Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАКЫТ СУРӘТЛӘРЕ


урнал битләрендә, китап нәшриятларында Әнвәр Давыдов шигырьләре өзлексез басылып тора. Әйтерсең ул һаман безнең арада яши һәм, күп дигәндә, каядыр ерак командировкага киткән дә. әсәрләрен шуннан җибәреп тора. Күрәсең, ул үзенең күп кенә шигырьләрен вакытында чыгарып өлгермәгән, яки аларны төгәлләнеп, ахырынача эшләнеп бетмәгән дип уйлагандыр. Ләкин алар көн таләпләренә һәм зәвыкларына җавап бирәләр — кешенең җиңелмәс рухы хакында чын сәнгатьчә сөйләүдә дәвам итәләр. Беренче тапкыр дөнья күргәннәре генә түгел, элегрәк басылганнары да һаман кызыклы — хәзер дә акылга хәбәр, күңелгә якты җылылык өстиләр.
Гадәттә, искермәүнең сәбәбен әсәрләрдә гомумкешелек өчен әһәмиятле булган темалар кузгатылуы белән бәйлиләр. Бу фактны истә тотарга кирәк, әлбәттә, Әнвәр Давыдовта да мәхәббәт, нәфрәт, яхшылык, явызлык һәм кешенең башка шундый тойгылары үзәккә куелган әсәрләр бик күп. Ләкин әсәрләрнең искермәү көчен мин ул тойгыларда гына түгел, ә башлыча кешенең көндәлек тормышын сурәтләгән конкрет картиналарында, кабатланмас рәвешләрендә күрәм.
Шигырьләрнең язылу тәртибенә, хронологиясенә ияреп барам. Тыңлыйм, һәм шул вакыт миңа җиңү залплары тавышы кабат ишетелә башлый. .
Әсәрләрнең җисемнәренә кагылганчы, исемнәре үк конкрет чорны күзалларга мәҗбүр итә «9 май иртәсе». «Очрашырбыз, дускай» һ. 6. Җиңү шатлыгы, полкташлар белән аерылышу моңсулыгы. Матур, тыныч тормышның беренче көннәре тудырган хисләр нәфислеге һәм дошманга карата сүрелеп тә бетмәгән үч катылыгы. Солдатның туган җир туфрагын алып кыскан куллары, шул туфракны үпкән иреннәре. Җылы бөркеп яткан яңа буразналар...
Бу сурәтләрнең кайсы чор галәмәтләре икәнлеген ачыклау өчен озак уйлап торуның хаҗәте бар микән? Юктыр дип уйлыйм. Бу күренешләрдә кеше язмышы белән ил язмышы синтезлаша. Кеше тормышында таряхи вакыйгалар төсмерләнә. Кеше биографиясен укып, ил биографиясен күз алдына китерәсең.
Кеше биографиясе — революция, төзелеш, сугыш, тагын тыныч тормыш. Бусы инде тарих түгелме соң? Ә тарих дидеңме, фикер көндәлек вакыйгалардан узып, ераграк китә башлый.
Әнвәр Давыдовның беренче шигырьләре сугыш картиналары тасвирламаларыннан. гомеренең иң кискен, хәлиткеч, тетрәткеч вакытларыннан башлана. Билгеле инде, куркыныч каршында характер ялангачлана — кемнең кем икәнлеге, нәрсәнең нинди булуы хак төсендә, шулай әйтергә яраса, натураль рәвешендә алга килеп баса. Элекке төшенчә яки кыяфәтнең чынлыгы яки ялган булуы, кешенең батырлыгы яки куркаклыгы чынбарлыгында өскә калка. Күңелдәге нәфрәт яки мәхәббәт тә ут Һәм төтен аша дөресрәк күренә.
Ж
Ядрәләр ярылалар.
Мин сине >зләп барам.
Беренче шатлыгым минем.
Беренче йерәк ярам.
