Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИЛЛИОННАРНЫҢ БӘЙЛӘ ЙӨРӘГЕН...»


урналист, галим, җәмәгать эшлеклесе Шәмси Хәбибулла улы Хам- матовның »Газета һәм әдәбият дуслыгы» дигән хезмәте быел Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак. Журналистларга, әдипләргә. эшче авыл хәбәрчеләренә, әдәбият сөючеләргә юллана торган әлеге китап матбугатның әдәбият белән күпьяклы элемтәләрен, аңа партия җитәкчелеген тәэмин итешүен, әдипләр белән тормыш арасындагы багланышларны ныгытуга булышуын күрсәтә.
Ул. авторның татар матбугатының 60 еллык эшчәнлеген өйрәнү җимеше булу белән бергә, озак вакытлар җитәкче вазифалар башкару вакытында журналистика һәм әдәбиятның үсеш процессында актив катнашу җирлегендә тупланган бай тәҗрибәне гомумиләштерү нәтиҗәсе дә.
Китапның авторы инде 1930 нчы елларда ук вакытлы матбугатта куп санлы мәкаләләр, шигырьләр белән катнаша башлаган авыл хәбәрчесеннән республикабызның җаваплы матбугат органының редакторы дәрәҗәсенә үскән тәҗрибәле журналист, оештыручы, партия хезмәткәре.
Ул читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Сугыш елларында КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап. 1945 елдан журналистика өлкәсендә хезмәт итә башлый. Башта »Кызыл Татарстан» газетасының редактор урынбасары була. Берничә ел КПСС өлкә комитетында бүлек мөдире булып, һәм тагын фәнни учреждениеләрдә эшли. 1960 елдан хәзергәчә — еСоциалистик Татарстан» газетасы редакторы.
Ул 1939 елдан КПСС члены (апрель аеннан), җәмәгать эшендә актив катнашып килә, күп еллар партиянең Татарстан өлкә комитеты члены. КПССның XXIII съезды делегаты. Республика Верховный Советы депутаты. 1959 елдан ТАССР Журналистлар союзы идарәсе председателе. СССР Журналистлар союзы идарәсе члены.
КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый Фәннәр академиясендә 1950 елны диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми исем алгач.
Ж
доцент буларак, фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Ул берничә фәнни китап, күп санлы публицистик мәкаләләр, юлъязмалар авторы. †† ‡‡Почет билгесе*. •Халыклар дуслыгы». Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. РСФСРның атказанган культура работнигы.
Кырык елдан артык гомерен партия эшенә һәм матбугатка багышлаган коммунист-журналист үзенең быел апрель аенда туласы 60 еллыгын да яңа актив иҗади эшләр белән каршылый.
•Совет әдәбияты» журналында, мәсәлән, беренче публицистик чыгышларын 1948—1949 елларда бастырган булса. •Казан утлары»нда соңгы елларда гына да одәбият һәм матбугат темасына унга якын публицистик мәкаләләре басылды.
Хәзер исә журналыбыз укучыларына аның телгә алынган яңа китабыннан һ. Такташ һәм М. Җәлилнең 20—30 нчы елларда •Кызыл Татарстан» газетасы эшендә катнашуын күрсәтүче бер бүлеге кыскартып тәкъдим ителә.
. .«Кызыл Татарстан» газетасы публицист-шагыйрьләр һ. Такташ һәм М. Җәлил белән тыгыз иҗади элемтәдә яши. Бу һәр ике як өчен дә нәтиҗәле була. Алар матбугатны көрәш, хезмәткә, батырлыкка өндәү мәйданы итеп карыйлар, һ. Такташ әдип-публицистларга газета аша «миллионнарның бәйлә йөрәген» дигән чакыру ташлый һәм: «Каләм безнең кулларда тормышны Социализмча яңартып коруның һәм кешелекне үзгәртүнең гаять куәтле коралы» — дип яза ул.
