СТЕЛЛА — ЙОЛДЫЗ ДИГӘН СҮЗ
ашинаның йомшак мендәренә аркасын терәгәч кенә Равил, көндезге ыгы-зыгыларның, юлга җыену мәшәкатьләренең артта икәнен уйлап, җиңеләеп, тынычланып калды. Каршыга йөгереп килгән ак каеннарга, юл читендәге бетон түмгәкләргә, тәгәрмәч астына шуышып кергән юеш асфальтка игътибарсыз гына карап бара башлады. Бераздан бүген әле газеталар укымаганы исенә төште. Чыгып китешли генә алып кесәсенә тыккан «Правда»ны ачты. Кыр эшләреннән хәбәрләр... Укытучылар съезды... Бер төркем укытучы-ларга Социалистик Хезмәт Герое исемен биргән
Таксист пассажирының тавышын ишетеп, ләкин ни әйткәнен аңламыйча, борылып карады.
— Знаешь, друг, моей учительнице дали героя!—диде Равил, егетнең җилкәсенә кулын салып.— Учительница, которая учила меня русскому языку — герой труда! Понимаешь ты этого или нет?
Таксист сүзчән кеше булып чыкмады. Гаҗәп хәл түгел, дигәндәй елмаеп, иңбашларын җыерып куйды. Шоферның битарафлыгы Равилне бераз җәберсендерде. билгеле. «Шундый зур хәбәрне ишетеп сөенми калырга мөмкинме соң инде? Күрсә икән ул Стелла Зә- киевнаны, бер генә утырса икән аның дәресендә!» — дип уйлады.
— Укытучыларга герой исеме бирү бик кирәк ул,— диде таксист, бераз баргач кына.— Әле өйдә бер бала белән ни эшләргә белмисең, алар 30—40 баланы кеше итеп чыгаралар. Уен эш түгел ул.
Равил яшь кеше. Шулай да мәктәпне тәмамлап үзенең яраткан һөнәрен тапканчы шактый кыенлыклар күрде. Күңеле төшеп, ихты-
ОЧЕРКЛАР
нәр. СССР Верховный Советы Президиумының хезмәт алдынгыларын
бүләкләү турындагы указларын таныш фамилияләр очрамасмы дигән бер кызыксыну белән карый торган иде ул. Әллә арыганлык, әллә гамьсезлек булды, бу юлы газетаны күңел күзе белән түгел, өс- тән-өстән генә карап чыкты да икенче битен ачарга җыенды. Шул вакыт кемдер аның янтыгына төртепме, колагына пышылдапмы әйтте кебек: игътибар беләнрәк кара!
Равил билгесез шушы тойгыга буйсынып, газетаның беренче битенә яңадан кайтты һәм менә сиңа! Ничек күрмичә уздырган соң әле бу исемне. Фамилиясе булмаса районы, туган авылы игътибарны тартырга тиеш иде бит. Акка кара белән язганнар лабаса: Габдрахманова Стелла Зәкиевна. Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбият укытучы.
— Стелла Зәкиевна!
ярсыз калган чакларында Стелла Зәкиевнаны исенә төшереп, күңеленнән генә булса да аның белән киңәшә. Ул биргән дәресләрдән, мәгънәсенә ул төшенергә булышкан тормыштан гыйбрәт алырга тырыша иде. Равил чая малай булып үсте. Әдәби геройларның да Камо, Чапаев, Маресьев кебекләренә тартыла, аларга охшарга тырыша иде. Мондый геройлар турында сөйләгәндә укытучының гадәттәге тыныч • һәм йомшак тавышы ук үзгәрә. Дөрләп янган учак кебек, бар класс- $» ка утлы очкыннар чәчә һәм ул очкыннар балаларның йөрәгендә ка- - бына да күзләрендә нур булып яна башлый. Стелла Зәкиевна Алек- = сандр Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасын яттан, артист- - лар укыган кебек, сөйләп чыккач, тәэсирләнүдән соң чиккә җиткән Ә укучылар беравык сүз дә әйтә алмый утырганнар иде. Ул бервакытта m да ирексезләп укытмый, балалар үзләре аның дәресләрен сагынып, £ көтеп ала торган булдылар. Бу дәресләрнең һәркайсын укучылар үз- 5 ләренчә кичергән, үзләренчә истә калдырганнардыр. Ә менә