КЕМ СОҢ СИН, ЗАМАНДАШ
әр заманның үз шагыйре була, һәр буын үз шагыйрен алып килә. Кол Гали, Г. Кандалый, Мөхәммәдьяр. Утыз Имәни... Шигъриятебез күгенә мәңге янар йолдыз булып Тукай калыккан, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим иҗаты турында уйлансаң да, бүгенге көндә актив иҗат итүче X. Туфан, С. Хәким, Н. Арсланов, Н. Дәүли, 3. Нури кебек өлкән шагыйрьләрне укысаң да, шигъриятебезнең олылыгына, традицияләребезнең байлыгына горурлану хисләре кичерәсең.
«Шигырь җене кагылган» кеше буларак, бер нәрсә уйландыра мине — бүгенге яшьләрнең Һәм алардан алдаы буыннарның шигърияткә мөнәсәбәтләре. Безнең әти-әниләр (яшьләрнең әби-бабалары) Тукай шигырьләрен күңелдән белә, көйләп иөри иделәр Без исә Тукайга гына түгел, Такташка да гашыйк идек. Студент елларыбызда айлы кичләрдә озата килгән егетләр безгә Пушкин, Лермонтов. Блок, Есенин шигырьләрен яттан укый иделәр. Ә бүгенге яшьләрдә шигърият белән кызыксыну сизелерлек дәрәҗәдә кими төште түгелме соң?.. Хикмәт нидә?
Кешеләрнең хис һәм тойгы нечкәлегенә фәнни-техник революция, цивилизация зарар китердеме әллә? Юктыр, булмаска тиеш. Материаль җитеш тормыш, тоташ грамоталылык замандашны интеллектуаль яктан камилләштерә. Димәк, белеме, культурасы, зәвыгы үскән бүгенге кеше әдәбият һәм сәнгатькә рухи ихтыяҗ тоярга, шигъри күңелле булырга тиеш.
Әллә чорыбызның эстетик таләпләренә җавап бирердәй талантлы яшьләребез — шигъри алмаш юкмы? Ә Зөлфәт, М. Әгъләмов. К. Сибгатуллин? Поэзиябезгә «аҗаганнар уйнатып», шау-шу белән килеп кергән шагыйрьләр: Р. Файзуллин, Р. Харис, Г Рәхим, Р Гатауллин, Р. Мингалимов? Сугыш афәтен буыннары ныгымаган көйгә үз җилкәләрендә татыган урта буын вәкилләре Ш. Галиев. Г. Афзал, И. Юзеев, X. Камалов, Ә. Баянов? Бар, үзләренең остазларына лаеклы алмаш — чын шагыйрьләр бездә бар! Алар заман тудырган җитди мәсьәләләрне яңа тарихи шартларда яңача хәл итәргә тырышалар, югары зәвыклы укучы кабул итәрлек поэзия җәүһәрләре тудыра-
Менә Зөлфәт. Мин аның һәр шигырен, Һәр китабын (8 ел эчендә аның кечкенә генә җыйнак кына, тыйнак кына ике китабы дөнья күрде) көтеп алам. Бер мин генә түгел, бөтен гаиләбез белән көтәбез: аның һәр шигырен минем 78 яшьлек әнием дә, рок-муэыка белән җенләнә торган 17 яшьлек улым да йотлыгып тыңлыйлар.
—Сүз яңгырар хәзер!
...Урамнарга
Аяк тавышлары түшәлә,
Акыл гильзасына утыртылган
Хыял снаряды —
Көпшәдә.
Ильич фикеренең ялкыннары
Илнең йөрәгенә сарылыр. '
Шушы бомба
баррикадаларның
Аръягына төшеп ярылыр.
...Ильич кулын алга сузган мизгел
Юк. монумент түгел —
Һ
Җан гына!
Бу ишарә — кояш ягына гел. Космодромлы көннәр ягына...
Заманча, яңача һәм матур.
Зөлфәт пейзаж остасы, поэтик бизәкләр, образлар остасы. Аның каләме орынса, «каеннарның чуклары арасыннан яңгыр тамчылары түгел, сагыну тама». «Гөл таҗына кунаклаган җил кузгалырга таңны көтә», «сүтелә дә айның толымнары, офыкларга төшә таралып», «болан мөгезе» телгә килә, «төнге баржа» серен сөйли.
