Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...


Нури Арслановның *Уйлар, сагышлар* китабы басылып чыгу уңае белән
игърият һәм Вакыт... Бу ике олы төшенчә арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, мәңгелек көрәш, тартыш хакында кайтып-кайтып уйланганым, уйга калганым бар. Юк, кайсы көч-лерәк яисә кайсы җиңәр дигән күзлектән чыгып түгел. Хәер, безгә — фактик гомере бер гасыр эчендәге санаулы елларга сыйган җир кешесенә — андый мөмкинлек бирелмәгән дә. Шуңа да карамастан, үз каланчабыз биеклегеннән генә булса да. күрергә мөмкин булган кадәрен күрәсе, аңлыйсы, фикер йөртәсе килү теләге бер генә минутка да ташламый. Шигърият һәм Вакыт . Вакыт һәм Шигърият... Йөрәгем, күңелем белән шигъриятнең, чын шигъри сүзнең көченә, мәңгелегенә инанган булсам да, салкын акыл бу дөньяда барыннан да көчлерәк Вакыт, «Вакыт галиҗәнабләре» булуын искәртеп тора. Вакыт — ул иң олы һәм мәрхәмәтсез хөкемдар, барын да уз урынына куя килә, тарихны пам берочтан безне дә чикләнгәнлек һәм хаталардан арындыра бара.
Кеше гомере Вакыт алдында бары тик бер мизгел, ә шагыйрьләр Шигърият дип аталган мәһабәт олы дөньяның аерым атомнарын, кисәкчәсен тәшкил итә. һәм бу кисәкчәләр өзлексез сынауда. Вакыт сынавында! Шигърият сынавында! Берәү-ләрне көн сынаса, икенчеләрне еллар, ә кемнәрнедер гасыр сыный. Тик санаулы исемнәр генә мәңгелек сынауга узар. Дөнья шул бу — берәүләр сынала, берәүләр сыната.. Сынау һәм сыналулар мәңге дәвам итә. Кичә дә, бүген дә, иртәгә дә...
Шигърият Һәм Вакыт Ә кулда тыйнак кына, пөхтә генә эшләнгән шигъри җыентык — олы төшенчәләр алдында нибарысы тузан бөртеге Ләкин шулай да сүз шигырь турында барганда — салкын акыл җимеше — бу чагыштыру урынсыз булса кирәк. Тузан бөртегенә шигырь сыямыни? һәм, гомумән, шигърият турында сүз барганда масштаблар белән эш итү, ай-һай. мөмкинме икән?!
«Уйлар, сагышлар» җыентыгы (әле генә Г. Рәхимнең «Моңнарым» китабын укыган идем, кемгә ничектер, ошый миңа бу исемнәр)... Шигърияттә һәм тормышта байтак кына еллар һәм юллар сынавын узган өлкән шагыйребез Нури Арслановның соң» гы 3—5 ел эчендәге уйлары, сагышлары сыйган аңарга. Олы бер дөнья — шагыйрьнең планетада барган вакыйгаларга, илләр һәм халыклар язмышына. Ватанына һәм туган ягына, кешеләргә мөнәсәбәте чагылыш тапкан бу уйларда, бу сагышларда Яшь һәм еллар исәбен онытып ялкынланып янган йөрәк җылылыгы, социалистик Ватаныбыз белән бергә данлы һәм озын юл үткән ир-егетнең күңел җимешләре бу уйларда, бу сагышларда...
Октябрьга алтмыш Яшь ягыннан Алты яшькә генә олы мин,— Унҗидедә Кышкы СараП алган Батырларның, днмәк, улы мнн.
Җыентыкны шундый строфа ачып җибәрә һәм бер дә очраклы рәвештә түгел, бик табигый — шагыйрь үзенең тормыш юлы, үткәне, бүгенгесе белән чын-чынлап горурлана ала. Димәк, әйтер сүз — уйлар, сагышлар да җитәрлек. Октябрьда туып, Октябрьда кабынган утны безнең көннәргә кадәр сүндерми, сүрелдерми алып килгән буын вәкиле Нури Арсланов Күңелләрне аның уйлары, сагышлары дулкынына көйләп без дә бераз уйланыйк, фикер йөртеп алыйк...
