УКУЧЫЛАРДАН ХАТЛАР
Поэзия турында сөйләшү уңаена укучылары- быздан хатлар килү дәвам ит». Шулардан кай бер өзекләр тәкъдим итәбез.
РЕДАКЦИЯДӘН.
ХӨРМӘТЛЕ РЕДАКЦИЯ
Байтак еллардан бирле инде мин «Казан утлары»н укып барам. Журналның Һәр санын кулга алу белән, барыннан да элек, андагы тәнкыйть мәкаләләрен актара башлыйм. Нидән бу шулай? Бәлки Белинскийга, Добролюбовка булган ихтирамым бүгенге тәнкыйтьчеләргә дә күчәдер? һәрхәлдә, әдәбиятка җитди эш дип карыйм һәм әдәбият галимнәренең хезмәтен хермәт итәм. Чыннан да. әдәбият дәньясында уңны сулдан, акны карадан аерырга кем безне ейрәтә? Әнә шул тәнкыйтьче дигән остазлар инде.
Минем аңлавымча, шагыйрь Равил иптәш Файзуллин тәнкыйтьне бик үк өнәп бетерми икән. Мәсәлән. «Кызык, нинди тәнкыйтьчеләрнең нинди шагыйрьләргә конкрет ярдәме турында сез нинди исемнәр китереп әйтә алырсыз икән?» — ди ул. Шулаймы соң? Безнең белүебезчә, бөек Тукайга телдәге чүп-чарлардан арынырга, ә Такташка символизм чиреннән котылырга нәкъ әнә шул тәнкыйтьнең ярдәме тигән дә инде.
Шагыйрь Равил Файзуллин иптәш моның белән генә дә тукталып калмый. «Мин үзем бүгенге поэзия тәнкыйтьчеләренең фикри ярлылыкларына хәйран калам». — ди. Монысы инде һичнинди рамкага да сыймый торган сүз! Тәнкыйтьчене кимсетә- торган тыйнаксызлык.
Әдәбиятның бер гиганты да мондый сүзләр ычкындырмаган бит
1) «Призирать критику, значит — призирать публику, чего боже сохрани»
(А, С. Пушкин.)-
2) «Тәнкыйть кирәкле шәйдер».
(Г. Тукай.) •
3) «Критика высокого таланта имеет равное достоинство со всяким оригинальным творением».
(Н. В. Гоголь.)<
... Нинди чаралар ярдәмендә кешенең рухына ныграк тәэсир итеп була? Шуны белмәгәндә нинди генә язучы да (шагыйрь дә) максатына ирешә алмаячак.
Тасвирчылыкка корылганмы шигырь, әллә акыллылыккамы — анда укучының эше юк (ягъни аны ул мәсьәлә кызыксындырмый), сокланырлык булган юллар кызыксындыра.
Ниһаять, поэзиянең мөмкинлекләре турындагы мәсьәлә. «Пегас... Канатлы ат шул- ул! Канат янына тәртә куеп булмый». — ди Р Фәйзуллин. Ягъни поэзия күп йөк, тарта алмый булып чыга. Шулаймы соң? Моны белү өчен Пушкинга яки Маяковский- га мөрәҗәгать итсәк тә җитә — чиксез күп йөк тарта ала Пегас. Тик аңа ул йөкне- төйи генә белергә кирәк.
РАФИКОВ А.,
. Ульяновск өлкәсе, Зирекле авылы.
Поэзиябезнең бай тормышыбызга кыюрак һәм тирәнрәк үтеп керүе өчен файдалы этәргеч булачак бу сөйләшү
Гомумән алганда, безнең поэзиябез үзенең сугышчанлыгын һич тә киметмәде, ул тормыш белән бергә атлый. Аны тагын да көчлерәк, сугышчанрак, тормышыбызга якынрак итәсе иде — бу сөйләшүнең төп максаты да нәкъ шулдыр, минемчә
Журналның даими укучысы буларак, бу сөйләшүдән читтә каласым килми. Туган поэзиябезгә ихтирамым зур минем
Гайҗаи бабай сөйли.
Һаман сөйли.
Чәе суына, аны сизми ул.
Куанычы эченә сыймаганга, ф
һаман сейли, һаман сейлн ул.
. 3
»У поэманың исеме, авторы турында тен уртасында йокыдан уятып сорасалар 2
да. аны укыганыма утыз еллап вакыт үтүгә карамастан, авторы — күренекле ша- С
тыйребез Шәйхи Маннур, поэма «Гайҗан бабай» дип атала, «Кайнар йөрәкләр» ди- ’
гән җыентыгында укыган идем дип. уйлап тормыйча, кырт кисеп әйтә алам. Ченки <
шагыйрьнең нәкъ үзебезчә, гади Һәм матур итеп язылган бу әсәре гомер буена X онытылмаслык булып йөрәккә кереп урнашкан.