Равил- с нең әледән-әле искә төшергәне «Нәрсә эшләргә?» романын үткән чак < булды. Яшүсмернең күп сорауларына җавап бирде ул дәресләр. Чын 5 кеше нинди булырга тиеш? Бу сыйфатларны үзеңдә ничек тәрбия- S ләргә? Чын кешеләрнең бер мисалы итеп, Стелла Зәкиевна роман - авторының тормышын сөйләгән иде. Егерме бер ел салкын себер төр- • мәләрендә газап чиккән, -яшьлеген, сәламәтлеген шунда калдырган, < алай да көрәштән туктамаган, халыкның җиңүенә өметен җуймаган » Н. Г. Чернышевскийны ул аллалар кабызган утны урлап кешеләргә 2 бүләк иткән һәм шуның аркасында мәңгелек газапка дучар булган < Прометей белән тиңләгән иде. £
Анри Барбюсның революционерлар турында әйткән сүзләрен дә = хәтердә калдырды Равил. «...Горизонтта төрмә, сөрген, дар агачы чек- ф рәеп тора. Бу эш белән теләсә кем шөгыльләнә алмый. Тимер сәламәтлек, барын да җимереп ташларлык энергия кирәк. Туйганчы йокы = йокламаудан рекорд куярга, шуның чемпионы булырга кирәк. Ачы- о га белергә һәм салкыннан тешләрең шакырдаса да түзәргә, тешләрең- 4 не коеп бетерсәләр дә, кызган тимер басып җәзаласалар да түзәргә, көрәштәшләреңнең исемнәрен, адресларын әйтмәскә кирәк. Ләкин бу да җитми әле. Җелекләреңә хәтле өмет белән сугарылган булырга тиешсең. Хәтта иң дәһшәтле минутларда да җиңүгә ышанычны югалтмаска кирәк». Бу сүзләрне дә ул Стелла Зәкиевна дәресендә ишеткән иде.
Әнә шул дәресләр, мәктәп походларында, бәрәңге, чөгендер басуларында сөйләшкән сүзләр эзсез калмаган икән. Анри Барбюс әйткән сыйфатларны үзендә тәрбияләгән Рахметов образын үрнәк итеп алды да Равил, әз генә булса да шул идеалына охшарга тырышып «яши башлады. Хезмәтнең дә ул авырын, үзеңне һәр вакыт тәртиптә тотарга кирәген, корычтай ныклык, сәламәтлек таләп иткәнен, берни белән хисаплашмыйча, тормышыңны халык интересларына буйсындыра белүне сораганын сайлады.
Укытучысына герой исеме бирелү турындагы хәбәрдән соң менә ничә көн инде Равилнең күңеле гел туган якларында, якташлары, укытучылары янында булды. Газетаның Указ басылган битен кисеп, китель кесәсенә салып куйды. Аннан утырып, озын итеп. Яңа Кенәр- гә хат язды: «...Мәктәп еллары, 9 һәм 10 классларда укып йөргәннәр искә төште. Сез һәм башка укытучылар турында гел уйладым. Мәктәптән киткәнгә 5 ел бит инде. Төрлебез төрле якка таралдык. Олы юлга төрлечә чыктык. Минемчә, безнең күбебез мәктәптә алган яхшы сыйфатларны сакларга тырышты. Сез безне кеше булырга, тормышта үз урыныбызны таба белергә өйрәттегез. Мин үзем Сез биргән рус теле һәм әдәбияты дәресләрен еш хәтерлим. Кыюсыз һәм оял- чан у купыларыгызда да үз көченә ышану сыйфатларын булдырырга
тырыша идегез. Яшь белән бергә тәҗрибә дә арта икән ул. Тирә- юньгә дә ачыграк күз белән карыйсың. Мәктәптән соң кичергәннә- ремне сөйләп бетереп булмый, баштан кичкән кайбер хәлләрне . әле хәзер дә аңлатып бирә алмам кебек. Күтәрелгән, түбән төшкән вакытлар, уңышлар һәм хаталар булды. Характер формалашу чорын үттем, ахры. Шул авыр чакларда мин юлымда очраган әйбәт кешеләрне, шулар белән бергә Сезне дә, Стелла Зәкиевна. уйлый идем. Билгеле, Сезнең кебек булырга ерак әле миңа, кадерле укытучым. Ләкин мин Сезгә охшарга тырышам. Тормышымда Сез һәр вакыт минем укытучым булырсыз. »
Хәрби сәлам белән Равил».