Шагыйрьләр аз түгел бездә. Чын шигъри талантка ия, сәнгатьле һәр сүзнең кадерен белеп, халык һәм җәмгыять каршында зур җаваплылык тоеп иҗат итүче олы күңелле җырчылар да бар. Әмма болары санаулы гына. 70 нче еллар татар совет поэзиясендә шундый җырчыларның берсе Нури Арсланов Тормышка Һәм шигърияткә мөнәсәбәттә сокландыргыч бер матур сыйфат — киңлек хас бу шагыйрьгә. Дөньяга караш киңлеге, хыял офыклары киңлеге һәм күңел киңлеге... Болар исә. үз чиратында, тематик киңлеккә китерәләр
Ш
Әйтик, Н. Арслановның политик темаларга язылган публицистик рухлы шигырьләре шигъриятебездә узе бер күренеш, махсус игътибарга лаеклы вакыйга. Әмма шагыйрьнең утә нечкә хисләр белән өртелгән лирик поэзиясен артык үз итүдәнме, җиңел агышлы, уйнаклап торган шаян, көяз һәм мут шигырьләре, җырларына алданыпмы, без аларны һәр очракта да күреп, ул гына да түгел, тиешле дәрәҗәдә бәяләп җиткермибез. Уйлана калсаң, Н. Арсланов иҗатының идея-эстетик югарылыгын, иҗтимагый яңгырашын нәкъ менә шул әсәрләр — сугышчан һәм актив публицистик шигырьләр билгели түгелме?.. Аларда бүгенге дөнья сулышы, пульсы аермачык сизелеп тора. Чилидагы вакыйгалар драматизмы, Австралиядә яшәүче кыргый кабиләләр язмышы тынгылык бирми шагыйрь җанына. Португалия, Испания һәм Мозамбиктагы демократик үзгәрешләр аның күңеленә язгы күкрәү булып килеп керә. Шигырьләрдә А. Куньял чы- гышларындагы мәңгелек көрәш пафосы, Г. Лорка сүзләрендәге масштаблылык, В. Хара җырларындагы оптимистик мон хәрәкәткә килә, җанлы образлар булып яши башлый.
Җырчы Лорка тына, а Харпның
Гитарасы сына зинданда,— Тик чынлый җыр. тавышы гитараның Өзелмәгән — яңгырый җиһанда.
Ә Кукьялник исәнлектә ирешә
Рәсемнәре дөнья күрмәгә;
Дауда туган сәнгать дауга дәшә.
Ябып булмый аны төрмәгә
Н. Арслановның әһәмиятле политик вакыйгалар эзеннән язылган, халыклар дуслыгы һәм интернациональлек идеяләрен актив яклап чыккан, ялкынлы рәвештә пропагандалаган публицистик яңгырашка ия шигырьләре кайбер уйлануларга да этәрә: гомумән, сугышчанлык пафосы, политик яңгыраш безнең татар поэзиясенә элек-электән хас күренеш. Тукай, Такташ һәм М. Җәлил әсәрләре аның классик үрнәкләрен тәшкил итәләр. «Китмибез» һәм «Лорд Чемберленга СССР крестьяны Һади Такташтан җавап нотасы» шигырьләре, «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы, «Моабит дәфтәрләре» — болар һәркайсы шагыйрь исеменең дөньякүләм масштаблардан торып фикер йөртүче шәхес төшенчәсе белән турыдан-туры элемтәдә булуы турында, ул гына да түгел, аларның үзара аерылгысызлыгы хакында сейли. Безнең кемнәрдә исә шигъриятнең илаһи олылыгын, дәрәҗәсен билгели торган әлеге сыйфат Нури Арсланов иҗатында — аның каләмдәшләре С. Хәким, И. Юзеев, Р. Файзуллин, Р. Харис һәм Зөлфәт кебек төрле буын шагыйрьләре иҗатында — дәвам иттерелә, үстерелә. Әйе, үстерелә дә — конкрет исемнәр атап сөйләшкәндә, мөгаен, бу сүздән куркырга ярамый торгандыр.
