1 том «Борынгы Себер» «Наука», Мэскэ>. 1968 ел. ЛЭ бит
• В 11 Левашева О городищах Сибирского юрта «Советская археология». XIII том. Час кәү-Ленинград. 1950 ел. 347 бит.
1 Н М. Ярдинцев Сибирские инородцы, их быт и современное положение. СПб. 1891 ел. 52—54 битләр
1 Н. М. Ярдинцев Күрсәтелгән хезмәт. 34—35 битләр.
• Д Г Тучашеаа Көнбатыш Себер татарлары теле. 14 бит
‘ В В Радлов Образцы народной литературы тюркских племен СПб.. 1872 ел.
1 «Тобольские губернские ведомости». 1861 ел. 35—45 битләр
К
Бараба даласында яшәгән татарларны руслар бараба дип йөрткәннәр. Алар инде XVII гасырда даими утрак тормышта яшәгәннәр. Радлое күргән картлар үзләренең ата-бабаларының, алтайлылар кебек үк. мәҗүси корбаннар чалуларын һәм мөселманнар кебек киенгәнлекләрен сөйләгбннәр.
■ Ул халыкның холкы яхшы—алар ялганламыйлар һәм разбой салмыйлар. Георги аларны яссы йөзле, азрак сузылып киткән күзле, зур колаклы һәм кара чәчле итеп сурәтли»,— дип яза рус галиме Н. М. Ярдинцев.1
«Бохаралылар... Себер татарлары белән русларга караганда шактый алданрак элемтәгә керәләр. Бохаралылар үзләренә хатыннарны, гадәттә, татарлар арасыннан алганнар... Мондый туганлык элемтәләре аларны Себер татарлары белән тагын да якынайткан». 2
Бохаралылар уку-укыту, культура эшләренә дә билгеле күләмдә өлеш кертәләр. Җирле халык алардан күн эшләп чыгару, келәм сугу кебек кайбер һөнәрләрне үзләштерә. 3
Себер татарлары формалашуда Казан. Самара. Сембер, Пенза һәм Россиянең башка губерналарыннан күчеп килгән татарлар да катнаша. Төрле җирләрдән килүләренә карамастан, Себердә аларның барысы да Казан татарлары дип йөртелә. Россиядән татарларның күчеп килүләре XX йөзгәчә дәвам итә. Алар арасында кайчандыр сөрелеп шунда яшәп калганнары да һәм Үзәк Россиядә җир җитешмәү сәбәпле ирекле рәвештә күчеп утырганнары да бар.
Көнбатыш Себер татарлары халкыбызның шактый зур этник төркемен тәшкил итсә дә, аларның музыка культурасы озак кына еллар белгечләребез игътибарыннан читтәрәк кала килде. Моңа, әлбәттә, бу төбәкнең татар халкының төп политик һәм культура үзәге булган Казаннан ераклыгы да комачаулык итте. Музыкаль фольклорны. бигрәк тә Татарстаннан читтәге өлкәләрдә яшәүче татарларның көй-җырларын чын-чыннан фәнни нигездә җыйнау һәм тикшерү эшләре 1960 еллар тирәсендә генә ныклы рәвештә юлга салынды.
Революциягә кадәрге чорда басылган хезмәтләрдә бу төбәкнең тарихын, этнографиясен, телен һәм фольклорын чагылдырган материаллар бик аз санда булып, аерым өзекләр рәвешендә генә очрый. Тик академик В. 8. Радловның «Төрки кабиләләренең халык әдәбияты үрнәкләре» хезмәте генә үзенең зур күләмлелеге белән аерылып тора һәм әлегә кадәр Себер татарларының телен һәм халык авыз иҗатын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә †††††.
