Логотип Казан Утлары
Публицистика

РАВИЛ БОХАРАЕВ


чыннан да, нәкъ шушы елларда аның шигырьләре үзәк
матбугат битләрендә торган саен еш күренә башлады, ә 1977 елда Татарстан китап нәшрияты аның
беренче шигырь җыентыгын бастырып чыгарды.
Равилнең беренче китабы ук укучы арасында зур кызыксыну уятты. Минем төрле яшьләрдәге,
төрле профессия кешеләре булган шигырь сөючеләр авызыннан Равилнең бу китабы турында мактау
сүзләре ишеткәнем бар. Алар шагыйрьнең иҗаты җитди булуын, шигырьләренең гади һәм буш
булмавын, гражданлык хисләренең тирән шигъри образлар ярдәмендә бирелүен, гомумән,
шигырьләрнең үзенчәлекле, яңа төр шагыйрь тарафыннан язылганлыгын әйтәләр. Шунысы кызык,
күп кенә яшь шагыйрьләрнең иҗатын теге яки бу дәрәҗәдә, теге яки бу классик шагыйрь иҗатына
якынлаштырып, чагыштырып була. Ә менә Р. Бохараев иҗатын бер шагыйрь белән дә чагыштырып
булмый — ул үзенчә бер шагыйрь.
Инде рус телендә язучы шагыйрь буларак, Равил Бохараев иҗатының тагын бер ягын, безнең
Татарстан өчен әһәмиятле булган бер эшчәнлеген дә әйтеп китәргә кирәк — ул татар поэзиясен
оригиналдан тәрҗемә итүче дә. Аның тәрҗемә иҗаты шулай ук игътибарга лаек. Г. Тукай, М. Җәлил
кебек классикларыбызның һәм байтак кына бүгенге шагыйрьләребез әсәрләренең Равил
тәрҗемәсендә үзәк матбугатларда басылып чыгуы әнә шул турыда сөйли.