Халкыбыз тарихына караган һәр факт. Һәр вакыйга искерүне белми, минемчә. н Өлкән шагыйрь, яшь шагыйрь язамы, әгәр ул бу вакыйганы яңа төсмерләр, яңа S образлар белән киңрәк ача алса, укучы шуңа канәгать. Мәсәлән, тынычлык өчен I көрәш темасын шагыйрь Л. Ошанин үзенчә яктырта, ә аңардан күп яшьрәк Е. Ев- £ тушенко — үзенчә. Евтушенко сүзләренә язылган «Хотят ли русские войны?» дигән. _ халыклашып киткән җыр яшь татар шагыйрьләренә; тынычлык турында сез дә шу- ~ лай языгыз(1) дип кычкырып тора кебек
Минемчә, безнең татар шагыйрьләре соңгы елларда публицистик темага азрак — ■язалар. Күбрәк лирика белән мавыгалар. Бүгенге героик эшләребез турындагы по- ’♦ эма һәм шигырьләрне күбрәк укыйсы килә
Бүгенге поэзиябезне чын-чынлап әйдәп баручы X. Туфан, С. Хәким кебек өлкән шагыйрьләребез белән беррәттән Ш. Галиев. F*. Гәрәй Р Харис. Роб Әхмәтҗанов. Зөлфәт шикелле халык арасында танылырга өлгергән, яратып укырлык шагыйрьләребез бар.
Әгәр дә шагыйрьләребез зур эшләр белән тулы заманыбызны Такташ осталыгы белән җырлап бирсәләр, бүгенге укучы да, киләчәк буыннар да моның өчен аларга рәхмәт кенә әйтерләр иде. Такташ бай мирас калдырган шагыйрь. Аның һәр әсәре татар тормышын гына чагылдырып калмый, бөтен илебезгә хас күренешләрне һәм вакыйгаларны да тулы чагылдыра, барлык халыклар өчен дә уртак итә.
Тукайча, Такташча язу — алар әйткәнне кабатлау дигән сүз түгел, ә тормышны ■сизгер күрә белү, беренче карашка вак күренешләрне дә зур, актуаль итеп күрсәтә һәм аларны халыкның үз телендә, халык сөйләгәнчә үткен һәм матур итеп әйтә ■белү.
Тукай рус шагыйрьләре Пушкин һәм Лермонтовтан күп соң ршәсә дә алар русча гына яңгырыйлар димәгән, һич тә тартынып тормыйча иҗатларын өйрәнгән Тукайның:
Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам.
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.
— дип язуы үзенең остазларына рәхмәт сүзләре булып ишетелә.
Әдәби тәнкыйтебезнең марксистик-ленинчыл позицияләрдән һәм заман интересларыннан чыгып фикер йөртә белүе миндә соклану тудыра Тәнкыйтьтән башка үсеш юк дигән хакыйкатьне яшь шагыйрьләр беркайчан да онытмасыннар иде. Бу дискуссиядә И. Нурумтлин һәм X. Госман китергән дәлилләр мине ышандыра төшәләр.
Сүземне төгәлләп, шуны әйтмәкче булам; Кол Галидән башлап легендар Җәлилгә кадәр күп гасырлы зур юл үткән бай тарихлы поэзиябез вәкилләрен К Кулиев, М. Кәрим, Д Кугультинов. Р Гамзатов Ф Алиева исемнәре белән янәшә күрәсем килә. .
Туган телебез нормаларын читләтеп үткән күперенке шигырьләр ошамый миңа. Яшь шагыйрьләребез әйбәт әсәрләр өчен сөенеп яшәүче укучыларының Казанда да, Горькийда да, ерак Себердә дә барлыгын онытмасыннар һәм туасы шигырьләрен язганда борынгы бабаларыбызның «сүзең сүзгә ошамаса. сүз дип аны сөйләмә» дигән кисәтүләрен истә тотсыннар иде
ӘНВӘРБИК мөхсинов.
Горький шәһәре
Сүз бүгенге поэзия турО1нда барса да, һ. Тактаил а н башлыйсы килә Чөнки ул халкыбызның, сайрар сандугачлар шикелле, йЦ яраткан бөек шагыйре иде Ул үзенең көчле таланты белән үзеннән-үзе үсеп чыккан шагыйрь иде. Әлбәттә, кайсы шигырьне ничек кабул итәргә йөрәккә приказ биреп булмый. Яхшы китаплар, шигырьләр алар үзеннән-үзе күңелгә якын булып урнашып калалар.
Хәзерге яшьләр — елларның тынычлыгына, тормышның муллыгына шатланып, өлкәннәр поэзиясеннән үрнәк алып (барыннан да элек һ. Такташ һәм М. Җәлилләрдән). алар шикелле бирелеп эшләргә, киләчәктә үз иҗатларын халыкның уртак рухи хәзинәсе итәргә тырышсыннар иде.