Татар шагыйренең җир шарында барган политик вакыйгаларга мөнәсәбәте... Бу га- дәти күренеш — безне социалистик Ватан үз мәнфәгатьләребез, үз борчуларыбыз белән генә чикләнеп яшәргә өйрәтмәгән, һәр совет гражданины дөньядагы политик вакыйгаларны үз йөрәгеннән, күңелен-нән үткәрә, кичерә бара. Ул гына да түгел, актив рәвештә көрәшә дә — тынычлык өчен, азатлык өчен, тигезлек һәм хакыйкать өчен. Үзебездә гражданлык, гуманизм һәм интернациональлек хисләре белән яшьли тәрбияләнгән, шундый гүзәл, олы сыйфатлар яшәвен үзебез дә кайчак белми йөрибез. Н. Арсланов шигырьләрендә мин ватандашларыбызга, туган халкыма хас иң матур сыйфатларның берсе булган — әлеге киң күңеллелек. кешелеклелек, олы масштаблы гамь. борчуларда яшәүнең үзенчәлекле чагылышын тоям.
Португалия бүген — давыл кичереп Исән калган кораб. Бара әкрен, төннән юлын күчереп. Кояшыңа карап!
(<Кояшыиа карап».)
Көн китер, җил. Испан күкләренә. Болытларны ку да,— Ярларыннан ташый, күтәрелә «Фуэнтсовехуна»
(«Фуэнтеовехуна».)
Шагыйрь Испания һәм Португалиядә дә, Чили, Мозамбик һәм Австралиядә дә булмаган. Шуңа да карамастан, бу илләрдә барган политик вакыйгалар, социаль яңарышлар уңаена язылган шигырьләре битараф калдырмый — тирәнтен дулкынландыра, борчый, уйлануларга этәрә. Ә бит тел чыганак безгә дә таныш булган, газета, радио һәм телевидение информацияләре генә... Дөрес, шагыйрь бу илләрнең тарихи үткәне белән дә кызыксына, халкының революцион һәм демократик традицияләрен өйрәнә, милли горурлыкка әверелгән батыр уллары, халыкның рухына ачкыч булган легендалар белән дә таныша. Нәтиҗәдә, шул характердагы тел һәм иярчен чыганаклар синтезы шагыйрь күңелендә — күңел күзендә — көтелмәгән һәм яңа офыклар киңлеге ачылуга китерә Коры информация яисә политик кыяфәт алган буш куык сүзләр тезмәсе түгел, ә киң публицистик яңгырашка ия, күңелләргә юл табарга сәләтле уй-фикерле шигырь туа (Дәрес,
шагыйрьләргә чит илләрдә булу, ерак сәя-хәтләрдә йөрүнең кирәге дә юк икән дип аңлашылмас. Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күргәнең хәерлерәк, ди рус халкы). Ләкин Н. Арсланов иҗаты белән танышканда. күңел сизгерлеге булса, тынгысыз рәвештә эзләнсә, әйрәнсә, шагыйрь шулай ук күпне күрә-кичерә һәм сөйли дулкынландыра ала дигән фикергә киленә
Туган җир. Туган ил һәм Ватан. Н. Арсланов иҗатының үзәгендә әлеге темалар булу шулай ук табигый һәм һичкемне гаҗәпләндермәс. Шагыйрь генә түгел, һәр аерым шәхес тә иң элек үз-үзен шушы изге төшенчәләргә мөнәсәбәте — мәхәб-бәте. бирелгәнлеге һәм тугрылыгы белән билгели торган заманда яшибез.
