Логотип Казан Утлары
Повесть

АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР


Сүз башы
омга көн идс Эш сәгате тәмамланып килә. Ә алда
Vdlr ике көн ял’ Шнмбә көн балыкка барырга плануй jwU лаштырып торам, якшәмбедә балаларны курчак театрына алып барырга ниятләп куйган идем. Өс-тәлемдәге кәгазьләрне җыештырып, инде кайтып китәргә дип торганда, газетабызның баш редакто- L * У РЬ| Ү3 бүлмәсенә чакырып кертте. Хәл-әхвәлне co-
ЬУуЧКуГхжмЛ рашты. Балаларның ничек укуы, хатынның кәефе белән кызыксынды. Инде кайчаннан бирле алты жан (өч бала, хатынның әнисе, хатын белән без —икебез) бәләкәй генә ике бүлмәле фатирда чиләнүебезне бик әйбәт белеп торса да, фатир хакында да сораштырды. Тәгаен генә өзеп әйтмәсә дә:
— Да, да, моны онытмаска кирәк, — дип, мине өметләндереп, өстәлендәге календарена нидер язып куйган булды.
Ләкин мин бик яхшы белеп торам: болар берсе дә баш редакторны чынлап торып кызыксындыра торган нәрсәләр түгел, һрм бу хакта аның мина беренче кат кына әйтүе дә түгел. Болары аның кереш сүз генә. Төп сүзен ул хәзер әйтәчәк. Әнә ул, һич кирәге булмаса да, өстәлендә яткан алтын каләмле ручкасын алды. Гомерендә беренче тапкыр күргән шикелле итеп, аны әйләндерә-әйләндерә карарга кереште. Димәк, шефның миңа ниндидер йомышы булачак. Андый чакта гел шулай ручкасын1 бик җентекләп тикшерә ул. Әнә, ниһаять, үзенә кирәкне башлады:
— Бик ашыгыч кына эшләп аласы бер бик мөһим эш килеп чыкты бит әле, иптәш Хәкимов. Дөрес, мин аны берәр бүлек мөдиренә яки берәр сотрудникка да куша алган булыр идем. Ләкин синең редакциядә иң тәҗрибәле, иң оператив журналист булуыңны искә алып, мин аны бу юлы сиңа тапшырырга булдым. Елгырлыгың бар, кешеләр белән уртак тел...
Китте мине мактап, китте мактап-1—чыдап кына тор! Канатым булса, очып китәр дәрәҗәгә китереп җиткерде бу мине. Шуннан ары түзмәдем:
— Кая барырга кирәк соң. Фәлән Фәләнеч?—дип сораганымны үзем дә сизмичә калдым.
К. районының бер сыер савучысына Хезмәт Герое исеме, бер колхоз председателенә Октябрь Революциясе ордены, бер председателенә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелү турында карар килгән икән дә, безнең шеф мине шуларның берсе — Хезмәт Герое турында очерк язып кайтырга жнбәрмәк булган икән.
Кирәк икән — кирәк инде. Мондый чакта балыкка, театрга барасы бар дип вакланып торып булмый. Мин аңа
— Баруын барырмын, Фәлән Фәләнеч, тик, өйгә сугылып, хатынга әйтеп китәсе булыр бит, — диюдән башка бернинди каршы сүз әйтә алмадым.
Ул шундук машинасын чакыртты да мине өйгә кайтып, хатынга әйтеп китәргә җибәрде. Ә үзе шул арада миңа поездга билет юллый- торырга булды:
— Мин барысын да сөйләшеп куярмын, вокзалда депутатлар бүлмәсенә керерсең дә... Хәер, сиңа күп сөйләп торасы юк, үзең дә белерсең инде андый гына нәрсәләрне. Кермәгән тишеге юк. ачмаган ишеге юк, дип тикмәгә генә мактамыйлар бит үзеңне, — дип кул биреп озатып калды.
Дөрес әйтә ул, каһәр. Эшкә тотынсам, кайберәүләр шикелле как- тым-суктым гына йөрмим инде анысы. Ничә.ел шушы редакциядә эшләп, үземә кушылган бер генә эшне дә җиренә җиткермичә калган чагымны мин үзем, мәсәлән, хәтерләмим. Шулай ук шеф та хәтерләми торгандыр андый нәрсәне. Булмаганны ничек хәтерләмәк кирәк? Белә ул безнең шеф ашыгыч һәм мөһим эшләрне кемгә кушарга!. Тик шунысы гына миңа бик үк ошап бетми: мактаганда гел ялгызымны гына чакыртып мактый ул. һәм үзенә кирәк булганда, йомышы төшкәндә генә мактый. Ни була инде алтынга тиң шушы сүзләрен бөтен коллектив катнашында үткәрелә торган редакция җыелышларында яки һәр көн иртән үткәрелә торган планерка вакытларында әйтсә. Ә ул алай итми. Әллә коллектив алдында мактап мине бозудан курка микән?.. Хәер, монысы мәсьәләнең формаль ягы гына инде. Шеф тикле шеф үзе мактагач, кайда һәм кайчан мактаса да, барыбер түгелмени?..
Шеф сүзендә торган, мин өйдән әйләнеп вокзалга барып җиткәнче билет мәсьәләсен хәл итеп куйган иде.
Гадәтем шундый: берәр районга берәр кеше турында материал язарга дип баргач, иң элек район газетасы редакциясенә кереп, аның редакторы яки инде күп еллар шул редакциядә эшләгән берәр әдәби хезмәткәр 4>елән киңәшәм. Чөнки алар үз районнарындагы хезмәт алдынгыларын гына түгел, бөтен бала-чагасына, карт-корысына кадәр бик яхшы белеп торалар. Бу юлы миң күптәнге танышым, инде унбиш ел буена редакциянең авыл хуҗалыгы мөдире булып эшләп килүче Нәҗип Нәбиев янына кердем. Герой турында язу өчен эшне кайдан һәм ничегрәк башлыйм икән дип киңәш сорадым.
Нәҗип башта җәенке кызгылт борыны өстендәге түгәрәк тар кысалы, модасы инде күптән чыккан күзлеген рәтләп куйды. Аннары ике иренен дә алга сузып, аларны сул кулы белән учлап, беркавым уйланып торды. Шуннан соң гына:
— Дөресен әйткәндә, бүләкләнүчеләрнең өчесе дә очерк герое булырга лаеклы кешеләр, Хатип дус. — диде. — Өчесе дә, гәҗитчә итеп әйтсәк, заман геройлары. Тормышны әйдәп бара торган кешеләр. Ә син шуларның Герой исеме алганы турында язарга дип атап килгәнсең икән. Үз теләгенме бу, әллә редакторың шулай куштымы?
— Ул да кушты, үземнең дә ният шундыйрак инде.
Нәжип сыек зәңгәр күзен бер ноктага төбәп уйланып торды да әйтте:
— Ә минем үземне Вәлиев Булат язмышы ныграк кызыксындыра.
Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Синең урында булсам?.. ф
Мин аптырабрак калдым: ь
— Башкалардан аның кай ягы артык?
Нәжип миңа күзлек астыннан гына шактый усал итеп карап куйды: 1
— Туктале, син мәсьәләне шулай кирегә борырга маташма әле. = Артыклык-кимлек турында нинди сүз булырга .мөмкин бу очракта. Бу- § лат агай председатель булып инде егерме дүртенче елын эшли. Әйтер- S гә генә ансат бит егерме дүрт ел дип! Ул егерме тапкыр егерме бишәр * сыеры, егерме комбайны, утыздан артык тракторы, утызлап машина- 2 сы, тагын әллә никадәр катлаулы техникасы һәм шуларны эш- 2 ләтүче йөзләрчә кешеләре булган хуҗалык белән идарә итә. Ә бит $ ул кешеләрнең һәркайсының үз холкы, үз фигыле бар. Икенче ф төрле итеп әйтсәк, алар һәркайсы үзенә бер шәхес. Менә шуннан _ үзең чамала инде аның эше ничегрәк икәнен. Шунысын да онытма Z бу орден Булат агайның тыныч хезмәттә алган беренче ордены. Егер- ~ ме дүрт елга бер орден әллә ни күп түгел, әлбәттә. Ләкин үл орденның бәясе бик кыйммәткә төште аңа. Аның урынында башка берәү булса. Z белмим, түзәр иде микән. Ниләр генә күрмдде дә, ниләр генә кичер- * мәде инде аның башкайлары. Хәтта эш шуңа барып җитте, парт- “ билетыннан мәхрүм калган чаклары булды ул кешенең. Ләкин сынма- * ды да, сынатмады да. Беләсеңме, Хатип, чын мәгънәсендә заманча э!н 2 алып бара торган, коммунист исемен йөртергә чын мәгънәсендә лаеклы * булган кешеләр турында уйлаганда мин һәр вакыт иң элек шул Булат 2 агайны күз алдыма китерәм.Үзем дә хыялланып куям мин аның хакында берәр шәп очерк язарга иде дип. Ләкин мин инде журналистика факультетын әле яңа гына тәмамлап чыккан һәм бөтен халыкны шаккатырырлык әйберләр язам дип кодрәтләнеп йөрүче яшь фантазер түгел. Үз хәлемне үзем беләм: күпме генә тырышсам да. үзем теләгәнчә һәм Булат агай хезмәтенә лаеклы итеп яза алмаячакмын, әйбәт материалны әрәм генә итәрмен шикелле. Ә менә син шул эшкә алынсаң, мин ышанам, матур гына бер әйбер язып чыгарыр идең. Синең...
— Булды, Нәҗип, артык бер сүз дә әйтмә, булды, ышандырдың! — дидем мин, аның әле һаман хисләнеп дәвам итәргә чамалавын сизенеп.— Мин синең ул председателең янына барырга риза. Тик әйт әле: аны ни өчен партиядән чыгарганнар иде?
— һо-һо, Хатип, — диде Нәҗип, — катлаулы сорау бирдең син миңа, агай-эне. Бик буталчык һәм озын тарих ул. Дөресен генә әйткәндә, мин аның нечкәлекләрен үзем дә яхшылап белә алганым юк әле. Әйдә, бу мәсьәләдә син мине тинтерәтмә инде. Баргач үзеннән сорашып белерсең. Бәлки әле бер баруда гына эшеңне бетерә дә алмассың. Бәлки тагын берничә тапкыр килергә кирәк булыр!
— Минем алайлар итеп йөрергә ара юк рул, Нәҗип миңа баруы- кайтуы белән нибары ике көн вакыт бирде шеф. Берсекөнгә очерк аның өстәлендә булырга тиеш.
Нәҗип, гадәтенчә, күзлеген рәтләп, иңбашын сикертеп куйды Алай булса, барып йөрүеңнең кирәге дә юк. Бер көндә генә син аннан, белмим, нәрсә генә ала алырсың икән? Алай бик тиз генә ачылып китә торган кеше түгел ул, агай-эне!
Монысы инде җитди сәбәп иде. Журналист өчен аз сүзле кеше белән эш итүдән дә уңайсыз нәрсә юк. Була шундый вакытлар, син аның турында язарга дип төбәп килгән кешеләр үзләренең әлеге шул дәш-
мешлеге аркасында бер якта торып кала, ә син хезмәт нәтиҗәләре ягыннан аңа караганда шактый кайтыш булган бүтән кеше турында язып кайтасың. Чөнки анысы, эше уртачарак кына барса да. рәхәтләнеп. җәелеп сөйли белә, шуның белән синең күңелеңне җәлеп итә. Ә менә дәшмеш кешеләр каты чикләвек алар безнең өчен. Ләкин шул ягы бар әгәр син аларның күңеленә ачкыч таба алсан — ул чакта өс- теңә чикләвекле имән ава инде! Тик. кызганычка каршы, андыйлар алай еш туры килми шул безнең журналист халкына... Әлеге Булат дигәннәре дә шундый ачып булмас сандык түгел микән соН?
— Анысы инде синең үзеңнән тора, егетем, — диде миңа Нәҗип.— Әйтсәм әйтим, мин үзем, танышлыгыбыз инде ун елдан артык булуга да карамастан, аның күңел сандыгын ачтыра алганым юк әле. Әгәр ачтыра алган булсам, ихтимал, тәвәккәлләп үзем дә берәр нәрсә язган булыр идем...
Башта бик нык ымсындырып та соңыннан Нәҗип мине әнә шулай шикләндереп куйгач, көнчелегем кузгалды. «Колхоз председателенең дә телен чиштереп, күңеленә үтеп керә алмагач, нинди журналист ди мин!» — дип уйлап алдым да «Уңыш» колхозына юл тоттым...
Әмма Нәҗип хаклы булган икән. Мңн— академиклардан, космонавтлардан, хәтта чит ил капиталистларыннан интервьюлар алып, әйбәт кенә материаллар язып чыккан кеше — бу юлы Булат агайдан очерк дип әйтмим дә инде, хәтта юньлерәк мәкалә язарлык та мәгълүмат ала алмадым.
— Язасың бик килә икән, әнә, рәхим итеп, үзеңә кирәкле материалларны партком секретареннан, агрономнан, колхозның баш инженерыннан. ферма мөдиреннән, бухгалтериядән алырга мөмкин. Ләкин, зинһар өчен дип әйтәм, мине борчыма! —дип кырт кисте ул.
— һич югы, үз тормышыгызда булган кайбер хәлләрне генә булса әйтеп күрсәтегез?—дип ялваруымның да нәтиҗәсе булмады.
— Анда сез — журналист халкы өчен кызыклы нәрсә юк. Ә минем өчен гыйбрәтле булганнарын сөйләү файдасыз: сез аларны барыбер газетада бастырмыйсыз. Сезгә бар яктан коеп куйган, гел акыллы гына булган, беркайчан да ялгышмаган, гел дөрес кенә эш иткән кеше кирәк. Шулар турында язарга яратасыз бит сез. Юк, минем тормышым да. эшем дә алай шома бармады, — дип гел ачылмас сандык булып кала бирде.
Булат агай артыннан ике көн йөреп тә, мин ул чакта буш кул белән кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Ләкин, шул ук вакытта, үҗәтлегем дә кузгалган иде. «Ничек итсәм итәм, әмма үзем исән чакта шушы председательнең күңел капчыгын чиштереп, төбенә кадәр селектерми- чә калмыйм!»—дип күңелемә дә беркетеп куйган идем. Кайтып киткән чагымда Булат агайның үзенә дә шул хакта әйтеп киттем. Шул чакны ул үзе дә:
— Сөйләвен анысы сөйләттерә алмассың, энекәш. Әмма, бик‘тырышсаң, берәр нәрсә яздыра алуың бар, — дип өметләндеребрәк әйтеп куйган иде.
Миңа шул сүзе җитә калды: Казанга кайту белән мин аңа үзенең тәрҗемәи хәлен кыскача гына булса да язып җибәрүен үтенеп, хат яздым. Ул миңа: «Шушы көннәрдә ялга чыгып, санаторийга китәм. Төрле процедуралар белән артык аптыратмасалар, хатын-кызлар киноларга. танцыларга чакырып тинтерәтмәсә, кәеф әйбәт булса, ихтимал. шунда берәр нәрсә маташтырып карармын»,— дип җавап җибәрде. Хаты килгән көнне үк, өенә шалтыратып, кайсы санаторийга барачагын белештем дә, ул санаторийга киткәч, көн аралаш диярлек хат язып, биргән вәгъдәсен үтәвен — үзенең башыннан кичкән хәлләрне язып кайтуын тәкърарлап тордым.
Санаторийдан ул мина бер хат та язмады. Артык нык сагызланып. - бу кешене тәмам туйдырып бетердем бугай инде, дип уйлаган идем мин. Аның миңа берәр нәрсә язып җибәрәчәгенә өметем бөтенләй өзелә J язган иде. Ә ул агай мин уйлаганга караганда күп мәртәбәләр эшлек- < лерәк һәм вәгъдәлерәк булып чыкты: санаторийдан кайтышлый безнең ♦ редакциягә үзе icepen, минем өстәлгә калын гына бер папка куйды да: =
— Менә, энекәш. Бик аптыраткач, язган булган идем шунда. Үзең - карарсың, — диде. — Ярардай урыннары булса, яза торган әйбереңә^ кыстырып җибәрерсең шунда. Ярамый икән—бигайбә. Мин шуннан >- артык яза да, сөйли дә алачак түгел. Бер шартым бар: үзең укып чык- > кач, кирәк булган урыннарын күчереп ал да бу язуларымны үземә = җибәр. Онык үсеп килә минем. Җәен әти-әниләре белән кунакка кайт- е кан чакта: «Бабай, син яшь чагыңда кайларда булдың, ниләр эшләдең? Е Председатель булып кайчан эшли башладың? Рәхәтме председатель * булып эшләү?» — дип сорашып тенкәгә тиеп бетә. Анар укырмын мин < аны. Мин бу эшкә шул син тыкырдатканга да. санаторийда буш “ вакыт күп булганга гына, уйнабрак кына тотынган идем. Яза торгач кызып кителде дә егерме өч дәфтәр әйбер сырлап ташладым. Гаҗәп икән язу дигән нЭрсә: аның белән бер мавыгып киткәч, иң якын иптәшең белән сөйләшеп, күңелеңне бушатып утырган шикелле була икән ул. Егерме ике көн эчендә шушы тамаша әйбер язуыма үзем дә шаккаттым. Күңелем тулган булгандыр, күрәсең. Уйлап чыгарасы түгел бит. Барысы да баштан үткән хәлләр Узган гомер турында уйлану, элекке хәлләрне бүгенге эшләр белән чагыштырып карау — үзен өчен дә шактый гыйбрәтле икән ул.
Әнә шуларны әйтте дә, мин ни кыстап карасам да. утырып та тормыйча, поездга сокта калам дип, Булат агай ашыгып редакциядән чыгып китте. Мин аның дәфтәрләрен укырга тотындым. Дөресен әйтим, мин үл язмаларны әллә ни зур өмет баглап түгел, болай гына, очерк язар өчен кайбер мәгълүматлар алып булмасмы дип, бит аралашрак кына укымакчы идем. Ләкин беренче битеннән үк кулъязма минем күңелне үзенә шул тикле әсир итеп алды ки. мин аның бер сүзен дә төшереп калдырмыйча укый башладым. Эш сәгате беткәнче редакциядә, ә эштән соң өйгә кайтып, төне буе укыдым. Укып бетердем дә. кулъязмага үземнән берни дә өстәмичә, Булат агай аны ничек язган булса, нәкъ шул көенчә матбугатта бастырып чыгарырга кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки, минем карашымча, бернинди арттыруга Да. бернинди киметүгә дә, бернинди шомартуга Да мохтаҗ түгел иде ул кулъязма. Яхшыртам дип, шомартам, әдәбиләштерәм дип, аны бозып кую куркынычы гына бар иде. Шуңа күрә, өтерен дә үзгәртмичә, мин аны журнал редакциясенә илтеп тапшырдым. Анда кулъязманы ошаттылар һәм сезгә, хөрмәтле укучылар, тәкъдим итәргә булдылар.
БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР
Мине ана карынында ук юк итмәкче булганнар Җиде айлык чагымда әни, мине төшермәкче булып, эссе мунча парларында утырган. Чоланнан келәткә, келәттән чоланга алтышар потлы капчыклар ташып караган. Әллә нинди үлән төнәтмәләре кайнатып эчкән. Күңеле болганып, һушы китеп, егылып яткан чаклары булган.
Тик мин боларның берсенә дә бирешмәгәнмен. Яралуыма нәкъ тугыз ай тулганда, шалкан шикелле тап-таза, йоп-йомры бер малай булып дөньяга килгәнмен. Килгәнмен дә кычкырып елап җибәргәнмен. Чынында исә бу елау түгел, бәлки:
«Мин яшим!
Мин бу дөньяга яшәр өчен килдем!
Үземнең эземне һәм эшемне калдырып китәр өчен килдем!
Сез миңа тимәгез!
Мин беркемгә дә зыян итмәячәкмен. Мин бары гаделлек өчен генә көрәшәчәкмен!» — днп хәбәр салуым булган.
Ләкин минем бу изге ниятләремне аңламаганнар. Әти дигән кеше (мин ана карынында чакта УК миңа үги әти булган кеше) минем тере булып тууымны өнәмичә: «Шул тамашага чыдап исән калуы гына җитмәгән, туганда ук дөнья сасытып акырып туа бит!»—дип. өйдән чыгып киткән дә каты гына салып кайткан.
Ә әнинең үз хәле хәл булган...
Тик кендек әбием — Миңҗамал абыстай гына, бердән, әнинең исән- имин котылуына куанып, икенчедән, әрсезләнеп дөньяга килүем өчен мине кызганып, белгән догаларын укыган. Аннары
«Рас инде дөньяга килгәнсең икән, сау-таза булып үс!
Кешеләргә шәфкатьле, игелекле булып үс!
Бәхетле-тәүфыйклы булып үс!» — дип теләк теләгән. Теләкләре кабул булуына ышанып түгел, болай гына, гадәте буенча гына шулай иткән ул. Ятим баланың бәхетле була алмаганын белмимени ул карчык...
Ләкин мин иң элек кендек әбиемнең әнә шул теләкләрен ишеткәнмен. Ишеткәнмен дә колагыма салып куйганмын. Ә үги әти сүзләрен гел игътибарга да алмаганмын...
Әмма мин әтиемә беркайчан да үпкә саклап йөрмәдем. Бишектәге бишкә төрләнә. Минем кем булып үсәчәгемне кайдан белсен ди ул? Соңыннан, үсеп күзгә күренә башлагач, мине иң кадерле кешесе итеп санаячагын, үз улыннан да болайрак якын итәчәген каян белсен ди ул гап-гади бер авыл мужигы . Юк, һич тә үпкәләмим аңа. Үпкәләргә хакым юк. Кем белә: аның урынында булсам, бәлки мин үзем дә нәкъ аның шикелле үк киреләнеп маташкан булыр идем. Кемгә кирәк ди үги бала?..
Шулай ук әниемә дә һичнинди үпкәм юк минем. Кулына ятим бала тотып, кемнең унтугыз яшеннән тол хатын булып каласы килсен? Әле бит аның шунысы да бар минем әни үз әтием белән кавышканда да яратыщып кавышмаган. Кавышкач та яратышып тормаганнар. Гомумән «торганнар» яки «тормаганнар» дип авыз тутырып әйтерлек урын да юк анда җәмгысы унбер ай гына бергә яшәп калганнар. Урлап алып кайткан булган аны әти. Ә минем әни кыз чагында әлеге шул мин кычкырып туганга нервысы кабарып чыгып киткән үги әти — Вәлиулла белән яратышып йөргән булган. Яратышканнар, әмма кавыша алмаганнар. Аларның юлына минем үз әтием буласы кеше — Әхмәтша аркылы төшкән әни Вәлиуллага кияүгә чыгарга йөргән көннәрдә аны үзенә урлап алып кайткан...
Әнә шул хәлләрне белгән көенчә, ничек итеп гаепләмәк кирәк әнине дә, ничек гаепләмәк кирәк әтине?.. Әле бит аның шунысы да бар: минем үги әти Вәлиулла белән үз әтием Әхмәтша—нкесе дә бер ата балалары. Тик аналары гына аерым. Әхмәтшасы ике яшькә олырак. Анысы минем бабайның беренче, аерып җибәргән хатыныннан туган бала. Ә Вәлиулласы, ягъни минем үги әти, бабайның яшь хатыныннан туган бала. Ата бер булса да, холык һәм кыяфәт башка була боларның. Минем үз әтием Әхмәтша гәүдәгә артык зур түгел, әмма бик нык булган. Аның хакында авыл картлары әле булса исләре китеп, тел шартлатып сөйли. Бер вакыт күрше авылдан тегермәннән кайтып килгәндә арбасы күпер төбендәге пычракка батып, аты туктап кала моның. Бер дәшеп карый бу атына, ике дәшеп карый. Аты дер-дер калтырый, җан-фәрманга талпынып-талпыш^п карый. Ләкин арбаны алып чыгарга көче җитми бичараның. Шуннан соң бу: «Каяле, хайван, читкәрәк китеп тор әле алайса», — дип, атнь! тугара да, тәртә арасына
үзе кереп, арбаны пычрактан сөйрәп чыгара һәм шул бер хуттан өйгә үк алып кайтып куя... Ә икенче бер чакны каяндыр башка авылдан бер бик дәү үгез килеп, үкереп, сөзмәкче булып, кешеләрне куып йөри башлагач, тагын шул минем әти, кулына хәтта таяк та тотмыйча, теге үгезгә каршы барган да, мөгезеннән каерып алып, жиргә егып та салган. Күрәсең, муены бик нык авырткан булгандыр, күзләре калайла- ♦ нып, берничә минут бөтенләй тора ук алмыйча яткан теге үгез. Тик шуннан ары гына аягына басып, шыпырт кына авылдан чыгып киткән. Картларның әйтүенә караганда, шул көннән соң беркайчан да ке- •" ше куркытып йөрмәгән. Киресенчә, ир-ат күрсә үзе шүрли торган 3 булып калган...
Үзе шулай көчле булса да, сабан туйларында көрәшә белмәгән әти. Ә сугышырга туры килгәндә исә тирә-якта аңа каршы торырлык кеше о чыкмаган. Сигезәр-унар егетне ут өергән чаклары булган аның. Минем = әнине дә әлеге шул көчле булуы, беркемнән дә курыкмавы аркасында * урлап алып кайткан ул. «Югыйсә, мин үзем дә алай бик үк төшеп < калганнардан түгел нем. Бүтән егет булса, бирешәсе түгел ием, әмма ♦ әтиең Әхмәтшага дию пәрие дә каршы тора алмасые», — дип, әни ми- = ңа үз авызы белән әйткәне бар... Ә үлеме гел кисәк кенә һәм гел көт- = мәгәндә килеп чыккан әтинең. Үзебезнең сыерны сатып. Казаннан кап- тып. барышлый, Шаһгали авылына житәрәк, юлына биш кеше аркылы >. төшкәннәр моның. Сыер сатканын белеп, алдан әзерләнеп көтеп тор- £ ганнар булса кирәк. Әтине урап алганнар да акчасын таләп итә баш- = даганнар. Минем Әхмәтша әти өчен биш кеше пүчтәк кенә бит ул. $
— Шулаймы? Сезгә акча кирәкме? Менә сезгә акча!—дигән дә с
әти тегеләрнең икесен ике кулына алып, чырк иттереп, маңгайга-маң- з гай китереп бәргән. <
Шундук һушсыз булган теге адәм тәгаНәләре. Өченчесен дә тиз ге- “ нә тормаслык итеп салып егарга өлгергән әти. Ләкин шул арада аның үзенә дә юлбасарларның берсе арттан килеп пычак кадаган...
Әнә шулай итеп, әти белән әнинең бергә тора башлауларына унбер ай тулар-тулмаста, ә мин әле гел ана карынында, нибары ике ай ярымлык чакта, әни белән без ятим калганбыз. Әнә шуннан соң:
— Гаделлек барыбер бер тантана итәргә—без барыбер кавышырга тиеш идек! Чөнки без бер-беребезне яшьтән үк сөешеп йөрдек! — дип, Вәлиулла агай минем әнигә өйләнгән. Авырлы икәнен белеп: — Син миңа бер балаң белән генә түгел, дүрт балаң булса да барыбер кадерле булыр идең. Мин сине гомер буена яратып кына торырмын! Балаңны да кимсетмәм, бүтәннәрдән дә кимсеттермәм! Тик бергә генә булыйк!—дип ялынып-ялварып өйләнгән
Өйләнүен өйләнгән, әмма бергә тора башлагач, әле тумас борын ук, мин аңа пигәдер артык булып тоела башлаганмын.
— Я — мин, я — балаң! — дип. әни алдына да мәсьәләне бик кискен итеп китереп куйган ул. Ул заманнарда ир сүзе — закон. Нишләсен бичара әни: үги әтинең сүзен тыңлап, мунча парларында да утырып караган, әллә ничә төрле үлән төнәтмәләрен дә кайнатып эчкән.
Тик мин, инде әйткәнемчә, бернигә дә карамыйча, яши һәм үсә биргәнмен, нәкъ тлгыз ай тулганда дөньяга килгәнмен.
Шулай да мин үги әтиемә элек тә үпкәләмәдем, хәзер дә үпкә саклап йөрмим. Чөнки ул мине беркайчан да үги итмәде. Берәү үз улын да шулай якын күрмәс иде—шундый яратты ул мине. Миңа башта үз әтием фамилиясен биргән булганнар. Ләкин мин укырга керәсе елны үги әти мине үз фамилиясенә күчерттерде Шулай итеп, мин Әхмәтшин булып түгел. Вәлмев булып йөри башладым. Мине яратмаса, үз улы итеп санамаса, үл моны шулай эшләр идемени?.. Ә теге чакта— мин туган көнне —чыгып китеп, нык кына эчеп кайтуы миңа ачуланып түгел, мәхәббәтләренә тап төшергәнгә минем әтигә ачуланып эш
ләнгән эш булган ул. Аның урынында мин булсам да, сез үзегез булсагыз да. мөгаен, шулай иткән булыр идегез...
Ярый, мин үз әтием — Әхмәтша турында сүзне шушында тәмамлыйм. Теләсәм дә артыгын сөйли алмас идем. Чөнки мин аны гомеремдә бер тапкыр күргән кеше түгел. Хәтта фоторәсеме дә калмаган аның. Хәзер генә ул адәм баласының туганнан башлап һәр адымын диярлек рәсемгә төшереп баралар. Ә ул чакта паспорт алып читкә китәсе булмаган кеше гомер буена бер тапкыр да фотога төшмәгән...
Минем хикәяткә хәзер тагын бер кеше килеп керә. Анысы Шәрифулла исемле. Миңа шулай ук якын тиешле кеше — үз әтием Әхмәтшаның туганнан тутан абыйсы ул. Мин моны ни өчең шулай катгый итеп искәртәм? Мин моны шуның өчен шулай эшлим, чөнки алга таба сүз нәкъ әнә шул ике кеше — Вәлиулла белән Шәрифулла хакында булачак. Тагын бер исемне хәтерегезгә салып куюыгызны үтенәм. Ул— Шәйхулла. Анысы Шәрифулла агай малае. Димәк, миңа шулай ук туган тиешле кеше. Ул миннән өч яшькә олы. Ләкин мин аны беркайчан да абый дип йөрмәдем. Ни өчен дигәндә, кече-кечкенәдән, мин белә башлаганнан бирле мине кимсетеп килде ул. Аның хакында алда сүз күп булачак. Ә хәзер мин сезгә Вәлиулла белән Шәрифулла турында сөйләмәк булам.
Бала чакларында да, егет чакларында да үзара дус була алар. Бергә уйныйлар, бергә укыйлар, бер-беренә ярдәм итәләр. Ә менә өйләнешеп, семья корып җибәргәч исә, ниндидер юк кына нәрсә аркасында (хәзер инде мин аны үзем дә өзеп кенә әйтә алмыйм) аралары бозылып китә болар нык. Андый хәлләр туган белән туган арасында гына түгел, хәтта бертуган агай-энеләр арасында да булгалый. Тик ул озакка бармый, һәр ике як та беркавым турсаешып йөриләр дә, үзара сөйләшеп-аңлашып, яңадан элеккечә дус булып яши башлыйлар. Ләкин, ни хикмәттер, минем Вәлиулла әти белән Шәриф агай әлеге шул ачуланышуларыннан соң татулашмыйлар гына түгел, киресенчә, бер- берсен күралмаулары отыры арта. Ә бит икесе дә акыллы, төпле кешеләр үзләре. Нигә тотынсалар — шуны эшли алганнар. Кая барсалар— анда сүзләре үткән. Ул яктан Шәриф агай аеруча елгыр булган. Мин моны шуннан чыгып әйтә.м. әле нибары утыз яшендә авыл советы председателе итеп куялар аны. Ул заманда авыл советы председательләренең власть зур. Хәзерге исәп белән исәпләгәндә, авыл советы председателе дә, колхоз председателе дә, партком секретаре да булган ул. Ягъни шулар үти торган вазифаларны бер үзе үтәп барган...
Председатель булып алгач, Шәрифулла агай әтине аеруча кысрыклый. кимсетә башлый. Шуңа күрә безнең тормыш алга китә алмый. Ә Шәрифулла агайның эшләре тәгәри генә! Авыл халкына сатарга дип кайтарылган әйберләрне үзләштерә ул, ришвәт ала, шуңа күрә күзгә күренеп байый.
Надан булса да. ул чакта да халык ахмак булмый. Сизәләр моның шухыр-мухыр белән шөгыльләнгәнен. Тик берсе дә башлап сүз әйтми. Куркалар.
Вакыт үз җае белән үтә тора. Авыл җирендә колхозлашу башлана. Бер караганда Шәрифулла агай бу эшне үзе башлап йөрергә тиешле кеше бит инде. Ни өчен дисәң, үзе чеп-чи крестиян малае. Атасы да, бабасы да шул бер сыер белән бер аттан артыгына тиенә алмаган кешеләр. Шулай булгач совет властеның хезмәт халкын яклауны, гади халык тормышын рәтләүне күздә тотып эш итүен хуплап кына яшисе дә. шул халыкка таянып кына эш алып барасы бит. Ә бу — юк! Үз мәнфәгатен кайгырта. Колхоз төзүгә каршы чыга Шул ук вакытта үзе шуны яшереп калырга да тели. Волкомнан килгән вәкил авыл халкын җыенга чакыртып, колхозлашу мәсьәләсен күтәргәндә, вәкилне яклап сөйләгән була. Ә үзе авыл куштаннарын колхозлашуга каршы сөйләргә
өйрәтеп куйган инде. Коточкыч ул — куштанлык дигән нәрсә. Куштан адәм үзеннән бер баскыч югарырак торган кешегә ярар өчен хәтта газиз анасын сатарга да мөмкин. Кызганычка каршы, хәзер дә җитәрлек әле алар... Шул. Җыелыш башлану белән теге куштаннар бугазларын киерәләр дә: «Безгә колхоз кирәкми! Колхозлашу көчлек эше булырга тиеш түгел!» дип, бүтәннәргә авыз ачарга да ирек бирмиләр. Аптырый ♦ да кала волком вәкиле. Шул сүзләрне байлар яисә урта хәллеләр авы- 5 зыннан ишетсә, ни эшләтәсең белер иде ул Ә монда өстендәге кырык - ямаулы бишмәтеннән башка бете дә булмаган ярлылар каршы чыга. 2 Аларны ни эшләтәсең? Аларны җиңәр өчен тик бер генә чара бар. Ул ? да булса: колхоз төзү аларның үзләре өчен файдалы булачагына ышандыру. Ә Шәрифулла өеренекеләр аларны бөтенләй кире якка инанды- . рып куйган инде... Минем Вәлиулла әти колхозлашуны яклап сөйләп- сөйләп карый да — файдасы юк. Чөнки Шәрифулла куштаннары аңа 5 авыз ачарга да ирек бирми «Синең кигән ыштаның белән кәжә хәтле 1 сыерыңнан башка шайтаның да юк. Сиңа атыңны калхузга илтеп бирәсе түгел. Шулай булгач, монда синең сүзең бөтенләй некә дә алын * маска тиеш», — дип кенә җибәрәләр.
Шулай да бер башлысы табыла соңыннан колхозга керү-кермәү мәсьәләсен гомуми җыелыш җыеп түгел, һәр йорт хуҗасы белән аерым ~ аерым сөйләшеп, кул куйдыртып хәл итәргә тәкъдим кертә. Әнә шул 2 нәрсә ярап куя: икенче көнне, колхозга керергә ризалыкларын белде- * pen, унсигез кеше гариза яза. Аннары шулариы җыеп колхоз төзиләр. ~ аңа «Таң» дип исем кушалар. Ә колхоз председателе итеп минем Вә- 2 лиулла әтине сайлап куялар.