Себер татарларының җырлары турында беренче мәгълүматлар үткән йөзнең алтмышынчы елларында күренә башлый. Шул чор матбугаты битләрендә Себер татарларының тормыш-көнкүреше белән бергә, аз гына күләмдә булса да, аларның ничек җырлаулары турында да әйтелеп узыла5. 1864 елда «Тобольские губернские ведо- мостинда Тубыл татарлары җырлары басылып чыга6. Аларны җыюда Тубыл татары Нияз Урмаев булышкан. Укымышлы бу кеше булдыра алган кадәр диалекталь үзенчәлекләрен саклап, сигез дистә чамасы дүртьюллык язып алган һәм русчага тәрҗемә
Себер татарларының музыкаль фольклор үрнәкләрен беренче булып шагыйрь Мөхәммәт Садри җыя. Ул 1940 елда Көнбатыш Себергә оештырылган фәнни экспедиция вакытында фонографка Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүче татарлардан күп санда җырлар һәм көйләр язып ала. Соңрак композитор А. С. Ключарев бу язмаларны нотага сала һәм кырыктан артык җыр-көйне «Татар халык көйләре» җыентыгына кертә ”. Алар арасында инде хәзер гомумтатар музыка хәзинәсенең энҗеләренә әверелгән «Каръят батыр», «Сәрвиназ», «Илчебага», «Зәңгәр күз»
††††† -Тобольскне губернские ведомости». 1864 ел. 34—35 битләр
’ Экспедиции Татарстан Халык Комиссариаты карамагындагы Татарстан тел. әдәбият Һәм тарих фәнни-тикшеренү институты һәм Казан музыка кабинеты тарафыннан X. Ярин. С. Эмиров. В. Хажиев. М Садри составында оештырыла
• Татар халык көйләре Төзүче һәм җыючы А. С. Ключарев Казан. 19ю ел
■ X Ярми Татар халкының по.тик иҗаты Казан, 1967 ел. W~;l*> биглэр: М Госманов «Бараба татарлары фольклоры» «Катан утлары., ел б сан М Мәһднее «< ебер татарлары ижаты» «Катай утлары., 1963 сл. Ю сан Ф Әхмәтоаа «ӘҺтүкә Һәм Батыш турында тарихи җыр., «Ахат хатын». 19ТО ел. В сан. Ф Урмаичеев -Тарихи мырлар., «Казан утлары., 1969 ел. 3 сан. Халык анты Катан 1971 ел. «Мәхәббәт дастаны. («Куты Кирпич белән БаянСылу»), «Татар әдәбияты мәсьәләләре. КДПИиын гывтьми ятмалары. М I3J Катан. 197* ел. Алтынчы кыеитыв.
* В. В Храмова Көнбатыш Себер татарлары. <Себер халыклары» исемле этнографик очерклар китабында. СССР Фәннәр академиясе басмасы. .Чәскәү-Ленннграл, 1956 ел. 474 бит
’ Ике тавышлы якгыр теләү көйләрен кара А. Абдуллин Тематика и жанры татарской дореволюционной народной песни «Вопросы татарской музыки» җыентыгында Казан. 1967 ел. 15 бит; И Ннгмедзянов. Олнготонные лады в татарской народной музыке. «Советская музыка» журналы, 1974 ел, 1 сан.
җырлары бар. Җыентыкның ахырында бу көйләрнең лад һәм жанр үзенчәлекләре турында кыскача аңлатма бирелә.
Соңгы елларда Себер татарларының берничә җырын композитор Җәүдәт Фәйзи язып алды. «Халык җәүһәрләре» дип аталган җыентыгына ул 1965 елны Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә язып алган берничә җырны керткән. Шулардан «Сахралар» һәм «Усакайларл җырлары Татарстан радиосы концертларында да яңгырый.
Себер татарлары җырлары турында X. Ярми. М. Госманов, М. Мәһдиев, Ф Әх- мәтоеа, Ф Урманчеев хезмәтләрендә байтак мәгълүматлар табарга мөмкин
СССР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторы 1967 елның җәендә Көнбатыш Себер татарларының авыз иҗатын җыюга кереште. Бер елдан соң бу эшкә яңа оешкан сәнгать секторы кушылды.
нәргәчә килеп җиткән
Җыр-көйләр Себер татарлары тормышында гаҗәеп зур урын тота. Алар туй мәҗлесләренең аерылгысыз һәм мәҗбүри шартына әйләнгән җыр белән кыз ата- анасы өеннән аерылып китә, кияүне дә кыз куенына җыр белән озаталар; җыр хезмәт процессында да мөһим роль уйный. Ә әкият Һәм дастан геройлары исә бер-берсе белән көйләп аңлаша. Җыр аша аерым шәхеснең дә. бөтен бер халыкның да эчке рухи дөньясы ачыла. «Җырын алалмадың — серен алалмадың!» Тормыш-көнкүреш һәм эчке дөньяларының җыр-көйләрдән аерылгысыз икәнлеген алар әнә шундый тапкыр сүз белән белдергәннәр.
