«АХИРИ» ДУСЛАР
и
үренең ачка интегеп йөргән көне сирәк булмыйдыр.
Шулай, бер бүре, карыны ачыгып, җирләрне айкап йөргәннән соң, сарык _ юлыга. Билгеле инде, аптырап калмый, көтү чи- тендәрәк йөргән бер бәрәнне эләктереп кача да, бик әйбәтләп кенә ялмап куя. Ашап туйгач, куак төбенә ятып йоклый.
Алай да моның йокы симертүе әллә ни озакка сузылмый, бервакыт уяна. Уянгач, бәрәннең калган хәтлесен капкалап бетерә дә үз җаен белеп кенә коры елга буйлата китә. Шунда ипле ге
байтак көтүенә
нә барган чагында, моның каршысына, ләң-ләң өреп, бер көчек килеп чыга. Бүре башын калкытып караса, якындагы басуда ирле-ха- тынлы икәү урак урып ята. Көчек шуларныкы икән.
Бүре ике уйлап тормый, ун атлам җирне өч итеп, көчек өстенә атыла да аны сыртыннан эләктереп тә ала. Чнната-чиелдата алып төшә коры елга ярына. Ләкин кәеф әйбәт булгач, ерткалап ташламый, ычкындыра көңекне. Җибәргәч, ухылдап куя да әйтә:
— Карап-карап торам да, сиңа, көчек, шаккатам: хәлләрең хөр- ти, ахрысы, тире белән сөяккә генә калгансың. Хуҗаларың әллә юньләп ашатмыймы? — ди.
— Ашатмыйлар шул, — ди көчек, үзе дер-дер калтырана.
— Туның да ябагаланып беткән, бигрәк мескен күренәсең, — ди бүре.
— Тамагыңа бер туйганчы ашамасаң, синең туның да шулай булыр, — ди көчек. Инде хэзер'бераз хәлгә килә.
— Карале, көчек, мин сиңа әйбәт тун кигезә алам бит, — ди бү- ' ре, башын кыңгыр салып кына. — Тик безгә аның өчен ахири дуслар булырга кирәк, — ди.
— Анысы ни тагы? —дип сорый көчек.
— Менә без синең белән, көчек туган, үлеп кабергә кергәнче дус булырга тиешле, — ди бүре. — Безнең нәсел-ыруыбыз бер диярлек, бик борынгыда ата-бабаларыбыз дошманлыкны белмәгән, шулай булгач, синең белән ахири дуслар булып китсәк, беркем дә гаеп итә ал
мас, — ди.
— Ярар, алайса, — дип килешә көчек. — Ахири икән ахири... Тик син минем тунымны ничек итеп яңартмакчы буласың, ахири дус? — ди.
Шул чагында бүре кыр ягына күз ташлап ала да әйтә:
— Әнә анда синең хуҗаларың урак ура. Аларның суслон төбендә бәбәйләре йоклап ята. Мин шул бәбәйне искәрмәстән генә эләктереп алып китәрмен дә син минем арттан өрә-өрә чабарсың. Син мине куып җиттем дигәндә генә мин бәбәйне ташлап качармын. Менә шуннан соң инде синең хуҗаларың, «һай, шәп көчек икән бу» дип, үзеңне туйганчы ашатырлар, әйбәт тәрбия кылырлар. Тамагың тук булгач, өстең дә бөтен булыр — тунның өр-яңасын киярсең, — ди.
— Бәбәйне бугазламассыңмы соң син? — дип сорый көчек куркып кына.
— Нишләп бугазлыйм? Аңа тамчы да зыян килмәс, менә күрерсең,— ди бүре. — Тик бер генә шартым бар: соңыннан син үзең дә миңа берәр яхшылык эшләрсең.
— Яхшыга яхшы булу — минем шөгыль инде ул, — ди көчек. — Әйдә, сынап карыйк, алайса, минем карыным бик ач, — ди.
— Бик әйбәт, киттек, ахири дус, — ди бүре.
Көчек хуҗалары янына кайта да, алар тирәсендә бераз буталгач, читкәрәк китеп ята. Ә бүре кача-поса гына икенче яктан суслон төбенә килеп җитә дә, хуҗалар үлле-мәлле урак урып маташканда, көлтә өстендә йоклап яткан бәбәйне эләктереп тә ала. Зыян килмәслек иттереп, чүпрәгеннән эләктерә. Аннары җәһәт кенә коры елгага таба элдертә. Шул чагында көчек посып яткан җиреннән атылып килеп чыга да бик яман өрә-өрә бүре артыннан чаба. Бу хәлне күреп, уракчы ир белән аның хатыны ах итәләр. Аннары:
— Оланыбызны бүре алган, оланыбыз харап була! һәй-һәй! — дип, уракларын болгый-болгый болар артыннан йөгерәләр.