Тугрылыклы улы булсам Идел-Йортнык. Беек Совет илендә бер ватандармын'
— дип җырлаган шагыйрь дә, әлбәттә, бер карашка зур яңалык ачмый. Ватандарлык. Туган илгә бирелгәнлек хисләре сабый чактан бишек җыры һәм ана сөте белән җаныбызга кергән, канга сеңгән. Шунда ук сорау туа: нигә соң әле шул темага язылган әсәрләр безне берөзлексез дулкынландыра тора һәм ни сәбәпле күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс ихтыяҗ үзләренә? Югыйсә, аз яктыртылган тема дип әйтеп булмый бит Ул гына да түгел, күңелләрне һәм фикерләрне кузгатып үзенә ияртә, кузгата килгән һәр яңа күләмле әсәр теге яки бу дәрәҗәдә әлеге дә баягы шул ук темага багышланган була. Дөрес. укучы йөз чөерерлек язмалар да кү- ренгәләп ала бу темага караган әдәбият арасында Пародокслармы? Ничек аңларга һәм аңлатырга боларны? Ничек?..
Туган җир, Туган ил һәм Ватан төшенчәләренең тирәнлеге, колач җитмәс киңлегеннән киләдер бу барыннан да элек. Чын художник таланты аның яңадан-яңа пластларына төшеп, көтелмәгән ачышлар ясарга мөмкин. Ә икенче берәү теманың -үтемлелеген» аңлап, ух-ах итәр, бирелгәнлеге һәм мәхәббәте турында канатлы сүзләр сибәр, нәтиҗәдә, укучының кәефен кырыр—әдәбиятка эстетик күзлектән генә түгел, идея күзлегеннән дә хыянәт
Чын художник, әдәби сүз остасы өчен әлеге тема — ул гомумән дөнья һәм әдәбият дигән сүз. Тормыш һәм яшәеш, мәхәббәт һәм сагыш дигән сүз. Юкка гына философлар һәм шагыйрьләр Ватанның кайда һәм нидән башлануы һәм кайда тәмамлануы, үзе эченә нәрсәләрне алуы турында элек-электән уйланмаган, баш ватмагандыр. Әмма төгәл җавап әлегәчә табылганы юк...
Туган җир Һәм Ватанга мөнәсәбәттә шәхес билгеләнә дидек. Димәк, әдәбиятның кызыксыну предметы булган — кешене тулы һәм киң планда, сәнгать чаралары белән өйрәнү. тасвирлау процессында да иң элек аның әлеге изге төшенчәләргә мөнәсәбәтен ачыклау мәҗбүри. Кешенең гүзәллеге, рухи байлыгы һәм гомумән аның иң матур сыйфатлары да турыдан-туры туган җир һәм Туган илгә мәхәббәт, бирелгәнлек аша гына ачылырга мөмкин. Совет патриотизмы рухында һәм халыклар дуслыгы идеяләрендә тәрбияләнгән ватандашларыбызның эстетик зәвыгы һәм әдәбиятка карашы да шул ук җирлектә формалашкан. Димәк, туган җир һәм Туган илгә мөнәсәбәт шәхес һәм аның яшәешен генә түгел, әдәбиятыбыз һәм әдәбият алдында торган таләп, ихтыяҗларның да үсеш дәрәҗәсен, тирәнлеген билгеләүче төп үлчәм, төп критерий булып тора. Нури Арсланов поэзиясендә чынбарлыгыбыз һәм яшәү принципларыбыз белән билгеләнгән әлеге критерийны табигый сиземләү генә түгел, аңлы рәвештә күрсәтергә омтылу, ассызыклау бар. һәм бу, һичшиксез, махсус игътибарга лаек һәм өйрәнелергә тиешле үзенчәлек.
Мисал өчен классик Көнчыгыш поэзиясенә аеруча хас формада иҗат ителгән «Ватандармын» шигыренә мөрәҗәгать итәргә була. Шагыйрь туган халкы язмышы һәм үзенең бөтен тормышы —, үткәне, бүгенгесе, киләчәге ватандарлык хисе белән аерылгысыз бәйләнештә булуга игътибар итә. һәм моның бары тик шулай булырга тиешлеген, ә башкача яшәү мәгънәсез икәнлекне ассызыклый.
Ир ирлеге — ил кайгысын кайгыртуда!
