Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘК УЙЛЫЙ ДА БЕЛСЕН


Суз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...
Акмулла...
Бер гарәп бер китапка карады да әйтте: «Монда хикмәт йолдызлары икән». — диде.
К. Насыйриның »Фәвакиһел җоләса* әсәреннән
икер поэзиясе... Әле кайчан гына бу сүзләр татар әдәби тәнкыйтендә куштырнаклар эчендә, ягъни шартлы һәм схематик мәгънәдә йөртелә иде. Бу — бәлки поэтик кыйммәтләргә иҗтимагый бәя биреп җиткермәү, төшенчәнең матди асылын тулысынча күзалламау, «шигърият агачы»ның эчке хасиятләре белән бер-берсеннән шактый үзгә булган тармакларга аерылуын күрергә теләмәү нәтиҗәседер. Җисеме булгач, исеме дә булырга тиеш ләбаса! Югыйсә, бу төшенчә, әйтик, рус тәнкыйтьчеләре телендә тулы хокукында яши, Һәм фикер поэзиясе. әдәби күренеш буларак, инде күптәннән өйрәнелә. Шулай да соңгы елларда без фикер поэзиясе төшенчәсен курыкмыйчарак, -авыз тутырып» әйтә башладык шикелле. Бу — табигый, чөнки татар шигърияте тарихында мәгълүм циклик үсеш кичергән фикер поэзиясе хәзер чын мәгънәсендә югары баскычка күтәрелде.
«Поэзиядә хәзер уйланучылар күбәйде. — дип язды шагыйрь Сибгат Хәким,— тыныч юл белән шигырь язып яшәүчеләргә торган саен кыенрак булыр, аларны әкренләп чын талантлар кысрыклап чыгарыр — бу минем күптәнге хыялым; мин аның тормышка ашарына хәзер бик нык ышанам. Чөнки яшь поэзиянең өметле вәкилләрен күрел торам...»
Өлкән шагыйрь татар совет поэзиясен интеллектуаль баетуда, фикер поэзиясен, ниһаять, үзбашка, тулысынча мөстәкыйль яшәтә башлауда, аның «суверенлыгын» яулауда, шигъри сүзне эчтәлек һәм форма ягыннан кристаллаштыра баруда үзләреннән сизелерлек өлеш кертүче яшь иҗатчылар итеп кемнәрне күз алдында тота соң?
Алтмышынчы еллар уртасында татар поэзиясенә көчле интеллектуаль агым булып бер төркем яшь шагыйрьләр килде. Башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим бик төгәл билгеләп үткәнчә, татар милли поэзиясендәге «шартлау«ның икенчесе (бе-
Ф
ренчесе — 20 нче еллар уртасында) нәкъ менә шушы чорга туры килә. Әлеге иҗ- тимагый-рухи күренешләрнең беренчесе поэзиядә форма яңаруын, яңа эстетик нормалар, сурәтләү чаралары арсеналының киңәюен барлыкка китерсә, икенчесе үзенең характеры белән фикер поэзиясен югары баскычка күтәрергә ярдәм итте. Шигырь материясендә фикерне табигый рәвештә яшәтү, аны поэзиянең төп нотасына, чын мәгънәсендә танып-белу коралына әверелдерү — интеллектуаль лирага ия ♦ булырга омтылучы бер төркем шагыйрьләр Равил Файзуллин, Ренат Харис, Рөстәм > Мингалимов, Рәдиф Гатауллин, Гәрәй Рәхим һ. б. лар поэзиягә нәкъ менә шундый олы максат белән килделәр.
Хәлбуки, фикер поэзиясенең хуҗаларча мәйданга чыгуы иҗтимагый яшәеш ® диалектикасы кануннары нигезендә барлыкка килгән адәби күренеш ул. Нык үскән < социализм чорында иҗтимагый тормышта гаять тирән һәм киң колачлы социал» —• үзгәрешләр бара. Табигый, поэзия дә шаулы гасыр идеяләре, халыкның фән-техни- 3 ка революциясе тәэсирендә һаман саен катлаулана барган уй-фикерлөре белән > яшәргә омтыла, иҗтимагый акыл хәзинәсен тагын да тирәнрәк үзләштерү форма- к ларын эзли. Күренекле литва шагыйре Эдуардас Межелайтис сүзләре белән әйт- ;= кәндә, «... исән калыр өчен поэзия һаман катмарлана бара, «акыллырак», фәлсә- g фирәк була бара... Берни дә эшли алмыйсың, чоры шундый».