Менә бервакыт көчек бүрене куып та җитә. Куып җитеп, тегенең койрыгыннан эләктерим дигәндә генә, бүре бәбәйне ташлап кача. Ул арада хуҗалар да ахылдый-ухылдый килеп җитә. Бәбәйне шундук җирдән күтәреп алалар. Әйбәтләп карасалар, бәбәйгә берни булмаган. Берәр җире канау түгел, сыдырылган төше дә юк. Рәхәтләнеп йоклавын белә. Хуҗаларның исләре китә бу хәлгә.
— Һай, әйбәт көчек тә икәнсең. Бүре хәтле бүрене өркетеп, бәбәебезне исән калдырдың, рәхмәт яугыры! — дип, көчекне дә сөя-сөя күтәреп алалар.
Моның соңында суслон төбенә кире кайталар да, көчекне ашатырга тотыналар. Булган кадәр ипиләрен дә кызганмыйлар, сөт тә эчерәләр. Көчек койрык болгап, чинавын гына белә, үзенчә мең рәхмәтләр укый. Бу эшләр беткәч, хуҗалары янә урак урырга тотына, ә көчек көлтә янында бәбәйне саклап кала. Тамак тук моның, корсагын сыпыргалый: «Ахири дус булып йөрүләре шәп икән. Сынатмады, сүзендә торды, егетләрнең дә егете икән бүре дус», — дип уйлый.
Авылга кайткач, хуҗалар кырда булган хәлне очраган бер кешегә сөйләп бирәләр. Барчасы хәйран кала. Ә көчеккә, билгеле инде, кадер-хөрмәтнең зурысы эләгә хәзер: алдына ипи белән аш та чыгаралар, сөякнең корысын гына түгел, итлесен дә ыргыткалыйлар. Мондый хәлләрдә көчек тазарганнан-тазара бара, атна-ун көн үтүгә, ябагалары коелып, чибәрләнеп китә.
Шулай тук тамак белән матур гына көн күреп ятканда, бер дә бер кичне боларның ихатасына, койма аша сикереп, бүре килеп керә. Көчек шундук һау-һаулап өрергә тотына. Бүре моңа тешләрен шыгырдатып. ухылдап эндәшә:
— Чәбә, тыныңны чыгарма! Ахири дусны шушылай каршылыйлармыни, ахмак! —ди.
Көчек өрүеннән туктап, койрыгын болгарга тотына:
— Танымыйча торам, синмени әле, ахири дус? Ни хәлләрдә йөрисең, сау-сәламәтме? — ди.
— Хәлләр хәл әле монда, — ди бүре. — Бер атна теш арасына берни кергәне юк, үләр чиккә җиттем инде, ахири дус.
— Шулаймыни? Тукта, минем яшереп куйган бер сөягем бар. ♦ Хәзер мин сиңа шуны чыгарып бирәм, рәхәтләнеп кимер,— ди көчек.
— Юк-юк, анысы үзеңә калып торсын, рәхмәт, — дип, башын ч
чайкаштыра бүре. — Син теге чакта «яхшыга яхшымын» дигән идең, > хәзер син миңа яхшылык кыл. ,
— Ничек итеп? — ди көчек. g
— Менә синең хуҗаңның абзарында әллә нихәтле сарык бар, мин = шуларның берсен буып алып китәрмен, син миңа мишәйтләмәссең, • яме.
Бүре шулай дигәч, көчек ни дип җавап бирергә дә белми. Чылбырында тартылып куя да артына утыра.
— Аның өчен хуҗам минем үземне бәреп үтерер ич, — ди.
— Курыкма, дускай! — ди бүре. — Ул сине бернәрсә эшләтмәс. Син бәйдә бит. Бәйдә булгач, ни кыла аласың? Мин сарык бәрәнен эләктереп шылуга, син бик яман иттереп өрергә ябышырсың — шул бик җиткән синнән.
Көчек хәзер колак артын кашып куя да, шыңшынып кына:
— Ярар, алайса, тик син анда бар булган сарыкны буып бетермәссеңме соң? — ди.
— Бетермәм, кайгырма, дус! — ди бүре. — Анда да әле сарыкның зуррагына тимәм. Җегәрем бик чамалы, җиңелрәген сайлармын.
Көчек риза булгач, бүре ипләп кенә абзарга керә дә үзенә ярардай сарыкны сайларга тотына. Абзарда сарыклар дөбер-шатыр килә. Бүре берсен, җиңелрәген тотып алып, бугазлый да ихатага чыга. Чыккач, көчеккә әйтә:
— Булды бу, рәхмәт, ахири дус! — ди.
— Элдерт җәһәтрәк! — ди көчек.
Бүре сарык бәрәнен койма аша ыргытып, артбакчада юкка чыгуга, и тотына көчек өрергә, и ябыша чинарга! Атына-бәрелә чак кына чылбырын өзми кала. .
Ул арада тавышка хуҗалар да чыгып җитә. Башта берни аңламыйлар. Аннары фонарь яндырып чыгалар. Абзарда сарыклар әле һаман тынычланып бетмәгән, шулариы кереп санап карасалар, бер бәрән юк, җитми. Кире ишегалдына чыгып, койма янына килсәләр, койма тактасында кан эзләре. Шул чагында гына бот чабалар инде болар.
— һай, бүре кергән икән ләбаса! — ди хатыны.
