КӨТЕП АЛЫНГАН СӘФӘР
КЕЧКЕНӘ ПОВЕСТЬ
л көзне Әскәров бер үк төшләр күрә башлады... Төнге урам... Мәктәп, раймаг, авыл советы Һәм поселок кырыендагы автобаза утлары керә иде аның төшләренә. Оренбург ягыннан поселок* ка якынлашкан чакны караңгылык эченнән ки* нәт килеп чыккан бу утлар, җемелдәшеп, аны үзләренә чакыра башлыйлар иде. Кайтып ки- лешли шуларны күреп, Далада яшәүчеләрдән кемнең генә йөрәге җилкенеп, күңеле нечкәрмәде икән...
Бозлы баганалар төбенә төшкән зәгыйфь утта кар бөртекләреннән башка берни күренмәсә дә, поселокның үзәк урамы «Украинская» аның төшенә һәр вакыт як* ты, бәйрәмчә бизәлгәндәй керә иде. Күз алдына ап-ачык булып күршеләрнең йорт-җире, каралты-курасы килеп баса, авыша төшкән коймалар, көзге кырлар төсен саклаган, аяк астына чәчелгән салам
Еллар үтү белән язучы үзенең бала чагына, авыр сугыш елларына әйләнеп кайта, үткәнен бүгенге көннәр белән бәйләп уйлана, укучыларны да уйландыра.
кисәкләре, кар басып чүгә төшкән печән чүмәләләре һәм казакълар кварталында яшәгән Җумагуловларның дөяләре — хәтеренә сеңеп калган әнә шундый әйберләрне күрә иде ул төшләрендә.
Барыннан да бигрәк җәйнең чыклы иртәсен ярата иде Әскәров. Тузанлы юл, мөселман зиратын әйләнеп узып, далага алып чыга. Зират артындагы тирән чокырдан башланып елгага кадәр сузылган ♦ бу юлны Әскәров бала чактагы кебек җәяүләп уза.
Тар көпчәкле арба кискәләгән дала юлы, боргалана-сыргалана, ө еракта күгелҗемләнеп утырган агачлар драсына кереп югала. Нин- ~ ди озын иде ул чакларны өч чакрымлык бу юл! =
Поселокка ул ашыкмыйча, ял иткәләп, чикерткәләр, матур ка- Ь натлы күбәләкләр тота-тота кайта иде. Кайвакыт күрше малае Бәхет 2 янында озак сөйләшеп утыра, тегенең онытылган көтүе тимер юлга < керә башлагач кына аерылып, кайтырга кузгала. Бәхет белән аеры- = лышуның сәбәбе дә әлеге көтү хуҗасы — Әскәровларның усал, тәкәб- 5 бер кәҗә тәкәсе Монгол була, чөнки аңа паровозның калын итеп кыч- х кыртуы бик тә ошый, шуңа ул көтүне һаман тимер юлга ияртеп алып ♦ бара иде. я
Елгага илтә торган бу юл сизелер-сизелмәс кенә күтәрелә барып, г Илеккә бер чакрым каларак кинәт биек ярдан аска, хәтфә кебек җәе- » леп яткан болынга төшә. Җәйнең кызуында кылганга кадәр саргаеп корыган дала өчен үзәндә җәелеп яткан бу болын бигрәк тә күркәм п иде. Язларын Илек ташый, үзәнне су баса, ә сулар китеп күпмедер * вакыт үтүгә, әйләнә-тирә ямь-яшел юрганга төренә. Елгада су кереп, х өйләренә яки, киресенчә, поселоктан елгага ашыккан бала-чага кү- S переп үскән үлән өстендә аунамый булдыра алмый иде.
Юлның ике ягыннан да үрләр күтәрелә, анда ныгытмалар кебек 5 саман кирпечтән салынган озын сарайлар күренә, ә җәйләрен алар < тирәсендә ап-ак тирмәләр төзелгән була. Иртәләрен тирә-юньне сарык °- тавышларына күмеп, үрдән алалы-колалы көтүләр төшә. Поселокның хуҗалык көтүе дә елга буена, хуш исле үләннәр үскән болынга чыга иде.
Көтелмәгән бу төшләрендә Әскәров үзе әллә кайчан онытып бетергән бик күп танышларын да күрде. Бер төшендә аңа кәздән дүрт читле кирпечләр ясап ятучы рус мужиклары керделәр. Нидер сөйләшәләр, көлешәләр иде, йөзләре дә таныш — аларны Әскәров поселокның чиркәүле очында күргәне бар. Шунда ул берсенең бакчасында таба хәтле көнбагыш үскәнне хәтеренә төшерде.
Аның төшләренә елга да керә иде, әлбәттә. Аннары бергә уйнап үскән сабакташлары: Илгиз, Генка, Бисәмбай. Ә кайвакыт аңа аркасы белән утырган ниндидер бәхетле балыкчы төшкә килеп керә, ләкин аның йөзе күренми, шуңа Әскәровның кәефе кырыла иде.
Илектә аны нәрсәдер аргы якка тарта. Юк, комлы ярдан салып, дөнья бәясе торырлык кармакны харап итмичә балык тотып булганга да, ак комда шыр ялангач килеш кызынганга да түгел... Каршы якта комлык чигеннән калын урман башланып, текә үргә менеп китә иде. Нәкъ менә шул урман тарта иде Әскәровны.
Соңрак, бераз олыгая төшкәч, аңа Белоруссиядәге гаҗәеп урманнарны күрергә, Балтик буеның наратларына сокланып карап торырга туры килгәләде, ләкин Илек аръягының ул урманы нигәдер кадерлерәк, күңелгә якынрак иде...
Җрй көннәрендә Әскәров элек урманның эреле-ваклы күлләрендә табаннар тоткалый, һәм бу гаилә табынына ярап куя торган иде. Тагын куе тал арасында кычытканга өтәләнә-өтәләнә кара бөрлегән җыя, иптәшләре белән аны Ташкент поездына илтә. Калай чиләкләргә тутырылган ул бөрлегәннәр Әскәровның үзеннән бигрәк, сату
лашмый-нитми алучы карт пассажирларның исләренә ешрак төшә торгандыр, мөгаен.
Төшләрендә ни генә күрсә дә — балык тотамы, тирестә суалчаннар казыймы, чокыр-чакырдан колмак җыямы — һәр вакыт янына чал чәчле урман каравылчысы Бәләй карт килеп чыга иде. Ул элекке кебек үк көтмәгәндә, мыштым гына килеп чыга, — чыбык та сындырмас, үлән-яфрак та кыштырдатмас...
Карт башта малайга күренми генә читтән карап торыр, аннан акрын гына тамак кыргалап, яшеренгән урыннан пәйда булыр, кырысрак күренергә тырышып, куе кашларын җыерыр һәм:
— Ә. Дамир! — диеп гаҗәпләнгәндәй итәр. — Урманда шаярма, кара аны!
Үзе тавышсыз-тынсыз гына юлына китәр, ә агачлар арасына кереп югалгач:
— Түгәрәк күлдә Петька-Тарзан кичә бер чиләк табан балык тотты, — дип кычкырыр.
Яки:
— Дамир, быел Җенле күлдә колмак бик уңган, — дияр.
Картның өе күрше кварталда иде. Бәйрәмнәрдә ул үзенең кара козырегында алтын имән яфраклары чагылган яшел фуражкасын киеп купшыланып йөрергә ярата. Бәләй карт ел әйләнә урманда булса да, поселок малайларының исемнәрен яхшы белә; аның бу гадәтенә күпләр гаҗәпләнә, ә Дамирның исе дә китми, чөнки малай картның урмандагы һәр агачны, һәр куакны белүенә нык ышана иде...
Бала чакның хуш исләрен, җылы яңгырларын, чатнама суык кышларын ул инде онытып та өлгергән кебек, гүя аның тормышында шушы аммиак исе аңкып торган бакыр эшкәртү комбинатыннан һәм гомумән шәһәрнең һавасын бозучы шуның ише комбинатлардан бүтән берни дә булмаган диярсең. Монда бит аның яуган кары да икө-өч сәгать үтүгә карала башлый, чөнки шәһәр читендә җил юнәлешен искә алмыйча төзелгән цемент заводы эшләп ята.
...Көзнең явымсыз, җилле бер көне. Әскәров сырмасын җилбәгәй җибәреп кепкасын кигән дә, бәрәңге тутырылган капчыклар янында басып тора. Берничә җир арырак янган учактан борынга төтен исе килеп керә — бәрәңге сабагы ягалар. Капчыклар күрше-күләннән җыйган иске оеклар белән бәйләнгән. Дамир нигәдер шул оеклардан ояла, читкәрәк китеп баса. Каян гына табып бетергәндер әнисе?!
Бакчада алар әнисе белән генә. Сталинградтан яраланып кайткан үги әтисе язын бәрәңге утыртырга гына килә ала. Утырту — үзе бер бәйрәм! Ә алуын алар икәүләп алалар...
Промкомбинат полуторкасын көткән арада малай кипкән сабакларны бер күчкә җыеп, астына коры үлән кыстыра да, учак ягып җибәрә. Алар бакчасыннан да күренер-күренмәс тасма булып елга ягына төтен агыла башлый.
Ниһаять, алар үзләренә таба килүче ябык гәүдәле, үпкәсе белән изаланган Мирзагалине күреп алалар. Тегенең йөрешеннән «төшергәнлеге» сизелә.
— Мәрзия апа, — дип кычкыра ул килеп җитмәс борын, — керсәм, чыгып булмас дип куркам, минем арба бит, хуҗасы шикелле, көчкә эләгеп йөри, — ди күп балалы шофер шаяртып. — Әйдә, үзем дә булышырмын, — дип, зур капчыкка килеп ябыша.
— Куй, азапланма, тамагыңнан кан китсә, алла сакласын, — ди Дамирның әнкәсе.
Мәзәкче Мирзагалинең йөзенә күләгә йөгерә.
Шунда Дамир капчыклар янына килеп:
— Мирзагали абый, мин үзем... әни белән сез күтәрергә генә булышыгыз, мин үзем... — ди ашыга-ашыга.
Шофер белән авыр капчыкны арттан тотмакчы булсалар да — кая ул!.. Дамир кузовы ачык машинага табан элдерә генә. Бу кадәр көч каян килгән малайга!.. Төшендә ул капчык авырлыгын сизми дә, шатлыгы эченә сыймый.
Оренбург далаларына кыш иртә килсә дә, соңарып китә. Мондый кышларда малга ашатырга да, астына җәяргә дә, ай-һай, күпме пе- ♦ чән, кирәк. *
Ул заманда йорт саен сыер, ә казакълар белән татарларда кәҗә- i се-сарыгы, кайберәүләрнең хәтта дөяләре дә була торган иде. -
Елганың уйсу болыннарын чапмыйлар, анда колхозның сарыкла- = ры белән хуҗалык көтүе йөри. Печәнне тирә-юньдәге казакъ, рус Ь авылларына барып хәзерлиләр. Исәп монда гади: тугыз машина кол-± хозга булса, унынчысы — үзеңә. Авылдан киткәннәр дә җәйге ялла- < рын шушы вакытка туры китереп алалар, ә бала-чаганың каникулы. = Улы-кызы шәһәрдә урнашканнар балаларын печән өстенә көтәләр, § картларга печән әзерләшмәү иң хурлыклы гадәт санала.
