Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛЛӘР АЧКАН ЮЛДАН


игърият һәм шагыйрь исеме. Поэзиядә Тукай, Такташ. Җәлил рухы Шагыйрь һәм гражданин, гражданлык, традицияләр Күпме сорау Кабатлаудан куркам. Моңа хәтле язылган мәкаләләрдә матбугатта бу турыда, сүзнең тукталганы юк. Бөтен әдәбиятлар өчен дә уртак сораулар
Башта әле шигырь турында. Нәрсә ул шигырь? Бу сорауны Туфанга бирсәң, ике дә уйлап тормастан, шигырь ул ритм дияр һәм бармакларын бөгә-бөгә шигырьне ритмик буыннарга аера башлар. Теориясенә керешер, шигырь төзелешенә керешер. Туфан шигырьнең теоретигы, теориясен яхшы белә, ярата, хезмәтләре бао.
Минем карашта? Моннан кырык ел элек шигырь миңа моңсулык иде Билгесез моңсулык. Авылым кырлары күк үзем дә, шигырем дә сентименталь Хәзер? Хәзер мин үзем турыдан-туры катнашкан вакыйгалардан алган хисләр хисабына язам вакыйгалардан кысыл алынган, активлык бәрабәренә бирелгән хисләр хисабына яшим Унтугыз яшьлек малайны магнит тавына алып менгән еллар, синең хәрәкәтең шушыннан башланып китә дип. стартка куйган еллар мине гигантларның бер түбәсеннән икенче түбәсенә ташладылар, вакыйгаларның берсеннән икенчесенә ыргыттылар шикелле. Вакыйгаларны мин бусы колхоз хәрәкәте, бусы бөек төзелешләр дип бүлгәләмим, кешеләр язмышы минем күңелдә бер тоташ өермә булып калган, сугыш алды, сугыш еллары, сугыштан соң кичергәннәрнең һәр көне шушы өермәдә бөтерелгән. Моннан ничек исән чыктым әле дип. дөньяга гаҗәпләнеп карап торган чаклар да булган. Бик күп каләмдәш-көрәштәшләрне югалтканмын — кайгырганмын, моңа чаклы бөтенләй күрмәгән яңа буын вәкилләре белән очрашканмын — сөенгәнмен. һәр яңага сөенгәнмен, яшәүгә сөенгәнмен. Европаның үзәгендә. Җәлилләр, Алишлар узган юлларның читләренә басыл, үз халкымның язмышы, культурасының, язмышы турында уйланганмын. Хәзер миңа шигырь — Тукайлар язмышы Җәлил ләр язмышы. Бөтен каршылыклары белән кайнап торган тормыш, ә хисләр шуннан көрәшеп алынганы гына икән Шигырьгә бары шулары гына күчә икән Александр Блокның «Над строкой обольюсь слезами» дигән сүзләре мәгънәсен хәзер тирәнрәк аңлыйм Күп сыйдырышлы икән бу дүрт юлдан торган шигырь. Моңсулык кеше күңеле, интим дөнья, хисләр дөньясы — барысын да элеккечә саклаган хәл дә. шигырьнең бөтен формаль якларына турылыклы булып калган хәлдә хәзер инде ачык итеп әйтә алам, шигырь минем карашымда ике генә сүздән тора шигырь — заман рухы, заман сулышы.
Шагыйрь исеме? Кайда гына булсам да, татар шагыйренең исеме чыкканда миңа кимсенергә туры килмәде Төрле төштә, төрле шартларда санадым мин бу
Ш
исемне. Бу исемгә үз халкымның хөрмәте зурлыгын күптән беләм, укыган китап* ларыннан аңына борынгыдан ук әкренләп сеңгәндер ул хөрмәт. Башка халыкларда да шулай булгандырмы, ләкин татар халкы китапка, аның язучысына, шагыйренә ниндидер бер табыну белән карый. Башка халыкларда да шулайдыр, шагыйрьләр кайда гына тусалар да. нинди генә телдә язсалар да, аларны бер сыйфат берләштерә: намуслылык, тугрылык. Халык аларга ышанган. Халыкның ихтирамын тиз генә яулап алып була дип уйлаучылар бик нык ялгышканнар.