Шәрифулла агай авыл советы председателе булып эшләвен дәвам * итә. Шулай итеп, болар икесе бер арбаны тартып бара башлыйлар. £
Авылның өч йөз еллык тарихында беренче мәртәбә һәм җыен фә- кыйрь-фокрадан төзелгән колхозның хәлләре болай да бик авырлык белән генә барганлыгын чамалау кыен түгелдер дип уйлыйм. Шуның өстенә тагын Шәрифулла агай да. ярдәм итәсе урында, әтигә каршы гел этлек эшләп тора Куштаннары аркылы халыкны колхоздан чыгарырга өндәү дисеңме, «. колхоз мәллә мескеннәр, гариза биреп кердегез, җаныгызны өтсеннәр», — дип мыскыллы җырлар уйлап чыгарулар дисеңме — барысын да ул оештыра. Ә инде утызынчы елны Ста линның «Уңышлыклардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе газетада басылып чыккач исә, ш^л ук Шәрифулла коткысы белән, инде колхозга керергә өлгергән сиксән ике хуҗалыкның да кырык тугызы, колхоздан чыгаруны сорап, гариза китерә. «Әгәр чыгармыйсың икән, халык дошманы дип үзеңне кулга алабыз» дип янап та куялар әтигә. Әти башта югалып кала. Аннары
— Җәмәгать, бу мәсьәләне мин генә хәл итә алмыйм. Хәзер иптәш Сталинның үзе белән сөйләшеп карыйм әле. — дип, ватык телефонның «колагын борып», трубканы ала да: — Әлү. әлү, иптәш Сталин, синме? Мине ишетәсеңме? Бу мин идем әле, К. вулысының «Таң» колхозы рәисе Вәлиулла Гатиятуллин. Безнең монда бунт чыгарга тора бит әле, иптәш Сталин. Менә монда минем янга. . —дип, юлбашчының үзе белән сөйләшә башлый. Хәлне «аңлатып» биргәч, әйтә бу — Нишлик, Юсиф Биссарионыч? Ни эшләргә кушасың? Әһә, аңлашылды. Юсиф Биссарноныч, аңлашылды! Значит, колхозны таратырга ярамын дисең. Ә мине тыңламасалар нн кылырга кушасың? Әһә, булды. Төшендем. Значит, әгәренки риза булмаучылар булса, иртәгә тиешле урынга озаттырасын... Ярар. ярар, әйтермен. Аңлатырмын. Башларында азрак кына миләре булса, анларлар..
Ул шулай саф татарчалатып Сталинның үзе белән «сөйләшеп» торган арада, бик кодрәеп килгән теге «акыллы башлар» шыпын-шыпан
гына идарәдән чыгып сызалар. Язмышы кыл өстендә торган колхоз таркалмыйча кала.
Әмма Шәрифулла агай әтигә хөсетләнүен барыбер туктатмый, тәки әтине председательлектән төшерттерә. Моны ул кеше кулы белән эшли. Авыл куштаннарының берсен Октябрь бәйрәме көнне әйбәт кенә итеп эчертә дә, кичен урамда ялгызын туры китереп, әтигә бәйләнергә куша. Мин үземнең Әхмәтша әтиемнең ниндирәк булганын әйткән идем инде. Вәлиулла әти дә шактый таза иде. Минем буй — йөз дә сиксән алты сантиметр. Ә Вәлиулла әти миннән озынрак иде. Димәк, йөз дә туксаннар чамасы булып чыга. Баһадир диярлек үк булмаса да, безнең халык өчен хәйран буй инде бу. Хәер, мәсьәлә буйда гына да түгел. Буйга колга булып та, көч-куәткә килгәндә бернигә ярамый торган кешеләр бар. Ләкин ул яктан да сыната торганнардан түгел иде минем әти. Үзе башлап берәүгә дә кагылмас, ну инде үзенә ^агылсалар — баш иеп тормаган! Теге кичне Шәрифулла агай коткысы белән килеп бәйләнгән адәмгә аеруча каты эләктергән. Аның нык ук кызмача икәнен күреп, башта яхшылык белән генә: «Кит, абзый, юкка мәтәшеп йөрмә. Салган икәнсең, бар, кайт та йокла!» — дип. эшне зурга җибәрмичә генә аерылып китмәкче булган ул. Әмма теге бәндә: «Әһә, син әле шулаймы? Безнең ише гади халык белән сөйләшергә теләмисеңме?» — фәлән дә фәсмәтән дип, чәер урынына ябышкан. Әти ачуланмыйча ипләп кенә китеп баргач, артыннан куып җитеп, яңагына ук чәпегән.
Менә шуннан соң әти дә кызып киткән дә, каерылып торып, тегеңә берне сылаган. Шундый чибәр сылаган — агаең бер ярты сәгать гел дә һушын югалтып яткан. Ә Шәрифулла, моның шулай буласын алдан ук белеп, ике куштаны белән урамның аргы ягында карап-көтеп торган икән. Әти. теге кешене кызганып, ни эшләргә белмичә торган арада, болар өчәүләп әти янына киләләр дә, Шәрифулла агай әйтә.
— Нишләвең бу, Вәлиулла? Үзең тәртип сакларга тиешле кеше, үзең кеше кыйнап йөрисең! — ди.
— Болай булгач, өстеңнән акт төзергә туры килә. Әйдә, авыл сәви- тенә барыйк әле, — ди.
ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР
Күрәсең, моңарчы җыелып килгән бөтен ачуы берьюлы кузгалгандыр инде: алдын-артын уйлап тормый безнең әти, шунда бер хуттан, тегеләрнең өчесен өч якка чәчеп ташлый да өйгә кайтып китә...
Әнә шул көннән соң ул беркайчан да председатель булмый инде. Шәрифулла агай төннәләтеп милиция чакыртып китерә дә әтине районга озаттыра. Аннары әтине эшеннән алалар, алты айга утыртып куялар. Аның урынына, председатель булып, Шәрифулла агай кала.
Утыз икенче ел иде бу. Ул чакта миңа җиде яшь. Әти төрмәдән чыккач сөйләшкән сүзләребез бүген дә истә әле. Кайтып керү белән мине күтәреп алып сөйде дә, куанычыннан килгән күз яшьләрен сөртеп:
— Син минем кайда булганны беләсеңме, улым? — диде.
— Беләм, әти: төрмәдә идең син, шулаймы?
— Әйе. улым, кызганычка каршы, шунда идем шул. Мине ни өчен утыртканнарын да беләсеңме?
— Сугышып кешеләр кыйнаган өчен. Берсенең тешен сугып төшергән өчен, Шәрифулла абыйның кабыргасын сындырган өчен утыртканнар сине, шулаймы?
— Шулай, улым. Сугышмаска кирәк иде миңа ул чакта. Сабыр итәргә кирәк иде. Ялгыштым мин. Ә син беркайчан да кеше белән сугышма. улым, яме! Сугышу җүнлегә алып бармый ул. Сугышып түгел, акыл белән җиңәргә өйрәнергә кирәк бу тормышта. Аңладыңмы, улым?
— Юк, аңламадым. Акылның нинди көче булсын аның? Аның белән Шәйхигә каршы ничек сугып була ди?
— Нинди Шәйхи ул, улым?
— Нинди булсын, шул сине төрмәгә утырттырган Шәрифулла абый малае Шәйхулла инде.
— Әллә сине кимсетәме ул малай?
— Очраган саен кыйнамый калмый. Ә минем аңа каршы торырга көчем җитми. Миннән олы бит ул. Ә син акыл белән җиңәргә кирәк дисең. Баръ җиңеп кара син аны!
Үзенең фәлсәфәсе миңа бик үк барып җитмәвенә күңеле төште бугай: калын кара кашларын җыерып, әти беркавым уйланып торды. Аннары сорады:
— Ә ни өчен кыйный соң ул сине?
— Әтиең өчен, — ди. — Әтиең минем әтиемнең кабыргасын сындырган өчен, — ди. — Кайчакта ни өчен икәнен әйтеп тормыйча да тәпәли.
— Ярар, мин кайткач кыйнамас инде, улым, курыкма.
— Куркуын моңарчы да курыкмын идем мин аннан. Үзен кыйный алмаганга хурланам гына мин. Ә син тагын прсидәтел буласыңмы, әти?
Әти бу мәсьәләне күптән хәл итеп куйган иде булса кирәк, шундук җавап бирде:
— Юк, улым, бүтән беркайчан да прсидәтел булмыйм инде мин.
— Ник, әти?
— Сәбәпләре күп аның, улым.
— Берсен генә булса да әйт әле туларның, әти?
— Берсе шул: җитәкче булып эшли алмыйм мин.
— Ник эшли алмыйсың, әти?
— Бердән, белемем аз. Икенчедән, андый эшкә сәләтем юк минем. Ә менә син шушы үзебезнең колхозда прсидәтел булып эшләсәң шәп булыр иде. Эшли алырсыңмы икән, улым?
— Белмим шул, әти, син булдыра алмаганны мин ничек эшләрмен икән анда?
— Әйбәт укысаң, акылың булса, булдырырсың, улым.
— Ярар, тырышып карармын, алайса...
Әти кайткач, Шәйхи, чыннан да, мине кыйнаудан туктады.
Тик әти генә үзенең теләге гамәлгә ашканны күрә алмады. Тирләгән килеш салкын җирдә ятып, салкын тидереп авырый башлады да утыз дүртенче елның апрелендә, кыр казлары, сыерчыклар, тургайлар Үсайткан җылы, матур көннәрнең берендә үлеп китте...
Без әни белән тагын, бу юлы инде бөтенләйгә, ятим калдык.
Әй, әтинең үләсе көннәрдәге ул тилмерүле, ул сагыш-моң тулы ка-рашлары!.. Ул инде ябыгуның чигенә чыккан: тире беләИ сөяккә генә калган. Зур гәүдәле кеше ябыкса бигрәк кызганыч була икән. Аяк-кул- лары чамасыз нык озынаеп киткән шикелле күренә. Әгәр урыныннан кисәгрәк кузгалса, бөтенләй таралыр китәр шикелле тоела. Ә иң кызганычы— аның сулыш алганын карап тору. Шундый авырлык белән, шундый көчәнеп сулый — һәр сулышы инде монысы соңгы сулыш булыр шикелле... Әйтәм бит, үзәкләр өзелә иде шундый чакларда. Сәламәт чагында аны күргән кешегә хәзер күрсәтсәң — мәңге таный торган түгел. Мае сызганлыктан, күз алмалары эчкә баткан. Күз карашлары тоныкланган, яңаклар ябышкан. Ә үзе, бичара, гел акылында. Гел сөйләшергә тели. Яныннан бер дә җибәрәсе килми иде мине. Ә минем урамга уйнарга чыгасым килә. Бер чыккач, онтылып, озак-озак кайтмый йөргән чакларым да була. Хәзерге акылым булса, мин аның яныннан бер генә минутка да китмәс идем дә бит, ни хәл итәсең, ул чакта бала булганмын шул. Сине яраткан, синең белән ирләрчә сөйләшкән, сиңа акыл биргән, сине гел яхшылыкка гына өйрәткән әтиең янында утыруның минуты гына түгел, секунды да әйтеп бетергесез зур бәхет булганын тик соңыннан, ул үлгәч кенә аңладым...
Инде әйткәнемчә, үзе сулышын бик авырлык белән генә ала, ■ үзе һаман өметен өзми, һаман терелермен дип ышана иде ул. «Мен » мин терелгәч...» дип әллә ниләр эшләргә планнар корып ята иде К\п иде аның эшлисе эшләре абзар артындагы бәрәңге җиренең бер^өлешен койма белән бүлеп алып, җнләк-җнмеш бакчасы ясарга дл. шунда уңышны өч-дүрт мәртәбә күбрәк бирә торган яңа төр бодай орлыгы китереп чыгарырга да. өй кыегына ике сыерчык оясы ясап куярга да хыяллана иде ул. Каршы як күршеләрнең өй кыегындагы тишеккә оя корып йөргән сыерчыкларны карап ятканда килгән иде аның башына сыерчык оясы ясау уе.
— Кара инде, ә, — дип исе китеп сөйләнеп ятты ул. сыерчыкларның жән-фәрман тырышып салам-солам, мамык-мунчала кисәкләре ташыганын күреп. — Кырыкка җитеп, шул кошларга бер оя ясап куярга да башка килмәгән бит, ә!..
Хәле шәптән булмаса да. урында ятуны бер дә яратмый, тәрәзәдән дөньяга карап утырасы килә иде. Ә утырып торырлык хәле юк. Шуңа без аны ястык-мендәр белән урап, карават башына сөяп утыртып куябыз. Ул шуннан чишмә тавына карап торыр иде дә:
— Их, улым, хәлем булып шул тауга менәсе иде бер. Менәсе иде дә кычкырып җырлап җибәрәсе иде!—дип гаҗизләнеп әйтеп куяр иде... • Үләргә бер көн кала гына ничектер тынып-тынычланып калды ул. Дөнья хәлләре белән кызыксынудан туктады дип әйтмәс идем Просто- сөйләшерлек хәле булмаганга гына сөйләшмәде бугай. Ләкин, ничек кенә булмасын, үләсен белеп үлде ул.
Әни, гадәттәгечә, колхоз эшендә иде. Көндезге унберләрдә әти мине ым кагып кына үз янына чакырып китерде дә әйтте:
— Хәлем авырайды, улым,—диде. — Әнкәңне... алып кайтырга... кирәк булыр. Дөнья эшен... белеп... булмый. Бәлки мий... сез кантын җиткәнче... түзә дә алмам. Әгәр алай-боЛай булып куйсам... Әниеңә әйт: әти диген, сине яраттым... дип әйтте диген. Сиңа беркайчан да хыянәт... итмәдем... дип әйтте диген. Меңнән мең бәхил... дип әйтте диген... Авырыксынмыйча... елдан артык мине тәрбия кылганы өчен... бик зур... рәхмәт, дип... әйтте диген. Үзеңә дә... рәхмәт, улым... Бала гына булсаң да... гел янымда._ булдың... Әйткән... сүземне... тыңладың... Гел шулай... акыллы... бул... яме, улым! Сиңа соңгы васыятем... шул: авылны, туган җирне., ташлап китмә. Минем хыялларны... белә- идең... Аларны син гамәлгә... ашырырга тырыш... Озак... яшә. Минем өчен дә... яц!ә... яме, улым! Әниеңә... әйтеп... калдырасы... тагын бер... сүзем бар: миннән соң кияүгә... чыкмаса... әйбәтрәк булыр... иде. Ул... бүтән кеше... белән... тора... .башласа... мин тыныч ята... алмам анда... Ярар, бар инде, улым. Тизрәк... алып...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады: кинәт бөтен гәүдәсе белән бер җыерылып, бер сузылып куйды да телдән язды...
Мин әнине алып кайтканда, әтинең тәне суынып та өлгергән иде инде. Шулай да миңа ул бөтенләй үк үлмәгәндер, сулышы ачылып киткәндер дә иркенләп, рәхәтләнеп, тирән йокыга талгандыр шикелле генә тоелган иде. Йокысы туйгач уяныр да, сәламәт чагындагы шикелле итеп, мине күтәреп алып сөяр, син дә үсеп җитәсең бит инде, улым, дип куаныр, көләр кебек иде.
Шуңа күрә мин башта кайгырмадым да, еламадым да. Әнинең тавыш-тынсыз гына яшь коюы, күрше-күләннең, туган-тумачаларнын безне кызганып елавы мина хәтта бераз сәеррәк тә булып күренде. Ә икенче көнне иртән әтине ак кәфенгә төреп зиратка алып баргач һәм аңа дип казылган кабер янына килгәч исә кинәт күз алдым караңгыланып. дөньядагы бар нәрсә кара гына булып күренә башлады. Аннары күздән тыелгысыз рәвештә яшь ага башлады-..
Мин атна буе миңгерәүләнеп, өнемә килә алмыйча йөрдем. Әнә шул көннәрдә мин, әтиемнең васыятен үтәп, авылда калырга, ул тормышка ашыра алмаган хыялларны тормышка ашырырга дип ант иттем.
Антны итүен иттем, тик авылда ныклап төпләнгәнче байтак еллар чит җирләрдә йөрергә туры килде миңа.
Белмим, үз башы җиткәндерме, әллә әти шулай киңәш итеп кал- < дырганмы, әни мине, авылда дүрт класс тәмамлагач, Бохарайдагы < рус мәктәбенә укырга бирде. ТБУМны1 шунда тәмамлагач, врач бу- - луымны теләде. Моңа әтинең урын өстендә озак ятып үлүе сәбәп бул- § ды, ахрысы. s
— Врач караса, үләсе түгел иде атаң. Авылда врач булмаганга >, гына үлде ул,— дия иде әни миңа.—Син врач булсаң, үзең дә авыр- _ массың, авырып китсәм мине дә терелтерсең, — дип тә бик еш әйтә < иде. $
Әни сүзен тыңламыйча ярамый, чөнки әтинең анаң сүзен тыңла . дигән васыяте бар. Шуның өстенә ФАШы1 2 да әллә канда түгел, үзе- _ безнең район үзәгендә генә. Тоттым да тәвәккәлләп кердем мин шунда z укырга. ч
Ярты елдан артык әйбәт кенә укыган да идем инде. Ләкин бер көн- == не, чаңгы шуганда егылып, аякны сындырдым да, башта озак кына ? больницада, аннары өйдә ятып, иптәшләремнән артта калдым (Аяк- * ны беренчесендә дөрес утыртмаганнар, шуңа яңадан гипсларга туры," килде). Аннары килеп, укып чыкканнан соң врач түгел, фельдшер гы-’^ на буласы икәнен белгәч, үземнең дә укырга күңел сүрелгән, әнине, " авылны да сагынган идем. Больницадан чыккач укырга барып тор- * мадым... *
Әйткән идем микән, минем әни Зәңгәр күл дигән авылда туып үс- ~ кән. Аның энесе Нәкыйп абый ул елларда шунда хисапчы булып эшли иде. Мин ФАШны ташлап кайтканны ишеткәч, бер көнне безгә килде дә мине Казанга хисапчылар курсына укырга барырга үгетли башлады бу. Нәкъ шул чорда гына колхозларга хисапчылар курсына кешеләр җибәрергә разнарядка килгән булган икән. Минем үземнең барырга әллә ни дәртем юк иде югын. Тик әни дә, Нәкыйп абый да: «Күтәреп эшлисе эш түгел, чут төймәсе тартып, идарәдә генә утырасы. Аннары кеше арасында дәрәҗәле дә эш»,— дип, бик нык үгетләгәч, риза булдым. Укый башлагач ошап та китте бу миңа.
Бер еллык курс иде ул. Без аны кырык беренче елның маенда тәмамладык. Мин эшкә үзебезнең авылга, һич югында, үз районыбызның берәр авылына кайтырмын дип ниятләп йөргән идем. Минем ният белән артык санашып тормадылар Син анда түгел, син бүтән җиргә кирәк, диделәр дә, мине Кама урман хуҗалыгы карамагындагы бәләкәй генә әртилгә хисапчы итеп җибәрделәр. Дуга, тугым бөгә, чана ясый торган әртил иде ул. Эшчеләре күп түгел җәмгысы егерме дүрт кеше. Бөтен әртилгә бер ат. Әмма шул бәләкәй әртил дә тиздән күзгә күренеп кими башлады: әртил эшчеләрен берәм-берәм сугышка алырга керештеләр. Кырык икенче елның мартында бөтен әртиленә без нибары өч җан гына калган идек инде: бер аягын гражданнар сугышында өздереп кайткан ат караучы Госман агай белән «Очкын» исемле карт алаша да. өченчесе—мин. Әллә урман хуҗалыгында безне оныттылар, әллә безнең белән хәбәрләшеп торырга вакытлары булмады, бер ай үтте, икенчесенә китте, тик безгә бернинди күрсәтмә бирүче дә, эш хакы җибәрүче дә юк иде. Бу ни хикмәт икән дип бер көнне үзем конторага барсам — ишегендә йозак. Контора хезмәткәрләрен дә фронтка алып
1 Т Б У М — тулы булмаган урта (жидееллык) мәктәп. ,
2 ФАШ — фельдшеро-акушерская школа, ягыш фсльдшер-акушерлар мәктәбе
бетергәннәр икән дә, хуҗалыкның эше гел тукталып ук калган булып чыкты. Нишләргә хәзер? Уйладым-уйладым да «Очкын»ны күрше колхозга илтеп тапшырдым. Госман агайга үз җаен үзе карарга куштым. Әртилнең печатен, акча кәгазьләрен Казанга республика әртилләр идарәсенә илтеп бирдем. Аннары Зәңгәр күлгә кайтып Нәкыйп абый урынына (ул сугышка алынган иде) хисапчы булып эшли генә башлаган идем —үземне дә армиягә алдылар.
Сарапулда ике ай укытып, сержант итеп чыгардылар да туп-туры фронтка озаттылар мине. Артиллериягә эләктем, үзебезнең генералыбыз Фатих Булатов дивизиясенә. Хәзер ничектер, әмма ул чорларда, ай-һай. гаярь кеше иде ул. Бер-ике тапкыр миңа аның үзен күрергә дә туры килде. Ул полкка киләсе булганда, ни әйтер икән дип, дер калтырап тора идек... Кырык өчтә Гомельне азат итү өчен көрәшкәндә- аеруча шәп сугышты безнең дивизия Шуның өчен ана Гомель дивизиясе дигән исем бирелде. Командирларга, солдатларга да орден һәм медальләрне кызганмадылар. Миңа да шул чакта Дан ордены бирделәр. Камалышта калган дошман бер урында фронтны өзеп кача башлаган вакытта безнең расчет немецларның өч танкысын сафтан чыгарган иде. Шунда мин үзем дә каты контузия алдым. Айга якын госпи-тальдә яттым. Аннан чыкканда да колак юньләп ишетми иде әле. Шуңа мине тылга озатып, радио төзәтү эшенә өйрәттеләр. Кырык дүртнең башында, колак инде ишетә башлагач—тагын фронтка. Ничек итсәм- иттем, тик барыбер үзебезнең частька кайттым. Бу юлы инде артиллерист итеп түгел, радист-разведчик итеп билгеләделәр. Монысы инде хәтәррәк: монда пехотадан артта түгел, монда пехотадан алда, булыр-га. артиллеристларга кая атарга, кайчан атарга икәнен билгеләп-әйтеп торырга кирәк иде.
Минем отделениедә дүрт рация, сигез радист. Үзең өчен генә түгел, алар өчен дә кайгырырга туры килә. Әтинең минем өчен дә яшә дип васыять әйтеп калдыруы кабул булгандырмы, үземнең бәхет булдымы икән — Бобруйокины азат иткәндә дә, Жлобинны алганда да, Слоним- ны дошманнан арындырганда да ник бер пуля яки снаряд кыйпылчы- гы тиеп карасын ичмасам. Аннары Нарев елгасын кичү, һай, ул чактагы мәхшәр әле хәзер дә төшләргә кереп йөдәтә. Гадәттәгечә, безне, радист-разведчикларны. елганың аргы ягына — әле яңа гына безнекеләр яулап алган Ружан плацдармына чыгардылар. Бик бәләкәй иде ул плацдарм. Безнең андагы сугышчылар да санаулы гына иде. Корал ягы да чамалы. Немецлар ахмак түгел. Беләләр безнең хәлнең мөшкел икәнен. Ярдәмгә яңа көч килеп җиткәнче безне ярдан елгага" этеп төшерер өчен, җан тырмашып ашкыналар. Бер вакыт шундый итеп китереп кыстылар — безгә я бирелергә, я үләргә генә кирәк. Бүтән чара юк. Бирелү турында уйламыйбыз инде анысы. Шул ук вакытта исән калырга да һичнинди җай күренми. Нишләргә хәзер? Иптәшләр белән киңәштек тә: «Үләргә икән — үләргә, тик дошманның үзен дә юк итеп үләргә»,— дип, рация аша утны үз өстебезгә яудыра башлауларын сорадык. Бер снаряд төшкән урынга икенче тапкыр меңнән бере генә төшәргә мөмкин дип әйткәннәрен ишеткәнем булса да, бик үк ышанып җитми идем. Ә менә шул көнне ышандым. Мең генә снаряд атмаганнардыр ул чакта безнең плацдармга. Тик берсе дә, бәхетебезгә каршы, без яткан снаряд чокырына туры килмәде. Шулай итеп, үзебез дә исән калдык, плацдармыбызны да кулдан ычкындырмадык. Шул эш өчен миңа тагын бер орден — Кызыл йолдыз ордены бирделәр.
Сугышны мин Германиянең Эрфрут шәһәре тирәсендә тәмамладым. Аннары бүтән артиллерия бригадасына күчерделәр, утыз биш солдат биреп, шуларны ике ай эчендә радист итеп чыгарырга куштылар. Тотындым мин бу эшкә. Солдатларны да укытам, үзем дә өйрәнәм. Бер заман шундый мавыгып киттем мин бу эш белән, хәтта төннәрен класс
ка кереп, төрле системадагы рацияләрне сүтеп-җыеп карый торган булдым. Ә аларга кытлык к>к: трофей рацияләр — дөнья! һәр яна төр радиоаппаратның схемасын алып, шуның серенә төшенү күңелгә рәхәтлек, канәгатьлек бирә.
Армиядән кайткач та шул радио белән бәйләнгән берәр эшкә урнашырга кирәк булыр дип йөргән идем. Мин дигәнчә барып чыкмады. ♦ Теге солдатларны укытып чыгаргач мине, хисапчы итеп, штабка күчереп утырттылар.
Штабта мин кырык бишнең июленнән алып кырык алтының дүртенче апреленә, ягъни демобилизацияләнеп, өйгә кайтып киткәнгә кадәр эшләдем. Хисап эшен яратып эшләдем дип әйтә алмыйм, кушканга, кирәк булганга эшләдем.
Тагын Шәрифулла агайлар токымы белән бәйләнеш китә хәзер. Мин кайтып төшкәндә ул агай инде колхоз председателе түгел Эчү белән артык мавыгу аркасында ашказанын бозган да. бик каты авырып ята. Ә аның урынына өченче ел фронттан кайткан улы Шәйхулланы куйганнар иде. Әйтергә онытканмын мин армиядән старшина чины белән кайттым Ә Шәйхи ул яктан арырак киткән, лейтенант иде. Моңа ул чынлап та лаек иде. минемчә. Сынының хәрбиләрчә төз-спай- лыгы дисеңме, йөреш-торыШ дисеңме, төс-битнең чибәрлеге дисеңме — барысы да килгән, барысы да нәкъ менә шул офицер булыр өчен генә яратылган шикелле иде. Буйга әллә ни түгел түгелен. Уртачарак кына.
ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР
Әмма башкасына тел тидерерлек түгел иде аның. Монысы хак. Чибәрлекне дә биргән инде үзенә: атасыныкы шикелле калын кара каш. Хатын-кызның һушын ала торган зур һәм чак кына кәкрерәк борын. Очкынланып торган җете кара күзләр. Дулкын-дулкын булып бөдрәләнгән кап-кара чәч. Ул урамнан үтеп барган чакта ирләре сугыштан кайтмый калган хатыннар, сөйгән егетләре бөтен Европа кырына сибелеп калганлыктан, кияүсез йөрергә мәҗбүр булган сазау кызлар каерылып-каерылып аның артыннан карап кала торганнар иде. Шул Шәйхи белән бер генә тапкыр бергә булсам, үлсәм дә үкенмәс идем, дип әйтүче хатын-кызлар да бар дип сөйлиләр иде ул елларда...
Ә Шәйхи дәрәҗәсен белеп кенә йөри. Чөнки сизә, кайсы гына йортка барып керсә дә — аны борып чыгармыйлар. Председательгә йомышы төшми торган кеше буламыни? Фронттан кайтканына ике елдан артса да, ул әле хәрби киемен салмаган иде. Өстендә яшел диагональ офицер кителе белән кесәләре бүтилкәләндереп тегелгән куе зәңгәр төстәге бик шәп галифе чалбар. Башта — козырегы ялт-йолт итеп тора торган фуражка. Хәтта йолдызы да алынмаган Гимнастеркасын портупей белән буып йөри. Наганы булмаса да. кобурасы тагылган Әгәр аның кем икәнен белмәсәң. я районның милиция начальнигы, яки авылга кайткан кадровый офицер дип уйларга мөмкин.
Холкы да сабыр-салмакланган Күп сөйләшми. Кешене тыңлап тора да. бер-ике сүз белән җавап биреп куя. Әйтсә бетте. Гел ул дигәнчә генә була. Шулай булырга тиеш. Югыйсә, эшең хөрти ул яратмаганнар рәтенә керәсең. Анда эләккән кешегә — көн юк.
Хезмәт көне иң аз төшә торган эш — шуларга.
Урман кисәргә разнарядка килсә — туларны җибәрәләр.
Торфка яки Казанга һөнәр училищесына кешеләр җибәрергә кирәк булганда — иң элек шулар семьясыннан берәрсен яздыралар
Колхозның чыгымчы атларын — шулар җигә...
Мин кайтканда колхоз хисапчысы .булып дүрт кенә класс белемле, исәп-хисап эше белән һичнинди алыш-бнреше булмаган бер чибәр тол хатын эшли иде. Шәйхи белән бик тату, аңлашып эшлиләр. Халык аны
ВЛКЫЛФ НУРУЛЛИН ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАПАР
Шәйхинең ун кулы дип йөри иде. Шуңа мин үз һөнәрем буенча эшләү хакында сүз дә кузгатып тормадым. Үзем сорап, тимерче ярдәмчесе булып эшли башладым. Көндез тимерлектә булам. Сука калаклары таптыйбыз, сугу һәм җилгәрү машиналарын ремонтлыйбыз, тырма тешләре ясыйбыз, тугым кыршаулыйбыз. Авыл халкының да йомышы өзелеп тормый. Кайсы сынган чалгысын, кайсы сынган сәнәген ялга_- тырга, кайсы тишек казанын, тишек самаварын. тишек чнләк-чүмечен яматырга алып килә. Минем шеф — тимерче Сагир абзый, гәзитчә итеп әйтсәк, үз эшенең остасы. Утлыкта күмер янып торса, кулында чүкече белән тимер тота торган келәшчәсе булса, ни телисең шуны — коя да куя! Шул осталыгы аркасында дәрәжә дә зур иде аның, һәм ул үзенең дәрәҗәсен бик яхшы белә вәкарь белән генә сөйләшә, урамнан барганда бер дә ашыкмыйча, гәүдәне шәм шикелле төз тотып атлап бара, үзенә сәлам бирүчеләр белән баш кагып кына исәнләшер үтә. Хәтта председатель Шәйхигә дә бер дә алай баш иеп тормый, киресенчә, тегенең үзен баш иеп сөйләшергә мәҗбүр итә. Чөнки ул Шәйхисез яши ала. ә Шәйхи ансыз — юк! Колхозда ул елларда тимерче кирәк булмый торган берәр минут булды микән?..
Үзен шулай шактый һавалы тотса да. бер дә нәфесле һәм хөсетле түгел: эшләгән эше өчен хезмәт хакын беркайчан да үзе куймый, кем ни китерсә — шуңа, кем күпме китерсә — шуңа канәгать. Ә тормыш хәле авыррак булган тол хатыннардан, карт-карчыклардан гел берни дә алмый. Китергән әйберләрен дә. минем исәнлеккә кичен бер дога кылырсың дип. кире биреп җибәрә. Әмма шул кешенең бер хикмәтле гадәте бар моны ул үзләре гадел булган кешеләргә карата гына шулай эшли. Ә инде бик үк саф күңелле булмаган, хәйләкәр һәм саран кешеләрнең гозерен тегеләр алтын таулары вәгъдә итсәләр дә тыңламый.
— Андыйларны җенем сөйми. Эшләрен эшләргә кулым ук бармый! — ди торган иде.
Ул мине дә шулай үзе шикелле итәргә тырыша: җае чыккан саен акыл биреп, шул хакта искәртеп тора торган иде. Аның тырышлыгы бөтенләй үк эзсез калмады булса кирәк: теге яки бу кешегә, теге яки бу мәсьәләгә карата мөнәсәбәтемне ачыклар алдыннан мин әле хәзер дә еш кына, бу очракта Сагир агай ничек эшләр иде икән? дип күңелемнән аның белән сөйләшеп-киңәшеп алам... Ул инде бу дөньяда күптән юк. Әйбәт кешеләр нигәдер аз гомерле булалар шул. Ә менә алар эшләгән яхшылыклар, алар әйтеп калдырган гыйбрәтле сүзләр, алар өйрәтеп калдырган әйбәт гадәтләр саклана...
Бер уйласаң шаклар катарлык инде: моннан нибары утыз еллар элекке колхоз хәлләрен бүгенгесе белән чагыштырып карый торган да түгел! Ул чакта колхозның сабан-тырмасыи. чәчкеч-ургычын, җилгәргечен һәм сугу машиналарын төзәтүләрне әйткән дә юк инде, хәтта колхозда эшли торган МТС тракторларын ремонтлауга тикле шул бер тимерче белән аның ярдәмчесе җилпсәсенә төшә торган иде. Ул еллардагы тимерче — токарь да, слесарь да, механик та иде. Хәзер шул вазифаларның һәркайсын аерым кешеләр, шуның өчен махсус укыган кешеләр башкара. Алай да эш күп дип зарланалар әле... Дөрес, теге елларда колхозның техникасы да әллә ни зур түгел иде. Бүгенге көндә безнең утызлап тракторыбыз бар. Ул чакта бөтен бер МТСында да нибары егермеләп кенә иде. Аларныда ашык-пошык кына салкын алачыкларда ремонтлыйлар, шуңа күбесе ремонттан кайтышлый ук ватылып кала иде. Төзекләренең дә куәте күпме генә инде. Ә бүген безнең машина-трактор паркындагы ремонт мастерскоенда гына да биш төрле цех даими эшләп тора. Ул цехлар барысы да кышын пар белән җылытыла. һәр цехта үзенә кирәкле станоклар һәм җайланмалар. Кирәк булганда тракторыңны да. машинаңны һәм комбайныңны да ялт итте*
реп тиешле җиргә күтәреп куя торган күтәрү кранына тикле бар. Әй- тәм бит, сугыштан соңгы еллар белән чагыштырганда, хәзер колхозда эшләү — ял ул. Инде килеп, хезмәт хакын карагыз. Теге елларда колхозның бар техникасын бер үзе төзәтеп торган, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән тимерчегә иң күп дигәндә көненә өч хезмәт көне язалар, ә бер хезмәт көненә нибары биш-алты йөз грамм ашлык тия иде. Ә менә узган елны безнең механизаторларның уртача айлык хезмәт хакы — ике йөз дә егерме бер сум чыкты. Бозау караучыларны- кы — йөз дә туксан өч, сыер савучыларныкы — йөз дә җитмеш җиде сум илле өч тиен, төзүчеләрнеке — йөз дә алтмыш биш, шоферларныкы — йөз дә җитмеш өч сум. Шуның янына аларның үз савым сыерлары, үз бәрәңге бакчалары бар бит әле. Иренми икән, яшелчәсен утырта ала...
Бер узган елны гын^ да колхоз тугыз йөз сиксән мең сум саф табыш алды. Ә теге елларда бу турыда хыялланучы да, ихтимал, булмагандыр. Иң зур хыялыбыз — тамак туйганчы ашарлык икмәк алу иде ул чакларда. Әмма барыбер эшли идек. Хәзергегә караганда күп артык эшли идек. Хәзер колхозда туксан процент эш машина белән эшләнә. Язгы чәчү яки урак өсте чорын исәпкә алмаганда, колхозда көнгә сигез сәгатьтән артык эшләүче юк дияргә була хәзер. Шулай да ялындырыбрак кына йөриләр әле. Бар, көндез бер эштә эшләп кайткан колхозчыны, теге еллардагыча, төнлә ат яки үз сыерын җиктереп заготзернога ашлык илтер! ә җибәреп кара Ли хәзер!.. Яисә көндез фермада эшләгән кешеләрне төнлә ашлык сугарга кушып кара!.. Сөйләшеп тә тормаячак алар синең белән. Көненә утыз сум түлим дисәң дә бармаячак. Ә теге елларда түләве дә ташка үлчим генә, шулай да зарланучы, ризасызлык белдерүче юк иде. Чөнки һәркем белә; сугыш илгә коточкыч зур каза китерде, шуның җимерекләрен торгызырга кирәк иде. Ә бүгенге көндә бер безнең авыл халкының гына да саклык кассасында егерме җиде «Волга» автомобиле алырлык акчасы ята. Менә кая китте эшләр!.. Ә мин тимерче ярдәмчесе булып эшләгән елны авыл халкыныкы белән бөтен колхоз кассасын кушып исәпләсәң дә бер машина алырлык акча таба алмас идең.
... Шулай итеп, көндез тимерлектә эшлим, иртә-кич сугыш елларында тузган каралты-кураны рәтлим. Аннары әти васыять итеп кал дырган җиләк-җимеш бакчасына тотындым. Үзем дә канәгать шушы тормышымнан, әни дә. Ул бичара минем шулай хезмәт көне яхшы төшә торган (ә ул чакта, инде әйткәнемчә, иң күп хезмәт көнен тимерчегә язалар иде) җирдә эшләвемә куанып бетә алмый ..
Тик анда иркенләп эшләргә туры килмәде миңа. Башта әти белән Шәрифулла агайның юлы үзара кисешкән булса, хәзер, бер дә көтмәгәндә, Шәйхи белән минем юллар очрашты. Шулай итеп очраштык без аның белән, икебезгә бер авылда яшәү турында уйларга да ярамый иде хәзер. Бу юлы мин китәргә тиеш булдым. Ләкин җиңелеп түгел, җиңеп. Ничек кенә җиңеп әле!..