Яшәвебездәге рухи үсеш нәтиҗәсе буларак, поэзиянең укучы аңындагы урыны 5 да сизелерлек үзгәрде. Әдәби-эстетик зәвыгы нечкә, дөньяга карашы киң булган ы заман укучысын «җиңел музыка» кебек кабул ителә торган «җиңел поэзия» генә < канәгатьләндерми. Шагыйрь Р Фәйзуллин сүзләренә кушылмыйча мөмкин түгел: хәзер фикергә сусау артты. Югары эстетик хәзерлекле һәм поэзияне кабул итүдә индивидуаль сыйфатка ия укучы хис-эмоциясен генә түгел, ә акылын да бар куәтенә эшкә җигә. «Казан утлары» журналы редакциясенә «Бүгенге поэзия турында сөйләшү» уңаеннан килгән хатларда «... фәлсәфи шигырьләр күбрәк ошый миңа» (А. Әл- миеа. Зеленодольск районы), яки «тирән мәгънәле... Уйлата торган шигырьләр кирәк» (Р. Сәлимуллин. Азнакай районы) дигән ихтыяҗ һәм таләпләр белдерелү дә шигъри әсәрләрнең фикри кыйммәтенә игътибар көчәю турында сөйли. Укучы заман шагыйрьләренә менә нинди «ультиматум» белән мөрәҗәгать итә! Ә китап кибете киштәләрендә югары интеллектка ия шагыйрь әсәрләренең «тузан җыеп» ятканын күргәнегез бармы! Юк, алар, комга сеңгән су иГикелле, дөньяга чыгу белән үк адресларын таба баралар.
Бу җәһәттән әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның «Ни өчендер соңгы вакытларда... Һәрбер шагыйрь... үзенең уй-фикер хәзинәсен укучыга тагарга тырыша» дигән нәтиҗәгә килүен берьяклы гына күзәтү дип әйтәсе килә. Чөнки поэзиянең «акыллылануы» — заман таләбе, әдәби хәрәкәттәге циклик үсеш нәтиҗәсе ул. Фикер поэзиясе, салон поэзиясе кебек, үтә камил акыл ияләренә генә адресланган яңа стиль категориясе дә түгел. Ә менә шагыйрьләрнең рухият хәзинәсендә игътибарга лаеклы «энҗеләр» чынлап та бармы! Минемчә, бу — мәсьәләнең икенче ягы. Сүз дәвамында бу сорауга җавап бирергә омтылыш ясалыр әле.
Кумирлармы искерәләр, үзебезме акыллыга әйләнәбез!!
Үзгәрәбез...
Бу юлларның авторы Рәдиф Гатауллин. Чыннан да, кумирлар искерәләрме! Юк, алар туктаусыз акыллылана баручы шәкертләре канында яңаралар гына. Бүгенге фикер поэзиясе вәкилләре иҗатында да гасырлар буе дәвам иткән яңаруны күрмичә мемкин түгел.
Фикер поэзиясе татар әдәбиятына каяндыр читтән «төбе-тамыры» белән күчереп утыртылган күренеш түгел. Ул үзенең тирәнгә киткән тамырлары белән Көнчыгыш һөм борынгы татар поэзиясе традицияләренә, Пушкин һәм Лермонтовлар аша рус шигъриятенә тоташа. Халкыбыз табигатенә хас хикмәтле сүз әйтү, үткен фикерлелек, чичәнлек — чишмә башы менә кайдан ук башлана! Фикер поэзиясенең беренче яралгыларын Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый (ул үз әсәрләрен «Хик-
мэт» дип атаган), Габдрәхим Утыз-Имәни, Әбелмәних Каргали, Һибәтулла Салихов. Гали Чокрый Габделҗәббар Камдалый, Акмулла иҗатларында үк инде бик ачык күрергә мөмкин Әдәбият галиме Нил Юзиее билгеләп үткәнчә. «... хикмәтле сүз әйтүгә корылган шигырьләрне без Тукайда, Дәрдмәндтә, Гафурида еш очратабыз.. Дәрдмәндтә чичәннәр традициясе — хикмәтле, фәлсәфи, үткен сүз әйтү көчле бер агым булып дәвам итә»
Билгеле булганча, шигъри фикер дөньясы таныл-белү коралы ул Фикер поэзиясенә менә нинди миссия йөкләтелгән һәм ул үзенең идея-эчтәлек диапазонын нәкъ шул юнәлештә киңәйтә бара. Без фикер поэзиясе үсешендәге әлеге тенденцияне «шигырьдә матур сүз уйнһтудан мәгънәгә күчү дәвере килде» дип белдергән Һади Такташ иҗатында да. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Әнвәр Давыдов, Нури Арсланов, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов һ. б. шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә ачык тоябыз.