Миңа кимсенергә туры килмәде, һәр халыкның үз талантлары бар. Үзенә генә түгел, башка халыкларга да билгеле, бик күп бүтән телләргә дә күчерелгән талантлары бар. Менә шулар арасында урта куллар югалып кала, тоныклана, төсе китә, сүнә, йолдызлар арасында сүнә. Менә шунда, шунда күренә чын талант Хөрмәт ителә торган таланттан тыш тагын нинди талантның булуы мөмкин? Бар икән. Пушкин, Лермонтов алдына барып баш иясең, табынасың, хөрмәтең чиксез. Язмышлары сине тирәнгә-тирәнгә. әллә кайларга алып керә. Син ачыклап бетерүне киләчәк буыннарга калдырасың. Мохтар Әүэзов, Сабит Муканов, Бирды Кербабаев, Чыңгыз Айтматовларны мин Тукай турында сөйләгәндә, официаль хөрмәттән чыгып түгел, үз язмышларын татар шагыйре йөрәгеннән укыган кешеләр итеп күз алдыма китердем. Шундый ук хәл Җәлилдә кабатланды. Кайсын Кулиев һәм Давид Кугультинов- лар үзләре дә кечкенә шагыйрьләрдән түгел. Муса Җәлил язмышы аларда әле кузгатылмаган, ләкин бер кузгалырга тиешле, үстерелергә тиешле икенче хисләрне уятты күк. Аларда мин Муса Җәлилгә гаҗәп бер эчке якынаю тойдым.
Язучыларның бөтен союз күләмендәге пленум һәм съездларында, поэзиянең урыны турында сүз барганда күп кенә чыгышларның Җәлилдән башлануы миндә әйтеп бетергесез горурлык хисе уятты. Идеологии көрәшнең иң кискен моментларында Муса Җәлил иҗатының эталонга әйләнүе мине, татар шагыйрен, канатландырды. Күп язучыларын югалтып, шуның фаҗигасен кичергән, тетрәнеп калган, яңадан күтәрелү өчен рухын җыйган татар поэзиясенә Муса Җәлил исеме уттан исән чыккан байрак булып, батырлык, гражданлык байрагы булып килеп керде Поэзиядә Тукай кебек, Җәлил кебек юлыңда мәңге янып торган исемнәр кирәк. Үз халкың тудырган исемнәр кирәк. Ничек кенә димә, башта син үз җиреңнән атлап китәсең. Иҗатта аларның җитәкләгән җылы кулларын тоясың. Бөек исемнәр. Бөек үрнәкләр. Горурлык хисе бик конкрет нәрсә, аңа кабыну өчен үз җиреңнең чаткысы кирәк.
Шагыйрь исеме. Тормышның калын катлауларыннан бәреп чыккан исемнәр халыкта калды. Тормышның үзеннән калыккан исемнәр. Тукайны әйткән дә юк. Халык улы булып туган, халык улы булып калган. Такташ исеме, миңа калса, Төркестан сахралары түреннән, кайнар ком далалары эченнән янып килә кебек, шуннан революциягә тоташып, ул исем зурая, ут шарына әйләнә шикелле. Такташ революция биргән энергияне татар шигыренә күчерде, шигырьнең революция биргән трибунадан яңгырарлык пафосын тапты, шушы чорга гына хас романтик рухын җырлап узды.
Үз чорын, үзе яшәгән заманны җырлый шагыйрь Бөтен рухын шул чорга туплый. Маяковский җырлаган чорны башка берәү дә бүтән төрле яңгырата алмас кебек. Такташның да үзенә беркетелгән шундый чоры бар. Туфан исеме дә Уралны үзенә беркетте. Ярты гасыр узуга карамастан, яшь, озын буйлы, калын чәчле Туфанны әле һаман мин Урал, Арча якларыннан иртәнге сәгатьләрдә ашкынып, шаулап Казанга килүче поездларда күрәм. Артында Урал, Урал байлыклары, запас хисләр, уйлар запасы. Казанга буш кул белән түгел, күңелдә тулышкан хисләрне кемнәргәдер әйтми калсаң ярамас дигән фикер белән килә.