Егетнең хатын Стелла Зәкиевнага рус теле һәм әдәбияты'кабинетында тапшырдылар. Мәскәүдән, укытучыларның Бөтенсоюз съездыннан алып кайткан материалларны стендларга куялар иде. Балалар булышлыгы белән үзе төзегән шушы кабинетта эшләргә ярата ул. Стенада рус әдәбиятына олы мирас калдырган язучыларның портретлары. Аларның акыллы-зирәк күз карашлары белән очрашкан саен укытучы үзендә рухи көч артканын сизә. Үзе биргән дәресләргә тагын да яратыбрак әзерләнә башлый. Л. Толстой да: «Үз фәнең бе-лән балаларны тәрбияләргә уйлыйсың икән, син аны башта үзең ярат һәм үзең яхшы бел»,— дигән бит. Кабинет стеналарында әдәбият корифейларының әнә шундый акыллы сүзләре язылган таблицалар күп. Аларның әсәрләре турындагы фәнни хезмәтләрдән өзекләр, газета-журнал битләрендә бүгенге көн әдәбиятына карата басылган рецензия һәм тәнкыйть материаллары аерым альбомнарга җыелып барыла. Колхоз клубында лекция ясыйсыңмы, чираттагы сочинениегә әзерләнәсеңме, я шушы бүлмәдә үткәргән әңгәмәләрдә сөйләргә нигез ителәсе сүзләр эзлисеңме — теләсә кайсын ач та кара. Кабинеттагы һәр таблица, альбом, кино һәм диафильм тасмалары, рәсемнәр һ. б. бик күп материаллар кешелекнең гасырлар буе җыелган акыл сәләтен, яхшылыкка, сафлыкка омтылуын, намусын күрсәтерлек итеп тупланган. Шушы изге максатның билгесе булып, стенада эмблема тора: уч төбендә кояшлы шар!
Ашыгыч эше булмаганда да шушы бүлмәгә килә Стелла Зәкиевна. Укытучы хезмәтенең нечкәлекләре турында ялгыз гына калып уйланырга, бигрәк тә укучылары белән түгәрәкләнеп утырып, әдәбият һәм сәнгать, тормыш хәлләре турында сөйләшергә ярата.
Әдәби геройлардан башланган сүз кайвакыт язучының үз шәхесе турындагы әңгәмәгә әйләнеп китә. —Кешеләрне яраткан, аларның язмышын кайгырткан язучылар гына үлмәс әсәрләр бирәләр, —ди Стелла Зәкиевна. Бервакыт ул балаларга Чехов замандашының истәлеген сөйли. А. П. Чехов —Стелла Зәкиевнаның яраткан язучысы. Аның кешеләргә карата мөгамәләсе, гуманизмы бала чагыннан ук кызны әсир иткән иде. Еллар үткән саен бу хис сакланып кына калмады, аның әсәрләрен күбрәк укыган, аның турындагы истәлекләр белән танышкан саен үсә, ныгый барды. Дөрес, барлык балаларын да бертигез күргән ана кебек, Стелла Зәкиевна язучыларның барын да бердәй яратырга тырышты. Программа буенча үтелгәннәренә аеруча сак һәм игътибарлы була иде. Укытучының хисләре, мәхәббәте укучы балаларга да күчә бит. Мәктәптә алар барын да бер тигез яратсыннар, бердәй тырышлык белән өйрәнсеннәр. Үсеп җиткәч инде үз таләпләренә, үз зәвыкларына ирек бирерләр. Күңеленә аеруча якын булган Чехов турындагы истәлекне дә ул әңгәмәнең рухына туры килгән өчен генә сөйләде.
— Бервакыт щундый хәл була: санаторийда дәваланып яткан Антон Павлович кичкә таба буылып йөткерә башлый. Һава бөркү, яшенле яңгыр яварга тора. Андый чакта үпкәләре сәламәт кешегә дә тын
алуы кыен икәнен беләсез инде,— дип башлый ул әдип турындагы әңгәмәсен.— Менә җир бетереп күк күкри, яшен яшьни башлый, коеп яңгыр яварга тотына. Чеховның йөткергәнен тыңлап, кызганып яткан күршесе шул зилзилә арасыннан аның тавышын ишетмәс була. Бераздан яңгыр басыла, дөнья тына, тагын йөрәк яргыч ютәл та- * вышы килә. Соң дәрәҗәдә борчылган кеше күршесе янына керә һәм ак мендәрдә кан косып яткан язучыны күрә.