Атна-ун көн эчендә әйләнә-тирәдән бөтен яшьләр Далага кайтып ♦ бетә, ә кайвакыт Ташкенттан онытылып беткән Әсхәт, яки Караган- и да шахталарыннан Николай кайтып төшә...
Кайберәүләр елның-елында әртилгә берләшәләр, ләкин күп вакыт - компания яңабаштан оеша. Малай-шалайга иплерәк әртилгә эләгү өчен поселокны йөреп чыгарга туры килә, чөнки бу алай ук ансат эш түгел. Олылар янына эләгә калсаң, көт тә тор: өеңә печәнне берәр '■ атна элек кайтарып аударасың. Аның каравы, яшьтәшләр белән 2 эшләү күңеллерәк. Олылар, әлбәттә, колхоздан тегесен-монысын со- г рый беләләр, ләкин малайларның да печәнсез кайтканнары юк бит. - Нервылары какшаган председательләр һәрбер малайның сугыш сө- = реме кагылган гаиләне тартып барганын яхшы беләләр, үзләре дә ® фронтка шушы малайларның әтиләре белән китеп, кайсы кулсыз, =- кайсы аяксыз кайтты лабаса. Иң күңелле әртил шәһәрнекеләрдә — монысы бәхәссез. Аларның эш тә уен-көлке белән бара, авыллар кебек «кемгә күпме?» дип бәхәскә кермиләр. Арылган булса да, ял көннәрне җыелышып клубка киләләр. Бригадаларында һәр вакыт баян яки аккордеон була. Ә Герасим картның Оренбургтагы Сергее гитара уйнап җибәрсә — үзе бер бәйрәм! Шәһәрнекеләр белән эшләү гомер онытылмаслык истәлек булса да, уңайсыз ягы бар. Безнекеләр якын-тирәдәге колхозларда эшли, шуңа печәнен дә күбрәк алалар. Ә печәнсез нишләмәк кирәк?
Беренче елны Дамир кая тукталырга белми озак йөрде. Шунда әртилдән әртилгә йөргән малайдан күршеләрнең күрә карау күзле Фатихы:
— Әллә Сергейның гитарасын көтәсеңме? — дип, беркатлы итеп сорап куйды. — Без Полтавкага барабыз, теләсәң, әйдә син дә... — Дамирны бәләкәй булганга әртилгә алырга бик ашкынып тормаган- нарын абайламый иде булса кирәк. — Анда чулак Шубин председатель. Әнигә үзе: «Килсеннәр, печәнсез итмәбез!»—дигән. — Гитарага исең китмәсен, безнең үз җаебыз бар, — дип ярым пышылдауга күчте: —Селиван абый, малайларны колхозның пионер лагеренда ашатам, дигән... Туйганчы бүсәсең, аннан компот...
Онытыла барган тагын бер күренеш: тузанлы басу юлы... Тынлык... Төнге далада ике зәгыйфь ут уйный. Бу — эскерт кадәр итеп печән төялгән, өстән бастырыкланган, як-ягыннан аркан белән тарттырып бәйләнгән машина уты. Алда утыз чакрым юл, җәйнең кыска төне шунда үтәчәк. Әртил йөк өстендә бара, йолдызлар да якынайган кебек тоела. Берәү дә йокламый. Кая инде мондый чакта йоклау! Кайтып җиткәнче печәннең кемгә буласы билгесез. Фатих шобаганы авылга җиткәч кенә салдыра...
Кайвакыт Әскәров төн уртасында уянып китә дә, яктырганчы тынычлана алмый ята. Өйдәгеләрне уятмаска тырышып, шыпырт кына кысан кухняга чыга, халатына төренеп, караңгыда озаклап тәмәке тартып утыра. Ялгызы үткәргән бу сәгатьләрдә төшенә кергәннәрне уйлый, үткәннәргә әйләнеп кайта, гомумән, үткән тормышын күздән кичерә. Ләкин вакыты-вакыты белән үсмер чакның матур хатирәләре арасына хәзерге көне килеп кереп, хыялы бозыла. Әле генә күңеленә ямь биргән күренешләр югала, кәефе кырыла.
Бер иртәне ваннаның тимгел-тимгелле көзгесе каршында пөхтәләп кырынган җиреннән үзе үк әйтеп куйды:
— Ни булды соң әле миңа? Әллә ностальгия инде, чорт? Алай дисәң, миңа утыз биш кенә бит әле...
Ала-кола көзгедә тыелгысыз көч ташып торган яшь ир-ат йөзе. Чал чәчнең бөртеге дә юк, коела башлап юкармаган да, ә җыерчыклар — анысы инде хатын-кыз кайгысы. Киң маңгай астына кереп утырган җитди күзләре аның нык, сабыр холыклы кеше икәнен күрсәтә.
Ләкин көзгә кергәннән бирле Әскәровның тынычлыгы качты. Иртән торып шыгрым тулы автобуста эшкә бараганда, үзе дә сизмәстән, һаман шул туган ягы, Дала турында уйлана торган булып китте.
«...Ул тормышны мин үзем ташлап киттем түгелме соң? Дуслардан, күрше-күләннән, туган-тумачадан, ата-баба нигезеннән... ачык кырда сызгырган җилдән, айлы кичтә уйнаган балыктан һәм әллә ниләрдән үзем качып киттем түгелме?..»
Кысан автобуста этелә-кысыла барганда ул менә шуларны уйлый иде. Ярый әле, кемнеңдер билетка дигән тиенен кассага бирәсе яки чыгучылар белән урын алмашасы була һәм шуның аркасында беразга булса да онытылып торасың...
Дамир шәһәрнең төзелеш идарәләре янына урнашкан бакыр эшкәртү комбинатында төшеп, үзе эшләгән юллар төзү идарәсенә килеп керә.
Сугыш елларыннан калган озын, бер катлы бу барак тышкы яктан күзне бик иркәләп тормый иде... Ләкин бусагасыннан атлап керүгә бу бинада яхшы хуҗа барлыгын һәм инженер фантазиясе хөкем сөрүен сизәсең. Баракның эче бөтенләй үзгә: уртак стеналар сүтелгән, бүлмәләр кушылган яки бүленгән, түшәм яңабаштан такта белән тышланган, идәндә келәм сурәте төшкән линолеум ялтырый. Түшәмнән һәм ян-як стеналардан чиратлашып көнозын яктылык сирпелә. Шунсыз тәрәзәсе булмаган коридорда дөм караңгылык хөкем сөрер иде.
Һәр бүлекнең бәләкәй генә булса да якты кабинеты бар. Бүлмә саен өйдәге кебек табигый газга көйләнгән голландка мич. Коридор түрендә дүрт конфоркалы ике плитә тора. Ишегалдына карый торган тәрәзәләрне ачып җибәрсәң, бүлмәләргә түтәлләрдән чәчәк исе саркып керә. Ишегалдын әле Дамир килгәнче үк гөлбакча иткәннәр. Төзелеш идарәсенең һәр өмәсе шунда үтә иде.
Әскәров эшкә бар кешедән элек килә иде. Коридорның буеннан- буена ут кабызып чыга. Баш инженерның кабул итү бүлмәсендә торган трюмо каршына туктап, үзенә бер күз сала. Аннан планнар бүлегенең ике катлы ишеген ачып, үзенең урынбасары, ягъни бүлекнең өлкән инженеры Кира Михайловна бүлмәсе аркылы зур өстәлле, өч телефонлы иркен кабинетына уза. Монда килгәч, Әскәров кабинетын үзгәртеп маташмады, бары тик кабинеттан кабул итү бүлмәсенә трюмо күчте дә, аны аерып торган ак пәрдәле пыяла ишек юкка чыкты.
Бәлки әлеге йокысыз төннәре, еш керә башлаган төшләренә аның эше гаепледер? Алай дисәң, Дамир Әхәтовичның эше үз җае белән
бара тора, югарыда да мөнәсәбәт начар түгел, хәтта аны трест үзенә ала икән дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәләде. Бәлки ул артык күп эшләп талчыга, арый торгандыр? Әллә инде эш шартлары начармы?
Куйсана... Элегрәк тапшырасы объектларда көнен-төнен ятып, ф ару түгел, аяктан егылырлык хәлгә җиткән чаклары бар иде, ә хәзер... эш шартлары, имеш. 2
Төзелеш идарәсенә Әскәров халык хуҗалыгы институтын тәмам- « лагач күчте, ә шәһәргә комсомол путевкасы белән эләкте. =
Өч елга дип стройбатка алынган Дамирга тагын ярты ел хезмәт 1 итәргә туры килде. Ул чакны алар тиз тапшырасы объектта эшлиләр = иде. Ә ул — бригадир. Эшне бетергәч, бөтен бригадалары белән дияр- 5 лек Амурдан Ташкент тирәсенә килеп төштеләр. Кайда гына эшләр- _ гә туры килмәде: промышленность объектлары да төзеделәр, торак - йортлар да салдылар, Металлурглар сараена да өлешләре тиде. Шәп J эшләделәр егетләр, шуңа күрә дә беренче айларны ук төзелештә ф аларны гвардиячеләр дип йөртә башладылар. Трестта беренче булып коммунистик хезмәт бригадасы исемен алдылар. Ә ул заманда, бу о хәрәкәт колачын җәя генә башлаган алтмышынчы елларда, мәсь- - әләгә бик таләпчән киленә һәм ул исемне алу җиңел түгел иде. Удар 2 хезмәттән тыш коллектив үзенең белемен дә күтәрергә тиеш дип са- с нала иде. *
Язның бер көнендә бригаданы трест парткомына чакырып алды- а. лар. Парторг, отставкага чыккан майор, гвардиячеләрне елмаеп = каршы алды. Ул чакны егетләрнең күбесе армиядән кайткан гимна- ' стерка белән итекләрен дә туздырырга өлгермәгәннәр иде әле. Алар 2 ишектән керүгә парторг: й
— Бу ниткән эш, егетләр, хезмәт күрсәткечләрегез ике бригадага < җитәрлек, ә коммунистик дигән исем биреп булмый, — дип шаккат- тырды.
— Белем мәсьәләсендә калышасыз, — диде парторг, ниһаять, серне ачып. — Берегез дә укымый икән ләбаса. Үсәргә теләмисез...
Кыскасы, отставкадагы бу цайор бөтенесенә урын тапты — өчесен кичке мәктәпкә, җиде кешене техникумга, ә бригадирны (аңа мәсьәләне катырак куйды) институтка керергә мәҗбүр итте. Армиядә үк андый планы бар иде дип, егетләр «сатты» Дамирны. Парторгның да гаебенә керерлек түгел: һәр вакыт кызыксынып, тикшереп торды, укучы егетләрне яшь белгечләр өчен махсус төзелгән тулай торакка күчерде, шеф итеп инженерлар билгеләде һәм квартира биргәндә дә онытмады...