Илем йортым эчен бетен жан-арманым.
Сынатмадым Ватан сугышы кырларында. Тапламадым яхшы атын бабамнарнык.
Ләкин Н. Арсланов ватандарлыкны Туган ил борчуларын үзеңнеке итеп яшәү һәм аны яклап көрәшү белән генә дә чикләми, ул аны шәхеснең бөтен хыял-омты- лышлары, мәхәббәте, рухи һәм физик тазалыгы. әхлакый камиллеге суммасы итеп карый. Туган илгә. Ватанга бирелгәнлекнең катлаулы һәм монолит күренеш булуын, замандашларыбызда нәкъ менә шундый рәвештә чагылуын, чагылырга тиешлелеген яклап чыга бай тормыш тәҗрибәсе булган өлкән шагыйрь.
Кисәүгә әйләнә янган барча әйбер.
Ә мин яндым да яктырдым — каралмадым*
Олтан булсам булдым изге туфрагымда.
Чит әсирләрдә солтан булып калалмадым
Әлеге шигырьдән, шул рәвешчә, байтак строфалар китереп, иң яхшысы аны тулысымча куз алдында тотып, ныклап уйланырга, фикер йөртергә урын бар һәр юлы халкыбызның тарихи тәҗрибәсе тапкырлыгы, яшәү мәгънәсе, әхлакый матурлыгы һәм рухи йөзен үтәдән чагылдырып килә. Шагыйрь өчен ватандарлык хисе элек-электән формалаша һәм туплана килгән өнә шул хәзинәләрнең берлеге яңа шартларда яңача югарылыкта ачык чагылышы ул. Моңарга «Уйлар, сагышлар» җыентыгыннан күпләп, бик күпләп мисаллар табарга һәм китерергә мөмкин булыр иде.
...Мнн табынам хакка — акка гына.
Тынычлыкныц Йегером каршына.
Мин — тынгьТсыз кирәк чакта гына.
Хәер, кирәк мина барсы да Кирәк мина Корваланнар ирке. Азатлыгы испан халкының
— дип җырлаган, туган җиренә һәм аның аша бөтен җиһанга гашыйк шагыйрь күкрәгендә уйлар һәм сагышларның чиге юк.
Туган җир — һәммәбеэгә бер дәрәҗә якын һәм үз булган изге Ватан нәкъ менә шуннан башлана да... Туган җир, күңелләргә аеруча үз һәм якын төбәк — анда әле дә безнең тәүге тавышларның кайта-вазы яңгырыйдыр күк, әкияти бала чак сәхифәләре, тәүге адымнар эзе сакланадыр, хыял, тәүге хисләр, омтылышлар кайнарлыгы суынмаган булса кирәк. Шуңа да гомер буе истән, хәтердән чыкмый сагындырып йөдәтә, берөзлексез үзенә тартып торадыр ул туган җир.
Туфраклары сврмә. суы ширбәт.
Ризыклары бал да май икән Минем туган җирем кебек айбзт. Сәйран иклар тагын бар микән’'
Шагыйрь Н Арслановның лирик кичерешләре белән икәүдән-икәү генә калгач, тагы бер кат шул хакта уйга калдым. Инде ничә дистә еллар (мөгаен, ярты гасырга якынаеп киләдер) үзе Татарстан җирендә. Казанда, ө уйлары һич кенә дә туган төбәге Казагыстан киңлекләреннән читләшүне белми.. Шагыйрь күкрәгендә мәхәббәт һәм хисләр ташый.
Туфрягында баля чагым танниры атты Кадикъ иле үз улыдай үстерде бакты. Акын бала дип атады, думбра бирде Шука артык якын күрәндер шул казакъны
Шагыйрьләрчә нечкәлек һәм ир-егетләрдәй тугрылык белән үз итә өзгәләнеп ярата Н. Арсланов үзенә тормыш һәм яшәү суты биргән төбәкне. Татарстан җирендә туып-үскән укучыларын көнләштерерлек итеп ярата. Әлбәттә, вакыт-вакыт күңелдә эгоистик хисләр дә кузгалып ала яраткан шагыйрең иҗатында сиңа аеруча якын булган Татарстан җире һәм аның кабатланмас гүзәллегенең дә шигъри гәү-дәләнешен мулрак күрәсе, тоясы килеп куя. Күңелгә килә, әмма акыл хупламый— шигърият турында сөйләшкәндә мондый тарлык һәм җирле чикләнгәнлекләргә урын булырга тиеш түгел.