Казанга килгәч, ул төрле вакытларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңрак «Чаян», «Октябрь яшьләре», «Авыл яшьләре», «Азат хатын» журналлары редакцияләрендә җаваплы секретарь, бер үк вакытта «Яңалиф» журналы редколлегиясенең члены була, Вакытлы матбугатта эшләү тәҗрибәсе һ. Такташны политик мәхитны, социаль көрәш кыйбласын бик яхшы сизә торган шагыйрь итә, политик зирәклеген үткенли, иҗади үсеше өчен йогынтылы этәргеч була, чорның актуаль мәсьәләләрен тирәнтен аңларга, тормыш күренешләренең асылын, типик үзенчәлекләрен дөрес тотып алырга булыша.
Укучылар һ. Такташның политик рухлы шигырьләре, поэмалары һәм иҗат командировкаларында язган публицистик мәкаләләре белән иң әүвәл «Кызыл Татарстан» газетасы аша танышалар.
Шагыйрь газетаның даими игътибар үзәгендә. Ул бер кичәдә һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын укуын хәбәр итә. «Һади Такташ иптәшнең «Гасырлар һәм минутлар»ыннаи Ленин үлгән атнадагы картиналарны ачык күрсәткән шигырьләре белән чыгуы кичәгә аерым рух, тәэсир бирде»2, дип яза газета.
һ. Такташның матбугатка, аерым алганда, «Кызыл Татарстан»™ олы ихтирамы 1927 елның октябрь аенда газетаның 2000 нче саны чыгу уңае белән язылган «Онытылган тәбрик» шигырендә калку чагыла. Шагыйрьнең бу әсәре газетаның 16 октябрь санында басыла.
«Никахсызлар». «Син дә үл инде», «Бүгенге матурлык», «Москва — Лондон сөйләшә», «Җырым сиңа булсын», «Лорд Чемберленга...», «Үтеп барышлый». «Син дошманым минем», «Гайбәт теле», «Тун трагедиясе», «Мин диэертир бугай, командир» кебек бик күп шигырьләрен һ. Такташ башлап «Кызыл Татарстан»™ тәкъдим итә. Алар газета битләрендә басыла да. Ул социализм өчен көрәшчеләрне, яңа тормыш төзүчеләрне данлый, яшәү, тормыш матурлыгын хезмәттә күрә, иҗади хезмәт батырларына мәдхия җырлый, халык дошманнарының, империалистларның мәкерле уйларын фаш итә.
' һ, Такташ «О себе». «Красная Татария», 1931, 24 ма1.
‡‡ «Кызыл Татарстан». 1924 . 24 апрель
• Хлтнп Госман Такташ поэзиясе Казан. Татгосяздат. 1953. 141 бнт.
• «Кызыл Татарстан». 1928. 29 июль
' Хлтнп Госман Такташ потзиясе. 118 бит.
Йөрәк ялкыны белән сугарылган публицистик рухлы бу әсәрләр газетаның политик үткенлеген, актуальлеген көчәйтә. Мәсәлән, аның буржуаз милләтчеләргә, сол- тангалиевчеләргә каршы юнәлдерелгән шигырьләре шундыйлардан. «Кызыл Татар- стан»да 1929 елның 20 сентябрендә «Солтангалиевчелек турында» ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы карары басылып чыга. Газетаның 29 октябрь санында шушы карарга мөнәсәбәттә һ. Такташның «Син дошманым минем» («Пар-тияле» һәм партиясез солтангалиевчеләргә) исемле шигыре басыла. Шагыйрь социалистик төзелеш дошманнарын — солтангалиевчеләрие нәфрәт белән тамгалый.
һ. Такташ «иҗатының мәгънәсен, көчен партия белән, халык белән өзлексез бәйләнештә, партиянең бөек идеалларына, совет халкына хезмәт итүдә күрде.. Ул: «Минем үлеп бара торган сыйныфлар белән бер бәйләнешем дә юк. Мине бер подлец та партиядән аера алмый. Партиядән читтә — мин шагыйрь түгел»,— диде һәм үзенең матур әсәрләрен партияле рух белән сугарып язды» §§.
Газетада, матбугатта һ. Такташ үзенең очерклары, мәкаләләре, фельетоннары, юлъязмалары белән дә актив чыгыш ясый. Ул Татарстан районнарында, авылларында, хәрби частьләрдә. Идел буе шәһәрләрендә. Донбасста була, язучыларның 1929 елны милли республикаларга оештырылган экскурсия-сәяхәтендә йөри, Мәскәү- дә М. Горький белән очрашуда катнаша.
