ТЫЛСЫМЛЫ СУРӘТЧЕ
енинград. Рус музее. Ыспай киенгән җитен чәчле бер ханым «Тукай Кырлайда» рәсеме янына әйләнә дә килә, әйләнә дә килә. Әле ерактан сокланып карап тора, әле якынрак килеп, буягыч эзләренә күз сала. Хәйран тамаша! Кара син бу келеп торган чәчәкләргә, кара син бу яшьнәп торган үләннәргә—бу бит табигатьнең, гөрләп торган тормышның үзе. Арада таныш булмаган гөлләр дә бар, үлән яфраклары да сәеррәк Әмма аларда күзне иркәли торган күпме ямь. күпме тереклек һәм серлелек. Табигатьтә серләр бетмәгән кебек, бу рәсемдә дә без киләчәктә ачасы яңалыклар бар сыман. Әнә шул гөл-чәчәкләр арасында уйга талып яткан мөлаем йөзле егет кайсы мехитләрдә йөзә икән! Ихлас карашлы, якты чырайлы бу егет тә үзен урап алган әнә шул гөлләр төсле табигать анабызның иркә бер баласымы? Чәчәкләр искиткеч матур, тик алар үз кочагына алган кешене каплый да. аны тоныкландыра, төссезләндерә дә алмый. Тамашачы кабат-кабат якынлашып, сурәтнең нәкъ үзәгендә тын гына, моң гына яткан Габдулла Тукайга төбәлә, аның саф күңелендә ниләр гәүдәләнүен беләсе килә. Барыбыз өчен дә үтә якын хыяллар бөреләнәдер, теләкләре ак, максаты хактыр, чөнки рә-семнән көлтәсе белән пакьлек, яктылык бөркелә.
Ханым, янәшәсенә кара костюм, галстуктан, чәченә кырау төшкән бер ир килеп баскач:
— Нинди шигъри рәсем, һәр чәчәге җырлап тора. Бу сурәтченең монда бүтән картиналары да юкмы икән? — дип эндәшә.
Ир көлемсери:
— Белмим Ә нәрсәсе әйбәт аның? Майлаган да майлаган. җитмәсә, тоташ ботаника!
Җитен чәчле ханым сәерсенеп карый, таныш түгел иргә каты бәрелергә бик уңайсызлана, әмма чын сәнгатьне якламау оят булыр иде.
— Димәк, сез берни дә аңламыйсыз!
һәм кисәк борылып залдан чыгып китә. Көлсу чәчле ир елмая Эчкерсез ханымның кәефен кырырга теләмәгән иде ул, бары тик фикер алышу, сынау өчен генә әйткән иде. Бик мәзәк кенә килеп чыкты әле бу... Ханымны куып җитеп гафу үтенәсе һәм рәхмәт әйтәсе иде дә бит, ярамый, килешмәс. Чөнки ул шушы рәсемнең авторы — Фәйзерахман Әминев үзе!
1972 елның апрелендә Казанның сынлы сәнгать музеенда шәхси күргәзмәсен тамаша итәргә килүчеләр белән Ф Әминев инде болай шаярырга базмады Монда да аны танучылар сирәк иде. Шуннан файдаланып, ул бу юлы да сәнгать сөючеләр арасында булды, әмма хуплау, бәхәсләшүләргә колак салып кына йөрде.
СӘНГАТЬ
— Халыкның эчке рухи дөньясына. табигатьне сиземләвенә тирән үтеп кергән, аны төсләр-сурәтләрдә шушылай күркәм итеп чагылдырган мондый художникны әле мин беренче тапкыр күрәм,—
диде иптәшләренә бер ир кайнарланып.
— Карап туйгысыз гүзәл иҗаты белән татар халкы сәнгатен киң дөньяга чыгарган өчен бу кешегә нинди генә рәхмәтләр әйтергә икән?—диде шатлыгы йөзенә бәреп кан бер ханым.
Егетләрнең берсе аны татарның респуб-ликабыздан читтә яши һәм иҗат итә торган күренекле сурәтчеләре Әмир Мәҗитов, Әсгать Сәфәргалин, Әхмәт Кытаев, Илдар Ханов, Чыңгыз Әхмәревләр сафына бастырып. Фәйзерахман Әминевне арада иң үзенчәлекле. кадерле санавын белдерде. Ә өлкән яшьтәге бер апа: «Кешеләрне, табигатьне шул кадәр тере итеп ясау сәләте кайдан килә икән бу Фәйзерахманга»? — дип гаҗәпләнде.
