ШИГЫРЬЛӘР
Апрель керде җиргә
Син: «Язмый тор, укытмый тор, — дисең, — Шигырьләрне, — дисең, — куеп тор» «Эшләми тор, уйламый тор»,— дисең... «Яшәми тор», — дисең бит, доктор!
«Урамнарда, — дисең, — күбрәк йөр син, Ял итеп йөр, — уйлап ялыкма». .
Синең сүзне тыңлау бик кирәктер, Хөрмәтем зур сезнең халыкка.
Хөрмәтем зур... Үзем гомер буе Хыялландым — әмма булмадым. Хәзер инде доктор була алмам... Ә сүзеңне барыбер тыңламыйм.
Син бит миңа: «Эшләми тор, — дисең, — Шигырьләрне, — дисең, — куеп тор».
Эшләми дә, уйламый да йөрсәң, Яшәү буламыни ул, доктор!
Киңәшеңне тотып, урамнарда
Саф һавада йөргән чагымда
Ничек язмый торыйм
Тәүге язын күргән Әлмәтемнең Егерме бишенче язында?
Син ул язда, доктор, кайда идең?
Урта мәктәп яки вузыңда?
Ә мин монда, нәкъ шушында идем — Шушы иркен, якты шифаханәң, Кабинетың булган урында.
«Әлмәтнефть төзү тресты»ннан
Бер участок иде биредә, һәм мин, доктор, шунда эшли идем, Шушы больницаны төзүдә.
Төзелештә төрле кеше иде — Төрле якның төрле яшьләре.
Җитәкчебез Азат Дияровның Кара иде әле чәчләре.
Ут уйнатып торган инженерга Кем сокланмас иде ул чакта. Бүген менә тагын аның белән Очраштык без сиңа чиратта.
Ул — ак чәчле... Бер дә гаҗәп түгел Безнекеләр инде агаргач.
Әмма, доктор, Әлмәт төзелеп калды Безнең яшьлек белән аралаш.
Шул Әлмәткә тагын язлар килде, Апрель керде җиргә нур бөркеп. Кыш буенча кар астында яткан Үләннәрне төптән терелтеп.
Ә син миңа: «Эшләми тор, — дисең, — Шигырьләрне, — дисең, — куеп тор»... Яз көнендә җыр да язма, имеш.
Шул буламы яшәү соң, доктор?!
Киңәшеңне тотып, саф һавада Җәяү генә кайтып китим әле, Йөзем куеп Әлмәт язына.
Бу көннәрдә никтер күп языла, Күп языла доктор, языла!
Севан
Тарих беләдер дә — без белмибез Сиңа тиңдәш күлне тауларда. Севан, Севан! Күпме сагыш сыйган Өмет тулган синең ярларга.
Булган еллар — йөзең җыерылган... Үзең тулы сулыш алмастан, Суларыңны утка күчергәнсең Үссен өчен улың Аястан '.
Яшәвеңне хәзер саклар өчен Туннель ярып тау-таш аркылы Оныкларың сиңа борып кертә Тау елгасын — уйнап Арпыны2.
Севан, Севан, сиңа нурын сузган Октябрьда туган аяз таң.
Таң балкышы хәзер, тау балкышы — Утлы-сулы булган Аястан.
Әрмәнстан.
- Язмада: Арпа.
Урартудан калган тау ташларын Тишеһ гөлләр үсеп чыкканнар. Әрмәннәрнең зәңгәр күзле чагын Хәтерләтә кебек сусамбар '.
Таңнар яңа җыр өйрәтте — Тау чишмәсе көйләрен. Ул җырларның ни кыйммәте? Ах, җырларның юк кыйммәте, Тыңламаса сөйгәнең...
Бер карашың ут дөрләтте — Тоташ яна йөрәгем.
Ул януның ни хикмәте? Януларның юк кыйммәте, Аңламаса сөйгәнең, Аңламаса сөйгәнең...