Тән җәрәхәтенә хәтле үк йерәк ярасы булган икән ләбаЬа! Тик ул ничектер * яшерен торган, ә мондый хәтәр вакытта яшерүнең инде кирәге калмый. Син вөҗ- £ даның белән күзгә-күз очраштың. Шунысы хәерле, очрашу — кеше файдасына, £2 сафлый тантанасына хезмәт итә. характерны баета, чыныктыра. Фронт шартларында £ сафлык кыйммәте халык бәхете бәрабәренә туры килә, яшәүнең символик мәгънә- > сенә әверелә.
Фронтта мәхәббәтләрен тапкан һәм яклаган егет белән кызның мәһәрләре сан- 3 дыкларга сыя торган түгел. Бөек байлык: көрәш белән үткән һәр карыш җир, бер- < гә сугышып алган шәһәрләр, шуларга өстәлгән полкташлар дуслыгы, утта сынау, чыныгу ныклыгы. *
0
Кыңгыраулар чыелдатып түгел.
Самолетлар, туплар гөрләтеп
Төште туебыз, халык бәхете белән. <
Җиңү туе белән берләшеп.
Конкрет кеше тормышына караган, кечкенә тоелган вакыйга тарихи вакыйга- п ларга кушылды да кеше үзе җәмгыять вәкиленә әверелде Ә менә шушы конкрет х биография, конкрет детальләр булмаса? Тарих, әлбәттә, үз барышында калыр, лә- кин ул сәнгатькә күчмәс иде. Колак пәрдәләрен ертырлык итеп күпме генә кычкырсаң да, шулай тиеш дип фараз ителергә мөмкин булган гомуми идеяләр, уйлар һәм фикерләргә ышанган хәлдә дә. мин аларны тойгылар сыйфатында кабул итә, күз алдына китерә алмаган булыр идем
Көн саен газеталарда, эфирда, чыгышларда кабатлана торган публицистик фикер күпчелек очракларда нәкъ шундый туп-туры, ялангач хәлендә телдән-телгә күчеп йөри. Әгәр ул, информация бурычын үтәү белән канәгатьләнеп, сәнгать факты булуга дәгъва итмәсә, монда бөтен нәрсә үз урынында буласы. Ләкин сәнгатьнең бурычы үзгә — информация аның максатына керсә дә. чарасына туры килми. Сәнгатькә конкрет форма, ярдәмче детальләр кирәк. Әйтик. Давыдов солдатлары «Төрле милләт кешеләре булсак та. тарихи һәм көндәлек зур идеяләр аркасында без барыбер туганнар!» — дип турыдан-туры кычкырмыйлар. Алар — тыйнак. Алар- ның бердәмлегенә фронт берлеге өстәлә, чөнки туплар Һәркемгә бер телдә эндәшә
Русча начар белүемнән
Келә иде дус-иш.
Фашист ләкин тиз таныды:
— О, ду зольдат русиш!
Менә син шушындый вакытта милләтләрне аерым тоеп кара! Кечкенә бер факт, бер сүз бөтен бер армиянең кем икәнен әйтте дә бирде'
Менә тагын шундый «кечкенә» деталь. Дәһшәтле кырык беренченең бер көне Улап килгән утлы корыч көч солдатларны Днепрга китереп кыскан Котылу эзләп бирге ярга омтылучы машиналардан һәм кешеләрдән буа ясап, шул урынны юн- керслар бомба-чукмарлары белән төеп дыңгычлыйлар. Ә безнең зениткалар ядрә йодрыкларын сузып, күкне генә тишкәли алалар. Күктә һәм җирдә өстенлек иткән дошманга безнең истребительләр ташлана.
„Чыгарып шунда ут сөңгесен.
Чәнчә кинәт юнкерсның берсен.
Дошманның тәкәббер корыч аждаһасы, кара төтенгә уралып, җиргә сеңгәч, бүтәннәре кайту ягына кача башлый.
Шагыйрьнең төп бурычы — җиңүнең төп нигезен, совет кешеләренең чыдамлыгын батырлыгын, ватандарлыгын күрсәтү Йөрәкләр бәрелеше Безнең 1945
елда килгән олы тантананың да башы — менә шушы «кечкенә» җиңү бит. Сурәт менә ни сөйли!