Кайдан килә икән соң ул?
Фәйзерахман Әминев фикеренчә, моның җавабы татар халкының дөньяны бизәкле, төсле, бу сәләте ислам дине тарафыннан гына изелеп, бер очы Фәйзерахманга да тиде әле. Өч-дүрт яшьләрендә булгандыр, ул бер китап битенә тотты да җизнәсенең рәсемен төшерел куйды. Бу «пычратылган» китап -һәф- тияк» икән, атасы малайны азуы, изге басманы эштән чыгаруы өчен, яхшы ук кыз- дырмакчы иде дә, рәсемнең кияүгә хәйран охшашлыгын күргәч кенә, шелтәләү белән чикләнде. Әмма малай икенче гөнаһы өчен җиренә җиткереп җәзаланды
Мәдрәсәдә укыган чагы. Фәйзерахман, дәрес бирүче хәлфәне онытып, тәрәзәдән тышны күзәтә, кызыгып китеп, күбәләк карлар явуын тагын китап битенә төшерә. Хәлфә, арттан килеп, яңагына чапкач кына исенә килә һәм куркудан тәһарәтен дә чак кына бозмый кала.
Әмма сурәт белән мавыгуын ташламый Фәйзерахман Күрәсең, бабаларымның берсе кайчандыр рәсемчелек белән шөгыльләнгәндер шуның һәвәслеге маһирлыгы буыннан-буынга күчеп килгәндер, дип уйлый ул Әмма әнә шул потенциаль куәтнең җимеш бирүе өчен иҗтимагый тормышта тирән үзгәрешләс булуы кирәк иде.
Кем соң ул Фәйзерахман? Аның әнкәсе Зиһникамал Татарстанның Апае районы Кече Кайбыч авылында, әткәсе Габдрахман Кайбычтан унбиш чакрымнар ера«лык- •агы Татар Танаенда туып үскән Ике яшь йөрәк, башлы-күзле булып гаилә корып җибәргәч. читкә — Кизел шахтасына чыгып киткән, иркен тормыш эзләп Коңгер шәһәренә дә килеп җиткәннәр, һәм менә шушында «һәфтияк» пычратучы дәпри» туган. •
Бала чак—күңелләрдә мәңге саклана торган гаҗәеп сихри дөнья Ул хатирә, пэр дистәләрчә зур картиналарга һәм нәниләр өчен чыгарыла торган китапларның җыйнак сурәтләренә азык бирә ала. Габдулла Тукайның Фәйзерахман бизәгән «Кар- ыгачя китабын алыгыз да берәм-берәм битләрен ачыгыз әле. Менә «Бишек җы- оь!»на ясалган сурәт Чәчәкле ак чыбылдык белән капланган сиртмәле бишек Озын күлмәк кигән, яулыгын таратып бәйләгән ана бала тирбәтеп утыра. Бу—Фәйзерахман тирбәлгән бишек, аның әнкәсе түгелме икән? Сәке, сәкедәге ястык-мендәрләр «денгә җәелгән палас-келәм түрдәге сандык та таныш Фәйзерахманга да безгә дә. Бу сурәттәге һәр нәрсә татар халкы көнкүрешендәге бер чорны бик төгәл Пәм матур итеп күз алдына бастыра Гади һәм ямьле Менә шул рәсемнәр балада үз халкына мәхәббәт тәрбияли.
обрезлы ител күрүендәдер Аның сытылып килгән. Дини тьыэларның
Татарстанның атказанса* гать эшяеклесе рэссаи рахман Әминев
Ел фасылларын сурәтләгән рәсемнәр дә күзне иркәли. Аларда ата-анасы сөйләгән истәлекләр белән күңелгә кереп калган Кайбыч ягы табигатен дә. Көңгер яклары күренешләрен дә табарга мәмкин. Табигать һәм кеше хезмәте белән барлыкка килгән нәрсәләр нинди гармоник бөтенлек тәшкил иткән. Ә «Гали белән Кә- җә»не күргәч, елмаймый булдыра алмыйсың. Нинди кызыксыну һәм үз-үзен оныту Галидә! Аның өчен дөньяда кәҗә сыйлаудан башка һични юк. Ул җитдилек, ул һәвәслек! Сурәтче аны гаять зур мәхәббәт, юмор белән ясаган. Бер генә тотам ите булган малайга яхшы ук иркен күлмәк, төбе салынып торган чалбар кидергән. Крестьян малаен чолгап алган тирәлек тә бик төгәл детальләр белән гәүдәләнде- релгән. Икеләнми әйтә алабыз: нәкъ Тукайча бу. шагыйрь күргәнчә!