Буяучы-агартучылар бригадасында эшләгән Машенька белән Дамир нәкъ менә институтка керергә йөргәндә очраша башлады. Эш һәм имтиханнарга хәзерләнү егеттән бик күп вакыт таләп итте. Мин дәреслекләр белән утырганда, Маша ычкынмагае дип, шүрләп тә куйгалый иде Дамир. Шәһәр зур, кая карама тулай торак, ә егетләре, бигрәк тә монтажчылар, менә дигән. Әгәр берәрсе шушында төплә- нәм, гаилә корам дип ычкындырса, бер атна дигәндә, җир бетереп, квартира табып бирәчәкләр. Верхолазлар монда — алтын бәрабәре...
Ләкин аның шик-шөбһәләре юкка гына булып чыкты: бер көнне Машенька, аның дәреслекләр белән утырганын күреп, шатлык катыш тартыну белән колагына пышылдады:
— Дамир, әгәр институтка керсәң, сиңа кияүгә чыгам...
Дамир, әлбәттә, керде һәм тиздән алар өйләнешеп тә куйдылар. Беренче балалары Зарик туар алдыннан ике бүлмәле квартира алдылар.
Бу шәһәрдә һәрбер төзелеш диярлек тиз тапшырылырга тиешле дип саналганга, бригадир булып эшләү җиңел түгел иде, ә Дамир
инде алты ел гвардиячеләр белән җитәкчелек итә, шуның өстәвенә укый. Ярый әле, факультеты якын, урам аркылы гына.
Дөресен генә әйткәндә, бәлки әле ул Машенькасыннан башка институтны тәмамлый да алмаган булыр иде. Өченче курста аңа күкерт кислотасы цехын тапшырырга туры килде. Эш муеннан, күп вакыт икенче сменага калына. Дамир атналар буе институтка аяк та басмады. Нәкъ менә шул чакны өч ел рәттән ял күрмәгән, тәмам йөдәгән Әскәровның күңелендә институтны ташлыйм микән әллә дигән уй туды. Укуда да, эштә дә, миннән үткәнче, иясенә җиткәнче, дип көн үткәрүчеләрдән түгел иде Әскәров. Мәсәлән, кайбер зачетларны ул: «Вакыт юк, көне-төне күкерт кислотасы цехында...», — дип, бераз җиңелрәк тә тапшыра алган булыр иде. һәм аны, әлбәттә, аңламый калмаслар иде, чөнки институтта шул ук трест һәм завод идарәсе инженерлары укыта, алар белән көн саен диярлек төзелеш мәйданнарында, планеркаларда очрашып торырга туры килә. Кай- берәүләрнең нәкъ шушы метод белән укып барганнарын Дамир сизә иде, әлбәттә, ләкин...
Дамир, өйгә кайтып, Машага укуын ташлау турында әйткәч, нинди сафура бураны купканын сөйләп тә торасы юк.
Иртән эшкә килгәч, Дамир хатынының сүзләрен тагын бер күңеленнән кичерде һәм аның, чыннан да, хаклы икәненә ышанды. Әллә Машага җиңелме? Хатынына шундый биектә эшләргә туры килә, аска карарга да куркыныч. Җәен эссе, утыздан түбән булганы юк, кышын суык, өстәвенә ел әйләнә үтәли җил теңкәгә тия...
Ә уллары Зарик? Маша таң тишегеннән аны яслегә илтә, кичен вакытында килеп ала. Ә эшләгән объектлары бүген шәһәрнең бу читендә, иртәгә — тегендә. Дамирны иртән кайнар ашсыз җибәргәне, кичен яңасын пешермичә каршылаганы юк. Ничек кенә арымасын, ире институттан кайтмыйча, урынга ятмый. Дүшәмбе саен егетләр Дамирның чиста спецовкасын күреп башларын гына чайкыйлар. Беренче курсны тәмамлау шатлыгыннан Маша аңа премия акчасыннан язу өстәле белән китап шкафы бүләк итте. Кыскасы, мәсьәлә болай булып бетте: башлыклар киреләнсәләр дә, эш парторгка барып җитте. Маша ирен ике ел өчен ял алырга мәҗбүр итте, шуның аркасында Дамир язгы сессиядә бөтен «койрыкларыннан» да арынды.
Дүртенче курста баш инженер аңа әйткәләгән иде:
— Син, Әскәров, үзеңне аппаратка алмаганга рәнҗемә инде, брат, юньле мастерлар, бригадирлар җитенкерәми, эш менә нәрсәдә... — һәм шунда шаярыпмы, чынлапмы зарлана да куйды: —Трест парторгына очраган саен әйтә киләм, син безнең тамырга балта белән чаптың, дим... Укыткан иң шәп егетләребез, институт бетереп, я аппаратка күчәләр, я бөтенләй икенче оешмага урнашалар.
Шулай итеп, нәкъ утыз яшь тулганда Дамир Әхәтович дипломлы булды. Үзе эшләгән идарәдә каласы килмәде; элек бергә эшләгән егетләр белән мөнәсәбәтләрне башкача кору аның өчен сәер иде. Баш инженер аны юллар идарәсендәге танышына тәкъдим итте. Һәм ул ялтырап торган голландка мичле кабинетта Кира Михайловна кул астында эшкә кереште.
Баш инженер Әскәровны идарә башлыгына алып кереп, аның турында сөйләп торганда, тегесе, тыңлап та бетермичә, каршында тартыныбрак басып торган Дамир Әхәтовичка елмаеп:
— Шәп егет, чыннан да, гвардеецка охшаган. Алам! — диде һәм нигә икәнен аңлатып та бирде: — Хәтерең калмасын, гвардеец бул- масаң да алган булыр идем, чөнки идарәдә ирләрдән без икәү генә — ул да мин, — башлык баш инженерына ымлады. — Син — өченче. Инженерлык хәзер, үзең беләсең, хатын-кыз кулына күчте. Бөтен
бүлекләр хатын-кыз белән тулган, хәтта вахтерыбыз да хатын-кыз... Яшь вакытта безнең агай-энегә тырышлык, чыдамлык җитми, күрәсең, шуның аркасында институтка керердәй бердәнбер баллны кулдан ычкындырабыз. Бер танышым: шул Анна Каренина аркасында институтка керә алмадым, дип зарланды. Әдәбияттан өчле алган да, керә алмый калган. Ә Каренина турында яхшырак белүче кызга — ♦ ишекләр ачык, понимаешь... — Ул бераз уйланып торды, аннан: — § Четерекле ул хатын-кыз белән эшләве, четерекле, Дамир Әхәтович. t Сезгә монда берүзегезгә калырга туры киләчәк... Безнең көн тегендә- - монда чабып уза, мин — планеркаларда, киңәшмәләрдә, ә ул — объ- < ектларда...
Башта яңа инженерга карата хатын-кызларда зур кызыксыну § уянды: беренче көннәрне алар Кира Михайловна белән сөйләшү, " ачыклау, хәл итү сылтавын табып, бер-бер артлы планнар бүлегенә 5 кереп чыккаладылар, ләкин инженерның баш та күтәрмичә ихлас S күңел белән кәгазьләр актарып утыруын күреп, тиз суындылар.
Кира Михайловна хатын-кызга хас сизгерлек белән бүлеккә төп- ♦ ле кеше килгәнен абайлап алды булса кирәк, чөнки әкренләп Дамир Әхәтовичка эшнең серләрен чишә, белгәннәрен яшермичә сөйли бар- г ды. Көн үткән саен аны эшкә ныграк тартты, ярдәмчесенә яңадан- о яңа вазифалар өстәде. Я балалары, я үзе авыру сәбәпле Кира Михайловна бюллетеньдә йөргән арада, тапшырасы отчетлар тапшырылган. кирәкле хатлар язылып озатылган — кыскасы, бүлектә менә дигән * тәртип сакланган була; моны күреп бүлек мөдире эчтән генә куана 3 торган иде. г
Әскәров та әкренләп ияләшә барды. Көннәрдән бер көнне өстәлен- R дә башкаларныкы кебек чәйнек һәм ике касә пәйда булды. Эссе көн- = не ачык тәрәзә каршына утырып ашыкмыйча гына бер-ике чәйнекне < бушату рәхәт иде аңа. °-
Ярты ел дәверендә аны өч тапкыр туган көнгә дәштеләр. Андый көнне төшкә кадәр кухняның сигез конфоркасы да бертуктаусыз янып тора, ә коридордагы аяк тавышлары акча алган көндә генә була торган ыгы-зыгыны хәтерләтә. Билгеләнгән сәгатькә башлыклар килеп төшә һәм ирләрнең барысы да техника бүлегенә чакырып алы на. Монда бүлмә иркен, урын җитәрлек. «Т» хәрефе сыман итеп те-зелгән өстәлләрдә дефицит ватман ялтырый, мәҗлес хуҗасы каршына: «Туган көнең белән котлыйбыз, Генриетта!» дип языла. (Әскәровның хәтерендә нигәдер шул Генриетта гына калган иде). Төсле фломастер белән бормалап язылган тексттан бүлекнең иң яхшы сызымчысы Лида кулын таныйсың.
Күптәнге гадәт буенча төп азыкны хуҗа үзе хәзерли. Әгәр соңыннан ай буе аны рецептлар сорап интектерсәләр, мәҗлес матур үткән гә санала.
Мондый көннәрдә хатын-кызларда бик нык үзгәреш сизелә: аларга каяндыр сокландыргыч нәфислек иңә, үзара итәгатьле генә чүкердәшә башлыйлар. Ә мәҗлес хуҗасына нинди генә тостлар әй телми дә, ел фасылы нинди булуга карамастан, ни төсле генә чәчәкләр бүләк ителми! Ләкин Дамир Әхәтович бер нәрсәгә тәки күнегә ал мады: башта аракысы-шәрабы, аннан бүлекләрдә чәй эчеп әрәмгә үткән бу көнне ничек берәү дә кызганмый икән?