Буй-бәдәнгә әтиемә тартым икәнлегемне әйткән идем. Инде алтын чы дистәне башлаган булсам да, көч-куәткә дә. шөкер, зарланырлыгым юк икән әле. Мин моны менә нәрсәдән чыгып әйтәм. Узган ел шулай инде армия хезмәтендә булып кайтсалар да, ни аллага, ни муллага дигәндәй, колхозда да эшләмичә, әтн-әниләренә дә бер тиенлек ярдәм күрсәтмичә, ат ялы кадәр чәч үстереп, гитара чиртеп, әти-әниләре эшләп тапкан акчага ашап-эчеп, юашрак егетләрне кимсетеп, кыз-кыр кынны бимазалап йөри торган өч сөрхәнтәй белән «сөйләшеп» алырга туры килде миңа, «һәр заманның була үзенә күрә сволочы. каһәр сук кыры», — дип, Һади Такташ бик дөрес әйткән икән. Мондый эшлексезләр элек шәһәрдә генә була дип сөйлиләр, авыл җирендә андый хәлнең булганы да юк, булыр дип күз алдына китерү дә кыен иде. Ә соңгы
елларда, әнә, бер безнең авылда гына да өчәү килеп чыкты болар. Сүз дә юк, колхоз аларга калмаган. Алардан башка да эшкә кеше җитәрлек бездә. Әмма начар гадәт йогышлы була бит ул. Моңарчы \з эшләрендә әйбәт кенә эшләп йөргән кайбер яшь-җилкенчәкләр дә, тегеләрдән күреп, шаляй-валяйракка әйләнә башлады. Ә сүз әйтсәң, җаваплары әзер.
— Шулай инде ул, Булат абый, эшләгән кешенеке күренә, безне
бик тиз күрәсез, ә бер дә эшсез йөри торган фәләи-фәләннәрне күрмисез! — диләр. м
Сизәм. алга таба болай дәвам итә алмый. Тиеш түгел болай дәвам итәргә. Югыйсә, акрынлап бөтен колхоз яшьләрен бозып бетерергә мөмкин теге хәерсезләр. Үзләрен чакыртыр сөйләшеп карадым, юк, ыжлап та бирмиләр. ,
— Без институтка керергә әзерләнәбез. Эшләп әзерләнеп булмый аңа. Син безне борчыма инде, абзый кеше, — дип кенә җибәрделәр.
Әти-әниләрен дәштереп сөйләшүнең дә нәтиҗәсе чыкмады. Беләсезме ни дип җавап бирде алары
— Син, Булат, — диләр, — ул малайларга бәйләнеп маташма инде. Үзебез чиләнгәне дә җиткән заманында. Ичмаса, балаларыбыз тормышның рәхәтен күрсен. Алардан башка да калхузның эше тукталып тормый бит әле. Аннары, әнә, гәҗит-журналларда да, радиолардан да «укырга кирәк», «укыган кешеләр кирәк» дип көн саен язып та, әйтеп тә торалар. Әйдә, тимә, укысыннар, әзерләнсеннәр!..
Ярый, монысы өченче ел булган хәл. Анысы шулай узды. Теге сөрхәнтәйләр Казанга барып имтихан да биреп карадылар. Ләкин берсе дә институтка үтмәде. Үтәргә тиеш тә түгел. Чөнки аларның үтмәячәге, укырдан йөрмәүләре алдан ук билгеле иде.
Шуннан сон боларның әти-әниләре азрак уйланыр, гел шулай трай тибеп йөрергә ярамаганын аңларлар да, идарәгә килеп, малайларына үзләре эш сорарлар дип көткән идем. Килделәр, килмиләрме соң? Киресенчә: «Эшкә кушарга теләп, прсидәтел Булат балаларның гайрәтен чигереп, нирбысын бозып бетерде. Шуңа гына укырга керә алмый кайттылар балаларыбыз!» — дип. мине гаепләп сөйләгәннәр әле...
Хуш. мин артык горур кеше түгел. Аннары, башка мең төрле вазифалардан тыш, халыкны дөрес юлга әйдәү дә шул ук колхоз председателе вазифасына керә бит. Имтиханнарын бирә алмыйча кайтканнан соң ни үзләре, ни әти-әниләре минем янга килмәгәч, тагып чакыртып алырга туры килде тегеләрне. Башта әти-әниләрен дәштердем. Бу юлы да барысы бер авыздан улларын яклап чыктылар:
— Узган ел җитәрлек хәзерләнә алмады балаларыбыз. Бу ел әйбәтләп хәзерләнәбез дә әбизәтельне киләсе елны укырга керәбез дип сүз бирделәр. Әйдә, тимә инде син аларга прсидәтел. Безнең семьялардан да берәр укыган кеше чыгарга тиештер бит инде,— диделәр.
Я, шуннан соң аларга ничек каршы сүз әйтмәк кирәк?.. Шулай да теге сөрхәнтәйләрнең үзләрен дә чакырттым. Туктале, мин әйтәм, әти- әниләре зурлап укыган кешеләр түгел, алар бөтен нәрсәне аңлап та бетермәскә мөмкин, үзләре ни уйлыйлар икән бу шайтаннар. Ни әйтсәң дә, ун ел совет мәктәбендә укыган, өлгергәнлек аттестаты алып чыккан егетләр бит. Бәлки, мин әйтәм, боларына бераз акыл кереп кайткандыр.
Өч тапкыр чакыртканнан ары, ниһаять, килделәр, һәркайсыиың өстендә бу елларда модага кергән тез башлары ямаулы, балаклары чачаклы-чуклы джинси кәчтүн-чалбар. Өчесенең дә авызда сигарет. Өчесендә дә чылгыйлары асылынып торган мыек. Чәчне инде әйткәндә юк. Артларыннан караганда хатын-кызмы, ир-атмы икәннәрен аера торган да түгел.
— Я,— мин әйтәм боларга, — барып кайттыгызмы, егетләр?
— Барып кайттык, — диләр, үзләре мыек асларыннан гына елмаешалар.
— Инде ни эшләргә уйлыйбыз соң. егетләр? — мин әйтәм. — Кол
хозда берәр эшкә урнашабызмы, механизаторлыккамы укырга китәсезме? Кайсын телисез — шунысын сайларга мөмкин. *
— Ә без әле эшкә урнашырга да, укырга китәргә дә ашыкмый- < быз.— ди боларның берсе, араларында башлык булып йөри торган < Салих исемлесе.— Без институтка укырга керергә әзерләнәбез быел.
— Әзерләнеп тә, кереп тә карадыгыз бит инде, егетләр! — мин 5
әйтәм. 2
— һы, — ди әлеге шул Салих дигәне, астыртын елмаеп. — Анысы >,
аның болай гына, тәртибен белер өчен разведкага барын карау гына иде. Ә менә киләсе елда без инде чынлап керергә дип, яхшылап әзер- < ләнеп барачакбыз... *
Шуннан соң ни дип әйтәсең инде аларга?..
Тагын йөри башлады болар тырай тибеп. Көн аралаш диярлек ♦ авылдан унбиш чакрымдагы тимер юл станциясенә барып, шунда = килгән-киткән кеше арасында ышкынып, җае чыкса берәр йомшак күңелле авыл агаена ярты алдырып, кәефләнеп тә кайталар. Тора-бара ч әлеге шул станциядә ачыграк авызлы кешеләрнең кесәләрен чистарт- £ калыйлар икән дигән имеш-мимешләр дә ишетелә башлады. Имеш- >» мимешләр дә бөтенләй үк нигезсез булмаган булса кирәк, бер-нке = тапкыр милициягә дә эләккән болар. Инде ни эшләргә? Болай дәвам ө итәргә тиеш түгел ич инде. Яхшыга алып бармаячак бу нәрсә егетләр- f= не. Авыл советы председателе ир-ат булып, ул катырак тотынса, ихти- ® мал, тыя да алган булыр иде үзләрен. Ләкин безнең председатель— < хатын-кыз. Аның да кыюсызы. Мәсьәләне конкрет алып хәл нтә ® алмый торганы. Үзе ул болай әйбәт кеше. Әмма җитәкче булу өчен коры әйбәтлек кенә җитеп бетми шул. Аның өчен тәвәккәллек, тоткан җиреңнән өзә алу да кирәк. Ә бу алай булдыра алмый. Холкы андый түгел... Партоешма секретаребыз ул яктан ут уйната торган кеше иде дә, тик ул өйдә юк, аның бер айга укырга киткән чагы иде. Комсомоллар белән сөйләшен караган идем, тегеләрнең берсе дә комсомол түгел, взносларын түләмәгәнлектән, инде әллә кайчан комсомолдан төшеп калганнар булып чыкты. Шуннан соң колхозның идарә утырышын җыйнап, шул утырышка дәштердем мин боларны. Колхоз эшенә йөр- мәсәләр дә, колхозда туып-үскән булгач, колхоз члены санала бит әле алар. Хуш. Идарә утырышында иртәгәдән үк эшли башларга, әгәр эшли башламыйлар икән, бүтән кискенрәк чара кулланырга дип карар чыгардык.
Карар чыгаруын чыгардык, тик барыбер без дигәнчә эшләмәде теге пәри комалаган нәрсәләр. Икенче көнне үк лесхозга барганнар да. шунда эшкә урнашып, хезмәт кенәгәләре алып кайтканнар. Барып- кайтып йөргән була башлады болар. Лесхозга шалтыратып белешкән идем, анда да кинәндермиләр икән: бер көн эшлиләр, ике көн — юк...
Хәзерге заманда районга да, станциягә дә юл өзелми: көн саен колхоздан машиналар йөреп кенә тора. Ә лесхоз нәкъ район юлы өстендә. Барганда да, кайтканда да шул безнең колхоз машиналарына утырып йөри тегеләр. Машина кызганыч түгел, йөрсәләр йөрерләр иде. Ләкин колхозны ташлап киткән кешеләр, председательне төп башына утырттык, дип көлүчеләр бит алар. Әнә шунысына ачу чыкты минем. Карап-карап тордым да, тукта әле, яшь кенә башлары белән артык акыллы булып, әтиләре булырлык кешедән көлмәсеннәр әле дип, шоферларга тегеләрне утыртып йөртмәскә куштым. Кем кушты дисәләр, председатель кушты дип әйтерсез дидем. Шулай дип әйткән болар тегеләргә.
— Ярар, — дигәннәр тегеләр,— аланга китсә, без лә берәр чарасын табарбыз. Председательгә әйтегез, әгәр шул сүзеннән кире кайгмаса безгә үпкәләмәсен! —дигәннәр.
Шуннан соң атна-ун көн үткәч районнан кайтып килә идем, күрәм, лесхоз турында юл өстенә басып тора болар. Юлның нәкъ уртасында. Мин килгәнне белеп, мине көтеп торганнар. Күрәләтә кеше ташап китеп булмый ич инде. Ә әйләнеп үтү минем холыкка хас нәрсә түгел. Шулай булгач, бу өч зәхмәт өчен генә ничек итеп үз холкыма үзем хыянәт итим ди инде? Туктаттым машинаны. Көтәм. Сүз әрәм итеп башта үзем дәшәсем килми. Болар да тора. Болар да башлап бәйләнергә җөрьәт итмиләр.
ДҮРТЕНЧЕ ДӘФТӘР
Кесәдән сигаретны алып кабыздым да тартам. Күрәм, пышын-пышын гына нидер сөйләшәләр. Минем нервларның ныклыгын сыныйлар. Сынагыз, мин әйтәм, сынагыз. Күп сынадылар инде минем нервларны. Әмма моңарчы бирешкән юк иде әле. Сезгә генә ничек тә түзәрмен, дим. Халәт шундый чак кына ул-бу була башласа, үземә-үзем хисап биреп тора алмаячакмын. Я — алар, я — мин!..
Башта тегеләрнең нервлары биреште. Араларыннан берсе, әлеге шул Салих исемлесе, машинаның уң ягыннан килеп ишекне ачты да:
— Чык әле монда, агай, сөйләшәсе сүз бар. — ди.
— Ми» моннан да бик әйбәт ишетәм. .
— Юк, син курыкма, идарәдәге шикелле батыр бул. Чыгып сөйләш! ди бу. Ә авызыннан аракы мичкәсе исләре килә. Очсызлы кызыл аракы исе. Иң тәмсез ис. Мин аны читкә кагып, шунда выжлатып үтеп тә китә ала идем, әлбәттә. Ләкин бу миңа соңыннан кыйммәткә тёшәчәк иде. Шул өч маңка, председательнең өнен алдык дип, очраган бер кешегә мактанып йөриячәкләр иде. Шуңа машинадан төшәргә туры килде.
— Я, нәрсә әйтмәкче буласыз?
Атаманнары Салих, каршыма килеп, теш арасыннан гына:
— Син ник безгә каныгасын, прсидәтел?—ди. — Иик син безне машинага утыртып йөртмәскә әйттең?
— Бөтен сөйләр сүзегез шушы гына идеме? — дидем мин. Тегеләр
нең кыяр-кыймас кына сүз башлауларына ачуым чыкты. Алар мине машинадан төшмәс, куркып качар дип уйлаганнар, ә хәзер югалыбрак калганнар иде. •
— Безнеңме? — дип чәчрәп чыкты арада ип кечкенәсе, Мәхмүт дигәне. — Юк. болар гына түгел әле әйтәсе сүзләр! — Ул куен кесәсеннән пычак чыгарды. — Менә моны күрәсеңме, прсидәтел?
Мин дәшмәдем. Мыскыллы карап, елмаеп кына куйдым. Ә үзем пружина: теге кизәнә башлауга тибеп егарга торам. ’
— Карале,— ди бу,— эшне зурга җибәрмик, прсидәтел: иртәгедән син шоферларыңа безне утыртып йөри башларга рөхсәт бир. Ә бүген безне үзең белән утыртып алып кайтасың. Тик шунысын искәртеп куябыз: кайткач алай-болай тавышланып йөрисе түгел! Югыйсә, хәлең мөшкел булачак.
— Беттеме сүзегез? — мин әйтәм. Ә үдемнең бөтен тән калтырый. Тегеләрдән куркудан түгел. Нәфрәттән, ачудан!
— Хәзергә бетте, — ди атаманнары.
— Алайса менә болай, егетләр мин ике сөйләшә торган кеше түгел. Колхозга кайтып эшли башламыйсыз икән, машина дип авыз да ачмагыз! Куркытырга җыенмагыз! Сезнең ишеләрне генә...
Мин сүземне әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, теге кечкенәсе, када- макчы булып, пычагы белән миңа ыргылды. Ялт кына читкә тайпыл-
дым да секунд эчендә пычаклы кулын каптырып, пычагын каерып алдым. Шунда бер очтан үзен тибеп тә ектым. Анысының эше шуның белән бетте: касыгын тотып бөгәрләнеп барып төште.
Бу хәл шундый тиз арада булып алды, теге икесе миңа ябышырга өлгерә алмыйча да калдылар. Ә хәзер эш узган: пычак минем кулда - инде. ♦
— Я,— дим тегеләргә, — башыгыз ике булса, килегез хәзер минем & янга. Их, аналарыгыздан шәрә туган нәрсәләр!..
Ажгырып өсләренә ыргылган идем, артларына да карамыйча өтәләнеп, кар ерып, икесе ике якка сыпырттылар гына! Ә теге эчен тотып бө- 5 гәрләнеп ятканын, кызганып, машинага салдым да авылга алып кайт- § тым. *
Юлда кайтышлый әлеге шул әрәмтамаклар, аларны китереп чыгар- и ган сәбәпләр турында уйлана торгач бер фикер килде минем башка: = менә шушындый калай әтәчләргә юл куеп, җәмгыятебезнең киләчәгенә J зыян китерәбез түгелме икән без? Тормышыбыз әйбәт хәзер, бер бала- < ны гына туйдырып торырга була дип, инде егермегә җиткәч тә эшләт- ♦ мичә, эшкә өйрәтмичә асрап яту кая алып барып чыгарыр икән безнең = ул балаларны? Ә бит безнең эшләрне дәвам итәргә һәм безгә караган- = да яхшырак дәвам итәргә тиешле кешеләр алар *
Шунсыз җәмгыятьтә үсеш юк. >•
Шунсыз тормыш алга бара алмый. Ә безнең, шагыйрь Гамил Афзал £ әйтмешли, өф-өф итеп үстергән, юньле-башлы белем алмаган, яшьтән = нинди дә булса берәр һөнәргә өйрәнмәгән ул балаларыбыз ничек итеп е башкара алыр икән үз өсләренә төшкән шул тарихи миссияне?.. Менә с мәсьәләнең кай ягы уйландыра мине. Менә мәсьәләнең кайсы ягы сис- з кәндерә. Шәһәр халкы өчен җавап бирә алмыйм, әмма авылда илле < яшьлек әти-әниләре утын ярганда, терлек асларын чистартканда яисә а кар көрәгәндә өйләрендә гармун уйнап яки соңгы елларда бер чиргә әйләнеп киткән шул питараны чиртеп утырган әзмәвердәй егетләрне очрату бер дә читен түгел хәзер...
Явыз ният белән күмәк һөҗүм иткәннәре өчен, тегеләрне җавапка тарттырырга да була иде. Ни әйтсәң дә райсовет депутаты да бит әле мин. Әмма башта үзләре, аннары әти-әниләре килеп ялынгач, кызгандым. Тик өчесенә дә колхозга кайтып эшли башларга дип катгый шарт куйдым. Шулай итеп дөрес эшләдем дип уйлыйм. Судлашып йөрүнең файдасы тияр идеме, зыяны күбрәк булыр идеме — анысын әйтү кыен. Ә менә мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү һәр ике як өчен дә начар булмады. Мин дә үз дигәнемә ирештем, тегеләр дә тәртә арасына кер-де. Күз тимәсен, хәзер колхозда ару гына эшләп йөриләр. Берсе төзүчеләр бригадасында. Берсе, курста укып кайтып, шофер булды. Берсе механизатор — «Беларусь»та эшли.
...Әйе, көч белән тартышырга калганда хәзер дә алай махы бирдем юк әлс анысы. Ә кырык җиденче елда, бөтен Европаны җәяүләп айкап кайткан егерме ике яшьлек егет чагымда, көч тә, тәвәккәллек тә бик күпкә артык иде. Ул чакта нәкъ шул тәвәккәллегем белән алдырдым да бугай инде. Югыйсә, чибәрлек алай шаккатмалы түгел минем Ләкин адәм баласына шул нәрсә хас: ул, үзе чибәр булмаса да. чибәрне ярата, чибәргә омтыла. Гомумән, адәм баласы үзендә булмаган сыйфатларга ирешергә тырыша. Мин дә үзем алай әллә кем түгеллекне артык уйлап тормадым, авылыбызның иң чибәр бер кызына гашыйк булдым бит, әй! Күрше кызы иде ул. Кап-кара күзле, куе кара чәчле, йомры гәүдәле, малайларча җитез һәм гаҗәеп сөйкемле бер кыз иде. Миннән ике яшькә олырак. Башта мин аны үземнең бертуган апам шикелле к\ - pen яраттым. Чөнки минем апа-абыйларым юк. Аның да энесе юк. Шуңа ул да мине энесе шикелле күрә иде булса кирәк гел үзе белән ияртеп йөри, зуррак малайлар кимсетә башласа, мине яклап сугышуга кадәр
барып җитә. Бик кыю һәм тәвәккәл кыз иде ул. Әмма, үсә барган саен,, аның ул кыюлыгы кими, ә матурлыгы арта барды. Элек нечкә булган сыйракларына ит кунып, йомрыланды. Элек ап-ак булган бит алмалары алсуланды... Мин сугыштан кайтканда ул инде зифа буйлы, нечкә» билле, йомры күкрәкле гажәеп бер сылуга әйләнгән иде.
Ул шулай чибәрләнә һәм миннән ерагая барган саен, минем аны яратуым да үзгәрә барды. Хәзер мин аны бертуган апам шикелле итеп түгел, миңа бөтенләй таныш булмаган, әмма миңа дөньядагы бар кешедән. хәтта әниемнән дә якынрак булган кыз кеше итеп ярата идем. Яратуын яратам, әмма ул хакта кызның үзенә әйтергә йөрәгем җитми, һәй, кая ул әйтү! Мин хәтта аны яратуыма үземнән үзем оялып йөрим. Шуңа аңа берни сиздермәскә тырышам. Шул ук вакытта сиздерәсе дә- килә. Сиздергәнне сиздермичә генә сиздерәсе килә. Бер уйласаң, гаҗәеп инде бу мәхәббәт дигән нәрсә. Үзе чакыра, үзе кача, чыкмый чакырган җиргә, дип җырлыйлармы әле? Күрәсең, бер миңа гына түгел, башкаларга да хастыр әнә шундый каршылыклы хисләр. Каршылыклы, әмма иң татлы, иң яшерен һәм иң изге хисләр. Бүтәннәр ничектер, әмма минем үземнең шуннан бүтән беркайчан да андый һуштан яздырырлык тылсымлы хисләрне татыганым булмады. Гел Айсылу апагызга тугрылыклы булып кына яшәлде дисәм, хакыйкатькә хилафлык иткән булыр идем. Яшереп торуның кирәге юк, кешедән яшерсәң дә. үзеңнән яшерү мөмкин түгел, булды бер гөнаһка кергән чак. Махсус рәвештә эстәп йөреп түгел, әлбәттә. Бер дә көтмәгән-уйламаганда кинәт кенә килеп чыга икән андый хәл. Тоймый да каласың икән... Ләкин шунысын кистереп әйтә алам: беркайчан да, беркемне дә Айсылуымны яраткан шикелле итеп өзелеп ярата алмадым. Баштан гына хур кызы булып тоела Икән ул чит хатын-кыз. Ә яшьтән сөйгән яр, чын мәхәббәт — бөтенләй башка. Ул гел тансык, гел саф, гел кадерле һәм гел яңа була икән...
Мин Айсылу апагызны әнә шулай өзелеп яратуымны, ул яратуым- гомер буена барачагын, әгәр мин аның белән кавыша алмасам, дөньяда иң бәхетсез кеше булачагымны әлеге шул кырык җиденче елда сугыштан кайткач аңладым.
Аңлавын аңладым. Ләкин шуны Айсылу апагызга да аңлатасы, аңлатасы гына түгел, аны шуңа инандырасы да бар бит әле. Ә ул инде тәмам өлгергән — егерме дүрт яшьлек чибәр кыз. Яныңнан үтеп киткәндә һушсыз калдыра. Аннары килеп, халык арасында абруе да зур — укытучы! Мин башта сугышта, аннары армия хезмәтендә йөргән елларда унны бетереп, үзебезнең авылда укыта башлаган. Ә укытучының абруе ул чакта югары иде. Хәзер генә ул, кемгә карама — урта белемле дә, югары белемле. Ул чакта авылда җиде класс бетергәннәре дә са- наулы гына иде. Ә Айсылу инде читтән торып педучилище тәмамлап килә. Авылда аңа гашыйк булмаган берәр егет булды микән ул еллар-да? Юктыр. Үзебезнең авыл егетләреннән тыш, күрше авыл егетләре, роно инспекторы, фннагент, райкомол секретаре, райкомның оештыру бүлеге мөдире —барысы да аңа гашыйк, барысы да аның белән берничә авыз сүз сөйләшер өчен генә дә, юк йомышларын бар итеп, безнең авылга сугылып китәргә тырыша иде. Әле ярый, бәхеткә каршы, Айсылу берсенә бер капланып төшми. Бөтенесенә дә, русча итеп әйткәндә, от ворот—поворот биреп бара иде. «Иде» дип кистереп әйткәч тә, бу кеше шуларның барысын да үзе күреп торган икән дип уйларга кирәкми. Аның өчен карап-ияреп йөрү мәҗбүри түгел. Авыл җирендә берни дә яшерә алмыйсың. Анда кемнең кая басканына хәтле көне-сәгате белән белеп-ишетеп торалар! Моның шулай булуы начар түгел, минемчә. Әнә шул бер-берсенең хәлен күреп-белеп тору әхлакый бозыклыкка юл куймый. Шуңа күрә дә авыл җирендә гаилә низаглары, аерылышулар шәһәр җирендәгегә караганда бик күпкә ки.м. Чөнки авыл кешеләрен
Әйе, Айсылу хәзергә каты тора торуын. Ләкин, ничек кенә дисәң дә, ул да адәм баласы бит. Ялгышып китеп, тегеләрнең берәрсенә аның да $ күзе төшеп куймас дип кем өзеп кенә әйтә ала? Чынлап торып яратма- салар да, тасма телле егетләргә кияүгә китеп барган кызлар азмыни g бу дөньяда? Анысы аның әле анысы. Минем өчен тагын бер бик хәтәр 5 бер кеше бар иде ул чакта. Тегеләр арасында анысының мөмкинлекләре бик күпкә артык иде. Сүз әлеге дә баягы шул Шәйхи турында ба- u ра, әлбәттә. Инде әйтеп киткән идем, төс-битнең бер генә килмәгән жи- 5 ре дә юк моның. Үзе офицер. Ә ул чакта офицерларның дәрәжәсе кыз- * лар арасында мондый егетләрнекенә караганда өч-дүрт мәртәбә артык < иде. Аннары килеп, Шәйхинең тел дә бик хәтәр шома. Ныклап тотынса. ♦ ташны эретергә мөмкин. Җыр белән биюгә дә авылда беренче иде ул. = Минем үземдә исә ни тегесе, ни монысы юк. Күңелем белән биим дә, = җырлыйм да. Бер дә кешедән ким түгел. Хәтта күңелем белән башка- Е; лардан әйбәтрәк җырлыйм, башкалардан шәбрәк биим дә түгел микән * әле. Ләкин кычкырып, кеше ишетерлек итеп җырларга да, кеше ал- > дында биергә дә, үтер, булдыра алмыйм йөрәгем җитми. Үзем генә х чагымда биеп карыйм —була. Ә менә кирәк чакта, кеше алдында — е юк...
Әйе, үзем кичен клубта, аулак өйләрдә җырлый да, бии дә алмыйм. ж Ә күңел, каһәрең, аңа карап тормый, авылның иң чибәр кызын — Ай- < сылуны ярата. Гел аңа гына омтыла. Гел шуны гына сөя Ә аны, үзе- “ гезгә мәгълүм, Шәйхи дә күзләп йөри. Кая инде ул яктан мина Шәйхи белән тартышырга? Алда әйтеп үткән өстенлекләреннән тыш, Шәйхинең миңа караганда тагын бер отышлы ягы бар: Айсылуны ул мин бөтенләй якын да бара алмаган җирләрдә дә күрә ала. Хәзер генә ул укытучысы да, сыер савучысы, тракторчысы да — барысы бергә киносын карый. Барысы бергә культура йортына җыелып, уйный-жырлый, концертын, спектаклен куя да, карый да. Әгәр кемнең кем икәнен алдан белеп тормасаң, киеменә карап кына кайсы укытучы, кайсы сыер савучы икәнен бөтенләй аера да алмыйсың: бар да чәчәк кебек булып киенеп йөри. Моның шулай булуы бик әйбәт, әлбәттә. Чөнки алар барысы да шул ук адәм баласы бит. Шулай булгач, нигә киемнәре белән үк бер-берсеннән аерылып торырга тиеш ди әле алар... Ә без яшь чакта эшләр башкачарак иде. Укытучылар бүтәннәргә караганда затлырак киенә. Чөнки алар акчага эшли иде. Аннары алар клубларга, аулак өйләргә дә гел түгел, бәйрәм-сәйрәмнәрдә генә, концертларда катнашасы булганда, репетицияләргә генә килә. Ә Шәйхи — председатель. Аның барысына да хакы бар тели икән, Айсылуны мәктәпкә дәрес вакытында барып та күрә ала, теләсә — идарәгә чакыртып та сөйләшә ала. Аннары аның әрсезлек тә җитеп ашкан. Ә мин нәрсә?.. Башкасы турында әйткән дә юк инде, хәтта Айсылу белән икәүдән-нкәү генә калган чакларыбызда да сөйләшер сүз таба алмыйча коелыплар төшәм. Әгәр аңа яратуымны әйтсәм, кимсетермен, хәтерен калдырырмын да, ул мине гел күралмый үк башлар шикелле тоела. Әмма, шул ук вакытта, ул минем күңелемне аңлый да шикелле. Күз карашымнан аңлыйдыр, шун-нан аңларга тиеш дип уйлыйм. Мәхәббәт сүзсез дә аңлашырга тиеш шикелле тоела миңа. Ләкин мин бу уйларымның дөресме түгелме икәнен тәгаен белмим. Шуңа, бәлки мин ялгыша торганмындыр дип, шик- ләнәм дә. Бәлки мин гел юкка алданып йөри торганмын, бәлки Айсылу инде күптән Шәйхи белән йөри торгандыр дигән хәвефле уй һич баш
«халык ни әйтер», «кешеләрдән әйбәт түгел» дигән фикер тотып, тыеп ■килә.. Шәһәр тормышы ул яктан бөтенләй башка. Анда күрше йортта ниләр булганын гына түгел, күрше фатирда ниләр булганын да, хәтта каймакта анда кемнәр яшәгәнен дә белмиләр. Ә авыл жирендә иртән түбән очта булган хәл кичке якта бөтен авылга мәгълүм булмыйча -калмый...
тан чыкмый. Төннәр буе шул хакта уйланып, йоклый алмыйча ятам. Андый чакларда үземә-үзем сүз бирәм: иртәгә ничек тә Айсылуны туры китерәм дә. туп-туры барысын да әйтәм дә бирәм, дим. Җитте, дим. Ниндидер могҗиза булганын көтеп, гел болан бнлгесезлектә яшәгәнче, •ичмаса, барысын да белеп торуын хәерле, дим. Югыйсә, уйлый-уйлый тилегә сабышып китүең дә бик ихтимал, дим... Ә икенче көнне, \зен күргәч: «Нихәл. Айсылу, укытып буламы?» яки «Нихәл, Айсылу, судан кайтып килешмени?» диюдән бүтән берни әйтә алмыйм...
Ә Шәйхи әйтә иде булса кирәк. Айсылу өйләрендә ялгызы гына калган чакларда, чебеш алып китәргә йөргән тилгән шикелле, алар өе турыннан да бик еш узгалый башлады бу. Колхозга мотоцикл да алып җибәргәч, тизлеге дә артты. Халык та:
— Шәйхи Айсылуга өйләнергә чамалый икән. Тик көз кереп, сугым суя башлаган, каз өмәләре башланган чакны гына көтәләр икән,— дип сөйли башлады.
Дөрес. Айсылу үзе Шәйхи-тилгәнгә алай бик үк мөкиббән шикелле түгел түгелеп. Үзләренә су китергәндә безгә дә су кертә ул. Әнисе Асылбикә апай да минем әни янына көн саен диярлек кереп йөри. Шунда Айсылу хакында сүз чыга да, Асылбикә апай:
— Әй, Гайниҗамал, кыз үстерүләр дә бик читен хәл икән!—дип көрсенеп куя. — Башта тугыз ай буеңда күтәреп йөрисең. Аннары ике елга якын күкрәк сөтеңне имезәсең. Нсәя төшкәч, кеше янында кеше төсле булсын дип, үзең киясен аңа кидерәсең. Үзең ашыйсын аңа аша- „тасың. Инде үсеп буйга җитте дигәч ул-бу булмагае дип, һаман шуның өчен җан атасың. Ә хәзер менә, нинди бәндәгә тап булыр .икән дип, ут йотып торырга кирәк. Син теләгәнне ул ошатмый. Үзе ошатканны ул сиңа әйтми икән шул, малай җаным. Миңа калса, прсидәтел Шәйхулланың бер генә килмәгән җире жук кана да, нишләтәсең аны, кыз үзе өнәп бетерми шул.
«Әй, зобани хатын, — дип. Айсылуның әнисен чын-чыилап орышып куям андый чакларда. — Авызыңнан җил алсын бу көфер сүзләрне. — Ә Айсылу өчен куанам. — Молодец!—дим аңа күңелемнән. — Шәйхуллага кызыкмыйча бик дөрес эшлисең. Син бүтән беркемне дә түгел, тик мине генә сөй, Айсылу, яме! Чөнки мин үзем тик сине генә сөям.. »
Мин шулай уйлыйм уйлавын да. кыз үзе бу мәсьәләгә ничек карыйдыр — анысын белгән юк. Кем белә, бәлки ул мине гел дә. яратмыйдыр. Бәлки бөтенләй бүтән кешедер аның күңелендә. Суны ул безгә нигез күрше игеп кенә кертә торган булуы да бик .ихтимал бит. Менә шунысы сыздыра йөрәк маен. Ягымлы, җылы карашы бар инде барын. Әмма бер җылы карашка ышанып кына ничек тынычланмак кирәк? Бәлки ул бүтән егетләргә дә шулай ягымлы карыйдыр. Кыскасы, Айсылу мине генә яратадыр дип. авыз ачып йөрергә һич ярамый. Нидер эшләргә, ниндидер чара күрергә кирәк иде бу мәсьәләдә.
Уиладым-уйладым да, бер көнне Айсылу безгә су керткәндә, ишегалдында туктатып, әйттем мин моңа:
— Айсылу,— дидем.— Шәйхи синең тирәдә бик еш кайнаша башлады бу араларда. Аның тасма теленә ышана күрмә, яме!
БИШЕНЧЕ ДӘФТӘР
Я, шуннан ул ни дип җавап бирде дип уйлыйсыз? Бер генә сүз әйтте ул миңа. Әмма берәгәйле итеп әйтте:
— Юләр! — диде. Аннары, чиләкләрен безнең кисмәккә бушатып, тагын суга төшеп китте. Ә мин миңгерәп калдым: ни дип әйтмәк бул-
ды икән ул кызый бу сүзе белән? «Шул лыгырдык Шәйхигә ник ышаныйм мин, юләр», — дип әйтүе булды микән? Әллә: «Ә нигә мин ана ышанмаска тиеш ди әле, юләр?» — диюе идеме икән? Яки: «Синен ни эшең бар миндә, юләр», — дип әйтүе булды микән? Төрлечә уйларга урын калдырырлык итеп әйтте бит, бәхетле булгыры. Котны алырлык итеп әйтте!.. ♦
Судан әйләнеп кайтуын көтеп тордым мин моның. Көтеп тордым да: < — Баягы сүзеңне ничек дип аңларга кушасың. Айсылу? — дидем. < Ике дә уйлап тормады бу. Кычкырып көлеп куйды да
— Шуны да аңламагач, нинди егет син, Булат?! — диде. з
Бүгенгедәй хәтеремдә: өченче ноябрь иде бу. Җирләр туңган бул- 2 са да. көн әллә ни салкын түгел. Күктә бер болыт әсәре юк. Якты, ко- * яшлы иде. Айсылуның әлеге җавабын ишеткәч, кинәт дөнья салкынаеп, _ кояшның нуры сүнеп киткән шикелле булды. Әйе, ул кыз хаклы. Мин, < егет кеше, юләр булып йөрергә тиеш түгел. Мәсьәләне мин үзем ачык- * ларга тиеш идем. Ә аны тик кыюлык, тәвәккәллек белән генә ачыклап . булачак иде. _
Әнә шул кичне мин Айсылуны урлап алып кайтырга план кордым. = Планнарны, шөкер, корып була. Шәп итеп, зур итеп, перспективалы ч итеп корабыз без аларны. Ә менә ул шәп планнарны тормышка ашыра £ башлагач исә, әллә каян, әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыга да, с. аларның байтагы үтәлеп җитми, шул план хәлендә генә кала. Күп бул- 2 ды инде андый үтәлмәгән планнар минем гомердә. Хәзер димим, элек- & керәк елларда. Планнар өстән бирелә торган заманнарда. Хәзер без ё планнарны үзебез төзибез. Мөмкинлекләребездән чыгып, көчебездән з килердәй булуын искә алып. Хәзер ул яктан эшләр бөтенләй башкача. * Ике агроном, ике зоотехник, алты-җиде бухгалтер, экономист эшли бү- а ген бер безнең колхозда гына да. Барысы да үз тармаклары буенча югары белемле кешеләр. Ә теге елларда бөтен колхозына бер председатель дә, булса — бер агроном, булмаса —ул да юк иде. Шулай булгач. корган планың шәп булып кына кая бара аласың?.
Башта ук әйтәм, минем Айсылуны урлау планым да үтәлмичә кал ды. Ни өчен дигәндә, мин урлап алып кайтасы көнне Айсылу кичен урамга гел чыкмады ук. Чыкканын күрми калыр дияр идем, күрми калырга урын юк: кич күз бәйләнә башлаганнан алып төнге уникегә тикле сагалап тордым мин аны. Өйләрендә ут шуңарчы янды. Әнисе Асыл бикә апа комганын тотып, мыдыр-мыдыр укына-укына. өч тапкыр ишег- алларына чыгып, тәһарәт алып керде. Утларын сүндерер алдыннан Айсылу үзе дә һава алып кереп китте. Әмма капкаларын ачып урамга чыкмады. Шулай булгач, ничек урлыйсың инде аны? Өйләренә кереп, әнисе алдында кычкыртып аЛып чыгып китеп булмый бит кешене!.
