Логотип Казан Утлары
Публицистика

САИМӘ ИБРАҺИМОВА


Саимә Ибраһимова хезмәт юлын Татарстан китап
нәшриятында редактор булып башлаган кеш4 Шул елларда ук.
балалар өчен язылган китапларны редакцияләү белән бергә,
русчадан тәрҗемәләр дә иткәли иде.
Соңыннан, тора-бара. аның бу мавыгуы иҗат эшенә
өйләнде.
Нәшрияттан, «Яшь ленинчы» газетасына килеп, анда
җаваплы секретарь булып эшли башлагач. Саимә балаларга
тагын да якынайды. Балаларның үзләренә генә хас тормышы
белән бергә, аларның холыкларын, сөйләү үзенчәлекләрен зур
сизгерлек белән өйрәнә башлады.
Әмма тәрҗемәчегә болар гына җитми иде Ул алган
китапларның авторлары төрле чор әдәбия
тыннан, характерлары төрле-тарихи, тарихи революцион, фәнни-популяр, маҗаралы әсәрләр
булганлыктан, аңа иҗтимагый һәм фәнни белемен үстерүдә туктаусыз эшләргә туры килде. Мәсәлән,
С. Григорьевның «Александр Суворова китабын шул чорның тарихи шартларын, этнографиясен,
хәрби терминнарны һ. б. яхшылап белми тбрып тәрҗемә итү һич мөмкин түгел иде. Китапның укучылар
тарафыннан яхшы кабул ителгән тәрҗемәсе Саимә Ибраһимованың зур тырышлыгы хакында сөйли.