Үзең яшәгән чор. кабатланмас чор. Tajap совет поэзиясенең үсешендә зур баскычлар күрәм. Тормышның бер чорыннан икенче чорына сузылган баскычлар, тормыш баскычлары. Шул яңа чорның үзенә генә хас яңа талантлары туа.
Татар совет поэзиясенең Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән кайнар дүрт елын тарих иң элек Муса Җәлил һәм Фатих Кәримгә беркетмәдемени? Ялкынлы гражданлык лирикасының дүрт еллык фронты тулысы белән алар кулында иде. Солдатлары Шәрәф Мөдәррисләр. Гали Хуҗилар. Мансур Гаязлар Дүрт ел аз диярләр. Бу шагыйрь җанының бәхетле кабынган моменты гына. Фаҗигале кыска бер мо-
ментта җанның ташуы гына. Дөньяга шагыйрь булып килүенең зур исемен раславы гына Шагыйрьләр үлемсезлекне шулай гына яулыйлар кебек, шагыйрьләр тормышта шулай гына яшиләр кебек. Бөек исемнәр. Бөек үрнәкләр. Аллага табынган кебек табынган шагыйрьләр. Кайчандыр Александр Блок белән бергә укыган карт профессор безгә, студентларга, дәрестә Гёте. Шиллер. Гейнеләр турында сөйли иде. Шул ф хәтле еракта ул шагыйрьләр, баш җитми. Кайчан да булса татар шагыйрен дә шулар арасында очратырмын дип башыма да китермәгәнмендер. Кайда ул! Әмма менә очраттым, куп еллар узгач нәкъ шулар арасында, янәшә, бер залда, Европаның уртасында, Берлинда, «Дуслык йортылнда очраттым. Мин һәр вакыт горурлык хисемнең аклануына шатланып яшим. Минем рухымны гел горур тоту өчен бәлки язмыш миңа шулай мәрхәмәтле булгандыр. Татар шагыйре титаннар арасында. Күрелмәгән хәл. Берсенә дә таныш түгел. Ә карашы нык, ышанычлы. «Фауст». «Буря и натиск», «Германия» әсәрләре турында бәхәскә керергә әзер тора. Үзен иркен тота. Иреккә, азатлыкка юллар мең төрле. Җәлил шуның иң авыры аша узган, көрәшеп, сугышып. Ә үзең көрәшеп тапкан юллар үтемлерәк, салмаграк, аларның тормышны раслый торган көче зуррак, аларның яшәү гомере дә озынрак. Гражданлыкның бөтен өстенлеге дә шундадыр дип беләм.
Гражданлыкка шагыйрьләрнең килү юлы төрле. Такташның Зөбәйдәләре Гейне Матильдасының рухы белән рухланган. Фатих Кәрим Лермонтовны үзенең пәйгамбәре дип атый. Фронтта Такташ исеменнән дошманнарына залп бирә. Гомумән, татар шагыйрьләре арасында Байройның ирек сөючән олы рухы яши. Алар арасында ниндидер билгесез җепләр сузылган. Шәһәрләр, илләр, океаннар аша сузылган. Шагыйрьләр дәверләр аша ирек, азатлыкның каршына йөгерәләр шикелле. Байроннар — Грециягә. Җәлилләр — Германиягә. Пабло Нерудалар үз илләре — Чилига таба.
Гражданлыкны минем аерым шәхесләрнең иҗатларына гына кайтарыл калдырасым килми. Җәлилләр язмышы сирәк язмыш. Җәлил иҗаты гражданлыкның бөтен дәверләр өчен дә үрнәк булырлык югары формасы. Ләкин гражданлык поэзиядә нинди генә формаларда чагылмасын, аның нигезендә тормышка актив мөнәсәбәт ята. Минем үземә килгәндә, шушы тип шагыйрьләрне иҗатта үрнәк иттем.