Икенче кичне чыгуын чыккан да иде. Бәйрәм концертына репетиция ясарга клубка барды анысында. Тик барыбер урлап булмады. Репетиция бүлмәсеннән чыгышлый ук Шәйхи эләктереп алды үзен. Күзен тозландырып, алдан ук шунда кереп, көтеп утырган икән, хәерсез! Бәйләнешкә китсә, мин. һичшиксез, тәгәрәтер идем аны. Малай чакта гына, миннән олы булганга гына җиңә иде ул мине. Хәзер — эш башка. Хәзер ул миңа түгел, мин ана кәҗә догасы укыта алырлык булган идем инде. Ләкин бит, алайга китсә, тавыш-гауга кубачак. Ул чакта, билгеле, председатель хаклы булачак. Ә мин Айсылу алдында да. авыл халкы алдында да көлкегә генә калачак идем Аннары килеп. Айсылуны озатырга өметләнүчеләр бер мин генә түгел, тагын икәү иде. Кайтырга чыккан булып, алар да Шәйхи белән Айсылу артыннан ияреп барган иде. Тик кыз беребезгә дә тәтемәде. Шәйхи аны капка төпләренә тикле озатып куйды. Анда да тиз генә кертеп җибәрмәде — унбиш-егерме минутлап сөйләштереп тотты. Ул тагын да тотмакчы иде эле. «Әни сизенсә
ару түгел, аннары иртәгә көнгә дәресләргә дә әзерләнәсем бар», — Д»п, Айсылу кыбырсый башлагач кына җибәрергә мәҗбүр булды...
Беләм, кеше сүзен тынлап, шымчылык итеп йөрү егетлек түгел, әлбәттә. Ләкин ул чакта минем шуннан башка чарам юк иде шул. Аннары килеп, мин аларны махсус рәвештә яннарына барып түгел, үзебезнең капка төбеннән генә тыңлап тордым. Шуңа күрә әллә ни гөнаһ эшләдем дип ул чакта да санамадым, хәзер дә ул эшне алай гөнаһ дип өс- тема аласым килми. Ни өчен дигәндә, шул чакта аларнын ни сөйләшкәнен чамалап калмаган булсам, Айсылу апагыздан колак каккан идем. Шәйхинең Айсылуга: «Сузма, бәгырем. Әйдә, Октябрь бәйрәменә кавышыйк!»— дигәнен мин шул кичне үз колагым белән ишеттем. Әгәр ишетмәгән булсам...
Айсылу аңа кырт кистереп кенә ризалык бирмәде бирүен. Шул ук вакытта тәкъдимен катгый рәвештә кире дә какмады.
— Бигрәк куырасың инде, председатель. Мин бит әле сине бик аз беләм, — диде ул аңа. Ләкин моны бит ризалык билгесе дип аңларга да була иде. Кыз баланың кайсысы, ярар, мин риза дип торыр (икән инде? Өзелеп сөйгән ярына да элек-электән ялындырыбрак кына чыккан бит безнең кызлар. Эчләрендә корыч эретерлек кайнар хисләре ташып торса да, тыштан аны сиздермәскә тырышкан алар. Ләкин, кызганычка каршы, аларның шул күркәм сыйфаты соңгы елларда күзгә күренеп кими башлады шул.
Безнең заманда модасы чыкмаган иде ул сыйфатның. Ир-атларның баһадирдайлары сугыш кырларында ятып калган, авылда күзгә күре- нердәйләре бармак белән генә санарлык. Ләкин безнең заман кызлары, хәзерге кайбер яшь-җилкенчәкләр шикелле, «тйзрәк чыгып калыйм әле алучысы барында» дип, мәсьәләгә алай җиңел генә карамый иде.
Озын сүзнең кыскасы шул: Айсылуның Шәйхигә биргән җавабы ризалык билгесе шикеллерәк тоелды миңа. Шуңа күрә, егет кешегә болан әрсезләнү бик үк килешеп бетмәсә дә, бәйрәм арасында, үзенә сиздермичә генә, гел Айсылуны күзәтеп йөрергә булдым.
Җидесе көнне кич авыл укытучылары, бер ялгыз карчык өендә аш- су әзерләп, бәйрәм киченә җыелдылар. Чакырулы булгандырмы, үзе темсенеп килгәндерме, анда Шәйхи дә бар иде. Гомеремдә онытасым юк: әллә нинди салкын, бик зәһәр җилле кич булды ул. Көндез тын гына, кояшлы гына торган иде. Кояш баер алдыннан кинәт кенә төньяктан аксыл-кара болытлар килеп чыкты да, бөтен күк йөзен каплап алды. Алмагачларның коелып бетми калган яфракларын йолкып-йол- кып җил исте. Аннары ишеп карлы-бозлы яңгыр коя башлады... Шәйхиләр, Айсылулар өйдә. Җылыда. Рәхәтләнеп сыйланып, уйнап-җырлап утыралар. Ә мин — урамда. Алар бәйрәм итә торган өйгә каршы йортның келәтенә ышыкланып торам. Өстә — солдаттан киеп кайткан шинель. Аякта — кирза итек. Башта — солдат бүреге. Фронтта чакта, шушы киемнәрне кигән килеш, кыш көне кар өстендә ятып йоклаган чаклар булды Анда әллә ни туңдырмый торган иде. Ә монда!.. Шундый туңам, тешкә-теш тидереп булмый. Арлы-бирле йөреп тә, физзарядка ясап та карыйм. Барыбер файдасы юк. Җил мине үтәли тишеп исәдер шикелле. Ә өйдәгеләрнең миндә гаме юк. Сиптерәләр биеп. Прәме өйләре селкенеп, ишелердәй булып китә...
Инде үләм, инде бетәм дип торганда, ниһаять, болардан ике укытучы— тарихчы аксак Роберт белән әле быел гына Арча педучилищесын тәмамлап килгән математик Әзһәр килеп чыктылар да, сөйләшә сөйләшә, бик ашыгып, түбән очка таба китеп бардылар. Җил бик каты искәнлектән, барлык сүзләрен дә аермачык ишетә алмадым. Ишетелгән кадәресеннән шуны аңладым: ниндидер ат җигү турында сөйләшеп киттеләр алар. Бу хәл минем инде кайчаннан гел бер төрле булган халәтемә шундук үзгәреш кертеп җибәрде. «Нинди ат җигеп йөрү икән ул
шушы эт чыкмаслык яңгырлы төндә? Кемгә кирәк икән ул ат? Аның белән кая бармак, ни эшләмәк булалар икән?» Күңелне шушы сораулар биләп алды. Миңа эссе булып китте. Югыйсә, туңуга чыдый алмыйча кайтып китәр хәлгә җитеп килә идем инде. Ә хәзер прәме аркадан тирләр бәреп чыкты...
Тегеләрнең ат жигеп килгәннәрен көтәргә булдым. Күңел сизенә ♦ әгәр кайтып китсәм, нәкъ менә шушы кара төндә ниндидер хәвефле эш эшләнер шикелле. Ә ялгыз карчык өендәге мәҗлеснең түгәрәкләнер чамасы күренми генә түгел, киресенчә, анда эшләр кызганнан-кыза бара. Их, шунда кереп ун гына минут торып чыгасы иде бер!.. Хәер, нигә \ н минут? Бер минуты да бик җитәр иде. Миңа тик Айсылуны күрү һәм үзем аңа күренеп чыгу гына кирәк. Дөньяда мин дә бар икәнен исенә төшерү өчен генә кирәк бу миңа. Ләкин күктән таш ява башласа да, алар янына керәсем юк. Нинди йөз белән барып кермәк кирәк ди кеше мәҗлесенә?..
Мин шулай ут йотып торганда теге укытучылар колхозның нәсел айгырын тарантаска җигеп алып килделәр.
— Син шушында атны саклап торып тор. Мин хәзер кереп Шәйхигә әйтәм дә...—дип, Роберты өйгә кереп китмәкче иде, Әзһәр аны җиңеннән тотып туктатты:
— Карале, анда кайткач Шәйхи әллә салдыра, әллә юк. Син. бар. миңа берәр стакан алып чыгып бир әле, яме! Бик туңдыра башлады. — диде ул.
— Әйтмәсәң дә белом, агай-эне! Шуны да белмәскә, син мине кем дип беләсең? — диде аңа Роберт. Титаклап, өйгә кереп китте. Күп тә тормады, бер кулына шешә, икенчесенә йодрык кадәр ит тотып, әйләнеп тә чыкты. Мин боларны бик белеп әйтәм; тәрәзәдән төшкән ут як тысында барысы да күренеп тора иде.
— Сорап та тормадым Шәйхидән, шешәсе белән үк алып чыгып киттем,—диде Роберт, мактанып. •
— Шуад да башың җитмәсә, хайван булыр идең син! — диде Әзһәре, бер дә исе китмичә генә. — Үзебез өчен йөрмибез бит, Шәйхи өчен йөрибез. Шуның аркасында мин бүген үземнең Сәрвиям янына бара да алмыйча калдым. Я, ничек анда эшләр? Кайчан алып чыгалар?
— Шәйхи әйтә, сабыр итегез, егетләр, бераз көтәргә туры килер, ди."Кызның кайтыр исәбе юк әле, ди. Но әзер булып торырга кушты «Кәҗә
ябаргамы», «йолдыз санарга»мы туры килеп, өйалдына апчык- сам, миңа булышырга килерсез, дип калды.
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә берәр стакан эчтеләр дә:
— Озаграк көтәргә туры килсә, монысының да кирәге чыгып куюы бар,—дип, Роберт калган аракыны шешәсе белән Әзһәргә бирде.
Үзе тагын өйгә кереп китте. Әзһәр шешәне тарантас башына тыгып куйды. Ләкин шундук кире алды
— Әй, моның нәрсәсен калдырып торасың. Я айнып бетәр. — дип. үзалдына мыгырданып голт-голт итеп эчте. Тагын бераз калмаганмы дип булса кирәк, шешәне тәрәзәдән төшкән ут яктысына тотып карады. Буш икәнен үз күзе белән күреп ышангач, әллә кеше барын сизеп инде, шешәсен урамның бу ягына, мин шыгаеп басып торган келәткә таба томырды. Чак кына тайпылып калдым. Эләксә—харап иде эшләр. Келәт бүрәнәсенә бәрелеп, шешә көл булды.
Нишләргә хәзер? Алар өчәү. Мин берүзем. Белгән бит Шәйхие дә кемнәрне ярдәмче итеп алырга. Берсе дә минем хәлне аңлардай кеше түгел. Роберты кече-кечкенәдән куштан, игелексез бәндә булды. Кече- кечкенәдән мин аны өнәмәдем. Ул шуны белә, шуңа ул да мине өнәми ндс. Әзһәрен мин әле аз ббләм. Ләкин аның да иманы юк икәнлеге көн кебек ачык юньле адәм кешегә кыз урлашырга риза буламыни? Әгәр ышанычлы булса, мин хәзер аның янына барыр идем дә, хәлне аңлатып
РАКЫПФ НУРУЛЛ И И ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР
биреп, Шәйхигә алып кайтасы кызны үзебезгә генә алып кайту турында сөйләшеп карар идем. Анысына ук риза булмый икән, һич югы. Айсылуны бүгенгә урламый торырга күндерер идем. Бүген урламасалар, иртәгә күз күрер иде анда. Мин үзем дә гел болан ачык авыз булып йөрмәм, Айсылуга мәхәббәтемне ничек тә аңлатыр идем. Ә бу Әзһәрга тел әрәм итеп торудан файда булмаячак. Ахмакка гына калуың бар иде. . v
Тагын байтак вакыт үтте. .Хәзер мин туңмыйм. Кая анда туңу! Киресенчә, җәйге челләдәге шикелле эссе иде миңа хәзер. Җил һаман котырына, боз катыш эре яңгыр һаман ява. Җиргә төшү белән ул ялтырап бозлавыкка әверелә бара: бөтен урам шугалакка әйләнгән иде инде. Авыл йортларында* утлар да сүнеп бетте диярлек. Әмма мәҗлес- тәгеләрнең кайтыр чамалары сизелми. Аруын үзләре дә арды бугай инде: җырларының рәте калмады. Тавышлары дыңгырдык юлдан барган арба шикелле: бер бик хәтәр көчәеп китә, бер, гайрәте кайтып, акрынлый. Бер көйне башлыйлар да, аны онытып, икенчесенә күчеп китәләр...
Ат саклап капка төбендә торган Әзһәрнең дә түземе бетә башлады булса кирәк. Башта, эчкән шәпкә, тарантастан алып, өстенә кожан киеп, капка ышыгында арлы-бирле хәйран күңелле генә мыгырданып- җырлап йөргән иде. Аннары тарантасына менеп, тыныч кына оеп утырып торды. Ә хәзер, әнә. тагып арлы-бирле йөри. Үзе өзлексез сүгенә. Русчалатып та, татарчалатып та. Үзен дә сүгә, мәҗлестәгеләрне дә. Робертны да, Шәйхине дә. Шәйхигә бигрәк та каты эләгә:
— Җаны юк микәнни ул анасын саткан нәрсәнең! Кайчаннан бирле капка төбендә, шушы салкында кеше аны көтеп торганны белми микәнни, иман тактасын...—ди. — Ачуымны чыгарсалар, ташлап кайтып китәргә дә күп алмам мин,—дип тә гайрәтләнеп куйгалый. Әмма кайтып китми үзе. Китәме соң? Председательгә иртәгә үк йомышы төшәчәген белә ич ул. Аның бу сүгенү-сукранулары үзен юату өчен тенә ләбаса...
Ниһаять, төнге беренче киткәч, башта өйдән кемнәрдер ишегалдына чыкты. Аннары үзәк өзгеч итеп илереп:
— Нишлисез сез, кабахәтләр? Җибәрегез! Җибәрегез дим!—дип кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Аннары капка ачылып китте дә, әлеге шул кычкырган-тартышкан кызны күтәреп алып чыгып, тарантаска сала башладылар.
Ул — Айсылу иде. j
Гаҗәп икән бу кеше дигәнең. Шуңарчы минем башта бернинди дә конкрет фикер юк. Нидер эшләргә һәм Айсылуны коткарып калырга кирәк икәнен беләм. Тик ничек коткарырга — анысы ачык түгел о!де миңа. Ә менә хәзер, тегеләр Айсылуны алып китәргә дип тарантаска салгач һәм, атларын борып, чаптырып китеп барганда исә, ни эшләвемне үзем дә белештермичә, атылып килеп җиттем дә каракларның ат башыннан тотып алдым.
Шәйхи Айсылуны ычкындырмаска азаплана, ә ярдәмчеләре каушап калган иде буган, нишләргә белмичә аптырап торалар. Шәйхи сүгенеп:
Ни көтеп торасыз инде, фәлән дә фәсмәтәннәр, тотыгыз да изегез измәсен, дип кычкыргач кына икесе дә ике яктан килеп миңа ябыштылар.
Ә мин моңа күңелем белән күптән әзер идем инде. Башта берсен, аннары икенчесен селтәп ыргыттым. Тарантастан суырып төшереп,' Шәйхине дә салып екмакчы идем — өлгерә длмыйча калдым. Мин тегеләр белән мәтәвекләнгән арада ул, атын чаптырып, китеп барды. Айсылуның «Җибәр, Шәйхи, җибәр, паразит! Мйн барыбер синеке булачак кеше түгел!» — дип ачыргаланып кычкыруы гына ишетелеп калды.
Артларыннан чабудан мәгънә юк: колхозның гел ашап кына яткгр! нәсел айгыры артыннан җәяүләп ничек җитмәк кирәк? Ә Шәйхи кызны
күрше авыл ягына таба алып китте. Бездә элек-электән килгән гадәт бар: урлаган төнне кызны егетнең өенә алып кайтмыйлар. Сизенеп алып, кызның әти-әниләре, туган-тумачалары килеп алып китмәсен өчен шулай эшләнә бу. Шуңа күрә кыз урларга әзерләнгән егет башта кызны алып кайтырга берәр туганы, яисә берәр ышанычлы кешесе белән фатир сөйләшеп куя. Шәйхи, күрәсең, фатирны Аланда сөйләшеп * куйган булгандыр... <
Әнә шулай күрә торып колак кактым мин Айсылудан. Ахмак түгел < диегез инде мине. Шунда ат башыннан тотып торган арада камыт бау- = ларын гына кисәсе бит. Безнең татарның шулай инде ул: акылы артта- з рак калып йөри аның. Хәзер үз-үзеңне орышып торудан файда юк. ни э дә булса эшләргә кирәк иде. Тоттым да җәяүләп Аланга киттем мин. >. Алан — зур авыл. Шәйхи кызны кайсы йортка алып кайтканын бер ал- ' ла үзе генә белә. Барып та тапмыйча кайтуың бик мөмкин иде.
Ләкин минем бүтән чарам юк. Айсылуны коткарсам тик үзем генә коткара алам. Бу эштә миңа беркем дә ярдәм итмәячәк иде. Ф
Мин Аланга барып кергәндә, сәгать инде төнге ике тулып килә _ Башка көннәрдә бу вакытта халык күптән йоклап беткән булыр иде. = Ләкин бүген, бәйрәм төнендә, утызлап йортта ут бар. Миңа тиз генә - әнә шул ут4 янган өйләрне тикшерергә кирәк. Шәйхи белән Айсылу шу- ларның берсендә булырга тиеш иде... а.
Бөтенләй үк бәхетсез түгел икәнмен: бишенче йортта ук таптым мин 2 тегеләрне. Пәрдәсе ябылып бетмәгән тәрәзәдән карап. Шәйхинең анда е икәнен үз күзем белән күргәч, капкаларына барсам —капка бикле. Ә Е капкалары урыс капка. Башка вакытта булса, тотып атабыз дисәләр з дә, мөгаен, менә алмас идем мин ул капка өстенә. Ләкин бу юлы, бел- * мим, андый көч һәм җитезлек каян килгәндер, шул биек капка өстенә а менеп, ишегалларына сикереп төшкәнемне тоймый да калдым. Куркып китте булса кирәк, тугарып тарантасына бәйләп куелган «Аҗаган», ашавыннан туктап калып, поры-ы-ыххх иттереп пошкырып җибәрде.
АЛТЫНЧЫ ДӘФТӘР
Мин ажгырып тегеләрнең өенә барып кергәндә, хуҗа хатын самавар әзерләп йөри. Айсылу, өстендәге пальтосын да салмаган килеш, кече якта пышык-пышык елап утыра, ә Шәйхи аның каршына баскан да юатырга азаплана иде. Килеп кергән хутка Шәйхине изүеннән каптырып алып, йодрыгымны ияк астына терәдем
— Сугып үтеримме шушында?
Күктән иңгәндәй, кинәт кенә аның каршанда пәйда булуым шул кадәр нык тәэсир иткән иде булса кирәк, Шәйхи гел телсез үк калды. Куркудан аның хәтта күзләре калайланган иде
Мөгаен, мине күрү Шатлыгыннандыр, Айсылу да башта ни дияргә белмичә шаккатып торды. Аннары, елап утырган җиреннән кубып
— Булат! Зинһар коткар, җаным, шушы кабахәттән! Зинһар, дип әйтәм, коткара күр?! — дип, мина килеп сыенды.
Ләкин минем аның белән сөйләшеп торырга вакыт юк. Миңа башта Шәйхи белән эшне бетерергә кирәк иде. Шәйхи белән ике арада сугыш китсә, берәребезнең йодрыгы ана да тимәсен өчен. Айсылуны бер кулым белән читкәрәк кактым да:
— Я. әйт, нишләтим сине, Шәйхи? Менә шушы урында сугып тынсыз итимме? — дидем.
Шәйхинең йөзе мин изүеннән алганда сөттәй агарып калган иде, ә- хәзер чөгендер шикелле кып-кызыл булып бүртенеп чыкты. Ул, миннән ычкынмакчы булып:
— Кит әле моннан! Кешене үңәчләргә ни хакың бар синең? Беләсеңме сиңа моның өчен нәрсә булачагын?! — дип кычкыра-кычкыра тарткалаша башлады.
Эшнең яхшыга бармавын сизенеп, хужа хатын да:
— Нишләвегез бу, оланнар? Алланы бар дип белсәгез, зинһар, минем өемдә бәйләнешә күрмәгез! Туктагыз! Этү хәзер үк урамга чыгып каравыл кычкырам да, бөтен авыл халкын җыям!— дип, еларга җитешеп, арабызга килеп керде
Ул апа хаклы, җиде төн уртасында гауга чыгарыш сугышып яту ■бер дә килешә торган нәрсә түгел иде. Шуңа күрә Шәйхигә сугып, кул пычратып тормаска булдым. Ялт итеп, тез белән бер генә тапкыр арт Шәрифләренә тибеп куйдым да:
— Бар, ишегалдына чык та «Аҗаганны» тарантаска җигә тор! Тик, кара аны, мин чыкмыйча беркая да китмә! — дип чыгарып җибәрдем.
Үзем әле һаман елавыннан туктый алмыйча боегып басып торган Айсылу янына килеп, аны иңеннән йомшак кына кочып алдым-
— Курыкма, Айсылу! Беркемнән дә курыкма! Мин барында сине берәү дә кимсетә алмас!
Кыз сизелер-сизелмәс кенә, әмма бик якын итеп елмаеп, башын минем күкрәккә куйды:
— Рәхмәт. Булат. Мең рәхмәт сиңа, яме!
АнЫң әнә шулай үз итеп миңа сыенуын һәм кайнар сулышын тойгач, күз алларым әлҗе-мөлҗеләнеп, башларым әйләнеп китте. Миңа шундый рәхәт, шундый рәхәт — Айсылуны шулай сыендырган килеш, гомер буе басып торырга да әзер идем. Ләкин озаклап торырга ара юк, Шәйхинең безне калдырып кайтып китүе мөмкин иде. Ә мин аны, кучер итеп, ат тоттырып. Айсылу белән икебезне авылга алып кайтып куй- дырмакчы булган идем.
Ләкин без ишегалдына чыкканда, Шәйхидән җилләр искән: ул «Аҗаганны» җигеп тормаган, атланып кына чыгып сызган иде...
Нишләргә? Җиде төн уртасында кыз баланы җәяүләп җиде чакрым җиргә алып чыгып китү әйбәт эш булмаячак. Шулай ук аның үзен генә калдырып китәргә дә һич ярамый: әйләнеп килеп, Шәйхинең тагын бәйләнүе мөмкин иде.
— Рөхсәт итсәгез, без сездә генә кунып китәр идек, абыстай, — дидем мин, безгә ияреп чыккан хужа хатынга.
Әйтерсең шушындый сүз буласын белеп, җавабын алдан ук әзерләп торган:
— Җук-җук-җук-җук! — диде теге апа, гөлт итеп кабынып. — Калмыйсыз! Калдыраммы сок! Шәйхуллага да шул прсидәтел кеше булганга гына ризалык биргән булганыем мин— карт жүлйр. Алла сакласын, калдыраммы соң? Картаеп барган көнемдә сезнең аркада әллә ниткән бәлаләргә тарып, төрмәгә кереп утырыр хәлем жук әле монда! Барыгыз, бар-бар! Хәзер үк чыгып китегез!..
Шулай итеп, безгә җәяүләп кайтырга чыгудан башка чара калмады. Янгыр инде туктаган. Җил дә тыйлыга төшкән. Ләкин бик нык салкынайткан иде. Мин Аланга килгәндә дөнья дөм караңгы, күзгә төртсәң дә күренми иде. Болытлар арасыннан ай күренгәләп торганлыктан, хәзер алай ук караңгы түгел. Ай инде тулы диярлек. Ул миңа нигәдер яңа гына мичтән чыккан хуш исле кайнар калач булып күренә. Үрелеп алып, шул калачтан бер телем кисеп, Айсылуга ашатасы килә иде. Җил безгә каршы исә, ә ай безнең белән бергә җилгә һәм болытларга каршы бара: юл яктыртып, безне озата килә шикелле иде. Юл читендәге әрем һәм үлән сабаклары тоташтан боз белән капланган. Болытлардан арынып, ай яктыртып куйган чакларда алар алтын.белән йөгертелгән тылсымлы чәчәкләргә охшыйлар. Сабакларының бер-беренә орынып чылтырашып куюы— сабантуй көннәрендәге кыңгыраулар чыңы булып
ишетелә. Айсылу белән безгә бернинди җил дә. суык та куркыныч түгел. Чөнки без кулга-кул тотышып, шул кулларыбыз аша бер-беребез- нен йөрәк җылысын тоеп, Айсылуның Шәйхидән котылуына куанып, бер-беребезне табышканга сөенешеп кайтабыз...
Айсылулар капка төбенә кайтып җиткәч тә, шактый гомер сөйләшеп тордык әле без. Мин аны шул төнне үк үзебезгә алып кайтырга > ниятләгән идем. Ләкин ул уемны кызнын үзенә әйтергә йөрәгем җитмәде.
Аның белән без тугызынчы ноябрьда кавыштык. Минем әни әле һаман авырып ята иде. Ул көнне дә, гадәтенчә, Айсылу безгә су китерергә керде. Бер көянтә су алып кайтып, икенчесенә барырга чыкканын ишегалдында көтеп тордым да:
— Минем сиңа әйтәсе сүзем бар иде, Айсылу, чак кына туктап тор әле? — дидем.
— Әйтеп кара, күрше.
— Шәйхи турында әйтмәкче идем мин сиңа. Бер каныкса, каныга торган кеше ул. Сакланыбрак йөр син аннан, яме. Тагын берәр этлек китереп чыгармасын.
— Үзем дә шуннан куркам шул, Булат. «Шул Айсылуны кулыма төшермәсәм, исемем Шәйхи булмасын!» дип әйтә икән
— Ә син курыкма аннан, Айсылу. Беләсеңме, аннан котылу өчен без ни эшлибез? Әйдә, менә болай...
Шуннан артыгын әйтергә тагын кодрәтем җитмәде.
— Нишлибез? Нигә әйтеп бетермисең? — диде Айсылу, бик нык кы-зыксынып.
Ду миңа рух кертеп җибәрде.
— Син бит инде, — дидем мин аңа, — безнең үз кызыбыз шикелле, Айсылу: су да китерәсең, икмәген дә салып бирәсең... Әллә бүгеннән алып... бездә генә тора башлыйсыңмы?
— Ничек? — ди бу. Үзе, оялып, аска караган. — Өйләнешепме, болай гынамы?
— Үзең ничек телисен, шулай булыр. Тик бездә генә тора башла.
— Син аны хәзер генә шулай дип әйтәсең, Булат. Иртәгә үк, синеңчә түгел, минемчә яшик, дип даулый башлаячаксың!
Мин аптырабрак калдым. Чыннан да, гел ул дигәнчә генә яшәп булмас бит ул, әй. Кайчакларда мин дигәнчә эшләргә дә кирәк булыр. Хәзер сүз биреп тә, соңыннан сүземдә тормасам — егетлек булмас иде.
— Ярар алайса, — дидем мин аңа, байтак уйланып, баш ватып тор ганнан соң менә мондый фикергә килеп: — Гел синеңчә генә булмый торган булса, кайчакларда минемчә дә булгалар, яме. Ә күп вакытта без һәр нәрсәне киңәшеп, икебезнең дә ризалык белән эшләрбез. Мин сине кечкенә чактан бирле яратам инде, Айсылу. Тик әйтергә генә йөрәгем җитми иде моңарчы.
— Анысын мин үзем дә сизеп йөрим, Булат. Ләкин әле генә үзең: «Син безнең үз кызыбыз шикелле», дидең бит. Син дә мина үз туганым кебек. Шулай булгач, килешеп бетәр микән соң?
Бу инде Айсылуның мин риза дип әйтүе белән бер иде!
— һәй, Айсылу! — дидем мин, куанычымнан күккә ашардай булып. — Ничек кенә килешер әле! Без синең белән беләсеңме, ничек итеп яшәрбез? Без синең белән шундый матур итеп, шундый бәхетле, шундый тату булып яшәрбез — бөтен дөнья халкы сокланыр!..
Безнең кавышуга әниләребез дә куанышып бетә алмады. Ә Айсылу белән мин — дөньядагы иң бәхетле кешеләр идек. Бер беребезне хәтта күз карашыбыздан ук аңлыйбыз. Үзем тимерлектә тимерче ярдәмчесе булып эшләвемне дәвам нтәм. Ул — мәктәптә. Кич эштән кайтканда, бер-беребезне ун ел күрми торган шикелле сагынышып кайтабыз...'
з «к. У • №• <
ВАКЫЛФ НУРУЛЛИН ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР
33
Ләкин ул бәхетле көннәр санаулы гына булган икән шул. Өйләнешеп тора башлавыбызга атна-ун көн дигәндә, Шәйхи авылга гайбәт таратты: имеш. Булат аннан калган хатын белән тора. Имеш. Айсылу Шәйхигә кадәр үк инде «тотылган» кыз булган. Имеш, ул аны шуна күрә Аланда ташлап кайтып киткән.
Менә кай тарафларга борылып китте эшләр! Мин үзем боларның бөтенесе дә нахак сүз икәнен, безгә үч итеп. Шәйхи уйлан чыгарган нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Моның шулай икәнен Айсылу үзе дә белә. Ләкин халык белми бит аны. Шулай булгач, бар. туктатып кара син бер таралган гайбәтне!.. Хәер, мин үзем гайбәтенә дә түзәр идем әле. Ләкин Айсылуга бик авырга туры килде. Минем шикелле гади колхозчы гына түгел, укытучы кеше бит ул. Тәрбияче кеше. Ә ямьсез даны чыккан тәрбиячегә балалар ничек караганын сөйләп тормасам да чамалыйсыз булыр. Шәйхи тараткан теге нахак сүз бик тиз арада мәктәп балаларына да барып ирешкән иде. Әнә шунысына т\зә алмады Айсылу. Бер көнне мәктәптән кайтты да:
— Инде үзем укыта торган балаларга тикле ниндидер бер җинаятьчегә караган шикелле итеп карый башлады. Теләсән нишләт. Булат, мин мәктәпкә бүтән бармыйм! — дип кырт кисте.
Бу очракта аны тыңламыйча мөмкин түгел иде. Шул ук көнне кич тәвәккәллек өчен бер «кечкенә»не төшердем дә, идарәдән кайтканын капка төпләрендә көтеп алып:
— Менә бу сиңа минем өстән көлеп йөргәнең өчен булыр! Ә менә монысы Айсылу өчен! — дип. башта Шәйхине тотып ярдым. Аннары, өйг» кайтып. Айсылуга юлга әзерләнергә куштым.
Безнең өй Айсылуларныкына караганда зуррак, арурак иде. Әбине үзебезгә дәшеп кертеп, әни белән янәшә утырттым да
— Без иртән иртүк читкә чыгып китәргә булдык. Бу хакта ике сөйләшү юк — мәсьәлә хәл ителгән. Ә сезгә менә нәрсә киңәш итәм: икегезгә аерым-аерым тормыш алып бару авыр булыр Шуна күрә, әби, син без1.» күчеп кер дә. әни белән бергә яши торырсыз! -дидем.
Ә иртәгесен, кеше-кара күзенә артык чалынып тормас өчен, иртәнге сәгать дүрттә үк Айсылу белән авылдан чыгып киттек.
Китүен киттек. Тик басу капкасын чыгуга башка уй төште: кая барырга? Ни Айсылуның, ни минем паспортыбыз юк. Ни Казанда, ни бүтән берәр шәһәрдә беребезнең бер туган-тумачабыз юк. Тимер юл станциясенә барып, кай тарафка билет алу мәсьәләсе алга килеп баскач:
— Нишлибез инде, Булат? Бигрәк тә бәхетсез икән башкайлары- быз. — дип. Айсылу елап ук җибәрде.
Үземнең хәл дә аныкыннан артык түгел. Ләкин миңа сер бирергә ярамый, чөнки мин — ир кеше. Миңа аны да, үземне дә өметләндерергә, юатырга кирәк.
— Юк өчен хафаланма, акыллым, — дим мин Айсылуга. — Без бүген җир шарында иң баи. иң бәхетле кешеләр! Чөнки безнең бу дөньядагы барлык кешеләрнекеннән дә көчлерәк мәхәббәтебез бар. Бүген торыр урыныбыз, барыр җиребез юк икән—төкер син ана! Икебез дә сау-сәламәт. Икебез дә эштән курыкмыйбыз. Ә эшләгән кешегә эше дә. торыр урын да булыр. Бүтән теләсә нәрсәне табып була. Айсылу, тик чын мәхәббәтне табу гына авыр. Ә ул инде безнең бар һәм без бүтән теләсә кемгә караганда да бәхетлерәк!
Айсылуым азрак тынычлангандай булды: елавыннан туктап, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртте. Аннары әйтә бу миңа
— Мин шулай икәнен үзем дә беләм. Булат. — ди. — Ләкин менә хәзергесе кыен бит әле! Кая барабыз инде без? Шуңа аптырап елавым бу, — ди.
Үзенең шушы рәхимсез, ләкин хаклы соравы белән тагын стенага китереп терәде ул мине! Чөнки ни эшләргә, кая барырга тиешлегебезне мин үзем дә белми идем бит әле.
— Безме.— дидем мин, үзем дә тәмам аптырап.— Без ни эшлибезме? Безме?.. Әһә, без хәзер синең белән менә болай итәбез аны.„
Шулай сөйләнә-сөйләнә, билет кассасына таба киттем. Шунда барышлый башка бер конкрет уй килде. Заманында минем белән укыган бер классташ узган җәйдә Кемероводан кунакка кайткан иде. «Шахты- < да эшлим, акчаны көрәп алам. Җидешәр мен төшкән айлар була. < Биштән беркайчан да ким чыкмый. Ә сезнең монда эшләр мактарлык ж түгел. Хезмәт көнең ярыйсы да, ләкин ипигә ягып ашап булмый бит з аны. Ятма монда чиләнеп. Әйдә, киттек минем белән шахтыга», — дип s бик кыстаган иде. Ул чакта минем авылдан китәргә уйда да юк «Бө- > тенебез дә читкә китә башласа, кем үстерер ул икмәкне дә, кем туйды- = рыр сез-эшче халцкны?» — дип, мин аның үзен ачуланган идем. Шунда < ул «Ярар, ярар, син алай бик артык илдарланма. Дөнья бу. иптәш. * минем сүзләрне хәтереңә алып куй әле», — дип, үзенең адресын әйтеп киткән иде. йорт номеры ук хәтеремдә калмаган, әмма ул әйткән урам _ «ың исеме хәтеремдә. Урамын белгәч, йортын ничек т» табармын әле, ± дип уйлап алдым да: • ч
— Кемеровога кадәр ике билет бирегезче? — дип, кассир! а акча £
суздым. о.
Үз язмышын тулысынча минем карамакка тапшырган Айсылу ак- * тан да, карадан да бер сүз дәшмәде.
Теге классташның Кемерово дигәне Кемерово үзе үк түгел, шәһәр * тирәсендәге шахтерлар поселогы икән. Адреслар бюросыннан адресын з алып, эзләп таптым мин моны. Авылга кайткан чагында, фатирым да * бик шәп, дип сөйләгән иде ул. Асылда алай ук ъүгел икән. Агач барак- я та унбиш квадрат метрлы, бер тәрәзәле бер бүлмә. Дөрес, утын әзерләп. мичен ягып азапланасы түгел — пар белән җылытыла Аш-суны да гомуми кухняда керосинкада гына пешерәләр. Әмма, шулай булуга да карамастан, биш кешелек семья өчен (өч балалары бар) алай шаккатмады фатир түгел иде ул. Инде менә Айсылу белән мин дә килеп төшкәч, шул унбиш метрга без җиде җан булдык. Башта икебезгә дә эш. аннары паспортлар юллаганчы, айдан артык вакыт үтеп китте.
Ләкин хуҗалар безгә ялгыш та карашы чырай күрсәтмәДе Киресенчә. без, фатир алып, алардан китеп барганда, чын-чынлап борчылып. сезнең белән яшәү күңелле иде әле, юкка китәсез, дип калдылар. Уйлап карасаң, гаҗәеп инде бу кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Кайчакта туган белән туган (мәсәлән. Шәйхи белән мине генә алып карыйк), бергә яшәү дни әйтмим дә инде, хәтта аерым яшәп тә тыныша алмыйлар, ә кайчакта бер-беренә бөтенләй чыбык очы да булмаган кешеләр бәләкәй генә бүлмәдә дә дус булып, берсенең уңышы өчен икенчесе куанып яшиләр.