1968—1975 еллардагы экспедицияләр вакытында җыелган музыкаль фольклор материаллары Себер татарлары иҗатының гаять катлаулы һәм составы ягыннан чуар да булуын күрсәтте. Монда Көнбатыш Себер татарларының җирле диалекталь фольклоры, Казан ягы, ягъни Казан, керәшен һәм мишәр татарлары белән килгән фольклор, татар халкының күпчелек этник төркемнәренә уртак үрнәкләр — гомумтатар классик фольклоры, бохаралы, башкорт, казакъ һәм рус халыкларының гаҗәеп се- берләшкән фольклоры барысы бергә яши һәм үзенчәлекле гаҗәеп мозаика тәшкил итә.
Халыкның шигъри-муэыкаль иҗаты формалашуы һәм үсүе Себер татарларының халык булып оешу процессы белән тыгыз бәйләнештә барган дип карарга кирәк. Тарихи эзлеклелекне нигез итеп алып, аны гомуми рәвештә генә дүрт чорга аерып карарга була: иң борынгы, борынгы, яңа һәм бүгенге чор.
Иң борынгы чордагы музыкаль фольклорны без гомумтөрки фольклоры дип, ягъни Себер татарларының бабалары Алтай йортыннан аерылып чыкканда үзләре белән алып киткән хәзинә дип фикер йөртәбез.
Борынгы фольклор нигездә XVII гасырга кадәр, ягъни Себер ханлыгы чорында формалашкан дип санарга мөмкин Бу чорда музыкаль фольклор аерым вак этник төркемнәрнең җыр-көиләре җыелмасы рәвешендә генә яши, чөнки Себер татарлары бердәм халык булып формалашырга өлгермәгәннәр
Борынгы фольклорга бохаралы. казакъ һәм башка терки телле халыкларның, шулай ук ханти-мансиларның өлешчә йогынтысы булырга тиеш Беренчеләре Себер йортының таркалуына кадәр үк килеп утыра башласалар, калганнары алар белән озак
Көнбатыш Себер татарларының музыкаль-поэтик иҗаты — гаять бай һәм күп кырлы хәзинә. Халыкның тарихи үткән юлы, үзенчәлекле тормыш-көнкүреше һәм гореф-гадәтләре санап бетергесез җыр-көйлөрдә чагылыш тапкан. Шулар арасында үзләренең идея-художество эчтәлеге белән киң халык массаларының эстетик таләпләрен канәгатьләндергән һәм аның өмет-хыялларына тәңгәл килгәннәре безнең көн
ИЛГИЗ КАДЫПРОВ ф СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ МУЗЫКАСЫ
гасырлар янәшә яшәгәннәр
Яңа фольклор чоры исә XVII гасырда Идел буе өлкәләреннән күчеп килүче татарларның халык иҗаты белән тыгыз элемтә башлану нәтиҗәсендә туа башлый. «Кү-
чеп утыручылар аерым авыллар булып та, шул ук вакытта Себер татарлары белей бергә дә утыралар». ’ Шушы чордан алып. Себер татарлары тормышында яңа дәвер башлана. Кайчандыр Алтай йортында бергә булып, соңыннан терле тарихи сәбәпләр аркасында шактый гасырлар аерылып яшәгән һәм шул дәвер эчендә һәрберсе үзенчәлекле музыкаль фольклор үрнәкләре тудырып өлгергән кардәш халыклар XVII гасырда бер-берсенә яңадан якыная башлыйлар. Моңа кадәр дә аларның рухи бәйләнеше бервакытта да өзелеп тормаган. Чөнки Себер ханлыгы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы белән даими политик һәм экономик багланышта торган.
Казан татарлары үзләре белән башлыча ангемитоник пентатоника ладына корылган җыр-көйләр һәм бәетләр алып киләләр. Җирле халыкның музыкаль фикерләве пентатониканың көчле йогынтысын кичерә. Себер татарлары арасына акрынлап ислам дине керә башлый. Бу хәл, үз чиратында, мөнәҗәтләрнең таралуына китерә.