— Бала чактан ук әткәй-әнкәй сөйләгән Г. Тукай шигырьләре, әкиятләре, әйтик. Шүрәле». «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» һәм башкалар минем күңелдә онытылмаслык тирән эз калдырган. Хәзерге көнгә кадәр бу әсәрләр мине тирән дулкынландыра, — ди Ф. Әминев.
Рәссамның бала чагы аның бүгенге иҗатында чагыла. Ул иҗат сурәтченең сабый чак хатирәләреннән бүгенге татар балаларының рухи байлыгына сузылган күпер, аңа кушылган кыйммәтле хәзинә. Моны күрер өчен Ф. Әминев тарафыннан бизәлеп, Мәскәүдә зур тираж белән чыккан «Шүрәле» китабын ачып карыйк.
Беренче сурәттә Кырлай табигате, авыл тормышы, татар халкының көнкүреше гәүдәләндерелә. Кимә-арбада бала тирбәтүче кыз, аның янында кыршау тәгәрәтеп уйнаучы малай һәм суга барырга чыгып килүче әнкәләре. Монда һәр деталь җентекләп уйланган, рәссам нечкә график сызыкларда үзенең дөньяны күрү рәвешен, аны сурәтләүдә үз алымнарын, табышларын калку күрсәтә алган. Агач, такталардан матурлап ясалган калка, йорт түбәсенең түмгәк-түмгәк булып кабарып торуы, хатынның куштанлы итәк-җиңнәре, күкрәп үскән агачлар, үләннәр һәм гөлләр, алар- ның чуклы-чачаклы яфраклары, чәчкәләре — монда барысы да гадәттән тыш куе төсләргә бизәлгән. Агач күләгәсенә поскан йорт, яргаланган бүрәнә, әләмәччтәләмәч килгән читәннәр, яшел чытырманлык—табигатьнең мондый гаҗәеп бер почмагында тагын ни генә булмас дисез?!
Менә яшь егет урманга бара. Серле әкият дөньясы тагын да куера төшә. Бу урманның агачлары да гади агач кына түгел, кеше сынын, нә мәгълүм җан ияләрен хәтерләтә, аларның ботак-куллары юлаучыга үрелгән, җитмәсә, кояшы да баеп килә, эңгер караңгылыгы җәелә. Ә егет тыныч, хәтта йокымсырап та бара бугай әле.
Сурәт арты сурәт. Берсеннән икенчесенә күчә барган саен киеренкелек арта. Карурман дәһшәтле төскә керә. Мондый куелыкта хыялый җанварлар, шүрәлеләр яшәсә дә гаҗәп түгел. Агач кайрылары да фантастик кыяфәттә күзгә бәрелә, гөмбәләре дә эшләпәңнән дәүрәк, һәм искиткеч үләннәр, үләннәр! Алар рәсемнәргә аерым бер матурлык, байлык, сихрилек төсмере бирә. Аларда авторның үз фантазиясе, табигатьне яратуы ачыла. Бу чәчәкләрнең кайберсе, ихтимал, дөньяда юктыр да Әмма алар бик урынлы, килешле тоела, кабатланмас төс-бизәкләре белән сокландыра Алар я кайчандыр үскән, я киләчәктә шытып чыгар — һәрхәлдә, безгә алар бик тансык, бик хаҗәт. Сурәтче аларны гаять зур саклык белән ясый.
Рус сурәтчесе И. И. Шишкин табигать күренешләре, урман рәсемнәрен ясавы белән танылган. Үсемлек дөньясын бик оста гәүдәләндерсә дә, Шишкин кеше һәм хайван сурәтләрен ясарга кыенсынган икән. Фәйзерахман Әминевнең «Шүрәле» әкиятенә иҗат иткән рәсемнәренә күз салсак, сурәтче осталыгына тагын бер сокланмый булмый. Коты алынган ат рәсеменә. Былтырга һәм шүрәлеләргә нинди табигыйлек хас! Ә шүрәлеләрнең һәркайсы үзенә генә аерым рухи халәте белән тотып алынган. Монда ачулы кисәтү ясаучысы да. аптырашта калганы да. мыскыллы көлүчесе дә, куркуга төшкәне дә бар. Әйтергә кирәк, Ф. Әминев Шүрәлене үзенчә ала, үзенә кадәр иҗат иткән бүтән рәссамнарны кабатламый.