— Антон Павлович! Сезнең хәлегез авыр, ахры?— дип сорый ул ~
күм-күк булган Чеховтан. Ф
Антон Павлович аңа карап елмаерга тырыша: =
— Кадерлем, мин сезгә йоклап китәргә комачаулыйм бит,— ди **
УЛ. з
Сүзгә сүз ялгана. Берәүләр Тукайны искә төшерә, икенчеләре Муса Җәлилне телгә ала. Стелла Зәкиевна Муса Җәлилнең Абдулла | Алишка багышлап язган «Дуска» дигән шигырен сөйләп күрсәтә дә: |
— Мусаның Александр Фадеев белән дуслыгын беләсезме, бала- « лар,— ди. Аннары Җәлилнең Мәскәүдә яшәгән, рус язучылары белән R аралашып эшләгән чакларын сөйли.
— Мусаның билгесез язмышын ачыклауда Фадеевның тырыш- ’ лыгы бик зур булды,— ди ул.— Мусаның тормыш иптәше Әминәгә ® хат язганда ул каты авыру була. Бу эш белән кая барырга, кемгә < мөрәҗәгать итәргә кирәклеген киңәш итеп язган хатының ахырына “ да ул, авыру булмасам, үзем ярдәм итәр идем, дип куя. Шулай да х шагыйрьнең язмышын ачыклаганда һәм аңа лаеклы бәя биргәндә иң * күп тырышлык күрсәткән кеше Фадеев була.
Әнә шундый әңгәмәләрдән соң Стелла Зәкиевна үзе дә, укучы бала- s лар да ничектер сафланган, күңелләре яхшырып калгандай булалар. « Яңгырлы юлдан машина үткәндә өскә чәчрәгән пычрак, кояш чык- “ каннан соң кибеп, коелып беткәндәй, сабыйларның йөрәк бәгырьлә- «з ренә үтеп керергә өлгермәгән тормыш типлары шушы бүлмәдә юы- ™ лып калгандай була.
Андый чакларда укытучы һаман бер уйга әйләнеп кайта. Балалардагы шушы сафлык, самимилекне гомерләренең ахырына кадәр җитәрлек итәсе иде. Дөньядагы яхшы эшләр изге күңелле кешеләр кулыннан гына килә ләбаса. Тормыштагы комсызлык, ялагайлык, карунлык, каты бәгырьлелек каян килә? Андыйлар да бала чакларын мәктәптә үткәргән, укытучысының күзенә карап дәрес тыңлаган бит, югыйсә. Кайда, ничек кулдан ычкындырабыз соң без аларны? Нәни башларына дыңгычлап белем тутырабыз да, кешелек сыйфатларына урын аз калдырабызмы әллә? Киләчәк бит безгә белемле кешеләр генә түгел, әдәпле, иң югары мораль сыйфатлы кешеләр тәрбияләү бурычын да куя.
Кайчагында Стелла Зәкиевна балаларның күзләренә карап кайсының кем булып үсәчәкләрен чамаларга тели. Күзгә кыю караганнары шатландыра аны. Кояшлы көндә ташлары ялтырап яткан тирән су төбен күргәндәй була. Әле генә хаты килеп төшкән Равилнең дә күзләре шундый якты, өметле иде. Бу малай да борчуны аз китермәде, югыйсә. Дәрескә әзерләнми килгәне дә, малайлар белән тиргә батып сугышкан чаклары да, укытучы әйткәнне эшләргә теләмәгән вакыты да булды. Ләкин бер генә тапкыр да алдалап, хәйлә корып котылу ягын карамады.
Баладагы шаянлык белән мәкерне аера белергә Стелла Зәкиевна иң элек әнисеннән, гомере буе укытучы булып эшләгән Зәйнәп ханымнан өйрәнде. Зәйнәп Лотфуллина Н. К. Крупская исемендәге Мәс- кәү Фәннәр академиясен (хәзер Герцен исемендәге Ленинград педагогия институты) тәмамлаган кеше. Казанда Халык мәгарифе комиссариатында эшли. Соңыннан, үзе теләп, авыл балаларын укытырга
китә. Җырчы, биюче, авыл театрларының режиссеры һәм артисты, мандолина тотып өйдән-өйгә йөрүче агитатор Зәйнәп авыл халкында гына түгел, кызы Стелла күңелендә дә тирән эз калдырды.
