КҮҢЕЛЕМӘ АЛАМ ЯКТЫЛЫК...
өрле-тврле табышлар, төрле- төрле нәкышләр... Шуларның өчесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган (Җ Дәрзаманов. «Солдат булдым»; Р. Миңнуллин. пАкбай цирк карыйк; Р. Хәлиуллина. «Чүкеч — нәни булышчы»), ә Н. Мадьяровның «Утлы кыя» китабы кече яшьтәге мәктәп балаларына багышланган.
Дүрт автор, дүртесе дүрт төрле Нәҗип Мадьяров шигырьләреннән туган җир җылысы бөркелеп торса. Җәүдәт Дәрзаманов нәни дусларының эчке психологик дөньясын ачуга нык игьтибар итә. Роберт — лирик шагыйрь. Яшьләр поэзиясендә лирик булган кебек, балалар шигъриятендә дә лирик булып кала. Ә Роза шигырьләрендә туган җир җылысы да, романтика да, хезмәт тәрбиясе дә бар.
Балалар шигыренең һәр юлы рәсем булырга тиеш, төгәлрәк әйткәндә, хәрәкәтле рәсем. Моны белмәгән авторның балалар өчен шигырь язуга алынмавы хәерле.
Болыт малайлар туп уйный.
Уйный бездән күрепме' Әй тибәләр кызып-кызып Күктә мамык бүрекне,
(Ж Дәрзаманов «Жәйге яңгыр» )
Сузылып бар буена
Чәчәкләр су коена
Зур тамчы китсә тиеп.
Куялар биеп биеп
(Ж Дәрзаманов. «Наза Йери бакчада» )
Кыздырасы килми бер лә.
Кояш та сабырланган.
Сабыр булганга микәнни, Кояш та сарыланган.
(Р. Миңнуллин. «Сары квз».)
Роберт гадәти генә детальләрдә табыш күрә һәм аларны балалар аңларлык телдә сурәтли дә белә.
Донья яшел микән әллә Яшел яңгыр яуганга.
Урман кырларны ямь яшел
Тамчы белән юганга1
Яшел дулкын чаба кырда.
Жил иссә дә чак кына...
Шагыйрь нәниләрне рәхәт бер дулкынга көйли, яшел яңгыр, яшел дулкын, яшел, сары җилләр булуга ышандыра. Балалар өчен шигырьнең көче дә нәкъ- менә шунда: күрсәтә һәм ышандыра белүдә.
Ясадым мин дәфтәремә
Бүренең бнк явызын.
Озын иттердем тешләрен.
Зур иттердем авызын...
Шуннан соң ул мина таба Карап тора башлады.
Курыктым да бүрене мин Тизрәк ертып ташладым.
Хәрәкәтле рәсем Робертның «Елмаючы бүреләр» шигырендә бигрәк тә ачыи чагыла. Вакыйгалар мультфильмдагы кебек тиз алышына. Шигырь сабый күңеленә сеңеп кала, һәм ул аны такмаклап йөри башлый.
Бала һәрчак шатлык көтеп яши. Үзен әйләндереп алган дөньяга, кешеләргә дә шатлык тели. Бу фикер Җәүдәтнең «Күкеле сәгать» шигырендә матур чагылыш тапкан.
Аларның озын гомерләр Юравын теләр идем
Әтиемә, әниемә. Әбиемә, бабайга. Миңа. сиңа, әнә теге Соры күзле малайга
Бераз олыларчарак әйтелгән кебек. Әмма якты фикер. Изге фикер.
Балалар шигъриятендә хезмәт темасы үзәк темаларның берсе булып кала бирә.
Т
Шул күзлектән Роза Хәлиуллинаның «Чүкеч — нәни булышчыпсы күпне вәгъдә
Чүкеч — нәни булышчы.
Син булышсаң.
Мин кичле.
Кулга чүкеч алганнар
Зур ниләргә Бурычлы.
Шагыйрәнең нияте изге. «Хезмәт кадерен белгәннәр бәхетләрен таба», — ди ул. Роза әлеге фикерне шигырьдән шигырьгә үстерә. «Синлек, минлек, айлык», ■Тегермән» кебек шигырьләр шуның ачык мисалы. «Без дә киттек» шигыре сабыйның күз алдына рәсем булып килеп басарлык:
Диңгезчеләр чыгып китте Диңгезгә.
Космонавтлар очып китте Йолдызга.
Без дә киттек бакчабызга.
— кебек гадәти юллардан башлана ул. Ә бакча сабыйның эш урыны, ягъни ул аңа диңгез дә, йолдыз да. Ул ясаган кораб хыялда гына булса да еракка йөзеп китә. Бала хыялы яңа утраулар ача.
Җәүдәт Дәрзамановның нәни герое әтисенең көченә соклана:
Әти сукса, нык суга.
Кадактан да ут чыга,
Үзе дә, биленә каеш буып, йолдызлы бүрек киеп, әтисе каршына килеп баса. Солдат кеше сынатырга тиеш түгел инде ул: бәтиләргә печән ашата, утын яра, суга бара... («Солдат булдым.»)
