Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ —
ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕ
КПССнын Татарстан өлкә комитеты бюросы
һәм ТАССР Министрлар Советы карары белән
Г. Тукай исемендәге республика премиясе
Татарстан АССРның Г Тукай Исемендәге
Дәүләт премиясе дип үзгәртелде. Комитетның
түбәндәге янартылган составы расланды:
М. X. X ә с ә н о в (председатель), И. Н. Алиев
.(председатель урынбасары), Г С Сабирҗанов
(секретарь!, Ш. Р Агеев, С. С. Айдаров, И. Н
Алексеев. М. М. Эмиров, Г. А. Ахунов, Ш X Бнктн
меров, Ю М Воронин, Н. К Даутов, Н Г Жиһанов,
Р А. Жиһаншнна, А Г Кадыйрова, А С.
Миңдубаев, М. М Мусин, М К Мөхәррәмов, Ф Г
Надиров, 3 Ш Нуретдинов (Зәки Нури), Г А
Паушкин, М М Таншев, Ә И Тумашев. Ю. С.
Федотов, II Ш Хә кнмова, 111 X Хамматов, Р А
Шәмсетди- нова. 10 Б Щелыванов, X. А Якупов.
М 3 Яруллин.
Г. КАМАЛНЫҢ 100 ЕЛЛЫК
ЮБИЛЕЕ ХӨРМӘТЕНӘ
Шушы елның 5 январенда Г Камал
исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт
академия театрында татар әдәбияты классигы,
драматург, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать
эшлеклесе Галнәсгар Камалның тууына 100 ел
тулуга багышланган тантаналы кичә булды
Кичәне кереш сүз белән Татарстан
Язучылар союзы идарәсе председателе, СССР
Верховный Советы депутаты Гариф Ахунов
ачты. Галнәсгар Камалның тор мышы һәм
иҗаты турында ТАССР куль тура министры И Н
Алиев сөйләде
Тантаналы кичәдә Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумы Председателе
С. Г. Батыев, КПССнын өлкә комитеты икенче
секретаре В С. Дергунов, КПССнын өлкә
комитеты секретаре М Ф Вәляев, КПССнын
Казан шәһәр комитеты беренчё секретаре Р М.
Муснн, профсоюзларның Татарстан өлкә
советы председателе С. Г. Сафин, ВЛКСМның
өлкә комитеты беренче секретаре Ш Р. Агеев,
КПССнын өлкә комитеты бюросы членлыгына
кандидат Социалистик Хезмәт Герое Г. Ә.
Әсхәдуллнн катнашты
Соңыннан Татарстан сәнгать осталары
катнашында зур концерт булды, Г. Камал
әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият Һәм тарих
институтының конференц- залында фәнни
конференция булды. Анда галимнәр, язучылар,
сәнгать эшлеклеләре катнашты. Юбилярның
күп кырлы иҗади эшчәнлеге турында
профессор М. К. Мөхәррәмов, өлкән фәнни
хезмәткәрләр А. Г. Ә.хмәдуллин, Б. Гыйззәт,
профессор П Г. Ннгьмәтуллина һәм Казанның
башка галимнәре докладлар ясады
Фәнни конференциядә КПССнын өлкә
комитеты секретаре М Ф Вәлиев. ТАССР
Министрлар Советы Председателе урын-
басары М. X. Хәсәнов, КПСС өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире М М Мусин катнашты.
Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар
дәүләт академия театрында Гали- әсгар
Камалның «Банкрот» исемле музыкаль
комедиясе буенча эшләнгән яңа спектакль
премьерасы күрсәтелде. Әсәрне сәхнәгә
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Празат Исәнбәт куйган, рәссамы — ТАССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе. Г Тукай
премиясе лауреаты Әнәс Тумашев Спектакльгә
музыканы Фуат Әбүбәксров язган, биюләрне
Татарстанның атказанган артисткасы Анна Га-
цулнна әзерләгән
Казан театр училищесы студентлары
драматургның «Беренче театр» пьесасы буенча
спектакль куйдылар. Әсәрне Пра- заг Исәнбәт
сәхнәләштергән. Спектакль юбилей көннәрендә
— данлы датага багышланган тантаналы
кичәдә күрсәтелде Кичәдә шулай ук Г Камалның
шигырьләре дә яңгырады Драматургның тормы-
шы һәм нжат эшчәнлеге турында сәнгать
фәннәре кандидаты X Кумысников сөйләде.