Казан педагогия институтына укырга килгәч, Стелладан, ни өчен укытучы булырга телисең, дип сорыйлар. Буйга да җыйнак, тавышы да чак кына чыга, үзе бик юаш күренә, укучыларны тыңлата алырмы икән бу кыз бала, дип уйлаганнар, күрәсең. Шул чагында Стелла үзе дә сизмәгән бер тәвәккәллек белән:
— Әнием укытучы минем. Әнием кебек буласым килә,— дип әйтә.
Аның шушы тәвәккәллеге ышандырды, ахры.
Гомере буе халык арасында эшләгән Зәйнәп ханым кешене кешедән тиз аера иде. Кызын да шуңа өйрәтте:
— Авыру бала гына шаяра белми... я гадәттән тыш явыз бала. Син әнә шундыйларга игътибарлырак бул.
Өйдәге «педсоветларга» Стелланың тормыш иптәше, шушы ук мәктәптә физика укытучысы, ТАССРның атказанган укытучысы Хә бир Фәйзерахманович та, хәтта Стелланы карап үстергән әбисе дә катнаша.
— Син хәзер генә шундый, Стиллә бәбкәм, бәләкәй чакта, ай-һай, күрсәттең нужаны,— дип, һаман шул үзәгенә үткән бер вакыйганы сөйли башлый иде ул.— Бервакыт Стиллә суга баткан дип килеп әйттеләр. һушсызлар калдым шуны ишетүгә. Атлап кына китә алмыйм бит аякларымны. Ничек барып җиткәнемне хәтерләмим, шунысы гына күз алдымда тора, тез өстенә каплап салганнар да бәбкәчемне, эчкән суын костыралар.
Йөз яшьлек әбинең бу хикәятен йөз кат ишеткән булсалар да, аның күңеле булсын диптер инде, бердәй кызыксыну белән тыңлыйлар. Әбинең оныклары Светлана белән Айдар хәтта сораулар бирә- бирә төпченәләр:
— Тагын, тагын сөйлә әле, әбием.
— Аннары ничек булган әле ул?
— Ничек дип, бала-чагадан җүнле эш көтәсеңме соң инде. Мамык юрганнарга төреп кенә яткырыйм әле, мәтрүшкә чәйләре эчертим дисәм, урамга чыгам дип җирләр акырып җылый бит Стилләм. Югары очтан хәл белергә дип түтием килгәнне. Шул әйтә, су җене кагылгаң, өшкермичә ярамас, ди. Шуны ишетеп кенә туктады. Инде йоклап китте, ахры, бу бала дип, без дә тынычлап чәй эчәргә чыктык... Самаварны каккач карасак, җилләр искән Стилләмнән. Тәрәзәдән төшеп качкан. Урамга чыгып сорашсам, су буена китте ул, диләр. Менә шулай үзсүзле идең син, бәбкәчем, бәләкәй чагында.
Үзсүзлелек бәлки балалык холкы гына булгандыр. Әмма тотынган эшен яратып, ахырга җиткергәнче эшләү гадәте Стеллада гомер буена калды.
Яратып укытканга аның дәресләре укучылар өчен мәҗбүри бер эш түгел, ә көтеп алынган сәгатьләр була. Ә дәрестән соңгы эшләр үзе бер күңелле дөнья. Әдәби кичәләр, рус теле атналыклары, сәнгатьчә уку ярышлары, әдәби темаларга КВНнар... Алар чыгарган әдәби газеталар, бюллетеньнәр яныннан атналар буе кеше өзелми.
Соңыннан мәктәпне тәмамлап чыккан күп укучыларның күңелендә әнә шул шау-шулы, мавыктыргыч еллар белән бергә рус теле укытучылары Стелла Габдрахманова да онытылмый саклана торгандыр.
