МАТБУГАТЫБЫЗНЫҢ ҮСЕШ ЮЛЛАРЫ
КПСС тарихының состав өлеше булган партия-совет матбугаты тарихы белән кызыксыну елдан-ел үсә бара. Мәгълүм булганча, В И. Ленин матбугат тарихы белән партия тарихы ае-рылгысыз бәйләнештә торуын, матбугатта ■гыйбрәтле материал» табу мөмкинлеген билгеләп узган.
В. И. Ленинның «Матбугат социалистик төзелеш коралы булырга тиеш» дигән күрсәтмәсенә нигезләнеп, партия коммунистик төзелеш бурычларын хәл иткәндә партия-совет матбугатына таяна. КПСС Үзәк Комитетының XXV съездындагы отчет докладында иптәш Л. И. Брежнев массовый информация һәм пропаганда чараларының экономиканы, фәнне һәм культураны үстерүгә йогынтысы үсә баруын билгеләп үтте. Матбугат эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, аның сугышчанлыгын арттыру — хәзер иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге бурычны хәл иткәндә матбугатыбыз узгандагы бай тәҗрибәгә дә мөрәҗәгать итә, заман сынавын узган формаларны яңа эчтәлек белән баетып бүген дә куллана.
Совет матбугаты реакцион көчләр, аларның матбугаты белән рәхимсез көрәштә барлыкка килде һәм ныгыды, аңа ялкынлы полемик рух, буржуаз идеологиягә карата килешмәүчәнлек хас иде. Капма-каршы ике система арасында идеоло-гии көрәш кызганнан-кыэа бар*ан шартларда совет матбугатының әнә шул тәҗрибәсе бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.
һәм ул тәҗрибәне гомумиләштерү — матбугат тарихчыларының изге эше.
Икенчедән, партия-совет матбугаты тарихын өйрәнү Октябрь революциясенең данлы тарихын, партиянең узган юлын тирәнрәк төшенергә ярдәм итә, партия кадрларын, журналистларны матбугатка партия җитәкчелеге тәҗрибәсе белән коралландыра.
Большевистик матбугатның Октябрь ре-волюциясе һәм гражданнар сугышы чорындагы эшчәнлеге гаять бай һөм кызыклы. Социалистик революция казанышларын саклау, сыйнфый дошманны тар-мар итүгә массаларны туплауда партиянең актив булышчысы булып әверелгән чын халык матбугаты нәкъ шул чорда туды, бе-ренче адымнарын ясады, авыр сынаулар үтеп ныгыды, үсте.
Милли телләрдә партия матбугаты барлыкка килү тәҗрибәсен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Бу — ленинчыл милли политиканы тормышка ашыруның калку бер мисалы.
Матбугат тарихына караган күп санлы тикшеренүләрдә ул тема теге яки бу дәрәҗәдә, әлбәттә, яктыртыла килә. Әмма шул ук вакытта татар телендәге партия- совет матбугатының бөтенлекле бер система буларак формалашуын ачып биргән хезмәтләрнең әлеге бик аз икәнлеген икърар итәргә мәҗбүрбез. Шуңа күрә Р. М. Нуруллинаның 1978 елда Казан дәүләт университеты нәшриятында дөнья күргән
1J «к. У » * 4.
■Татар телендә партия-совет матбугатының аякка басуы (1917—1925 еллар)» исемле китабы безнең өчен көтеп алынган хезмәтләрнең берсе булды.
Автор теманың актуальлеген ышандырырлык итеп дәлилли. Ул татар телендәге партия-совет матбугатының барлыкка килү үзенчәлекләрен, публицистик жанрларның формалашуын, журналистлык осталыгы мәсьәләләрен журналистика фәне күзлегеннән өйрәнүгә игътибарны юнәлтә, һәм менә шушы хәл авторның тикшеренү предметының яңалыгын билгели дә. Хикмәт шунда, журналистика тарихын өйрәнүгә багышланган байтак хезмәтләрдә- нәкъ менә әлеге фәннең предметы, эчке закончалыклары тиешенчә исәпкә алынмый иде.
Автор, бүтән тикшеренүчеләрнең хезмәтләренә таянып, революциягә кадәрге алдынгы татар матбугатының торышына туктала, беренче большевистик татар газетасы «Урал», революцион-демократик юнәлештәге «Азат», «Азат халык» газеталарын искә ала, революциягә кадәр үк туган алдынгы традицияләрнең дәвамчан- лыгын күрсәтергә омтыла.