1928 елны Астраханьга барып кайткач, һ. Такташ газетада «Сагынган җирләрдә» дигән очеркын язып чыга. «Эшче районының,— ди ул,— безне кызыксынып каршылавы күңелне күтәрә. Эшчеләр алар инде бөтен мәдәни байлыкны, шигырьне дә. әдәбиятны да, үзенеке итеп хис итү дәрәҗәсенә үсте. Бу безнең өчен зур җиңү» -.
Газетаның 1929 ел, 6 октябрь санында әдипләрнең экскурсиядә алган тәэсирләре турында да һ. Такташ горурланып яза. «Без,— ди ул,— безнең әсәрләребез белән кызыккан унлап милләтнең меңнәрчә эшчеләрен күрдек. Алар безгә милләт, тел аерымлыгына карамый, сыйнфый күзлектән карап, интернациональ әдәбият тудырырга социаль заказ бирделәр., пролетариат язучыларына үзләренең эшләрендә никадәр җаваплы булуларын аңлаттылар. Без кемлегебезне, кем булырга тиешлегебезне аңладык. Без нәрсә турында җырларга, нәрсә турында язарга кирәклегебезне белдек».
Экскурсиядә катнашучыларның Мәскәүдә Максим Горький белән очрашулары пади Такташ күңелендә онытылмаслык эз калдыра... Шуны әйтү кызыклы: М. Горький белән «мәҗлестә,— дип яза галим Хатип Госман,— Такташ Горькийга үзенең «Мокамаен» укып күрсәткән. Горький шагыйрьнең әсәренә дә. аның үз шигырьләрем уку осталыгына да шунда бик югары бөя биргән, аны дөнья әдәбиятында үз әсәрләрен иң оста укучы зур шагыйрьләр белән чагыштырган»
Һади Такташның матбугатта басылган публицистик чыгышлары партиябезгә совет кешесен социализм рухында тәрбияләргә булышлык итте, газета-журналларның оештыру көчен, тәрбияви куәтен арттырды. Ул журналистларны, әдипләрне бүген генә туып килгән яңа күренешләрдән киләчәккә карап олы нәтиҗә ясау осталыгына өйрәтте. «Кызыл Татарстан» газетасында чыккан бер мәкаләсендә, әдәбиятның, театрның роленә тукталып, ул болай дип язды: «...шаулап үткән вакыйгаларны әдәби калыпка салып күрсәтү, үзе шул вакыйганы күреп үткән укучыны язган нәрсәгә ышандыру, аны әйтергә теләгән уйлары белән чолгау—язучыдан күп көч, күп эшләүне сорый... Ә бит әдәбият, театр бүгенге теләкләрне җанландыру укучының, тыңлаучының фикерен шул теләкләр тирәсенә оештыру нигезендә үсәргә, көндәлек проблемалар белән караучының йөрәген дулкынландырып, бүгенгенең туып килгән вакыйгаларына реагировать итәргә тиешләр» *.
һ. Такташ газета аша укучыларына үзенең иҗат планнарын сөйли, «Киләчәккә хатлар»ыиың төп идеясен аңлата. «Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре
§§ «Кызыл Татарстан». 1929, 8 декабрь,
ШӘМСИ ХАМ МАТОВ ф МИЛЛИОННАРНЫҢ БӘЙЛӘ ЙӨРӘГЕН...
•стенд» эшлим. Аларда мин килечек буыннарга безнең яңа тормыш-көнкүреш. яңа кеше вчен алып барган керешебезне тасвирларга тырышам.
Беренче хатта (1930 елда «Кызыл Татарстан»да басылып чыкты1), мин сыйнфый керешнең гомуми фонын бирдем. Икенче хатта (басылып ята) колхозчы һем гомумән безнең күчү чоры кешесенең психологиясендәге каршылыклар берлеген күр- СӘТӘМ.
Өченче хатта мин социалистик хезмәт кешенең психологиясен ничек үзгәртүен сурәтлим» :.