Хәтердә, фикердән бигрәк, шушы вакыйга, конкрет очрак яши. Шагыйрь үз биографиясеннән алып язган хәлләр безнең дә күңелләргә гомерлеккә кереп урнаша. Бу тотрыклылык, сүз дөреслегеннән бигрәк, сурәт конкретлыгында, вакыт галәмәтләренең дөреслегендә, чынлыгында.
Шигырьләрнең эчтәлекләре алмашына, чөнки тормыш алга бара. Инде яңа картина: кичәге солдат бүген зур өметләр вәгъдә иткән киләчәккә карый. Аның белән бергә — бөтен авыл халкы. Сугыштан солдатлар кайтканны каршылыйлармыни:
— Кайталар! Кайталар!
— Кемнәр?
Өр-яңа тракторлар, яңа бәхетләргә вәгъдәләр төяп, шаулап кайталар. Халык менә ни өчен тантана итә, ни өчен сөенә. Халык белән бергә, кичәге солдат шатлана, чөнки алар гадәти тракторлар гына түгел, ә танкларга әйләнми калган тракторлар. болар — сугыштан соңгылар, сугыштан соңгы — беренчеләр. Җиргә, туфракка да беренче бөртекләр төшә:
Улын сагынып көткән ана кебек,
Ачты аңа җир киң күкрәген!
Тойдым төсле җылы туфракның Тормыш кече белән тетрәвен.
Кайчан язылуы мөмкин бу юлларның һәм нинди чорны күз алдына китерү мөмкин аларны укыгач? Сорау үзе үк артык шикелле. Монысы да шагыйрь хезмәте — ул мәңгелек картиналар эзләп үзен дә, безне дә интектермәде:
— Юк, энекәш,— диде Өлтерәш,—
Монда бодай үсмәс. Үсмәс!
Туфрак ярлы. Балчык көйгән.
Гранит кебек каты һәр кәс!
Туфракның кайчангы икәне һәм бу сүзләрнең кайчан ишетелергә мөмкин булуы шигырь юлларының үзләрендә аермачык булып — туфракка төшкән бөртекләрдәй күренеп ята.
Алтын булып, байлык булып
Әверелде монда һәр кәс.
— Әйе, энекәш, — диде Өлтерәш, — Солдат даны үлмәс. Үлмәс!
■Солдат турында балладаидагы геройның үз кыяфәте дә—аның буш җиңе, хәрби киеме, сүзләр һәм эшләр авырлыгыннан тешен кысып кырны өйрәнүе, аннан сүз көтеп тын торган бригада кешеләре, мылтык корычына күнеккән кулдан ятсынмаган сабыр сабан, ул калдырган тирән буразналар, һәр гектарга ике центнер кергән суперфосфат оны, шуның белән берләшкән тир тамчылары да берсенә-берсе табигый ярашып тора. Прозага хас детальләргә матурлык сулышы килеп керә. Бернинди купшылыксыз, кырыс шәрехләр — бары тик шулар гына зарурдыр, дигән уй туа. Чорга хас кырыслык. Бары тик шул таләп ителә. Әйе, ышанырга мөмкин бу хәлләргә, булды бу хәлләр тормышта. Шуннан соң гына:
Солдатның Дан орденына
Тук башаклар үрелделәр.
Тормышның сүздә, полотнода яңадан иҗат ителүе, шуның бәрабәренә билгеле бер фикердән бигрәк — караш, мөнәсәбәт һәм, димәк, тойгы кузгалуы — сәнгать факты шушы бит инде. Сәнгате булдымы, аңа тарихи фактлар үЗләре дә сыя.
Мин Әнвәр Давыдовның бу чорда язылган шигырьләрен укып, шул чорның үзен, кешеләрен, хәтта әдәби хәрәкәтен кабат күрәм.