Мишәр татарлары исә ангемитоника һәм диатоникага бай катнаш көйләр алып киләләр. Алар җирле фольклорга органик рәвештә кушылып китәләр. Чөнки диатоник көй агышы өчен Себер татарларында күптәннән җирлек була.
Тулаем алганда, Казан татарлары музыкаль иҗатының Себер татарларына тәэсире гаять киң. һәм ул әле аерым бәет-мөнәҗәт һәм җыр-көйлөрне турыдан-туры күчереп алуга гына кайтып калмый. Экспедиция материаллары шуны күрсәтә: Себер төбәгендә татар музыкаль фольклоры тулы яңгыраш алган һәм аның барлык жанрлары да диярлек иҗади файдаланыла. Монда сүз чиулай итеп, Себер татарларының музыкаль фикерләвенә тирәнтен үтеп керү турында бара. Әлбәттә, иҗади ярдәмләшү терле чорда төрле дәрәҗәдә булган һәм торган саен катлаулырак төс алган. Мондый тыгыз һәм нәтиҗәле иҗади бәйләнеш ике халыкның да музыкаль һәм шигъри фикерләвендә уртак сыйфатлар булганда гына мөмкин.
Икенче бер төбәктән килгән җыр-көйләр җирле татарларның традицион фольклоры белән янәшә «тыныч кына» яшәми, әлбәттә. Алар, кагыйдә буларак, җирле музыка стиле белән тыгыз элемтәгә керә, «уртак тел» табарга тырыша, аның кай өлешен булса да үзенә муафыйк килерлек итеп үзгәртә, һәм шул ук вакытта алар үзләре дә акрынлап ассимиляциягә дучар була — «себерләшәләр». Куп очракта хәтта ул җырларның кайсысы җирле, ә кайсысы күчеп килгән булуын билгеләү ифрат читен-ләшә. Бу. үз чиратында, яңа үзләштерелгән фольклор үрнәкләренең җирле төбәктә тоткан ролен билгеләүгә комачаулый.
Җирле һәм читтән килгән фольклорның күп гасырлар дәвамында бер-берсе белән шулай тыгыз элемтәгә кереп, аерып ала алмаслык дәрәҗәдә «чорналып» үсүе Себер татарлары музыкасының катлаулы стиль комплексы тууына китергән.
Себер татарларының бүгенге көндәге музыкаль фольклоры гаять катлаулы күренеш ул. Традицион мирас әле дә булса яши бирә, урта һәм олы буын вәкилләре арасында һаман да сөеп башкарыла һәм яратып тыңлана. Әлбәттә, алар яшәгәндә традицион фольклор да яшәячәк. Ләкин шул ук вакытта традицион фольклор үрнәкләренең кимүе дә нык сизелә. Бу, беренче чиратта, йола белән бәйләнгән җыр- кәйләргә һәм әкият-дастан назымнарына кагыла.
Себер төбәгендә җыеп алынган музыкаль-шигъри хәзинәне башкарылу рәвешенә карап өч төргә бүләргә була: көйләүләр, көйләр, җырлар.
Көйләүләрнең нинди дә булса бер йола белән бәйләнгәннәре һәм мөстәкыйль башкарыла торганнары бар. Йола көйләүләренең бүгенге көндә бары тик калдыклары гына сакланып калган, ул да булса — «Яңгыр теләү». Бары тик ике тавышлы гына булган бу гади көйләү, һичшиксез. Себер татарларының гына түгел, ә гомумтатар фольклорының иң борынгы үрнәкләреннән берсе булырга тиеш2. Себер вариантына охшаш көйне күрше казакъ халык иҗатында да очратырга мөмкин.
Мөстәкыйль көйләүләрдән дастан һәм әкият назымнарын, бәет, мөнәҗәтләрне күрсәтә алабыз.
