Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мияулый торган ишек
Кирәкне бирде әби,
Әби әйтә: өлкәннәрне, Улым, тыңлап өйрән, ди.
Тыңламаган өчен менә Кирәгеңне бирәм, ди.
Әллә әби миңа ниләр Кирәкне белә микән? Пәрәмәч
пешерә микән? Чикләвек бирә микән?
Әбием белми икән лә Миңа ниләр кирәкне — Кирәк әйбер
урынына Кирәкмәгән эләкте...
Нәрсә эләккәнен сезгә Әйтмим инде — уңайсыз.
Әйтмәсәм дә, үзегез дә Чамалыйсыз бугай сез?!
Тавышлары Әй
әче, Кычкыруы
Нәкъ мәче.
Ачкан саен
Мияу, ди. Мин
һәр вакыт Уяу,
ди. Май
бирмиләр
Миңа-у, ди.
Мияулый да
Мияулый,
Хуҗалардан
Май даулый...
Ачканда да
Мияу, ди
Япканда да
Мияу, ди
Мияулап ул
Туялмый,
Мияулавын
Тыялмый, Нәрсә
соң бу? Кем
аңлый?
...Алмазларның.
Ишекләре
Бертуктаусыз
Мияулый.
Менә сиңа кечкенә!
Бөтерелә нәни колын Гел әнисе янында. Әнисенә сыенасы
Киләдер шул аның да. Әле бигрәк бәләкәй шул — Чаба-
чаба йөрисе Бик килсә дә, үз яныннан Җибәрмидер әнисе...
Кечкенә дә, усал үзе: Тешли, Кешни, Тибешә.
Әти көлә:
— Колынга, — ди, — Тибешсә дә килешә... Мин беркөнне
шул колынга Атланам дип мактандым, һәм сизми дә калды
колын — Сикердем дә атландым: Атландым да, очтым
гына... Яшел чирәм өстенә!
... Менә сиңа нәни колын, Менә сиңа кечкенә.
Кем нәрсә тарта?
Сүз уйнату
Тегермәнче минем әти — Тегермәндә ул он тарта. Абыйны
да шунда кыстый — Көн дә аның кылын тарта.
Ләкин абый гел баш тарта:
— «КамАЗпым бик кызганыч,— ди,— Әле эшли торган эшем
Күңел тарта торган эш, — ди
Клуб идәне дер селкенә
Минем абый биегәндә.
Ул бит Алып батыр кебек — Ун пот тарта ким дигәндә.
Клубка китте ул бүген дә. Тышта берәү гармун тарта. Шул
гармунны тыңлый-тыңлый Апам тиз-тиз сөрмә тарта.
Ә мине кич чыгармыйлар.
Җәйгән әни урынымны.
Чыгармыйлар, шуңа күрә Тартып ятам... борынымны.