Мине шахта идарәсенә бухгалтер итеп алдылар. Мин ул турыда уйламаган идем. Шахтага төшәргә иде минем исәп Ләкин кадрлар бу легенда минем сугышка кадәр бухгалтерлар курсын бетергән булуымны белеп алгач, шахта идарәсе начальнигына җибәрделәр дә. мине шул ук көнне идарәнең баш бухгалтеры урынбасары итеп билгеләделәр. Ниндидер әкеш-мәкешләрен фаш итеп, мин килер алдыннан гына бухгалтериянең берничә кешесен кайсын эшеннән алганнар, кайсын утыртып ук куйганнар икән. Ул елларда андый хәлләр шактый очрый торган иде. Ни өчен инәңдә, сугыш әле яңа тәмамланган, кадрлар җитми, белпечләр аз. Шуннан файдаланып, төрле аферистлар, төрле юллар белән алдашып, шундый акча тирәсендәге эшкә урнашалар да. бераз эшләгәч, я төрмәгә барып керәләр, яки эштән куылалар. Куп кенә акча урлап, качып китүчеләре дә булгалый иле... Махсус курс та үт^ән
булгач, мине күтәреп алган шикелле иттеләр. Хәтта баш бухгалтер итеп тә куймакчылар иде. Үзем каршы килдем. Җаваплылыгы зур. эше катлаулы, ә минем тәҗрибә аз, дидем. Айсылуга да укыту эшенә урнашырга мөмкин иде. Русча укыту кыен булыр дип, риза булмады. Кадрлар бүлегенә эшкә урнашты. Мин беренче тапкыр хезмәт хакы алган көнгә туры китереп, төзүчеләр гомуми торагында икебезгә егерме метрлы якты бер бүлмә бирделәр. Шулай итеп, без, әле кайчан гына ни эшебез, ни барыр җиребез, ни фатирыбыз булмаган кешеләр, эшле дә, ул заман өчен менә дигән тораклы да булдык. Шул бүлмәгә күчкән көнне Айсылуым тагын бер тапкыр елады. Ләкин бу юлы ул: «Синен станциядә әйткән сүзләрең рас килде бит, Булат. Мәхәббәт булганда бүтәне табыла икән аның!» — дип шатланып елады.
Кырык сигезенче елның унтугызынчы гыйнварында Айсылу малай алып кайтты. Болай да тулы булган бәхетебез гел
ҖИДЕНЧЕ ДӘФТӘР
дә түгәрәкләнеп китте. Малайга Наил дип исем куштык. Баланы бер яшькә кадәр Айсылу үзе тәрбия итәргә сөйләштек тә, ул эшеннән чыкты.
Дәрәҗәсе зур булса да, баш бухгалтер урынбасарының эш хакы шахта җире өчен алай искитмәле түгел — иске акча белән 1050 сум гына иде. Шуңа күрә мин, идарә җитәкчесе җибәрәсе килмәсә дә, ул эшне ташлап, шахтага төшәргә булдым. Дөрес, әлеге мең дә илле сум безгә ашарга-эчәргә һәм гадәти генә тормыш алып барырга җитәр иде. Ләкин авылда безнең икебезгә ике әниебез бар. Минеке, гел авырыш- тырып торганлыктан, бөтенләй диярлек эшли алмый. Аңа ярдәм итәргә кирәк иде. Әби болай нык ныгын. Ләкин аның үзен генә аерып калдыру килешми бит иде. Аннары мине монда чакырып китергән шахтер классташым да:
— Шушы баһадирдай гәүдәң белән чут төймәсе тартып утыру ни пычагыма ул сиңа? Әйдә, төш минем янга забойга, рәхәтләнеп эшләрсең, уч тутырып акчасын алырсың! —дип бик үгетләгән иде.
Забойда күмер чабу җиңел эш дисәм — ялган булыр иде. Юк, җиңел түгел анда. Кешедән калышмыйм, норманы арттырып үтим дисең икән, чынлап торып тир түгеп эшләргә кирәк. Ләкин тир түкмичә, тырышмыйча гына кайда уңышка ирешеп була икән соң?.. Ә мин эштән курыкмыйм. Авылда көннәр буе чүкеч сугып эшләгән егет бит. һәрхәлдә. шахтада күмер чабу тимерлектә эшләүдән дә авыр тоелмады миңа. Хәтта җиңелрәк тә түгел иде микән әле. Ник дисәң, тимерлектә без бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлибез, ә монда сигез сәгатьтән ары теләсәң дә эшли алмыйсың. Рөхсәт «итмиләр. Монысы — бер. Инде килеп, хезмәт хакы мәсьәләсен дә онытырга ярамый. Тимерлектә мин көненә өч хезмәт көне эшләсәм дә, кило да сигез йөз грамм ашлык алам. Аны да ел ахырында гына. Уңыш ярыйсы булып, колхоз икмәк планын арттырып үтәгән тәкъдирдә генә. Уңыш әйбәт булмаса, өч йөз-дүрт йөз грамм белән дә каласын. Ә монда алтышар мең тәңкә акча алган чаклар була торган иде минем. Тагын шунысы да бар: забойда эшләп мендең—җаның тыныч. Отчет сораучы да юк. Статьяда каралмаган нәрсәләргә, финанс тәртибен бозып, шул ук вакытта законга сыя торган да булырлык итеп, акча табу юлларын эзләп баш ватасы да түгел. Эшләмәгән кеше генә белми, бухгалтерның эше бик четерекле аның. Начальствога да ярарга кирәк, эшең дә тәртиптә булырга тиеш. Әгәр инде ревизия килеп, алай-болай законга туры килеп бетми торган эшләреңне ачса, җавабын начальство түгел, син бирәсең. Ә забойда—ике кулыңа бер эш. Сменаң беттеме — син аның хакында уйлап та карамыйсың. Ә сменада мин алай сер бирмим. Ай саен нормамны арттырып үтәп барам. Исемем алдынгылар рәтендә.
Рәсемем — Почет тактасында. Эшне әйбәт эшләгәч, иптәшләр арасында да, начальство каршында да авторитет бар. Өч ел эшләгәч, үз идарәбездә җиңүче булып чыккан өчен бүләк итеп, менә дигән фатир бирделәр. Какраз икенче малаебыз Шамил туган чак иде бу. Фатир дигәнем гади фатир гына түгел. Өч бүлмәле аерым таш йорт. Пар ф белән җылытыла. Кайнар суы да, салкын суы да үзендә. Ваннасы, туа- х леты да шунда. Бүлмәләре һәркайсы ат чаптырырлык. Ә өй каршын 2 да — бакча. Тик анысы каралмаган. Миңа кадәр яшәгән хуҗаларның £ җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә хиреслеге булмаган булса кирәк, х «Ярар, җәйгә чыгыйк әле, гөл итәрмен мин бу бакчаны», — дип планлаштырып куйган идем мин. Алма агачлары, чәчәкләр, карлыган, кыяр, 2 суган шикелле яшелчәләр утыртып җибәрергә иде исәп. Айсылу да: * «Авылны сагынып, саргаеп үләргә җитешкән идем. Болай булгач, бе- х раз юаныч була икән миңа. Җәйгә чыккач, әниләрне дә апкилербез дә, 2 бергәләп кинәнеп яшәрбез шушында», — дип канатланып йөри башла-< ган иде. Шул хакта әйтеп, әни белән әбигә хат та язган иде... Әмма без ф дигәнчә барып чыкмады. Озакламый әбидән менә мондый җавап килеп төште: «Зур фатир бирүләре анысы әйбәт булган. Әмма аягым-кулым = исән булып, үземне-үзем йөртә алган чагымда авылдан беркая да кит- ч мим, балалар. Кодагый да, чит-ят җирләргә илтеп калдырыр хәлем £ җук сөягемне, ди. Хәле дә көннән-көн авырая бара. Хәзер инде тышка а. да үз аягы белән чыга алмый башлады. Сезне бик сагына Авыруым * да шул балаларны сагынудан бугай, ди. Әйтеп жаз әле, кайта алмас лар микән. Алар кайтса, терелеп китәр ием төсле, ди».
Дөресен генә әйткәндә, үзем читтә булсам да, күңелем гел авылда 3 иде м,инем. Әмине сагынам! Авылны сагынам! Барыннан да бигрәк, * әтинең васыяте өстемдә тора. Шул исемә төшкән минутларда миңа кот- „ очкыч оят булып китә. Мин үземне җинаятьче дип хис итә башлыйм. Тик анда Шәйхи һаман әле председатель булганга гына кайтмыйча торырга мәҗбүр идем. Эшләр болайга киткәч, Шәйхи дип торып булмый иде инде. Әбидән хат килгәннең икенче көнендә үк Айсылу да, мин дә эштән җибәрүләрен үтенеп гариза бирдек. Чөнки әни шундый авыр хәлдә яткач, бер әбигә генә ышанып тору һич тә ярамый иде.
Теләсә кем теләсә ни әйтсен, әмма мин бер нәрсәгә ышанам берәр төрле көтелмәгән хәл килеп чыгасы булганда, адәм баласының күңеле шуны алдан оизенә икән бит, әй. Сизенә — и бетте китте! Моның шулай булуына мин әле сугышта йөргәндә үк игътибар иткән идем. Бер бик әйбәт дустым бар иде минем. Рус егете. Туланыкы. Арысландай батыр, юлбарыстай җитез. Ул телгә осталыгын әйтәсе дә юк инде. Берәр нәрсә сөйли башласа, тыңлаучыларның барысын да авызына каратып кына тота. Иң читен вакытларда да аһ ормый, күңелен төшерми. Киресенчә, төшенкелеккә бирелгән кешеләрне үзе юата торган иде. Менә шул кеше бер тапкыр сугышка керер алдыннан кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Бөтенләй сөйләшмәс булды Тынгысызланып-борсаланып, арлы-бирле йөренә башлады. «Ни булды сиңа, Коля, туганнарыннан күңелсез хәбәр килдеме әллә?» — дип сорадым мин аннан, аптырагач. «Юк, бернинди дә хәбәр алмадым, просто әти белән әни искә төштеләр дә үзләрен күреп киләсе килеп китте әле», — ди бу. Ә бераздан үзе минем янга килде дә: «Сержант, син минем өй адресын беләсеңме?» — диде. «Беләм, ә нигә алай дип сорыйсың әле?» — дигәч, ничектер бик тә сагышлы, бик тә моңсу итеп үзалдына елмайгандай итеп куйды да, тагын шул, «болай гына» дию белән чикләнде... Әйтәм бит, күңеле нидер сизенде аның. Нидер әйтергә тели иде ул миңа. Ләкин өзеп кенә берни дә әйтә алмый иде ..
Шул көнге сугышта Коля үлеп калды. Хәвеф буласың сизенгән икән аның күңеле.
Минем шахтадан шулай тиз генә китәргә карар кылуым да нигездә
әнә шул сизенүгә бәйле иде. Югыйсә, шундый шәп особнякны. шундый күп акча төшә торган эшне алай ансат кына ташлап кайтып китәр идеммени! Күңелем алгңсыды минем ул вакытта. Тәкатьсез булып, туган якка, әни янына кайтасым килә башлады. Сәбәбе соңыннан ачыкланды’ бик белеп ашкынган икән күңел. Тагын бер генә көн соңарсак та, әнине күрмичә каласы булганмын икән. Ә без әни әле исән чакта, әмма инде хәл эчендә яткан вакытта кайтып җиттек. Мина да, Айсылуга да бәхиллеген биреп, кайтып җитүебезгә сөенеп китте ул бу дөньядан. z „
— Рәхмәт, балаларым! Күрми үлсәм, күңелем китек буласые. Хәзер инде тынычланып кнтәм, — дип, үзе әйтеп китте...
Ярый, кайтып авылда тора башладык, шулай итеп. Шәйхи әле һаман колхоз председателе. Ул инде бер хатын алып аерып, икенчесенә өйләнгән. Икенче секретарьның кияүдән кайткан кызын алган. Хатыны мәктәптә тарих укыта. Ана урын кирәк булгач, Әзһәрне бүтән мәктәпкә күчергәннәр. Шәйхинең хәзер кикриге шиңгән. Хатыны бик чая нәрсә икән. Әйткән вакытыннан Шәйхи биш кенә минутка соң кайтса да, өйдә сафура бураннары куптара, ди. Ләкин кайсы председательнең вакытында өенә кайтканы бар икән? Әллә нинди көтелмәгән мәшәкатьләр чыгып тора бит колхоз эшендә. Шуның өстенә тагын Шәйхи үзе дә сөттән ак, судан пакь кеше түгел. Иске гадәтен куып, «уҗымга чык- калавынэда дәвам иттерә икән... Кыскасы, без кайтканда ул инде, тыштан сер бирмәсә дә, элекке Шәйхи түгел иде. Кочак җәеп үк каршы алмаса да, мина алай дошмани карашын сиздермәде. Әйтерсең безнең арада берни булмаган...
Кайтып берәр ай авылда торгач, декретка чыккан мәктәп бухгалтеры урынына вакытлыча эшкә кердем. Ә аннары җирле советларга чираттагы сайлаулар килеп җитте дә, мине авыл советы председателе итеп сайлап куйдылар. Шулай итеп, Шәйхи белән без, нәкъ әтиләребез шикелле, ике тәкә башы, янә бер казайда кайный башладык. Күңеленнән, белмим, нәрсә уйлагандыр, әмма тыштан Шәйхи бу юлы да аны- моны белгертмәде. Ихтимал, ике арабызда булган хәлләрне дөрес аңлагандыр, ачу саклап йөрми торгандыр, дип уйлаган идем. Әмма яманлык канына бер сеңгән кеше шуннан тәки мантый алмый булса кирәк. Эчендәге агуы барыбер бәреп чыкты тегенең. Соңыннан, байтак еллар узгач бәреп чыкты. Ә мин авыл советы председателе булып эшли башлаган илле алтынчы елда ул әле берни дә сиздермәде. Хәтта минем белән дуслашырга да нияте юк түгел иде аның. Тик мин үзем салкын булганга, теге чактагы кабахәт гайбәтен кичерә алмаганга гына якынаеп китә алмадык. Эш мәсьәләсенә килгәндә, мин һәр вакыт хәл кадәренчә ана ярдәм итәргә тырыштым. Чөнки шәхси мөнәсәбәтләрне җәмәгать эшендәге мөнәсәбәтләргә күчерүне мин ир-ат заты өчен түбәнлек дип саныйм...
Шәйхи дә тырышмады дип әйтмәс идем. Колхозны тернәкләндерергә ул да тырышты. Райком да аңа карата аеруча игътибарлы иде. Әйтик, кайбер колхозларда бер машина да булмаган ул елларда безнең колхозның ике машинасы бар. Бүтәннәрдә бер-ике комбайн булса, бездә инде өч комбайн эшли иде.
Ләкин колхоз барыбер телгә алып сөйләрлек котая алмады. Уңышны ел саен күршеләребездән аз ала идек. Икмәк йөкләмәсен көч-хәл белән тутырсак та. ит йөкләмәсен сиксән-туксан проценттан арттырма булмый. Моның хикмәте шунда, колхозчылар белән мөнәсәбәте шәптән түгел иде Шәихинен. Дорфа иде ул аларга карата. Күрәсең, взвод командиры булып йөргән чагыннан калган гадәтедер: приказ тонында сөйләшергә бик ярата, бар нәрсә дә гел ул әйткәнчә генә булырга тиеш дип саный иде. Үзенең авторитетын күтәрергә тырышып, шул кадәргә барып җитте ки, бер вакыт каб<инетына зур келәм алып кайттырып 38
жәйдерде дә үз янына йомыш белән килгән колхозчыларның аяк киемнәрен ишек төбендә салдырттырып кына кертә башлады. Ә халык сизгер ул. Эшең алга бармаганны кабинетыңа келәм жәеп кенә каплап булмый аннан. Бик нык инанып, егерме өч еллык тәжрибәмнән чыгып әйтәм: әгәр халык синең сүзенне тыңласын, сине хөрмәт итсен дисең икән, әгәр ул сип кушканны эшләсен дисең икән, иң элек син үзең шул ф гади халык шикелле гади бул. Кеше күңеле пыяла, нык орынсаң уа- а ла, диләр безнең якта. Бик дөрес әйтәләр. Кешенең күңелен табар S өчен кайчакта бер жылы сүз дә житә. Әгәр син үзеннән өлкән агайга яки апайга башлап сәлам бирәсең икән, аннан синең дәрәжәң һич = кенә дә кимеми. Әгәр районга барышлыймы, кайтышлыймы юлда оч- F раган авыл кешесен атына яки машинаңа утыртып алып кайтасын 2 икән — шулай отасың гына.
Ә менә безнең Шәйхи нигәдер халык белән якынаюны өнәми иде. = Әйтик, хатыны Казаннан кайтасы булса, ул станциягә каршыларга ба- $ ра. Аның хатыны белән бер үк вагонда безнең авылның тагын бер-ике < кеше кайткан. Шунда Шәйхи үзенең хатынын атына утыртып алып ф кайтып китә, ә тегеләрне алмый. Мин моны шуннан беләм, авыл советы ж председателе булып эшли башлагач, әнә шул хәлләргә дучар булган = кешеләр, әйтсәк тә, Шәйхи безне тыңламый, ичмаса, син әйтеп кара үзенә, дип зар елап килә торганнар иде. Ә Шәйхинең бу мәсьәләдә үз фәлсәфәсе: £
— Төкер син шулар сүзенә! Бер нәрсәне аңла: житәкче белән аның х кул астындагы кешеләр арасында билгеле бер дистанция булырга ти- е еш. Колхозчы белән колхоз председателе икесе бер арбага утырып йө- с ри башласалар, кая китә ул? — дип кенә жибәрә. Үзенең шул сүзенә 2 дәлил итеп: — Әнә, райком секретаре үз машинасына колхоз предсе- < дательләрен утыртып йөрми бит! — дип тә өстәп куя иде. ш
Колхоз милкенә үз милке шикелле итеп карый торган гадәте юк түгел иде аның. Гүрнәчә шикелле итеп, колачлы нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт салдырып куйган. Түбәсе — күтәрми торган, цинкланган калай. Өйнең эче штукатурлап обойланган, тышы такта белән тышланган. Капкалар, тәрәз йөзлекләре — бары да бик әйбәтләп бизәкләп эшләнгән. Күз явыңны алырлык итеп буялган. Ишегалдында гади авыл кешесенең өенә алыштыргысыз зур ак мунча... Дөрес, бүгенге көн күзлегеннән караганда, монда искитәрлек берни юк. Мисал итеп алсак, минем бүгенге үз өем дә алай ким-хур түгел. Дүрт бүлмә. Шул дүрт бүлмәдә ындыр табагы-ындыр табагы хәтле биш келәм. Ишегалдында гына мунча. Анысы да ике бүлмәле. Берсе кер юар өчен, икенчесе юыну-чабыну өчен. Суын да ташып торасы юк. Колонкадан туп-туры мунчага кертелгән. Әмма, шул ук вакытта, теге чактагы Шәйхи өе белән бүгенге минем өй арасында зур гына аерма да бар. Ул үз йортын колхоз чутыннан, балта осталарына бер тиен түләмичә салдырган. Ә мин, төзү материалларыннан тыш, тик төзүчеләрнең үзләренә генә дә өч мең ярым сум хәләл акчамны түләп эшләттем. Аннары шунысы да бар: минем өй авылдагы бүтән өйләрдән бер дә алай аерылып тормый. Хәзерге заман өчен гадәти өй ул. Бездә хәзер минекеннән яхшырак өй ләр дә күп инде. Ә Шәйхинең өе ул чакта бөтен авылга бер булып балкып утыра. Аның колхоз чутыннан салынганын халык бик яхшы белә. Күзенә терәп әйтмәсәләр дә, үзе югында аны «алпут» дип, «хан» дип атыйлар иде...
Адәм баласы бер кыек юлга басса, аннан тиз генә борылып чыга алмый икән ул. Киресенчә, һаман арырак, тайгаклыккарак баруын дәвам итә икән. Җитмәсә әле, ул үзен хаклы дип тә саный икән. Моны мин әлеге шул Шәйхи мисалыннан чыгып әйтәм. Потлап кына, кирәгенчә генә алып кайтса ни булган инде аңа? Икмәкнең алтын бәясе тора торган чаклары бит! Шәһәр халкы, чана тартып, авылга кнем-са*
лымга алыштырырга ризык эзләп кайта торган, ә авыл халкы үзе черек бәрәңге белән диярлек жан асрый торган заманнар!.. Ә Шәйхи уйлап та бирми. Колхоз икмәге әйтерсең аның шәхси байлыгы. Үзем дә сизәм моның мутлануын. Халык та сөйли. Үз күзем белән күрдем дип килеп тә әйтәләр. Әмма моңарчы да мөнәсәбәтләр киеренке булганга күрә, аяк терәп сөйләшә алмыйм. Бергә эшлисе бит. Болай да бик холыксыз кеше, аннары тагын да ныграк каныгыр шикелле. Кайчакларда әйтеп карыйм каравын. Тик ул аңа игътибар итми.
— Теле кычыткан гайбәтчеләр сүзе генә ул. Мин барысын да законлы эшлим! — дип кенә җибәрә.
Тора-бара икмәкне олаулап ук үзләштерә башлады бу. Шуннан соң мин дә түзеп тора алмадым. Чәкәләштем монын белән. Какраз җае да чыккан иде. Бер дә бер көнне күрше колхозның тегермәнчесе Хисмәтулла агай минем янга авыл советына килеп керде дә:
— Прсидәтелегезнең кыланышлары кырга сыймый башлады бит, Булат энем. — диде. Аның борын яфраклары күпергән, сулышын еш-еш ала, вак-төяк эш белән генә йөрмәгәнлеге кыяфәтенә чыккан иде.
— Нишләгән ул? — мин әйтәм.
— Өченче көн сезнең калхуз безнең тегермәндә өч тонна бодай тарттырганмы?
Бу мәсьәләдән мин хәбәрдар түгел идем. Тегеңә өзеп кенә җавап бирә алм'адым
— Шуннан?—дип кенә сорап куйдым.
— Шуннан менә болай, алайса, — дип элеп алып китте Хисмәтулла агаң.— Әнә шул бер машина онны Шәйхиегез кичә калага илттереп саттырды. Нәбмрнәкә акчасын колхозга бирмәгәндер ул аның. Нәбир- нәкә үз кесәсенә салып куйгандыр. Күңелем сизенә.' нәбирнәкә шулай итте ул аны!
— Син моны нәрсәдән чыгып әйтәсең, Хисмәтулла агай? Тегермәндә боерыксыз гына тарттырдымы әллә онны?
— Анысы бар барын. Ну бик шикле күренә. Менә карале. — Ул кесәсеннән боерык кәгазе алып бирде. Анда тегермәнгә өч тонна бодай озатылуы язылган иде. Ләкин ул боерыкта мин шикләнерлек нәрсә тапмадым. Колхоз печате сугылган, колхоз председателенең имзасы куелган иде аңа.
— Анысы шулаен шулай, олан, — диде тегермәнче. — Ну минем менә нәрсәдә шигем бар: бу кәгазь идарәдәге төп кенәгәгә, хисапчы кенәгәсенә теркәлде микән соң? Теркәлмәгәндер күк тоела миңа. Ни өчен дисәң, бүтән чакта калхуз ашлыгын тартырга китергәндә үзегезнең авыл кешеләре китерә, завхуз үзе дә килеп китә торган иде. Ә монысын сезнең калхузга убуркага килгән кала машинасы белән кала кешеләре китерде. Тарткач та. шулар машинасы белән илтеп сатып кайттылар. Шәйхи үзе килеп, ни эшләргә икәнен әйтеп-тикшереп торды. Онны да бик вак итеп тарттырды. Бүтән чакта алай тикшеренеп йөрми торган- ные ул.
Хисмәт агайның бу сүзләренә, бер караганда, ышанырга да була: ^л елны, чыннан да. дәүләткә икмәк тапшыру чорында безнең колхозга булышырга шәһәрдән килгәннәр иде. Ләкин...
Алар машинасы белән тегермәнгә ашлык илтергә яисә тегермәннән он алып кайтырга ярамый дигән сүз түгел әле бу, Хисмәтулла агай,—дидем мин. тегенең сүзенә бик үк кушылып бетә алмыйча.
Әй. энем. энем. — диде тегермәнче агай, миңа бик нык хәтере калып. — Нүжәли син минем сүземә дә ышанмыйсың инде, ә? Знамы. андый за кун жук ул. Рәхмәт ул кала кешеләренә! Кем килсә дә кире борып җибәрмәделәр машиналары белән утын ташып, ярты авыл халкын кышлык утынлы итте ул җегетләр. Мин үзем дә, напримир, бер келәтлек агач алып кайтып калдым шулар машинасы белән. Ну б<ит.
сүз ул хакта түгел. Бөтенләй* башка әйбер хакында бара монда сүз. Мин бит синнән әнә шул кала кешеләре тарткан калхуз оны калхузга керемгә алынды микән, шуны беләсие дип сорыйм. Мин үзем, напри- мир, берни, дә белмәгән атлы булып, шыпырт кына завхузыгыздан сорашып караганыем, ул әйтә: «Минем кала кешеләренә он тарттырганым юк!» ди. Менә шуңа күрә әйтәм мин сиңа, әллә әйбәтләбрәк үзен тик- ♦ шереп карыйсыңмы дип. Түлке, матри, мине бу эшкә а
СИГЕЗЕНЧЕ ДӘФТӘР =
§ катыштырасы булма! Шәйхи мин әйткәнне белә калса — җелегемне 2 корытыр. Шундый бәндә ул... Q
Хисмәтулла агай хаклы булып чыкты: ул әйткән өч тонна бодай х оны ни завхозда, ни колхоз хисапчысы кенәгәсендә керемгә алынмаган ж иде. <
Эшне зурга җибәргәнче, Шәйхинең үзе белән сәйләшеп карарга ф булдым. Башта мине ишетергә дә теләмәде теге: =
— Ул ниткән нахак бәла тагын? Андый эшне эшләргә син мине х кем дип беләсең? — дип, бик хәтәр җикеренеп маташты. Әмма мин аңа Хисмәтулла агай биреп калдырган боерык кәгазен күрсәткәч, чи- >, ертсә кан бәрергә торган кара кучкыл-кызыл йөзе кәфен шикелле ага- £ рып китте. Иреннәре дерелди, куллары калтырый башлады.
— Тәки каптыргансың икән, ә? — ди бу миңа.— Беләм, синең мина е Айсылу аркасында үчең бар инде. Минем язмыш хәзер синең кулда. Е Теләсә ни эшләтә аласың. Ну шулай да үтермә инде син мине, Булат, з Бу юлга калдыр. Балам хакына калдыр!
Баласы турында дөрес әйтә: аерган хатыныннан туган бо«ш яшьлек ® кызы бар аның. Яшь хатын аны болай да яратмый. Шәйхисез калса, гел дә көн күрсәтәчәк түгел ул аңа.
— Ярый, Шәйхулла,— мин әйтәм, — син үзен әшәке булсаң да, миннән булсын яхшылык. Мондый кыек эшләрең беренче генә түгел икәнен дә беләм. Миңа кылган этлекләрең дә бик хәтердә. Балаң кызганыч. Шуңа калдырам. Тик өч шарт белән.
— Әйт кенә, барысына да риза! — ди бу, әтәләнеп.
— Беренчедән, — мин әйтәм, — теге чакта нахак хәбәр таратып безне авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иткәнең өчен, өйгә килеп, Айсылудан минем алда гафу үтенәсең! Икенчедән, колхоз милкенә бүтән беркайчан да кагылмыйсың! Өченчедән, бер дә юкка миңа каныгуларыңны бетерәсең. Килештекме?
— Мин килешәсе дә, тик он тарттырган боерык кәгазе синдә бит, Булат. Аның белән син мине теләсәң кайчан каптыра аласың ич.
— Ә син каптырмаслык итеп эшләрсең!
— Сүз биргәнмен икәнмен, анысыннан эш калмас. Син дә минем шартны үтә: ташла җыртып шул боерык кәгазен!..
— Менә карап тор!—Тегенең күңеле булсын дип, шунда күз алдында шырпы сызып яндырдым боерык кәгазен.
Шәйхи дә сүзендә торды шул сәгатендә үк безгә барып, Айсылудан гафу үтенде. Ә менә шуннан соң!..
Әле дә күз алдымда: ул көнне иртән бик җилләде. Аннары дөньяны тоташ кара болыт каплады да, төш турында ишелеп яңгыр ора башлады. Менә шул көнне, әнә шул орып торган яңгыр вакытында, бик тиз барып җитәргә кушып, миңа райкомнан телефонограмма килде. Нишлисең? Ашыгыч чакыралар икән, димәк, сәбәбе җитдидер, вак-төяк эш өчен генә мондый көндә борчып тормаслар нде дип, авыл советы атына атландым да, киттем чыгып районга. Мин барып җиткәндә тарантаска җигелгән «Аҗаган» райком каршыңдагы атлар бәйли ropiaa
урынга бәйләп кхелган иде инде. Янгир шундый нык ява, хәтта шул шәп айгырның да гайрәтен сүндергән: ул да бөкшәеп, башын иеп тора.
Миңа беренче секретарь янына керергә куштылар. Анда ул шәихи белән утыра иде. Белмим, кем ничектер, ләкин минем үземнең кайбер сыналмышларым бар. Мәсәлән, сул күзем тартса — шатлыкка була, d уңы тарта икән — ниндидер бер күңелсезлек килеп чыгасын көт тә тор. Ул көнне иртән торганнан бирле уң күзем тарта иде минем. Инде менә беренче секретарь янында Шәйхи дә утырганын күргәч, мине ниндидер күңелсезлек көткәненә тамчы да шигем калмады. Рас беренче секретарь шулай бик ашыгыч чакыртып китергән икән, рәхмәт әйтергә түгел инде ул.
— Я, — диде секретарь, килеп кергәч исәнләшүемә гел дә игътибар итмичә. — Аңлатып бир әле, Вәлиев: нигә дип каныгасың син иптәш Шәрифуллинга? Нигә тыныч кына эшләргә ирек бирмисең син аңа?
Мин телсез калдым. Бүтән теләсә нинди явызлыкны көтәргә була иде Шәйхидән, әмма мондый ук әшәкелеккә барып житәр дип башыма да китермәгән идем. Сон әле кайчан гына үзе килеп, аяк астыма ятып дип әйтерлек үзен коткаруны сорап ялварган һәм бүтән беркайчан да минем өстән нахак сөйләп йөрмәскә сүз биргән кеше иде ләбаса ул...
Минем дә жея ачуларым чыкты хәзер.
•—Нигә каныгыйм мин аңар, Гали Даутович?—дидем мин секретарьга.— Сез моны каян чыгып әйтәсез?
Ул миңа бер биткә язылган кәгазь сузды:
— Мә. укы. эшеннән азат итүне сорап гариза язуга китереп житкер- гәнсең кешене!
Гариза, чыннан да, Шәйхи кулы белән, үзен председательлектән азат итүне сорап язылган иде.
Мин аның гаризасына күз генә йөртеп чыктым. Өстәлгә кундым да әйттем Гали Даутовичка:
— Ул гариза язганга минем ни гаебем бар икән соң?
Секретарь мина, нигә син. башыңны юләргә салып, кыланып утырасың. дигән шикелле итеп сөзеп карады:
— Ә син гаризаны ахырына кадәр үк укып чык башта!
Тегенең гаризасын яңадан кулга алып укый башлаган идем, чәчләрем ү.рә торды! «Миңа ярдәм итәсе урында, — дип язылган иде анда,— авыл советы председателе Вәлиев Б., минем эшкә аяк чалып, мине терроризировать итеп килә». Ярый әле. Шәйхидән ераграк, өстәлнең икенче башында утырам, югыйсә, тәки очып кунган булыр идем.
Шулай да нәфрәтем тышка бәреп чыкты:
— Ничек итеп аяк чалам соң мин сиңа, Шәйхи?
— Синме. — ди бу. Шуны гына көтеп торгандай, урыныннан очынып ук купты. — Син миңа ничек аяк чаласыңмы? Колхозның бер машина онын сатып, акчасын үзләштергәнсең дип, кем миңа нахак бәла ягыж йөри соң?
Әнә кая борып жибәргән иде эшне Шәйхи! Күрәсең, үз холкыннан чыгып алай иткәндер: кичерәм дип сүз бирсә дә, сүзендә тормас, барыбер бер китереп чыгарыр дип шикләнгәндер. Шуңа мин аның үзен б\яп калдырыйм дип уйлагандыр...
Әнә шул чакта мин теге боерык кәгазен яндырып никадәр зур ялгышлык эшләвемә үкенеп бетә алмадым. Ләкин үкенүдән ни файда? Шәйхинең колхоз онын урлап сатканын расларлык дәлилем дә, аның белән вакланып йөрергә теләгем дә юк иде минем. Шулай да секретарьга эшнең ничек булганын сөйләп бирдем.
— Коммунист буларак, мин тик дөресен генә сөйләдем. Әгәр чын коммунист икән — Шәйхи үзе дә эшләгән эшен танырга тиеш! — дип тә өстәп куйдым соңыннан.
Секретарь икеләнебрәк калды, кайсыгызга ышаныйм, дигән шикелле итеп, әле Шәйхигә, әле мина карап торды.
— Алдаша ул, Гали Даутович, диде Шәйхи, анын сораулы карашына түзә алмыйча, аягүрә басып.— Күзгә карап алдаша. Сезнен алда да ялганлап торгач, мин аның белән бүтән бер көн дә эшләячәк түгел. ♦
Инде минем дә түземем чигенә «.иткән иде! а.
- Алайга китсә, мин дә анын белән эшләргә теләмим! — дип. мин 2 дә ду куптым. *
Сүз күп, тарткалашу нык булды ул көнне. .Чина шунысы ошадьп = Гали Даутович башта мина бик каты тотынган булса да, Шәйхинең § кем икәнен чамалады булса кирәк, ахырдан шактый йомшарды. Коры- 2 рак кеше булса да, дөреслекне табарга тырыша торган иде ул. Бу юлы 5 да. кем әйтмешли, алтын урталыкка алып чыкты безне. х
— Күреп торам, моннан соң сез, чыннан да, бер коллективта эшли 2 алачак кешеләр түгел, — диде ул.—Ләкин мин берегезне дә эштән < җибәрергә «ыенмыйм. Сезнең кебек кадрлар белән алан шаяра ал- ф мыйбыз без. Әлегә «итәрлек зур эш майтарганыгыз булмаса да, _ фронтовиклар бит сез. Менә болай итәбез аны... х
«Болай итүе» шул булды: Шәйхи үз урынында «Тан» колхозында калды. Ә мине күршедәге «Трактор» колхозына председатель итеп сайладылар. <»•
Үзеңә кадәр эшләгән кешене яманлау егетлек түгел, әлбәттә. Ләкин 2 бу очракта миңа кадәр «Тракторэны җитәкләгән иптәшнең телгә алып е мактарлыгы юк иде шул. Эчүгә сабышып, атналар буена «авырып» с ятканы өчен алганнар иде аны эшеннән. Бүтәне турында әйтеп тә тор- з мыйм, председатель «игеп йөргән айгыр белән тимерхут арбадан башка, * адәм рәтле аты да, арбасы да юк иде колхозның. Дөрес, зур колхоз о түгел иде ул. Бар «ире мең дә ике йөз гектар булып, шуның чәчүлек мәйданы нибары «иде йөз дә «итмеш өч гектар гына иде. Колхозчылары начар яшәми үзенең. Җәен колхоз эшендә кылт-мылт, элен-са- лын йөргән булалар да, кар төшү белән авылның юньлерәк ир-атлары Чиләбе, Свердловск якларына итек басарга, балта эшенә чыгып китә. Ә председатель дәшми. Шуңа дәшми, чөнки тикшерә башласалар, ул үзе гаепле булып чыгачак: тегеләргә, «колхозда артык эш көче булуы сәбәпле, идарә рөхсәте белән китте», дип үзе кул куеп, үзе печать сугып рөхсәт кәгазе биргән. Ул кәгазьне аннан аек чагында түгел, бәлки эчертеп, халыкча итеп әйтсәк, «майлап» алганнар. Шулай булгач, кемгә үпкәләсен дә, кемгә жалоба белән барсын ул?.. Шуңа күрә Пә- рәү авылы халкы тик үз мәнфәгатен генә кайгыртып яши. Башка авыллар белән чагыштырганда тазарак яши. Чөнки ул мал-туарын жәен колхоз кырында көтүдә йөртә. Колхоз кырыннан кышлык печән чаба, егерме биш сотый бәрәңгесен утырта. Кыш керүгә коралын кулына тота да читкә кәсепкә чыгып китеп, язга кесә тутырып акча эшләп кайта. Ә колхоз эше тора бирә.