ИЛГИЗ КАДиПРОВ ф СЕВЕР ТАТАРЛАРЫ МУЗЫКАСЫ ф
дә «Кызыл йолдыз» пьесасына бу куплетларны кертүе, һичшиксез, халык иҗатына таянудан килә. Соңгы елларда гына өйрәнелгән Ык буе татарлары иҗаты да — моның ачык мисалы
«Кияү типсәү». Төмән өлкәсе авылларында шушы җыр белән кияүне кыз куенына озатканнар. Бу болай булган. Башка авылдан килгән кияү иң элек дусларына яки туган-тумачаларына туктый. Нүгәрләр (кияү егетләре) кияүне ике яктан култыклап алып, шушы җыр белән кыз өенә алып киләләр. Әгәр дә кияү буласы егет күңеленә хуш килгән кеше булса, кыз түшәк җәеп көтеп торган, ошамаса — чыгып качкан. Бу очракта аны беркем дә көчләп бирергә батырчылык итмәгән. Шунысы кызык: кайвакытта олы яшькә җиткән картлар да, шаярып һәм дә гомер иткән карчыгын сынарга теләп, үзләрен шулай «иңдертеп» йөргәннәр.
Төмән өлкәсе Вагай районы Күләт авылында Халиков Хәйдәр бабай (1889 елгы) бу турыда менә нәрсәләр сөйли: «Моны ялтир әйтү тиләр. Җегетне көнтес алып кереп таныштырып алатылар. Ваклар җиснә дип килгәч, ул аларга косык (эрбет чикләвеге) өләшә Кич белән ялтир әйтеп ай әллерләп алып киләләр бичәгә. Йегет пелән кысга аерым чатыр коратылар. Кыены анта саклап утыратылар туслары, җиңгәләре».
Лирик җырлар — Себер татарлары шигъри-музыкаль иҗатының иң зур тармагы. МуЛ»1каль тасвирлау чараларының байлыгы, шигъри нәфислеге белән аерылып торган бу җырларны халыкның эстетик кичерешләре көзгесе дип әйтергә мөмкин. Лирик җырларга киң колачлы аһәң хас. Төрле йола һәм гореф-гадәтләр белән бәйле әсәрләр зур иҗтимагый политик үзгәрешләр аркасында онытылуга таба барган вакытта алар урынын лирик җырлар биләп ала. Җанрлар төрлелеге кимесә дә, •җыр-көйнең халык өчен әһәмияте кимеми Киресенчә, безнең көннәрдә Себер татарлары музыка хәзинәсенең баюы турында сүз алып барырга мөмкин. Лирик җырлар хаПык тормыш-көнкүрешенең барлык тармакларына үтеп керә, аның тематикасы киңәя.
Лирик җырларны якынча дүрт төркемгә: сузып җырлана торган ирекле метро- ритмдагы эпик яңгырашлы озын көйләргә, ирекле метро-ритмдагы лирик озын көйләргә, төгәл метро-ритмдагы квадрат структуралы җыйнак, кыска көйләргә, ирекле метро-ритмдагы баш өлештән һәм төгәл метро-ритмдагы җыйнак кушымтадан торган озынча салмак җырларга бүләргә була.
Беренче төркемгә Омск өлкәсе Ишемтамак районы Зур Тибенде авылында Абтюкова Сәлимә (1925 елгы). Саургач авылында Разулев Шәфикъ (1913 елгы), Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак авылында Таҗетдинова Җәмилә (1906 елгы), Новосибирск өлкәсе Чаны районы Кошкүл авылында Хәбибуллин Кәримулладан (1928 елгы) язып алынган «Борынгы җыр», «Туктасын качкы», «Мәхмүт мәргән». «Кара да гына елан» һәм башка җырларны алырга була. Киң эпик яңгырашлы бу җырлар Себер татарлары иҗатына иң хас үрнәкләрдән.
Бигрәк тә Бараба татарларының иң күркәм һәм киң таралган «Кара да гына алан» һәм «Асыл кошлар» җырларын һәр җырчы белә диярлек. Ә Казан ягыннан килгәннәре исә «бу инде чын барабалар көе» дип искәртеп куярга онытмыйлар.