Бу уңайдан шуны әйтергә кирәк: татар әдәбиятында фикер поэзиясе икенче «шартлау»га кадәр шигъри әсәр эчендәге бер «автономия», ягъни интеллектуаль элемент буларак кына яшәде. Әйтик, егерменче һәм утызынчы еллар поэзиясендә — вакыйга һәм күренешне сөйләп бирүгә, илленче елларда салкын тасвирчылыкка нигезләнгән әсәрләр өстенлек алганда ул бөтенләй күмелеп калды. Табигый, бу «автономия» еллар үткән саен зурайганнан-эурая барды, һәм, ниһаять, үзен өзлексез таныта баручы фикер поэзиясе алтмышынчы еллар уртасында җитлегүгә иреште, әгәр шулай әйтергә яраса, аңа «акыл теше» чыкты.
Шагыйрьләр телендә җор һәм шул ук вакытта кинаяле сүзләр яши: «Үзеңә шәкерт әзерләп калдыр, картаймыш көнеңдә сиңа кем акыл бирер?!» Уйландырырга мәҗбүр иткән бу киңәшне искә төшерүнең сәбәбе шул: «Ак шигырьләр, ирекле шигырьләр бармы?» дигән сорауга... аяк терәп, «бар!» дип җавап кайтарган (Р Гатауллин) бер теркем яшь шагыйрьләрнең шигъри дебюты үзләреннән өлкәнрәк каләм ияләре иҗатына да күпмедер дәрәҗәдә интеллектуаль йогынты ясады. Дөрес, «остазларның тагын да акыллылануын» аларга гына сылтарга ярамый. Бу күренешнең төп сәбәбе — әлеге дә баягы, поэзиянең халык акылы-эиһенен, дөнья. яшәеш турындагы уйлануларны үз материясендә тагын да сәнгатьчәрәк ител яшәтергә омтылу юнәлешендә үсә баруы.
Соңгы елларда «Дуга», «Кырыгынчы бүлмә», «Дәверләр капкасы» (Сибгат Хәким), «Тынлык белән сөйләшү», «Таш диварлар авазы» (Илдар Юзеев). «һәйкәл» (Әхсән Баянов), «Таш аргамак» (Роберт Әхмәтҗанов) кебек чын мәгънәсендә интеллектуаль рухтагы поэмалар иҗат ителү генә дә татар совет поэзиясенең киң масштаблы фикерләүгә ия булуы, фәлсәфи гомумиләштерүнең кристаллаша баруы турында сөйләмимени?!
Асылынсаң асылын агачның асылына, ди халык. Шунысы игътибарга лаек: әле соңгы елларда гына үз тавышларын ишеттерә башлаган яшь шагыйрьләрнең дә шактые нәкъ менә фикер поэзиясе мәктәбендә өйрәнергә омтылалар. Ләкин бу шифалы йогынтыга бирелүне эпигонлык дип атамаска кирәк. Юк, шигъри сүэДә акыллы булырга омтылучы яшьләр кемгәдер иярергә тырышып түгел, ә фикер поэзиясенең нигез ташын тәшкил иткән төп эстетик принципларга таянып иҗат итәргә омтылалар.