1930 ел. Газетада әдәби сәхифәләр «Матур әдәбият фронты» дигән исем белән бирелә һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан езек шушындый битләрнең берсендә иң элек «Кызыл Татарстанида басыла Әдәбиятыбыз тормышында зур вакыйга була бу. Социализм тезүчеләргә шигъри гимн булган бу әсәр күп меңләгән укучылар күңеленә шунда ук юл таба
1931 елның февраль аенда Бетен Татарстан Советларының IX съезды эшли башлый. 17 февральдә һ. Такташ «Съезд ачылды» дигән публицистик шигырен яза. Ул газетаның беренче битендә 19 февральдә басылып чыга.
Съезд берничә кән дәвам итә. Газетаның 22 февраль санында «Шагыйрь һ. Такташның Бөтен Татарстан Советларының IX съездында сөйләгән шигыре» дигән рубрика астында «Безнең чор» дигән әсәре басыла. Газетаның шул ук санында «Съезд көндәлеге» дигән информациядә делегатлар алдында һ. Такташның чыгыш ясавы әйтелә. Бу факт утыз яшьлек шагыйрьнең революция, халык трибуны, «үз әсәрләрен иң оста укучы шагыйрь» булуы турында сөйли.
Шагыйрьнең Татарстан Советлары съезды трибунасыннан укыган «Безнең чор» исемле әсәре соңыннан «Киләчәккә хатлар» поэмасына икенче хатның бер өлеше булып керә.
Һади Такташ, әйткәнебезчә, төрле жанрда иҗат итә. Менә аның «Кызыл Татарстан» газетасында басылган «Тун трагедиясе»3 дигән әсәре. Ул газетаның беренче битендә ярыш темасына багышланган материаллар белән янәшә урын ала. Шагыйрь бу фельетонында брак ясаучыларны үткен сатира теле белән фаш итә. эшнең сыйфаты өчен көрәшергә чакыра.
Ялкынлы публицист гомер буена журналистикадан аерылмый. Ул. Татарстан районнарында булып, колхозчылар, совхоз эшчеләре белән очраша. Аларның тырыш хезмәте, колхоз авылының үсеше турында үткен мәкаләләр, очерклар яза. Шулерның берсе — «Таң»*** дигән очерк. Анда Актаныш районы. «Таң» колхозы эшчәннә- ренең тормышы сурәтләнә «Җиңүләр өчен көрәшкәндә бөек җиңүләргә алып баручы Коммунистлар партиясенең тоткан сәясәтен, алга куйган теләкләрен бик нык өйрәнү кирәк,— ди автор.— Шуның өчен «Таң»да сәяси аң-белем кружоклары төзегез, шул кружокларга колхоз активын тартыгыз... Хезмәтне җиңелләштерә торган яңадан-яңа юллар эзләгез. Үз эшен белгән сәяси кадрлар әзерләгез». Болар- дан тыш. һ. Такташ сыйнфый дошманнарга карата уяу булырга чакыра Кыскасы, очерк 1930 еллардагы колхоз авылы тормышын төрле яклап ачык күз алдына китереп бастыра.
Кызганычка каршы, талантлы шагыйрь һәм ялкынлы публицист һ. Такташның гомере бик иртә өзелде. Газета, аның вакытсыз үлеме турында хәбәр итеп, әдипләрнең, интеллигенция вәкилләренең. хезмәт ияләренең сөекле әдип турындагы мәкаләләрен, истәлекләрен урнаштыра. Кави Нәҗми «Кызыл Татарстан .дагы чыгышын «Үлем түгел бу1» дип исемли. «Һадиның,— дип яза К. Нәҗми,— пролетариат революциясен җырлаган шигырьләрендә, аның әле матбугатта чыгарга өлгермәгән
*** Кызыл Татарстан». 1930. 12 апрель
■ светская Татария». 1931. 24 иаЛ
' -Кызыл Татарстан». 1930. 30 декабрь
* Шунда ук. 1931. 5 август.
■ «кызыл larapcr»»». lawi.