Мин килеп эшли башлаганда да Пәрәүнен кулына балта тота белә торган (ә анда балта тота белмәгән кешене син таба да алмыйсың) ир-атлары барысы да диярлек Урал ягына китеп таралышып беткән. Авыл мәет озаткандагыдай тынып, моңсуланып калган иде. Хет утыр да ела: атларга дип калдырылган фураж яңа ел башына да «итәрлек түгел. Терлек фермасындагы хәлләр аннан да яманрак иртән дә — салам. көндез дә- салам, кич тә—шул ук салам! Печән дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Ә бит әле алда башланмаган салкын кыш бар! Сыерлар бозаулыйсы, сарыклар бәрәнлисе бар. Кыскасы, шул каптым мнн килеп Пәрәүгә. Шәйхи явыз аркасында каптым. Ә ул минем мөшкел хәлне күреп, шуңа куанып, тагын да кукраебрак йөри. Минем белән очрашкан чакларында, болай да янган йөрәккә тоз сибеп:
— Ну, Вәлиев, ничек соң эшләр? Кайчан минем «Таңэны куып жн- тәсен инде? — дип авызын ерып китә.
Ә «Таңэның хәле «Трактор» белән чагыштырганда — во! Аларның атларына фураж житәрлек. Шәйхинең кулы каты ул шабашниклыкка артык ирек куймый. Кәсепкә чыгарга рөхсәтне жәен колхозның иң жа- ваплы эшендә һәм иң тырышып эшләгән кешеләргә генә бирә. Хәзергечә итеп әйтсәк, шабашниклыктан да мораль һәм материаль кызыксындыру юлы белән файдалана. Аннары килеп, бабасы райком секретаре булуның да файдасы юк түгел. Колхозның хажәте бетеп торамы-ни аның? Ә кирәк нәрсә колхозга район аша кайтарыла. Менә шул чакта Шәйхи бер дә читтә онытылып калмый.
Яка комбайннар кайтса — иң элек ана!
Трактор яки чәчкечләр кайтса — аңа!
Ремонт вакытында да аның трактор-комбайннары беренчеләр рәтендә ремонтлана, һәм башкалар, һәм башкалар...
Ә шулай да хикмәт бабаң кем булуда гына түгел. Хикмәт председательнең үзендә, аның эшкә мөнәсәбәтендә, минемчә. Мин моны шуннан чыгып әйтәм бабасы күпме генә ярдәм итмәсен, үзе никадәр генә әрсез булмасын, Шәйхинең «Таң»ы, эше иң әйбәт барган чакларында да, район хужалыклары арасында тугызынчы урыннан югары күтәрелгәне булмады. Әмма ул безнең «Трактор» белән чагыштырганда шактый алда. Безнекенең соңгы өч ел эчендә беркайчан да арттан санаганда өченче урыннан өскәрәк менә алганы юк һәм менәр чамасы да күренми иде.
Ләкин бу дөньяда яшәүнең бөтен кызыгы, бөтен мәгънәсе дә әнә шул булмастай күренгән нәрсәләрне булдырырга тырышу бит инде. Яшереп торуның кирәге юк, узган эш, «Трактор»да председатель булып эшли башлаганда ук алдагы бер-ике ел эчендә Шәйхи колхозын узып китәргә дигән ният белән тотындым мин.
Тотынуын тотындым, тик моңа ничек ирешергә? Төннәр буе йокламыйча, шул хакта баш ватып ятам. Шәйхинең мыскыллы карашын күрмәс өчен, аның чәнечкеле сүзләрен ишетмәс өчен, сүнәр-сүнмәс кенә барган «Трактор»ны ныклап кабызып җибәреп, гөрләтеп эшләтә башлыйсы килә иде минем.
Шунсыз жаным тынычланачак түгел!
Шунсыз мин үземне-үзем хөрмәт итәчәк түгел!
Шунсыз мина яшәүнең яме, ашауның тәме булмаячак! Кемгәдер аркаланып кына түгел, бәлки гаделлек белән, тырыш хезмәт белән дә максатка ирешеп булуын, шулай булырга тиешлеген расларга тели идем мин. Үзем өчен расларга тели идем. Бөтен уем, бөтен хыялым шул иде ул көннәрдә...
Тик хыял белән чынбарлык икесе ике нәрсә шул. Хыял белән эш итү җиңелрәк. Аның белән теләгәнчә идарә итеп була. Ә чынбарлык белән алай җиңел кылана алмыйсың. Аны үзгәртеп булмый. Ул гел бар. Ул гел күз алдында. Әйтик, әлеге фуражсыз кыш чыгарга тиешле атлар. Ошыймы алар сиңа, ошамыймы, ләкни син аларны ашатырга, язын колхоз җирен сөрерлек итеп кышлатырга тиешсең. Чөнки алар булмаса — хана! Язгы чәчү чәчелмичә калачак. Ә коры салам белән генә кыш чыксалар (чыга алсалар әле!), алардан ни көтәсең? Сыерлар да бер салам белән генә түзмәячәк. Аларның бозаулыйсы, аннары бозау имезәсе бар. Шул ук сыерлар дәүләткә сөт тә бирергә тиеш бит әле... Ичмаса, киңәш-табыш белән ярдәм итәрдәй кешесе дә юк иде авылда. Картлары — карт. Тел шартлатып, бот чабып торудан башкага ярамый. Яшьләре — яшь. Акыллы сүз әйтә алмый. Ә эш майтарырдай. акыл бирердәй ир-егетләр кәсепкә таралышып беткән. Идарә членнарының да ныклап таянырдайлары юк. Ферма мөдире—беренче группа инвалиды. Аның талканы коры. Чак кына катырак сүз әйттең
исә: «Сүз тыңлап эшләп йөргәнгә рәхмәт әйт. Югыйсә, мин иртәгәдән үк фермаңа бөтенләй бармаска могу! — дип кенә жибәрә.— Мин сезнең хезмәт көненә бирелә торган ике йөз илле грамм чи арышыгызга калмаган. Шөкер, хөкүмәт пенсиясен түләп тора, базымда бәрәңгем бар, җәй йөргән бозавым суеп элеп куелган».— дип тә өстәп куя. Келәтендә ашлыгы бар икәнен генә әйтми. Ә бар. Чөнки Пәрәүдә урып-җыю чо- ♦ рында икмәк чәлдерү дигән нәрсә бар иде әле ул чакта. Завхозның шулай ук мактарлык жире юк. Анысы да шул миңа кадәр эшләгән председатель сыңары. Бер эздән йөргәннәр. Бергәләп тә ашаганнар колхоз икмәген, аерым-аерым да. Ә «салуын» гел бергә салганнар. Мин килеп эшли башлагач та ташламады ул бу начар гадәтен. Әмма шунысын әйтми булмый: салганда миңа күрсәтеп салмый — курка. Кирәк чагында эзли башласаң, гел табып ук булмый. Дөрес, анысы эш ташлау белән куркыта алмый. Анысы инвалид түгел. Пенсиясе килеп тормый. Ләкин көн аралаш исерек булып, үз вазифасын тиешенчә алып бара алмагач, мина аннан ни мәгънә?..
Партоешма секретаре болай ярыйсы гына кеше үзе. Мәктәп директоры ул. Итәгатьле. Акыллы. Әмма — хатын-кыз Ире сугышта һәлак булып калган. Бер үзенә дүрт бала. Аның колхозда эшләгән эше атна- ун көнгә бер тапкыр фермага барып, ферма эшчеләре белән әңгәмә үткәреп кайтудан, айга бер тапкыр стена газетасы чыгару, айга бер тапкыр партия җыелышы үткәрүдән әллә ни уза алмый. Кулыннан килмәгәннән дә, теләмәгәннән дә түгел бу. Шуннан башкасына аның вакыты җитми. Җидееллык мәктәпләрдә завхоз шгаты каралмаган. Гомуми җитәкчелек итүдән һәм дәресләр алып барудан тыш, директорга хужалык эшләре артыннан да үзенә йөрергә туры килә Җәйгә чыкса — утын, мәктәпкә ремонт хәстәрен күрәсе. Кышын — ягу-жылы- ту, йөз процентлы өлгереш өчен кайгыртасы. Ә бит аның әле үз йорт- җирен, үз семьясын карыйсы да бар. Инде шулар өстенә колхозның партоешма секретаре вазифасын да китереп йөкләгәч, ул, бичара, кайсына гына өлгерә алсын да кайсын гына җиренә җиткереп эшләп бетерсен?..
Ә көннәр, поезд вагоннары кебек, бер-беренә тагылып, туктаусыз үтеп тора. Колхозда хәлләр кыенлашканнан-кыенлаша бара... «Ни эшләргә?» Көндез дә башта шул уй, төнлә дә. Уйладым-уйладым да. бүтән чара таба алмагач, колхозчыларны гомуми җыелышка җыеп, алар белән киңәш-табыш итеп карарга булдым. Киңәш диюем шул:
ТУГЫЗЫНЧЫ ДӘФТӘР
киләсе көзгә тикле әҗәткә халыктан бәрәңге сорап карарга исәп. Пөз дә сиксән ике хуҗалык Пәрәүдә. йорт башыннан икешәр центнер гына җыйганда да өч йөз дә алтмыш центнерлап әйбер җыелырга тиеш. Халыкта бәрәңге бар — уңыш әйбәт булды. Икмәк тә сорап карарга ният юк түгел. Дөрес, колхоз хезмәт көненә әллә ни кинәндермәгән сигезәр йөз грамм исәбеннән генә бүлеп биргән. Әмма халыкта икмәк бар. Бигрәк тә атлы эштә эшләгән кешеләрдә. Бу авылда урак өстендә атлы эштә эшләгән кешенең буш кайтмавы бөтен тнрә-якка билгеле. Бөтенесендә дә түгел, әмма бар икмәк. Шуңа анысын йорт башыннан фәлән хәтле дип куеп булмас. Ә запасы булганнарыннан сорап карау зыян итмәскә тиеш.
Җыйналды халык, һәр йорттан ук булмаса да. кеше күп килгән иде. Җыелышны парторг ачып җибәргәч, үзем сүз алып, безнең эшләр менә шулайрак тора, иптәшләр, дип колхоз малларының хәлен аңлатып бирдем. Әйбәтләп, тын да алмыйча тыңладылар. Тәвәкәлләп, бәрәңге мәсьәләсен дә кузгаттым. Анысыннан соң ду кубып каршы
BAKU ПФ НУРУЛЛИН ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР
килерләр дип курыккан идем. Тып-тын утыра бирәләр. Селкенеп каратчысы да, пытылдап сүз әйтүчесе дә юк. Күзләрен тәгәрәтеп мина текәлгәннәр дә, тик утыралар. Бик яхшы сизеп торам: сүзсез генә мине шелтәләүләре бу. «Акылың алтын икән, прсидәтел. Кем сиңа киләсе кө«дә әллә буласы, әллә юкка кыш өстеннән икешәр ситнырлык бәрәңге бирсен?» — диюләре... Бу четерекле хәлдән чыгарга кирәк бит инде. Теләсәң ничек кенә түгел, ниятләп куйганча чыгарга кирәк! Шунсыз ярамый. Бу жыелыш— бу авылда мин председатель булгач җый-ган беренче жыелыш: теге, мине сайлау җыелышын иске председатель җыйган иде. Шушы җыелышта халыкны ышандыра алмыйча калсам, киләчәктә минем алар алдында дәрәжәм сукыр бер тиенлек тә булмаячак..
Сүз алып сөйли башлаучы булмасмы дип көткәндә, әнә шул рәвешле уйланып алдым да әйтәм мин боларга:
— Ярый, алайса, иптәшләр, — дим. — Дәшми тору ризалык билгесе. диләр. Сезнең шушылай дәшми утыруыгызны да идарә тәкъдименә ризалык билгесе дип санарбыз да, тәкъдим бертавыштан кабул ителде дип карарга кер...
Сүземне әйтеп бетерергә өлгермәдем:
— Мин әйтеп карыйм әле? — дип, арткы рәтләрнең берсеннән бер кеше күтәрелде.
Колхоз фермасына су ташучы Хәмзә карт иде ул.
— Рәхим ит, Хәмзә агай! — мин әйтәм.
— Алайса, менә болай инде. Булат улым, — ди теге.— Кемнәрдер бәлки дәшми торуны ризалык бирү дип саный торганнардыр. Анысына минем бер каршы сүзем дә җук. Жаны теләгән жылан ите ашаган ди. Анысын үзләре беләдер шунда. Әмма дә ләкин пртакул җаза торган кызга берүк әйтеп куй минем дәшми торганны ризалык билгесе дип терки күрмәсен ул айда! Бүтәннәр ничектер, мин анысын белмим, тик мин үзем ике ситныр түгел, ике кадак бәрәңге дә бирә алмыйм бүгенгесе көндә. Үзебезгә дә бик такы-токы гына ул. Ышанмыйсыз икән, өйгә килеп, тикшереп карый аласыз!
Барып йөрисе юк. семьясы алты җан. Фәкыйрьлеге кыяфәтеннән \к күренеп тора иде Хәмзә агайның. Аңа каршы сүз әйтергә тырышу — болай да дөрләп торган утка бензин сибү белән бер булачак иде.
Колхозга ярдәм итә алмауларын әйтеп, шул арада тагын берничә кеше торып сөйләде. Алары да очын-очка чак-чак кына ялгап бара торган зур семьялы кешеләр. Әмма аларга карап кына нәтиҗә чыгарырга ярамый. Мәсьәләне катырак, конкретрак куярга кирәк иде.
— Яхшы,—дидем мин. тегеләр үз сүзләрен әйтеп бетергәч,— менә сез, әле сөйләгән иптәшләр, бер пот та бәрәңге бирә алмыйбыз, дисез. Ышанам. Артык бәрәңгегез юктыр да. Семьяларыгыз зур. Ләкин колхозда сездән башка да йөз дә җитмештән артык хуҗалык бар бит әле. һич тә шикләнмичә әйтәм: аларның икешәр центнер гына әҗәт биреп торырлык хәлләре бар.
Бу юлы авылның иң таза тормышлы кешесе—мич чыгаручы Сэлах агай сүз алды. Ул үзе колхоз эшенә йөрми. Инвалид. Карап торышка болай таза гына. Әмма сугышта контузияләнгәннән соң чукрак булып калган. Дөрес, аның турында халык арасында, юри шулай кылана ул. бер дә чукрак түгел, үзенә кирәкне бик шәп ишетә, эшләмичә пенсия алыр өчен генә, яңадан сугыш чыга калса, сугышка бармас өчен генә шулай мәтәштереп йөри ул, дигән сүзләр дә ишетелгәли. Ләкин кеше сүзенә карап кына берни эшләп булмый, чөнки тегенең инвалидлык документы бар.
Әнә шул Сәлах агай, колхозда эшли алмаса да, дөресрәге, эшләр- I теләмәсә дә. бер көн дә эшсез тормый: кешеләргә мич тә чыгара, бүтән эшләрен дә эшли. Сүз әйтер хәлем юк, шәп мичче, яңа йорт
житкергән кешеләр, мичләрен ана чыгартыр өчен, хәтта күрше районнардан килеп алалар үзен. Шул кадәр атаклы. Әмма хезмәт хакын да шәп каера: бүтән мич чыгаручыларга караганда нке-өч мәртәбә артык ала. Берсе инде армия хезмәтеннән кайтып өйләнгән, икенчесе алдагы елда барачак ике малае бар. Алары да. әтиләренә охшап, эшкә бик уңган. Тик берсе дә кышын колхозда эшләми. Ул елны да кә- ♦ сепкә чыгып киткәннәр иде. Менә шул агай торып басты да әйтә мина:
— Син, Булат энем, — ди, — кешеләрне алай хәллегә дә. хәлсезгә дә аерып карама. Калхуз шуның өчен дә калхуз инде ул —бай да. ярлы да юк анда. И һәм булырга тиеш тә түгел. Имынны шул бөтен кеше дә бертигез булсын дип төзелгән дә инде ул калхуз дигән нәрсә,— ди.— Рас шулай икән, рас калхузга бәрәңге бирергә дип карар чыгарасыз икән.— ди, — ул чакта моржа башыннан икешәр ситныр бирергә дип чыгарырга кирәк аны. Шулай булган тәкъдирдә мин риза. Хет бүген үк килеп алып китегез минем ике ситныр бәрәңгемне! — ди.— Әмма ләкин, шулай булмый торган булса, бигайбә, мин дә бирә алмыйм. Минем дә артып торган малым юк! —ди.
Мин аңа ни дип әйтергә дә өлгермәдем, тагын бер шуның ише «дипломат» агай торып басты. Анысы тегүче. Гомер буе бүрек тегеп кәсеп иткән. Ике центнер гына түгел, теләсә унике центнер да биреп торырлык рәте бар. Ә ул нишли дисез? Ә ул әйтә мина
— Әз генә булса да оят дип атала торган нәрсә бармы безнең бу идарәдә, әллә бөтенләй оныттыгызмы инде аны? — ди. —Алдагы елларда алган әжәтләрегез түләнмәгән, тагын нинди әжәт сорау була ди инде бу? Минем инде калхуздан тугыз ситныр бәрәңге аласым бар. Ә сез тагын сорыйсыз. Килешә торган эшме инде шушы, я? —ди.
Ул шуны әйткән генә иде. жыелыштагылар:
— Бик дөрес. Иң элек калган әжәтләрен түләсеннәр, шунсыз беребез бер кадак бәрәңге бирмибез!—дип ду купты. Алар сүзе дә хак булып чыкты: колхоз инде өч ел рәттән кышын әжәткә дип бәрәңге җыя да, көзен түләмичә килә
икән...
Менә шуннан соң ышандырып кара син колхозчыны!
Ә бит миңа алармы ышандырырга кирәк! Шуннан әйтәм мин болар- га:
— Курыкмагыз, иптәшләр,—дим. — колхоз сезгә бурычлы булып калмас. Алган әжәт түләнергә тиеш. Киләсе көз. кемгә күпме тиеш, барысын да кайтарып бирербез. Ләкин сез дә идарәнең үтенечен аяк астына салмагыз инде. Колхоз бер минеке генә түгел, Сәлах агай дөрес әйтте бөтенебезнеке ул. Ничек тә кара жиргә исән-сау аяк бастырыйк инде ферма малларын. Әйдәгез, иптәшләр, йорт саен икешәр центнер бәрәңге арттырыйк. Кем дә кем шуңа риза — кул китәрүләрен сорыйм.
Бер кул да күтәрелмәде.
— Башта элек алган әҗәтләрегезне түләп күрсәтегез әле. Аннары сөйләшербез. — дип тик утыралар. Нишләргә хәзер? Әгәр мин бүген сүземне үткәрә алмыйм икән, миңа бер генә юл гариза язып, председательлектән китү генә калачак. Ләкин бу инде егетлек булмаячак
Мин шулай ут йотып, гажиз булып торганда Сәлах агай янә сүз сорап алды:
— Элекке заманда әжәткә биреп торган өчен әжәт алган кешедән ул әжәтен прутсинт белән түләтү гадәте барые. Әйтик, бер хәллерәк кеше бер ярлырак крәстиянгә кыш көне бер пот икмәк биреп торса, көзен, игеннәр өлгергәч, ул бер потны крәстиян тегеңә пот ярым итеп кайтара торганые. Бәлки безнең идарә дә шулай итеп карар, ә? Алай булган тәкъдирдә — мин берүзем өч ситныр бәрәңге биреп торырга риза булырыем, — ди бу.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР
Җыелыштагыларнын башкалары да элеп алды моның тәкъдимен. Алар да:
— Шулай булганда без дә риза! —диешә башлады. Минем үземнең дә эчкә җылы 'кереп китте хәзер. Дөрес, үз семьяңнан үзең процент алу килешә торган нәрсә түгел инде. Ләкин менә бу конкрет очракта, мәсьәләне башкача хәл итү мөмкин булмаганда, Сәлах агай куйган шартны кабул итмичә дә беркая барып булмый иде. Тегенең тәкъдимен тәвәкәлләп тавышка куйдым. Җыелыштагыларнын күпчелеге, ризалык белдереп, кул күтәрде...
Әлбәттә, хәзер, колхозның бүгенге мөмкинлегеннән чыгып караганда, бик вак булып күренә бу хәлләр. Хәтта бераз көлке дә булып күренә. Мәсәлән, безнең колхоз быел, дәүләт планын үтәгәннән тыш, фуражга гына да 8 320 центнер бәрәңге салды. Әмма бу безнең колхозның терлек азык балансында бер дә алай зур роль уйный торган нәрсә түгел. Десерт сыманрак кына ул безнең терлекләр өчен. Ә теге елны аның бер центнеры да дөнья бәясе иде безгә...
Инде әйткәнемчә, мин башта күп дигәндә дә өч йөз дә алтмыш центнер жыйный алсак, бик әйбәт булыр иде дип тотынган идем. Ә без дүрт йөз дә тугыз центнер бәрәңге жыйдык ул чакта. Ни өчен дигәндә, бер центнерга бер ярым итеп түләнәчәген белгәч, «кирәк булса, без артыграк та биреп тора алабыз, калхуз үзебезнеке ләбаса» дигән булып, үзләре теләп, өчәр, хәтта дүртәр центнер бирүчеләр булды...
Икмәк әжәте мәсьәләсен мәжбүри түгел, ихтыяри итеп куйган идем шул җыелышта. Көзен центнерга центнер ярым итеп кайтарасы булгач, анысын бирүчеләр дә байтак табылды: йөз центнердан артык икмәк җыйналды.
Мин моны ни өчен шушылай тәфсилләп сөйлим? Мин моны шуңа күрә җентекләп сөйлим, чөнки бу минем «Трактор» «руленә» утыргач беренче җиңүем иде. Уңышлы үткән шул «бәрәңге һәм икмәк операциясе» минем тормышымда зур борылыш моменты булды: үз-үземә дә, кешеләргә дә ышанычымны арттырды, ары таба председатель булып эшләргә рух, дәрт бирде.
Шулай да бу «операция» кайберәүләрнен эченә тигән булып чыкты бит, әй. Көзен бәрәңге алырга керешеп, колхозчыларга әҗәтне кайтара башлаган көннәрнең берсендә ашыгыч кына районга чакырттылар. Бюро буласы икән дә шуңа дәштергәннәр иде. Чиратым җиткәч керттеләр. Гали Даутович түрдә, «Т» хәрефе башында берүзе утыра. «Т»- ның гәүдәсен тәшкил иткән өч өстәлнең як-ягына бюро чл’еннары тезелешкән. Бүлмә тып-тын. Унлап кешенең барысы да, фоторәсемдәге шикелле җансыз калып, мина текәлгән. Моңарчы бер тапкыр да бюрода булганым юк иде. Шуңа күрә, ни эшләргә дә белмичә, ишек төбендә туктап калдым. «Якынрак килегез!» — диде Гали Даутович, «Т»ның бу башындагы буш урынга ымлап. Килдем. Минем ише чакырылган кешеләр утырыр өчен куелгандыр инде бу дип, шул урындыкка утырмакчы идем, секретарь, каты гына итеп, басып торырга кушты. Аннары, «башладык» дигәнне аңлатып, оештыру бүлеге мөдиренә ым какты. Мөдир минем өстән райком исеменә хат килгәнлеген, ул хатта минем кышын колхозчылардан колхозга әҗәткә алып торган бәрәңге белән ашлыкны бер центнерга центнер ярым итеп кайтаруым турында язылганлыгын әйтте дә:
— Без бу сигналны тикшердек. Факт расланды, — диде.
— Кем кушты сиңа, Вәлиев, колхоз милке белән башбаштаклык итәргә? — диде Гали Даутович, гадәттә булмаганча кискен итеп.
Мин килеп кергәндә бюро членнары барсы да тын гына, шомлы гына каршы алгач, әллә берәр төрле законсыз эш эшләп ташладым микән дип шикләнгән идем. Ә хәзер, мәсьәләнең «бәрәңге белән ик-
мәк операниясе»нә кайтып калганлыгын белеп алгач, эчкә җан кереп китте:
— Ә минем бернинди башбаштаклык та иткәнем юк, Гали Дауто- вич! Колхозчыларның гомуми җыелышы чыгарган карар нигезендә эшләнгән эш ул! — дидем.
Мин моны курыкмыйча әйттем. Председатель булып эшләвемә күп ♦ булмаса да, колхозчыларның колхоз милкенә кагылышлы мәсьәләләр- а. не хәл иткәндә мондый гына карар чыгарырга хокуклары бар икәнен 3 белә идем.
Мин җебеп калмагач, секретарь да бик алай күтәрелеп бәрелми - хәзер. «Сез соң ни карадыгыз мәсьәләне бюрога әзерләгәндә», дигән 5 сыман итеп, оештыру бүлеге мөдиренә дә текә генә итеп бер карап куй- 2 ды бу. Әмма сүзеннән кайтырга исәбе юк үзенең. Аның да хәле аңла- и шыла. Бюро тикле бюрога кешене чакыртып китергәч, ничек инде бер = дә чара күрмичә генә кайтарып җибәрмәк кирәк?
— Син алай гомуми җыелышка гына сылтама! — ди бу миңа, каш < астыннан гына карап. — Карарның төрлесен чыгарырга була аның. ♦ Без сине башка колхозларның колхозчыларына начар үрнәк бирә тор- - ган, шәхси милекчелеккә юл куя торган карарны нигә чыгардың дип = чакырттык. Синең шуңа ни дип җавап бирүеңне ишетер өчен, алга таба председатель булып эшли алу-алмавың мәсьәләсен хәл итәр өчен чакырттык без оине монда!
Үземнең беренче тапкыр гына утыру булса да, бюроларда байтак х булган өлкән председательләрдән ишетеп беләм мондый чакта акла * нырга тырышу кирәкми. Гаепле булсаң да, гаепсез булсаң да, хата с миндә, иптәшләр, кичерегез, бүтән андый ялгышны кабатламаска сүз з бирәм, диюдән дә яхшысы юк дигәннәр иде алар. Дөрес әйткәннәр i икән, мине дә кичерделәр. Шелтәсен бирделәр бирүен. Әмма әйттеләр, =• председатель булып әле күптән түгел генә эшли башлавыңны искә алып, шелтә бирү белән чикләнәбез, әгәр тагын шундый берәр «мөгез» чыгара калсаң, үзеңә үпкәләрсең, диделәр.
Аларның юравы юш килде; озак та үтмәде, миңа, чыннан да, тагын кызарырга туры килде. Ул хакта сүз алдарак булыр. Ә хәзер шул елны минем тарафтан ясалган «атлар операциясе» турында әйтеп үтәсем килә.
Ул бичара атларның хәле бик мөшкел иде. Әгәр берәр әмәлен табып, фураж мәсьәләсен хәл нтмәсәң, язгы чәчүдә эшкә ярамау гына түгел, аңарчы гел үлеп бетүләре дә бик мөмкин иде. Ни эшлим икән, эшләр менә шулай-шулай бит, дип райкомнан ярдәм сорап караган идем — ник авыз ачканыма үкенеп бетә алмадым. «Әле кыш уртасы да узып китмәгән, ә син инде фураж бетте дип килеп җиткәнсең. Ничек оят түгел сиңа. Әнә күршең Шәрифуллшннан үрнәк ал; җирләрегез бер төсле үк, аның фуражы да, бүтән курмылары да җитәрлек»,— дип, икенче секретарь башта шыбыр тиргә батырганчы тиргәде. Аннары: «Бар, бүтән мондый сораулар белән баш катырып килеп йөрисе булма. Ярыл, ләкин җаен тап. Син шуның өчен председатель итеп сайланган бит. Кара аны, бер генә атың үлә калса да, башың белән җавап бирергә туры киләчәк!» — дип чыгарып җибәрде.
Райкомнан чыктым да, урам уртасында басып уйга калдым: нишләргә? Кая барып бәрелергә хәзер? Каян табарга ул атларга азык?.. Ни кылырга да белмичә гаҗиз булып торган чагымда, берәү артымнан килеп аркама кагылды да:
— Нихәл, сержант Вәлиев! Нигә болай боегып торасың?—диде.
Күтәрелеп карасам — фронтта минем белән бер взводта сугышып йөргән дустым Александр Леонов икән. Ул чагында ябык кына, чандыр гына бер егет иде. Ә хәзер шундый тулып-тазарып киткән, үзе дәшмәгән булса— танырлык та түгел. Фронтта без аның белән сигез
49
ай чамасы бергә булдык. Аннары, кырык дүртнең августында, немецлар белән бер бик каты сугыш вакытында, сул иңбашы каты яраланып, аны госпитальгә озатканнар иде. Шуннан соң ул сугышка ярарлык булмаган. Авылларына кайтып, бригадир булып эшли башлаган. Анда бераз эшләгәч, райкомга инструктор итеп алганнар. Ике елдан бүлек мөдире итеп күтәргәннәр. Ә аннары Агачлык спирт заводына директор итеп билгеләгәннәр дә, инде менә дуртенче елын шунда эшли нкән.
— Синең эшләр зарланырлык түгел, алан булгач. Ә менә минем хәлләр бик яман, Саша, —дип, мин ана атлар мәсьәләсен сөйләп бирдем.
— Да-а-а, — ди бу, минем хәлгә кереп. Сәламәт кулы белән колак яфрагын тотып беркавым уйланып тора. Шуннан соң әйтә мина: — Тыңла әле, Булат, — ди,— син мина заводка утын ташырга биш баш ат биреп тора алмассыңмы?
— Алуын алам, Саша, — мин әйтәм, — тик бик ябык шул алар.
— Анысы өчен кайгырма,— ди теге.—Барда ашатып атна-ун көн эчендә эшкә ярарлык, унбиш көн дигәндә бия күрсә ярсый башларлык итәм мчи синең ул атларыңны.
— Алай була торган булса, бишне генә түгел унны, туксанны алсаң да сүзем юк, — мин әйтәм.
— Ашыкма син, Булат,— ди бу миңа.— Ашыкма, дустым. Башта мине тыңлап бетер.
УНЫНЧЫ ДӘФТӘР
Хәтерлисеңме, сугышта син мине бервакыт үлемнән коткарып калган идең? — ди.
— Хәтерлим, — мин әйтәм.
Әйе, булган иде андый хәл. Бер бик хәтәр сугыш вакытында безнең Казанка елгасы шикеллерәк суны ашыгыч кына кичкән чакта (ашыкмый хәл юк, чөнки ул чагында без дошманны түгел, дошман безне чигенергә мәҗбүр иткән иде), менә шул суны бик ашыгыч кына кичкәндә, тобага туры килеп, бата башлады бит шушы Саша. Бүтән бар яктан уңган егет үзе. ә йөзә белми икән. Прәме күз алдында батып бара. Ә үзе ярдәм сорап кычкырмый. Кычкырса, дошман атып үтерәсен белә: фашист прәме үкчәгә басып килә бит безнең. Кычкыруын кыч-кырмый бу. әмма кул ишарәләре белән, коткар, Булат, зинһар үлемгә ташлап китмә дигәнне аңлата. Ә күзләре шундый инәлеп, шундый ялварып-өметләнеп карый — түзә торган түгел. Нишләргә хәзер? Суда озак маташсам, үзем дә дошман кулына эләгәм. Калдырып китәр идең, үз агай-энең шикелле якын булган, сиңа шундый ялварулы итеп карап ярдәм көткән кешене ничек ташлап китмәк кирәк? Ул арада Саша инде бөтенләй батып китте. Ул төшеп киткән турыдан вак-вак куыклар гына чыгып калды. Шул чакта мин ни эшләдем дисез?.. «Их, беткән баш беткән, барыбер бер үләсе, күрә торып иптәшеңне батырып калдырып, аннары гомер буена үкенеп-өзгәләнеп яшәгәнче, ичмаса, үлсәм дә тыныч күңел белән үләрмен», — дип уйлап алдым да, чумдым мин теге баткан тобага...
Сез инде шундый ашыгыч чакта, әллә кайчан суга сикерәсе урында, ничек шулай уйланып-икеләнеп тора алдың, дип гаҗәпләнеп калгансыздыр, шулаймы? Ләкин шуны онытмагыз: сөйләгәндә генә шушылай озак сөйләнә ул. Ә теге уйлар ул чакта минем баштан секундның меннән бере эчендә үтеп китте... Ничек шулай җайлы туры килгәндер, анысына хәзер дә шаккатам: шул бер чумудан эләктереп алдым бит Сашаны. Эләктердем дә сөйрәи ярга алып чыктым. Гомеребез бетмәгән нкән: безнең иптәшләрнең берсе минем суда мәтәвекләнеп ятканны
күреп алган да, яр башындагы агачлар артында посып, автоматтан атып, мин Сашаны су буеннан ярга алып менгәнче немецларны тот
— Ул чакта тоба төбенә батып баруым исемә төшкәндә әле хәзер дә жаным өшеп, тәннәрем чымырдап куя. Син булмасан, беткән ♦
Сүзендә торды Саша: яз җитеп, юллар өзелгәнгә тикле көн саен * ун мичкә барда биреп килде безнең «Трактор»га. Ә барда дигән нәрсә 1 ат дигән хайван өчен солыдан бер генә дә ким түгел икән ул. Парлан- * дырып шул барда белән болгатып бирсәң, солы саламын әйтмим дә 3 инде, хәтта арыш саламының да бөртеген дә калдырмыйча ашап бе- ж терә икән ат.
Саша дөрес әйткән: барда ташып ашата башлагач, атна-ун көн эчендә тернәкләнеп китте безнең малкайлар. Ә язгы чәчүгә чыгар алдыннан алар инде гайрәтләнеп кешнәшә үк башлаганнар иде.
Шул елны язгы чәчүне безнең «Трактор» Шәйхинең «Таң»ыннан бер көнгә алдан төгәлләде. Ул заман өчен бер көнгә генә алдан тәмамлау әллә ни зур җиңү санашмый, чөнки язгы чәчү кампаниясе егерме бишәр көнгә, берәр айга сузыла. Кайбер алдынгырак хужалыклар чәчүләрен безнеке ише фәкыйрь колхозларга караганда унар көн алдан бетерәләр иде. Хәзер генә ул чәчү срогын көнләп түгел, сәгатьләп- мннутлап алдап билгеләп куябыз. Бу ел, мәсәлән, безнең колхоз язгы чәчүне биш көн ярымда тәмам итте. Алай да районда без беренче түгел, бишенче урынга гына чыга алдык әле. Әнә кая китте хәзер эшләр!..
— Ну, вот, әйткән идем бит мин сиңа булмаган фуражны райкомнан соранып йөрмә, үзен жай тап дип. Чәчүне әйбәт кенә башкарып чыккансың ич. Молодец, понимаешь, сүзне тыңлагансың! — ди.
Аның бу сүзләрендә мине мактаудан бигрәк үзен мактау күбрәк иде шикелле. •
Хәзер инде мине күргән саен мыскыллы елмаерга ярата торган Шәйхинең дә авызы ябылды. Ул мина хәзер көнләшеп, кара янып карый башлады. Минем лә җан бар. Минем дә аны бер кытыклап алырга ният юк түгел. Төрттереп алырлык сәбәпләре дә бар: сыерлары нә
карлап торган иде...
Әнә шул вакыйганы әйтүе иде хәзер Сашаның.
иде. Булат дус, баш! Шул вакытлар искә төшкән саен сине рәхмәт хисләре белән искә алам, —Диде ул, минем аркамнан кагып. Аннары, өзелеп-калган сүзне ялгап, атлар мәсьәләсенә күчте. — Ә ул мәсьәләне болан сөйләшербез: син заводка биш баш атыңны жибәрерсен, ә мин синең колхозга көн саен ун мичкә барда биреп барачакмын. Ризамы шуңа? — ди.
— Мин биш куллап риза да бит, Саша, — мин әйтәм,— минем аркада үзеңә кыен туры килмәсме сон? Араларыбыз унжиде чакрым гына булса да, икебез ике өлкә (ул Киров өлкәсенә карый торган завод директоры иде) кешеләре бит без. Барда үзегезнең өлкә колхозларына да кирәктер ич.
— Анысы өчен борчылма, — ди бу миңа, сүз озайтып торырга урын калдырмаслык итеп. — Икебез ике өлкәдә яшәсәк тә, шул бер үк Сонетлар Союзы инде ул. Раз эшлим дип әйткәнмен икән — эшлим инде мин аны! Бушка түгел бит! Заводка утың ташырга ат кирәк бит,—ди.