ШАМИЛ УСМАНОВНЫ
ХӨРМӘТЛӘҮ КИЧӘСЕ
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры бинасында танылган татар совет
язучысы, күренекле хәрби- политик эшлекле
Шамил Усмановның тууына 80 ел тулуга
багышланган тантаналы кичә булды Анда
партия, совет, җәмәгать оешмалары, хезмәт
коллективлары вәкилләре, әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре, сугыш һәм Совет Армиясе
ветераннары, әдәбият сөючеләр катнашты.
Кичәне кереш сүз белән Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов
ачты. Ш Усмановның тормышы һәм иҗаты
турында филология фәннәре кандидаты
Альберт Яхин сөйләде.
Тантаналы кичәдә КПСС өлкә комитеты
секретаре М. Ф Вәлиев. КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М М.
Мусин катнашты.
ЯЗУЧЫ ТУГАН АВЫЛДА
Күренекле дәүлә+ эшлеклесе, ялкынлы
публицист һәм язучы Шәһит Әхмәднев- нен
тууына 90 ел тулуны республикабыз
җәмәгатьчелеге киң билгеләп үтте Чис- тай
районы. Татар Ялтаны авылында ул аеруча зур
җанлылык белән узды. Чөнки Ш Әхмәдиев
шунда туып-үскән, мәктәп салдыруда башлап
йөргән Олы юбилей уңае белән язучы туган
авылда зур кичә булды Анда Ш Әхмәдневнең
тормыш һәм ижат юлы турында доклад
сөйләнде Аннары укучылар язучының
әсәрләреннән өзекләр укыдылар
ЯҢА ГАЗЕТА
Яна елның беренче көнендә рус телендә «Кичке
Казан» («Вечерняя Казань») газетасының
беренче саны чыкты Ул казан- лыларны һәм
Казан кунакларын башкалабыз тормышы белән
даими таныштырып барачак.
ЕГЕРМЕ ЕЛЛЫККА БАГЫШЛАП
Мәскәүнен П И Чайковский исемендәге концерт
залында РСФСР Язучылар союзының пленумы
булып узды РСФСР Язучылар союзы
оештырылуга 20 ел тулуга багышланган
пленумга күп милләтле Россия әдәбиятының
күренекле вәкилләре җыелды Татарстаннан
Сибгат Хәким, Афзал Шамов Зәки Нури, Атилла
Расих, Әдип .Маликов. Равил Файзуллин һәм
Ли- рон Хәмндуллин катнашты Бу форумда
КПССнын XXV съезды карарлары яктылыгында
әдәбият һәм тормыш дигән темага С Михалков
доклады буенча фикер алышулар үткәрелде
Анда берничә ел РСФСР Язучылар союзы
идарәсе секретаре булып эшләгән шагыйрь С.
Хәким чыгыш ясады.
КОНКУРСЛАР
♦ *
ВЛКСМнын өлкә комитеты һәм «Ялкын»
журналы, Татарстан комсомолының 60
еллыгына багышлап, иң яхшы шигъри
әсәрләргә ябык конкурс игълан итте Конкурсның
девизы — «Комсомолда туганнар».
Конкурска җибәрелгән әсәрләр (шигырьләр.
шигырь бәйләмнәре, поэмалар һ 6 ) Татарстан
комсомолының бай тарихын. бүгенгесен, данлы
эшләрен күпьяклап тасвирларга, үсеп килүче
яшь буында пролетар интернационализм,
патриотизм. Коммунистлар партиясе эшенә чын
күнел- дән бирелгәнлек хисләре тәрбияләргә
тиеш
Конкурс 1979 елның ахырына кадәр дәвам
итәчәк.
Җиңүчеләрне түбәндәге премияләр көтә
беренче (бер) — 100 сум. икенче (бер) — 75 сум.