Көннәр, айлар шулай уза торды. Менә Кира Михайловна белән беренче тапкыр еллык отчетны да тапшырдылар, инде икенче ярты еллык якынлашып килә. Дамир Әхәтович инде калын тавышлы, эре гәүдәле, мыеклы диспетчер Генриеттаны хезмәт хакы бүлегендәге чибәр Валя Розенталь белән һич бутамый. Ул хәзер бер караганда бик дус та, бердәм дә күренгән хатын-кызлар коллективының чынында исә андый ук түгеллеген яхшы белә иде. Мәсәлән, бер лагерь-
да бухгалтерия, кадрлар һәм тәэминат бүлекләре, икенче лагерьда планнар, техника һәм производство бүлекләре тупланып, алар арасында еш кына бәрелешләр булгалап тора. Мөнәсәбәтләр, әлбәттә, бер килеш кенә тормый, монда җил-давыл да, тыныч, чалт аяз көннәр дә күренгәли. һава торышын галимнәр карлыгачларга, кырмыскага карап, ә җир тетрәүне ташбака һәм еланнарны күзәтеп алдан белеп була диләр. Ләкин берәү дә иртәгә идарәдә нинди ситуация буласын алдан әйтергә батырчылык итмәс иде. Биредә, зур дипломатиядәге кебек үк, ташка басылмаган кагыйдәләр хөкем сөрә; мәсәлән, бәйрә.м-фәлән вакытында берәү дә тынычлыкны бозмый, туган көннәрдә, юбилейларда да бөтен эш күмәкләшеп башкарыла — бер-туганнар диярсең. Шулай да иң кызыгы — конфликт шторм дәрәҗәсенә күтәрелгәч була иде.
Генриетта рация ватык дигән сылтау белән теләсә кайсы вакыт базарга чыгып китә ала һәм аннан сумкасына дыңгычлап тутырып дуңгыз аяклары алып кайта. Әй, тәмле дә була торган йде соң койкасы! Эше юклыктан ул аларны плитәдә өтәли башлый. Ишекләр ябык булса да, ун минуттан көйгән йон исе'бөтен бүлекләргә кереп тула.
Кинәт ишекләр ачылып, җәнҗал башлана. Ләкин Генриетта би- решүчеләрдән түгел, аның үз сүзе сүз. Эшеннән аерылмый гына, исе дә китмичә:
— Харап булгансыз икән, югары белемле аксөякләр... тәрәзәне киңрәк ачыгыз, җилли ул, — дип кенә җибәрә. >
Мондый көннәрне каршы лагерь Кира Михайловна кабинетына кереп тула да, кофе тирәсенә җыелып, телевизорда күргән спектакль турында гәпләшә, үч итеп эш вакытында базарга йөрүне беразга туктатып тора.
Күп тә үтми, ике якның да делегациясе башлык янына килеп керә. Озын гомер кичереп, гаилә тормышында да зур тәҗрибәсе булган идарә башлыгы низагның үзеннән-үзе бетәчәген белсә дә, ике лагерьның аһ-зарын игътибар белән тыңлый һәм, аз гына түзегез, чаралар күрелер дип, делегацияне кабинетыннан озата иде.
Ә кайчак көтмәгәндә идарәгә «кырык тартмачылар», ягъни сумкаларына дефицит товар тутырган хатын-кызлар килеп керә; аяк киеме, эчке кием-салым, парфюмерия, трикотаж, ә соңгы вакытта промтовар әйберләреннән: түбе калмый торган кофе, паштет һәм треска бавыры консервлары, сәйлүн чәе кебек нәрсәләр дә алып килә башладылар.
Кием-салымны иң элек идарәнең ыспай кызы Валя Розентальгә китерәләр, ә азык-төлекне Генриеттага, әлбәттә.
Шул минуттан идарәдә үзарй тынычлык урнаша. Киеп, үлчәп караулар, киңәшүләр, алмашулар, бурычка акча сорап торулар китә...
Ике ел үтүгә, көтмәгәндә, Дамир Әхәтович югарырак эшкә күчте. Беренче Май алдыннан Кира Михайловна аны үзенә, алсу пәрдәле кабинетына чакырып алды да, трюмо каршына утыртып, болай диде:
— Дамир Әхәтович, мин сезнең белән урыннарны алмаштырырга булдым, башлыклар да каршы килмәс дип уйлыйм. Сез моңа ничек карыйсыз?
Әскәров ничектер югалып калды.
— Үземдә андый теләк барлыгын сиздергәнем юктыр ич...
— Гаеп сездә түгел, Дамир, соңгы вакытта сәбәпләре чыгып тора әле... Сезне билгесезлектә калдырмас өчен барысын да сөйлим инде, алайса... Көзен олы кызым мәктәпкә йөри башлый, аны илтеп куясы, барып аласы булачак, ә безнең шәһәрдә, үзегез беләсез, әбиләр башка җирдәге кебек үк дефицит... Хатын-кызга эшкә караганда балалар әһәмиятлерәк, кадерле Әскәров. Аннары тагын бер сәбәп бар. — Ки- ♦ ра Михайловна бер генә секундка оялган кебек тоелды. — Безнең = планда бала бар иде, бәлки монысы малай булыр... Ә балалы хатын- g. нан ике-өч ел юньле эш көтмә инде. Бүлек өчен борчылмыйм, көчегез - җитәренә ышанам. Ну, ничек соң? ;
— Сез, Дамир Әхәтович, шефның да, минем дә бүлекләрне яклавыбызга бәлки гаҗәпләнә дә торгансыздыр? Без дә, соңгы ике елда с инде сез дә аларның ничек эшләүләрен яхшы беләсез. План һәр вакыт ’ үтәлеп бара. Байрак та квартал саен гына түгел, елның-елында без- й дә. Ярый, эштә система булмасын ди. перспективаны да алдагы = кварталдан артык күрмәсеннәр ди, әмма кирәк булганы срогына ' төгәл башкарыла... Аннан соң кая гына карама (трестта да, главка- j да да) хатын-кыз утыра. Шактый авырга туры килә, туган... Канва- й турында гәпләшеп, ирләреннән зарланышып, пасталар алмашып утыралар һәм эш тә җайланып өлгерә. Хатын-кыз ул, кадерле Әскәров, зур көчкә ия!
Башлык белән бәхәскә кермәсә дә, Әскәров бу турыда күп уйлана иде.
«Ниһаять, исебезгә төшкән икән... Мәктәпләрдә хатын-кыз күбәюе, шуның нәтиҗәсе турында сүз куертабыз. Болай барса, төзелешнең дә хатын-кыз кулына күчүе ихтимал. Ә техника прогрессы, монда хатын-кыз эшли, җайлабрак кыланыйм әле дип тормый, үзенекен итә. Бәлки менә нәкъ шундый «объектив» сәбәпләр аркасында төзе лә башлаган объектларга техник документация кичегеп килә дә тор-гандыр? Ә проекттагы хаталар? Шуларны төзәтә-төзәтә йөз меңнәрчә сум акча җилгә оча. Болары да шуның нәтиҗәсе түгел микән? Хәзер проект институтының туксан процентын хатын-кыз тәшкил итә. Дөресен генә әйткәндә, техника прогрессының руленә хатын-кыз ябышкан булуы Әскәровны бер дә куандырмый иде. Юллар идарә сендә эшләвенең өченче елында Дамир Әхәтович менә шундый фи
Бүлек башлыгы буларак Дамир Әхәтович еш кына прораблар, = мастерлар белән атнага ике тапкыр үткәрелә торган планеркага кал- ч галый иде. Бу аның өчен мәҗбүри түгел иде, әлбәттә, ләкин соңгы
вакытта аны түбәннән планлаштыру мәсьәләсе бик кызыксындыра, шул турыда үз фикерләре дә бар иде. Андый көннәрне Әскәров идарә башлыгы машинасында кайта. Бер көнне планерка вакытында техника һәм производство бүлекләре прораблар белән бәрелештеләр. Шул планеркадан кайтышлый янәшәсендә утырган Әскәровка баш инженер сөйләп китте:
кыт шундый китереп териләр, эшне өч көнгә дә кичектерергә бирми- < ләр. Шунда Кира Михайловнаны җибәрәсең дә, алар үзара бала-чага
кергә килде.
Кира Михайловнаны декретка озаткач, Әскәров берничә ай дәва мында матур прическалар остасы — табельщица Юлия белән объект ларга йөрде. Нияте — идарә күләмендәге иң реаль айлык һәм еллык хезмәт хакы фондын билгеләү иде. Бу идеяне баш инженер да күтәреп алды һәм боларның икесенә аерым хокуклар да бирде. Бүлекләрдә кинәт эш артты. Дамир аларга яңадан-яңа йөкләмәләр яудырып кына торды, һәм өченче кварталда эш, ниһаять, тәмамланды.
Документны тантаналы рәвештә трестка алып киттеләр, аңа күпме көч куелганын барысы да аңлый иде.
Трестта исә бу хезмәт макталды, яхшы дип табылды, ләкин җилкәсенә канатлар үскән Әскәров ишектән чыгып машинасына утырырга да өлгермәде, трест плановигы мондый нәтиҗә ясады:
— Көчле мужик, ләкин ничек диләр әле, бер бөртек бодайдан күмәч пешереп булмый, диләрме? Так что мондый эшкә безнең егерме идарә дә барыбер алынмаячак... Төзелешнең киләсе елгы реаль күләмен билгеләү шактый авыр. Хезмәткә, чыннан да, ифрат зур көч куелган һәм мин аңа ара-тирә күз салгалармын... Шуннан артыгын, кызганычка каршы, вәгъдә итә алмыйм...
Суык кыш килде. Юлларны кар басты. Идарәнең кабинетларында көнозын голландка мичләре дөрли, эссе иде. Бозлана башлаган тәрәзә каршында бакчаның матурлыгына, карның чисталыгына сокланып торган Әскәров күршедәге цемент комбинатының көздән бирле реконструкциядә икәнлеген уйлап алды. Бала чактагы шикелле, аның салкын урамга йөгереп чыгасы, йомарлап кар атышасы, иреннәренә тидереп карның салкынлыгын, тәмен татып карыйсы килде, ләкин берничә минуттан инде бу теләге онытылды, юкка чыкты.
Кызу мич каршында тукташтыргалап, ул әкрен генә кабинетның буеннан-буена йөренә иде.
Кира Михайловна озак көтелгән малай тудырып, ниһаять, ялга китте, бер елсыз да эшкә чыкмас әле.
Дамир Әхәтович гомере буе эшнең сыйфаты да, күләме дә бары тик аның үзеннән генә торуына күнеккән иде. Ә менә хәзер, идарә күләмендәге планлаштыруның серләренә төшенгәч, үзенең генә монда берни дә хәл итә алмавын аңлады. Ул әле кайчан гына ун ел буе төзелештә эшләп, күпме нәрсәгә ирешүе, астан күтәрелүе белән горурлана иде бит. Баксаң, боларның бөтенләй кирәге юк икән ләбаса. Бердәнбер аерма шунда: «планны үтәү», «хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» дигән шома сүзләрне ул икенче төрлерәк күз алдына китерә, чөнки вакытында планны да үтәде, хезмәт җитештерүне дә күтәрде егет.
— Чиновник, коеп куйган чиновник мин хәзер, — диде ул үзенә беркөн, шаяргандай итеп.
Ләкин аның бу уе бик еш кабатлана торгач, инде алай ук көлке дә тоелмый башлады.
