Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ЕГЕТ БЕЛӘН КЫЗ


Егет, кызның уң битеннән үбеп:
— Уң колагыңа бер сүз әйттем, ишеттеңме? — диде.
— Юк,— диде кыз.
Егет, аның сул битеннән үбеп:
— Сул колагыңа бер сүз әйттем, ишеттеңме? — диде.
— Юк, — диде кыз.
Егет, аның иреннәреннән үбеп:
— Ишеттеңме инде, сандугачым? — диде.
— Күптән шулай диләр аны, карлыгачым! — диде кшз.
ПЕНСИОНЕРЛАР СӨЙЛӘШӘЛӘР
— Доктор, мин нилектән авырый белмим икән?
— Яши белгәнгә күрә»
— Күрше, нихәл! Ни дип болай бер үзең генә балтаңны суга төшереп утырасың?
— Соң ни, гомер уза, кием туза, ә тунны сакларга кирәк.
— Былтыр кысканга быел эчемнән генә сине гаепләп йөримен. Ниһаять, хәзер синнән гафу үтенмөкче булдым. Дустым, зинһар гафу ит мине!
— Тапкансың эш! Эчеңнән генә гаепләвеңдә синең белән миңа — ии файда, ни зарар?
— Файдаеы юкның зарары күп: күңелеңдә җыела-өелэ килгән ачулар, тышка ташып чыгып, һичбер гаепсез кешеләргә барып тия.
— Мин көнанә Б—6 әтакан гына эчәм.
•— Китче?!. 70 кә җитсәң дәме?
— Мин сиңа чәй турында сөйлим лә!..
— Егет чагымда мин кызлардан кача идем, хәзер кызлар миннән качалар.
Е
— Сине өйләнергә җыена дип сөйлиләр, дөресме? Акылыңнан
шашмыйсыңдыр ич?
— Бик шашар идем дә бит, башта шашарлык акылның үзен булдырасы бар
шу-у-л!..
— Бер япь-яшь кызга өйләндем, малай, котла үземне!
— Әйтәм җирле бик боек күренәсең!.. Туфрагың җиңел булсын!..
Җөмләләр
Кешеләр үлсәләр дә яшиләр, үлмәсәләр дә яшәмиләр.
Кешене тактсызлыкта гаепләгәндә дә тактсызланма.
Егет кешегә җитмеш җиде уй да аз, бер туй да җиткән.
Яраткан эшең, кайгырткан кешең булмаса — үл генә!
,Жигули»ем җигүле,— ди-ди торгач, үзең тугарылып калма.
Тырнаклары кып-кызыл, күңелләре кап-кара: һич кайгыртмый уңны-сулны
— упкынга төшеп бара.
Комың коелып беткәндә дә комсызланма.