Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘННУР САФИН


Фәннур Сафин әдәбиятыбызга 1970 нче елларда килде. Ул
чагында әле яшь шагыйрь Казан университеты студенты иде.
«Казан утлары» журналы редакциясендә шигърият бүлеге
мөдире булып эшләгән чагымда Фәннур беренче тапкыр
редакциябезгә аяк басучылардан берсе булды.
Яшь авторның шигырьләре инде шул вакытта ук
игътибарга лаек иде. Соңгарак ул активрак яза, редакциягә
ешрак һәм кыюрак килә башлады.
Аның шигырьләре, хәзерге яшь шагыйрьләребез иҗатына
хас булганча, үзенчәлеге, оригиналлыгы белән шатландырды.
Икмәк һәм игенчеләр турындагы хезмәт батырлары
образларын чагылдырган шигырьләре янында яшьлек
романтикасы белән канатланган интим һәм гражданлык
лирикасы шигырьләре дә, тирән кичерешләр, фәлсәфи
уйланулар да яшь шагыйрь иҗатында күзгә ташланалар иде
инде.
Аның: «Кайт». «Яшь тай», «Нинди озын юл бу — гомер!..», «Бер адым», «Кеше юлга чыкса» дигән
шигырьләре белән бергә, шулар кебек үк тагын бик күп уңышлы әсәрләрен санап китәргә мөмкин
булыр иде.
Фәннур Сафинның үз талантын тагы да үстерүдәге, шигъри осталыкка ирешүгә омтылудагы
тырышлыгы анык күренеп тора. Ул һәр вакыт эзләнә һәм Хадисәләрне шигырьдә сәнгатьчә тасвирлап
бирү чараларын, формаларын «абуны, үзләштерүне үзенә таләп итеп куя. Төрле темаларны бәянлап
бирүдә еш кына кызыклы, ә кай- чакта көтелмәгән ачышлар ясый. Моны дәлилләп, Татарстан китап
нәшрияты тарафыннан 1976 елда чыгарылган аның беренче китабы «Кеше юлга чыкса»ны күрсәтергә
мөмкин.
Фәннур Сафин үсә торган, өметле, талантлы шагыйрь. Аңа яңадан-яңа уңыш- * лар, иҗат
шатлыгы, ак юл телибез.