Бу сурәтләрдә Ф Әминевнең композиция остасы булуы да күзгә чалына. Шүрәленең алдануы рәсемендә күзебез башта ярсыган атка, аннары бармак янап торучы Былтырга төшә Сәер буынтыклы агачлар фонында, ниһаять, Шүрәле үзе күренә. Ат Һәм егет ничек кенә игътибарны җәлеп итмәсен, без котылгысыз рәвештә Шүрәлене эзлибез, ә егет рәсемнең комик каһарманына бармак изи һәм шулай без-гә юл күрсәтеп тора. Шүрәленең артында — кара урман, алдарак—тәфсилләп су-
Тукцй үзенең әкият геройлары арасында. Киндер. Темпера.
рәтләнгән агачлар. Барысы да кызыксынып карала, чагыштырмача тыйнак нисбагтә rj һәм арттарак торуга карамастан, Шүрәленең үзәк фигура булуы аермачык. С Ирексездән, әгәр Ф. Әминев язучы булса, мавыктыргыч сюжет остасы икәнлеген тагын да бер кат раслар иде, дип уйлыйсың.
«Ихтимал, үз арабыздан маһир рәссамнар чыгып, Шүрәленең кәкре борын, х озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кылынган урманнарны — һәммәсен тәрсим кылып чыгарлар», дип хыялланган иде Г. Тукай п Без бүген «Шүрәле» әкиятен истә кала торган итеп һәм чын сәнгатьчә рәсем- ләгән Бакый Урманче, Байназар Әлминевләрне атыйбыз, алар сафына талантлы Фәйзерахман Әминев кушылуын, бу затның Шүрәле мотивларын тагын да югарырак баскычта образлы гәүдәләндерүен, аларны үстерүен зур шатлык белән әйтә алабыз. Фәйзерахман Әминев шаулап чәчәк аткан табигатьне, кеше белән табигать бердәмлеген Тукайга хас буЛганча тирән һәм халыкчан итеп сурәтли.
Кайда өйрәнгән соң ул мондый осталыкка?
Бүтәннәр кебек чабата киеп, Көңгер татар мәктәбенә укырга йөргән малай ул. 1922 елдан башлап Пермьнең сигезенче татар-башкорт мәктәбендә белем алган һәм монда рәсемнәр ясавын дәвам иттергән. Менә шунда инде ул сурәтче буларак танылган, һәр язны мәктәптә аның сурәтләре күргәзмәсен оештыру гадәткә кергән. 1927 елда Фәйзерахман Троицкидан килгән икенче бер талантлы татар егете Чыңгыз Әхмәрев белән Пермь сәнгать техникумына укырга керә һәм аны 1930 елда уңышлы тәмамлый.
Ф. Әминев хезмәт юлын Пермь опера-балет театрында рәссам ярдәмчесе булып башлый, бераздан инде ул мөстәкыйль рәвештә «Севиль чәчтарашы», «Кәмитчеләр» спектакльләренең декорациясен ясый Шәһәрнең театр сөючеләре афишаларда Әминев исемен торган саен ешрак укый башлый, пәрдә ачылуга башта егерме ике яшьлек Фәйзерахман иҗатына кул чаба.
Әмма яшь егетне театрда рәссам булып эшләү канәгатьләндереп җиткерми, аның татар тормышыннан алып үзе теләгән темаларга әсәрләр иҗат итәсе килә. Моның өчен әле белем дә, тәҗрибә дә җитмәвен тойганга күрә, ул укуын дәвам итәргә омтыла һәм күренекле сурәтче И. И. Бродский ярдәме белән Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының эшче факультетына урнаша Монда ул яраткан остазы Бродский, соңрак Р. Р. Френц остаханәләрендә сурәт сәнгате серләрен өйрәнә, көннәрен төнгә ялгап, төсләр уенын, үлчәмнәр нисбәтен, сюжет, композиция кору осталыгын үзләштерә. Уку озакка сузыла, сугыш елларында өзелеп тә тора, бары 1948 елда гына ул, «Сабантуй» картинасын иҗат итеп, диплом яклый. Шуннан соңгы чорда рәссамны тулысы белән диярлек Тукай темасы һәм татар халык авыз иҗатыннан алынган сюжетлар биләп ала.
