ФАТИХ УРМАНЧЕЕВ
Фатих Урманчеев — галим-язучы. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре
буенча аны актив тәнкыйтьче дияргә була. /1әкин хезмәтләренең
эченә тирәнрәк кергән саен, аның төп өлкәсе халык иҗаты ик әнлеге
ачыла бара. Төп өлкәсе, яратып эшләгән, иң нык өйрәнгән өлкәсе. Бу
темага диссертация язганы өчен генә түгел, хезмәтләренең
характерыннан, рухыннан чыгып әйтәм бу фикерне.
Фатих Урманчеевка кадәр бу өлкәдә эшләүчеләр элек тә булган.
Элек тә дигәнем революциягә хәтле ук. Бөек Ватан сугышы
алдыннан һәм аннан соң, кимендә утыз-кырык ел буена Нәкый
Исәнбәт, Гомәр Баширов, Хәмит Ярми, Афзал Шамов кебек
язучылар, галимнәр татар халык иҗатын җыюда, туплауда, дөньяга
чыгаруда зур эш эшләделәр. Яшьләргә шулар әйбәт җирлек
тудырдылар. Фатих Урманчеевның таланты язучы буларак, галим
буларак шул нигез-җирлектә үсеп китте,
ике зур хезмәте бар: «Бәетләр турында монография» (8
табак), «Татар
халык эпосы» (17 табак). Болар арасында бигрәк тә «Легендалар
эзеннән» (бәет жанрының туу һәм формалашу тарихына карата),
«Халыкның күңел көзгесе», «Тарихи җырлар», «Совет чоры бәетләре- кызык. Галим Болгар чорыннан
алып хәзерге көнгә чаклы сузылган юлны күздән кичереп, дөнья хәтле материалны тари- хи-фәнни
анализлап, тикшереп, яңадан безгә бербөтен хәлендә, гомумиләштерелгән хәлендә күрсәтүне үз
алдына максат итеп куя шикелле Хезмәтләрен укыгач шундый фикер туа, шундый хис туа. Шушы
тирәнлеккә үтеп керү өчен, колачлау һәм җыеп әйтү өчен белем һәм эрудиция өстенә тагын бер сыйфат
кирәк дип уйлыйм Ул үз халкыңның тарихына, культурасына булган зур мәхәббәт, аның иксез-чиксез
рухи байлыгы белән горурлану хисе. Фатих Урманчеевның халык иҗаты турындагы мәкалә,
монографияләре күңелдә менә тагын нинди хис уята. Язучының осталыгы турында сүз барганда иң
шәп критерий шушы.