Ә шулай да ул-елны мин чәчүне Шәйхидән бер көн алдан тәмамлауга бик нык куандым. Чөнки, председатель булгач, минем аны беренче тапкыр җиңүем иде!.. Тагын шунысы кызык, чәчүне уңышлы тәмамлавыбызны райкомның икенче секретаре да үзенең шәхси уңышы сыманрак кабул иткән иде. Мин моны менә нәрсәдән чыгып әйтәм: сводкадан карап, безнең колхозның чәчүе төгәлләнгәнен күргән дә шалтырата бу мина:
селле маллар булса да, колхозы дәүләткә сөт тапшыру буенча бездән артта бара; язгы чәчү өстендә өч аты егылып үлде; яңа тишелеп чыккан бодай кырын билчән басып килә. Әйтәм бит, теләсәң аның да ачуын китерерлек сәбәпләр байтак. Әмма иртәрәк иде әле. Көз җитеп, игеннәрне жыйнап алганны көтәргә кирәк иде. Дөнья бу, кайчакта кырлары янәшә торган ике колхозның берсенекенә гел дә кагылмыйча. икенчесенекен бетереп боз сугып киткән хәлләрне дә беләбез. Ә көзгә әле ерак: яңа тишелеп чыккан игеннәрнең үсеп тупсага утырасы, баш чыгарасы, серкә очырасы, орлыкланасы бар аңарчы. Кыскасы, шул: шайтан күңелне ничек кенә итеп вәсвәсәләндереп тормасын, Шәйхигә тел тидерергә ярамый иде әле...
Ихтимал, председатель булып яңарак эшли башлаганга күрәдер, ул елдагы хәлләр күңелдә аеруча нык уелып калган. Шул җәйдә мин үзем өчен дә, колхоз эше өчен дә бик мөһим тагын бер «операция» ясап ташладым.
Анысы «шабашниклар операциясе» иде. Кыш киясе тунны җәен тегеп куй, ди халык. Мин дә шулайрак итәргә булдым. Кар төшү белән авылдан Урал якларына сибелгән теге кәсепчеләрне санап карыйм—иллегә якын җыйнала болар. Иллегә якын! Тегенди-мондый гына түгел, орса өрлек сындырырлык ир-егетләр ләбаса!.. Миңа кадәр чыгып киткәннәр иде, алты ай йөреп, май башларында гына кайттылар. Сүз әйтә алмыйм, күбесе кайту белән колхоз эшенә тотынды: кая кушсаң—шунда баралар, ни кушсаң — шуны үтиләр. Ләкин бөтенесе дә түгел. Арада элен-салын, эттем-төрттем генә йөргәннәре дә бар. Ә дүртесе бөтенләй эшкә чыкмый боларның. Чакыртып сөйләшеп тә карадым, ыжлап та бирмиләр. Берсе әйтә:
— Бик эшләрием дә, прсидәтел, минем спитсиәлнес буенча эш юк шул сездә: ташчы бит мин, — ди. Икенчесе әйтә:
— Минем шкатур спитснәлнесенә дә эш таба алмыйсың инде син, — ди. Үзләре мыек астыннан гына көләләр: синең ише акыллы башларны күргән бар. янәсе. Ә икесе һөнәрләрен әйтеп торуны да кирәк тапмый. Алары бөтенләй алып узып:
— Карале, юк нәрсә белән үзеңнең дә башыңны ватып, безнең дә ннрбыга тиеп маташма әле. Вәлиев! — диләр. — Синең шикелле тырышып караучылар булды инде. Тик берсе дә берни үзгәртә алмады. Алар китә барды, ә калхуз әле һаман исән, гел шул фәкыйрь килеш яши бирә. Курыкма, без эшләмәгәннән генә таркалмаячак ул. Син тырышканнан гына алга да бармас. Әйдә, лутчы киттек безнең белән бер тынычрак җиргә дә, бер иркенләп, кешеләрчә сөйләшёп утырыйк әле ичмаса! — диләр.
Ә бит алар да нәкъ минем шикелле үк тап-таза ир-атлар, югыйсә. Минем кебек үк алар да совет мәктәбендә укыган. Бер үк елганың суын эчеп үскәнбез. Бер үк телдә сөйләшәбез. Бер үк радионы тыңлыйбыз. Бер үк китаплар укыйбыз. Бер үк киноларны карыйбыз. Ә колхоз эшенә мөнәсәбәтләребез — җир белән күк. Аларның үз фәлсәфәсе, минем үз фәлсәфәм. Хикмәте кайда моның? Каян, нигә шулай килеп чыга бу?..
Тегеләрнең кыланышына женем чыгып, туздырып ташларга да уйлап алган идем. Әмма шул чак Гали Даутович күз алдыма килде дә тыелып калдым. Аның бераз корырак, гел үзен генә хаклы саный торган, боеру тоны беләнрәк эш итә торган кеше икәнен әйтеп киткән идем инде. Ул якларын бик үк өнәп бетерми идем мин аның. Әмма шул кешенең минем өчен үрнәк булырлык бер әйбәт сыйфаты бар: ачуы никадәр нык килгән чагында да ярсып китми, үзен-үзе контрольдән ычкындырмый иде ул. Ә бит аның эше минекенә караганда бик күпкә катлаулырак. Районда егерме ике колхоз гына бар. Җиде совхоз. Әллә ничә бүтән төр оешма. Ә ул шуларның барысына да җаваплы. Кай«
сысының эше артка калса да, иң элек аннан сорыйлар. Ләкин ул нинди генә хәлдә дә сабырлыгын җуймый иде. Дөрес, эчтән кыза тешен бик каты кысканлыктан, янак сөякләре уйнаклый. Тик ул беркайчан да җикеренми. Гаебен бар икән, бюрога чакырта да. я шелтә бирдереп җибәрә, яки эшеңнән азат иттерә. Әмма, кабатлап әйтәм, беркайчан да чыгырыннан чыгып китми үзе. Беләм. болай эшләү ана * җиңел түгел. Ләкин, шул ук вакытта, мина калса, моның уңай ягы да £ бар. Әнә шул тыелып, уйланып һәм башкаларның да фикерен тыңлап < утырганда ул, бердән, суына-сүрелә, икенчедән, тикшерелә торган мәсьәлә буенча дөрес фикергә килә. Мин аның әнә шул сыйфатына кызы- z гам. Үземнең дә аның шикелле буласым килә Четерекле хәлләр килеп 5 чыгып, менә шартлыйм, менә шартлыйм дип торган чакларда аны искә > төшерәм дә, үземне кулга алып, тыелып кала торган идем...
Тегеләрнең кара мыеклысы, һөнәрен дә әйтмичә, күзгә карап авыз < ерып торганга җен ачуым чыгып, эчемдә тәмуг уты кайнаса да, тыш- * тан тыныч кына итеп.
— Ярый, алай булгач. Барыгыз, кайтыгыз. Мәсьәләне колхозчылар- _
ның гомуми җыелышында хәл итәргә туры килер, — дип, тегеләрне 5 чыгарып җибәрдем. с?
Җыелыш җыеп шул дүрт тыңлаусызны колхоздан чыгарып ташлар- * га иде исәп. Шунсыз булмый. Шунсыз колхозда тәртип урнаштыру а. мөмкин түгел. Берәрсе син кушкан эшкә бармыйча калып, аны чакыр- * тып сөйләшә башласаң; «Әнә, кайберәүләр бөтенләй дә эшкә йөрми " бит әле, аларны күрмисең, мин бер көн эшкә чыкмый калганмын икән, * дөнья харап булган шикелле итеп, идарәгә үк чакырттыргансың»,— з дип авыз ачарга да ирек бирмиләр. Мисалга шул дүрт сөкәтнең исе- * мен атыйлар. Дөрес итәләр. Чөнки, чынлап та, тегеләре дә колхозчы a санала, колхоз җирендә яши бит. Ләкин читтә акча сугып йөри. Болары бер караңгыдан икенче караңгыга тикле колхозда бил бөгә. Җитмәсә шул эшләүчеләрен еш кына орышырга туры килә әле...
Анысы шулай. Әмма тегеләрне колхоздан чыгару җиңел булмаячак. Монысын мин алдан ук сизеп тора идем. Авыл халкының холкын беләм: берәр кешегә катырак хөкем, кискенрәк чара кулланырга кирәк булганда, гәрчә ул кеше шул хөкемгә артыгы белән лаек булса да, авыл халкы барыбер аны кызгана. Эшне ничек тә зурга җибәрмичә, йолып калдыру ягын карый.
Бу юлы да шулай килеп чыгуы бик мөмкин. Шуңа күрә алдан берәр төрле чарасын күрергә кирәк иде.
Уйладым-уйладым да, шушы авылда туып үскән, тормыш тәҗрибәсе минекенә караганда күпкә артык булган парторг Мәдхия апа белән киңәшеп карарга булдым. Мәдхия апаның ул көннәрдә эше бик тыгыз—мәктәпкә ремонт ясыйлар иде. Шуңа аны идарәгә дәштереп тормадым, янына үзем бардым.
Мин барганда ул, ремонтчылар, укытучылар, җыештыручылар белән бергәләп, җиң сызганып эшләп йөри иде. Читкәрәк дәшеп алдым да планымны сөйләп бирдем.
— Дөрес уйлыйсың.— диде Мәдхия апа. — Шунсыз безнең хуҗалыкта тәртип булмаячак. Тик менә тегеләрне колхоздан чыгарырга халык риза булыр микән соң?
• — Белмим шул, Мәдхия апа. Шуңа киңәшкә дип килдем дә инде сезнең янга.
Ул бераз уйлап торды да
— Менә болай итеп карарга кирәк булыр, Булат, — диде—Бу мәсьәләне без әлеге дүрт кешегә генә кайтарып калдырмыйк. Киңрәк куйыйк без аны.
— Башкача тагын ничек куясың аны?
— Анымы? Авылдан инде әллә кайчан киткән һәм колхоз белән бернинди дә алыш-биреше булмаган кешеләр байтак бездә. Алар инде күптән төрлесе төрле җирдә төпләнеп калган. Кайсы заводта, кайсы шахтада эшлн. Кайсы нефть чыгаруда. Ләкин алар барысы да бүгенге көнгә кадәр колхозчылар исемлегендә йөри. Ә бит болай булырга тиеш түгел. Авылда яши торган, колхозда эшли торган кешеләр генә колхоз членнары булып саналырга тиеш. Җыелышта әнә шул факти-чески инде күптән колхоздан чыккан кешеләрне формаль яктан да колхоздан чыгару мәсьәләсен куярга кирәк. Шул исемлеккә тегеләрне дә теркәргә. Шулай эшләгәндә законлы да булыр, халыкның да тешенә артык тимичә генә үтеп китәр.
Идарәгә кайтып санатып караган идем, колхоздан кендекләре өзелгән кешеләр утыз сигез жан булып чыкты. Шуларга әлеге дүрт акыллы башны да кушкач, кырык икегә жнтте болар.
Җыелышта докладны үзем ясадым. Башта колхоз хәлләренең омуми торышы турында сөйләдем. Аннары алда торган эшлисе эшләр- ә тукталып, аларны уңышлы итеп башкарып чыгу өчен барлык колхозчыларның да тырышып эшләве кирәк икәнлеген әйттем.
— Ләкин, иптәшләр, — дидем шуннан соң. төп мәсьәләге күчеп.— кайберләрегез колхоз эшенә бик салкын, хәтта, мин әйтер идем, төкереп карый, — дидем. Теге дүрт сөрхәнтәйнең исемнәрен атадым.— Менә шундый,—дидем аннары, — исеме колхозчылар исемлегендә булып та. жнсеме белән тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр халыкка начар үрнәк күрсәтә. Шуңа күрә идарәнең колхозчылар исемлеген яңадан барлап чыгарга, анда тик чын мәгънәсендә колхозда эшләүчеләрне генә калдырырга кирәк булыр.
— Бик дөрес! .
— Күптән шулай кнрәгие! — дип кычкырышты халык, мине хуплап.
— Алайса, сүзне озынга сузмыйк, иптәшләр, колхозд% эшләмәгән кешеләрнең исемлеген укыйк. — дидем мин. — Исемлекне уку өчен сүз партоешма секретаре Мәдхия Хәмитовага бирелә!..
— Я. кемдә нинди фикерләр, тәкъдимнәр бар исемлеккә карата?
— Әйтәсен әйттек бит инде!—дип жавап бирделәр. — Тагын нәрсәсен тикшереп торасың аның?
— Яхшы. Алайса, тавышка куябыз. Кем дә кем'шушы исемлеккә кергән кешеләрне колхоздан чыгарырга кирәк дип саный — кулларыгызны күтәрүне сорыйм.
Барысы да кул күтәрде. Теге тыңлаусызларныгг үзләрен дә чакырткан идек жыелышка. Уен эш кенә дип карыйлар иде. ахрысы, тәкәббер генә елмаешып, хәтта алар да кул күтәрде.
Ә инде иртәгесен, җыелыш карары нигезенд^, аларның мал-туарын колхоз көтүенә чыгарырга ярамавын, бәрәңге бакчалары, агач бакчалары өчен шактый .гына налог түләргә кирәк булачагын аңлатып биргәч, корт чаккандай кыбырсына башлады болар. Башта, яклау эзләп авыл советына күрше авылга (Пәрәүдә авыл советы юк иде) чапты болар. Анда, барысы да дөрес эшләнгән, без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, дигән җавапны алгач, районга, прокуратурага жалоба бел н барганнар. Тиздән, мине чакырып, прокурордан язу килде Закон сагында торучы кешегә каршы килеп булмый, бардым. Белмим, чыннан да. мине гаепле дип санагандырмы, прокурор мине бик хәтәр каршы алды. Килеп керергә өлгермәдем ’ ‘
Фәлән-фәлән кешеләрне колхоздан чыгаруың дөресме, Вәли- ев?— ди бу мина. г
— Дөрес! — мин әйтәм.
— Ни эшләгәнеңне үзен аңлыйсынмы син?—ди бу. — Моның өчен нәрсә булачагын беләсеңме? — Ул моны шундый итеп әйтте, әйтерсең мин кеше үтергән! Шуннан минем дә йон кабарып китте дә. әйтәм мин тегеңә:

УНБЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР £
— Сез, иптәш Әхмәдуллин, минем белән алай төксе сөйләшмәгез. £ Беренчедәй, мин генә эшләгән эш түгел ул. Гомуми җыелышта халык 5 хәл иткән аны. Икенчедән, ул белеп, колхоз уставы нигезендә эшлән- 5 гән. Өченчедән.— мин әйтәм. — әгәр без ялгышканбыз икән — җавабын үзебез бирербез. Тиешле булса, җәзасын да алырбыз.
Шулай дидем дә, минем бүтән әйтер сүзем юк, сау булыгыз, дип < кайтып киттем. Башка бу турыда сүз булмады. Колхоздан чыгарыл- 2 ган теге дүрт акыллы баш. күрмәгәнен күрсәтәбез әле без ул прси- * дәтелгә дип. бик гайрәтләнеп йөрсәләр дә. прокурор мине бүтән ча- ♦ кырмады. Күрәсең, хаклык безнең якта икәнен ул да аңлаган иде бул- я са кирәк. JZ
Шулай итеп, тагын бер мәртәбә нервыиы бозып алдылар. Әнә шул =; вакыйгадан соң үзем өчен янә бер мөһим ачыш — хаклыкны да кө- * рәшсез генә яулап булмый, аның өчен дә көрәшергә туры килә икән * дигән нәтиҗә ясадым. Ә аңарчы дөреслекне яулап торасы юк. ул бо- = лай да шар ярылып ята бит дип сабыйларча ышанып йөргән идем. & Монысы бер. Икенчедән, әнә шул чакта кәсепчеләргә каршы көрәштәге тәвәкәллегем соңыннан үзем өчен бик әһәмиятле җиңүгә әйләнде Z. Районда гына түгел. Казанга барып та «каптыра» алмагач, кикрнклә- * ре шиңде теге акыллы башларның. Хәзер мин алар артыннан түгел, алар минем арттан йөгерә башлады. Колхозның кадерен колхоз члены булган кеше генә белми аның. Дөресрәге, ул аның хакында бөтенләй уйламый. Чөнки ул аңа ияләнгән, аның өчен ул гадәти хәл. норма. Ә менә коллективтан чыгарылып, шәхси хуҗалык алып бара башлагач. колхоз милкенең шырпысына да кагылырга хакың булмагач, һәр нәрсәне бер ялгызың гына хәл итәргә тиеш була башлагач, ай-һай, уйландыра икән ул.
Теге дүрт сөрхәнтәй дә бик тиз аңладылар моның шулай икәнен. Эш сорап үзләре килә башлады. Ә мин әйтәм. бирә алмыйм сезгә эш. хакым юк. дим. Эшне биргән тәкъдирдә дә колхозчыларга биргән кебек гади итеп түгел, читтән килеп ялланганнар белән эш иткән шикелле. договор төзеп кенә бирергә мөмкин булыр иде. дим. Ләкин хәзер гә алай да итә алмыйм, чөнки сезгә хезмәт көне кирәкми, сез апа риза түгел, сез акчага гына эшлисез, ә без акчалата түли алмыйбыз, дим. Еламыйлар гына тегеләр:
— Без ничек түләсәң дә риза, тик безгә эш кенә бир дә. терлекләребезне көтүгә чыгарырга, кирәк булганда колхоз атын җигеп торырга. бозауларыбызны болынга аркайларга рөхсәт ит? —диләр. Мин аларның хәлен аңлыйм. Хәтта мин аларны кызганам да. Колходда эш бетәсе түгел. Эшен дә бик бирәсе: бер кешене бишкә -бүләргә әзер торган чак бит. Шулай да каты торам тегеләргә. Ни өчен дисәң, бүтән вакытта кәсепкә йөрүләрен гел дә оныттырасым килә. Алар туктаса, бүтәннәр дә йөрмәячәк. Шуңа каты торам. Беләм. колхозсыз яши ала чак кешеләр түгел болар. Үлсә үлә, тик авылда үлә. Чөнки алар җаны, рухы белән авылга береккән. Чөнки дүртесе дә эш ярата. Ул эш алар га рухи канәгатьлек бирә. Аларның өйләре — авылда иң яхшы өйләр Капка-коймалар бнзәкләп-буяп эшләнгән — ярты чакрымнан балкып тора. Дүртесендә дә мунча. Дүртесенең дә менә дигән алма бакчалары
бар Шуларны ничек ташлап чыгып китә ди алар. Китми. Ялкау кеше генә, кулыннан юньле эш килми торган кеше генә чит жиргә ансат чыгып китә ул. (Мин монда югары уку йортларына, техникумнарга укырга китүчеләрне кертмим, алар — башка статья). Чөнки анын авылда кызганыр нәрсәсе юк. Сәләмә генә өе дә, булса, бер сыерыннан башка, нәрсәсе бар анын? Ике дөнья, бер моржа да, уртасында бер тишек кенә ана. Шуна авылны ташлап китү берни тормый. Җае чыкса, хәтта сөенә-сөенә китә әле. Имеш, ул шәһәр җирендә рәхәтрәк, культуралырак яшәячәк. Торыр урын дип тә кайгырасы түгел: эшче халыкка тулай торак һәр вакыт әзер. Ә инде, юлы уңып, квартирага да тиенсә, җәннәтнең дә җәннәте булачак. Чөнки аны кош сайравы, кырларда иген үсүе, чишмәләр чылтыравы, тургай, сандугачлар җыры, язын алмагачларның чәчәк атуы — берсе дә кызыксындырмый. Ул үз эшеннән ләззәт ала белми, шуңа өй турында бакча ясамый, каралты-курасын юньләп карамый. Бүген тамагы тук, өсте бөтен булса — шул бик җиткән аңа. Бу нилектән шулай килә торгандыр, анысын әйтә алмыйм. Ләкин мин андый кешеләрне бик үк өнәп бетермим. Әзерне, җиңел табыла торганны эзләүчеләр алар. Бәхет эзләүчеләр. Яшь чакта, дөнья корыр вакытта, кеше корганны, әзерне эзләп йөриләр-йөриләр дә, инде вакыт үткәч, көч-дәрт киткәч, их, үтте гомер чит җирләрдә, их, авылга кайтып, алачык хәтле генә булса да бер куыш салып, рәхәтләнеп, туйганчы авыл һавасын суласы иде, дип офтанып утыралар.
Зәнгәр күлмәгем юарга Зәңгәр күлләр тапмадым. Килсә, бәхет үзе килсен. Мин эзләдем, тапмадым,
— дип. әле һаман да үзләренең ялкаулыкларын акларга тырышып, җырлап та куйгалыйлар. Ә бәхет ул эзләп кенә табыла торган нәрсә түгел. Тир түгеп эшләп, тырышып кына табып була аны. Эзләп кенә табыла торган булса, аны иң элек шул «летуннар» табар иде. Мин андыйлар- ны күптәннән күзәтеп киләм: берсенең дә алай һуш китәрлек бәхеткә ирешкәне юк әле. Элеккерәк елларда Урал аръягы өлкәләренә язылып киткән иде алар. Вербовка белән. Анда да әллә кайда түгел, колхозда эшләргә. Бер елны Пәрәүдәи берьюлы биш семья язылды. Бишесенең дә ир-атлары батырып эш эшли торган түгел. Өйләре өсләренә ише-лергә тора. Янаны җиткерү турында уйлыйсы да юк — кесәләре такыр. Өчесенең хәтта сыер да юк. Ярый, язылып чыгып китте болар. Ник киттеләр? Чөнки юлны дәүләт түли. Барып урнашкач, өй салырга да дәүләт ссуда бирә, сыер-сарыклар бирә. Хуш. Киткәннәренә бер-ике ай үткәч, хатлары килә башлады тегеләрнең. Өй салырга дәүләт, чыннан да, мул итеп акча биргән. Теләгән кешеләргә сыерын да, танасын да, сарыкларын да биргәннәр. Урманы өскә авып тора, телисең икән клуб хәтле итеп салырга була өйне, дип язалар. Шулай булуы бер дә гаҗәп түгел. Рас вәгъдә итеп кешеләрне алып киткән икән, безнең дәүләт вәгъдәсен үтәмичә калмый инде ул. Ләкин бит акча дигән нәрсә өй түгел әле ул. Өйне аны үз хезмәтеңне куеп, яки кеше яллап җиткерергә кирәк. Аннары бер ссуда белән генә гомер торып булмый, эшләргә, акча табарга кирәк. Дәүләт синең өчен эшли алмый. Киресенчә, син ана эшләргә тиешсең. Шуңа шул кадәр акча түгеп алып киткән бит ул сине. Ә безнең теге иптәшләр эш мәсьәләсенә килгәндә алай атлыгып тора торганнар түгел. Шул. Анда барып та әллә ни котая алмады болар. Дәүләт биргән акчаны туздырып, үзләренең бар булган мөлкәтләрен юкка чыгарып, дүртесе китүләренә ике ел тулмас борын ук әйләнеп кайтты. Бишенчесе дә калмас иде дә, анысы шундагы колхозга завхоз булып урнашкан булганга күрә генә калган. «Җылы» урынны ярата торган адәм иде ул. Үзебездә эшләгән чагында, идарә тирәсенә берәр»
эшкә алсаң икән, дип мина да сүз катып караганы булды. Ләкин минем гадәт шундый: андый җиргә урнашырга кеше үзе темсенеп йөриме якын да китермим мин аны. Чөнки үзенә файда эзләп йөри торган бәндә була ул. Урал аръягындагы колхозда завхоз булып калган теге кеше дә шундый булып чыкты ахырында: колхоз милкен үзләштергән өчен алты елга утыртып куйганнар иде аны. ♦
Әйтәм бит, күңел биреп, намус белән, тир чыгарып эшләмисең икән, < хет син җәһәннәмнең тишегенә барып кер — анда да таба алмыйсың < бәхетеңне. Андый «бәхет эзләүчеләрне» шактый күрдем мин үз гоме- 2 ремдә. Мисалга бер дә әллә кая барып торасы түгел. Үзебезнең КамАЗ- з ны гына алыйк. Сүз дә юк, кирәкле төзелеш, газеталарда язганча итеп 5 әйтсәк, гасыр төзелеше ул. Әнә шул төзелешкә иң элек авыл җиреннән * кемнәр китте? Әлеге дә баягы, бәхетне эшләп түгел, эзләп табарга теләүчеләр, күп акча артыннан куарга ярата торган «летуннар» китте < анда. Мин моны үзебезнең колхоздан киткән кешеләр мисалыннан чы- 2 гып әйтәм. КамАЗ төзелеше башланган елны бер безнең колхоздан гына да унҗиде кеше киткән иде шунда. (Мин монда әле һөнәр сайларга, ♦ һөнәргә өйрәнергә өлгермәгән, семья кормаган яшь-җилкенчәкләрне = алмыйм. Яна, зур төзелешләрдә нәкъ әнә шундый яшьләр эшләргә, шунда алар үзләренә ошаган һөнәрне үзләштерергә, шунда бәхетләрен ч табып, семья корып, шунда төпләнеп калырга тиешле дип саныйм мин. £ Ә менә бу конкрет очракта мин инде семья корган, бала-чагалары бул- > ган, әмма һаман ни семьясын, ни колхозны кинәндерерлек эш майтара = алмаган ир-атларны күздә тотып сүз алып барам.) Әйе, безнең кол- * хоздан унҗиде кеше китте алар КамАЗга. Әллә ашыкмыйсызмы, егет- 5 ләр, дип караган идем, колакларына да элмәделәр. Көләләр әле җит- * мәсә үземнән: «
— Тота алмыйсың безне, прсидәтел. КамАЗга китәргә теләүчеләрне тотарга хакың юк!—диләр. — Ә син артык кайгырма безнең өчен. Бер-ике елдан кайтабыз без. Барыбыз да «Жигули» алып, авылга кунакка кайтабыз, туры килгәндә үзеңне дә утыртып йөрербез, — диләр. Әй, сөйләшкән булалар үзара, әй, хисләнешәләр. Имеш, анда аена сигезәр йөз сум акча төшереп була. Имеш, анда эшләүчеләргә ике ел эчендә мәскәүчә төзелгән уникешәр катлы йортларда фатир бирәләр.
Китте болар шулай итеп. Ләкин киткәннәренә ел да тулмас борын әйләнеп кайттылар да шыпырт кына колхозда эшли башладылар. Ни өчен шулай тиз әйләнеп кайтканнармы? Чөнки берсе дә юньләп һөнәргә өйрәнмәгән. Берсе дә батырып эш эшләмәгән. Шуңа күрә боларга үзләре өметләнгән фатир да. аена сигезәр йөз сум акча да тәтемәгән Колхозда да кинәндерә торган җирдә түгел алар җыен вак төяк эштә йөргән булалар шунда...
Ә теге елны колхоздан чыгарылган дүрт кеше — алар ул яктан бөтенләй башка. Эштән курыкмый иде алар. Нәрсәгә тотынсалар да яратып, умырттырып эшлиләр. Эшләгән эшләрен коеп куялар. Шуңа күрә эшләгән эшләре өчен түләүне дә тиешенчә таләп итәләр. Ә колхозның ул елларда һәркемгә хезмәтенчә түли алырлык хәле юк иде әле. Тегеләр читкә чыгып әйбәт кенә а^ча төшереп кайталар да, колхозда эленке-салынкы гына йөриләр...
Мин үзем колхозчыларны өч төргә бүлеп карыйм. Беренче төр— үзенә кушылган эшне чын-чынлап яратып, тәм табып, җиренә җиткереп эшли торган кешеләр. Мин аларны алтын куллар дип йөрим. Икен че төр — үзенә кушылган эшне зарланмый-сукранмый гына эшли, башкалардан артка да калмый, алга да чәчрәп чыкмый торган кешеләр. Алар колхозда — күпчелек. Алар — колхозның төп йөген тартып баручылар. Андыйларны мин оста куллар дип атыйм. Ә өченче төргә әнә теге, ни аллага, ни муллага дигәндәй, ни колхозга, ни семьялары-
на игелек күрсәтми торган, даими эшләре, яраткан һөнәрләре булмаган, әмма тел белән тегермән тартып йөрүче коры куык, буш бугазларны кертәм. Аларны мин агач куллар дип атыйм. Алар күп түгел. Әмма бар. Әлбәттә, бөтенләй булмасалар гел дә шәп булыр иде. Ни өчен дигәндә, кайда гына эшләсәләр дә гел зарлана, гел кемнедер гаепли, гел үзләрен хаксызга кимсетелгәнгә санын алалар. Үзләре юньләп эшләмәү өстенә, әлеге күпчелек тәшкил иткән оста куллар эшенә дә сүлпәнлек кертәләр. ч
Минем өчен ип кадерлеләре—алтын куллар. Кайда гына эшләсәләр дә, алар эшләгән җирдә һәр вакыт тәртип. Үзләре сүлпәнлеккә, халтурага юл куймау гына түгел, башкаларга да анңан-моннан гына эшләргә ирек бирми алар Андыйлар белән эшләгәндә оста куллар тагын да тырышыбрак эшли. Чөнки адәм баласына көнчелек (мин монда бары тик яхшы мәгънәдәге көнчелек турында әйтәм), мин бүтәннәрдән киммени, нигә мин башкалардан калышырга тиеш әле дип, бүтәннәрдән уздырып җибәрергә омтылу дигән нәрсә хас. Моның шулай булуы әйбәт тә. Югыйсә, бу тормышта торгынлык килеп чыгар, алга, яхшыракка, яңага омтылыш булмас иде. Бу дөньяда һәркемнең бүтәннәрдән чак кына өстенрәк буласы, аерылыбрак торасы, алдынгырак буласы килә. Әгәр сабан туенда көрәшкә чыккан ике кешенең икесе дә үзе җиңүче булып калырга омтылмаса, шуңа ирешергә тырышмаса, ул көрәшнең кызыгы да, кирәге дә булмас иде. Эш — шулай ук көрәш. Аның спорттан аермасы шунда гына: спорт ярышлары меңләгән тамашачылар күз алдында үткәрелә. Ә эш тамашачыларсыз эшләнә. Ләкин барыбер тамашачыларны — син эшләгән эшне күрәчәк, апа бәя бирәчәк кешеләрне күздә тотып эшләнә. Ярыш дигән нәрсә әнә шуннан килеп чыга.
...Әлеге мин әйткән алтын куллар, гәрчә үзләре бу хакта уйламаса- лар ла, эштә ярыш (көрәш дип атарга да була — аермасын күрмим) оештыручы алар. Менә шул алтын кулларның дүртесе, инде әйткәнемчә, эшсез йөри иде. Шуна мил аларга бик каты тотындым. Шуңа күрә колхоздан чыгарттырдым мин аларны. «Ни кушсаң, шуны эшләрбез, Булат туган. Беркайчан да сүзеңә каршы килмәбез! Кәсепкә чыгуыбызны да ташларбыз!» — дип үзләре бик ялынгач кына бераз миһербаным килде. Шулай да бөтенләй үк чишелеп китмәдем, әйттем мин болар га:
— Колхозга алу турында сүз булуы мөмкин түгел, — дидем.— Ул турыда авызыгызны да ачмагыз. Бер чыгарып, бер кертеп йөрергә колхоз ул сезгә узгынчылар йорты түгел. Ну, ярар, терлекләрегезне, хайваннар хакын хаклап, көтүгә йөртә башларга рөхсәт итәм. Ләкин бер шарт белән: колхозга бик шәп итеп тегермән салып бирәсез!
Югыйсә, авыл тулы балта остасы, ә авылда тегермән салучысы юк. «Без аны сала белмибез», — дигән булып, берәү дә бу эшкә алынырга теләми. Ә халык интегә. Ярты капчык бодае өчен дә я арба тартып, я ат җигеп, тегермәнгә күрше авылларга йөрергә мәҗбүр. Колхозга да бик кыен иде тегермәнсез. Күпме фураж гына тартырга кирәк ел әйләнәсендә? Аннары килеп, башк^ авыл тегермәне — башка авыл тегермәне инде ул. Аларда тәртип катгый куелган: үз авылыннан килгән кешеләрнең ашлыгын тартып бетермичә торып, синекен кәүшәгә салдырмый алар. Була шундый вакытлар, бер капчык он тартыр өчен кайбер кешеләр тегермәнгә өчәр көн, берәр атна рәттән барып йөрергә мәҗбүр була. Әнә шул нәрсә минем күңелне бик нык тырный иде. Шулай булмый хәле юк, чөнки синең иң кирәкле эштә эшли торган колхозчык. сиңа иң кирәк чагында гына тегермәнгә китеп бара да ике кулсыз итә. Озын сүзнең кыскасы шул: яңа уңыш өлгергәнче ничек итеп булса да әйбәт кенә бер электр тегермәне салып куярга кирәк иде кол
хозга. Ә теге эшсез ята торган дүрт «дизертир» тотынса, бу эшне җиренә җиткереп чыганакларына шигем юк. Тегермән генә түгел, тегермәннән болайракларын салган кешеләр иде алар.
Шулай да зур эш иде бу. җаваплы эш иде Алар өчен дә, колхоз өчен дә. Шуна мин, риза булырлармы икән дип, шикләнеп тора идем ф Күңелем дөрес сизенгән икән. Бер дә алай капланып төшмәде болар минем тәкъдимгә. Үз дәрәҗәләрен белә, каһәрләр. Шулай булуы га- < җәп тә түгел: минем ише генә председательләрне аз күргәнмени алар? < Аннары, әгәр инде эш зурга китеп, колхоздан чыгарылган килеш кал- - ганда да әллә ни куркасы юк бит ул алтын кулларга. Тота да семьясын икенче бер колхозга алып китеп, шунда урнаша. Гариза гына бир- о сеннәр, аларны теләсә кайсы колхозга член итеп алачаклар. Анысын > да уйлыйм. Ләкин йомшаклык та күрсәтәсе килми. Йомшаклыгыңны _ сизеп алсалар, хәзер башкача сөйләшә башлаячак алар. *
— Я, — мин әйтәм, тегеләр әле һаман бер-берсенә карашып дәшми < торгач, — сузмагыз, әйтегез сүзегезне! Минем сездән башка да эшлә ф рем бетәсе түгел, — дим. -
Юк, килешергә ашыкмыйлар.
— Бераз гына киңәш-табыш итеп алыйк әле.— дип, идарә болдырына чыгып, байтак кына сөйләшеп керделәр. Аннары арада иң оста- >» сы. Мөсәгыйт исемлесе, әйтә миңа: *
— Без риза, прсидәтел, тегермән салып бирергә, — ди. — Ну без-= нең ике шартыбыз булыр сиңа. Иң элек безгә ярдәмгә тагын өч кеше е бирәсең. Дүртебез генә алына алмыйбыз бу эшкә. Булдыра алмаганнан = или анда теләмәгәннән түгел. Ну дүртә\ генә алына алмыйбыз. Ни өчен дисәң, тегермән биек, кимендә ике катлы йорт биеклегендә булыр- < га тиеш. Ә синен безгә биреп торырга күтәрү краның юк. Тагын ким 3 дигәндә дә өч кеше кирәк булыр безгә ярдәмгә. Монысы — бер. Икенчесе шул: без мондый зур эшне синең хезмәт көненә эшли алмыйбыз. Акчалата түләргә кирәк булачак безгә. Күп сорамыйбыз. җ>це кеше эшлибез икән, борын башына берәр мең бирәсең, шуна өстәп бер мең-
и.HI мәгәричкә саласын да бөтенесе буладыр шалкан бәясе—сигез мең тәңкәIII акча. Ашау-эчү, сүз дә юк, колхоз чутыннан. — ди. *
Райкин әйтмешли, менә шундый кроксворд китереп куйды болар минем алга. Әлбәттә, колхозның бүгейге мөмкинлегеннән чыгып караганда, бер дә алай искитәрлек нәрсә юк монда. Тегермән хәтле тегермән (ә без аны зур итеп, вак он — крупчатка- да тарта торган итеп эшләтмәкче идек) салдыру өчен иске акча белән сигез мең сум хезмәт хакы гел пүчтәк ул. Хәзер шундый тегермән өчен яңа акча белән биш-алты мең түләргә кирәк булыр иде. Алты почмаклы гап-гади авыл өен салдырган өчен дә икешәр мен. ике мең ярымшар ала хәзер балта осталары. Анысына да ялындырыбрак кына килешәләр әле. Шулайга китте хәзер эшләр. Ләкин теге елларда тегермән салганга хәзерге акча белән сигез йөз сум түләү безнең колхоз өчен бик зур нәрсә иде.
Нишләргә хәзер теге шайтаннар белән?» Булмый, дияргәме? Уйла* дым-уйладым да:
— Менә болай итәбез, егетләр, — дидем мин боларга. — Мин сезгә ярдәмгә өч кенә түгел, тагын биш кеше бирәм. Ашау колХоз исәбеннән булыр. Буравын шул тугыз кеше бурыйсыз. Ә мүккә күтәрүен бөтен авыл ир-атларын җыйнап, өмә ясап күтәрербез.
Юк, ашыкмый тегеләр «була» дияргә.
— Ә хезмәт хакына акча кая?—диләр барысы да бер авыздан.
III Сүз иске акча турында бара - Автор.
— Анысы инде, егетләр, колхоз баегач булыр, — мин әйтәм. — Хәзер хезмәт көненә генә эшләп торырга туры килә.