Ул чакта да әдәбиятта төрле тенденцияләр бергәләп яши килде. Сәламәт, җитди агымнан хәтта алгарак чыгарга тырышып ук түгел микән әле, шундый бер омтылыш, соңыннан «лакировка» дигән исем белән йөртелә башлаган бер шаукым
булып алды һәм, хәзер карасаң, ул Әнвәр Давыдов шикелле чын шагыйрь иҗатында да үзенең кайбер төсмерләрен мөһер сыманрак итеп йоктырып калдырган икән. Яхшылыкка, матурлыкка, шатлыкка, тыныч бәхеткә артык сусау аркасында барлыкка килгән ашыгу хикмәте булды бугай ул. Сәнгатькә бары тик социаль мәгънәләр эзләп мөрәҗәгать итү, эстетик категорияләр белән исәпләшергә бик үк теләмәү кебек җиңеллекнең дә тәэсире булмый калмагандыр, әлбәттә. Шунысы бәхәссез, сугыштан соңгы елларда ясалма ситуацияләр һәм ялган бизәкләр, тема мөһимлеге һәм социаль фикер ачыклыгы белән кызыктырып, үзләренә беренчел дәрәҗәдәге шөһрәтне дәгъваладылар. Безнең бу темага Әнвәр Давыдов белән бәхәсләшкән ф вакытлар да булгалады бугай, һәрхәлдә, аның иҗаты да бу шаукымнан бөтенләй > азат булды дип әйтү кыен. н
Тантаналарга, бәйрәмнәргә ашкыну, ашыгуның тарихи нигезләре зур өметләр багларга мөмкинлек тудырган бөек төзелешләр иде. Безгә бигрәк тә якыннары Идел- 2 дәге гидростанцияләр, табигатьне үзгәртеп кору даулары, кыр-урман полосалары. . яшь бакчалар музыкасы — бөтенесе бергә киләчәктән бүгенге көнгә искиткеч гүзәл аһәңнәр рәвешле колакларда чыңладылар. Шул вакытларда табигый рәвештә ма- э выгып, киләчәкне бүгенге көнгә күчереп кую да бик җиңел иде
Мәйдандагы арыслан йөрәкле егет скульптурасы, стадион, гөмбәзле театр, ко- < лонналы мәктәп... -з
Бу сарайларны Ф
Төзегән батырларның
Тәннәренә тазалык өстәгез!
Шаулый электростанция шарламасы.
Тамчылар җемелдәвен
Көн матурлыгына кушып...
Бу шәһәрнең исемен эзләп аптырама син.
Иптәш,
безнең авылыбыз — шушы!
Аз да түгел, күп тә түгел. Шулай. Шагыйрь туган авылын шәһәр кыяфәтенә кертте, тик аның белән дә канәгатьләнә алмыйча, андагы юлларны «Москва юлы. Ленинград шоссесы» белән чагыштырып, шул юлдан килер өчен кунаклар ук чакыра башлады. Ә кунаклар... якын елларда, әйтик, шагыйрь үзе яшәгән елларда килсә!
Кунакны чакырган кеше үзе каршыласа дөресрәк бит. Әйе, кунаклар чынлап та килсәләр! Хуҗа ни дип акланыр иде икән! Ихтимал, үзенең артыграк мактап җибәргәне өчен уңайсызрак хәлдә калыр иде ул. Аның баягы сүзләренә ышанган булырлар иде алар, чөнки ул сурәтләрне дөньяда гаделлек өчен көрәшкән, илне, тормышны саклап калган элекке солдат, хәзерге игенче тасвирлаган бит. Солдатның каны, игенченең икмәге алдауны белми... Аның сүзләренә- һәркемнең ышанасы киләчәк.
Нигезсез вәгъдәләрнең, ә катырак әйткәндә, мактана төшүләрнең теоретик җирлеге дә юк түгел: типиклык ул бүген күп таралган күренешләр җыелмасы гына түгел, бүген сирәк очрап та, киләчәктә үсә, киңрәк тарала алачак күренешләр типик була ала. Син кешенең улын күз алдына китер, аның портретын юрап бел дә. шул рәсем астына атасының исемен яз. Курыкма, тормышны бозып күрсәтү түгел бу, ә алдан күрү.
Яхшымы бу. начармы! Тарих белән бәхәсләшү җайсыз. Бер генә нәрсәне шикләнмичә әйтергә мөмкин: шулай булды. Тормышта булмаса — әдәбиятта.
Уйланырлык сәбәпләр, бәхәсләшерлек фикерләр юк түгел, әлбәттә...