Боек шагыйребезнең әсәрләре Ф Әминев эчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы ул. Бер-бер артлы «Тукайның бала чагы», «Тукай Петербургта», «Тукай үзенең әкият геройлары арасында» һәм башка сурәтләр барлыкка килә Аларның кайбез-
ләре инде Ташкентның Алишер Нэвои исемендәге, Казанның сынлы сәнгать. Кырлайның Г. Тукай музейларына куелган.
Казанда аның шәхси күргәзмәсенә килүчеләр «Кырлай», «Тукай Кырлай урманында». «Былтыр», «Пар ат» картиналарында билгә кадәр күкрәп үскән үләннәрне, аллы-гәлле чәчәкләрне, тереклек тантанасына мәдхия булган бөдрә каеннар баһадир наратларны күреп таң калды. Алар гаять пөхтә, зур тырышлык һәм сабырлык белән искиткеч нәфис ясалганнар. Сурәтче табигать дөньясын киндергә түкми-чәчми, буяуларына тузан хәтле дә кер кундырмый төшерә белә. Хәтта болындагы чәчәкләреннән хуш ис бөркелгәндәй, каен тәлгәшләре җилдә тирбәлгәндәй тоела. Ул рәсемнәрне тамаша иткәч, профессор-биолог Үтәй тәэсирләнеп, авторга
— Нәфис талантыгыз өчен — шул кадәр нечкә ясалган, сөйләшәсе килеп торган җанлы рәсемнәр рәвешендә Г. Тукайны безгә терелтеп алып килүегез өчен Сезгә күп рәхмәт. Сез татар халкының тарихына реаль күренешләр биргәнсез —дип язган.
а> Әминевнең яратып һәм бирелеп эшли торган бер өлкәсе — әйткәнебезчә, татар халык иҗаты мотивларына нәкыш әсәрләре иҗат итү. Бу әсәрләрнең кайсына гына тукталсаң да, сурәтченең төрле төс-бизәкләр сайлаудагы кабатланмас үзенчәлеге ярылып ята. Менә «Айлы кич». Бәлки аны «Зәңгәр моң» дип атарга кирәктер? Кук йөзе, күл өсте, агач һәм үләннәр, агач тамыры сыман Шүрәле — аларны гәүдәләндергәндә зәңгәр төснең нинди генә төсмерләре кулланылмаган! Шигърият өстәүче ай урагы, тонык яктылыкта кура җиләге төсенә кергән кызыл чәчәкләр...
Сабый чактан таныш «Сак-Сок! бәетеннән алып эшләнгән сурәт реалистик планда гаять образлы гәүдәләндерелгән. Без инде аны ни өчендер дини шаукымнарга урап, ахирәт күренешләренә манчып кына хәтергә ала идек. Баксаң, ул матди җирлектәге халык фантазиясе җимеше, мифик төсмерләре исә сәнгатькә хас шартлылык һәм символлардан гына үсеп чыга икән. Ф Әминев «Сак-Сок»ны үтә кешелекле, халкыбызга хас әхлак кануннары белән сугарып, гыйбрәтле кыйсса рәвешенә кертеп сурәтли, тамашачыны үз трактовкасы белән килешергә мәҗбүр итә Ул бу
Айлы кич (*Шүр»ле»1. Кин9ер. Твяпврл,
«сэре белән татар халык мифларын сынлы сәнгатькә алып керүнең матур бер үрнәген бирә.
Күргәзмәгә килүчеләр «Хуҗа Насретдин» картинасын да озаклап тамаша иттеләр. Бик җыйнак, бик лехтә эшләнгән, юморга бай рәсем. Фәс чугы да, кәҗә сакалы да, укуга мавыгып китапка баккан яман җитди йозе дә тамашачыда елмаю уята Чөнки Хуҗа ишәгенең койрыгына карап атланган, юк. атланмаган, бер аягын бөкләп, тәмләп җәелеп утырган, китабы исә чамасыз калын. Ә ишәкнең гыйлем - иясе Хуҗада эше юк, ваемсыз гына алпан-тилпән атлый бирә, кырыйга кагылыр- - га да күп алмый. Анда исә — текә яр!