Казан. Казан' Свеп баккан калам 6<лдын. Нәкъ җиреңдә тумасам да. анам бутдын .
— дип язган шагыйрь иҗаты турында сүз барганда, бу хакта уйлану үзе үк артык булса кирәк.
Күз алдына яңадан татар шагыйре иҗатында гаять үз итеп, сөелеп җырланган Казагыстан далалары, мәһабәт Алатау һәм Кар-каралы. иксез-чиксез киңлекләргә сузылган Кәрәкәү кырлары, Иртеш суы буйлары килә Күңелдә һәр вакыт киңлеккә, киң күңеллелеккә урынны түрдән биргән әдәбиятыбыз һәм шигъриятебез өчен зур горурлык, шатлык хисләре уяна, куаныч арта. Шагыйрь Акмулла, әдәбиятыбыз классигы Г. Ибраһимовлар иҗатында аеруча тирән чагылган тугандаш казакъ һәм татар халыклары арасындагы дуслык, теләктәшлек идеяләренең замандашыбыз Н. Арсланов иҗатында тагы да баетыла, үстерелә баруына чын күңелдән канәгать буласың.
Иртеш суы Идел тесле кин түгел.
Бер карасаң. Иделләрдәй им түгел;
Тоташтырыр идем үзен Иделгә,—
Әкияттәге тылсымчы карт мнн түгел
Ә миңа калса, әкияттәге тылсымчы карт белән бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән шагыйрь арасында аерма зур түгел. Белмим, беренчесе Иртеш суларын Иделгә куша алыр идеме икән, әмма шагыйрь Иртеш һәм Идел буйларын үзара гаять дәрәҗәдә якынайтуга, шул елга буй-ларында үскән күңелләрне дуслык, туганлык җепләре белән аерылгысыз итеп үзара берләштерүгә ирешә Сәнгать һәм шигърияттә дә тылсым көче аз түгел шул
Н. Арсланов иҗатында Казагыстан табигате, туг&ндаш казакъ халкының рухи матурлыгы, гүзәллеге, чынлап та. киң һәм тирән чагыла. Ләкин бер казакъ халкы рухы белән генә чикләп карау бу шагыйрь иҗатын шактый тарайтуга да китерергә мемкин. Н Арсланов иҗатында го-мумән. Көнчыгыш поэзиясенең — бүгенге
һем, беренче чиратта, классик Көнчыгыш поэзияләренең күп кенә специфик үзенчәлекләре характерлы чагылыш таба. Бу— шигырь төзелешендә, аларның рифмалашу, ритм системасында гына түгел, ә барыннан да элек, шигъри фикерләүдә, аның хикмәтлегендә, ачык һәм якты төсләр өстенлек иткән образларда, лирик геройның рухи активлыгы һәм романтик рухында аермачык күзгә ташлана, өскә калкып чыга.
Кашын Амур жәяседәй каш икән бер.
Катшавымны сиздереп ник фаш итәмдер?— Тылсымыңнан исердем' шул. әйләнде баш. Гомерлеккә тынгы белмәс баш икән бер.
Хәер, шагыйрь үзе дә классик Көнчыгыш поэзиясе үрнәкләреннән өйрәнүен, шигърияттә шуларга йөз тотуын яшерми. Аерым алганда. «Ал сии шәфәкъ болытларын» шигырендәге «Фирдәүсиләр. Ширазилар үрнәгендә язам менә бу мәхәббәт ярлыгымны»,— дигән юллар шуның характерлы бер мисалы булып тора.