Көтү, каршылау, каршы алу. Кем син? Шушы кызыксыну миндә беркайчан да бетмәде. Яңа исемне күрәсе килү, танырга теләү, яңа талантка сусау. Әдәбиятның өзлексез яңаруы. Иҗатның чикләнмәгән мөмкинлекләре. Яшермим, хафаланган чаклар да булды. Ләкин көттем, эчке бер үҗәтлек белән көттем. Безнең халыкның бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгына яшәгән саен ныграк ышандым, халык сабан туй мәйданына батырларын керткән кебек, талантларын әдәбият мәйданына да үз эченнән көрәшкә чыгара тора. Сугыштан соң сафлар сирәгәеп калган чакта шигърият ишеген беренче булып Шәүкәт Галиев какты шикелле. Кем син? Кем урынына? Кайсысы урынына? Әйтерсең ишек артында чират кына көтеп торганнар, Әхсән Баянов, Илдар Юзеев. Марс Шабаев. Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Гамил Афзал, Хисам Камаловлар, Рәшит Гәрәйләр түргә узды. Алар сугыштан яңа гына кайтып төшкән Зәки Нури, Әнвәр Давыдов Зыя Мансурларга килеп кушылдылар. Без сугышта чакта үсеп җиткән буын. Безнең белән ул-бу була калса, алмашка әзерләнеп торган буын. Мусаларга. Кәрим. Алишларга алмашка әзер торган буын. Резерв, рухи резерв. Тыл ачык калмаган. Сугыш еллары аларның җанын га-рипләндерә алмаган. Йөрәкләре сау калган. Күңелләре киң, табигатьләре бай калган. Поэзиягә Шәүкәтләр буыны керде, иманнары нык, иманнары Тукайча.
Әдәбият — тормыш. Әдәбият — биография Шәүкәт Галиевнең иң яхшы әсәрләреннән берсе «Әткәйгә хат». Марс Шабаевның иң уңышлы әсәрләренең берсе «Җирән Конрад». Әхсән Баяновның иң көчле поэмаларының берсе, бөтен иҗатының эчке юнәлешен билгеләгән, язмышында тирән эз калдырган әсәрләренең берсе — «Сез аңларсыз мине». Саҗидә Селәйманованың бөтен язганнарын үз тирәсендә тоткан әсәре «Җир-су». Гамил Афзалның тылы Урал. Магнитогорск. Урал заводлары чыныктыра яшь Гамилне Иң көчле шигырьләре «Үзем үлеп ятам» дип башлана аның. «Дүрт алмагач». «Коммунист йөрәге турында балладахлар Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрепндөге шигырьләре белән аваздаш. Коммунист йерәге Мусаның үз батырлыгын хәтерләтә. Темада, хисләр, гражданлыкта нинди охшашлык!
ф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА < ИПЛӘШҮ
Кышкы шыксыз бураннар шомлы төннәр, ятимлек сагышы Хисам Камаловның әнисенең үлеменә багышланган шигырьләре дә шушы авыр елларны тасвирлыйлар Ил' дар Юзеев иҗаты сугыштан соңгы оптимистик настроение белән бергә күтәрелә Яшьлек белән, институт, мәхәббәт белән бергә каядыр ашкына, еметле, якты, бераз романтик, бераз Такташча. Бу шагыйрьләр тормыштан, халыктан.