Шагыйрьнең гражданлык пафосы, тавышы көчәя, уй-фикерләре тирәнгәрәк китә, заман тудырган, бөтен кешелекне борчыган мәсьәләләр калкып чыга.
Табигатьне саклау темасына язылган берничә шигыре белән генә дә ул замандаш укучы күңеленә юл ярырга тиеш. «39 нчы квартал» турындагы шигырь. Сазлык турында, аны поэтик образ дәрәҗәсенә күтәреп, аның фаҗигасен шундый тетрәткеч итеп бирергә кемнең күңеленә килер. Киресенчә, язарына материал эзләп интегеп йөргән берәү бу тирәгә килеп чыкса, элек сазлык булган урында яңа кварталлар үсте дип, риторик шигырь язачак. Ә Зөлфәт таш пулатларның нигезенә күз төшерә, җир-ана һәм табигать күңеленә ачкыч таба — сазлыкны телгә китерә.
„.Тыңлады Төн. Биектәге йолдыз Тетрәп-тетрәп серле төнгә дәшә:
— Әйтче. Төнем, әйтче: нәрсә булды! Нәрсә булды! Ник җир бәхилләшә!
һәр тереклек иясенә тормыш бүләк иткән җир-анага, табигатькә карата мәрхәмәтле, кешелекле булырга чакырып инанган җан авазы бу! «Янабыз!» һәм «Кәк-күк» шигырьләре дә шундый үк тәэсир көченә ия.
Кеше күзенә юлыкмый, бары тик җәй башында гына аваз салучы кечкенә генә кошчык — күке дә шагыйрь ихтыяры белән шигъри образга әйләнгәч, могҗизалар ясый. «Кәк-күк!» дип бер аваз салуы була, «очып барган йолдыз туктала», «яңгыр тамчысы ярты юлда эленеп кала»
Куанычка каршы. Зөлфәт ялгыз түгел. Аның белән янәшә, әмма үз юлы. үз моңы, үз уйлары, үз җырлары белән Мөдәррис Әгъләмов килә. Яшь авторларның икесен дә бер үк мәсьәләләр борчый, өг^ма алар аңа төрлечә якын киләләр. Зөлфәт «Янабыз!» шигырендә табигый матурлыкларны тагын да калку, аларның фаҗигасен тагын да тетрәндергечрәк итеп күрсәтеп, кешеләр күңеленә мәрхәмәтлелек салырга тырышса, «Урман яна» шигырендә М. Әгъләмов бөтенләй башкача
...Яна урман, әнә шулай Янар сыман бу дөньялар. Ә кешеләр аударылган Агачларга ут ягалар. Утка каршы ут ачалар. Ут очраша, җиргә сеңә. Сүнә-сүнә раслап тора: Утка каршы ут якканда Урманыңны саклап була. Үз илеңне саклап була...
Тынычлык турындагы уйлары Мөдәррисне сугыш хәрабәләренә алып чыга, авыр истәлекләрне яңарта... «Бердәнбер кыз турында баллада»да шагыйрьнең сугышка, агрессорларга булган үч һәм нәфрәте бар көчкә ташыл чыга. Ул үэ исеменнән генә түгел, замандашлары исеменнән дә «Ышаныч» белдерә:
...Никадәр үзгәрде дәверләр, һавалар, офыклар үзгә гел_ Куерса болытлар, барыбер Әйтәчәк бу нәсел: — Без әзер! Әгәр дә Ватанга кирәксә — Халкымнан калкачак мең Җәлил.
ф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА ' ОПЛӘШҮ
Бу мисалларны М Әгълөмов шигырьләренә заман билгесе җитешми аларда гражданлык пафосы тонык яңгырый, кайчак ул артык сентименталь, тар булып кит» диючеләргә җавап итеп китердем. Әйе. шагыйрь үз халкының тарихына, гореф-гадәтләренә. йолаларына, теленә зур мәхәббәт белән карый. Бу начармыни? Үз халкын яратмаган кеше башкаларны яратамы? ,
Минемчә. Медәррис талантлы, уйлы, оригиналь шагыйрь.
• ...Моңы барның йерәгеннән һәрвакытта җылы чыгар — Үзе туңар. Үзе туңар...