ЗАКИРОВА ХӘЛИМӘ.
Таҗикстан ССР. Яван шәһәре.
Шигырь яки җыр сайлаганда үткен сүзлеләрен сайларга тырышасың. Әйтерсең сүз түгел, ә корал сайлыйсың. Гомумән, шигырь укырга кечкенәдән яратам.
Үзем X. Туфан. С. Сөләйманова, Р. Гәрәй. Р. Файзуллин, Р. Харис шигырьләрен яратып укыйм. Шигырьләрдән башка яши алырмын дип уйламыйм да. Шигырь җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә, һәр шигырьнең сихри көче бар.
МӘГЪМҮРӘ СӘЛИМҖАНОВА.
Азнакай районы, Актүбә поселогы, оператор.
Хөрмәтле Равил!
Шунысы куанычлы. Сез хәзерге поэзиябезне милли рамкалар белән генә чикләмичә, аны ил. дөнья күләме фонына куеп фикер йөртәсез. Аннан, шигърияттә яңалыкка кыю омтылуыгыз һәм бу юлда киртәләрнең булуын да истән чыгармавыгыз әйбәт тәэсир калдырды. В Маяковский да бит «Сезнең шигырьләрегез аңлашылмый, дулкынландырмый, җылытмый» диючеләргә: «минем шигырьләрем су да түгел, мич тә түгел; ә инде аңлашылу-аңлашылмаулары турында мең елдан соң кабинетыма керерсез, сөйләшербез».— дип җавап биргән. Мең ел түгел, бер буын кешеләре үк Маяковскийны аңлап кына калмады, ә үзенең иң бөек, иң сөекле шагыйре итте.
Хөрмәтле шагыйребез Хәсән Туфан да «аңлашылмый» белән башлап җибәрде. Чынында исә, поэзиядә үзенә генә хас гүзәллекнең тууы булган икән ул. Инде килеп. Равил, бүтән мәсьәләләргә күчик. «Бүгенге поэзия тәнкыйтьчеләребээнең фикри ярлылыкларына хәйран калам», дип әйтүегез арттырыбрак җибәрүегез түгел микән, мәйтәм. Хәзергесе көндә поэзия тәнкыйте өлкәсендә эшләүче иптәшләрнең барысы да дип әйтерлек галимнәр. Такташлар чорында моның киресе иде — бу бер. Икенчедән, «поэзия тәнкыйтьчесе» дигән таҗлары булмаса да, шигырь турында тирән фикерләр әйткән мөхтәрәм язучыларыбыз бар (Г. Бәширов, М. Әмир. / Ф. Хөсни, мәсәлән).
һ. Такташ адресына әйткән сүзләрегезне бер дә килештермәдем.
«Кыска шигырьләриегезне укып чыккач туган тәэсир-тойгыларым турында әзрәк тукталам: мин, Равил, шигырьнең «Мәрьям анасы» булмаса. аны укудан ләззәт тапмыйм. Сезнең шигырьләрдә (барлыгы 19 исемдә 16 шигъри юл) «Мәрьям аналары» юк түгел. Мәсәлән:
Ялкыныңмы минем янга төште Мәк чәчәге булып, кызарып.
Сөешкәннәр күп. кавышкан сирәк.
Чалкан йөзеп киттең ай юлыннан.
Болай фәкать шагыйрь генә әйтә ала.
Ә болай исә:
Китапханәгә кергәч бөрешеп калам... Җиңеп килгән рәхәтлектән саклан
һ. б. шуның кебекләрне һәркем әйтә ала.
Ярый, Равил, шушының белән хуш иттек.
Сезгә иҗади уңышлар теләп, сәлам белән,
АБДУЛЛА АБЯЗОВ. Чүпрәле.
Шагыйрьләребезнең күпчелеге бүгенге көн проблемалары белән дулкынлана, күңелгә ятырдай, югары бәягә лаек, ялкынлы шигырьләр язалар.
Шул ук вакытта, хис-фикер байлыкларын анализга алганда, кайбер әсәрләрдә сыеклык, идея эчтәлеге түбән, күңелгә ятмый торган (ни уму, ни к сердцу) тозсыз булган әсәрләр дә куренгәли.
Журналыбызның бишенче санында басылган Гамил Афзалның «Анкетавсы белән танышып чыктым. Мин аңлаганча, Гамил Афзал «Тарих тәгәрмәчевнә таяк тыкмаган, алга таба әйләндерергә дә уйламый. Бер сүз белән әйткәндә — ошамадылар.
Журналның бишенче саны Равил Фәйзуллинның «Кыска шигырьләрне белән ачылуын күреп, кыска гына алар турында тукталасым кил*: туры гына әйткәндә, бу «Кыска шигырьләрмдә йөрәккә ятырдай моң юк...
ӘСХӘТ ХАЙРОВ. Куйбышев өлкәсе.