’ Мәхмүт Максуд Сагынган минутларда (Муса Жалил турында истәлекләр һәм >» Казан. Татарстан китап нәшрияты. 19ЬЗ. 26-27 битлар
•«Татарстан». 1923. 15 апрель Кар*гыэ шулав ук М. Жалил. Эсерлар. Дүрт > i . I ь.м, Казан. Татарстан китап нашрниты. 1975. 74 бит.
• Махмүт Максуд Сагынган минутларда. 122 бит.
соңгы әсәрләрендә яшәү утлары бүген тагын да яктырак яналар. Бүген аның шигырьләре меңнәрчә йерәкләргә электр тогы кебек тоташып, иҗат дәртен дөрләтәләр. Бүген Такташ кулыннан вакытсыз төшкән каләм — аның замандашлары тарафыннан күтәрелеп, тагын да очлана төшәр!» '.
Муса Җәлилнең вакытлы матбугат белән бәйләнеше һ. Такташныкына бик охшаш. Шагыйрь 1922 елның көзендә Казанга килә. «Татарстан» газетасы редакция- г сенә күчереп язучы булып эшкә урнаша. —
Муса Җәлилнең якын дусты, публицист Мәхмүт Максуд аның журналистлык эш- ® чәйлеге турында болай язды: «Муса гомере буе газета-журналларда актив катнашып ~ килде. Бөек Ватан сугышында ул кызылармеецлар газетасы «Отвагапның сотруднигы иде.
Унҗиде яшьлек яшүсмер вакытында, 1923 елның җәендә, Муса Казанда «Кызыл _ Татарстан» газетасының редакциясендә эшләде. —
Муса, әйтергә мөмкин, тумыштан ук шагыйрь булуы белән бергә, журналист та ь иде, журналистлык хезмәтен ул чын күңеленнән яратып башкара иде>
«Татарстан» газетасында М. Җәлил имзасы 1923 елдан күренә башлый. Ул ел- х ларда газетаның җаваплы секретаре булып эшләгән Шәриф Байчура истәлекләренә J5 караганда, газетаның 23 март һәм 8 июль саннарында һава флоты төзелү уңае белән z Мусаның ике шигыре, 15 апрель санында Тукайга багышлап «Тукай каберендә 24 июль санында «Корбан» дигән атеистик шигыре басылып чыга. †††
Г. Тукайның үлүенә ун ел тулу уңае белән язылып, «Тукай каберендә» шигырен- ® дә шундый юллар бар: •-
Син җырлаган бәхет, дус-туганлык. Син теләгән батыр эш көне. Синдә булган хаклык, миһербанлык Илгә килде хәзер бөтене... Әйе. монда синең өстеңдә дә Ал чәчәкләр үскән һәммәсе — Алар нинди матур! Киң илдә дә — Хәзер шундый ирек, ямь яши .
Күргәнебезчә, М. Җәлил бөек шагыйрь исеме белән горурлана, «син җырлаган бәхет, дус-туганлык... илгә килде» дип шатлана. Аның иҗатына Габдулла Тукай тәэсире бик зур була. Мәхмүт Максуд егерменче еллар башында бездә (рус поэзиясендәге шикелле үк) төрле «измпнар калкып чыкканлыгын, әмма 17—18 яшьлек Мусаның «изминарның берсенә дә иярмәвен яза. Моны ул Тукай йогынтысы белән аңлата ‘.
Гази Кашшаф әйткәнчә, футуризмны алга сөргән, барлык «иске» кануннарны — элекке әдәби традицияләрне җимергән сул фронт оешмасына — «сулф-ка Муса Җәлил «кушылмый, ул әдәбиятның киң массага аңлаешлы булуын яклый.