Монографиядә Беек Октябрь социалистик революциясенә әзерлек Һәм аны тормышка ашыру чорында аерым матбугат органнары эшчәнлеген яктыртуга шактый зур урын бирелә, татар һәм баш-корт хезмәт ияләрен политик яктан тәрбияләүдә «Кызыл байрак», «Ирек». «Аваз» газеталарының җитди роль уйнавы күрсәтелә.
Чыннан да, революцион татар журналистикасы үсешендә әлеге басмалар зур урын тота. Аларда М. Вахитов, Г. Ибраһи- мов кебек ялкынлы каләм ияләре хезмәттәшлек итә, газеталарның битләрендә яңа тормыш өчен көрәшнең иң үткен мәсьәләләре чагылыш таба, социализм һәм ин-тернационализм идеяләре пропагандалана, империалистик сугышның асылы, милли буржуазия һәм аның милләтчелек идеологиясе фаш ителә, хатын-кызлар азатлыгы, зааод-фабрикаларда эшче контроле урнаштыру мәсьәләләре куела. Газеталар редакцияләрендә Вәли Шәфигуллин, Шәһит Әхмәдиев, Борһан Мансуров, Хасият Гайнуллин кебек беренче партияле татар журналистлары буыны чыныгу ала.
Газеталарның идея юнәлешләрен өйрәнү, алардагы материалларны җентекләп анализлау нигезендә автор, татар совет матбугаты революциягә кадәрге больше
вистик һәм революцион-демократик мат-\ бугат традицияләренә таянып аякка басты, дигән ышандыргыч нәтиҗә ясый.
Автор, алда әйткәнебезчә, татар телендә партия-совет матбугаты барлыкка килү закончалыкларын, матбугатның җаны булган публицистиканың формалашуын, төп тематик юнәлешләрне һәм журналистлык алымнарын тикшерә. Матбугатта партия җитәкчелегенең ул чордагы үзенчәлекле форма һәм алымнарын анализлый.
Монографиянең күпчелек өлеше совет властеның беренче айларыннан .чыга башлаган газеталарны анализлауга багышланган.
Автор күренекле татар революционеры, интернационалист Мулланур Вахитов җитәкләгән Үзәк татар-башкорт комиссариаты органы «Чулпан», шулай ук «Кызыл Армия», «Эш», «Эшче» газеталары эшчәнлеген җентекләп тикшерә, ма-териалларның идея юнәлешен, язылыш һәм бирелеш формаларын күзәтә. Октябрь революциясеннән алып гражданнар сугышы ахырына кадәрге чорны автор икегә бүлеп карый. Беренчесе — совет властеның тәүге айлары матбугаты. Бу чорда матбугатның күмәк пропагандистлык вазифасы алгы планга чыга. Бу хәл совет власте идеяләрен, аның декретларын һәм күрсәтмәләрен төшендерү, пропагандалау, хезмәт ияләрен яңа властьның асылы, структурасы белән таныштыру зарурлыгы белән аңлатыла. Икенче чор — гражданнар сугышы еллары. Коммунистлар партиясе һәм совет дәүләте бөтен хезмәт халкын эчке һәм тышкы дошманнарны тар-мар итүгә туплаган бер вакытта матбугат органнарының пропагандистлык эш- чәнлеге, автор фикеренчә. тиз үзгәреп тора торган тормыш вакыйгаларын публицистик анализ аркылы үткәрү формасында бара. Автор газеталарда басылган материалларның сыйфаты яхшыру, хәбәрчеләрнең һәм журналистларның профессиональ осталыгы үсү процессын күзәтә, бу процесста Галимҗан Ибраһимовның ролен ачыл бирә, аның катлаулы һәм киеренке иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен аңлауда яшь журналистларга һәм язучыларга ярдәм итүен күрсәтә.
Хезмәттә аерым төбәкләрдә чыга торган газеталар үзәк газеталар белән чагыштырылып өйрәнелә. Гражданнар сугышы чоры газеталарын барыннан да элек тема һәм максат уртаклыгы берләштергән. Алар арасындагы аерма — вакыйгаларны
177*
WWWWVWV
яктыртуның оперативлыгында, журналистлык осталыгында, жанрлар составында гына диярлек.