Шагыйрь шушы дәрәҗәдә тукталса, бәлки бәхәсләшмичә түзәргә дә мөмкин булыр иде. Мәгәр ул арырак уза. «Москвада» шигырендә инде аны кунакка дәшү өчен һәр телдә җылы сүз әзер, һәр «Победа», мотор сулышын акрынайтып, аның янында туктала, утыртырга әзер икәнен әйтә һәм автор яңадан авылындагы Мәскәү- гә (гади калага да түгел, башкаланың үзенә!) охшашлы якларның артуын уйлап дулкынлана башлый. Нәкъ шул мәлдә, автор теләген тойгандай. Мәскәү әллә кайдагы колхоз радиоузелын тоташтыра да меңләгән мәскәүле дуслар репродукторларга сыена. Колхоз кызы Гөлсинәнең гүзәл авазын халык артисты Глиер отып калырга
ашыга. Дәүләт премиясе лауреаты К. Симонов исә бригадир Гариф рифмаларына соклана...
Була ала микән шундый хәлләр? Хәзер була алуы бәхәсле, ләкин элегрәк шиксез булды. Тормышта булмаса, — әдәбиятта.
Чор әдәбиятының кайбер арттырып җибәрүләре акрынлап шартлылыкка юл бир» барды һәм үзе дә шуңарга охшарга тырышты. Ә хәзер исә андый шаукымнар тарихи күренеш булып кына калды шикелле. Алардан бушаган җирдә чын публицистик поэзиягә урын киңәйде. Әнвәр Давыдов иҗатында да шулай булды.
Гаҗәп бит бер карасаң: көн ыгы-зыгысы, көндәлек мәшәкатьләр һәм . Мәңгелек төшенчәсе, бармы бәйләнеш? Мәңгелек һәм Кеше. Язмышлар, дөнья, аның мәгънәләре, матурлыгы, фаҗигалары. Туу. яшәү, үлү дигән төшенчәләр хәрәкәтләнә башлый. Шул «ваклыклар» бөтенесе бергә Мәңгелекнең үзен бар итәләр түгелме соң? Бүтәнчә аны ничек күз алдына китерергә мөмкин? Уйлый торгач мәгънә төсмерләнә: конкрет хәлләр, конкрет күренешләр мәңгелек категориясен барлыкка китерәләр. Сәнгатьтә дә мәңгелек дигән объектив төс алган темаларны аерым вакыйгалар, тарихи хәлләр аркылы гына күз алдына китерергә мөмкин. Заманнардан аерым яши алган темаларны сәнгать белми. Мәңгелек һәр вакыт заман костюмын киеп яши.
Ә Давыдов китапларыннан берсен «Тормыш лирикасы» дип атаган. Аны кулга алгач, «Бүтәнчә лирика буламыни?» дип сорыйсы килә. Ләкин соңыннан ачыклана: шагыйрьнең артык зурдан купмыйча гына гади нәрсәләр хакында сөйләргә тырышуы, гуманистик омтылышы икән бу
Ә күкләрдә йөзә болытлар.
Тракторлар йөри кырларда,
Ил буенча чаба поездлар. Машиналар ашыга юлларда.
Бөтен нәрсә гади, көн саен үзебез күреп торганча — күк зәңгәрлеге болытларның ап-ак булып шунда сәяхәт иткәне, кырда игеннәр шавы — иркенлек, чиксезлек Кеше күрә, тыңлый, ниндидер сер эзли. «Нәрсә кирәк икән бу кешегә?» дигән кебек аңа кемдер.
Нәрсә кирәк!
Нәрсә кирәк сәнгать музеенда Венераның сыны каршында.
Сәҗдә кылган кебек, оеп калган Түбәтәйле татар картына!
Куйбышев өлкәсендә Камышлы дигән авыл бар — үзенә генә хас табигате- урманнары. сулары, кешеләре... Алабута арасында көн буе йөгереп арган малай төнлә төшендә Лермонтовның Бэласын коткара. Нәрсәдер бар бу дөньяда, ниндидер хикмәтле нәрсә...
Рәхмәт сиңа, шаулы бала чак. Мин кайткач та туган туфракка. ... Сер сөйләдең минем колакка.