Туган ил, туган җир һәм халык гаме белән янып иҗат итүче Кадыйр Сибгатуллин дә үзенчәлекле шагыйрь. Аның «Ирләр». «Иргә чыкмый калган апалар». «Атлар көтте авыл малайлары». “Без синеке инде». «Кибәнче карт» кебек шигырьләре шул хакта сөйли. К. Сибгатуллин шигырьләренә караганда, ул тугдр җиренә кендеге белән €ереккән, -рәшәле кырларның» ямен, икмәкнең тәмен, сугышның илгә китерән афәтләрен чын шагыйрь йөрәге белән тоя.
...Дулкынга ташланган кызлар күк.
Кырларым күмелгән рәшәгә.
Җырчы да.
Шагыйрь дә булма ди.
Монда ту.
Монда үс.
Яшә дә!
Шигъри фикерне кыска, бөтен, җыйнак итеп бирүе, үз халкының тарихы, рухы, ореф-гадәтләре белән кызыксынып, лирика белән юморны куша алган Р. Миңнул- линның киләчәге дә өметле
Мәңгелек тема — мәхәббәт фәлсәфәсен хатын-кызга гына хас нечкә бер тоем белән сурәтли белүче Н. Измайлованың да үз сукмагы бар. Дөньяга киң итеп ачылган саф күзләре белән сокланып караучы героиня үз җаны, үз йөрәгеннән чыккан хисләр белән уртаклаша
Шушы урында бераз гына артка чигеп, шигъри аренага өченче «дулкын» дигән матур кушамат белән ургылып килеп кергән Р. Файзуллин, Р Харис, Г. Рәхим, Р Гатауллин, Р Мингалимовлар буынына күз саласы килә Алар шигърияткә эчтәлек һәм форма ягыннан да' яңалык алып килделәр Бәхәсләр дә булды. Зур эрудиция, белем һәм бай фантазия белән килүче бу буын интеллектуаль поэзиянең яңа үсешен тәэмин итте. Озын-озын, сюжетл>1, тасвирлы шигыръләр урынына берничә юллык шигъри парчалар, этюдлар модага керде. Яшерен-батырын түгел, сокландык та, шатландык та. кайбер шигырьләрне аңлап бетерә алмый да азапландык.
Уйлап карасаң, диалектика законнарына нигезләнгән зарури күренеш булган — чор үзе. заман үзе. Вакыт үзе тудырган икән аларны! Тагын бераз вакыт үтте, шигърияткә «дүртенче», «бишенче дулкыннар» килде. Алар иҗаты аша карагач, «өченче дулкын-ның да «кардан ак. сөттән пакь» кына түгел икәнлеге ачылды. Шау-шусыз, әдәби традицияләрне хөрмәт иткән хәлдә дә заманча язарга була икән ләбаса! Мисаллар. Зөлфәт. М Әгъләмов, К. Сибгатуллин. Алардагы гадилек, моң, мөлаемлык, хисләр муллыгы, шигырьләренең һәр юлыннан коелырга торган поэтик бизәкләр фикерне тагын да калкурак, үтемлерәк итеп бирергә ярдәм итә икән.
Димәк, бүгенге укучыга рухи азык тәкъдим итәрлек талантлы шагыйрьләребез—лаеклы шигъри алмаш бездә бар. Барысы да яхшы, үз урынында, әмма мәсьәлә Һаман ачыкланмады бит әле. »Сүз башыбыз» яшьләрнең шигырь китапларын читләтеп утүе турында иде...
Шигырь кануннарын яхшы белгән кешегә берничә строфа ши-ырь язу да. шул ■кадәр вакытлы матбугат чыккан илдә аның дөнья күрүе дә гаҗәп түгел. Яшь кешенең бер шигыре дөнья күрсә, аның күңеле үсә — тагын яза, тагын басыла. Кыскасы, шулай итеп, шагыйрьләр туа, шигырьчеләр дә ишәя. Шигырьләр дә арта, халтура да күбәя. Чын шигырьләрне менә шушы халтура басып китә, чөнки «шигырьче»-
иен — бетен максаты басылып чыгу. Ул иң актуаль, көн кадагына суга торган темаларга тотына. Чөнки аларга ихтыяҗ бар, аларны бастыру җиңелрәк. Өстәвенә сәләте аз кешенең әрсезлеге күп була.
Шул рәвешчә, чын шигырьләрне халтура арасыннан эзләп табу укучы өчен кыенлаша. Бер шигырь укып карый ул бүгенге газетадан, иртәгесен журналдан икенчесен— икесендә дә халтураларга эләксә, өченче көнне шигырь юлларына күз дә салмый уза.