Атналык план үтәлеше сводкасын хәзерләү, югарыдан төшкән планны участокларга бүлү, төрле формалар буенча отчетлар төзү кебек эшләрне, берәр еллык курс бетерсә, табельщица Юлия дә рәхәтләнеп башкарган булыр иде. Ә моннан артыгы барыбер Әскәров- тан тормый. Еллык план беренче квартал азагында гына килеп төшә, һәм аның ел дәвамында берничә тапкыр үзгәрми калганы юк. Ел уртасында планлаштырылган объектларның техник документациясе юк икәне ачыклана, ә документациясе булган объектлар көтмәгәндә финанслаудан туктатыла. Әскәров эшләгән шушы дүрт ел дәвамын-да гына да төзелешне бәяләү критерийлары өч тапкыр үзгәрде, таләпләр дә капма-каршы куела килде. Үзенең ни булса да үзгәртә алмаячагын тоеп, зур машинаның винтигына әвереләчәген күреп, Дамир Әхәтовичның көннән-көн күңеле суынды, ул эштән бизә башлады.
Әгәр Әскәров бу уйларын элекке бригада егетләренең берәрсенә сөйләсә, тегесе, мөгаен, болай гына дияр иде:
— Куертма, Дамир Әхәтович, урының җылы, чиста, тир дә түк
мисең, премиясе дә аллага шөкер... Ни кирәк сиңа тагын? Урының, туган, көнләшеп туймаслык...
Тикмәгә генә көздән бирле төшләренә Дала керми иде шул аның. Дамирны тагын бер нәрсә борчый иде. Соңгы вакытларда ул үзенең бөтенләй шәһәр кешесе түгеллегенә ышанды. Утыз биш яшьтә бик тә сәер ачыш иде бу аның өчен. *
Армиядә сайлап тору юк, шәһәрнекеме, авылданмы — кая эләк- о сәң, шунда хезмәтен дә итәсең. Соңрак, бригада белән дигәч, ул £ аерылырга, комсомол путевкасыннан баш тартырга кыенсынды. Ул - чакны да Далага кайтып урнашу турында хыяллана иде бит, соңгы < елны туган җире төшләренә дә кергәләде. =
Аннан вакыт тәгәрмәче кызурак әйләнә башлады, йокысы да ? тәүлеккә биш сәгатьтән ары тими иде. Эш белән, уку белән башың < тулган, тирә-ягыңда ниләр барганын күрмисең дә.
Шулай йөгерүдән соң кинәт туктап, як-ягына каранса, ят җиргә Ф килеп чыкканын абайлады. Юк, бу еллар, әлбәттә, заяга үтмәде, ул * аларны кызганмый. Бөтен жанын-тәнен биреп эшләде. Укуын тәмам- * лады, бу да ни җитте эш түгел. Ә Маша? Аны да ул биредә тапты ® бит. • Q.
Гомерендә беренче буларак ул үзенең җирдән аерылганын, бишен- « че катта яшәгәнен тойды, аста күгәрешеп беткән гаражлар кысанлыгында кечкенә генә ишегалды күренә. Нәкъ менә шул минутта га кечкенә улы Зарикны кызганып куйды Дамир — нәрсә күреп үсә бу * ишегалдында бала? •
Шәһәр кешесе булуга карамастан, ул үзе театрал да, футболга * табынучы да булмады. Битарафлыктан түгел иде бу, әлбәттә, ничектер тормышы шулай корылды, һәм ул моны уйлап җанын талкымый = иде. Ә менә шәһәргә ул гашыйк та, сөймәс дәрәҗәдә дошман да тү- < гел. Моны аңлау авыр — алар бер-берсенә битараф иделәр. Хәтта кай- “• чандыр үзе төзегән йортлар да аңа шатлык китерми, үзләренчә мөс тәкыйль тормыш белән яши бирәләр. Әгәр бер көнне исенә төшеп, үзе тырышып төзегән стенаның яки утырткан рамның ни хәлдә икәнен күрәсе килсә, һәм шул ният белән берәр квартирага килеп керсә, бу сәер тоелмас идемени? Бәлки, диванага санап, аны бөтенләй кертмәсләр дә иде әле.
Ә менә Далада сиңа өй салган кеше гомергә онытылмый. Кыш уртасында, яз көне өеңдә мич чыгарган кеше килеп кереп, ничек тартуын сорашса, моңа берәү дә сәерсенмәс, киресенчә, миччене кадерле кунак итеп каршы алырлар, хөрмәтләп түргә утыртырлар.
Институтта укыганда бәйрәмнәрне, ял көннәрен Дамир я китаплары белән, я гаилә мәшәкатьләре белән уздыра иде; башка көннәр не соңарып, улы йоклагач кына кайта, шуңа малай тансык иде. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, ул бригада егетләреннән ераклаша баш лады. Кичләрен бергәләшеп телевизор карарга да, бәйрәмнәрдә бер өстәл янына җыелырга да вакыт тими. Ә яңа эшкә күчү аны дусла рыннан тагын да аера төште.
Кайбер аралашучан кешеләр бәлки утыз яшьтә дә яңа дуслар табадыр. Ләкин аның кичә телевизордан күрсәтелгән концерт турында сәгатьләр буе сүз көрәштереп утырасы килми иде. Бу — әйтер сүзе юклыктан да түгел (хәзер һәркемнең әйтер сүзе бар), ә фәкать үзенең һәм кешенең вакытын әрәм итәсе килмәүдән иде булса кирәк. Аннан соң компания белән салат оливье ашау өчен шәһәр бетереп яшел борчак эзләүне, ә инде табып кайткач, күкрәк киереп, җәмәгать интересларын кайгыртучы герой сыйфатында йөрүләрне аңламый да, теләми дә иде ул.
Идарәнең хатын-кызлары затлы күлмәкләрен буяудан, прическаларын бозудан куркып, бердәнбер ир заты буларак, аннан еш кына
югары шүрлектә яткан папкаларны алып бирүне сорыйлар иде. Күлмәгегез популяр җырчыныкыннан бер дә ким түгел икән, тик җырчы аны эстрадага чыкканда кия. дип әйтәсе бик килсә дә. Әскәров дәшми, түзә иде. Ләкин кайбер зирәгрәкләре аның күзеннән: «Эшкә эшчәрәк киенергә кирәк», —дигәнне аңлыйлар иде, ахрысы. Мондый шартларда яңа эштә каян килеп аның дуслары булсын да, ничек итеп беренче елны ук хатын-кызлар аны үзара «Сытык чырай» дип йөртмәсеннәр икән?
Шулай итеп, Әскәров гомеренең уртасына җиткәч кинәт үзенең кадерле почмагы — туган җире Дала бар икәнен исенә төшерде. Анда Дамирны аңларлар, көтеп торалардыр кебек тоела иде аңа.
Барыр кешесе, чакырыр кунагы юк, имеш. Поселокның үзендә генә дә уннан артык туганы, балаларын да исәпкә алсаң, санап бетергесез якыннары бар түгелме соң? Гомерең туйга йөреп кенә үтәчәк. Их, бөр кайтып, онытылган «Бишле бию»не сиптерәсе, я булма- са кыңгыраулы тальян гармун көенә шаян такмаклар әйтәсе иде! Ә яныңда, малай-шалайлар белән шаярып, кулына бер кантар чәкчәк тоткан Заригы йөрер иде.
Авылның урамы саен Зарикның абыйлары, апалары булыр иде, алар, әле мыек та чыгып өлгермәгән абыйлары, малайны йөзәргә дә, чаңгы шуарга да, явымлы көнне учак ягып, шыртлака беләһ итләч жумбадан менә дигән уха пешерергә дә өйрәтерләр иде, әлбәттә. Ул малайларга ияреп Илеккәме, күлгәме куна барыр иде, су кереп, зур әрекмән яфрагы белән чебен-чефки кугалап, шыр ялангач комда тәгәрәр иде.
Язга кергәндә инде Дамир Әхәтович үз күңеленең шәһәргә берегә алмавына, көннән-көн эшеннән бизүенә тәмам ышанган иде. Шуңа аның йөрәге бик тә борчулы иде.
Туган якларга кайтып күренү теләге анда көннән-көн үсә барды, һәм ул, хатынын җәйге ялны Далада үткәрергә күндереп, һаман шул киләчәк җәй, тирә-якның матурлыгы турында сөйләнде.
Дөрес, аның инде сигез еллап Далада булганы юк, соңгы тапкыр үги әтисенең хәле начарлангач телеграмма белән чакыртып алдылар. Ул чакны оятлы булуы әле дә булса онытылмый, искә төшеп йөрәген телгәли.
Ул көнне арзанлы яулык бәйләгән, пөхтә итеп киенгән, сабыр холыклы әнисе белән Дамир больницадан кайтып керделәр. Әлеге басынкы, тыйнак бу карчыкның кайчандыр бакчасын да үзе утыртып, ялланып саман кирпеч тә сугып, рус хатыннары белән көнлекләп хәллерәк кешеләрнең саман өйләрен дә агартып йөргән үткен Мәрзия апа булуына хәзер беркем дә ышанмас иде кебек. Үги әтисен җирләү хәстәреннән машина табасы бар иде. Дамир, кесәсеннән акча чыгарып, әнисенә сузды:
— Әни, мин машина табып кайтам, син кабер казырлык берәр
кеше тап инде. t
Акчага дип сузылган әнисе кулын, ут тоткандай, кинәт тартып алды да әкрен генә сәкегә ава башлады.
Дамир аңа ташланды, каушап сорады:
— Әни, ни булды?
Мәрзия апаның көтмәгәндә күзенә яшь килде, карчыкларча та- вышсыз-тынсыз гына елый башлады. Шунда Дамир ниндидер эчке сизенү белән бу күз яшьләренең мәрхүмне жәлләп түгел, ә аны, Дамирны. уйлап акканын абайлады.
— Туган нигездән китеп күпме еллар читтә йөрүең хәерлегә түгел икән, улым, — диде әнисе. — Син бит бөтенләй икенче кеше идең... Бездә ничек күмгәннәрен оныттың дамыни инде шулай...
Авылларында элек-электән кабер казучы юк иде. Бу минутта Да- мирның исенә нәкъ менә шул килеп төште. Берәрсенең үлеме турындагы хәбәр таралганның иртәсендә егетләр, малайлар, ир уртасы агайлар һәм аксакаллы картлар — барысы да зиратка агыла башлыйлар. Картлардан берәрсе кабер урынын күрсәтә, мәрхүмнең фәлән җиргә, фәлән кеше белән янәшә җирләгез, дип әйтеп калдырган сүзе булса, * васыятен үтәмичә калмыйлар. ге
һәркем үз ломы, көрәге белән килә. Халык күп була, кайчагын- 2 да бер-ике көрәк кенә алырга өлгерәсең. Каты суыкларда бигрәк тә ~ шулай. Мондый эш берәүгә дә авыр тоелмаска, адәмнең актык сые- < ныр урыны булган кабер җиңел һәм тиз казылырга тиеш. Ничек ке- = нә онытты соң Дамир моны? Күрше малае Бәхет белән ничә тапкыр зиратка барганы бар бит инде, югыйсә. Кыш көннәрендә: «Дамир* кая, аның ломы яхшие?» —дип сораштыралар иде картлар. Ә Да- 5 мирлариың ломнары, чыннан да, менә дигән, патша заманыннан 5 калган, җир казучы булып йөргән бабасының бердәнбер мирасы.