Мәкаләмне Трусковецта дәваланудан калган буш араларда язам. Янымда шигырь китаплары да юк, язмалар да юк. Үзебезнең поэзиягә ерактан карыйм, кайдадыр еракта үсеп утырган агачка караган кебек карыйм Яфраклымы, юкмы' Бай безнең поэзия. Талантларга бай Рухландыра, фикер әйтергә енди. һәркайсының үз төсе Традициягә нык ябышканнар Бу буын Җәлилләр, Әхмәт Фәйзиләрдән әйтерсең аерылып бетмәгән Якынлык характерларында, тыйнаклыкта. Традиция мәсьәлә сендә гүя бер сүздә, безгә бер Тукае да бик җиткән дигән шикеллерәк карашта торалар. Бер Тукае да. Тукай үзе зур бер традиция. Күп нәрсәне үзенә җыйган Үзәге — Тукай. Исәнбәт, Туфан, Җәлилләрдә Тукай барыннан да күбрәк. Шәүкәтләр буынында да нык сизелә, алардан соңгыларда азая, арага Дәрдмәнд керә. Тукай традициясе. Нигезе шулай. Әмма кемнең күңеле кайда уйнаганын әйтүе' читен. Яңа чор яңа хисләр өсти. Яңа чор үзара бәйләнешләргә бай. Яңа талант, яңа шәхесләр йөзләгән әдәбият, культура, традицияләрнең берлеген эзлиләр. Эзлиләр, яңарыш чоры бара. Традициядә берсе тарихка чума. Сәйф Сарайлар янына тикле төшеп җитә, поэзия катлауларын шуннан кубарып менә Берсенең рухы Назыйм Хикмәт. Пабло Нерудалар эзе буйлап чикләр аша алар рухына тоташа. Фәнни-техник ре волюция үзе генә дә инде яңача уйлаучы шагыйрьләрен тудырды
Шәүкәт Галиевләр буыны шагыйрьләрен бер традиция берләштерсә дә, алар һәркайсы аерым талант. Бу чирек гасыр вакытны җырлаган поэзиянең эченә ке рергә тырыштым. Чирек гасыр, шулай дим. ә бит шагыйрь күңеленә ул чирек гасыр чик түгел Шагыйрь күңеле конкрет чордан читкә чыгып, шактый еракка китеп эзләнә. Минем үземнең дә сугыш алды елларына кайтып, поэзияне күзәтеп кайбер чагыштырулар ясыйсым килә Кайбер кешеләр гел бертөсле генә итеп күрәләр шикелле поэзияне. Бертөсле түгел. Шактый зур үзгәрешләр кичерде поэзия Кеше хисләренең бик ярлыланып калган чакларын беләм Хистән бигрәк, кичерештән бигрәк тышкы күренешләрне сөйләү белән мавыккан чоры да булды аның. Булды мин үзем дә иҗат гомеремнән 6—7 елымны сызып ыргыттым. Фатих Кәримнең дә баштагы иҗатына хас ул. Хисләр эрозиясе. Бары өч шагыйрь генә аңа бирешмәде Такташ, Туфан. Әхмәт Фәйзи. Муса Җәлилнең 30 нчы еллардагы шигырьләренең кайбер кимчелеге турында әйткәч. Гази Кашшаф үпкәли иде >Моабит дәфтәре»н иҗат иткән Муса, әйе, бөтенләй икенче Муса. Шул кимчелекләрдән арынып. Фатих Кәримнең яки Муса Җәлилнең гражданлык поэзиясенең иң яхшы үрнәк-ләрен бирү дәрәҗәсенә күтәрелә алуы — менә мине нәрсә сокландыра. Шагыйрьнең көче дә шунда бит! Нури Арслановның соңгы ун-унбиш ел эчендә язганнарын элекке иҗаты белән чагыштырып карагыз. Элек тә ул шигырь техникасының остасы иде Язганнары бар да үз урынында иде. дөрес иде. Шагыйрьгә дөрес язу гына җитми, күрәсең Ул шагыйрьлеккә кире кайтып, стартка яңадан басты кебек, хисләр давылы кузгалды, татар, казакъ. Көнчыгыш әдәбиятлары традицияләренең шигырьдәге байлыгы кабат хәрәкәткә килде, шагыйрь үзен тапты, шагыйрьнең үзен» дә рәхәт безгә дә рәхәт булып китте.