Шагыйрь яшәү мәгънәләре, тормыш ваклыклары тудырган сорауларга җаваплар таба һәм үзе өчен ачылган серләрне күңелендә бикләп тота алмыйча, бүтәннәр белән дә уртаклаша:
Кулларыңның каты икәнен.
Яргаланган булуын күрдем мин.
Тик алардан куркып китмәдем.
Йөрәгемне сиңа бирдем мин.
Кайчак: «Авыртмыйм. — дисең миңа, —
Йөрәк, каты куллар тиюдән!»
Шагыйрь үзе дә конкрет шәхес, аның һәр көне, бөтен тормышы — үзенә бирелгән вакыт гәүдәләнеше. Шагыйрь яши — көлә, елмая, кайгыра... сөя ярата.
Җирдә бүген бетен нәрсә аныкы. Җирде өмет бар, ышаныч дигән, мәхәббәт дигән бөек яктылык бар. Аны башкаларга, бүтән күңелләргә күчерү җиңел эш түгел, коточкыч авыр эш. Иҗат итүне шагыйрь бөек бәхет дип кабул итә. 1950 елда «Беренче бөртек» дигән китап үсеп чыккан. Аннан бер-бер артлы «Алгы сафтагылар». «Сине сөюем». «Ферма кызы», «Чорлар чатында», «Тормыш лирикасы» һәм башкалар — татар телендә, рус телендә. ф
Шәхес үзенчәлекләре шагыйрь үзенчәлекләре булып әверелә. Аның тавышы и. поэзиягә бүтән беркемне дә кабатламый торган яңа тавыш булып кушылды — баш- п та хәтта сәеррәк тә ишетелә иде ул. Шуңа күрә бәхәсләр дә кузгала иде. Әйтик, н поэмалар — «Коммунизм таңы» колхозында», «Алгы сафтагылар», «Ферма кызы», - «Ташу» һәм башкалар. Эпик жанрда язылгангамы, аларда прозага хас элементлар- *- ны — хикәяләү, шәрехләүне, урыны-урыны белән очрый торган очеркка хас пуб- 3 лицистиканы кабул итеп бетерү кыен иде. Шулай да стиль яңалыгы, ритмика сы- i гылмалылыгы, строфалар иркенлеге, ниһаять, иң мөһиме, авыл картиналарының ® дөреслеге — барыбер җәлеп итә иде. Димәк, тормышның үзеннән килгән бизәкләр ♦ болар, ялган сүзләр түгел. щ
Бу поэзиядә, гомумән, публицистик башлангыч беренче урында тора. Шуңа _ күрә ул үзенә ныклырак игътибар сорый. Ил турында, халык һәм партия турында риторик канатлы, социаль әһәмиятле бик күп сүзләр, фикерләр, хәтта акыллы сүз- < ләрне дә күп язарга мөмкин. Ләкин коры декламация булып калмасын өчен, сүз ~ сәнгатькә әйләнсен өчен шигырь дигәнне гомер белән раслыйсы бар — шунда гы- х на чын поэзиягә әйләнә ул.
X
Тешем кысып чыгып барамын.
«Хиросима» фильмын карадым.
Җир буйлап «сугыш» дигән шомлы күләгә йөри — кара шәүләсе язмышлар өстендә уйный. Ничек кенә ишетергә, ничек кенә күрергә теләмәсәк тә, үлем дигән нәрсә бар дөньяда. Тормыш тоташ шатлык, тоташ бәхет, тоташ бәйрәм генә түгел — катлаулы, авыр, һәм аның кадерен белергә, сакларга кирәк. Балалар үлгәнне. нәни тәнне ташлар күмгәнне, бакчалар көйгәнне—үлем тантанасын, аның үкереп, улап шатлануын күрмәс өчен — көрәшергә, бар көчеңне җыеп көрәшергә тиеш
Бу инде гади чакыру, акыл сүзе генә түгел, ә кичереш. Тынычлык турындагы әрнүле хисләрен шагыйрь, кешеләргә, тормышка булган олы сөюен саклаган хәлдә. Бөек Ватан сугышы фронтларыннан алып кайткан.
Бер ышандыңмы, инде син шагыйрьне тагын да зуррак ихтирам белән тыңлыйсың. Кеше хыялы, уйлары, хисләре интим тынлыктан иҗтимагый киңлеккә барып чыга.