Соңгы вакытта эпигонлык термины фикер поэзиясе принциплары нигезендә эзләнүче, яисә ак һәм ирекле шигырьләр язарга омтылучы яшьләргә карата аеруча еш кулланыла башлады шикелле. Әмма бу мөһер күп очракта иҗат асылына төшенмичә. аның «тышкы күлмәгенә» карап кына сугыла. Тавыкка — барысы да тары, дигәндәй, кайберәүләр «гадәттәгечә» язмаган шагыйрьләрне бик тиз күреп алалар (чөнки алар чагыштырмача азрак бит) һәм аларны, әйтик, Вознесенскийга яки Фәйзуллинга иярүдә гаепләргә ашыгалар. Бу уңайдан табигый рәвештә бер сорау туа: ә «мөгез чыгармыйча» гына иҗат итүчеләр арасында эпигоннар юкмыни соң?
«Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе оештырган «Түгәрәк өстәл артында сөйләшүпләрнең берсендә (1978 ел, август) яшь шагыйрь Роберт Миңнуллин. интеллектуаль сүз әйтергә омтылучы яшьләрне «предметсыз» әсәрләр язуда гаепләп, болай дигән иде: «Аларның шигырьләрен укыганнан соң иягенә таянып утыручы, ак
сакаллы акыл иясе ролендә утыручы малай куз алдына килә». Бәлки бу сүзләрдә «үпмедер дәрәҗәдә хаклык та бардыр, һәрхәлдә, яшь шагыйрьләрне мондый эзләнүләрдән һич тә тыярга ярамый) Киресенчә, алар шагыйрь Илдар Юзеев тарафыннан Робертның үзенә үк бирелгән киңәшне тотсыннар: «... Фәлсәфи уйланулар юнәлешендә күбрәк эшләргә кирәк». Акыл яшьтә түгел — башта, дип раслый мәкаль. Без, яшьләргә. Лев Толстойның Казан университетында укыган чакта көндәлегенә ф язып куйган «тормыш кагыйдәсеин үзебезгә төп девиз итеп алу сорала. «Үз акы- пыңны мөмкин булган бар көче белән бертуктаусыз эшләргә мәҗбүр ит».
Кызганычка каршы, кайчак әдәби тәнкыйтьтә дә эстетик кыйммәтләргә объек- 5 тиш1 бөя биреп җиткермәү сизелә. Рус совет шагыйре Евгений винокуров фикеренә 5 кушылып әйткәндә, кайчак шул күңелне тырный: тәнкыйть тасвирый юл артыннан “ кууга, оекбаш кебек «размерсыз» шигырьләргә ташланасы урынга, теге яки бу яшь 5 авторның үзенчәлекле булырга омтылуына сукрана. Мондый тенденция, аерым ал- з ганда, 1965—1966 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә «Тукай, > Җәлил традицияләре һәм хәзерге татар поэзиясе» дигән исем астында барган дис- _ «уссиядәге кайбер чыгышларда да чагылыш тапты. Шунысы аяныч: без кайчакта — заманның әхлакый һәм идея ихтыяҗлары тудырган яңа эстетик нормаларның яшәү- J чәйлеген тиешенчә күзалламыйбыз.
Сынлы сәнгать осталарыннан еш кына «изге һәм серле палитра» дигән сүзләр- “ не ишетергә мөмкин. Палитрада художникның дөньяга карашын, сәнгать телендә □ үзенчәлекле фикер йөртүен чагылдырган, кыскасы, иҗатчының җанын кешеләргә > аңлаешлы телгә күчерергә ярдәм итүче төсләр чагыштырмасы яшеренгән. Асылы белән бик үк охшаш булмаса да, поэзиядә дә шундыйрак серле төшенчә яши Ул — фикер һәм хис гармониясе. Шагыйрьләрнең кайбер фикри һәм хисси үзенчәлекләрен шушы «лакмус» белән дә билгеләргә мөмкин
Белгәнебезчә, поэзия — асылда хис белән җылытылган фикерне гәүдәләндерүнең үзенчәлекле формасы ул. Бу җәһәттән сорау туарга мемкин: шигъри әсәрдә фикер һәм хис чагыштырмасы нинди булырга тиеш? Билгеле, аның төгәл рецептын ачыклау бик кыен һәм ул мөмкин дә түгелдер. Сибгат Хәкимнең фикер поэзиясе шагыйрьләрен күз алдында тотып әйткән мондый сүзләре бар: фәлсәфи рухтагылар- ның да кайсы күбрәк фикер белән, кайсы күбрәк хис белән эш итә. Бу — чыннан да, шулай. Мәсәлән, Ренат Харис әсәрләре тукымасында фикер җебе «күзгә бәрелебрәк» тора, ягъни шагыйрь фикер белән күбрәк эш итә, фикерне алгырак планга чыгара. Ул философик карашының үткенлеге, поэтик материалның «үзәгенә үтел керә» алуы белән башка шагыйрьләрдән аерылып тора. Рус шагыйре Евгений Винокуров- ның «Минем өчен поэзия — барыннан да элек фикер ул», — дигән сүзләре астына, минемчә, Ренат Харис та кул куяр иде кебек. Чөнки аның әсәрләрендә поэтик фикернең калку итеп бирелүе шулай уйларга җирлек бирә.