Ялга китәр көн якынлашкан саен Дамирның күңелендә бу хатирәләр күбрәк урын алды, ул Даладагы тормыш турында ешрак уйлана, кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайта, теге вакыттагы кебек аңгармастан берәрсен рәнҗетүдән курка иде.
Китәргә бер-ике генә көн калып барганда көтмәгәндә Машаның апасы Катерина Алексеевнадан телеграмма килеп төште. Ул Воркутада япа-ялгызы Зарик белән яшьтәш бер малай үстереп ята иде. Сезгә киләм, кояшта кызынасым килә, дип язган. Ул һәр вакыт шулай: еллар буе язмый-язмый да, көтмәгәндә килә дә төшә.
«Тиз күрешеп булмас, ул географик картаның бер читендә, мин — икенчесендә», — дип, Маша Зарик белән өйдә калырга булды.
Поезд кузгалып киткәч, Дамир: «Далага кайтасы ул кадәр озак та түгел инде»,— дип уйлап куйды. Ташкентка хәтле бер сәгатьлек юл, аннан бер тәүлек скорый белән, төшеп бер-ике сәгать машинада барсаң — кичкә өйдә буласың! Бер уйласаң, ерак ара түгел инде, ә менә еллар буе, вакыт юк дигән булып, кузгала алмый ятасың.
Далага ул үзе уйлаганча кичен килеп төште. Европа белән Азия кушылган бу җирдә Әскәровлар борын-борыннан яшәгәнлектән, өйләре дә поселокның нәкъ уртасында, автостанция тирәсендә иде. Үги әтисе, аксак булуына карамастан, поселокның яхшы балта осталарыннан санала иде, шуңа өйләре хуҗасын югалтса да, Украинская урамында әле дә күзгә бәрелеп тора. Соңгы елларны картлач балта эшен ташлады, үзе әйтмешли, сау аягы да тузып эштән чыккан иде. Ул өендә «Заготконтора» өчен тире кабул итеп ятты. Түбә кыегына кадакланган ике тәкә мөгезен күреп, Дамирның йөрәге кысылып куйды.
Борынгыча итеп ишегалды түренә үк кертеп салынган өйнең бикләнмәгән ян капкасын төртеп ачуга, Дамирның күзенә үги әтисе утыртып калдырган сиреньнәрнең зураеп үсеп китүләре чалынды. Ләкин ул бу турыда шундук онытты да. Пардан киенгән ике карчык җәйге веранда ышыгында чәй эчеп утыралар иде. Иске җиз са- мавар конфоркасында таныш кытай чәйнеге. Бермәлне Дамирга са- мавар чыжылдавына хәтле ишетелә сыман тоелды. Ул әйберләрен шыпырт кына җиргә куйды да, карчыкларга сиздермәскә тырышып, чемоданына утырды.
Карчыкларның берсе башын күтәрде һәм аны күреп алды:
— Дамирым, улым... —диде ул өздереп.
Тирән галошларына сөртенә-сөртенә, озын итәген җыярга тырышып Мәрзия апа улына ташланды.
РАВИЛ МИРХӘЙДӘРО В
— Дамирым, улым кайткан..
Дамир юл тузанын кагып, кием алыштырган арада анисе белән ахирәте самавар яңарттылар, табага салып тиз генә коймак пешерделәр, күкәй куырдылар.
Аннары өчәүләп верандада һәм ишегалдында ут кабыздылар, тузанны басар өчен комганнан су сиптеләр. Аннан йолдызлар күренгәнче өстәл янында утырдылар. Дамир инде улының үсеп зур малай булуын сөйләде, хатынының нигә кайта алмавын әйтте, ә карчыклар тиз күрешергә насыйп булмас инде дип, башларын чайкап кайгырышып утырдылар.
Алдагы төнне Дамир тамбурда үткәргән иде. Чөнки йокысы килмәде... Поезд өйгә якынлашкан саен ул үзен әнисе, үги әтисе, туган нигезе, дуслары, күршеләре каршында һәм гомумән Дала алдында ниндидер гаебе бар сыман тойды... Нидән гыйбарәт ул гаеп, нигә аның җаны тыныч түгел — ул моны әйтеп бирә алмас иде, ләкин бардыр аның гаебе, бардыр... тикмәгә болай борчылмый торгандыр. Уйлый торгач, ул үзен ничектер әсирлектән кайтып килүче солдат кебек итеп күз алдына китерде. Нинди батырлыклар күрсәтеп әсир төшсәң дә, барыбер һәр кешегә нигә әсир булуыңны сөйләргә туры киләчәк...
Шушы тәгәрмәчләр шакы-шокысында үткәргән төндә гаебенең ни- дә икәнен төгәл белмәсә дә, ул туганнары алдында ниндидер аклану сүзләре эзләде... Әнисе ничек кабул итәр? Кайтып күренмәгәненә ничә ел бит инде... Ә менә кайтып кергәч, бернинди үпкә сүзе ишетмәде. Улының исән-сау килеш үзе белән бер өстәл янында утыруына әнисе хәтсез шат, бәхетле иде. Моны күреп Дамирның күзләренә яшь килде, тамагына төер утырды.
Аннары карчыклар, берьюлы исләренә төшеп, юлдан кайткан кунакны ялыктырабыз дип, каблана-кабалана табын җыя, урын җәя башладылар. Ә Дамир бөтенләй арымаган иде, аның таңга чаклы сөйләшеп утырасы килде.
Каз йоны тутырылган зур мендәргә чиста тышлык киертеп маташкан Мәрзия апа
— УлЪ1м, кайсы якка җәйик, — дип сорады.
— Печәнлектә булса, шәп булыр иде, — диде Дамир.
Әнисе белән ахирәте бер-берсенә карашып алдылар.
— Әй, улым, ун ел инде печәнлеккә печән кайтканы юк, исе дә таралып бетте, — диде әнисе һәм шунда улының кәефе кырылганны сизеп өстәп куйды: —Борчылма, борчылма, базар көнне авыл казакъларына әйтермен, берәр йөк кертми калмаслар. Соңгы вакытта атаң авылларда эшләп йөрде, хәзер, аллага шөкер, анда да матур яшиләр, шундый өйләр салдырдылар, бер дә поселоктагыннан ким түгел.
Мондагы чама белән ул шактый соң уянды. Әллә, чыннан да, арылган иде, әллә туган туфрак галәмәте булды — ул торганда ишегалдында морҗасыз самавар аны гөрләп көтә иде инде.
Карчыклар чүгәләгәннәр дә тирән табакта яткан зур кара тавыкны йолкыйлар. Саргылт тиресенә караганда, тавык симез булырга охшый.
Дамирны күреп, табакны читкәрәк этәреп такта кисәге белән капладылар, — төшкә хәтле өлгерербез әле, янәсе...
Таныш юынгыч янда гына булса да, карчыкларның кулга салып юындырасылары килде. Кай арада комган белән эмаль йөгертелгән таз алып чыктылар. Дамир рәхәтләнеп, ашыкмыйча юынды. Сандыкта ятудан саргая да башлаган сөлге белән сөртенгәндә Дамир
станция ягында күккә күтәрелгән кап-кара төтенне күреп алды. «Монда да шул икән...» —дигән уй төтен күләгәсе сыман йөзендә чагылып узды.
Улының төтенгә карап торуын күреп Мәрзия апа:
— Аллага шөкер, биш ел инде үзебезнең әсфәлт заводыбыз бар, — диде. — Юллар хәзер көзге шикелле, ә элек күн итексез чыкмалы түгел иде. Поселок урамнарына җәеп, инде авылныкына тотынды- « лар. Халык куанып бетә алмый. Безнең урамны бетергәч, шатлыгым- о нан ике тавык суеп сыйладым үзләрен. Ә алар, ай-ваема карамыйча, ~ ишек төбенә хәтле сукмак суздылар.
Шунда гына Дамир ишегалдына юеш тасма булып сузылган = асфальтка игътибар итте. г
Көндез ул келәттән бер банка буяу, керосинда җебеп яткан пума- * лалар табып алды, көрәкнең сабын рәтләде һәм. карчыкларга әТггеп, 5 зиратка китте. Тегеләр аның артыннан озак итеп карап калдылар. ®
Үги әтисенең каберен ул тиз тапты. Зиратта артык тәрбияләп тотылган яки ташландык хәлгә җиткән каберләр юк иде. Һәрберсе- ♦ нең нәзек арматурадан ясалган чардуганы, баш очында үзенә күрә ® исем-фамилиясе язылган бетон плитәсе бар. Тик кайберләрендә тенә о. чардуган читенә утыртылган ае яки биш почмаклы йолдызы ■күре- ® нә. Ә үги әтисенең менә (Дамир гаҗәпләнеп карап торды) ае да, к йолдызы да бар иде. Ул як-ягына каранды, ләкин берәүдә дә л берьюлы ай белән йолдыз күрмәде. Каберне төзәтеп, ашыкмый уына * папирос көйрәтте, аннан чардуган буярга кереште. Эшен бетергәч, = зиратның кирпеч коймасыннан чыгып, үзән аръягыннан башланган г бормалы-сырмалы дала юлына карап торды. Иртәнге таңнан торып ц Илеккә китәсе бик килсә дә, олы кеше буларак, йорттагы эшләрне “ онытып, туган-тумача белән күрешмичә елгага чыгып чабуның ки- < лешмәсен яхшы аңлый иде Дамир. “•
Зираттан кайткач ул түбәдә эшләде, кителгән шиферларны алыштырды, телевизорга яңа антенна куйды. Базга төшеп баз стенасының дымнан кубып коела башлаган җирләрен сылады, ныгытты. Баз инде бәрәңге-фәлән саклап булмас дәрәҗәгә җиткән иде.
Иртән торгач рәхәтләнеп бакчада эшләде. Хәзер инде Дамир белгән күршеләр дә, Мәрзия апаның улын белгән танышлар да әллә кая китеп беткән булып чыктылар. Бары да яңалар, авыллардан Далага күчеп килгәннәр. Ә элеккеләре тирә-юньдәге Оренбург, Уральск кебек шәһәрләргә китеп урнашканнар. Күршеләр әлегә Әс- кәровка сүз катмыйча ишегалларыннан гына күзәтәләр иде.
Кич җитүгә әнисе белән Дамир икәүләшеп кунакка чыгып киттеләр. Артыгы белән дип уйлап алынган бүләкләренең туганнарына җитмәсен абайлап, шактый ук борчыла башлаган Дамирны әнисе тиз тынычландырды.
Сандыклар ачылды, карчыклар аннан ниндидер яулык, косынка, сөлге, ситсы, штапель, мәрҗән, тарак, сабын ише әйберләр алып, Да- мирның бүләкләре белән аралаштырып үзләренә генә билгеле бер тәртиптә аерым-аерым тезә башладылар. Бу ыгы-зыгыга Дамирның күңеле йомшарып утырды.
