КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН
Әдәбиятта вакыйга дип әйтерлек хәлләр була. Кадыйр
Сибгатуллин безнең әдәбиятка гадәти хәл булып кына тугел,
вакыйга буларак килеп керде. Кетмәгәндә-уйламаганда аның
үзенә түгел, газетадагы шигырьләренә очрадым. Иң беренче
сүзләрендә үк миндә: «Менә бу шагыйрь, тумыштан шагыйрь!»
— дигән шатлык туды. Утызынчы еллар ахырында Мостай
миндә шундый ук гаҗәп шатлык һәм кабатланмас соклану
тудырган иде. Кадыйр. Г. Бәшир һәм М. Әмир кебек ук. сүзнең
җанын, бәгырен, аһәңен, мелодия мәгънәсендәге моңын бик
үткер сизә. Кадыйрның бу хасиятенә шигырьнең ритмик суз
булуы да катнаша. Аның шигырьләре безнең телнең менә
нинди потенциаль мөмкинлекләре бар икән дигән хис тудыра
Такташ:
Мәхәббәт уп узе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны
яңарта...
— дип әйтеп киткән иде. Кадыйр исә Такташны кабатламый
гына бу канатлы шигырьнең дәвамын әйтеп бирде;
Кама ярларында эзлим сине,
Дулкын өсләрендә — күләгәң.
Мәхәббәтне юк диюче булса,
Андый кеше сине күрмәгән!
Бу да мәхәббәт дигән бөек хис турындагы канатлы сүз бит (мәхәббәт — любовь кына, сөю-
ярату гына түгел ул!).
Кадыйр чын мәгънәсендә Татарстан шагыйре:
...Кырларым күмелгән рәшәгә. Җырчы да. шагыйрь дә булма ди. Монда ту.
монда үс — яшә дә!
Туган телнең серләрен сизү шундый нечкә ки бу шагыйрьдә, аны башка тел ләргә күчереп тә
булмый кебек; Тукай әйтмешли, туган телдәге алтыннары коелып калыр кебек тоела.
Егерме-утыз җыентык чыгарып та бер генә чын шигъри сүз әйтә алмаган шагыйрьләр байтак
Бер генә җөмләсе белән гадәттән тыш шагыйрь икәнен раслаган
яшьләр бар Кадыйр — шундыйларның берсе. Аның тыгыз, киң мәгънәле шигырьләрен укып, үтеп
кенә китеп булмый, ул туктата, уйландыра:
Киләчәк барын бар,
Бу кеннәр юк анда.
(Беренче юлдан соң «ләкин» сүзе дә булырга тиеш иде. Автор аны төшереп кал дыра, чөнки ул сүздән
башка да бу ике юлдагы тирән мәгънә бик ачык аңлашыла). Бу бит асылда диалектик фәлсәфәнең —
«бер кергән агым суга икенче кабат кереп булмый» дигән фикернең, вакыт һәм пространство —
материянең яшәү формасы ул дигән фәлсәфи фикернең шигъри әйтелеше бит!
Кадыйр Сибгатуллин башкалардан аерылып торган чын шагыйрь буларак та, зирәк, акыллы
шәхес буларак та безнең Равил Фәйзуллинны хәтерләтә. Поэзиягә килү адымнарын мәктәптә үк бергә
башлаганнар алар. Безнең әдәби дөньябызда да аларның бергә булуларын, кулга-кул тотынышып
яшәүләрен күрәсем килә.