Шагыйрь Ренат Харис иҗаты белән якыннанрак танышып, аның асылына төшенә барган саен авторның ассоциатив фикерләүдә акылга өстенлек бирүен табигыи үзенчәлек буларак кабул итәсе килә башлый. Шагыйрьләр «яхшы һәм терле» булсын, дибез. Ә «төрлелекине күпмедер дәрәҗәдә фикер һәм хис белән эш итүдәге үзенчәлек тә билгели түгелме соң?
һәр чагыштыру аксый, ди немец мәкале. Шулай да Ренат Харисны шигъри реквизитындагы кайбер сыйфатлары, төгәлрәк әйткәндә, метафоралар сафлыгы, гадәти булмаган образлылыгы, афористик яңгырвшлылыгы, фикер сөрешендәге парадоксальлеге, хәтта шигъри рәссамлыгы белән рус совет шагыйре Андрей Воэнесенский- га охшатырга мөмкин кебек (алар икесе дә гомерләренең мәгълүм бер вакытында сынлы сәнгать белән мавыкканнар), һәм аны «шәрә фикерлепектә», «иртәгәге укучылар» өчен язуда гаепләүче кайбер «агрессив» тәнкыйтьчеләргә һәм бер даирә шигырь сөючеләргә шундый сорау бирү теләге туа: ә нигә А Вознесенский рус совет поэзиясендә, В. Маяковский, А Блок, В. Хлебников, Б Пастернак кебек үк, вакыйга буларак кабул ителә соң?
Бүгенге заман татар поэзиясендә дә вакыйга буларак кабул итәрлек шигъри язмышлар бар. Тик без аларны вакытында күрел апа белмибез Югыйсә, мондый ачышлар ясау, талант «айсбергы»ның су эчендәге элешен дә күрә белү әдәби тәнкыйтьнең иң изге вазифаларыннан санала бит.
Кемдер шигырьне динамит шартлавы белән чагыштыра, ә аны домна януына да охшатып була. Шигырь яна! «Хис — үкерә, үкси, фикер — чарт-чорт!» Бу «мичане һәрбер шагыйрь үзенчә яга. әйткәнебезчә, фикер белән хисне терпечә синтезлаштыра, төрлечә пропорцияли.
Шагыйрь Рәдиф Гатауллин шигырьләре җирлегенең төп тонын, әйтик, романтик кайнарлыктагы фикер билгели. Аның идеалы, рус шагыйре Николай Языковтагыча (1803—1846), «йөрәк бәйрәме» булып яңгырый. Шагыйрь лирасының нәкъ менә шушы шат авазлылыгын һәм эмоциональлеген игътибар үзәгенә алып, Әхсән Баянов аның әсәрләрендәге фикер һәм хис гармониясе үзенчәлеген бик ачык итеп күрсәткән: «Рәдифнең иң яхшы шигырьләрендә фикер халыкча туры, афористик рәвештә әйтелсә дә, ул — тойгылы фикер. Ул — риторика түгел, чөнки анда конкрет хис ята».