Бер көнне кунактан кайтып килгәндә Мәрзия апа улына болай диде:
— Мин, улым, кайтуыңа өмет өзгән идем инде. Кайтып күренүеңә рәхмәт. Менә килен белән баланы гына алып кайтмагансың. Шунысы кызганыч, әтиеңнең дә бик күрәсе килгән иде үзен, үпкәләп йөри күк спзә идем. Үги булса да ул сине бик ярата иде бит, хәле авырайгач, поселок советына барып, өйне дә сиңа яздырып кайтты. Җибәргән акчаңа да кул тидертмәде. Безгә, картларга, болай да җитә, диде... Китеп барганчы кулы эштән өзелмәде мәрхүмнең, тик уты
ра белми иде шул, урыны изге булсын... Ә акчаң кенәгәдә ята, кирәксә, барып ал...
Ул төнне Дамирның күзенә йокы кермәде...
Алар көн дә самавар яныннан тиз генә купмыйча сөйләшеп утырырга яраталар. Дамир күршеләрне сораша, кичен кунакка барасы туган-тумача белән кызыксына, бергә үскән дус-ишләрен искә төшерә...
— Аларны бик сирәк күрәм, — ди Мәрзия апа. — Күбесе синең күк төрле якка таралышты, кайчак көтмәгәндә Сочига-фәләнгә барышлый бер-ике көнгә күренеп киткәлиләр... Кайбере шушында Ак- түбәдә яисә Ырынбурда тора, аларны күргәлим... Зур түрә булып, ялтыравыклы машинага утырып йөриләр. Элегрәк сине сорашалар ие, хәзер инде әллә мин аларны танымыйм, әллә алар мине танымый... Бик бирештем соңгы вакытта. Өйдән чыгып йөрүем дә исәпле. Менә Бәхет кенә күргән саен сәлам әйтә.
— Бәхет?! Әй, аның безнең Монголдан күргәннәре! Әни, Монголны хәтерлисеңме?
— Хәтерләми соң, хәтерлим... Син шәһәргә киткән елны ул поезд астына керде, сиңа язмадык кына...
— Бичара... Ә Бәхет кайда эшли?
— Элеваторда, механик.
— Ул укыдымыни?
— Юк, улым, укымады, аңа укырга туры килмәде, ул бит ундүрт яшеннән элеваторда, шунда үсте. Ә яңа элеватор аның белән үсте дисәң дә була. Солдат киемен дә салмыйча, армиядән кайтканның икенче көнендә ук иске эшенә урнашты. Ул бит слесарь. Үзем дә биш ел анда эшләп чыктым, пенсиягә стаж җитмәгән иде... Күп тә үтмәде, Бәхетне бригадир иттеләр. Җыелыш саен мактамый калмыйлар үзен. Чыннан да, яхшы егет. Төнме, ялмы — бер дә карышуны белми. Карт механик Глухов үлгәч аның урынына кемне генә куеп карамадылар монда. Дипломлы берәрсе килә дә ярты ел, күп булса бер елдан эшнең бөтен рәтен җибәрә. Андый чакта инде егетне тиешле срогын эшләттерү кайгысы түгел, ничек котылу җаен карыйлар... Икенчесен көтәләр, бусы иплерәк булыр дип өмет итәләр. Ә бәлки бушаган урынга шәһәр үзе җибәрә торгандыр. Законы шундый, күрәсең, һәр дипломга урын тиешледер... Шулай... — Мәрзия апа бераз уйга чумып утырды. Аннан сүзен дәвам иттерде: —Инже-нерның яңасы килгәнче эшне Бәхет алып бара иде. Безнең поселок яшьләреннән дә механикка укыганнар булгандыр, югыйсә, әмма берсенең дә әйләнеп кайтканы юк әле.
Шулай итеп, бер-бер артлы биш механикны озаттылар. Бер вакыт райкомда кемдер өстәл сугып: «Җитте! Безгә диплом кирәкми, лаеклы кеше кирәк», — дигән. Шул көннән Бәхет механик булып китте. Узган елны өлкәнең ярты ашлыгын безнең район тапшырды. Бәхеткә дә орден бирделәр...
Төннәрен Дамир еш кына уянып киткәли, караңгыда озак уйланып ята; аннан мендәр астындагы фонарен алып, какшаган баскычны шыгырдатып печәнлектән аска төшә. Тавыш-фәлән ишетеп уянса, әнисе күрмәсен дип, кое бурасы артына чүгәләп сигаретын тарта да урамга чыгып китә.
Уйларына чумып көзге төшләрендәге кебек Украинская урамының буеннан-буена, баганадан-баганага, кирпеч заводыннан автобазага кадәр юлны йөреп кайта. Бу урам әйләнүләре нәрсәсе беләндер элей кухняда үткәргән йокысыз төннәренә охшаган иде булса кирәк.
Аерма тик шунда: ул чакны Дамир гел Даланы, әнисен уйласа, хәзер исә үзенең өйдә калган якыннары — хатыны һәм Заригы турында уйлый иде. Уйлары, тигез генә агылмыйча, әледән-әле алмашынып тордылар. Көтмәгәндә күз алдына зиратта үткәргән көн. үги ♦ әтисенең чардуганына беркетелгән ай белән йолдыз килеп баса. Су- х рик белән буялган бу йолдыз үз әтисе турындагы уйларын кузгата. t Дөресен генә әйткәндә, Дамир аны сирәк уйлый иде. Ул кырык бе- - ренченең көзендә туды, ә бер айдан Мәскәү янындагы сугышларда = әтисе хәбәрсез югалды. Улы туганны белмичә китте әтисе...
Соңрак, Дамир мәктәптә укып йөргән чакны, ул әнисенең ничек- з тер ачуы килеп: «Кеше шикелле үлә дә белмәде, ичмасам, печтеки < генә пенсиясен дә әле бирәләр, әле тыялар», — дип әйткәнен ишетеп = 9калган иде. 5
Әнисенең ачынып әйтелгән бу сүзләре аның күңеленә үк кереп x утырдылар, куркуга төште малай. Мәктәптә берәр анкета кебек нәр- ♦ сә тутырырга туры килгәндә, кызара иде. «Һәлак булды» дип язарга a кыюлыгы җитмәде. °
«Хәбәрсез югалды» дигән сүзләрдә ниндидер начар мәгънә бар ф кебек тоела иде аңа; мәсәлән, качып киткән яисә качып калган шикелле... Бу турыда уйлап ул күп изаланды һәм бер көнне елга аръ- £ ягында Бәләй картны күреп сорамыйча булдыра алмады. Малай х әнисе авызыннан әтисенең урманчы карт белән бер эшелонда китүен ишетеп калган иде. s
— И җүләр, җүләр, — дип сүгәргә кереште аны Бәләй карт. Ма- ч лайның нәрсәдән шикләнүен ул шунда ук сизеп алды. — Мәскәү = янында, улым, ниләр генә булмады, алла язмасын... Ә без, төркес- ® танлылар, иң кызу чакны килеп төштек, Мәскәүнең иң җаваплы о. көннәрендә. Ул тәмугтан бик аз кеше исән чыкты. Хәбәрсез югалган, имеш. Сугышта нәрсә генә булмас: документлары югалып, танымаулары да ихтимал, бәлки, иптәшләре һәлак булып, танырлык кеше калмагандыр... Ул дәһшәттә тимер булып тимер дә эреде... Куй ул җүләр уйларыңны, Дамир, атаң синең кеше артына яшеренә торганнардан түгел иде.
Дамир төнге сәгатьләрдә җан әрнүе белән үз әтисенең кабере турында уйлана иде. Кайда ята икән ул? Исемсез микән? Фанер йолдыз кадакланган кабер...
Күпме еллар үтүгә карамастан, әтисенең каберен эзләтү түгел, архивка хат кисәге дә язып җибәргәне юк. Бәлки күптән инде рядовой Әхәт Әскәровның ' кайда һәм нинди шартларда һәлак булуы ачыклангандыр.
Караңгы урамда ялгызы гына шушындый уйларга бирелеп йөргән Дамир бите ут кебек янганын сизде. Аңа оят иде.
...Бер атна вакыт бик тиз, сизелми диярлек үтеп тә китте.
— Дамир улым, — диде әнисе бер көнне иртәнге аш вакытында, — атна буе әле түбәдән төшмисең, әле идән астыннан чыгарып булмый, бар, елгага да барып кайт. Шәһәрдән кайтучылар көннәрен шунда уздыра. Бездәге ком Кырымныкыннан да, Балтик буеныкын- нан да ким түгел, диләр. Үземнең инде егерме еллап Илектә булганым юк, әмма матурлыгын, алтын ком түшәлгән ярларын әле дә оныта алмыйм. Бар, бар, калган көннәреңдә ял итәрсең, кызыныр-сың, бәлки таныш-белешләрең дә очрап куяр... Бар дигәч бар!..
Әнисе күкәйләр пешереп, бакчадан тегесен-монысын җыеп, иңр литрлы термоска самавардан чәй агызып, шуларны төйнәп яткан арада Дамир улы Зарик белән алдан хәстәрен күреп алып кайткан кармакларын рәткә китерде.
— Дамир, елга бик якынайды, — диде Мәрзия апа азык-төлек тутырган сумканы улына сузып. — Җәяүләп анда хәзер бала-чага да йөрми, велосипедта барырга да иренәләр. Күбрәк мотоциклетта, машинада...
һәр иртәне кояш күренү белән Дамир сикереп торып зарядка ясый, су тутырылган мичкәдән билгә кадәр юына һәм, әнисен уятмаска тырышып, шыпырт кына кухняда капкалап ала.
Ян капкадан чыгып барганда үзләренең сыеры булмавы исенә төшеп үкенә, менә хәзер рәхәтләнеп көтүгә илтер иде бит, югыйсә. Күрше-күләндә дә сыер тотучы күренми. Поселокта хәзер, элеккеге шикелле, кәҗә белән сарык көтүе дә юк икән.
Йөрер болыны, туйдырыр азыгы булмагач, каян килеп көтү булсын ди инде! Зират артыннан башланып киткән, элек көтүләр йөргән, ә хәзер исә юллары гына калдырылып елгага кадәр тоташ сөрелгән даланы Дамир үз күзләре белән күрде түгелме соң? Хәтта язын су астында калып, җәйләрен малай-шалай тәгәрәп уйнаган болыннар да актарылып, кара җиргә әйләндерелгән. Анда-санда тишелеп, уй- дык-уйдык булып утырган солы басуы язын чәчкән кадәр орлык бирмәсә дә, үҗәтләнеп, чәчү мәйданнарын үстерү планын үтәү йөзеннән ел саен сукалыйлар да, чәчәләр дә икән бу җирләргә.