«Барлык хезмәтләрегезне рәхәтләнеп ике мәртәбә карадым,—дип яза запаста- _ гы полковник Котляровский, — милли колориты таң калырлык, эчтәлеге һәр милләт кешесенә аңлаешлы». 2
«Күргәзмә миңа зур тәэсир ясады», — ди Советлар Союзы Герое М. Девятаев - Украиннар һәм үзбәкләр, руслар һәм башкортлар, грузиннар һәм яһүдләр — барысы да тамашачылар кенәгәсенә, чын сәнгать белән очрашу шатлыгын уртаклашып, язулар язып калдырганнар.
Сурәтче Ф Әминев иҗатында башка темалар да лаеклы урын алган. Ватаны- — быз каһарманнарына багышлап «Салават Юлаев», «Советлар Союзы Герое Муса ~ Җәлил» картиналарын иҗат иткән ул. Казандагы күргәзмәсенә Ленинградта яшәүче якташларыбызның портретларын алып килеп, сурәтче тагын бер кат безне таң * калдырды. Анда без «Профессор-хирург Фәттах Котыш», «Педагогия фәннәре каиди- - даты Энҗе Сәгыйт.., «Филология фәннәре докторы Габдрахман Таһирҗан. «Физика-математика фәннәре докторы, астроном Шәфика Шәрәф» кебек фән-кульгура. -э халык хуҗалыгының терле тармакларында эшләүче күп кенә хөрмәтле кешеләрне “ күрдек. Бүгенге көннең хезмәт батырларын сурәтләгән бу рәсемнәрнең замандашларыбызда эшкә мәхәббәт тәрбияләве бәхәссез Рәссам аларны гәүдәләндергәндә каһарманнарының эчке кичереш, уй-теләкләрен ниндидер бер кабатланмас хәрәкәт аша ачарга омтыла. Ф Әминев якташларыбызны зур хөрмәт белән тасвирлый, геройларына күркәм тышкы кыяфәт кенә түгел, эчке рухи байлык, ихтыяр көче дә хас икәнлеген басым ясап күрсәтә.
Бу әсәрләре белән ул нәкыш сәнгатебезнең колачын киңәйтә, яңа рух өсти, аны милли характерлар белән баета.
Беренчедән, ул халкыбызның гасырлар төпкеленә барып тоташкан шигьри иҗат чишмәсенең шифалы суларын бала чактан татып үскән кеше икән. Икенчедән, кайда гына яшәсә дә, үзен бу куәтле чыганактан аермаган, халкы белән элемтәсен һерчак ныгыта килгән.
«Бу күргәзмә миндә бик олы, матур, бай тәэсир калдырды.—дип язды 1972 елның апрелендә Нәкый Исәнбәт.— Фәйзерахман Габдрахман углы үзенең туган халкына һәм аның үткән, хәзерге әдәбияты-мәдәниятенә. сәнгатенә булган җылы, тирән мәхәббәт хисләрен шушы кадәр якты, матур, күпьяклы, күркәм әсәрләрендә чагылдырган. Алар ватанчыл, халыкчан, сәнгатьчә нәфис һәм әкиятчә гүзәл, ориги наль һәм үзенчәлеклеләр Рәсемнәренә караганда, Фәйзерахман иптәш гүяки ерак Ленинградта яшәми, гомер буена монда, безнең арабызда. безнең белән бер һаваны сулап, бер үк суларны эчеп, үз туганнары һәм татарның зур талантлы шагыйрь, галимнәре, бигрәк тә Тукай һәм аның үлемсез геройлары белән чолганып, бергә яши кебек»
Казан тамашачылары күргәзмәдәге «Күл буенда» рәсеме янында да озаклап тукталдылар. Монда да Әминевчә ясалган чәчәкләр, каеннар, Ә уртада суга барырга чыккан кыз. Чиккән калфак өстеннән чәчәкле-чуклы шәльяулык беркәнгән. күз явын алырлык бизәкле кофта кигән. Муенса һәм алкалар таккан. Көянтә-чиләкләре дә биэәкле-сырлы. Ирексездән: «Сания апа суга бара, алма-алма чиләге...» дигән җыр яңгырый башлый. Әмма рәсемдә шалтыравык һәм хәтта яңгыравык аһәңнәрнең эзе дә юк. Кыз уйга талган, керфекләре йомылган, кашлары тартылган, шыгырдап уйны, шалтырап тынлыкны бозмасын өчен, бер кулы белән калканы, икенчесе белән чиләкне тоткан. Ниндидер йомшак бер моң бар бу күренештә ■Картиналарыгызның музыкаль булуы гаҗәп. Мин влардан биниһая тәм таптым
үзенчәлекле сурәтләрегез мине тәмам әсир итте, Сезнең белән горурланам!» СССР халык артисты, композитор Нәҗип Җиһанов бу тәэсирләрен уртаклашканда Ф. Әми- нев әле махсус музыкаль сериясен иҗат итә башламаган иде. Ул ният соңрак борынлады. »
Татар халык җырларын элек-электән ярата иде ул. Эш арасында кәйләп тә җибәргәли:
Тау астында салкын чишмә Чылтыр-чылтыр агадыр. Сөйгән сөйгәнен аладыр. Безнең сөйгән каладыр...