Озын лирик көйләр (икенче тәржем) — иң күп санлы. Аларны йөзләп санарга була, һәм үзенчәлекләрен дә бер-ике үрнәк белән күзаллау һич мөмкин түгел. «Туп-туп баскан туры ат», «Аргамагым», «Агавын» (Бараба татарлары). «Иске пас- худ», «Җиктем күк юрга» (Омск өлкәсе). «Димен лә», «Бадьях баскыч», «Моңлы көй» (Том татчрлары) җырлары халык телендә бүген дә яши.
Калган ике төркемгә кергән җырлар Себер татарларының һәр этник төбәгенә дә бердәй мьс.
Шунысы кызыкф.1, лирик озын көйләргә «Йосыф-Зөләйха», «Вүз егет», «Та- һир-Зөһрө» «Сәйфелмөлек» кебек мәгълүм даста(Ө<арның аерым өзекләре дә җырлана. Алар күктән инде мөстәкыйль җыр булып таралып киткәннәр.
• Р М. Мвхәммэтжанов Башкортотаниык ЬЖ буе татарлары ЯЬла и»«1ты. Аатереферат. Уфа, 1973 ел.

Сиз акажоним, ёр-ёр, Жон акажоним, ёр-ёр. Бозордаги сочпапукни Курмабмидингнз, ёр-ёр1
ИЛГИЗ КАДЫИРОВ ф СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ МУЗЫКАСЫ ф
«Хан кызы» Себер татарларында гына таралган җыр түгел.1 Мәсәлән. ул Г. Тукайның җырлар дәфтәрендә дә бар (кызганычка каршы, бу кейнең җырлары дәфтәрдән ертып алынган)’. Г. Тукай аны җырлар арасына кертә, бәетләр белән бутамый. Әлбәттә, бу кызыклы факт. Менә шуңа күрә дә «Хан кызымның яңа вариантларын язып алырга кирәк. Күп вариантларның көй һәм сүзләрен чагыштырып карагач кына җырның төп функциясе турында катгый фикер йөртергә мөмкин булачак.
Себер татарлары иҗатын өйрәнгәндә кайбер бәхәсле җырлар да очрый. Мәсәлән. «Тамчы тама» шундыйлардан. Аның көе С. Габәши, В. Виноградов һәм Г. Әл- мөхәммәтовның мәгълүм «Эшче» операсындагы Нигъмәт ариясе белән тәңгәл килә. Новосибирск өлкәсе Чаны районы Белекте авылында Йосыпова Шәмсинур (1900 елгы) әйтүенә караганда, көй бу авылда бик күптәннән, «бабайлар заманыннан» билгеле.
Көйнең Себердә бик популяр булуын төп Себер татары Таминдаров Сәгыйр (1888—1975) дә раслады Аның әйтүенчә, Кемерово өлкәсендә яшәүче халыкларда бу җырны нүгәр егетләре кызны егет өенә озатыр алдыннан җырлаганнар. Җыйналган барлык кеше елаган. 1969 елның көзендә бу җырны ачыклау өчен махсус рәвештә Кемерово өлкәсе Юрга районы Кышлау авылына керелде (С. Таминдаров исә күрше Эсхәтем авылында туган). Авылның иң олы кешесе — 87 яшьлек Шулая- ков Гафур бабай бу җырны «Кыз озату җыры» дип яздырды. Яшь вакытта ул аны нүгәр егете булып җырлап йөргән. Димәк, җырның ким дигәндә алтмыш еллык гомере бар. «Эшче» операсы исә 1930 елны сәхнәгә куела.
Солтан Габәшинең Нигъмәт ариясе турында язмалары күренми (һәрхәлдә, әле- гә табылмаган). Шуңа күрә бу көйне Себер татарларыныкы дип өзеп әйтергә ашыкмыйк. С. Габәши — халык җырларын җыючы һәм өйрәнүче, музыкаль фольклорны гаять тирәннән белүче. Әгәр дә композитор үзе белгән һәм җыйган йөзләгән көйләрнең берәрсен операда файдалана икән, бу профессиональ музыка өлкәсендә табигый хәл санала. Күп вакытта автор көйнең кайдан алынуын да әйтеп тормый. Мәсәлән, Җ. Фәйзи 1952 елда Әлмәт шәһәрендә язып алган «Сагынам» җырының көен «Тапшырылмаган хатлар» операсында Галия ариясендә генә файдаланып калмый, операның төп музыкаль лейтмотивы итә.