Материя хәрәкәтеннән
, Җирдә тормыш туган шикелле.
Халык омтылышыннан, өметеннән.
Җиңелмәс көч булып син килдең Бу дөньяга, бөек партия!
Бу сүзләрне әйтү өчен дә дәреслекләр уку гына җитми. Аларның беренче кат телгә килгән чагы менә кайчан: утлы тимерләргә сыдырылып, шагыйрьнең күлмәкләре телгәләнеп беткән. Тирә-якта — дошман. Тузан, төтен, ут аркылы үлем сулышы ишетелә. Шагыйрь йөрәген нәфрәт дигән эсселек пешерә Менә шул чакта ул үзен партиянең бер тамчы каны итеп тоя. Юк. партия таш сын. тәнсез идея түгел, ә шундый ук кан тамчыларыннан җыелган җисемле, җанлы көч
Уртак безнең шатлык кайнары да.
Кайгының да әрем ачысы... .
Кеше характеры, кеше хисләре дә. тормышның үзе кебек үк, гаять катлаулы һәм бай. Чын шагыйрь тормыш каршылыкларыннан, хисләр тирәнлегеннән курык- мый — дөньяны булган хәлендә ярата һәм андагы гариплек, ямьсеэлекне дә яшермичә. аның тагын да камилләшүенә ярдәм итә. Чөнки бомбалардан курыкмаган
күңелне юк кына сүз, әшәкелек харап итеп ташларга мөмкин бит. Усаллык, явызлык белән көрәшкән шагыйрьнең йокысыз төннәр үткәрүе дә гаҗәп түгел. Ләкин нык ихтыяр, яхшылыкка ышану аны якты иртәгә яңадан китереп чыгара:
Тагын тормыш, хезмәт шавы Куды газап чыңнарын. Шатланалар, сөенәләр һәм көләләр җырларым!
Шагыйрь иҗатының, бөтен тормышының бер йокысыз төнгә җыелып тыгызлануы. барлык шигырьләре һәм поэмаларыннан күчкән, шигъри осталык дип исемләнгән, бөтен гомере буе тупланган тәҗрибәсенең бер әсәргә тупланып яңгыравы — шулай ук табигый нәтиҗә булды. «Йокысыз төннән соң» дигән роман-симфония калдырып китте шагыйрь — бу аның соңгы әсәре. . Анда бүгенге көннең нигезе узган чорларда ук салына башлануы аермачык күрсәтелгән.
Хәзер безнең кулда күпме көч бар!
Уебыз: йолдызларга оча алу.
Ләкин нинди көчне таләп иткән Шәм яктысында, себер мунчасында, Көн яктырыр диеп ышану!
Дөньяга шул шәм яктысы, кайчандыр Ленин яндырган шәм яктылыгы төшеп, мең-мең елларга сузылган. Бу яктылык — мәңгелек.
Кич.
Таш өйләрне караңгылык чорнаган. Ләкин тәрәзәләр... Йөзләрчә йөрәкләр кайнарлыгы! Йөзләрчә гомерләр.
Бер тәрәзә — анда ут янса да, кешеләр хакына яшәлгән олы бер гомер сүнә. Ә икенче тәрәзәләр урамнарга йөз күзле шатлык бүләк итә. Кемнәрдән соң да шулай таш өйләрдә меңнәрчә тере йөрәкләр кала. Менә шушы инде — тормыш, аның матурлыгы, аның мәгънәсе. Шуны инде без поэзия дип атыйбыз. Шагыйрь- нен гомере шунда — уйлары, хисләре, язмышы, аның фәлсәфәсе, минем фәлсәфә, безнеке... тормышның үзендә.
Кояш яктысында, ай яктысында, кичке утлар балкышында — урамнарда, бакчаларда. урманнарда — җил белән яфраклар сөйләшә. Бу сөйләшү — мәхәббәт шикелле. бәхет шикелле. Матурлык — табигатьнең үзендә
Гасыр билгеләрен, вакыт кисәкчәләрен киләчәккә алып киткән әсәр — үлемсез.