Әдәби тәнкыйтьтә (ташка язылмаган булса да) бер кызыклы кагыйдә бар: «көчле тавышка ия» шагыйрьләр «новатор» да һәм шул ук вакытта «интеллектуаль» дә була. Әлеге поэтик разрядларга шагыйрь Равил Фәйэуллин да туры килә, һәм алай гына да түгел, ул уз иҗаты белән татар поэзиясендәге интеллектуаль «шартлаувның үзәген тәшкил иткән шагыйрь. Бу фикерне хәзер шикләнмичә әйтергә мөмкин «...Фикер тирәнлеге һәм шул фикерне укучыга җиткерүгә хезмәт итә торган үтемле поэтик чаралар эзләү һәм табупда (И. Нуруллин) һәм. гомумән, фикер поэзиясенең эстетик нормаларын хакыйкать дәрәҗәсенә күтәрүдә аның беренчеләрдән булуын әдәби җәмәгатьчелек таныды инде. Үз тавышларын алтмышынчы еллар уртасында яңгырата башлаган интеллектуаль «ансамбльпдә Равил Фәйэуллин башлап җырлаучы булды һәм шагыйрь «лидерлыкяны бүген дә үз кулында тота. Аның иң яхшы шигырьләре нигезен кешелек һәм дөнья турындагы тирән һәм киң колачлы уй-фикер- ләр, халык җаны белән органик рәвештә тоташкан кичерешләр тәшкил итә. Шагыйрь халык акылы белән фикер йөртә:
Тир тәмен тойган халыктан
хикмәтле сүзләр сезам, күңелемдә кайнатам да аларга тылсым ерам...
Шунысы игътибарга лаек: Равил Фәйэуллин киеренке үсештәге фикерне үэ шигърияте җирлегендә табигый рәвештә яшәтә ала. Аның интеллектуальлеген философик трактатка хас салкын акыл түгел, ә йөрәк каны белән җылытылган, матди һәм милли җирлеге булган фикер билгели. Шагыйрь «шундый чама белү сәләт- бәхетенә ия: аның әсәрләрендә фикер «кысып тутырылган» метафора һәм чагыштырулар белән томалап калдырылмый, тончыктырылмый» (М. Кәрим). Ул хакыйкать критерие — фикерне чын мәгънәсендә «уйлый белүче» йөрәк белән үзләштерергә омтыла. Бу уңайдан аның үз-үзе һәм каләмдәшләре алдына куйган таләбе дә катгый яңгырый: «Шигырь иң әүвәл хис аша акылга тәэсир итәргә тиеш . Халыкның гасырлар буенча яшь белән юылып, моң һәм акыл белән өртелеп килгән күңел авазы һәм ритмына сизгеррәк булырга...»
Интеллектуаль агым татЬр поэзиясен нинди сыйфатлар белән баетты соң? Табигый, яңа эстетик нормалар таләбе буенча поэзиянең, иң беренче чиратта, фикерләү һәм гомумиләштерү масштабы күзгә күренеп киңәйде. Бу тенденция үз чиратында поэтик чаралар арсеналына да үз төзәтмәләрен кертте. Ассоциатив фикерләүнең яңа формалары поэзиядәге тасвирчылыкны һәм натурализм элементларын, күп сүзлелекне, урынлы булмаган һәм очраклы образларны кысрыклап чыгарды. Поэзиянең шигъри күзәнәкләре тыгызланды, ә мәгънә сыйдырышлы- лыгы зурайды һәм ул философик гомумиләштерүне кристалл дәрәҗәсенә җиткерүгә иреште.
Фикер поэзиясе торган саен зур күләмле жанрларны, әйтик, поэманы да үзенең эстетик принципларына буйсындыра башлады. Мәсәлән. Равил Фәйзуллинның «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», Ренат Харисның «Рәссам», Рөстәм Мингалимовнең «Минем дәүләтем» исемле поэмалары яңа эстетик нормаларның гәүдәләнеше булып торалар. Бу әсәрләрне, һич икеләнмичә, фикер поэзиясенең яхшы үрнәкләре исәбенә кер
тергә мөмкин һәм алар, әйтик, Андрей Вознесенскийның «Остазлар», Олжас Сөләй- мановның «Җир, кешегә табын1», Тасос Ливадитисның «Өч миллиард тавыш өчен кантата», Иржи Тауферның «Тема — хәтер» поэмалары кебек үк иҗтимагый-социаль идея белән сугарылган интеллектуаль диалог буларак кабул ителә.