Бер көнне шулай мавыгып эшләп ятканда башына хәйран кызыкды уй килде: халкыбыз үз гомерендә бик матур көйләр иҗат иткән бит. Алар авыр чакларда йөрәккә юаныч бирә, күңел җилкенгәндә канат куя, сөенечле көннәргә ямь өсти. Ә менә нәкыш сәнгатендә шундый ук әсәрләрне үз вакытында тудыра алмаган безнең халык. Әгәр татар нәкышенең үз «Салкын чишмә», «Кара урманпнары барлыкка килсә, нинди шәп булыр иде! Алар кайчан да булса яралырга тиеш. Фәй-зерахман нигә соң әле бу эшкә алынмый? Ялгызы гына авыз эченнән көйләгәндә күңелендә аермачык образлар барлыкка килә ләбаса!
һәм ул эшкә керешә.
Рәссамның Фин култыгы ярына урнашкан унынчы каттагы остаханәсендә инде аларның кайберләре белән танышырга да мөмкин. Менә темпера белән язылган «Салкын чишмә». Бала итәкле, шоколад төсендәге озын күлмәк кигән, зәңгәр кәшимир яулык ябынган кыз агачлар арасыннан чыгып килә. Җиң очлары, изүләренә ак челтәр тегелгән. Киеме дә, үзе дә нәфис, матур. Әмма ул бик уйчан, алдагы язмышын күзаллый, җаны теләмәгән никахтан котылу әмәлен эзлидер төсле.
Менә «Җизнәкәй». Зифа буйлы, бөтеренке мыеклы фырт егет. Түшендә сәгать чылбыры, ул чылбырга бәхет дагасы да тагылган. Кулында яулык, бармагында балдак. Балдызын әсир итәргә ул әзер — әтәч кебек гайрәтләнгән!
«Әпипә» сурәтендә өч кеше гәүдәләндерелгән. Әти кеше гармун уйный, әни кеше кул чаба. Ә аларның орчык-кызлары бөтерелеп бии.
«Кара урман». Алгы планда аксыл озын күлмәк кигән кыз. Аның артында кызны үзенә каратырга омтылган камзуллы егет. Кызның нәрсәгәдер хәтере калган, күңеле сүрелгән. Егет юмалап, дус булырга өнди. Артта койрыгын болгап урманга таба ераклашып баручы юрга ат. Зәңгәр күктә ай тонык саргылт нурларын чәчә. Бу рәсемдә безнең каныбызга сеңгән нәрсәләрнең барысы да бар: «Кисеп алдым куш- каен, аерылмыек, дускаем» да, «Карурманны чыккан чакта атым китте су буйлап» та, тагын башкасы да.
Ф. Әминевнең татар халык җырлары темасына ясаган нәкышләре атаклы музыкаль әсәрләргә гади иллюстрация генә түгел. Алар тормыш, чынбарлыкның үзе кебек бай эчтәлекле, салават күпере сыман барлык төсләрне үзенә җыйган. Бу сурәтләр татар халкы тормышын бөтенләй башкача һәм бүтән яклардан ача, үткәнебезне, милли тарихыбызны образлы рәвештә күз алдына бастыра, үз-үзебезне яхшырак төшенергә, дөньяны тирәнрәк танып белергә булыша.