Шагыйрь шул елның көзендә ачылган рабфакның икенче курсына укырга кергәч тә редакциягә еш килеп йөри. Ул һәр вакыт диярлек берәр хәбәр яки шигырь •лып килә. Аның бу чорда «Татарстан» газетасында хәбәрче һәм шагыйрь буларак катнашуы 1925 елның җәенә, рабфакны тәмамлап китүенә кадәр дәвам итте. Ул рабфак тормышыннан язган мәкалә һәм хәбәрләренә тулы имзасын куймый иде. Мәсәлән, газетаның 1924 ел. 1 январь санында басылган «Татар эшче факультетында» дигән мәкаләсенә ул «М» дип кенә кул куя. Аннары шул ук елның 11 февраль санында «Балалар әдәбиятына ярдәмгә» исемле мәкаләсе урнаштырыла. Анда сүз комсомол Үзәк Комитеты янындагы татар-башкорт бюросы тарафыннан чыгарыла торган «Кечкенә иптәшләр» исемендәге журнал турында бара. Бу мәкаләгә инде ул «Муса» дип кул куя, 20 февральдә чыккан «Татарстан» газетасындагы «Татар эшче мәктәпләрендә татар теле дәресенең урыны» дигән мәкаләсенә инде ул М. Җәлил дип тулы имзасын куя. Кыскасы, ул шигырьләренә һәр вакыт тулы имзасын, ә хәбәрләренә «М» яисә «Муса» дип кул куя иде
| «Кызыл Татарстан». 1925. 15 январь
• «Кытыл Татарстан». 1931. Н декабрь
• Шунта ук. 1939. 12 июль. 1949 25 январь. .*2
• «Кызыл Татарстан». 1940. 20 февраль
• Мусе Җәлн I Әсәрләр Дүрт томда 4 том.
«Татарстан» газетасы редакторы булып эшләгән Фәтхи Бурнаш аның әдәби яктан үсүенә нык ярдәм итә Библиограф, пенсионер М. Бурнашева, бу иҗади ярдәм турында искә алып, мондый юллар яза: «Муса Тукайга багышлап язган яңа шигырен Фәтхи абыйга китергән икән, ул аны үзе бик әсәрләнеп, миңа кат-кат укып күрсәтте.
— Тукайның юбилее уңае белән Фәтхи абый бер җыентык чыгарырга әзерләнә. шул җыентыкка китердем.— диде Муса.— Гомумән. Казанга килгәч, Бурнаш ага миңа куп ярдәм итте.— диде ул.
Беек Тукайның юбилеена карата тулы җыентыгы һәм шагыйрь турында әдәби парчалар җыелмасы... 1926 елны дөнья күрде.
1923 елны Ф Бурнаш «Көрәш җырлары» исемендә беренче тапкыр совет поэзиясе җыентыгын чыгарды һәм бу җыентыкта Муса Җәлил иҗатына аерым бер бүлек бирде. 1925 елны Ф Бурнаш МОПРның өлкә комитеты председателе булып эшли башлады. «МОПР көтепханәсе» сериясендә китаплар бастыруны оештырды. Беренче китапны ул үзе төзеде һәм шул сериядән өченче китап итеп Муса Җәлилнең «Иптәшкә» исемле беренче шигырьләр җыентыгын чыгарды. Ул җыентыкны Ф. Бурнашның үзе редакцияләгәне хәтеремдә калган» ■
Муса Җәлил яшьтән үк ленинчыл комсомол рухында тәрбияләнә, әдәби әсәрләрнең идея эчтәлегенә бик нык игътибар итә. «Кызыл Татарстан- газетасында 1925 елның 13 январь санында «Театрларда» дигән рубрика астында Муса Җәлил, нең «Бибкәй кыз» исемле драмасы Татар дәүләт театры сәхнәсендә куелуы уңаеннан. «Алтынчы урындык» псевдонимы белән әсәрне идеологии яктан тәнкыйтьләгән рецензия басылып чыга.
Матбугатта чыккан бу рецензиягә җавап итеп, М. Җәлил «Редакциягә хат» яза. Ул газетаның 1925 ел. 15 январь санында басыла
«Редакциягә хат.
Дәүләт татар театры сәхнәсендә дәүләт труппасы тарафыннан уйналган «Бибкәй кыз» музыкалы драма 1922—1923 елларда язылган иде. Ул һәм аның кебек күп әсәрләрем надан хәлемдә, эшләнмәгән талантка таянып язылдылар да, шунда ук югалдылар да Алар үзләренең мөндәриҗә һәм идеологии яклары белән минем хәзерге карашымда бөтенләй дөрес түгелләр. Алар минем иҗадиятем сафыннан күптән алынып ташланганар.