Өч көн йөрде тегеләр риза булмыйча.
УНИКЕНЧЕ ДӘФТӘР
Минем дә бирешергә исәп юк. Терлекләрен көтүгә чыгартмыйм. Болынга аркайларга да рөхсәт итмим. Урманга алып барын, үзләре көтәргә мәҗбүр терлекләрен...
Күрәсен, өйләрендә семьялары тынгылык бирмәгәндер, түзмәде болар. Дүртенче көнне иртүк үзләре минем янга идарәгә килделәр дә:
— Без риза хезмәт көненә эшләргә. Ул тегермән бөтен авыл халкы өчен дип төзелә бит. Акчасы булмаса да, савабы булыр. Шуңа дип кенә ризалашуыбыз бу, — диделәр. Шундук кул сугышып, шул ук көнне эшкә дә керештеләр.
Андый осталар алынганда эш бармыймы соң? Егерме ике көн эчендә менә дигән тегермәнле булдык без ул елны...
Шул ук вакытта тегеләрне колхоздан чыгарып торуның бүтән кәсепчеләр өчен дә гыйбрәте зур булды. Ул елны идарә рөхсәтеннән башка бер кеше дә кәсепкә чыгып китмәде. Ә тегеләр, яңадан колхозга кабул ителеп, һәммәсе төзүчеләр бригадасына беркетелде. Берсе әле хәзер дә төзүчеләр бригадиры булып эшләп йөри. Өчесе инде пенсиядә...
Ул елны икмәк тә ару гына булды безнең. Алдан чәчеп калуның файдасы тиде: арышны Шәйхигә караганда центнер ярым чамасы, бодайны бер дә җиде центнер артыграк алдык. Ләкин мин ана ул елны да, «я, ничек, «Трактор» белән бүтән тартышмыйсыңмы инде» дип әйтә алмадым. Әйтергә ярамый иде. Чөнки мин ул елны районга мәгълүмат биргән чакта уртача уңышны нәкъ Шәйхинеке хәтле генә итеп күрсәтеп, артыгы хакында артык шауламаска булдым. Бу хакта тик завхоз белән хисапчы гына белә иде. Әйтергә онытканмын, теге эчкече зав-хозны эшеннән чыгарып, аның урынына белеме әллә ни булмаса да, ичмаса эчми торган кеше булыр дип, яшь кенә бер тол хатынны куйган идем. «Куйган идем» дигәндә аптырамагыз. Андый эшне формаль яктан идарә утырышында хәл итсәләр дә, фактически соңгы сүз председательнеке була. Мин моның әллә ни гаебе дә юктыр дип уйлыйм. Әнә, дәүләт башына яна премьер-министрлар килгәч, яна кабинет төзеп, кабинетларына үзләре мәгъкуль күргән булдыклы кешеләрне җыялар һәм аларга беркем дә бер сүз әйтми. Колхоз председателе шулай ук үз колхозының премьер-министры бит инде ул. Шулай булгач, монда бер дә алай шаккатарлык нәрсә юктыр дип саныйм. Ә менә күпме уңыш алганны дөрес күрсәтмәү мәсьәләсенә килгәндә, мин ул чакта әйбәт эшләгәнмен дип әйтә алмыйм. Шул ук вакытта әллә ни зур җинаять дип тә санамыйм мин аны. Дәүләткә икмәк тапшыру планы үтәлгән. Хәтта арттырып, йөз дә тугыз процент итеп үтәлгән иде Шуннан артканын үзебезгә калдырсак та ярый торгандыр дип уйлаган идем. Заводларда, әнә, планнарын йөз дә тугыз түгел, йөз бөтен уннан бер процент итеп үтәсәләр дә, мактап газеталарга языл чыгалар, радиодан сөйлиләр. Директорыннан башлап җыештыручысына тикле ишеп премиясен ала...
Премия дигәннән искә төште: ул чакта без колхозда премия бирелергә мөмкин булыр дип күз алдыбызга да китерә алмын идек. Ә хәзер?.. Бер уйласаң, әллә ни гомер дә узмаган. Нибары ун-унбиш ел. Крестьян тормышы өчен ун-унбиш ел бик аз бит ул. Ничә йөз еллар буена җир сөреп, иген игеп килгән бит безнең бабайлар Ләкин эшләре әллә ни алга китә алмаган. Гел шул сука да тырма, китмән дә кө
рәк белән эш иткәннәр. Ә соңгы ун-унбиш ел эчендә ничек үзгәрде колхозлар? Әле кайчан гына авыл белән шәһәр арасында аерма бетәргә тиеш, шәһәр уңайлыклары авылда да булырга тиеш, дип сөйләгән кешеләрне тилегә үк санамасак та, акылга бик үк тулы түгел, ахрысы, бу дип, эчтән генә көлә торган идек. Ә бүген кара әнә. Авыл агаеның Газы — өендә. Су — капка төбендә яки торба белән өенә үк ♦ кертелгән. Телевизорын карап, бөтен дөнья хәлләрен шәһәр халкы бе- ~ лән бергә үк күреп-белеп бара. Керен машина белән юа. Ишегалдында — мунчасы. Аны да утын белән түгел, күбесе газ белән генә яга хә- •" зер. Ни өчен дигәндә, бездә хәзер газны баллонлап ташыйсы түгел — = торба буйлап туп-туры өйгә килә. Колхозчының хезмәт хакы шәһәр 5 эшчесенекеннән һич тә ким түгел. Хәер, анысын бер әйтеп киттем бу- “ гай инде. Бүгенгесе көндә безнең колхозга караган өч авылда дүрт ■> йөз җитмеш алты хуҗалык исәпләнә. Шуларның илле икесенең үз $ «Жигули»ы бар. Ягъни тугыз йортның берсе — машиналы. Әле тагын £ илле дүрт «Жигули» алырлык акчалары бар кассада. Кайсы чират * килеп җитмәгәннән, кайсы үзләре теләмәгәннән генә алмыйча торалар ♦ Менә кая китте авыл халкының эшләре соңгы ун-унбиш ел арасында! х Я, кем әйтә ала хәзер крестьян тормышы белән эшче тормышы арасын- = да сизелерлек аерма бар дип?.. Хәер, аерма барын бар. Әйтик, хезмәт хакы эшченекеннән һич тә ким булмау өстенә, колхозчының егерме * биш сотый бәрәңге бакчасы, сыеры, сарыклары, кош-корты бар. £ Иренмәгәне үзенә кирәк булган кадәр жиләк-җимеш үстерә. Ә өй кар- = шында алма бакчасы булмаган хуҗалык гел юк бездә. Авыл советы аша махсус карар чыгартып, мәҗбүр итеп эшләттек аларын.
Мактана дип әйтсәгез әйтерсез, бакча, агач саятыннан сүз кузгал- 2 гач, тагын бер нәрсәне искәртеп китми кала алмыйм. Шәһәр җирендә X парк дигән нәрсә элек-электән булган. Уйладым-уйладым да, туктале, л мин әйтәм, нигә ул тик шәһәрдә генә булырга тиеш. Нигә авылда да ясап карамаска шуны? Авыл советы депутатлары, идарә членнары һәм партоешма белән бергәләп киңәштек тә, без дә үзебезнең колхозда парк ясарга булдык. Чәчүлек җир дә әрәм итәсе булмады. Авыл читендә чокыр-чакырлы, ни юньле үлән үсми, ни бүтән файдалы берәр эшкә ярамый торган дүрт гектарлап урын бар мде. Шуны бульдозерлар белән күмдерәсең күмдердек, тигезлисен тигезләттек/тә. алтмыш сигезенче елның Октябрь бәйрәме көннәрендә бөтен колхоз белән өмә ясап, агач утырттык. Үзебезнең якларда үсә торганнарын юкә. каен, имән, өрәңге һәм чыршы. Чыршыны сигез рәт итеп паркның читенә утыртып чыктык. Ә бүтән агачларны һәркайсын аерым аллеялап. Тизрәк күзгә күренсен дип, шактый зурларны, өчәр-дүртәр метр биекле- гендәгеләрне утырттык. Хутланып китә алырлар микән дип шикләнебрәк тә йөргән идем. Киттеләр. Кайберләрең генә алмаштырып утыртырга туры килде. Хәйран үсеп, тәмам урманга әйләнеп киләләр инде. Үссеннәр әйдә. Без китәрбез. Ә менә без утырткан шул агачлар тагын бик күп еллар яшәп, тирә-якка матурлык биреп, балаларыбызга» оныкларыбызга бездән калган җанлы һәйкәл булып торыр. Ә бу инде кечкенә нәрсә түгел!..
Премиядән башланган сүз әнә кайларга алып кереп китте. Нишләтәсең аны? Күңелдәген әйтмичә ничек үтеп китәсең? Әйе. ул елларда премия турында уйлаган да юк инде, шелтә бирмәсәләр бик әйбәт дип, шунысына да куанып йөри идек. Ә менә хәзер исә премия алу түгел, премия алмыйча калу гаҗәпкә әйләнеп бара. Сыер савучы йөкләмәсен арттырып үти икән, ана — премия. Тракторчы нормасын арттырган булса — премия. Комбайнчыга — шулай ук премия. Аерым колхоз-чыларга гына түгел, колхозларның үзләренә дә бирелә бит ул хәзер. Әле менә шушы араларда гына районнан шалтыратып, Мәскәүгә җибә рү өчен документлар әзерләп китерергә куштылар. Ит җитештерү бу
енча безнең колхоз республикада беренче урынга чыккан икән дә шуңа аны РСФСР Министрлар Советы премиясенә тәкъдим итәргә булганнар Өченче ел бер премия алган идек инде. Анысын үзебезнең Ми нистрлар Советы бирде. Сөрү җирләренең һәр йөз гектарыннан уртача егерме бер мен сум табыш алуга ирешкән өчен Премиясе nice м ц CVM иде. Министерство™ барып, безнең акча болан да җитәрлек, сез ул премияне акчалата бирмәгез, машина кирәк безгә дип. бер йөк машинасы юллап кайттым.
Безнең өйнең зал идәненә җәелгән келәм дә сатып алган әйбер түгел. Премия итеп бирелгән әйбер ул. Бодайдан югары уңыш алган .өчен... Бүләктән киткәч, анысын да әйтим инде миңа хәтта «Волга» да бүләк иттеләр. Колхоз машинасы иде ул. Әле гел яңа диярлек, нибары егерме өч мең километр җир ү|кән иде. Мина илле яшь тулган елны колхозчылар шул машинаны миңа бүләк итеп бирделәр. Зурлап, гомуми җыелыш җыеп, җыелыш карары нигезендә бирделәр. Кирәкми миңа мондый зур бүләк дип. мин бүләк өчен эшләмәдем, иптәшләр, дип тә караган идем. Ләкин авыз да ачтырмадылар. «Син әйткәндә без каршы килмибез бит. Син дә безнең теләккә каршы килмә! Сиңа ул машина бик тиеш!» — дип. мәҗбүри бирделәр. Мин үземне алай юкка- барга балавыз сыга торган артык нечкә күнелле кеше дип әйтмәс идем. Егет булып кына җиткәннән бирле тик ике генә тапкыр елаганымны хәтерлим мин.
Берсе җитмеш беренче елда председательлектән алып, партиядән чыгарырга иткән чакта булды.
Икенчесе, әлеге шул миңа «Волга» бүләк иткән җыелышта.
Беренчесендә дөньяда гаделсезлек өстен чыкканга көенеп елаган идем.
Икенчесендә эшләгән -лиемнең халык тарафыннан шулай ихтирам ителүенә сөенеп еладым. Сиңа машина тикле машина бүләк иткәннәр икән, димәк, сиңа ышаналар, сине үз итәләр, синең тырышлыгыңны күрәләр дигән сүз бит ул. Ә халык хөрмәтен, халык рәхмәтен казанудан да зуррак тагын нәрсә бар бу дөньяда?..
Менә шулайга әйләнде эшләре Булат абзагызның. Ләкин, кабатлап әйтәм. бу хәзер шулай. Ә аңарчы, ай-һай, күп чиләнергә туры килде аңа!
...Теге елны планнан артык икмәкне яшереп калдырганны тәки сизделәр бит. әй. Өч кешегә мәгълүм булган серне беркайчан да саклап калып булмавы хакында ишеткәнем бар иде. Шуны искәртеп, завхозны да. хисапчыны да кисәтеп тә кунган идем. «Шту син. прсидәтел, шту син! Курыкма, бездән сүз чыкмас!» — дип икесе дә беравыздан сүз дә биргән булганнар иде. Ләкин, атна-ун көн дә узмады, мине фаш иттеләр. Алдан әйтеп-нитеп тормыйча гына районнан комиссия килеп төште дә. бар булган икмәкне үлчәтеп, биш йөз центнердан артык икмәгебезне таптылар. Артык дигәч тә. чыннан да. артык булган икән дип уйларга кирәкми. Берничә йөз баш савым сыеры, меңләгән сарыгы. йөзгә якын аты булган хуҗалыкта артык икмәк була димени? Колхоз малларына фураж итеп ашатырбыз дип тора идем мин аны. Ниятем барып чыкмады, «артык» икмәгебезне алып Шәйхигә бирделәр. Чөнки ул, планын арттырып үтәр өчен, фуражга тиешле ашлыгын да дәүләткә тапшырып бетергән булып чыкты. Шунысы кызык: ул чакта, икмәген яшереп калдырган дип. бюрога чакыртып, миңа каты шелтә бирделәр, ә Шәйхине, планын арттырып, йөз дә унбер процент итеп үтәде дип, район газетасында мактап язып чыктылар. Ул. хәйләкәр төлке, монын барысын да алдан уйлап эшләгән икән.
— Кара көздән фуражсыз калдырамы сон дәүләт, ярдбм итәсен белдем мин аның. — дип соңыннан үзе әйтте. — Менә
шулай була ул артык акыллы булырга тырышсаң — дип миннән көлеп тә йөрде. Аннары шунысы да мәгълүм булды безнең «артык» икмәк булуын да районга шул ук Шәйхи җиткергән иде. Ә ана безнең завхоз «тишкән» булган. Әйтеп киттем бугай, тол хатын иде ул. Ачыктан-ачык йөрмәсә дә, җае чыкканда ир-атны, бигрәк тә начальстволы, алай читкә какмый. Инициативаны хәтта үзе күрсәтә торган иде. Узган эш, бер тапкыр минем дә уразаны ычкындыртты ул шайтан ? кавеменнән яралган жан. Хәйран чибәр н^рсә иде. Гел үбешеп-сөешеп < торыр өчен генә яралган шикелле юеш-юка иреннәр. Дугаланып тор- _ ган нечкә кыйгач каш. Озын керфекле зәп-зәнгәр күзләр. Ап-ак нәфис 5 муен, һәрчак елмаеп, ир-ат күңелен җилкендереп тора торган магнит- 5 лы-нурлы йөз. Тыгыз булып кабарып торган күкрәкләр. Шөпшәнеке х шикелле нечкә, сыгылмалы сылу бил. Ә Аякларының ни кадәр матур, “ ни кадәр төгәл итеп яратылганын аңлатыр өчен хәтта сүз дә таба ал- < мыйм. Озын сүзнең кыскасы шул: килмәгән жире юк иде анын. Ул i урамнан үтеп барган чагында аның артыннан авыз ачып, тел шартла- * тып карап калмаган ир-ат, белмим, булды микән... *
Әнә шул чибәр нәрсә бер дә бер көнне: «Булат абый, бер тавыгым = йомыркасын кешегә сала башлаган, һич кенә дә биздереп булмый. “ Әйдәле, шуны гына суеп бир әле, зинһар». — дип. өйләренә алып кер- =: де. *
Жир йөзендә шушы хатын-кыЗ кавеменнән дә хәйләкәррәк зат юк- * тыр, билләһи. Галия исемле иде ул. Хуш, шуннан нишләде дип уйлый- ~ сыз инде Галия апагыз? ♦
«Әйдәле, менә монда ябып куйганыем мин аны».—дип келәтенә 2 алын керде бу мине. Ә келәттә өстәл. Өстәл өстенә менә дигән итеп ж табын әзерләнгән. Бер пешкән тавык белән бер «савыты» да шунда. * Бер жамыяк бал. Кош теле. Мин. юләр, әле һаман берни аңышмыйм.
— Кунаклар көтә идеңме әллә, Галия, ник шул тикле әзерләндең?— дип торган булам. — Кая. суясы тавыгыңны тизрәк суйыйк та. минем кырга, тракторчылар янына барасым бар. дим. Чынлап та шунда барасым бар. Ә Галия апагыз шундый ягымлы, шундый матур, шундый мәгънәле итеп елмайган да. мәк чәчәге шикелле кызарып, тик басып тора. — Нн булды сиңа. Галия? — дим. аның нигә шулай кинәт сүзсез* ягымлы булып калуына гаҗәпләнеп. — Нигә болай аптырап өнсезлә- иеп калдың?
Шуннан әйтә бу миңа:
— Менә шушы тавыкны «суярга» дәштем мин сине. Булат. — ди. өстәлдәге әзер тавык итенә ымлап. —Әйдәле. утырыйк әле табын янына. Киләсе бер кемем дә юк. Икебезгә дип әзерләнгән табын бу. ди. Шулай диде дә. мин аны моны абайларга өлгергәнче, башын пиемә салып. сулкылдап елап та җибәрде. Ә үзе сулышын еш-еш ала. Үзе шул арада: —Минем бүтән бер кешем дә юк бит. Ялгыз башыма бигрәк- ләр читен, Булат. Шуңа менә сиңа дәштем, - дип. йомшак кына итеп колагыма пышылдый. Сулышы шундый каннар, шундый кайнар, мин сиңайтим, эчендә җаны булган ир-атның теләсә кайсын хисләндерә. теләсә кайсын исертә, теләсә кайсының дөньясын оныттыра торган илаһи сулыш. Аның ул сулышына, аның тәненең кайнарлыгына битараф калу — җинаять булыр иде...
Соңыннан, инде эш узгач «Кеше түгел син. Булат! Ахмак син. Булат. Хыянәтче син. Булат! Хатын-кызның сиңа күзе төшкән дип. шулай юләрләнергә ярамый иде сиңа. Булат!» — дип үземне-үзем эт итеп сүгеп Йөрдем. Чөнки минем бу гөнаһымны бөтен авыл халкы, бөтен дөнья халкы белә торгандыр шикелле иде. Айсылу апагыз өйгә кайтып кергәнне дә көтеп тормас, капка төбенә үк чыгып каршы алыр да «Их, син, адәм актыгы! Шулмыни синең мине яратуың’ Кая синең намусың? Ике бала атасы, ир уртасы кеше бит инде син! Иһлай итеп
мине дә, үзеңне дә адәм хурлыгына калдырып йөриләрмени? Уф. чыдый алмыйм бу хурлыкка, башкайларымны юк итәм!» — дип такмаклый- такмаклый көлле пумала белән тукмар төсле тоелган иде. Әгәр бу юлы тавышсыз-тынсыз гына үтеп китсә, андый эшкә гомеремдә дә бүтән •бәйләнмәскә дип антлар итеп куйдым. Әмма аны бозмыйча саклау җиңел булды дип әйтә алмыйм. Дөнья булгач, әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыга икән ул. Әле менә күптән дә түгел, җитмеш алтынчы елда гына...
Язгы чәчүне тәмамлап, колхозның эшләре бераз җиңеләйгәч, көньякка санаторийга барган идем. Ашказаны бик үк шәптән түгел минем. Шуны ремонтлатырга. Инде дөнья мәшәкатьләреннән котылдым, егерме дүрт тәүлек буена рәхәтләнеп, үзем теләгәнчә яшим әле бер тынычлап дип, ашыкмыйча гына, режим саклап, врач кушканча гына яши башладым тегендә. Тиешле процедураның берсен дә калдырмыйм. Коллектив экскурсияләренә дә барам. Бер грамм салмыйм. Хатын-кызга күтәрелеп тә карамыйм. Буш вакыт булганда китап укыйм. Яки рәхәтләнеп йоклыйм. Югыйсә, безнең председатель халкына бүтән чакта алан бик эләкми ул йокы дигән нәрсә. Кичтән уникесез урынга ята алмыйсың. Дөнья хәлләреннән бөтенләй үк бихәбәр булып калмас ■ечен, газета-журналларын да. китапларын да укырга, телевизорын да караштыргалап барырга туры килә. Халык бик укымышлы хәзер. Чак кына йомшак ягыңны сизеп алдымы, шундук сиңа бүтәнчәрәк карый башлый. Аның белән аяк терәп сөйләшер өчен, заман сулышын тоеп, заман белән бер аяктан атлап барырга син просто мәҗбүр. Югыйсә, артка каласың. Югыйсә, сине таптап китәчәкләр. Бүгенге көн председателе булып эшләү читтән карап торганда гына ансат, читтән караганда гына рәхәт булып күренә ул. Утырып йөрергә җиңел машинаң булу, акыллы киңәш биреп, юл күрсәтеп бара торган партком секретаре булу, урынбасарың булу, хуҗалыкның төрле тармакларында эш алып бару өчен югары белемле кадрларың булу, сүз дә юк, бик әйбәт һәм бик мөһим нәрсәләр. Аларның председательгә ярдәме әйтеп бетергесез зур. Алардан башка бүгенге көндә хуҗалыкны алып барып та булмас иде. Ләкин председательнең эше белгечләргә акыл биреп, алар эшләгәнне күзәтеп, тикшереп тору белән генә чикләнми шул. Алар белән җитәкчелек итәр өчен, ул тармактагы хәлләрне иң элек председатель үзе бик яхшы белеп торырга тиеш. Ә белер өчен укырга, өйрәнергә кирәк. Юк, һич тә җиңел түгел бүгенге председательнең эше. Ул бер үзе. ә аның ни эшләгәнен мең кеше күреп тора. Чак кына шунда ялгышлык җибәр — сиңа инде ышаныч какшый. Үзеңә үк әйтмәсәләр дә. мыек астыннан гына елмаеп йөриләр. Җае чыккач шуны искәртеп, чеметеп тә куйгалыйлар. Ә кайберләре хәтта синең өстән я гәҗиткә яки югары органнарга язып җибәрә. Моның өчен аларны гаепләп тә булмый. Рас сиңа ышанып шундый зур эшне тапшырганнар икән, рәхим итеп, син аны тиешенчә алып бар.
Безнең бу заман шундый заман, сиңа бер көн эчендә генә дә әллә кемнәр белән очрашырга, әллә кемнәр белән бәйләнешкә керергә туры килә. Артистлар ай саен диярлек килми калмый. Алар белән сөйләшеп утырмыйча булмый — үпкәлиләр. Ә сөйләшә башласаң, алар үзләре уйнаган рольләр турында гәп кузгаталар. Минем фәлән спектакльдә уйнаганны күрдеңме, фәлән җырны җырлаганны тыңлаганың бармы дип төпченә башлыйлар. Андый нәрсәләргә вакыт бик калмый шул,
УНӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР
эш бик күп. дип әйтсәң, әй, абзыкаем, алай ярамый, заманнан артта калма, син җитәкче кеше бит, дип вәгазь укый башлыйлар. Менә шуңа күрә, алар алдында бөтенләй‘ук томана булып утырмас өчен, яна
спектакльләрне дә карап, яңа җырларны да тыңлаштыргалап барырга туры килә.
Аннары хәзер язучылары да авылларга еш йөри башлады. Алары инде махсус рәвештә атап, синең белән сөйләшергә, колхоз хәлләрен өйрәнеп кайтырга дип килә, һәм, әлбәттә, әдәбият, әдәби әсәрләр хакында да сүз булмый калмый. Алар синең әдәбияттан башка да мен ♦ төрле эшең булуы белән исәпләшеп тормый, минем фәлән исемле китап § чыккан иде, аны укыдыңмы, дип аяк терәп сорый. Укыганың булмаса: g «Ну, иптәш председатель, алай ярамый бит инде җитәкче кешегә! Син н дә укымагач, колхозчыларың ничек укысын инде?! Син аларга үрнәк 3 күрсәтергә тиешле кеше ләбаса. Укырга кирәк, укырга! һич югы, ми- 5 нем фәлән китапны! Соңгы елларда безнең язучылар язган әйберләр * арасында иң әйбәте булып санала ул», — дип, үпкә катыш киңәш тә J биреп китәләр. Әнә шуңа күрә, яңа чыккан китапларны да караштыр- $ галап барырга туры килә. Ә иртән, сәгать биштән дә сонга калмыйча, син инде аяк өстендә булырга тиеш. Безнең хәзерге беренче секретарь * Азат Миңнуллович алай озак йоклый торган кеше түгел. Безгә дә җәе- ♦ лергә ирек бирми. Көн аралаш диярлек иртәнге алтыда ук үзе шал- х тыратып, хәлне белеп торырга ярата. Ул шалтыратканда эш урыныңда = булмый кара... Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Авыл халкы үзе үк шуннан ары йокларга ирек бирми. Әле таң яралган гына була, ә ида- > рәдә сине инде төрлесе-төрле йомыш белән килгән берничә кеше көтеп £ тора анда... Артистлардан, язучылардан тыш, көтмәгәндә генә килеп х чыга торган журналист халкы да бар бит әле. Колхоз алдынгылар е рәтендә булгач, соңгы елларда безгә аеруча еш килә башлады алар, Е Шуңа киләләр, чөнки безгә тимер юл якын. Ә тимер юл станциясеннән 3 колхоз үзәгенә, асфальт ук булмаса да, чуер таш түшәп салынган олы < юл килә. Үзебез салган юл. Колхозың турында, үзең турында, колхоз- ® чыларың турында газета-журналларда мактап язганны уку күңелле хәл, әлбәттә. Ә безнең хакта соңгы вакытларда гел мактап кына диярлек язалар. Чөнки дәүләткә сөт сату буенча да. иген үстерү буенча да, ит сату буенча да республика колхозлары арасында алдынгыларның берсе — безнең колхоз. Без үстергән нәселле таналар еш кына Мәс- кәүгә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә җибәрелә һәм я диплом, яки бүләк бирелә аларга. Шуңа күрә аларның бәясе дә гади таналар белән чагыштырганда бер ярым-нке тапкыр кыйм-мәтрәк. Алар шуңа лаек. Чөнки алар сыер булгач та сөтне, гадәти сыерларга караганда, күп артык бирә. Моның шулай икәнен колхоз председательләре бик әйбәт белә. Шуңа безнең таналарны алырга алдан ук гариза биреп куялар. Ә соңгы биш-алты ел эчендә агрономыбыз Фәгыйт Фәтхуллинның тырышлыгы белән югары сортлы чәчүлек бодай үстереп тә сата башладык. Елына уртача сигезәр йөз мең сум саф табыш алып килә икән колхоз, ул акча күктән төшми, әнә шул нәселле таналар, сортлы чәчүлек бодайлар үстереп сатудан килә инде ул. Ә аларны үстерү алай җиңел генә эшләнә торган эш түгел. Артыңны кояш кыздыра башлаганчы йоклап ятсаң ирешеп булмый аңа. Иртәнге дүрттән торып аягыңны киенсәң дә таманга гына килә әле...
.Ә журналистлар район газетасыннан колхозларда эш барышы турындагы сводканы карый да, безнең колхоз өстәге урыннарның берсендә торганын күреп, әһә, менә кая барырга кирәк икән, дип безгә килә. Килә дә, иртәгә яки берсекөнгә материал газетада басылып чыгарга тиеш, дип я бухгалтериядән, яки синең үзеңнән сораштырып, язгы чәчүгә әзерлек чоры булса —чәчүгә әзерлек турында, урак өсте булса — урып-җыюның барышы турында мәгълүматлар ала, бер ике алдынгы кешенең фамилиясен блокнотына теркәп куя да, кешеләрнең үзләрен күреп-сөйләшеп тә тормыйча, арт ягына ут капкандай ашыгып, китеп тә бара. Вәгъдәләрендә тора үзләре. Килеп китүләренә ике-
6. «к. У » J* 4.
65
•ч көн дигәндә, чыннан да, газетада я хәйран зур гына мәкалә, яисә очерк бастырып чыгаралар. Ләкин шунысы хикмәт: анда алар үзләре гомер күргәне булмаган сыер савучы яки механизатор турында сөйләп кенә калмыйлар, бәлки ул сыер савучының яки механизаторның <үз авызыннан» да әллә ни кадәрле сүз сөйләтәләр! Аларның язмасында саннар да, канатлы сүзләр дә, колхозның һәм колхозчыларның экономик хәлен күрсәтә торган фактлар да җитәрлек була. Тик жанлы кешеләр генә булмый анда. Ә бит журналистның төп бурычы, минемчә, нәкъ менә шулармы күрсәтеп бирү булырга тиеш. Аның язган әйберсе укучыларны ышандырырлык, укучыларны дулкынландырырлык, хис- ләндерерлек булырга тиеш дип уйлыйм мин. Ә алай итеп язар өчен журналист кеше үзе күтәреп чыгарга тиешле мәсьәләне жентекләп өйрәнергә, үзе язарга алынган кешеләрнең холыкларын һәм аларның эшләрен биш бармагы шикелле белергә тиеш. Кызганычка каршы, безнең журналистлар язган мәкаләләр дә, очерклар да, репортажлар да чамасыз озынга сузылган гап-гади информациядән әллә ни уза алмый. һәрхәлдә, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре хакында яза торган журналистларыбыз арасында бүгенге көндә мин русларның шул темага яза торган Юрий Черниченко, мәрхүм Георгий Радов кебек журналистлары белән рәттән куярлык кешеләрне атый алмыйм. Безнең журна-листлар мәсьәләнең асылына үтеп керү турында артык баш ватып тормый, булган фактны әйтеп-теркәп чыгу белән генә чикләнә. Мәсәлән, моннан жиде-сигез ел элек без колхозда биш йөз тонна сыйдырышлы ашлама склады салган идек. Кырда, тау өстендәге бик әйбәт бер тигез урында эшләдек без аны. Ашлама җиргә я язын, яки көзен кертелергә тиеш. Ничә ел сынап килгәнем бар. трактор белән яки махсус машина белән сиптерүгә караганда, ашламаны җиргә самолеттан сиптерү әйбәтрәк. Мин монда чәчелгән игенне тукландыру турында сүз алып барам. Чөнки бу эшне жир юеш вакытта, ашлама жиргә, күп дигәндә, ике, өч көн эчендә сеңеп бетәрлек чакта эшләп калырга кирәк. Җир коры чакта ана ашлама сибү — ашламаны җилгә очыру ул. Ә жир юеш вакытта жиргә машина бөтенләй керә үк алмый, тракторны кертергә була булуын, ләкин ул чакта аның зыяны файдасыннан артып китә трактор көпчәкләре чәчелгән игеннең егерме процентын диярлек таптап бетерә.
Ләкин бит жир юеш вакытта самолет та әллә кая бара алмый диярсез инде сез. Дөрес. Менә шуңа күрә дә теге склад янына мин үзебезчә әйткәндә, самолет килеп куна алырлык юл, русча әйтсәк, посадочная полоса ясаттым. Ә халык аны аэродром дип кенә атап йөртә. Безнең ул аэродромнан хәзер күрше колхозлар да файдалана. Шул хакта безнең журналистлар үзебезнең республика матбугатында гына түгел, хәтта үзәк газеталарда да язып чыктылар. Яналык дип, мактап яздылар. Мактарлыгы да бар: хәзер безнең ашламаның бер граммы да югалмый, вакытында тиешле җиренә иңдерелеп килә. Ләкин шул ашлама склады белән шул аэродромның ничек төзелүен, аларны төзетер өчен күпме нерв бозарга, күпме сүз ишетергә туры килгәнен әлеге журналистларның хет берсе белә микән?
«Төзелде» яки «төзедек» дип әйтүе генә ансат ул. Башта идарә членнары да, район начальствосы да складны нигә япан кырга төзергә, нигә аны авыл янына, ашлык амбарлары белән рәттән төземәскә, ашламасы да кул астында булыр иде, дип җанга тиделәр. Ә авылның чокырда утыруы, язын-көзен авылдан кырга чыгып йөрүләре үзе бер бәлагә әверелүе хакында уйлап та карамыйлар. Чөнки шулай гадәт- ләйелгән, гомердән шулай килгән — нигә баш ватып, яңачарак, бүтәнчәрәк уйлап торырга?.. Анысына, ниһаять, тегеләрен дә, боларын да ышандырып, складны кырга төзегәч, аэродром мәсьәләсендә бәхәс китте. «Бердән, — диләр, — аны төзер өчен акча тотарга кирәк. Икен-
чедән, колхозның никадәр сөрү жире елына нибары биш-алты көн эшләячәк самолет өчен әрәм китәчәк. Өченчедән, әнә бүтән колхозлар аэродромсыз да яшәп киләләр бит әле. шулай булгач, нигә гел безгә генә андый зур мәшәкатьләр кузгатып йөрергә? Инде алай трактор белән сиптергәндә җир бик бозыла дисең икән, без аны кулдан, тубал белән дә чәчеп бирербез», — диләр..: Хәзер алар барысы да. жае чыкса да, жае чыкмаса да «безнең аэродром», «колхоз аэродромы» дип горурланып сөйлиләр. Узган ел авылның бер кешесенә кинәт кенә катлаулы операция ясарга кирәк булып, Казаннан санитар самолет чакыртырга туры килгәч һәм ул кеше нәкъ менә шул үзебездә аэродром булу аркасында гына үлемнән коткарып калынгач, аеруча үсеп китте аэродромның дәрәжәсе. Ләкин бит аңарчы күпме чәч агартырга туры килде миңа!..
Ашлама димәктән, узган ел без үзебезнең кырларга ике йөз тоннага якын минераль ашлама керттек. Азмы бу, күпме бу? Безнең жирләр- нең хаҗәтеннән чыгып караганда, күп түгел. Тагын йөз тонна булса да, бер дә артык булмас иде әле. Ә районның бүтән колхозлары белән чагыштырып караганда, бу — күп. Ни өчен? Чөнки ашламалар кирәк булганга караганда әлегә бик күпкә ким кайта. Мәсәлән, әлеге шул узган елны районның бер генә колхозына да утыз бнш-кырык тоннадан артык ашлама эләкмәде. Район разнарядкасы буенча, безгә дә утыз биш тонна гына билгеләнгән иде ул. Ләкин мин аны, инде әйткәнемчә, ике йөз тоннага якын итеп кайтарттым һәм барысын да тиешле вакытында тиешле жиренә иңдерттем. Бер яктан караганда, дөрес, бик үк гаделлек белән эшләнгән эш түгел бу. Ни өчен дигәндә, күктән төш мәгән, үзебезнең район колхозларына дип кайтартылган ашлама исәбеннән алынган бит инде ул. Димәк, кайсыдыр колхозларга тиешле булганы да тулысы белән эләкмәгән. Әйтәм бит, бу яктан килеп исәп иткәндә мәсьәлә шактый четреклегә әйләнеп китә. Ә менә шул нәрсәне икенче ягыннан чыгып караганда, алан артык искитәрлек урын да калмый. Әйтик, ничек килеп эләккән миңа ул ике йөз тонна ашлама да, нигә тиешле колхозларына барып ирешә алмый калган? Хикмәт шунда, теге колхозлар үзләренә тиешле ашламаларын вакытында килеп алмаган. Ә тимер юлчылар хәзер мәсьәләне катгый куя станциягә килеп туктаганнан' соң, вагон билгеле бер вакытта, әйтик, унике яки егерме дүрт сәгать эчендә бушатылган булырга тиеш. Бушатылмаса. товар кайсы оешмага килгән, шул оешмадан штраф алына. Дөрес эшләнә. Вагонны бит аны тик торсын өчен түгел, йөк ташу өчен, гел хәрәкәттә булсын өчен ясыйлар. Ә менә кайбер колхоз председательләре үзләренә атап кайтартылган вагоннарны бушатырга вакытында кеше дә. транспорт та җибәрми. Яки кешесе белән транспорты булса да, колхозга алып кайтырга юлы булмый. Ә мин станция начальнигы белән алдан ук сөйләшеп куйган: әгәр әнә шундый «яна» торган ашламалар була калганда, ул мина хәбәр итә. Андый чакта мин инде эшне озакка сузмыйм. Чөнки мине язгы юл өзеге дә, көзге пычраклар да, кышкы бураннар да куркытмый Станциядән авылга кадәр, асфальт ук булмаса да. юл бар дип әйттем инде. Аны салдыру шулай ук җиңел булмады. «Нигә ул кадәр тыпырчынырга? Моңарчы яшәдек бит әле. Моннан ары да яши торырбыз. Расхут чыгарып, көч түгеп мәшәкатьләнмик. Дәүләт төзеп бирер әле», — дип карышып маташучы «акыллы башлар» да байтак булды \ заманында...
Ахыры журналыбызнын бишенче саиыида.