Теге яки бу җыр-көйнең таралып китүен алдан әйтү кыен. Алар, иң беренче чиратта, фән өчен әһәмиятле. Теләсә кайсы халыкның муэыкаль-поэтик хәзинәсе — зур культура кыйммәте булган, илебез музыкантлары һәм галимнәренең игътибарын көннән-көн үзенә җәлеп итә торган тиңдәшсез дәүләт милке. Аны мөмкин кадәр югалтмыйча җыю һәм саклау — дәүләт эше.
Себер татарлары җыр-көйләрен магнитофон тасмасына яздыруда йөзләрчә җырчылар катнашты. Шулар арасында Нургалиева Вәйдә, Абитов Биктимер, Уразов Зәйнулла, Разулев Шәфикъ. Хәбибуллин Кәримулла, Сөләйманов Имаметдин, Таҗет- < динова Җәмилә. Корманов Шәриф, Шулаякоа Гафур, Таминдаров Сәгыйр кебек кабатланмас иҗади шәхесләр белән очрашулар күңелдә тирән эз калдырды. Аларның һәрберсе — халык иҗатындагы коллектив башлангычның һәм шул ук вакытта башка җырчыларга караганда чагыштырмача индивидуальләшүнең гүзәл гәүдәләнеше. Үз авылларында гына түгел, ә тирә-якта дан тоткан бу җырчы-музыкантлар социаль әһәмияткә ия булган вазифа үтиләр. Алар — халыкның кадерле мирасы, иң әһәмиятле милли үзенчәлекләреннән берсе булган музыкасын һәм аны башкару традициясен саклаучы, яшьләрнең тәрбиячесе һәм акыллы киңәшчесе. Музыкантлар һәр вакытта да иҗтимагый тормышның уртасында яши.
’ Бер вариант Н Мөштәриена тарафыннан Пермь өлкәсендә язып алынган ’ Г Тукай Әсәрләр. 2 том. Казан. 1955 ел. 295 бит
Омск өлкәсе Ишемтамак районы Зур Тибенде авылында яшәүче Абитов Биктимер абый татар халык җырларын күп белүе белән безне таң калдырды. Аның башкаруымда магнитофон тасмасына кырыктан артык җыр язып алынды.1 Аңарчы билгеле булмаган «Җиктем күк юрга». «Ямщикәй», «Иске пасхуд», «Сәвә» (кыз исеме), «Уракчы», «Милай Мәхмүзә», «Исәт» һәм башка бик күп җыр-көйләр үзенчәлекле иитонацион-лад төзелешләре белән аерылып торалар иде
Биктимер абыйдан язып алынган җырлар тематик яктан гаҗәеп күп төрле: арада тормыш-көнкүреш җырлары да, ямщиклар моң-зары, бәет-мөнәҗәтләр дә бар. Иң күбесе — мәхәббәт җырлары. Аларга эпик яңгыраш, тирән фәлсәфи мәгънә хас.
Биктимер абый бу зур мирасның күп өлешен әтисеннән өйрәнгән. Әтисе, Мәлик бабай, әйләнә-тирәдә дан тоткан җырчы-ямщик булган. Безне таң калдырганы тагын шул булды: үлем түшәгендә ятканда да Мәлик бабай җырларын Биктимер абыйга өйрәтеп яткан. Менр кайда музыкаль традициянең көче, менә кайда саекмас чишмәләр!
Себер татарлары музыканы бик яраталар, сабан туйлары, бәйрәмнәр һәм туйлар оста җырчы, скрипкачы һәм гармунчысыз үтми. Биредә «Тәфтиләү», «Кара урман», «Уел», «Зиләйлүк», «Сарман» һәм башка бик күп җырларыбызны да бик яратып җырлыйлар.
Бөек Октябрь социалистик революциясе Себер татарлары тормышын тамырыннан үзгәртте, хуҗалык һәм культура үсеше өчен гаять зур мөмкинлекләр тудырды. Патша хөкүмәтенең рәхимсез колониаль политикасы аркасында сан ягыннан кимүгә таба барган җирле татарларга бөек совет семьясындагы барлык тигез хокуклы халыклар кебек һәрьяклап үсү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ачылды.