Шулердан берсе «Бибкәй кыз» каян табылып килеп эләккән дә татар театрында минем аерым рөхсәтемнән һәм аның өстенә мәсьүлиятемнән башка уйналган. Шулай уи ул һәм башкалары да. ишетүемә караганда. Уфа. Бөләбәй кебек төрле шәһәрләрдә шулай уйналып йөриләр икән.
Шушы язуым белән мин мондагы мәгънәсез эшнең монысы иң соңгысы булуын белдереп әйтем:
Минем каләмем белән элек язылган 1) «Бибкәй кыз» (музыкалы, дүрт пәрдәдә), 2) «Чигән егете» (җиде картина), 3) «Кабил-һабил.> (музыкалы, еч пәрдәдә). 4) «Каз канаты» (музыкалы, еч пәрдәдә) исемле әсәрләр бүгеннән игътибарән һичбер җирдә, һичбер сәхнәдә уйналырга, укылырга, төзәтелергә, йөртелергә тиеш түгелләр.
Тыңламаучыларны каты мәсьүлияткә тарттыруны үземнең комсомол бурычым дип белом. Бу белдерүне башка гәзитләр дә күчереп бассалар икән.
Муса ҖӘЛИЛ» .
Бу документ егерме яшьлек Муса Җәлилнең үз иҗатына җаваплы, партиячел каравы турында сөйли. Ул эчтәлеге белән укучыга, тамашачыга дөрес тәрбия бирмәгән әсәрләр «һичбер җирдә, һичбер сәхнәдә уйналырга төзәтелергә, йөртелергә тиеш түгелләр» дип белдерә.
Мәскәүгө күчеп эшли башлагач та М. Җәлил республика матбугаты, бигрәк тә «Кызыл Татарстан» белән элемтәсен өзми. һ. Такташ үлгәч. «Пролетариатның әдәби фронттагы көчле бер союздашын югалтканда» дигән мәкалә язып шагыйрьгә үз мөнәсәбәтен белдерә. «Һади Такташны югалту,— ди ул,— әдәби фронтта ударник— әдәби көчләрне тагын да киңрәк, тирәнрәк оештыру, сафыбызны ныгыту һем бөек большевизм сәнгате өчен көрәшебезне көчәйтү белән каршыланырга тиеш...;»
Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1939 елны. Казанга кайтып эшли башлагач, ® М. Җәлил «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби-тәнкыйть, публицистик мәкаләләре. L рецензияләре белән актив катнаша. Партиянең Казан шәһәр комитеты кушуы буен- ча бу газетаның еллык эшенә күзәтү дә ясый. Н. Җиһановның «Качкын» операсы S (Ә. Фәйзи либреттосы), Таҗи Гыйззәтнең Татар дәүләт академия театры куйган «Кыю кызлар» пьесасы (Гадел Кутуй белән бергәләп), Н. Исәнбәтнең «Болак арты х республикасы» пьесасына, шул ук авторның «Хуҗа Насретдин» пьесасына. «Үги — кыз»’ спектакленә рецензияләр язып, театрыбыз, драматургиябез — гомумән сән- .. гатебез үсешенә зур өлеш кертә. Ф
Шәриф Камалның әдәби-иҗтимагый эшчәнлегенә утыз ел тулу көненә багыш- = лап, шагыйрь газетага «Данлы утыз ел» дигән мәкалә яза4 Шәриф Камал иҗатының көче, М. Җәлил фикеренчә, аның татар әдәбиятында чын реализм мәктәбен тудыруында. Аннары автор Шәриф Камалның татар әдәбиятына эшчеләр тематикасын алып килүен, шуны өзлексез дәвам иттерүен күрсәтә. «Ш. Камал — ди Муса Җәлил,— үз иҗатын бөтен кешелек көрәше мотивлары белән сугарып, аны күп телдәге совет әдәбиятының бер кисәге итә алды»
М, Җәлилнең газетада басылган «Драматургиябез алдындагы бурычлар» дигән мәкаләсе бүген дә актуальлеген югалтмаган. Татар драматургиясенең иң зур җитеш- сезлеге, автор фикеренчә, бүгенге тематикадан, бүгенге политик актуаль проблемалардан артта калуында. Драматургиядә югары художество сыйфаты өчен көрәш төп бурычлардан булырга тиеш. Психологик тулы эшләнгән образлар. тирән эчтәлек, ышандырырлык вакыйгалар, җанлы әдәби тел — драматургның төп максаты булсын "
1941 елны «Алтынчәч» операсының нәкъ Бөек Ватан сугышы башлану алдыннан сәхнәгә куелуы уңае белән М. Җәлилнең «Иҗат дуслыгы» дигән мәкаләсе басыла Ул анда үзенең Н. Җиһанов белән дуслыгын чагылдыра Анда шундый юллар бар «Алтынчәч» либреттосы буенча опера иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһанов әсә-
февраль. 29 апрель 1941. 4 январь
Казан. Татарстан китап нәшрияты. 197». 207 бит.