Фикер уй. хис. кичереш поэзиясе, һәркайсының үз төсе. Берсендә хакыйкать һәм халыкчанлык, традицион форма ярылып ята. Берсе лирикада җебеп китми, кырыс Берсе традицион формаларда язып та йөзләгән традиционнар арасында һаман да яңа Берсендә мәхәббәт хисләре ачыну дәрәҗәсенә күтәрелә. Минемчә, ачына белү дә әйбәт сыйфат Чын шагыйрьләр кабатланмый, һаман нәрсәдер өстәлә бара поэзиягә Моңсулыктан барыгыз да качасыз, моңсулык кайсыгызга ят ди кебек берсе Шигырьнең башы бәлки шул сентиментальлектәдер? Шул хакта үзенең лиро-эпик, публицистик поэмалары белән Әнвәр Давыдов чыга мәйданга һәм аның «Ташуны һәртөрле сентиментальлекне үз юлында шәфкатьсез рәвештә юып китә төсле.
Төрлечә рҗат итә шагыйрьләр Әмма эзлекле рәефитә күзәтсәң, буыннар арасындагы чылбырны өзмәсәң, поэзиянең кинәт төшеп киткән җирләре дә, үрләре дә-
ачык күренә. Башта ук традиция дигән нәрсәнең ныклыгына ышанасың. Фикер һәм формаларда бик нык эзләнгән, башкача булырга тырышканнар да бөтенләй үк ычкына алмыйлар ул традициядән. Өстәлә, үзгәрә Хәзер Равил Фәйэуллиннар. Гәрәй Рәхимнәр буыны дип сөйлибез поэзиядә. Бер буын, үзенә аерым буын. Бу буыг-о кергәннәрнең хәзер бөтенесе төсмерләнде. Ренат Харис, Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмов, Рәдиф Гатауллин һәм Рөстәм Мингалимозларның берсен дә сызып бул- ♦ мый. Бергә килделәр, бер вакытта, бер теләкләр белән, бәхәсләшеп үткәннәрне анализлап, бәяләп, кабул итеп һәм нәрсәнедер кире кагып. Дәгъва белән килделәр ~ Күбрәк мәктәптән. Равилләрнең поэзиягә керүе кайбер яклары белән Такташ, Ту — феннарның шаулы чорын бераз искә төшерә, бераз гына ләкин. Шуның ерактан ~ килә-килә элекке куәтен югалткан бер күренеше сыман.
Бер төркем. Төркем-төркем. Шәүкәт Галиевләр төркеме, Равил Фәйэуллиннар - төркеме. Шул төркемнәргә кергән шагыйрьләрдә нәрсәдәдер уртаклык яши. Бер :? чорда бергә поэзиягә кергәнгәме, карашларда, омтылышларда уртаклык яши. Ро- >2 берт Әхмәтҗановны гына бер төркемгә дә кертеп булмый. Тормышта да, әдәбият д та да буыннар арасында йөри... Ялгыз йөри, шуңа күзгә күбрәк ташлана. Үз таланты- т; ның берсенеке белән дә кушылмавын эчтән яхшы белеп йөри Буыннарны ялгый О
Гәрәйләр, Рәдифләр буыны шагыйрьләре. Поэзиядә ун-унбиш ел. Кайберләре _ хәзер Җәлил, Тукай премияләре алу дәрәҗәсенә иреште һәркайсы берничә җыен- = тык авторы. Алар турында тәнкыйть күптән үз фикерен әйтеп килә. Аларның та — ланты бәхәссез. Аларның иҗат үзенчәлекләрен күрергә тырышканмын, кайчандыр 2 еларга хәерле юл теләгәнмен. Берьюлы күреп бетерү читен. Талант бер урында тор- ф мый.
Мин инде Илдарлар буыны иҗатына күнеккән идем. Күнеккәнмен, ияләшкән мен. Шуннан яңа кешеләр, яңа исемнәр. Зөлфәтләр, Мөдәррисләр, Гриша-Гәрәй ләр. Тыйнакларга күнеккәнмен, болар кыюрак, усалрак, дәгъвалырак, үзенекен сугышып алырга әзерләр Поэзиягә сугышчанлык хас. Бу шагыйрьләр минем күнеккән нормаларымны җимерделәр Аларның килүе үз иҗатым өчен дә кирәк булган, шуны тойдым.