Классик Көнчыгыш поэзиясе традицияләрен бүгенге шартларда дәвам иткән, аның күп гасырлар буе эшкәртелә, шомара, үсә килгән поэтик һәм идея-эстетик казанышларыннан татар совет шигырен, стиль төрлелеген баетуда киң файдаланган шагыйрь Н. Арсланов, һәм аның иҗаты бүгенге поэзиябездә, иң элек, шушы яклары белән үзенчәлекле дә. Бүгенге татар поэзиясендә Көнчыгыш әдәбиятларыннан килгән традицияләр һәм. аерым алганда, ул традицияләрнең Н. Арсланов иҗатында чагылышы, уйлавымча, махсус өйрәнү һәм кызыксыну объекты булып тора. һәм бу якын киләчәк эшедер.
Сүз уңаеннан әлеге мөнәсәбәтләрнең тагын бер ягына игътибар итми китү ярамас. Н. Арслановның җиңел агышлы шигырьләрен укыганда еш кына үзебезгә мәгънәләре бик үк ачык булмаган сүзләргә. алынмаларга килеп төртеләсең. Табигате белән алар шәрки Һәм күп очракта казакъ сүзләре: тирмә, мәкян, асау. ар- ман, томак, мәгъбүд, күрфәз, катарда... Күл. артык күп бүгенге татар укучысына аңлаешлы булмаган сүзләр. Аларга еш мөрәҗәгать итүнең ихтыяҗы шул кадәр ук зурмы икәнни соң? Белмим, кемгә ничек, миңа калса, юк андый ихтыяҗ! Җирле колоритны бирүдә билгеле бер кадәр әһәмияткә ия булуларына да карамастан, алынма сүзләр шигырьнең саф татарча яңгырашын киметә, табигый агышына хилафлык китерә, әдәби телебезне чуарлыйлар ... Хәер, бу турыда артык сөйләп тору кирәкме икән? Тик менә шундый тенденциянең татар телен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән, укучылар тарафыннан яратып укылган өлкән һәм тәҗрибәле шагыйрь иҗатында чагылыш табуы бик тә аянычлы. Чиксез тирән хәзинәләре булган әдәби телебез һәммәбезгә дә бер, уртак ич.
Моннан элек язылган мәкаләләрнең берсендә шагыйрь Н. Арслановның шигърияттә елдан-ел яшәрә баруы, иҗатында яшьлеккә генә хас ашкыну, романтика, җете ачык төсләрнең өстенлек итүенә соклану белдергән идем. Бу чынлап та шулай, һәм шагыйрьнең соңгы еллар лирикасының яшьләр тарафыннан аеруча җылы кабул ителүе сере дә ерак яшерелмэ- гән — шушы үзенчәлек, шушы пафос белән аңлатыла. Юкка гына кайберәүләр: «Яшьләр Н. Арслановтан өйрәнәме, әллә өлкән шагыйрь үзе Зөлфәт һәм М Әгъ- ләмовлар кебек яшьләргә иярәме», дип шаяртмый, күрәмсең.
Менгән атым баткан ак күбеккә. Белмим, һаман кая чабамдыр?! Привал кирәк иде инде күптән. Әйтерсең лә Егет чагым белән чамам бер:
Уемда да юк жаи суыклары. Каян соң бу хәят шатлыгым? II дивана' Күргәч кенә үскән оныкларны. Исләремә тешә картлыгым.
Чынлап та. яшьләрдән калышырга теләми. үзенә онык булырдай яшьләрне көнләштерерлек итеп иҗат итә — гашыйк була, ашкына, сагышларга чума, шигъриятнең символы канатлы ат «Пегас» кебек мәһабәт ялларын җилфердәтеп, илаһи матурлык, мәңгелек гармониягә омтылып яши шагыйрь.
АҺ. романтик күиелем сыймый жнргә.
Гел талпына күккә ашаргэ'
Ачкычлары кайда икән. Жибрил.
Күк капусын ничек ачарга?