Һәркемнең яраткан укытучысы була. Стелла Зәкиевнаның да бар андый кешесе. Сугыш елларында Ленинградтан күчеп килгән рус теле укытучысы Любовь Федоровна Приображенская ул. Кечкенә буйлы бу укытучының ак чәчләре күзләренең карасын тагын да карарак итеп күрсәтә иде, ахры. Җәйге җылы төн кебек шул кара күз-
ләрнең, талчыккан һәм хәсрәтле кара күзләрнең тылсымы бар иде диярсең. Бу күзләргә карагач, сугыш михнәте белән өшәнгән бала күңеле җылынып, яралары төзәлеп киткәндәй була иде. Арча урта мәктәбендә Любовь Федоровна укыткан балалар аның акыллы киңәшләрен әле дә булса онытмыйлардыр. Кыз бала булып үсеп килгәндә - би# кирәк булган ул сүзләрне Стелла хәзер, үз тәҗрибәсен дә кушып, • укучыларына тапшыра. Любовь Федоровнаның дәрес бирү алымна- > рын исә ул әледән-әле искә төшереп, аларны үзе дә файдаланырга ты- ° рыша. Ул вакыттагы рус теле һәм әдәбияты дәресләре күзәтүчән, ты- £ рыш кыз күңеленә нык сеңеп калган иде, күзең йомсаң, әле булса х шул дәресләрдә утырасың кебек. Рус классикасының җәүһәре булган 4 •Слово о полку Игорове»ны үткәндә укытучы балаларны кыпчак да- £ лаларыннан Ватан сугышы кырларына алып кайткан иде. Ерак тарихтан килгән козгыннар авазын түгел, бүгенге ерткычларның туп с тавышларын ишеткәндәй булдылар алар, кылганнар арасында ятып с калган борынгы батырлар урынына, немец фашистларына каршы < көрәшкән әтиләрен, туганнарын, авылдашларын уйладылар. Ватан § дигән төшенчәнең никадәр изге булуын, туган җирнең газизлеген, “ аны саклау өчен борын-борыннан күпме каннар коелганын Любовь u Федоровна шул вакытта укучыларына бик гади һәм гыйбрәтле сүз- • ләр белән төшендергән иде. «
Яраткан укытучысының тагын бер сүзен хәтерли Стелла Зәкиев- ® на. Шулай бервакыт ул укытучылар бүлмәсенә диктант дәфтәрләрен - күтәрешеп керде. Буранлап торган кышкы көн кичкә авышып килә < иде. Почмакларга караңгы иңгән. Лампочкадагы электр яктысы әле-х гә кызыл җеп булып кына яна. Аны соңыннанрак, караңгы төшеп * беткәч кенә көчәйтәчәкләр. Любовь Федоровна әнә шул кызыл җеп- ге кә карап торды да шаярган булып:
— Менә шушы минутта бер могҗиза булсын иде дә, Ленинград- « ның ак төннәре башланып китсен иде,— дип куйды.
Бу сүзләрдән Стелланың күңеле ачылып китмәде, боегып, моңсу- к ланып калды. Шуңа күрә ул дәшмәде, башын иеп, әкрен генә ишеккә атлады. Укытучының сизгер күңеле ярым ятим баланың хәлен тиз төшенде, юатып, кыз баланыкыдай кечкенә һәм йомшак кулларын Стелланың арык иңбашларына куйды. Бу юлы инде җитди һәм уйчан тавыш белән:
— Синең исемең йолдыз дигән сүз, балакай. Исемеңә лаек булырга тырыш. Гомерең буе кешеләргә яктылык бир. Шушы караңгы бүлмәдә әйткән сүземне онытма, Стелла ул йолдыз дигән сүз,— дип әйтте. .
Уйлап карасаң Стелланың укытучы булуына юнәлеш биргән кешеләр Зәйнәп ханым белән Любовь Федоровна гына да булмаган икән. Кенәр урта мәктәбенең бәген коллективы булышкан аңа. Йомыркадан гына чыккан чебеш кебек тәҗрибәсез кызга үрнәк алырлык кешеләр күп була бу коллективта. Математика укытучысы Кави Нуриҗанов аны үзенең җыйнаклыгы, төгәллеге белән сокландырса, Фаракшат Вигишева, мәсәлән, яшь коллегаларына аеруча игътибар-лы булуы белән яраттырды.
Стелла Зәкиевна хәзер үзе рус теле-укытучы ларының куст методик берләшмәсе җитәкчесе. Фаракшат Нуриевка кебек ул үзе хәзер яшь укытучыларга булыша, әледән-әле ачык дәресләр бирә, өлкә матбугатында методик хезмәтләр бастыра.