өченче (бер) — 50 сум
* *
ВЛКСМ өлкә комитеты. Республиканың
тынычлыкны яклау комитеты һәм «Яшь
ленннчы» газетасы редакциясе балалар өчен
иң яхшы хикәяләргә һәм пьесаларга ачык
конкурс башлап җибәрде. Конкурста
катнашучыларның әсәрләре түбәндәге
темаларга багышланырга тиеш, пионер
отрядлары, кызыл эзтабарлар, тимурчылар,
«Аҗаган» уены, табигатьне саклау, укучы-
ларның хезмәт бригадалары, тынычлык өчен
көрәш, малайлар белән кызлар ара- ' сындагы
дуслык, интернациональ дуслык, социалистик
җәмгыять тәртипләрен бозучыларга каршы
көрәш һ. б
Хикәяләрнең һәм бер пәрдәле пьесаларның
күләме — машинкада басылган 7 биттән алып
17 биткә кадәр Күп пәрдәле пьесаларның
күләме 10 биттән алып 30 биткә кадәр
Конкурс 1979 елның 20 иче октябрена кадәр
дәвам итә
Җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр биреләчәк:
Иң яхшы хикәяләр өчен беренче бүләк— 250
сум, икенче бүләк—100 сум, өченче бүләк — 75
сум.
Иң я.хшы пьесалар өчен: беренче бүләк— 250
сум, икенче бүләк—150 сум, өченче бүләк —
100 сум.
МОНГОЛИЯ КУНАГЫ КАЗАНДА
Монголия Халык Республикасының Мәс- кәүдә
«Тәрҗемә өлкәсендә яңа уңышлар» дигән
халыкара симпозиумда катнашкан язучысы
Шугэр Цэрэндуламын Казанда булып китте
Беренче тапкыр ул Казанда 1976 елның көзендә
булган иде.
Шугэр монгол укучысының татар әдәбияты
белән таныш булуы турында сөйләде Герой
шагыйрь Муса Җәлил әсәрләре әдипнең тууына
70 ел тулу уңае белән монгол телендә басылып
чыккан, хәзер аның икенче тулырак басмасы
чыгачак. Монголия Язучылар союзы тәкъдиме
белән күренекле татар әдибе Гомәр Бәши-
ровнын «Туган ягым — яшел бишек» повесте
монгол теленә тәрҗемә ителә
Шугэр - филология фәннәре кандидаты.
Хәзерге көндә «Иске язулы монгол китабы»
дигән темага докторлык диссертациясе өстендә
эшли Аның Казанга килүенең төп максаты да
үзенең гыйльми эшчәнле- генә бәйләнгән иде
Монгол галиме Казан университетында XIX
йөздә монголистика фәненең үсеше, монгол
теле буенча I эшләгән профессор О М
Ковалевский, А. В Попов хезмәтләре белән,
Казанда монгол те лендә басылып чыккан
китаплар белән. Казан матбагачылыгы тарихы
белән танышты, татар галимнәре белән
очрашты, театрларда булды
ЕЛЛЫК ПРЕМИЯЛӘР
Шагыйрь Равил Фәнзуллинга 1978 елда
«Литературная Россия» газетасында басылып
чыккан «Күкләр биек» исемле шигырьләр инклы
өчен редакция бүләге бирелде. *
Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин «Литературная
газета»да басылып чыккан тән» кыйть
мәкаләләре өчен шулай ук газетаның еллык
премиясенә лаек булды
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Язучылар союзы партия оешмасының чн-*
раттагы ачык җыелышы шагыйрь Ренат Харис
иҗатын тикшерүгә багышланды Филология
фәннәре докторы Н. Г Юзиев докладында Р
Харисның татар совет поэзиясенә алтмышынчы
елларның уртасында аяк басуын һәм
җитмешенче еллар поэзиясендә төпкә җигелеп
тартучы шагыйрьләрнең берсе булып өлгерүен
билгеләп үтте Җыелышта Ренат Харис үзенең
ижат планнары турында язучылар алдында
хисап бирде, рус һәм татар телләрендә
шигырьләрен укыды Фикер алышуларда Гариф
Ахунов, Сибгат Хәким. Риза Ишморат, Нәби
Дәүли. Ринат Мөхәммәдиев катнашты.