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә яшь Совет дәүләтенең тыныч төзелешкә, җимерелгән халык хуҗалыгын аякка бастыру чорына керүе һәм бу чорда матбугат органнарының эшчәнлеге аерым бүлектә карала. Анализдан күренгәнчә, татар матбугаты бу елларда экономик төзелеш проблемаларына йөз белән борыла, массаларны экономик яктан тәрбияләү, иҗади хезмәткә туплау, төрле милләт һәм халыкларның мәнфәгатьләре уртаклыгы, сыйнфый бердәмлек, пролетар интернационализм һәм халыклар дуслыгы тема-лары үзәк урынны ала.
Монографиядә газеталарның эшче- крестьян массалары белән элемтәсе, ел- дан-ел киңәя барган эшче һәм хәбәрчеләре хәрәкәте өйрәнелә. Совет матбугатын үстерүдә, аның халыкчанлыгын тәэмин итүдә әлеге хәрәкәт гаять зур урын тота. Матбугат халык массалары тормышына торган саен тирәнрәк үтеп керә, хезмәт ияләрен җәмәгать эшләренә, дәүләт белән идарә итүгә тарта. Бу эштә партия оешмалары һәм газета редакцияләре күп төрле алымнар һәм формалар кулланды. Автор әнә шул форма һәм алымнарны барлый, кайберләренең бүгенге көндә дә яшәргә хаклы икәнлеген исбатлый.
Хезмәттә журналистлык осталыгы мәсь-әләләренә, газета материалларының жанр үзенчәлекләрен тикшерүгә зур урын бирелә. Конкрет мисЗллар җирлегендә автор татар совет публицистикасының газеталардагы барлык жанрларны — һәм аналитик, һәм художестволы-публицистик төрләрне — беренче чордан ук уңышлы үзләштергәнлеген күрсәтә. Әлеге еллар публицистикасының дәрәҗәсен аның Ленин темасына мөрәҗәгать итүе һәм бу өлкәдә беренче уңышлы адымнар ясавы да раслап тора. В. И. Ленинга илле яшь тулу уңае белән, аннары ул вафат булгач, газеталарда. аналитик материаллар белән бе^з- рәттән, художестволы-публицистик жанр
ларда иҗат ителгән әсәрләр дөнья күрә. Татар телендәге лениниананы тудыру һәм үстерүгә «Кызыл Армия», «Эшче". «Эш» газеталарында Г. Ибраһимов. Ф Әмирхан, Ш. Усманов, Ф. Сәйфи-Казанлы, И. Кулиев, К. Әмири һәм башкалар зур хезмәт куялар. Монографиядә бу эш конкрет мисаяларда бәян ителгән.
Рецензияләнә торган хезмәтнең яңа бер әйбәт сыйфатын — аның тиешле белешмәләр белән тәэмин ителүен әйтеп үтәргә кирәк. Белешмәләрдә теге яки бу вакыйга, шул заманның матбугат органнары, күренекле журналист һәм культура эшлеклеләре турында өстәмә мәгълүматлар бирелә.
Әлбәттә, бер монографиядә матбугат кебек катлаулы һәм бай идеология эшенең барлык якларын да колачлап бетерү мөмкин түгел. Шулай да автор, татар матбугаты белән беррәттән, рус һәм башка телләрдәге матбугатның барлыкка килү юлларына да күз салып, уртак һәм аермалы якларны чагыштырып өйрәнсә, әлеге процесс янә дә тулырак, колачлырак булып алга килеп баскан булыр иде дигән фикер туа. Эш шунда ки, безнең якта, рус һәм татар телләрендәге матбугат белән бергә, башкорт, чуваш, мари, удмурт телләрендә дә совет матбугаты барлыкка килгән бит. РКП (б) ның Үзәк һәм Казан губерна комитетлары бер үк мәсь-әләләрне хәл иткәндә төрле телләрдәге матбугат органнарыннан да оста файдаланганнар. Милли матбугат системасын булдыру һәм үстерү культура революциясен тормышка ашыру һәм милли политиканы үткәрүнең бер нәтиҗәсе Һәм чарасы да ул.
Китапны укыганда анда тупланган бай материалны теоретик яктан тагын да киңрәк гомумиләштерү, тирәнәй/ү кирәклеге дә сизелә.
Тулаем алганда, Р. Нуруллина матбугатыбыз тарихын өйрәнүгә җитди өлеш булырлык хезмәт язган.