— Шул нәгъләт эше, тамагына утыргыры, — ди ире дә. — Юк, моннан болай этне бәйдә тотарга ярамас, бәйдә тормаса, бүрегә алай ирек бирмәгән булыр иде, — ди.
Шушы хәлдән соң көчекне бәйдә асрамыйлар инде. Иректә тегендә чабып, монда килеп гел кинәнүдә була бу. Тамак та тук, тун да шәп!
Шулай кинәнеп яшәп яткан чагында бер дә бер кичне янә бүре килеп чыга. Аягын көчкә өстерәп килә. Көчек аптырап кала.
— Бөтенләй бетешкәнсең, ни булды сиңа, бүре дус? — ди.
— Хәлем хәл әле, — ди теге. — Инде атнадан артык тамагыма ризык капканым юк, теге чактагы кебек хуҗаңның берәр бәрәнен алып сыпыртсам гына иңгә юньгә килермен. Зинһар, юлыма аркылы басма, дускай, — ди.
Көчек бу юлы усал гына иттереп ырлап куя:
ЭДУАРД КАСЫЯМОВ
— Юк, хуҗама хыянәт итә алмыйм. Бер булды — җитте. Хәзер мин бәйдә түгел инде, сиңа ирек бирә алмыйм, — ди.
— Их, мин иткән яхшылыкны син бик тиз оныткансың икән, — дип чиелдый бүре. — Югыйсә без ахириләр дә бит әле. Шушында тәгәрәп үлим микәнни инде? — ди.
— Юк, — ди көчек, — онытмадым. Тәгәрәп тә үлмәссең, ахири дус. Мин синең тамагыңны туйдыра белермен, сарыкның да кирәге калмас, — ди.
— Ничек алай? — дип сорый бүре.
— Әнә безнең күршедә бик әйбәтләп туй итеп яталар. Шунда кереп тукланырбыз. Мин инде бер сыйланып чыктым, — ди көчек.
Бүре сөенеченнән иреннәрен ялап куя:
— Бик шәп, алайса, минем әле туй ризыгын моңарчы авыз иткәнем дә юк, — ди.
Күршедәге өйгә кереп китәләр болар. Шыпырт кына, мыштым гына. Туйлы өйнең чоланында итнең пешкәне дә, чие дә бар икән, суытырга чыгарылган катырмасы, каклаган казлары, бүтәне. Ике ахири тегесеннән дә, бусыннан да авыз итәләр. Шартлардай булып ашагач, бүре кикереп җибәрә дә:
— Их, эчәселәр бик килә! — ди.
— Эчәбез аны, — ди көчек. — Менә монда нидер бар, әйдә, дус!
Чоланда чиләге белән ачы бал да бар икән. Суытырга чыгарганнар, күрәсең. Чиратлашып шуны чөмерәләр болар. Бераздан бүре:
— Ай-Һай, рәхәт булып китте. Туйның сые әкәмәт икән шул!. Кая, тагын аз гына чөмерим әле, ахири! — ди.
Тагын чөмерә. Аннары әйтә:
— Их, җырласылар килеп китте әле! — ди.
— Ә нигә, җырлыйбыз аны, — ди көчек.
Шуннан өйалдының бер почмагына кочаклашып яталар да, тотыналар. Тегендә өй эчендә туйчылар җырлый, өйалдында бу ике ахири дус җырлый:
Сары сандугач микән, кара карлыгач микән.
Аны үстергән әнкәсе...
Менә бервакыт өй эчендә гармун тавышы тына, җыр да өзелә. Ике дус аңа карамый, өздерепме өздерә: берсе чиный, икенчесе улый. Өйдәгеләр, бу ни хикмәт дип, чыгып карасалар, хәйран калалар.
— Тукта, бу икенең берсе бүре ләбаса! — дип кычкырып җибәрә кияү егет. — Җәһәт ябыгыз капканы! Тот, бәр, үтер! — ди.
Бүре шул чакны гына айнып киткәндәй була. И тотыналар куышырга! Бүре тегендә барып орына, монда килеп төртелә, юк, ычкына алмый. Минут эчендә моны дөмбәсләп үтерәләр. Үтергәч, билгеле инде, тиресен тунап алалар. Аңардан яшь киленгә бик матур яка, кияүгә бик әйбәт бүрек чыга.
Көчеккә ни? Аңа тимиләр. Тию түгел, үтереп мактыйлар: «Бүре хәтле бүрене кочагыннан ычкындырмаган, маладис!» — диләр.
Инде хәзер үзен ике өйләп туендыралар. Дөньяның тәмен, рәхәтен белеп кенә яши.
Алай да күршедәге яшь киленнең якасын, кияүнең бүреген күргән саен:
— Әрәм булды ла ахири дус. Шул хәмер дигән нәмәрсә генә башына җитте. Шәп егет иде югыйсә, — дип, дусын кызганып, шың- шып-чиелда» алгалый, имеш.
Әнә шуннан бирле көчек су белән сөтне дә өч мәртәбә иснәмичә торып, эчмәс булган, ди.