1972 елда Ф. Әминев күргәзмәсен карагач, М. Горький премиясе лауреаты Сибгат Хәким:
...аСу анасы» кайтты,
«Шүрәлепләр кайтты,
«Сак-Сокәлар.
Рухым кайтты, Казан урамында Күңелләргә сыймый шатлыклар,
— дип язган иде.
Рәссамның яңа тәмам иткән хезмәтләрен карагач, соклану-шатлык хисләре тагын да арта, киләчәккә якты өметләр канат җәя, күңелләр сафлана.
■ Автор узенең иҗаты белән татар сынлы сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керткән». — дип яза инженер Мәлик Мөхәммәтҗанов. «Сезнең иҗатыгыз татар сәнгате өчен саф җәүһәр. Киләчәктә дә кулыгыздагы палитрада буяулар килмәсен безне шатландырырлык әсәрләр языгыз. Чын күңелдән рәхмәт!»—дип кушыла аңа сурәтче Харис Якупов.
Тәэсирләр альбомына төрле кешеләр тарафыннан язылган бу юлларда фикерләрнең гаҗәп бердәйлеге күзгә ташлана — алар бар да соклану, сурәтчегә рәхмәт хисләре белән тулы. Тамашачылар үзләренең теләкләрен. тәкъдимДәрен дә язалар. Рәсемнәрнең төсле репродукцияләреннән альбом чыгару, әсәрләрне Казан музейларында күбрәк күрсәтү кирәклеген искәртәләр алар. Ул тәкъдимнәрнең бер өлеше тормышка да ашырылды инде — Ф. Әминевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде, кайбер әсәрләре Татарстанда мәңгегә төпләнеп калды.
Ф. Әминев бөтен гомере буена үз халкының мәдәни үзәкләреннән читтә яшәде һәм Казанда оештырылган күргәзмәсе белән татар җәмәгатьчелегенә көтмәгәндә- рәк ачылды.
Чыннан да, ул татар халкының гасырлар буе формалашкан үзенә генә хас матурлык төшенчәсен һәр күзәнәгенә сеңдереп, үз халкының традицион сәнгатьчә зәвыгын дөнья сәнгате эстетик таләпләре белән чагыштырып, заманыбызның сурәтчелек техникасы һәм чаралары казанышларын файдаланып иҗат итә.
Татар тормышында гасырлар буе типкедә - булган нәкыш сәнгатен милли җирлектә үстереп китү өчен замана агышында тупланган асыл сыйфатлар тиешле дәрәҗәдә, теләгән микъдарда булмый. Ф. Әминев ул сыйфатларны халыкның шигъри иҗатын, музыкасы һәм бию сәнгатен күңеленә сеңдереп, аларга хас хасиятләрне уз йөрәге аша үткәреп, синтезлап, сәнгатьнең яңа өлкәсе — нәкыштә дә шыттырырга, шулай итеп, сынлы сәнгатьтә милли сыйфатларны бөреләндерергә алына. Әйтик, музыкада татарга пентатоника, моңлылык, мелизмнар хас. Татар биегәндә кул, гәүдә хәрәкәтләренә саран, ул аягы белән «чигү чигә». Менә шушы сыйфатларга бәрабәр хасиятләрне нәкыштә дә барлыкка китерергә кирәк була.
Фәйзерахман Әминев татар нәкыш сәнгатенең табигатен, милли җирлеген, үзенчәлеген нечкә сиземли, үзенең идеалына, яраткан темаларына гомере буе турылыклы булып кала.
Казандагы күргәзмәсен тамаша иткәндә Татарстан җәмәгатьчелеге Ф. Әминев- нең картиналарын төрле җиргә таратмыйча бер үзәккә туплау, аларны халкыбызның художество зәвыгын тәрбияләү, ватанчыллык һәм хезмәткә мәхәббәт хисләрен үстерүгә хезмәт иттерү мәсьәләсен күтәргәннәр иде. Урынлы кайгырту. Чөнки Фәйзерахман Әминев профессиональ рәсем сәнгатебез аякка баскан чорларда ук аның нигезләрен салышкан рәссамнарның берсе. Без Әминевне иҗатының милли рухлы, шул ук вакытта интернациональ эчтәлекле булуы, халыкчанлыгы, башка сурәтчеләргә ясар йогынтысы, үрнәге өчен, бер дә икеләнмичә, татар нәкыш сәнгатенең якты йолдызы дип әйтә алабыз.