*
Проза секциясенең отчет-сайлау җыелышында
ике еллык эш турында отчетны секция бюросы
секретаре Марсель Галиев ясады. Фикер
алышуларда Гариф Ахунов, Фарваз Миңнуллин,
Фатих Хөсни. Гәрәй Рәхим, Мөхәммәт Мәһдисв,
Атилла Расих, Әмирхан Еники һ. б. язучылар
катнашты Секция бюросының председателе
итеп язучы Атилла Расих, секретаре итеп
Марсель Галиев, бюро членнары итеп М
Мәһдиев. Р Мостафин. Г. Рәхим, К - Тимбикова
һәм Ә. Гаффар сайланды. *
Балалар әдәбияты секциясенең эшләгән
эшләре турында секция бюросы җитәкчесе
Адлер Тимергалин сөйләде. Җыелышта
катнашучылардан Шәүкәт Галиен. Фарваз
Миңнуллин. Шамил Рәкыйпов. Ләбибә Их-
санова. Роза Хафизова. Госман Бакнров.
шагыйрьләр Хәкимҗан Халиков. Мәрзия
Файзуллина һ. б. әдипләр секция бюросының
эшенә уңай бәя бирделәр Секция бюросының
председателе итеп язучы Адлер Тимергалин.
бюро секретаре итеп шагыйрь Роберт
Миңнуллин. бюро членнары итеп Шәүкәт
Галиен, Ләбибә Ихсанова. Шамил Рәкыйпов.
Разил Валиев һәм Равил Кукушкин сайланды.
* *
Язучыларның 1978 елгы проза әсәрләрен,
шулай ук очеркларны һәм публицистик яз-
маларны тикшерүгә багышланган гомуми
җыелышын филология фәннәре кандидаты
тәнкыйтьче Флүн Мусия ачып җибәрде Узган
елгы роман, повестьлар, хикәяләр турындагы
докладны филология фәннәре кандидаты
Рифат Свирнгнн сөйләде Язучы Диларә
Зөбәероваиыц чыгышы очеркларга һәм
публицистик әсәрләргә багышланды Рифат
Свирнгнн доклады, нигездә, 1978 елда «Казан
утлары» журналында басылган әсәрләргә
анализ бирүгә корылган иде. Докладчы
Габдрахман Әпсәләмов- ныц «Агыла болыт»
романына тукталды, шулай ук Фатих
Хөснинең—«Картая белми картлык». Шәйхи
Маннурның — «Чын сөю бармы?». Гәрәй
Рәхимнең — «Саргаймагыз. каштаннар!».
Әхмәт Сәйфетдинов- ныц—«Җырла, иркәм».
Рәфкат Кәпами- нен — «Очар кошлар белән
янәшә», Кояш Тнмбккованып — «Агым
уртасында». Мөхәммәт Мәһдиевнең — «Кеше
китә—жыры кала». «Тәүфикъ Әйдннен—
«Божра». Бар» лас Камаловның — «Ярсөяр
әрәмәсе» повестьларына жентекле бәя бирде,
әлеге әсәрләрдәге уңай һәм кимчелекле
якларны күрсәтеп үтте. Ул шулай ук М.
Хәбибуллин. Р Мингалимов. М Маликова. Ф
Хужиәх- мәтова, Н Гыйматдииова һ б авторлар-
ның хикәяләрен тикшереп, хикәя жанрында
мәгълүм алга китеш барлыгын билгеләде Фикер
алышуларда катнашкан Фатих Хөсни. Мирсәй
Әмир. Марсель Зарипов. Рафаэль Мостафин.
Атилла Расих. Шәйхи Маннур. Гариф Ахунов
әсәрләрне ндея-ху- дожество эшләнешләре
ягыннан җентекләп тикшерделәр, әдәби
осталыкны арттыруга игътибар өзлексез көчәя
барырга тиешлекне басым ясап әйттеләр
Публицистикада җылылык, самимилек җитмәү
зур кимчелекләрнең берсе булуы искәртеп
үтелде Очерклар һәм публицистик
язмаларының авторлары, уңай якларны калку
итеп күрсәтү белән бергә, кимчелекләргә каршы
да аяусыз булырга тиешләр, диелде.
Союзный яшь язучылар белән эшләү ко-
миссиясе яшь авторларга практик ярдәм
күрсәтүнең төрле формаларыннан файдалана
Шундый эшләрнең берсе — индивидуаль
семинарлар уздыру. Соңгы вакытта уздырылган
семинарларның чнраттагысы яшь шагыйрьләр
Ркаил Зәйдуллин (Чувашстан) һәм Ләнс
Зөлкарнәев (Башкортстан) иҗатына
багышланды Тикшерүдә шагыйрьләр һәм
язучылар Гариф Ахунов. Илдар Юзе- ев.