Ә печәне? Колхозда эшләгән кешенең әле ничектә печән юнәтү өмете киселми, ә поселок бит район үзәге, монда, саный китсәң, үз хуҗалыклары белән көн күрүче эшче һәм хезмәткәрләр колхозчыга караганда ун тапкыр күбрәк. Печәнгә дә хәзер элеккеге шикелле җыйнаулашып йөрмиләр икән, ун ел инде печән сату катгый рәвештә тыелган.
Кайчагында ерак авыллардан берәр машина табып була булуын, әмма-аның хәзерге бәясе теләсә кем алырлык түгел икән, бигрәк тә пенсионер ише халыкка. Шулай итеп, Дала тирәсендә дә терлек саны елдан-ел кими бара икән.
Ниһаять, Дамир елганың машина тавышларыннан ераграк җирендә бер урын сайлап алды. Урынны ул көне буе диярлек эзләде — елга бик тә саеккан, текә ярлары утырган, комлы сөзәк яры да шактый киңәйгән иде. Кызынып ятканда кешеләрдән ишетеп калды: Актүбә һәм Алга кебек шәһәрләрнең металлургия һәм химия комбинатлары елга суын чамадан тыш чөмерәләр икән. Җитмәсә ул шә һәрләр күпме чүп-чарын, пычрагын да шушы елгага агыза ди. Инде елга, барысына да ярарга тырышып, тәмам хәлдән тайган, кеше ярдәменнән башка аякка баса алмас хәлгә килгән иде.
Элекке кебек кышлары явым-төшемле булсын иде, ичмасам, соңгы елларда анысы да бу тирәләрдән качты бит дигән сүзләр дә ише- телгәләде.
Иртәләрен Дамир кармак салып утыра, чабак, кызылканатлар тоткалый, ләкин шушы тыныч сәгатьләрдә дә балык уйнамавын күреп көенә иде. Ә элегрәк нинди чуртаннар, сазаннар бар иде бу суда, шуларның уйнавын рәхәтләнеп күзәтә идең...
Төш җитәрәк Дамир су кереп елга буенча өскәрәк менеп китә иде. Бара торгач, урман эченә килеп керә дә зур агачлар күләгәсенә сузылып ята. Беркөнне шулай ял итүчеләр компаниясенә барып юлыкты. Бу урында Илек төбенә җитмәслек тирән була иде. Малай чакта алар нәкъ менә шушында коеналар, кайбер тәвәккәлрәкләре йөгереп килеп биек ярдан сикерергә дә ярата иде.
Ун-унике кешедән торган компания Әскәровны шатланып кабул итте — футбол уйнарга кеше җитми иде. Каршы якның биек ярында сөт төсле ике «Жигули» һәм берничә мотоцикл күреп. Дамир болар бергә килеп, бергә китә, ахры, дип уйлап алды. Компаниядә барысы да диярлек Дамирдан бераз яшьрәкләр иде, тик берсе генә (биредә аның сүзе сүз икәне сизелеп торды) аннан өлкәнрәк булыр; анысы- ♦ на Станислав Михайлович дип дәшәләр иде. Сөйләшә торгач, бары- £ сының да Дала егетләре икәнлеге ачыкланды, хәзер менә төрле як- £ лардан кайтып ял итәләр икән.
Бер поселокта туып үссәләр дә, Әскәров аларны, алар Әскәровны 5 танымадылар. Ял итү мәсьәләсендә алар бер дә артта калганнан •= түгелләр булып чыкты: сайлыкта сөрәкәләре җеби, комда ялтырап | яткан спиннингларыннан бала-чага күзен ала алмый. Ике өчаяк, < котелоклар, примус, термос, хәтта шашлык кыздыра торган җай- 5 ланмаларына кадәр үзләре белән алып килгәннәр.
Станислав Михайлович беренче көнне үк яшь дуслары исемен- * нән Дамирны көн дә пешерелә торган ухага чакырды. Компания бе- ♦ лән утырасы килгән чакларында ул гел алар янына килеп чыга тор- ® ган булып китте. °
Ухага дип махсус тотылган бер чиләк алабуга белән шыртлака л егетләрне бик тә сөендерә, чөнки үзләренең кармак белән утырырга түземлекләре җитми. Уха пешереп, шашлык кыздырып, кыйммәтле о коньягын да берәр рюмка җибәргәч, сүз чыгып кына тора: спортмы, х театрмы, галәмме — барысы турында да кызып сөйләшә башлый- s лар, әмма сүз ахырда барыбер Далага кайтып кала. s
Арадан берсе (аны авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты диделәр) е; күзлеген борын өстенә шудыргалап, әгәр шушы темплар белән барса ~ һәм берәр чара күрелмәсә, бу тирәләрдә әрем дә сирәк үсемлек- < кә әйләнәчәк, диде. Ә бераздан артык кызып китеп:
— Ә быел берәрегезнең күкчәчәк яки шайтан таягы күргәне бармы? — дип ачынып сорау да биреп куйды.
Икенче берәү (монысы теплотехник булып чыкты) тагын өч-дүрт елдан асфальт заводы поселокның горурлыгы саналган фарсы канәферен бөтенләй харап итәчәк дип, кандидатның сүзен җөпләп утырды. Чөнки завод җиңелдән уйлап, исәпләми-нитми генә торак йортларга якын салынган, җитмәсә, тузан тоткыч та куймаганнар.
Станислав Михайлович (ул атаклы режиссер икән) поселокның Культура сараенда сәхнәне бик начар итеп ясаганнар, дип сөйли башлагач, чал чәчле, зур белемле, яхшы мөгамәләле, бөтен компанияне үзенә каратырлык итеп сөйли белә торган бу сәләтле кеше турында Дамир ничектер ошатмыйча, ачуы килебрәк уйлап куйды: «Сез, Станислав Михайлович, шәһәргә чыгып киткәндә, заманасы бөтенләй икенче иде аның. Сезгә паспорт алыр өчен язу сорап председатель бусагасын әнигезгә шактый таптарга туры килгәндер... Ул чакны төп аргумент итеп сезнең сәләтле булуыгыз түгел, ә бөтенләй башка нәрсә — укып бетергәч туп-туры поселокка кайтып культура һәм сәнгать .казанышларын халыкка җиткерәчәгегез куелгандыр, әлбәттә. Бәлки үзегез дә шуны әйтеп ант иткәнсездер әле?!.» дип уйлады. Аннан: «Карале, нигә мин бу интеллигент кешегә бәй- ләнәм соң әле, ә? — дип Дамир үз-үзен эчтән генә сүгеп алды. — Әллә үзем әүлияме? Минем янда утырган бу тәти егетләр дә дусларына, туганнарына, күрше-күләнгә, мәктәпкә, авыл советына һәм, ниһаять, сөйгән кызына: укып бетергәч кайтам! дип ышандырмаган дисеңме әллә?..»
Менә бит кайттык... Әрмән коньягы белән кәеф-сафа кылып, әллә кайлардан килгән, шушында тир түгеп йөргән колхоз председателен сүгеп утырабыз... Әгәр дә менә шушы акыллы кандидатыбыа
колхозга кайтып хуҗалыкны үз кулына алса, кадерле болыннарны сөрдермичә ике гектар җирне бәлки башка урыннан да тапкан булыр иде. Ул чакта хуҗалык көтүе дә бетмәс, печәне дә табылыр иде. Өйдә сыер асрауның нәрсә икәнен онытмаган да бит үзе, югыйсә.
Шулай итеп, теплотехнигыбыз фарсы канәферен саклап калса, Станислав Михайловичыбыз Даладагы халык театрының данын таратыр, ә менә бу аз сүзле хирургка өлкәдән консультациягә йөрерләр иде. Ә мин үзем, Әскәров... кыскасы, һәркемгә эш табылыр иде, күңел салып тотын гына...
Дамир елга буенда балык тота торган тыныч урыныннан бүтән чыгып йөрмәде. Өч чакрым юлны ул иртә-кич бала чактагы кебек җәяүләп кенә үтә иде.
һәр иртәне тузаны күтәрелергә өлгермәгән юлга чыга да җиргә сыенган томанга һәм солы Адрларына карангалап елга ягына атлый. Кайчак шулай солы уртасына ук кереп китә, начар эшкәртелеп чүп басарга өлгергән кыр буенча бара-бара да ферма янына килеп чыга. Елга турында онытып, озаклап хәрабәләр арасында йөри, тукталып карап тора; еллар үтүгә дә карамастан, әле һаман таралып бетәргә өлгермәгән ферма исе элек монда зур көтүләр йөргәнен, сарык кычкыруыннан. тояк тавышларыннан тирә-юньнең яңгырап торганын хәтерләтә.
Ул шушы тирәдә кайчандыр ап-ак тирмә торганын, бер көнне шул тирмәдән көмеш беләзекләр таккан ягымлы карчык чыгып, аңа әйрән салып биргәнен исенә төшерде. Ләкин ничә килеп тә, тирмәнең кайда торуын хәтерли алмады. Бала чакның озын чакрымнарын үткәндә ул әледән-әле узган тормышына әйләнеп кайта иде.
Әнисе... Кинәт авырып китсә, кем кулына калыр ул? Ялгызы ятмас, әлбәттә, әйбәт кешеләр юк түгел, ләкин аның үз улы, оныгы, килене бар лабаса...
Кайбер көнне юлда Дамир янында берәр машина туктап, шоферы кабина ишеген ача иде дә:
— Әйдә, агайне, утыр, ату Далага хәтле тузан кунар үзеңә, — дип машинасына чакыра иде. Дамир аңа рәхмәт әйтеп җибәрә, ә кайчак игътибар да итмичә, үз уйларына чумган килеш кырыйдан атлый бирә...
Вакыты-вакыты белән ул үзенең каршына малай чактагы Бәләй карт арбасы килеп чыгар дип өмет итә, аны күреп алган карт: «Дамир, сикер арбага, алып кайтам», — дияр төсле тоела иде.
Яңа чабылып, хуш ис аңкып торган печәнгә сузылып яткан килеш, җәйге күкнең эңгер-меңгерендә күренә башлаган сирәк йолдызларга карап, ул бәлки хәзерге көнендә нишләргә кирәген аңлаган да булыр иде.
Хатыны... Иремне укыттым, укуын ташлаттырмадым дип ул шул кадәр шатлана, горурлана’ки, ничек итеп инде аңа ак күлмәкне салып рәхәтләнеп спецовка кияр идем дисең...
Өйләре... Ул да Украинская урамында иң матурлардан санала бит. Әскәровлар өе... Әскәровлар... Аның теләсә кайсы шәһәрдә квартирасы булуы мөмкин, әмма әнисеннән соң инде җир йөзендә Әскәровлар өе булмаячак, чөнки өй ул хуҗа исемен йөртә. Бу — элек-электән шулай килгән һәм киләчәк тә...
Көн саен Дамир шушы юлдан өч чакрым араны уза, көннән-көн адымнары «нишләргә? Нишләргә?» дигән катгый сорау булып һаман саен көчлерәк яңгырый.
Русчадан СОЛТАН ШӘМСЕТДИНОВ тәрҗемәсе.