Сүз уңаеннан шуны да әйтел үтәргә кирәктер: әдәбиятчылар арасында әлеге типтагы күләмле әсәрләрнең поэма булу-булмавына шикләнебрәк караучылар да бар Дөрес, мондый тезмә әсәрләрне «шигырь формасы белән хикәяләп бирү» үзенчәлеген саклаучы классик билгеләмә калыбына берничек тә сыйдырып булмый. Әмма Вакыт кайчак фикерләрнең фикерен кристаллаштырган мәкальләргә дә төзәтмә кертә. Хәлбуки, поэма формасы да әдәбиятның күл гасырлык тарихы дәвамында сизелерлек үзгәреш кичерде һәм менә шуңа күрә ул тора-бара үзенең тотрык- лылыгын югалтты. Мәсәлән, рус совет поэмасының тамырдан яңарыш кичерүе, белгәнебезчә, Владимир Маяковский иҗатыннан башлана. Татар поэзиясендәге мондый төр әсәрләрне дә «Нәрсә бу?» дип түгел, ә жанр яңарышының бер казанышы буларак кабул итәргә кирәктер. Аннары бу күренеш «татарныкы» гына түгел бит. мондый яңа формалар башка әдәбиятлар өчен дә хас.
Поэзия — мәңге ачылып бетмәслек серле дөнья. Анда яңадан-яңа күренешләр әледән-әле туып тора. Әйтик, танылган латыш шагыйре Имант Зиедонисның яшәеш, шәхеснең җәмгыятьтәге мораль-этик нормалары, кешенең кешелек алдындагы җа- ваплылыгы турындагы философик уйлануларны гәүдәләндергән «эпифанияиләрен яки шул ук Андрей Вознесенскийның «изоп» ларын, ягъни рәсем-шигырьләрен нинди жанрга кертергә? Яңа типтагы поэма яки әлеге «исемсез хисләр» турындагы бә-хәсләрне, минемчә, аларның жанрын билгеләү максаты белән генә түгел, ә яңа форманың эстетик кыйммәтләрен, интеллектуаль сүзне шигърият сөючеләр күңеленә ирештерүгә хезмәт итүдәге потенциаль өстенлекләрен фикер поэзиясе принципларына таянып ачыклау юнәлешендә алып барырга кирәктер.
Фикер, сиңа ничек итеп шигъри яшәш бирергә?
Кулына ак кәгазь һәм каләм алгач, һәр шагыйрь эчке аваз белән әнә шундый сорауны кабатлый дип әйтергә җыену түгел бу Ә менә шигырьгә чын мәгънәсендә шигъри җан ерергә омтылучы шагыйрь аңлы яки интуитив рәвештә шушы омтылыш белән эзләнергә һәм .эзләнергә тиеш. Югыйсә, «акыл җимешемнең кеше хиссиятенә бернинди дә тәэсир ясамаучы силлогизм гына булып капуы бик ихтимал. Поэзия бакчасында фикер һәм «ис дисгармониясе, фикернең матди җирлектән аерылуы, абстракт булып калуы нәтиҗәсендә эстетик кыйммәткә әверелә алмаган әсәрләр юкмыни? Кызганычка каршы, укучы аңында, әйтик, математик гамәлләр кебек үк, ассоциацияләрсез генә фикри хәрәкәт барлыкка кигерүче әсәрләр очраштьфгалап куя әле. Ничек кенә сәер яңгырамасын, «философия ташы» шигырьне кайчак «батыра» да. Әдәби тәнкыйтьтә һәм бер катлам укучылар телендә кайбер шигырьләрнең шартлы рәвештә «аңлаешсыз» дип йөртелүен дә, минемчә, шигъри фикернең табигый яшәешкә ирешмәве нәтиҗәсе игеп аңлатырга кирәктер.
Бүгенге поэзиягә кагылышлы кайбер күзәтү һәм уйлануларны чагылдырган бу язма «академик» нәтиҗәләр ясамыйча гына тәмамлана. Беренчедән, бәхәс һәм сөй- ләшү—асылда теге яки бу мәсьәләгә карата уй-фикерләр белән уртаклашу, алармы уртага салу дигән сүз бит ул. Ә гомуми нәтиҗә Вакыт белән бергәләп ясала. Икенчедән, мондый сөйләшүләр барышында, гадәттә, полемик характердагы фикерләр дә әйтелә һәм алар бу күзәтүләрдә дә бардыр дип уйлыйм Әгәр шулай икән, ниндидер нәтиҗә ясарга иртәрәктер әле. Шулай да бер тенденцияне күрмичә мөмкин түгел; татар поэзиясе соңгы елларда дөньяны шагыйранә танып-белү коралы — фикергә аеруча ныграк таяна башлады.