Фарваз Миңнуллин. Туфан Миңнуллин, Аяз
Гыйләҗев. Вакыйф Нуруллин. Адлер
Тимергалин. Рәдиф Гатауллин. Гәрәй Рәхим.
Рөстәм Мингалимов. Роберт Миңнул- лнн/
Фәннур Сафнн. Мансур Вәлиев катнашты Алар
әле урта мәктәптә генә укучы яшь
шагыйрьләрнең әсәрләрен җентекләп
тикшерделәр, анализ ясадылар, киңәшләр
бирделәр, әсәрләрен вакытлы матбугатта
чыгарырга тәкъдим иттеләр
ЯШЬЛЕК БӘЙРӘМЕ
Күптән түгел Түбән Кама җәмәгатьчелеге «Кама
таинары» әдәби берләшмәсенең унъеллыгын
бПягеләп үтте Яшьләрчә дәрт белән эшләп
килүче бу берләшмә бик хаклы рәвештә
түбәнкамалыларнын мәхәббәтен казанды Ул —
культура чараларын үткәрүдә җирле партия һәм
совет оешмаларының якын булышчысы
Берләшмә үзенең эшләү дәверендә Разил
Вәлиев. Фәннур Сафнн. Айдар Хәлим һәм
Әхмәт Гадел кебек шагыйрьләрне үстереп
чыгарды Берләшмә эшендә (башлыгы Рахмай
Хисмәтуллин) яшь иҗатчылардан Мөхәммәт
Шәйхи. Рифкат Имаев, Кави Зиннатуллин.
Нәфисә Га- фиятова. Фәтхулла Абдуллин.
Камнл Гыйльмуллнц. Миз.хәт Хәбибуллин актив
катнашалар, актив иҗат итәләр Берләшмәнең
иҗат бәйрәме кичәсендә Казаннан шагыйрьләр
Равил Фәйзуллнн. Фәннур Сафнн. Әхмәт Гадел.
Госман Садә, тәнкыйть че Мансур Вәлиев.
Чаллыдан шагыйрь Хәниф Хесиуллии
катнашты Кичәдә берләшмәгә актив булышучы
һәм аның эшендә турыдан туры катнашучы
иптәшләргә Татарстан Язучылар союзы
идарәсенең. ВЛКСМ
елкә комитетының Почет грамоталары тап-
шырылды. Кичә «Яшьлек» жыр һәм бию
ансамбле, татар халык театры артистлары,
үзешчән сәнгать осталары чыгышы белән
тәмамланды. Түбән Каманың 44 нче про-
фесснональ-техннк училищесында, 5 нче ■урта
мәктәптә, «Татэнергострой» идарәсендә, 2 нче
шәһәр больницасында да шулай ук әдәби-
музыкаль очрашулар уздырылды.
ШАГЫГГРЬ — ПОЧЕТЛЫ колхозчы
Шагыйрь Шәүкәт Галиев хезмәт Юлын туган
колхозында башлый. Ул монда, бигрәк тә Бөек
Ватан сугышы елларында ару- талуны белми
иген игә, Олы Бакырчы ба- ’ суларыннан
фронтка олау-олау ашлык озата. Шагыйрьнең
50 еллыгы уңае белән якташлары ана Мулланур
Вахитов исемендәге колхозның Почетлы
колхозчысы дигән мактаулы исем бирделәр.
* ♦
Язучы Шамил Рәкыйпов Белоруссия ОСР һәм
Белоруссия Коммунистлар партиясе
оештырылуга 60 ел тулу уңае белән МНнскида
үткәрелгән тантанада катнашты, Барановичи
шәһәрендә булды. Ул шәһәрнең төрле
мәктәпләрендә очрашулар уздырды, белорус
радиосы буенча чыгыш ясады. Бөек Ватан
сугышы каһарманы Иван Кабушкин музеенда
элекке партизаннар белән очрашып, легендар
Жан турындагы повестена өстәмә
мәгълүматлар туплады.
СТУДЕНТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Казан педагогия институтында татар
шагыйрьләре белән очрашу кичәсе уздырылды
Очрашуга шагыйрьләр Равил Фәй- зуллнн,
Рәдиф Гатауллин. Разил Валиев, Фәннур
Сафин һәм Роберт Мнңнуллнн килгән иде
Кичәне Рәдиф Гатауллин алып барды
Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен
укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр.