Бәйләнеш хәтта төрле чор шагыйрьләре арасында да яши. Мөдәррис Әгъләмов- ның шигырьләрен тыңлаганда нигә Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» искә төшә? Тонындамы, рухындамы, каян уртак хисләр? Нинди җепләр бәйли шагыйрьләрне? Ә Виктор Хара язмышы. Чили язмышы турындагы шигырь? Мөдәрриснең мондый шигырьләре булмаса, аны мин берьяклылыкта гаепләр идем. Виктор Хара. Талантлы шагыйрьләр үзеннән бөтенләй ерак темаларда да яна алалар. Зөлфәтнең трибун-лыгында Такташлык шактый. Беренче чиратта, гражданлыкта, хисләр белән шигырьдәге иркенлекнең оста кушылып яңгырашында. Шагыйрьләрнең бәгырьләре үзенә якын бәгырьләрне эзли. Йөрәк тә түгел, җан да, күңел дә түгел, бәгырь. «Есенин бәгыре өстендә». Маяковскийның Есенин үлеменә багышланган шигыреннән соң татар шагыйренең җанны тетрәтерлек яңа шигырен уку минем өчен шатлыклы күренеш. Бер яклы түгел безнең шагыйрьләр. Төрле вакыйгаларга, төрле континентларга тоташа алалар. Рәдиф Гатауллинның «Европада татар шагыйрьләре» циклы да башка шигырьләреннән үзенең гражданлык горурлыгы белән аерылып тора, шагыйрь үзен дөнья уртасында иркен тотып яза. Шагыйрьләрнең иҗат характерлары төрле, гражданлык төрле. Кайчандыр гражданлыкны ниндидер бер зуррак теманы сөйләп чыгу дип аңлаучылар да бар иде. Хәзер ул чор узды шикелле.
Бу буын шигырьнең үз көченә күбрәк ышана. «Көрәшчеләр», «Мулланур». «Рәссам». «Күз карасы», «Юл өстендә тургай» кебек поэмалар да иҗат итте Ренат Харислар буыны. Теләсәк без дә поэмалар яза алабыз дигән сыман Шулай да бу шагыйрьләрнең көчен күбрәк шигырьдә күрәм.
Шигырьдә беренче чор. Шагыйрьләр беренче чорга йомгак ясыйлар. Сизенептерме, сизенмичәме, иҗат йомгагы кабатлана. Җиде-сигез елдан үзенә күрә бер йомгак. Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Гәрәй Рәхимнәрнең сайланып чыккан җыентыклары шундый тәэсир калдырды. Ренат Харис, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәтләрнең соңгы китаплары да шул ук хакта сөйли. Гәрәй Рәхим «Моңнарым»да үзенең баштагы реалистик принципларына турылыгын тагын бер тапкыр раслады Аның шигырьләрендәге реализм, кайбер натуралистик алым һәм детальләрне, кай
бер беркатлылыкны берләштерә. Миңа шул формасында ошый алар. Тормыш үз» дә бит гел хәсрәттән генә тормый. Хәсрәте, кайгысы бар. шуклыгы, шаянлыгы, яшәү шатлыгы. Көннең уртасы кебек якты шигырьләр алар. Соңгы вакытта Гәрәй Рәхим берничә повесть та язып ташлады. Прозасы күңелендә шигырь күплектән Әхмәт Фәйзи шагыйрь булып калган шикелле, Гәрәйне дә шагыйрьлек җиңәр. Нигәдер бу кешенең якты стиле шигырьдә бүгенге көннең зуррак әсәренә өметләндерә мине. Әгәр Такташ «Киләчәккә хатлар»ын язмаган булса, үткәндәгерәк кеше булып тоелыр иде миңа. Шагыйрьне күп кырлырак ител күрәсе килүдәндер бу.