накмөи еииеч HHHdVHHotiL'triiu
рендә теп тема — халык патриотизмы темасы, ул әсәрнең характерын, идеясен һәм тап мотивларын тирән аңлап, аны музыкада тулысынча чагылдырды. Ул әсәрдәге гомумиләштерелгән романтик образларны сыйфатлау өчен халык музыкасының эпик алымнарын һәм лирик мотивларын файдаланды. Композитор халыкчанлыкмы халык көен шул килеш механик куллану дип аңламый, киресенчә, чын -халык рухында, халыкның бай хыялын чагылдырган оригиналь музыка иҗат иту дип аңлый. «АлтынчәчXI операсы шул нигездән чыгып эшләнгән... Композитор Җнһанов белән без бу эшне һәр вакыт тыгыз бәйләнештә, бер-беребезнең иҗат табигатен аңларга тырышып эшләдек һәм бергә эшләу безгә күп нәрсәдә ярдәм итте»
Газетаның иң актив авторы санап, М. Җәлил дусты Г. Кашшафка 1942 елның 3 апрелендә, аңа язучы «Фадеев тәкъдим иткәнчә», үзен «Кызыл Татарстан» газетасының «спец, хәрби корреспонденты итеп билгеләүләре турында газета редакциясе белән» сөйләшүен үтенеп яза, «милли татар частена тизрәк эләгер идем һәм «Кызыл Татарстан». «Красная Татария» газеталары өчен бик кирәкле күп нәрсәләр эшләр идем-,— дип белдерә. «Юкса, ачу килерлек.— дип дәвам итә ул аннары,— яныңда гына якташларың, фашист хәшәрәтләрен кырып, әллә нинди могҗизалар эшләсеннәр, ә мин. аларның үз шагыйрьләре, шуның өстенә журналист, алар белән бәйләнеш тотмыйча, аларның батыр эшләре турында бер сүз дә язмыйм... Газета бу нәрсә белән бик кызыксынырга тиеш» -
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Гали Динмөхәм- мәтовка 1942 елның 2 июнендә язган хатында Муса Җәлил үзенең «Кызыл Татарстан» газетасының «махсус военкоры булып, милли частьларда йөрергә, татар геройлары турында язарга теләр идем»3,— ди, М. Җәлил, хәрби корреспондент буларак, фронтның алгы позицияләрендә «боевой походта йөреп үткәрергә туры» килүен әйтә, чөнки «шунсыз газетаны оператив һәм боевой итеп чыгарып булмый. Фронтның чын геройларын, шулай ук командир һәм сугышчыларны газетада яктырту, анализ ясау өчен, боевой эпизод һәм боевая операцияне бары фронтның алгы сызыгында гына күреп була. Мин. үз фронтыбызның бөтен почмагында булып, шактый нәрсә күрергә, шактый хәлләр баштан кичерергә өлгердем инде. Зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медаль алган байтак татар егетләрен дә күрдем. Алар турында «Кызыл Татарстан»га язам, шулай ук әдәби әсәр язарга җыенам. Шулай итеп, монда чын-чынлап, шигырьдә әйткәнчә, бер үк вакытта каләм һәм автомат белән сугышырга туры килә. Мин үз эшемнән бик разый» *.
Матбугат белән шундый дуслык татар совет әдәбиятының корифейлары һ. Такташ һәм М. Җәлил поэзиясенә политик үткенлек, актуальлелек бирде, гражданин буларак аларның шәхесен югары күтәрде.