автографлы китаплар сатылды.
ижхди ДУСЛЫК
Арча культура йорты каршында эшләүче халык
университетының театр факуль теты үзенең
беренче занятнесен Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры артистлары белән
очрашуга багышлады. Аида СССРның халык
артисты Ш Бикти- меров, ТАССРның халык
артистлары һ Солтанов, М Минлебаева, Г.
Камалова. Г Фәтхуллнн, ТАССРның атказанган
артистлары Г. Исәнгулова, Н. Ихсанова, И.
Баһманов, ТАССРның атказанган куль тура
работнигы Р Сафиуллин һәм башка артистлар
катнашты Театр директоры Ә. Хөсәенов
тыңлаучыларны коллективның эшчәнлеге, ижат
планнары белән таныштырды. Соңыннан
тамашачыларга төрле спектакльләрдән
өзекләр күрсәтелде.
Казан дәүләт университеты каршындагы татар
театры үзешчәннәре, театр музее белән
танышканнан соң, театрның баш режиссеры,
РСФСРнын һәм ТАССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе, Г Тукай премиясе лауреаты
Марсель Сәлимжанов белән очраштылар
Әңгәмә вакытында М Сә« лнмжанов режиссер
профессиясе һәм аның үзенчәлекле яклары,
театрның иҗат планнары турында сөйләде,
студентларны кызыксындырган сорауларга
җаваплар бирде. Аннары театр сәхнәсендә
Василий Шукшинның «Әшнәләр* исемле
сатирик комедиясе буенча эшләнгән спектакль
күрсәтелде. Соңыннан спектакль турында
фикер алышу булды.
«ОЛЫ ЮЛНЫҢ МАЯКЛАРЫ»
Бөтенроссня театр жәмгыятенен Татарстан
бүлеге һәм сәхнә ветераннары советы
Актерлар йортында татар әдәбияты һәм
сәнгате тарихы турында сөйләүче «Олы колның
маяклары» исемле әдәбн-му- зыкаль кичәләр
оештырып килә. Шул кичә ләрнең чираттагысы
1930 нчы еллардагы татар культурасына
багышланган иде.
Кичәдә Татарстанның халык артисты Хәким
Сәлнмҗанов утызынчы елларда Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә барган спектакль ләр һәм шул чорда
ижат иткән артистлар турында кызыклы
истәлекләре белән уртаклашты Ә язучы
Габдрахман Минский драматург, театр һәм
тамащачы арасындагы мөнәсәбәтләр турында
сөйләде. РСФСРнын атказанган сәнгать
эшлеклесе, ТАССРның халык художнигы, Г
Тукай премиясе лауреаты Бакый Урманченың
театр декорациясе сәнгате, утызынчы елларда
ачылган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы
күргәзмәсенең Татарстан павильонын салуда
һәм бизәүдә катнашкан архитекторлар,
художниклар иҗаты турындагы истәлекләрен
тамашачылар бик яратып тыңладылар. Музыка
белгече Зәйнәп Хәйруллинаиың чыгышы 30 нчы
еллардагы музыка сәнгате үсешенә,
Татарстанда ижат оешмалары һәм кол-
лективлары барлыкка килү тарихына ба-
гышланган иде.
*
* *
Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе,
драматург Туфан Миңнуллнн- ның «Яшьлегем-
юләрлегем» исемле пьесасы буенча эшләнгән
спектакль күрсәтте. Соңыннан тамашачылар
конференциясе үткәрелде. Чыгып сөйләүчеләр
әсәр һәм артистларның уены турында төпле
фикерләр әйттеләр, әхлак темасына
багышланган бу спектакльне уңай яктан
бәяләделәр. Конференциядә Әлмәт язучылары
да катнашты.
Баулы эшчеләр поселогының 14 нче авыл урта
профессиональ-техник училищесында әдәби
кичә уздырылды Кичәдә драматург Сәет
Кальметов, әдәбият берләшмәсе членнары яшь
әдипләр Факил Зәйнагытдинов һәм Сәгадәт
Әхмәтшин үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре
өчен РСФСР Верховный Советы Прези-
диумының 1979 ел, 6 февраль Указы белән
язучы Нурихан Садрилман улы Фәттахов- ка
(Нурихан Фәттахка) РСФСРның атказанган
культура работнигы дигән мактаулы исем
бирелде.