Габдрахманова Равилгә җавап хаты язарга утырган иде. Кайчагында хат язу дәрескә әзерләнүдән дә кыенрак. Бигрәк тә үзеңдә укып чыккан кешеләр белән язышканда шулай була. Исәнлек-саулык хаты гына түгел бит. Укытучы язган хатлар тормыш турында сөй
ләшүгә әйләнә. Теләсәң-теләмәсәң дә, андый чакта үзеңнең гомер сәхифәләреңне дә ачкалап карарга туры килә.
Укытучыдан бер читтә альбом карап утырган балалар арасында кинәт бәхәс купты. Берәүләр укытучылар съезды Кремльнең Зур Сараенда үтте, диләр, икенчеләре — Съездлар Сараенда, ди. Балалар арасындагы бәхәсләргә ашыгып кушылырга яратмый Стелла Зәкиев- на, фикер йөртергә өйрәнсеннәр, дөреслекне үзләре табарга күнексеннәр, ди. Бу юлы балалар үзләре аңа мөрәҗәгать иткәч тә, эшеннән аерылмыйча гына:
— Укытучыларның 9 нчы Бөтенсоюз съезды Съездлар Сараенда, булды,— дип куйды.
Балаларның сорау бирүе сүз башлау өчен генә иде, шуңа күрә укытучының кыска җавабына канәгатьләнмәделәр, аларның күбрәк ишетәсе килә иде. Дөрес, бу съездда кунак булып катнашкан Стелла Зә- киевнаның сөйләгәннәрен ишеттеләр инде алар. Ләкин анда күргәннәрне бер-ике утыруда гына әйтеп бетереп буламыни.
Бу юлы да ул, кәгазьләрен калдырып, укучылары янына күчеп утырды.
— Күз алдыгызга китерегез әле, балалар. Менә сез Кызыл мәйданнан үтәсез, ди. Менә Кремль капкасыннан керәсез. Анда — бөтен дөньядан килгән туристлар, һәркайсы үзләренчә сөйләшә-сөйләшо, чал тарихның шаһите булган палаталарны, алтын башлы манараларны, музейларны карап йөриләр. Мәңгегә тынган туп көпшәсенә атланып балалар рәсемгә төшә. Ә сез, шуларга карый-карый, Съездлар Сараена барасыз. Каршыгызда ак мәрмәр бина тора. Аның диварында кызыл байрак җилферди. Советлар Союзының барлык респуб-ликаларыннан, өлкәләреннән җыелган укытучылар шул байракка карап килә. Әйтерсең лә бу бина дөньядагы иң яхшы кешеләрне җыеп, бер-берсе белән очраштыру өчен төзелгән.
Бу ел җәй яңгырлы булды. Шыксыз кара болытлар күк йөзеннән китеп тормады. Җир-күк, көзге көн кебек, иргә караңгылана иде. Стелла Зәкиевнаны тыңлап утырган укучыларның берсе дә бүлмәгә эңгер-меңгер иңүен сизмәде. Торып ут кабызырга да уйламадылар.
Шаулап килеп кергән хат ташучының тавышы гына сискәндерде аларны.
— Абау, нишләп караңгыда утырасыз?—дип, ул ишек төбеннән ут кабызып җибәрде, бүлмәгә көлтәсе белән нур чәчелде.
— Өегезгә үк төшеп тормадым, Стелла Зәкиевна, тукта әле, мин әйтәм, иң элек шкулдагы бүлмәсеннән карыйм әле, шунда утырмыймы икән дим. Сөенечле хатлар бит, көтеп ятмасыннар,— дип сөйләнә- сөйләнә, Стелла Зәкиевна Габдрахманова алдына бер өем хатлар китереп салды.
Хатлар КамАЗдан, Казаннан, Чиләбе һәм Уфадан... Күбрәге үзендә укып чыккан егетләр һәм кызлар хаты. Съездда очрашкан коллегалары, республикабыз мәктәбенең рус теле укытучылары, яшьлек дуслары, таныш һәм таныш булмаган кешеләр яза.
Мәскәү я Казаннан гына түгел, район үзәге булган Арчадан да бик ерак утырган авыл укытучысын Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем алуы белән котлыйлар. Бу хатларны укыганда Стелла Зәкиевна Ленин шәһәреннән килеп, татар балаларын укыткан* карт укытучының талчыккан, ләкин ягымлы кара күзләрен хәтерли. Әйтерсең ул да хуплап елмая һәм чал башын аз гына кыңгыр салып әйтә сыман:
— Стелла ул йолдыз дигән сүз!