Актуаль темаларга беренче чиратта язарга кирәк, әлбәттә. Әмма укырдай, поэзия атлы затлы жанрның нәфис иңнәре күтәрә алырдай камил әсәр булсын ул. Булдыра алмый икән мәкалә язсын: шагыйрьлеккә дәгъва итүче кешенең мәкаләсе, һәрхәлдә, укырлык булачак.
Урта кул яисә предметсыз шигырьләр талантлы шагыйрьләр кулы астыннан чыксалар, бигрәк күңел рәнҗи. Бер вакыт соклана-соклана, куана-куана, Р Гатауллин шигырьләрен укыганда берничә шигыренә сөрлегеп калган идем: беренчесе — тамаша грамоталысы — «Күңел бакчасына ташлар».
...Балалык акылының рецидивисты булма.
Мәхәббәт моңының пессимисты булма,
Өметсез эшләрнең оптимисты булмасаң булма.
Максатыңның тик — оппортунисты
булма...
Кыскасы, тешкә тия. Яки «Өстәлемдә торна тора» шигыре (бусын ул хәтта соңгы җыентыгына да керткән). Шагыйрьне илһамландырган материал нәрсә? Нәкъ шигырьнең исеменнән күренгәнчә — өстәлендәге пластмасс торна... Әгәр автор «пластмасс» сүзен өстәгән булса, шунда нокта куярга да булыр иде. Бу юлларны поэзиягә «җилкәннәрен киереп килеп кергән», игътибарга лаек шигырьләр иҗат иткән Р. Гатауллин язгандыр дип ышанасы да килми. Нигә шулай икән соң бу? Язар материал юклыктан түгелдер бит?..
Замандаш поэзиядә үзен, үзенә хас сыйфатлар, хисләр эзли, үзен дулкынландырган сорауларга җавап табарга омтыла. Кеше язмышы белән бәйләнмәгән, тышкы информациягә генә корылган сәнгать сәнгать була алмый. Ул вакытта хис шигырьнең тышкы кабыгында гына. Әлеге тип шигырьләр җиңелмә генә тәэсирләнү нәтиҗәсе — шуңа күрә дә аларда әле бер нәрсә, әле икенчесе, өченчесе тиз һәм ансат кына тасвирлап чыгыла. Шигырь — шәхси тормышың тудырган тәэсирләр генә дә түгел: тудым, укыдым, эшләдем, өйрәндем, шигырьләр яздым. Безнең поэзиябезнең иң авырткан җиредер бу, мөгаен.
70 нче еллар кешесенең тулы канлы образын, беренче чиратта, шул буынның үз иҗатчысы тудырырга тиештер. Чөнки ул син үзең — кичәге колхозчы, кичәге эшче, кичәге ташчы. Ул да синең белән бер ук вакытта телевизор карый, аның кызы да синең кызың белән музыка мәктәбенә йөри, улы этюдник тотып табигать кочагына юл ала. Материал байлык тудыручы хезмәт кешесе тарихта күрелмәгән лаеклы дәрәҗәгә иреште. Мондый кеше белән чын-чынлап аралашу, аның рухи дөньясына үтеп керү чын иҗатчы өчен зур мәртәбә. Хезмәт кешеләрен якыннан өйрәнү, тормышның үзәгенә үтү нәтиҗәсендә генә Замандаш укырлык әсәр иҗат итәргә мөмкин.
Хезмәтне үзенең ихтыяҗы, иҗат чыганагы санаган кешенең рухи дөньясын лирик шагыйрьдән дә тулырак итеп кем ача алыр... Шигъриятнең мөмкинлекләре чиксез.
Поэзиябез бай, шагыйрьләребезнең мөмкинлекләре һәм перспективалары зур Иң сеенечлесе шул — елдан-ел шигъри аренага тагын да сәләтлерәк яшьләр килә. Алар гасырлар буе чарланып килгән халык поэтикасын үз иҗатларында файдаланулары. өлкәннәр иҗатына таянулары, сүз белән эш итә белү осталыклары фикергә дә. хиска. дә тиешенчә игътибарлы булулары белән сөендерәләр. Шундый талантлары бул ан шигърият Замандаш күңелен яуламый калмас!