Шагыйрьләр киң дөньяга чыгалар. Шул ук Гәрәй Рәхимнең «Молодая гвардия» нәшриятында «Чәчәкле капкалар» исемле китабы басылган иде. Аның артыннан Ренат Харис үз шигырьләрен рус телендә бөтен союз укучысы хөкеме алдына куйды. Сынауны әйбәт үтте. РСФСР Язучылары союзындагы тикшерүдә ул 1978 елның яхшы китапларының берсе дигән югары бәягә иреште. Шигырьне хәзер бәяләү инстанцияләре үзгәрде. Төрле катлау укучылары бәя бирә, үзенең туган телендә, рус телендә. Шигырь рус теле аша башка телләргә дә күчә. Шигырьнең юлы киң.
Ренат Харисның миңа беренче чоры якын. Хисләр сафрак, хисләр кабатланмаган, образлар таушалмаган, шигырь табигый, кыскарак та, бөтенрәк тә, фикерләр формага ятып тора. Ренат Харис иҗатын миннән башка дә күзәтеп торучылар бардыр. Берсенең ике кулын җилет кесәләренә тыгып, артта күзәтеп, горур басып торган сынын мин дә төсмерлим.
Беренче чор Равил Фәйзуллинның моннан берничә ел элек Казанда чыккан, сайланма дәрәҗәсендәге татарча китабын мин аның яшьлек белән саубуллашу китабы дип атаган идем Хәзер дә шул фикердә. Үксеп, сыктап саубуллашмый шагыйрь Үксү, сыктау, гомумән. Файзуллин шигырьләренең характерына ят. Бик күп татар шагыйрьләре чирләгән сентиментализмның анда эзе дә юк. Икешәр-өчәр юллык нюансларда сыктап торырга нинди урын булсын. Фикер һәм образ. Шигырьнең башланып китүе генә. Дәвам иттерәсе, гадәт буенча сузасы килә. Юк, нокта куелган Укучыга да уйланырга калсын. Аннан лирик парчалар китә. Шигырьнең формасында иркенлек. Бер яктан фикердә тыгызлык, икенче яктан шигырь калыпка кысылмаган Моның уңышлы ягы да бар. кимчелеге дә үзендә. Җыр кебек аккан шигырьләр белән бергә агышы авырайганнары да очрый Бу китап бер бөтен. Шигырьләренең фәлсәфәсе кеше буларак җиргә килү, җирдә яшәү үзе генә дә зур бәхет. Иҗатка рухландырган төп көч — тормыш, яшәеш. Шагыйрьнең максаты — иҗат итеп калу Шагыйрьнең омтылышы ачык. Шигырьләрнең күбесе бик интим да шикеллеләр. аның яшьлеге, аның мәхәббәте генә, аның тормыш турындагы уйлары гына Ә шул шигырьләрдә күпме гомумкешелек хисләре. Сөнгать индивидуаль нәрсә. Бу беренче чор Равил Фәйзуллинны киләчәктәге иҗатына зур таләпләр куярга мәҗбүр итәчәк әле. Бу шагыйрь дә минем өчен башлангыч чоры белән кызык Шагыйрьнең «Советская Россия» нәшрияты чыгарган китабына өч йөзгә якын шигырьләре кертелгән. Зур сайланма. Җентекләп сайланып алынган тәрҗемәләр. Татар поэзиясенең зур кимчелеге — Такташ, Туфан, Фатих Кәрим кебек шагыйрьләрен үз вакытында тәрҗемә иттереп, ил күләмендә күрсәтә алмады. Дөнья әдәбиятына юл — яхшы тәрҗемәләр аша. Хәзерге шагыйрьләрдән Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәтләрнең бикләнгәнлеге эчне пошыра минем Шигырьләре ил күләмәндә алдынгы чордашлары белән ярыша алырлык шигырьләр Тәрҗемәләре юк.
Татар совет шагыйрьләренә Муса Җәлилләр ачкан юлны тарайту хәзер оят Иҗатта Җәлилләргә хас гражданлык, фидакарьлек өчен көрәшергә тиеш татар поэзиясе.
Талантлы төрле буын шагыйрьләрен үстерде безнең поэзия. Буын артлы буыннар. Күрергә, танырга теләү хисе көчәйгәннән-көчәя генә бара миндә. Кем син? Татар поэзиясен нинди яңа биеклекләргә алып менәрсең?
Октябрь, 1978. Трусковец.