Шундый ярсу, романтик ашкынулы ши-гырьләр яңадан традицияләр хакында уй* лануларга этәрә. Байрон Һәм Лермонтовлардан киләме бу рух?_ Хәйям, Сәгъди һәм Хафизлар, фәлсәфи-романтик ашкынулы Көнчыгыш поэзиясе үрнәкләреннән- ме?.. «Юк!» дип әйтү хата булыр, өздереп кенә «әйе» дисәң, күп гасырлык традицияләре булган татар шигъриятенең үз казанышларын — Г. Каидалый, С. Рәмиев, Ш. Бабич, һ. Такташларны кая куярга... Гомумән, вакыт-вакыт башка әдәбиятлар тәэсире һәм традицияләренә чамадан тыш зур өлеш чыгарып, телибеэме-теләмибез- ме, үзебезне артык фәкыйрьләтеп калды-
рабыэ түгелме икән без. Бу очракта да шулай аңлашылмасын: Нури Арсланов милли җирлектә формалашкан шагыйрь, та. тар шагыйре! Шуның белен бергә аның иҗатында, бөтен татар шигъриятендәге кебек үк, бөек рус әдәбияты традицияләре. Көнбатыш Европа һәм борынгы төрки, классик Көнчыгыш поэзияләренең тәэсире дә һәр даим чагылып килә. Болар исә, үз чиратында, лирик шагыйребез иҗатының форма һәм стиль байлыгына, сурәтләү чараларының күп төрлелеге һәм оригинальлегенә, тематик киңлеге һәм идея- эстетик өһәмиятлелегенә зур йогынты ясыйлар.
Әлбәттә, Н. Арсланов шигырьләре һәм бигрәк тә җырларында өстенлек иткән күтәренке романтик, оптимистик рухның Табигате турында уйланганда, шагыйрь шәхесе формалашкан социаль шартларның хәлиткеч роль уйнавын да онытырга ярамас. Зур горурлык белән: «Октябрьның шагыйрь улы мин»,— дип яза ул һәм күңел көрлеге, хисләре кайнарлыгының үзе яшәгән, иҗат иткән еллар, бүгенге чын-барлыгыбыз белән турыдан-туры бәйләнештә булуын да яшерми.
Алышынып торды манзаралар,— Нинди генә көннәр булмады Без мөкиббән идек — ватандарлар. Яна Республика уллары.
Ил оямда сакта мин торам — Утлар сулар кичкән чыдам солдат,— Яшь кукелле карт бер ветеран. —Н. Арслановның яшь бер каләмдәше «Тегә белсәң ияр тузмый ул. картаймасаң яшьлек узмый ул», дип язган иде шигырьләренең берсендә. Өлкән шагыйребезнең яңа җыентыгы белән танышканда кат-кат хәтергә төшеп, уйга кереп, теге, кем әйтмешли, «чистый йөдәтеп бетерде» шул халык мәкаленә тартым сүзләр, һәм менә әлеге бу чыгышны йомгакларга җыенганда яңадан шул сүзләрнең мәгънәсе турында уйга калдым. Сүз тормышта һәм иҗатында тынгылык белмәс, һаман яшь шагыйрь Нури Арсланов хакында булгангадыр. күрәмсең. Кем белә, бәлки яшьлек һәм шигърият, гомумән, үзара аерылгысыз төшенчәләрдер... Вакыт сынауларын узган шигъриятнең дә төп хасиятләреннән берсе яшьлек түгелме?..
Шагыйрь иҗат итә. Димәк, әле яшьлек дәвам итә. дәвам итәргә тиеш дигән сүз. Еллар, дйстәләгән еллар сынавын узып, янып-көеп, картаюны белми, иҗатында яшәргәннән-яшврә барып җырлаган, моңланган шагыйрь Н. Арсланов. Вакыт һәм шигърият сынауларына алга таба да йөз белән каршы барырлык шагыйрь. Яшәү— көрәш, яшәү — иҗат. Яшьлек ялкыннарын шулай сүндерми-сүрелдерми көрәшергә, иҗат итәргә!.. Габделҗаббар Кандалый әйт. көндәй: «Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут беләнв—