Нәҗип . Мадьяров геройлары зурраклар. Алар сугыш кырында ятып калган Нур абыйлары кебек тырышлар.
Авылыбы >ы Күп юкоаәр Утырттык. Урамппрны Матурладык. ВП.1КЫТТЫК By эштә без Ару-талу Белмәдек. Сугышчылар һәйкәлен лә
Авторның фикере һәркемгә аңлаешлы. Әмма вакыйгаларны шул рәвешле коры гына сөйләп чыгу күңелдә канәгатьсезлек тойгысы ‘калдыра. Шигырьләр балага гади генә информация бирә, әмма эстетик ләззәт бирми. Хәтердә уелып калыроык образ-детальләр булмау ши-гырьләрнең кирәксез озынга сузылуына китерә. «Җил тегермәне». «Чишмәбез», «Бураннан соң». «Учак» исемле шигырьләр нәкъ менә шундыйлар.
Авылны белеп яза Н. Мадьяров, яратыл яза. Укучылар кулына килеп ирешкән шигырь җыентыклары шул турыда сөйли. «Утлы кыя»сында да автор үзенә хыянәт итмәгән. «Туган җир». «Офык өсте куя яктырып», «Дулкын-дулкын булып», «Ромашкалар илендә» кебек шигырьләр шуны раслый. Бу урында «Көзге урман» исемле шигырьгә аерым тукталып үтәсе килә. Гаҗәеп талгын шигырь, сагышлы шигырь. сентябрь иртәсен тәбрикләп тиеннәр шаяра, яфраклар көч-ләрен җуялар саргая, саргая, саргая». Инде былбыллар концерты да тынган, кошларга еракка, еракка китәргә хәбәр килгән. «Дулкыннар йоклый җәй җилләр- рен сагына, сагына, сагына». Шигырь көзге матурлыкны^ халәтне искиткеч төгәл бирүче юллар белән тәмамлана.
Кып-кызыл тәлгәшле миләшләр
Таң нуры астында ибена
Яфраклар соңгы кат тирбәлеп Коела.
Ләкин урынсыз кулланылган бер сүз җанны әрнетеп куя. « миләшләр таң нуры астында коена», — ди шагыйрь. «Астында» сүзе үз урынында түгел. «Таң нурларында коена» дию дөресрәк, та- тарчарак булыр иде.
Роза Хәлиуллина җыентыгында да шигъри камиллеккә ирешмәгән әсәрләргә урын калдырылган. «Ни чаклы?», «Бер бишектә биш бәби», «Таш койрык», «Давылдан соң», «Матур күлмәкле кунаклар» кебек кайбер шигырьләр сабый күңелен җәлеп итә алмастыр.
Чага торгач, ура! Жннү!
Гелт нтеп очкын кабынды.
Т.цпкп кадак та кагар бу.
Әз генә үссен тагын да.
(«Жинү» )
һәр балалар шагыйре шушы рәвешле яза башласа, укучыбь* ни әйтер?
Шагыйрәгә сүзләр кулланышына да игътибар итү кирәк. «Туктал калган чана — бик алама юлдаш», — ди ул. Ничек инде алама? «Тау ^зуу» шигырендә исә: «Чанасында эт тартып тауга йөгерә малай!»...— дип яза. Бәлки чанага эт утыртып йегерә- дер малай?
Розада «Тәкыялы Нәкыя» исемле шигырь бар. Нәкыя, тәкыя үреп, башына ния һәм үзе дә чәчкәгә охшап кала. Җ. Дәр-
замановта да «Тәкыя» исемле шигырь белән очрашабыз.
Мондый очрашулардан соң азрак эзләнәбез бугай дип әйтәсе килә.
Китапларның полиграфик эшләнеше турында берничә сүз. Соңгы елларда нәшрият бу меһим мәсьәләгә игътибар итә башлады. Т. Хаҗиәхмәтов, И. Әхмә- диев, Р. Төхфәтуллин кебек талантлы рәссамнарның балалар китабын бизәргә алынуы сөенечле хәл. Балалар китабы рәсемсез яши алмый. Яңа китап кулга эләккәч, бала иң элек аның рәсемнәрен карап чыга. Шуннан соң гына шигырьләрне укый башлый, яки өлкәннәрдән укыта. Ә менә
Роза Хөлиуллина китабында күңелне иркәләрлек ник бер рәсем булсын. 26 шигырьне эченә алган, күләме ике табак чамасы булган китапның рәсемсез чыгуы гаҗәп хәл. Ярый әле, тышлыкта рәсеме бар.
һәр әйбәт шигырь җыентыгы — бала өчен бәйрәм. Без алар өчен язабыз, кечкенә гражданнарыбыз гүзәл кеше булып формалашсын өчен язабыз. Максатыбыз да, кыйблабыз да шул. Безгә начар язу хокукы бирелмәгән, һәр шигырь, шагыйрь әйтмешли, күңелләргә яктылык алып килсен.